УҢАЙ ГЕРОИ — ТӨП ЮНӘЛЕШ!
Соңгы еллардагы тормыш чынбарлыгы һәм илебездәге әдәбиятлар үсеше уңай герой мәсьәләсен яңадан үткенәйтеп җибәрде. Партия Үзәк Комитетының әдәбият-сәнгатькә ка-гылган карарларында бу проблема аеруча игътибар үзәгенә куела. Шуны күздә тотып, күптән түгел «Казан утлары» журналы редакциясе һәм Татарстан Язучылар союзының әдәби тәнкыйть секциясе «Сиксәненче еллар татар әдәбиятында уңай герой» дигән темага сөйләшү үткәрделәр. Түбәндә шул сөйләшү материаллары урнаштырыла.
ФЛҮН МУСИН
Әдәбиятка яки аерым бер әсәргә кайсы гына яктан килеп, нинди генә яссылыкта карасак та, ахыр чиктә без барыбер үзәк мәсьәләгә — геройга барып чыгабыз. Чөнки төп сурәтләү объекты кеше булган әдәбият турында аңардан башка җитди сүз алып бару мөмкин түгел. Без, барыннан да элек, уңай геройга дикъкать итәбез. Мәгълүм ки, соңгы вакытларда бу мәсьәлә язучыларны яки тәнкыйтьчеләрне генә түгел, бәлки киң җәмәгатьчелекне дә кызыксындыра. Аңа партия документларында да җитди игътибар бирелә, һәм бу бер дә очраклы хәл түгел. Ул, гомумән алганда, әдәбият- сәнгатьнең җәмгыятебез рухи тормышындагы роле үсү белән бәйләнгән. Ә заманыбызның иң мөһим идеологии бурычларыннан берсе булган яңа кешене тәрбияләүдә әдәбият беренче чиратта уңай герой образларын тудырып катнаша.
Бу образның шундый тәрбияви әһәмияте тормышны, аны әйдәп баручы кешеләрне таныпбелү мөмкинлекләре зур булу белән бәйләнгән. Социалистик җәмгыятебезнең төп үсеш тенденцияләрен, совет кешеләренең асыл сыйфатларын язучылар нәкъ менә шушы образда гәүдәләндерәләр.
Бер үк вакытта уңай герой мәсьәләсе әдәбиятта һәм тәнкыйтьтә еш кына төрлечә аңлатыла, бәхәсләр дә уята. Мәсәлән, 40-50 елларда бу геройны укучыга үрнәк итеп күрсәтү максатында, аны реаль чынбарлыктан аерып яки автор фантазиясендә генә тудырып чагылдыру тенденциясе шактый таралган иде. Табигый, бу төр персонажларның дөньяны һәм кешеләрне танып белү мөмкинлекләре, укучыга тәэсир көче дә бик чамалы иде. Соңга таба, 60 елларда, әлеге ялгыш тенденцияне кире кагып, уңай геройны «җирләштерү» омтылышы көчәйде. Әмма, бәхәскә бирелеп, бер чиктән икенчесенә ташланулар да очрады. Уңай геройны бик гадәти һәм уртакул зат итеп күрсәтүләр дә булга лады. Бу хәл кайвакыт аның әдәбияттагы ролен киметебрәк карауга да китерде. Язучының нинди геройны — уңайны яки тискәрене сурәтләве түгел, бәлки образның җанлы, ышандыргыч булуы әһәмиятле дигән фикерләр ишетелә башлады. Икенче төрле әйткәндә, әдәбиятта тоткан урыннары бик төрле булган бу ике тип персонажлар арасында тигезлек билгесе куелды.
Соңгы вакытларда исә уңай герой мәсьәләсен бөтен зурлыгында һәм актуальлегендә көн тәртибенә кую омтылышы көчәйде. Бу герой турында сөйләшү — ул совет әдәбиятының төп үсеш юнәлеше, аның иҗат методының асыл хасиятләре турында сөйләшү дигән сүз. Ахыр чиктә герой мәсьәләсе әдәбиятның идея-эстетик сыйфаты мәсьәләсенә барып тоташа.
Соңгы елларда үзәктәге әдәби матбугатта зур-зур сөйләшүләр объектына әверелгән уңай герой мәсьәләсенә бездә дә шактый дикъкать ителә. Ул әдәби җыелышларда, газета-журнал битләрендә дә әледән-әле күтәрелә. Мәсәлән, күптән түгел «Казан утлары» хәзерге прозабызга багышлап үткәргән сөйләшүдә бу хакта байтак сүз булды.
Бүгенге сөйләшүдә исә уңай герой мәсьәләсе конкрет әдәби җирлектә — 80 еллар башы татар прозасы һәм поэзиясе материалында карала. Мәгълүм ки, соңгы ел
ларда уңай геройны сурәтләүдә, бетен совет әдәбиятындагы кебек, татар язучылары да кызыклы эзләнүләр алып бардылар, яңа ачышлар ясадылар. Шул ук вакытта тәнкыйтьтә кайчак безнең заман героен ничектер традицияләрдән аерып, үзалдына гына карау, аны ниндидер бетенләй яңа тип, зат итеп күзалларга тырышулар сизелгәләде. Әйтик. Корчагин яки Нәфисә кебек геройлар әдәбият өчен үтелгән этап дип, бүгенге . герой исә бөтенләй башкача сурәтләнергә тиеш дип белдерүләр ишетелгәләде. Мон- Гдый иаксималистик фикерләр белән килешеп булмый, әлбәттә. Әдәби практика хәзерге язучыларның бу өлкәдә традицияләрне тагын да үстерү һәм баету юнәлешендә эзләнү алып баруларын күрсәтә. Соңгы елларда уңай герой-мәсьәләсен төрле яклап карау, аны яктыртуда эзләнүләрне төрлеләндерү омтылышы көчәя. Әйе, авторлар биредә бертөрлелектән качарга тырышалар, геройларын төрле характерлы һәм язмышлы итеп күрсәтергә телиләр. Нәтиҗәдә, хәзер уңай геройны берлек санында карау кыенлаша, чөнки без әдәбиятта бер-берсеннән шактый аерылып торган тулы бер галерея геройлар белән очрашабыз. Әйе, бүгенге әдәбиятта Корчагин яки Нәфисә кебек хәзерге буын совет кешеләренең иң мөһим сыйфатларын үзләрендә гомумиләштереп чагылдырган образ-типлар юк әле. Моның урынына әдипләр бу буынның коллектив портретын тудыруга күбрәк дикъкать итәләр кебек. Һәм бу хәлне билгеле бер дәрәҗәдә аңларга да мөмкин. Чөнки заман героен әдәбиятта гәүдәләндерү — зур һәм катлаулы бурыч. Аны уңышлы хәл итәр өчен әдиптән бик күп белем һәм осталык сорала. Аңа бүгенге тормышны белү генә җитми, ул киләчәкне дә күрә алу сәләтенә ия булырга тиеш. Заманның әйдәп баручы герое — ул күпмедер күләмдә киләчәк кешесе дә. Ул үткәндәге һәм хәзерге социаль-рухи тәҗрибәне киләчәк буыннарга җиткерергә бурычлы.
80 еллар әдәбияты безнең чорның менә шундый герой образын тудыру юлында эзләнүләр алып бара башлады. Табигый, биредә аның игътибарга лаеклы күзәтү-та- бышлары белән бергә, әле уйланасы, эзләнәсе нәрсәләре дә аз түгел.
МАНСУР ВӘЛИЕВ
Тормыштагы кешеләрне һәм әдәбияттагы бүгенге геройларны тирәннән аңлый, гадел бәяли алуның бердәнбер һәм иң дөрес юлы аларны коммунистик идеаллар яктылыгына куеп, шулар белән чагыштырып карау. «Коммунистик идеал» дигән менә шушы ышанычлы һәм көчле яктылык безгә бик катлаулы ситуацияләргә эләккән күп төрле кешеләрнең, күп төрле әдәби геройларның чын асылын, кыйммәтен белергә ярдәм итә...
Хәниф Хәйруллинның җитмешенче елларда басылып чыккан «Картлык... кемгә шатлык» исемле повесте барыбызга да мәгълүм. Ул әсәрдә үз гомерләрен төрлечә яшәп, тормышның капма-каршы юлларыннан узган ике олы кеше, картаймыш көннәрендә очрашып, ачыктан-ачык сөйләшеп утырганда, бүгенге укучы өчен бик тә гыйбрәтле булырдай, бик озакка аның хәтерендә калырдай сүзләр әйтәләр.
— Менә синең шуны уйлаганың бармы?— ди анда гомере буена бары тик үз файдасын гына күреп, гел шуны гына кайгыртып яшәгән Асыл исемле карт үзенең кордашы һәм капма-каршысы Хәсән картка — Синең кебек җүләрләр җилкәсендә чыктык бит без бу көннәргә!
Шулай, фидакарь җанлы Хәсән карт теге абзыйга җүләр булып күренә.
Җитмешенче елларда дөнья күргән икенче бер әсәргә — Атилла Расихның • Каһарманнар юлы» романына мөрәҗәгать итик. Бу әсәрнең төп герое да, алда карап үтелгән повестьтагы карт кебек, ил өчен, халык өчен үз-үзен кызганмыйча яшәгән кеше. Ул гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы мәхшәрләрен кичкән. Әле, шуңа карамастан, һаман арымаган, талчыкмаган. Ленин гвардиясе солдаты булган Хәбибрахман карт — өлкән большевик — безнең көннәр тормышында да үзенең идеалына тугры калып, тынгы белмичә яши. Җәмгыятебезнең бүген ничек үсүе өчен, кешеләрнең хәзер ни рәвешле, нинди принципларга таянып яшәве өчен үзен бик тә җаваплы сизә ул.
Хәсән карт, Хәбибрахман карт кебек геройлар аша безнең язучыларыбыз коммунистик идеалның бүгенге тормыштагы яшәешен күрсәттеләр, шуны ышанычлы итеп расладылар һәм, икенче яктан, ул идеалга бару юлында булган каршылыкларны тасвирладылар. Җитмешенче еллар татар укучысы каршысына яшьтән үк ил, халык эшендә чыныгып үскән, гомум интересларны һәрчак үзенекеннән өстен күрүче гадел кеше, коммунист образы килеп басты. Әсәрләрдә андый геройның яшәүчәнлеге һәм көч чыганагы ачылды.
Ә уңай герой жимргз тиешле тормыш каршылыклары булып җитмешенче еллар прозасында: артта калтай колкозлар һам торие оешмалар, мантай тире, арка тире түгүне көтеп аткан зур-зур зшизр еуратлакде. Җитмешенче елларкыя бик күп
уңай геройлары үтә мөһим хуҗалык һәм оештыру эшләре белән мәшгуль кешеләр иде. Күп социаль мәсьәләләр белән бергә бу елларда шулай ук табигатьне һәм аның аерылгысыз өлеше буларак кешенең үзен саклау проблемасы да тәэсирле итеп күтәрелде.
Сиксәненче елларда иҗат ителгән проза әсәрләребезнең уңай геройлары нин- диләр соң? Алар тормышта нинди каршылыкларны җиңү өчен тырышалар? Безнең азучыларыбыз коммунистик идеалга бару юлында сиксәненче еллар тормышы китереп чыгарган нинди каршылыклар күрәләр?
Сүзне гап-гади тракторчы тормышын сурәтләгән бер хикәядән башлап китәсе килә. Ул Радик Фәизовның 1984 елда «Казан утлары» журналында (6 сан) басыл ган «Җир хакына» исемле хикәясе. Билал — хикәянең төп герое. Ул — озак еллар тракторда эшләгән тәҗрибәле механизатор. Әмма Билал соңгы елларда колхозда җирнең бик начар эшкәртелә башлавына борчыла. Бу хакта күп мәртәбәләр председательгә дә, агрономга да әйтә ул — тик нәтиҗәсен генә күрми, колхозда һаман бер үзгәреш тә сизелми. Шуннан соң инде, көтеп-көтеп тә аптыраган Билал басуга эшкә чыга алма ган бер яңгырлы көнне район үзәгенә китә.
Бара, райисполком председателе янына кереп үзенең аһ-зарын сөйли. Тик, сүзен тә-мамлар алдыннан күтәрелеп караса — шак ката! Тегенең исе дә китми Билал сөйлә-гәннәргә. Райисполком председателе тракторчыны озатканда да елмаеп кына озата... Район үзәгендә үзенә яклау тапмаган намуслы механизатор тәмам аптырап колхозына кайтса — анда тагын да гаҗәбрәк хәл: Билалның тракторын бүтән кешегә биргәннәр!
Билал килеп эләккән менә шушы ситуация бүгенге укучыга бик күп нәрсә хакында сөйли. Ул укучы күңелендәге күп төрле күзәтүләрне бергә туплый. Чыннан да, оста тракторчының җир эшкәртү кебек үтә мөһим эштән читләштерелүе бүген ил, халык өчен күпме зыян! Ә икенчедән, гомер буе колхозда намус белән тир түккән кешенең гадел сүз өчен, колхоз турында, җир хакында борчылуы өчен шушылай нахак җәзага тартылуы — менә шушы факт — авыл кешеләренә никадәр начар тәэсир итә! Әйбәт, тырыш кешеләрнең никадәр күңелен төшерә, аларның уртак эшкә булган дәртен сүндерә.
Хикәядә язучы күтәргән бу проблема соңгы елларда партиябез Үзәк Комитеты тарафыннан басым ясап әйтелә торган күп мәсьәләләр белән ялганып китә. Алар һәм экономик, һәм социаль, һәм әхлакый мәсьәләләр. Мисал өчен берсе. Галимнәр фикеренчә, туфракның гумус дигән 15 сантиметрлы уңдырышлы катламын булдыру өчен табигатькә 600 ел вакыт кирәк икән! Тәҗрибәле тракторчы Билал бәлки моны ук белмидер дә, ләкин ул күңеле белән сизенә. Шуңа күрә борчыла.
Ә проблеманың икенче ягын — әхлакый ягын алып карасак. Бозылган туфрак катламын ничәдер дистә еллар үткәч бәлки яңадан торгызып та булыр. Ә менә Билал кебек намуслы игенчеләрне нахак җәзага тартып, җирне иң яраткан һәм белгән кешеләрнең күңелен сындыргач — бозылган бу әхлак катламын яңадан торгызу өчен күпме вакыт, никадәр көч кирәк булыр?! Хикәя үзенең эчтәлеге белән безнең каршы га әнә шундый бик тә җитди сорау куя.
Бер кечкенә хикәядә сурәтләнгән тормыш вакыйгасы бүгенге уңай герой хакындагы тирән уйларга алып керә. Әле тагын шунысы да бар: тракторчы Билалның улы Айнур аңа караганда реалистрак, яисә икенче төрле итеп әйткәндә хәйләкәррәк булып чыга. Әтисе район үзәгенә барам дигәч, ул әнисе белән бер сүздә булып, әтисенә каршы төшә. «Аннары сине бит колхозда тотып ашаячаклар!»— ди алар икесе бергә.
Менә шул урында икенче бер герой — Мөхәммәт Мәһдиевнең «Исәнме, Кәшфи абый!» повестендагы яшь егет Тавис искә төшә. Әйе, Айнур да. Тавис та — уңган механизаторларның малайлары. Ләкин алар һич тә сокланырдай түгел. Ике язучы да безнең алга гаять үткен мәсьәлә куя: безнең социалистик җәмгыятебездә ни өчен мондый типлар туа? Ни өчен уңган механизатор малае Айнур район үзәгендәге кешеләргә ышанмый? Ни өчен япь-яшь Тавис, гомумән, тормышка ышанмый? Моңа без күреп киткән райисполком председателе ише типлар гаепле түгелме? Бүген монда, иртәгә тегендә хуҗа булып утырган, ә чынлыкта бер җирдә дә үзен хуҗа итеп сизмәгән. вакытлы кешеләр сәбәпче түгелме боларның күбесенә?
Әйе, биредә без игътибар иткән конфликт бик киң мәгънәле. Анда күп көчләр, күп сәбәп-тенденцияләр катнаша. Әмма эшеннән алсалар да, җирдән аерып ремонт бри-гадасына гына куйсалар да — тракторчы Билалның һаман иманы нык. Районга яңа райисполком председателе килгәч, ул бусы янына да барып, хәлне сөйләргә кирәк дип уйлый. Аның бераз эшкә ияләнүен генә көтә. «Җир хакына кирәк!» дип инан ган Билал. Әнә шул ышаныч аны вак-төяк үпкәдән, кәеф кырылудан саклап тора.
Югарыда искә алынган геройларга дикъкать беләнрәк карасак, без аларның бү-тәннәрдән нык ук аерылып торуын күрербез. Алар барысы да без үзара сөйләшкән вакытта «максималист, дип атаган, реалист түгел дип, хыялыйрак дип тамгалаган кешеләр.
Әйе, реалистлар һәм идеалистлар. Аларның мәңге дәвам итә торган көрәше. Мәңге дәвам итүче конфликтлар, бәрелешләр... Һич тә сер түгел — күп әдәби әсәрләр аша да, реаль тормыштан да безгә таныш, еш очрый торган ситуация. Хәтта без үзебез дә Танышларыбызны реалистларга һәм идеалистларга бүлеп куябыз түгелме соң? Эчтән генә, үзебез өчен генә дип.
„ Ләкин, беренче карашка шулай һәркемнең эчке эше генә булып тоелса да — әле- ♦ ’ ге мәсьәлә зур иҗтимагый әһәмияткә ия. Чөнки биредә кешеләрнең эчке компасы э турында сүз бара. Биредә кешеләргә, замандашларыбызга бәһа бирү критерийлары £ хакында сүз бара. Безнең көн тәртибендә торган уңай герой проблемасы уңаеннан 2 ул аеруча зур әһәмият ала. £
Чыннан да, бүген без реалист дип йөргән кешеләр алар асылда, чынлыкта кем- § нәр? Ә идеалист дигәннәребезнең эчендә нинди көч яшеренгән? һәм бу ике төр кеше- >- ләр үзләренең конкрет яшәүләре белән коммунистик идеалларга нинди мөнәсәбәттә? Аларның кайсысы коммунистик идеалларга якынрак, ә кайсысы ераграк? Ягъни § безнең бүгенге тормышыбыздагы һәм әсәрләребездәге нинди геройлар чын мәгънә- ы сендә уңай герой була алалар?
Менә без әле яңа гына күреп киткән геройны — ялгызы диярлек конфликтка 5 кергән тракторчы Билалны карыйк. Ул кем — идеалистмы, әллә реалистмы? л
Әйе, аның хәле чыннан да идеалистка, бүгенге тормыш агышын аңламаган ке- * шегә охшаган. Ул җиңелә, ул эштән чыгарыла. Әсәрдә әлегә аны яклаучы да күренми.
Ләкин, алай булгач, безнең Билал идеалист булгач — ул чагында аңа капма каршы көчләр реалист булып чыга бит! Ә алар менә кемнәр; гаиләсендә «районга барып йөрмә» диюче хатыны белән малае, районда аны елмаеп кына тыңлаган һәм җирнең бозылуына исе дә китмәүче райисполком председателе, ә колхозда җир бозуны уз күзләре белән күреп торган һәм Билалны яраткан эшеннән алган колхоз председателе. Димәк, бүген эшне начар оештыручылар һәм моңа исе китмәүчеләр реалист булып чыга? Димәк, бүген туфракның начар эшкәртелүе дә котылгысыз реальлек?!
Җирнең, туфракның һәм шуның белән бүгенге яшәүнең, тормышның ышанычын җимерүчеләр берничек тә реалист була алмыйлар. Алар, күп булса бер көнлек, ва кытлы реалистлар. Алар — халыкның гадел күзенә һәм партиянең ныклы таләбенә эләккәнче генә реалистлар.
Ә Билал аша озын гомерле реальлек, зур перспективасы булган чынбарлык сөй ли. Аның терәге җир үзе! Аның терәге — җир кешеләренең буыннан-буынга дәвам итә торган ныклы һәм чиста намусы!
Соңгы еллар татар прозасы гади игенчеләрнең әнә шундый истә калырдай, бер дә гади булмаган образларын тудыруда кызыклы эзләнүләр алып бара. Фоат Садриев- ның «Авыш басу икмәге» исемле хикәясенә дә («Казан утлары», 1984 ел, 12 сан) аерым тукталасы килә. Бу хикәянең дә герое итеп җир кешесе — комбайнчы Мәхмүт алынган. Биредә ике әсәрдә дә турыдан туры механизатор геройга мөрәҗәгать итү үзен аклыймы соң? Эшче темасына язылган безнең кайбер калын әсәрләребездәге сыман алардан машина, тимер исе килеп тормыймы? Тимер җанлы кешене басып, үтереп китмиме?
Нык ышанып, юк дип әйтә алабыз. Чөнки ике әсәрдә дә геройлар иң элек үзенчәлекле кеше, шәхес буларак яшиләр. Алар намуслы колхозчы буларак теге яки бу мәсьәлә өчен борчылалар. Алар борчылган мәсьәлә укучы күңеленә дә гаять якын. Әнә шуңа күрә тракторчы һәм комбайнчы геройлар безнең күңелгә хуш килә. Шуңа күрә аларның уйлары безгә кадерле. Ә тагын да мөһимрәге: алар борчылган мәсьәлә ул техника яисә хуҗалык мәсьәләсе генә түгел. Ул югары әхлак мәсьәләсе. Ике герой да, трактор һәм комбайн рычагы белән эш итүдән бигрәк, тормышның, яшәүнең «әхлак» дигән рухи моторы белән эш итәләр. Алар үзләре дә әнә шул рухи мотор сыман.
Ф. Садриев үзенең героен урак өстендә, яңгырлы елда авыш басуда үскән икмәкне җыеп алу кыенлыгын җиңү аша сурәтли. Бүгенге механизаторның гаять авыр хезмәте әсәрдә әтисенең фронтта туган җирне саклап калу өчен барган көрәше белән тоташа. Хикәядә икенче параллель сызык булып сузылган фронт хатлары менә шул ике көрәшне бер итә. Бүгенге яшь комбайнчы Мәхмүтне дә, аның әтисен дә бер фронт көрәшчеләре итә. Шулай итеп буыннарның бик матур ялганышы һәм дәвамлылыгы килеп чыга. , __
Әйе, безнең уңай геройларыбызны һәм, гомумән, тормыштагы бик күп әйбәт замандашларыбызны дошман алдында көчле иткән сыйфат - ул ата бабалардан калган иң матур әхлак сыйфатларын дәвам итү. һәрвакыт ата-бабаларга. алар эшенә, алар рухына тугры булу.
Р. Вәлневнең «Яшисе килә» повестенда да бу тема яңгыраш ала. Әсәр герое Риф
катьне язмыш үтә кискен ситуациядә мәсьәләне үз гомерең яисә иптәшләрең гомере дип китереп куеп сыный. Менә шушы кискен сорауга халкыбыз улы Рифкать рзак уйламыйча һәм бер генә төрле җавап бирә — иптәшләрен саклап, үз гомерен биреп кенә. „ „ _
• Яшисе килә» повестеның герое Рифкать Миргазизов та. X. Хәируллин повестендагы «Менә синең кебек җүләрләр җилкәсендә чыктык бит без бу рәхәт көннәргә.« дигән сүз ишеткән Хәсән карт та. А. Расих романындагы ике сугыш каһарманы һәм бү ген дә тынгысыз рух белән яшәүче Хәбибрахман абзый да, Р. Фәизов хикәясендә җир өчен борчылганы өчен эштән алынган тракторчы Билал да, Ф. Садриев хикәя сендәге комбайнчы Мәхмүт тә — алар барысы да изге принциплар буенча яшәүче кешеләр. Алар иң элек ил, халык, җир. Ватан, иптәшләре турында уйлаучы, ничек тә булса илен-җирен исән-сау яшәтү хакында борчылучы кешеләр.
Әгәр әнә шундый олы иманлы булмаса. Хәсән карт әлеге сүзләрне ишетмәс иде. Тракторчы Билал да, хатыны белән малае сүзен тыңлап, районга бармаган булса, тыныч кына эшләп йөрер һәм башкалар кебек тиешле акчасын алыр иде.
Ләкин юк шул, бу геройларның берсе дә андый түгел. Алар ничектер бүтәнчәрәк: югарыдарак, биектәрәк яшәүчеләр, матуррак яшәүчеләр. Алар — канатлы кешеләр! А. М. Горькийның «Безумству храбрых поем мы славу!» дигән бөек сүзләре нәкъ әнә шундый кешеләр хакында уйланганда искә төшә дә инде! Без югарыда китереп үткән «синең кебек җүләрләр җилкәсендә» дигән сүзләр дә Горький фикере белән килеп кушыла.
Сиксәненче еллар. Ә шулай да бу елларны иң истә калырдай итеп, бу чорга хас булган сыйфатларны иң калку итеп чагылдырган тагын берничә образ, герой бар. Минемчә, Аяз Гыйләҗевның сиксәненче елларда басылып чыккан «Җомга көн, кич белән» повестендагы геройлар Җиһангир белән Бибинур карчык нәкъ әнә шундый образлар. Кайсы сыйфатлары белән шулай калку соң ул образлар?
Бу ике геройның кемнәр булуы һәм үз тормышларында нәрсәләр эшләве хакында бездә сүз байтак булды. Шуңа күрә биредә аларның яшәешләренә конкрет тукталмыйча, алар гомеренең әдәбият өчен булган рухи кыйммәте хакында гына фикер йөртәсе килә.
Колхоз председателе Җиһангир үзен хуҗалык җитәкчесе итеп кенә түгел, ә кеше ләр җитәкчесе итеп тә сизә. Үзен алар язмышы өчен тулысыңча җаваплы дип саный. Бу әсәрдәге Җиһангир образы — бүгенге тормышта ир-ат эшли ала торган олы изгелек үрнәге. Язучы үзенең бу образы белән: бүген ил, халык өчен менә шулай фида карь хезмәт итәрлек ирләр кирәк!—ди.
Ә Бибинур исә — хатын-кызның, йомшак, нәфис көчнең бүген ниләр эшли алуына, тормышны ничек матурлый алуына бик якты мисал.
Икесен бергә алганда, бу геройлар хәзерге тормышыбызда игелекле була алу турында уйландыралар. Бернинди исәп-хисапсыз, бары тик киң күңел кушуы буенча гына эшләнгән яхшылык хакында уйландыра бу ике герой. Соңгы елларда тормышыбызда ни өчендер әнә шул кадерле сыйфатлар кимегәнгә күрә бу ике герой укучыга аеруча якын кабул ителә.
Уңай герой. Аның тормыш өчен, укучы өчен булган әһәмиятен кыска гына итеп ничек әйтеп бирергә соң? Мөгаен, чагыштыру аша гына мөмкиндер. Әдәбияттагы уңай герой ул укучы өчен юл күрсәтүче маяк кебек. Әле яңа гына без карап үткән бик күп уңай геройлар әнә шуңа ышандыра Совет әдәбиятының горурлыгы булган күп образ лар — Павел Корчагин, Алексей Мересьев кебек геройлар әнә шуны раслый.
Ә уңай геройның социаль әһәмияте нидән гыйбарәт соң? Чын мәгънәсендәге уңай герой — ул социаль яктан бик актив кеше була. Әнә шул сәбәпле ул соңгы еллар социаль тормышында гомум үсешкә комачаулаган каршылыкларны иң беренче булып чагылдыра. Ә ул каршылыкларны белү һәм аңлау — җәмгыятебез үсеше өчен бик тә мөһим. Уңай герой ул күпмедер дәрәҗәдә социаль тормыш катализаторы. Партиябезнең XXVI съездында бер төркем уңай геройларны күздә тотып әйтелгән сүзләрне искә төшерик. Заманның өлгергән мәсьәләләренә кешеләрнең игътибарын җәлеп итәрдәй, кирәк булса Госпланны да уйландырырдай уңай геройлар тууы хупланган иде анда. Тик биредә безнең проза өчен шунысын гына басым ясап әйтү кирәктер: социаль мәсьәләләрнең чын мәгънәсендә җитдие, перспективалысы алынса гына герой гомере озын була ала торгандыр.
Шулай икән, димәк биредә авторның үзенең бүгенге социаль чынбарлыкны аңлау тирәнлеге, аңлау перспективасы үтә мөһим роль уйный, һәм гомумән, әгәр дә без хәзер татар прозасы өчен уңай герой проблемасын зур итеп куярга телибез икән — ул чагында без:
— Ә язуДр үзе чорның уңай героемы? Ул үзенең әхлакый, социаль һәм гражданлык натурасы белән заманның уңай герое дигән югары исемне күтәрә аламы? — дип сорау куярга тиешбез һәм аңа намуслы җавап эзләргә тиешбез.
Минем нык ышануымча, язучы шәхесе үзе заманның уңай герое дәрәҗәсендә яшәми икән, ул чагында язучы тормыштагы уңай герой кичерә торган иң нечкә г хисләрне, кичерешләрне тоя алмый, аларның кеше җаны өчен ни булуын белә алмый. Шуңа күрә аның герое тышкы яктан килгән кебек тоелса да, һичшиксез, ярлырак күңелле булып туа.
Безнең прозада зур масштаблы уңай герой туа алмауның бер бик зур сәбәбе әнә шул — авторларыбызның үзләренең конкрет яшәешләре белән олы герой дәрәҗәсеннән шактый түбән торулары. Үзеңнең шәхси яшәвеңдә вак кеше булып, зур герой тудырып булмый. Чөнки геройлар да. балалар сыман, аталарына — авторларга охшап туалар.
Әйе,уңай герой ул яңа тормышның яңарган мөнәсәбәтләре эчендә туа. Ул үзе белән күп кенә яңа сыйфатлар, төсмерләр, кешелек кичерешләре алып килә. Алар барысы да әдәбият өчен яңа була. Шулай ук укучы өчен дә тансык һәм көтелгән була.
Менә шул яктан алып караганда, әле безнең прозаикларга социалистик реализм методының төп үзенчәлеге хакында тагын да ныграк уйланасы бар. Ә бит бу методның төп таләбе — тормышны революцион үсештә, революцион перспективада сурәтләү. Ягъни, бүген булганны гына түгел, ә кичәге һәм бүгенге тенденцияләрне нык аңлау нигезендә, иртәгесе көнне дә алдан күрә, тоя алу. Иртәгесе көн сыйфатларын, башлангычларын бүгенге кешеләрдә таба һәм укучыга күрсәтә алу.
Язучының тормышны тулы һәм перспектив аңлый алу көче менә шул вакытта иң ачык чагыла. Социалистик реализмның төп үзенчәлеге һәм көче менә нәрсәдә!
Әйе, безнең әдәбиятыбызның төп көче — коммунистик идеалларга омтылуда, шуларны раслауда. Әнә шуңа күрә бүгенге тормышта һәм әдәбиятта кайбер бик үк реалист булып тоелмаган кешеләрне, геройларны күреп без сәерсенмәскә тиеш. Бик тә булырга мөмкин, мөгаен, алар безгә караганда матуррак күңел, көчлерәк омтылышлар, изгерәк эшләр белән яшиләрдер! КПСС Үзәк Комитетының 1983 елгы Июнь пленумында бер дә юкка гына менә мондый сүзләр әйтелмәде бит:
— Кеше, бигрәк тә яшь кеше, тормыш максатларының изгелеген, идея инанганлыгын, хезмәт сөючәнлекне һәм кыюлыкны гәүдәләндергән идеалга мохтаҗ. Һәм андый геройларны уйлап чыгарырга кирәк түгел. Алар безнең янәшәбездә!
Шулай икән, димәк безгә бүгенге тормышка игътибар беләнрәк карарга — коммунистик идеалларга якын яшәүче кешеләр белән аннан ераклаша баручыларны бутамаска кирәк. Аларның тоткан юлларын һәм юнәлешләрен күрә, аера белергә кирәк.
Иҗатыбыз да, шәхси яшәвебез дә җирдә, кешеләрдә коммунистик идеалларны ныгытуга хезмәт итсен! t
ФӘИЗ ЗӨЛКАРНӘЕВ
Бүгенге поэзиядәге уңай герой турында гомумиләштерелгән сүз әйтергә ниятләсәк, мөгаен, иң элек, уңай герой дигәнебезнең социаль асылын игътибарга алырга кирәктер. Әлеге четерекле проблема йомгагын бары шушы очтан сүтә башлаганда гына эзлеклелек саклап һәм сүздә конкрет булып калырга мөмкин кебек. Шәхес нигезендә яткан беренчел «сәбәп» шушында. Геройның киң мәгънәдәге уңайлык дәрәҗәсе исә аны характерлаучы матур сыйфатлар җыелмасы мул булуыннан гына чыгып түгел, ә, барыннан да элек, аңа йөкләнгән социаль идеянең тормышчанлыгы һәм, тагын шунысы бик мөһим, тәэсирчәнлеге белән билгеләнәдер.
.„Соңгы биш елда иҗат ителгән шигъри әсәрләрне барлап, күз йөртеп чыгуга ук. аларның бер уртак сыйфаты бөтен зурлыгы белән ачылып китә. Ул — тарихилык мотивы. Тарихка илтифат, игътибар. Хәзер бездә тарих турында уйланмаган, аңа ничек тә булса мөрәҗәгать итмәгән бер генә шагыйрь дә юк икән.
Тарихилык тойгысы, кагыйдә буларак, тормышта кискен үзгәрешләр барган дәвердә көчәя. Туып килүче .яңа» дигәнебез, тормышта ныгу өчен, традицияләрдә үзенә нигез эзли. .Иске» дигәнебез, көннәре сана улы калып бару сәбәпле, шулай ук күңелен үткәнгә генә баглый. Шул рәвешчә, дәверләр бәйләнеше, тарихи хәрәкәт бик ачык тоемлана башлый. Тормышның көзгесе буларак, әдәбият менә шуны чагылдыра.
«Вопросы литературы» журналында басылган бер мәкаләсендә рус тәнкыйтьчесе А. Бочаров, хәзерге проза турында уйланып: «Шәхес белән тарих багланышын со
циаль катаклизмнар чорында гына түгел, ә гап-гади көнкүреш шартларында да бо лай үткер тою әле беркайчан да булганы юк иде».— дип яза. Чор тудырган шундый үзенчәлек прозада күзгә бәрелеп тора икән, инде поэзиядә аның тагын да калкурак күренүе, әлбәттә, табигый. Чөнки монда, жанр спецификасының таләбе буенча, авторның тарихка карата мөнәсәбәте, ягъни әлеге бәйләнеш үзе, беренче планга чыга.
Бу үзенчәлек төрле иҗатта төрле рәвештә һәм төрле дәрәҗәдә чагыла. Әйтик,4 тарихилык бериш әсәрләрнең нигезендә үк ята. Болар — тарихи темаларга мөрәҗәгать итеп язылган лиро-эпик, лиро-драматик әсәрләр. Мин моны, барыннан да элек, С. Хәким, И. Юзеев, Р. Харисларның поэмаларын, шигъри трагедияләрен күз алдында тотып әйтәм. Бу әсәрләрнең үзәгендә йә тарихи шәхесләр, йә булмаса, шул тарихи дәвергә хас характерлар тасвирлана.
Икенче төр әсәрләр — лирик поэмалар, лирик шигырьләр. Биредә инде тарихи лык мотив буларак һәм еш кына төп мотив буларак.төп тема буларак урын ала — алда әйтеп үтелгәнчә, авторларның тарихка мөнәсәбәте үзе алгы планга чыга. Бу төрдәге әсәрләргә мисал итеп С. Хәким, Н. Арсланов. И. Юзеев, Р. Фәйзуллин, Р. Мингалимов, М. Әгъләмов, Зөлфәтләрнең шигырь һәм поэмаларын әйтергә мөмкин.
Уңай герой иҗат итүнең иң уңышлы мисаллары да хәзер, минемчә, тарихи мотив белән сугарылган. Алар тарихи материалга нигезләнгән әсәрләрдә күбрәк табыла кебек. Үрнәк булырлык уңай типларны үткәндә генә күрү, яки аларның тарихка мөнәсә бәттә генә ачылып китүләре — уйландыра торган күренеш бу...
Һәрхәлдә, бүгенге татар поэзиясенең уңай героен күз алдына бастырырга тырышабыз икән — аның характерлы сыйфатларының берсе — тарихилык тойгысына ия булу икәнен искәртмичә һич тә ярамый. Тарихилык хисе уңай геройга үзенең социаль асылын тирәнтенрәк аңларга, тормыштагы максатын төгәлрәк тоемларга булыша.
Образ үзен бик күп яклап уңай күрсәтергә мөмкин, ләкин аның уңай сыйфат ларын барысын бер төенгә, бер ихтыярга туплый торган социаль идеясе, социаль максаты булмаса.ул һич кенә дә чын мәгънәсендә уңай герой санала алмый. Геройның күнелендә барлык ли гамәлләренә билгеле бер юнәлеш, максатка төбәлгәнлек, ягъни гомуми бер мәгънә бирә торган шундый доминант идея ятса, хәтта аның характерындагы кимчелекләре дә гафу ителә ала, чөнки аларның күбесе икенчел әһәмияткә ия булып кала. (Күренә ки. «кимчелекле уңай герой» концепциясе тарафдарлары бу очракта хаклы.)
Р. Харисның «Ат иярләү» поэмасы көндәлек матбугатта үзенә лаек бәяне алды инде. Р. Харис шигъри гомумиләштерүнең матур һәм оригиналь үрнәген иҗат итә алган.
Р. Харис поэмасында кешенең, социаль идеяне кабул итеп, уңай герой дәрәҗәсенә күтәрелүе тасвирланган булса, И. Юзеевның «Соңгы төн» шигъри трагедиясендә шундый идеягә тугрылык, алдынгы социаль идея белән коралланган шәхеснең көче, зурлыгы сурәтләнә.
Шагыйрь И. Юзеев 60 нчы елларда, М. Җәлил батырлыгының тамырларын ачык ларга омтылып, драматик поэма язган иде. Бу әсәрен ул кайтып-кайтып эшләде, һәм ахырда, ягъни 80 нче еллар башында, әсәр шигъри трагедия рәвешен алды. Иҗат процессында әсәрнең формасы гына түгел, мәгънәви эчтәлеге дә шактый үзгәреш кичерде, төп герое да. тарихи шәхес М. Җәлилдән үзгәреп. Шагыйрь образына әйләнде. И. Юзеев бу әсәрендә зур шигъри гомумиләштерү көченә, фәлсәфи тирәнлеккә ия булган образ иҗат итә алган.
Табигый сорау туа: нигә әле И. Юзеев әсәр героеның исемен үзгәртте? Гомуми мәгънәдәге шагыйрьне тасвирлауга караганда, халкыбызның конкрет каһарман улының образын иҗат итү хәерлерәк түгел идемени?
Гаҗәп, әмма хак: И. Юзеев моны М. Җәлил образын тагын да зуррак, тәэсирлерәк итеп күрсәтү өчен эшли.
И. Юзеевнең тарихи шәхесләргә багышланган икенче зур әсәре — «Очты дөнья читлегеннән» трагедиясе. Трагедиянең үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай образы, аның фаҗигале, ләкин якты язмышы тора. Тукай турында күп әсәрләр язылды инде. Аларда Тукай образы рәхимсез дөнья каршында ялгыз калган бер ятим, изелгән, кимсетелгән милләт улы, егерме җиде яшендә үпкә авыруыннан сулган шагыйрь итеп, тарихи-биографик төгәллеккә дәгъва белән сурәтләнгән булса, И. Юзеев үз алдына башка төрлерәк максат куя: шагыйрьнең халык күңелендә яши торган, азмы-күпме дәрәҗәдә идеаллаштырылган образын, аның рухи зурлыгын күрсәтергә омтыла.
Монда да геройның зурлыгы аның үз алдына куйган максатка тайпылмыйча бара алуын тасвирлау аша ачыла.
И. Юзеев, нигездә, үз алдына куйган бурычын үтәгән. Әмма уңай геройны тасвирлау алымнарын сайлаганда җибәргән кайбер җитешсезлекләре аңа художестволы уй-ниятен тулысынча тормышка ашырырга комачаулаган. И. Юзеев, гадәттә, әсәрләрендә сурәтләнгән вакыйгаларның нәкъ тормыштагыча булуын мәҗбүри шарт итеп куймыйча, тормыш материалын куллануда үзен бик иркен тота, шуңа күрә шартлы- алымнарга еш мөрәҗәгать итә иде. Шартлы алымнар «Очты дөнья читлегеннән» * трагедиясендә дә урын алган, ләкин алар монда икенчел дәрәҗәдәге чарага әйләнгән. = Документаль төгәл детальләр белән эш йөртүне шагыйрь монда төп принцип итә. S
Г. Тукай үзенең әсәрләрендә көлү объекты иткән геройлар — Камчылы ишан, 2 Карәхмәт, Думачы. Иттифакчы һ. б. — барысы бергә трагедиягә килеп кергәннәр, алар 2 Тукайны һәлакәткә илтүче кара көчләрнең конкрет гәүдәләнеше буларак биреләләр, Киң катлам укучыга таныш бу образларның һәрберсенең үз мәгънә йөкләнеше бар, н ул мәгънәләрне, ишарә кинаяләрне укучы белә, хәтерли. Ягъни, иҗат фантазиясен J. эшкә ныклап җиккән очракта шагыйрь шуларны төрлечә уйнатып, яңа оригиналь о мәгънәләр китереп чыгара алыр иде. Кыскасы, бу образларда сәнгатьчел потенциаль £ мөмкинлекләр бик күп. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы бар. Бу образлар укучы хә- к терендә, Г. Тукай тасвирлаганча, сатирик образлар булып яшиләр инде. Алар һәрберсе 5 гади тел белән әйткәндә, «адәм көлкесенә калган» кешеләр. Менә шул «адәм көлкеләре» белән герой-Тукайның көрәшеп йөрүе һич тә трагик образ файдасына эшләми, бу — * фаҗигалелекнең көчен, әһәмиятен киметә. Димәк, авторга үз максатына ирешүгә (Тукай фаҗигасенең асылын, Тукай образының олылыгын күрсәтүгә) комачаулык итә.
Икенче моментка да игътибарны юнәлтик. Автор, Г. Тукай яшәгән чорны, андагы типларны тасвирлаганда конкрет тормыш дөреслегеннән читкә китмәскә омтылып, тормышта чыннан да булган, шагыйрь тирәсендә чуалып йөргән шәхесләрнең образларын әсәренә ала. Ләкин бит әсәрдә шулар ук Тукайга каршы торучы көчне өлешчә булса да гәүдәләндерәләр. Трагедия жанрының кануны: фаҗиганең тирән, геройның зур икәнен күрсәтү өчен каршы көчнең зур, бик зур булуы кирәк. Ә монда хәл киресенчәрәк тора шикелле тәэсир кала. Әлеге тискәре типлар кечкенә булып чык каннар, һәм бу, ахыр чиктә, әсәрдә Тукай образына бераз күләгә төшерә.
Автор моны үзе дә сизә сыман. Тукай образы шулай кечерәеп, трагедиянең уңышы шик астында калган чакларда ул, аны коткару өчен, әсәргә әдәби тексттан читтә торган күренешләр китереп кертә: төсле музыка, пантомима, балет һ. б. Ләкин болар бит — асылда, сәхнә чаралары. Театр сәнгате күзлегеннән караганда болар, әлбәттә, авторның уңышы дип тә саналырга мөмкиндер, чөнки алар аның иҗат фантазиясе көчен, колачын күрсәтәләр. Әмма биредә югарыда әйтелгәннән башка әллә ни әһәмиятле вазифа үти алмыйлар.
Дөрес, геройга каршы торучы кара көчләр, асылда, кечкенә түгел. Ул — дәвернең иҗтимагый тәртипләре, самодержавие строе. Трагедия акрынлап укучыны шуны аңлауга китерә дә. Бигрәк тә Романовлар династиясенә өч йөз ел тулу мөнәсәбәте белән герой-Тукай мөхитендәге ыгы-зыгыларны һәм шагыйрьнең патша белән сөйләшүен күрсәткән өлешләр моңа бигрәк тә ярдәм итә. Әсәрнең сәер сыйфаты бу, әмма әйтмичә ярамый: трагедиянең иң тәэсирле урыннары әлеге дә баягы әдәби тексттан читтә торган күренешләр һәм шагыйрь белән патша сөйләшүен тасвирлаган менә шушы хыя- лый-фантастик өлеш. Хикмәт монда бу күренешнең Тукай образын бермә-бер күтә- рүендә.зурайтып җибәрүендә генә түгел, ә бәлки фаҗигале конфликтның асылын бөтен тирәнлеге белән ачып бирүендә. Әсәрнең шартлы алым белән язылган менә шушы урыны документаль дөреслеккә омтылып язылган бик күп башка өлешләргә караганда да хакыйкатькә — тарихи дөреслеккә һәм сәнгать дөреслегенә якынрак булып чыккан.
И. Юзеев иҗатындагы бик гыйбрәтле момент бу. Уңай геройның «уңайлык» дәрәҗәсе, аның зурлыгы, тәэсир көче ничек итеп әсәрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсенә бәйле икәнне дә ул бик ачык күрсәтә.
Йогынты көченнән мәхрүм образ уңай герой санала аламы? Әдәбиятның төп функцияләреннән берсен — һәрьяктан камил кешене тәрбияләүгә ярдәм итә алмагач, ул ничек әле уңай герой була икән?
Әсәрнең тәэсир көче, мәгълүм ки, барыннан да элек, ике төрле факторга бәйле. Аларның берсе, әйтеп узганча, әсәрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсе белән билгеләнсә, икенчесе андагы образларның тормышка, хәзерге чынбарлыкка тәңгәллеге, якынлыгы, димәк — халыкчанлыгы. Соңгысы турыдан-туры без тикшерә торган темага карый. Уңай геройга куела торган бәяне, аның әһәмиятен нәкъ менә шушы фактор билгели.
Халык тормышына якынлык, халыкчанлык, әлбәттә, кайбер шагыйрьләр иҗатында урын алган «Халкым минем!» дип оран салулар, халык исеменнән сөйләнүләр белән
гене чикләнми. Халыкчанлык ул — ин элек, халыкның бүгенге гамь-хәсрәтләре, шатлык-сеенечләре белән яшәү. Хыялдагы матур киләчәкне якынайту өчен син бүген ни эшлисең? Менә нәрсәдә хикмәт.
Дөрес, хәзерге татар поэзиясенең иң яхшы үрнәкләрендә заманның пульсы тибеп тора. Ләкин, миңа калса, гомумән алганда, безнең поэзия, яшәешебезнең глобаль проблемалары белән артык нык мавыгып дип әйтимме, яисә, киресенчә, шәхес күңелендәге* төрле-төрле вак төяк тирбәнешләргә игътибарын артык нык юнәлтепме, соңгы вакытта җәмгыятебезнең, халкыбызның бүгенге тормышыннан бераз ерагаебрак китте шикелле. Бүгенге тормыш, урбанизация процессы үз казанында яңа төр шәхесләр, язмышлар кайната. Менә шушы кайнау процессы, аның нәтиҗәләре, әлбәттә, поэзиядә, бигрәк тә аның уңай героенда, чагылыш табарга хаклы.
ГОМӘР БӘШИРОВ
Уңай герой,тискәре герой... Болар хакында сүз йөрткәндә, минемчә, әдәбиятның үз эченнән чыгып кына фикер йөртү җитенкерәми торгандыр, бу — мәсьәләне таррак алу буладыр. Мондый хәлләрдә геройның яшәү мохитын, аның тирә-юнен дә игътибарга алу заруридыр дип уйлыйм. Без — реалистлар, һәр конкрет чорның, һәр заман иҗтимагый тормышының үзенә хас уңай һәм тискәре күренешләре булуын да онытмыйк. Шартлы рәвештә генә булса да, әдәбият геройлары тууга башта тормыш үзе нигез хәзерли, алар әдәбиятка яшәеш мохитыннан күчәләр дип әйтергә мөмкин. (Билгеле, биредә фантастик әсәрләр хакында сүз бармый.)
Инде конкрет әсәрнең герое хакында сүз кузгатканда да аны башкалардан аерып алып берүзен генә тикшерү тиешле нәтиҗәне биреп бетермидер кебек. Андый алым берьяклырак булмыймы икән? Чөнки нинди дә'булса коллектив эчендә яшәүче хакында сүз бара бит. Кеше үзенең теге яисә бу шәхси сыйфатларын (батырлыгын-куркаклыгын, уңганлыгын-уңмаганлыгын, намуслылыгын-оятсызлыгын һ. б.) бүтән шәхесләргә мөнәсәбәтендә гамәлгә ашыра. Әйләнә-тирәсендәге кешеләр геройга тегенди яисә мондый мөнәсәбәттә булалар, ул мөнәсәбәтләр төп геройның язмышына кайвакыт хәлиткеч тәэсир ясыйлар.
Безнең хәзерге әдәбиятта, бигрәк тә хикәя жанрында, төп кимчелек, минемчә, әсәрнең нигезендә җитди конфликт салынмавында. Байтак кына әсәрләрдә каршылык бөтенләй юк, аларда берьяктан да әһәмияте булмаган иң гади тормыш вакыйгасы тәф силләп тасвир ителә. Нигә язарга кирәк булды икән ул хакта, укучыга аның нигә кирәге бар, ул аңа нәрсә бирә? һич аңлый алмыйсың. Андый әсәрдә бер идея дә якланмый да, инкарь да ителми. Яисә әсәрнең герое көндәлек тормышның вак-төяк ыгы-зыгысы, җитди игътибарга лаек булмаган әһәмиятсез берәр хәл белән мавыга, вакытын, көчен шундыйларга әрәм итә. Андый әсәрләрдән башкаларга үрнәк булырдай батырлык та, фидакарьлек тә, укучыга рухи азык булырдай берәр идеал да таба алмыйсың.
Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, зур масштабта фикер йөртергә сәләтле булган, җитди эшләр башкарырлык җитди герой тусын өчен, ул җиңеп чыгарга тиешле булган каршылыклар да ансат кына юлдан алып ташларга мөмкин булган вак-төяк уңайсызлыклар гына түгел, бәлки җәмгыять тормышында тирән эз калдырырдай катлаулы, җитди каршылык булсын. Димәк, шул каршылыкны үзендә гәүдәләндерүче тискәре герой да ниндидер төссез, «төшеп калган» бер мәми авыз гына була алмый.
Бу мәсьәләнең, минемчә, тагын бер уйландыра торган четерекле ягы бар. Уңай геройга бәя биргәндә нәрсәне критерий итеп алырга? Аның әсәрдә тасвир ителгән гамәлләрен исәпкә алыпмы, әллә укучыга эмоциональ тәэсиренең нинди булуыннан чыгып бәяләргәме? Бу очракта М. Шолоховның «Тын Дон« эпопеясын мисал итеп китерергә мөмкин булыр иде. Григорий Мелехов, кылган гамәлләреннән чыгып сүз йөрткәндә, тискәре геройлар исемлегенә керә булса кирәк. Аның киләчәге фаҗига булып бетәчәге дә артык шик тудырмый. Әмма китапны япканда укучы күңелендә аңа нәфрәт уянмый. Мелеховны аңлыйсың. Тормыш өермәсе аны шундый упкынга суырып алып кергән ки. ул башкача була алмаган. Шунлыктан, аның гөнаһларын гафу итәрдәй дәлилләр эзли башлыйсы, аның язмышын җиңеләйтәсе килә. Димәк,«коеп куйган» йөз процентлы герой белән янәшә үк менә мондыйлар да була ала икән.
ИБРАҺИМ НУРУЛЛИН
Уңай герой мәсьәләсе әдәби тәнкыйтьнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булып килде. Чөнки чынбарлыкны революцион үсешендә, ягъни, уңай яңалыкны яралгы хәлендә үк тотып алып, тулы канлы образларда чагылдырырга өнди торган социалистик реализм әдәбиятында бу принцип башлыча уңай герой образы ярдәмендә тормыш-
Ләкин аның саен кабынып ала торган сөйләшү һәм бәхәсләр, күбрәк «әдәбиятта уңай герой нинди булырга тиеш?» дигән мәсьәлә тирәсендә барып, еш кына артык зур файда китермичә төгәлләнәләр иде. «Идеаль герой, һәм «кимчелекле герой» дип аталган ике агач арасында да шактый адашып йөрдек.
Уңай герой проблемасын хәл иткәндә чынбарлыкның үзеннән килү дөресрәк булмасмы? Ягъни, әдәбиятның түрендә тормыштагы «заман герое» торырга тиеш, дигән * мәгънәдә. э
Әмма сорау туа: кем соң ул заман герое? Озын-озак уйлап тормыйча, моңа га- “ дәттә «хезмәт кешесе» дип җавап бирәләр. Хезмәт кешесе дигәндә исә корыч коючы 2 яисә нефтьчене, механизатор яисә савучыны күздә тоталар. Геройны, барыннан да 2 элек, материаль байлык тудыручылар арасыннан эзләү табигый, әлбәттә. Тик шуны- j сы бар: укытучы яисә врач, инженер яисә агроном хезмәт кешеләре түгелмени? Бу — мәсьәләнең бер ягы. Икенче һәм әһәмиятлерәк ягы хезмәтнең кем өчен, нәрсә хакына ' сарыф ителүе.
ш
Биредә бер язучы бәхәслерәк фикерләр әйтте, янәсе, уңай герой образын тудырырга £ әдәби тәнкыйтьтән өйрәнәсе юк. Аны тормыштан эзләргә кирәк. Күптән түгел мин * Уренгойда булып кайттым. Татар егетләре анда алны-ялны белми эшлиләр. Менә кемнәр заман геройлары!
Язучыга бер сорау бирәсе килә: нәрсә хакына, нинди максаттан чыгып эшлиләр алар? Яшерен-батырын түгел, бөек төзелешләргә «озын берлек» эзләп китүчеләрне дә юк дип әйтеп булмый. Шабашниклар әнә Уренгой егетләрен дә уздырып җибәрәләр: кояш чыкканнан башлап, баеганчыга кадәр тәмәке дә тартмый эшлиләр.
Бөтен хикмәт кесә ягын беренче планга куймыйча, илнең экономик куәтен арттыру хакына җиренә җиткереп эшләүдә. Бу да яхшы, бу сыйфат та әдәбияттагы уңай образ өчен җитә. Ләкин бит сүз уңай герой турында бара. Халтура, ялган, күз буяу, дәүләт кесәсенә керү очракларын күреп тә, шуңа эчтән әрнеп тә, тавыш күтәрергә базмыйча, күндәм генә эшләп йөри икән, ул нинди герой!? Эшен сөеп башкару белән бергә, дөреслек, гаделлек, Ватан мәнфәгате һәм, гомумән, коммунистик идеал хакына, бөгелми-сыгылмый, ахыр чиккә кадәр бара торган көрәшче,— менә кем ул заман герое! Менә кем әдәбият түреннән иң хөрмәтле урынны алырга тиеш.
М. Вәлиев үзенең чыгышында, Р. Фәизовның «Җир хакына» исемле хикәясеннән этелеп китеп һәм «идеалистлар» — «реалистлар» дигән төшенчәләрне кулланып, мәсьәләне нәкъ шулай куйды. Бу образда бүгенге көн заман героеның кайбер чалымнары тотып алынган. Сүзен «идеалист» Билалдан башлап җибәрүе белән ул хаклы иде.
Инде, ахыр килеп, иҗат һәм тәнкыйть турында. Язучыны өч нәрсә югары күтәрә: зур талант, титаник хезмәт һәм гражданлык тойгысы. Боларны күреп алу, дәлилләп, җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүне кем башкарырга тиеш? Тәнкыйтьче, билгеле! Чөнки ул, нечкә зәвыктан тыш, киң караш һәм тирән белемгә ия. Беренче сүзне әйтергә ул хаклы гына түгел, бәлки бурычлы. Дхь!р чиктә тәнкыйтьче дә бит халык улы, халыкның бер кисәкчәсе. Шуңа күрә тәнкыйтьне кыюлыкка, өлгерлеккә һәм принципиальлеккә чакырырга кирәк. Яхшыны яхшы, уртаны урта, начарны начар дип, көне-сәгате белән ярып салсын ул!
ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН
Уңай герой мәсьәләсе социалистик революциядән соңгы әдәбиятыбыз үсешендә һәрвакыт үзәктә була килде. Чөнки совет әдәбияты үзе табигате белән оптимист әдәбият. Социализм төзелеше белән рухланган, киләчәккә ныклы ышаныч белән караган геройның әдәбият үзәгендә төпле урын алуы барыннан да элек әнә шуның белән аңлатыла.
Яшь буынны уңай мисал ярдәмендә социалистик рухта тәрбияләү шулай ук иң изге вазифалардан берсе. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галия образы ничә буын совет яшьләрен тәрбияләүдә актив катнашып килә. Галия уңай герой гына түгел, бәлки идеаль герой да. Шуңа карамастан, Галия реаль, тере кеше. Укучы аны шулай кабул итә дә. Повесть популярлыгы белән, барыннан да бигрәк төп героена бурычлы. Моның төп сере миңа калса шунда: Г. Кутуй Галияне гадәти авыл кызыннан бүгенге дәрәҗәгә җитүенең бормалы юлларын укучы күз алдында ачып салган. Автор белән бергә укучы үзе әсәрне кабул итү барышында Галияне герой итеп тудыра. Менә шулай сүз рәссамы белән укучының хисси-интеллектуаль их-тыяры бергә кушыла, бу хәл исә бик күпләрне әдәбиятка тирән ышаныч белән карауга китерә. Менә шуңа ирешү — язучы омтылырга тиешле төп офыкны тәшкил итә дә.
Ниһаять, Г. Бөшировның Нәфисәсен алыйк. Сүз остасы гади татар киленен сугыш вакытының иң калку фигураларыннан берсе итеп гәүдәләндерә алган. Дистә еллар, гасырлар үтәр, «Намус» романы Бөек Ватан сугышы чорын дөрес итеп күз алдына китерергә, шул заманның кешеләрен аңларга мөмкинлек бирүче гаять әһәмиятле чыганакларның берсе булып әвереләчәк.
Әйе, уңай герой иҗат итү җиңел эш түгел. Чөнки сүз биредә геройдагы уңай һәм тискәре сыйфатларның «дозировкасы» хакында бармый. Иң әһәмиятлесе — тормыш дөреслегенә, социалистик идеалларга тугрылыклы булу. Әдәбиятта шундый кеше образларын сурәтләү. Укучы аңа ышансын, аңа охшарга тырышсын, үз-үзенә анализ ясарга мәҗбүр итсен.
Уңай геройны сурәтләгәндә аның эш хәрәкәтләрендәге игелекле якларны калкытып бирү генә мәсьәләне хәл итеп бетерми. Теләсә кайсы әдәби әсәрнең нигезендә үсештә бирелә торган әйбәт идея ятарга тиеш. Образларның эш-хәрәкәтләре әнә шундый игелекле идея белән рухландырылганда, алар шул идеяләрне чынбарлык итү өчен көрәштә эчке һәм тышкы каршылыклар чолганышында бирелгәндә генә герой игътибарны җәлеп'итә. Бөтен уңай сыйфатларны үзенә туплап, җыеп утыручы кеше генә әллә ни кызыклы булмаска мөмкин. Аның өстенлекләре хәрәкәттә, башкаларга, җәмгыятькә файда китерүдә күренсен, ямьсез күренешләргә килешмәүчән рухында ачылсын. Эш әнә шулайрак тора. Без бер әйберне истә тотарга тиешбез: әдәби әсәрдәге кеше характеры — ул сәнгать чаралары ярдәмендә, ягъни образлар ярдәмендә гәүдәләнгән идея. Идеяне табу — геройны табу дигән сүз. Шуннан башка уңай герой була да алмый. Вакыйгалар була, кылган гамәлләр була, ә герой юк, курчак кына бар. Алдынгы зур идеяләр генә калку уңай герой тудыруның алшарты була ала.
Бүгенге дөньяны исән-имин, бөтен матурлыгында киләсе буыннарга тапшыру өчен көрәштән дә әһәмиятле бурыч юк. Олы язучыбыз Г. Бәширов «Җидегән чишмә» әсәре белән моны шактый югары сәнгатьчә итеп раслады. Аның яшь коллегасы Р. Мөхәммәдиен «Беренче умырзаялар» повестенда Рәхимҗан образын тудырып, яңа сүз әйтте. Авторның табигать иминлеге өчен ут йотып язуы укучыны биләп ала, уңай герой синең янәшәңдәге реаль кешегә әверелә, үзе борчылган әйберләр турында синең дә януыңа ирешә. Әсәр шулай дулкынландырган икән, димәк, бу прозаикның үзенең дә йокысын качырган борчуы дигән сүз.
• Кубрат хан» романын язып, М. Хәбибуллин үз иҗатының яңа ягын ачып күрсәтте. Язучы без аның иҗатында һәрвакыт күрергә теләгән масштаблыкка иреште. Герое Кубрат хан белән бергә автор гомумкешелек күләмендә уйлау юлына аяк басты.
Киң карашлылык, тирән белем, иҗтимагый-социаль активлык — менә нәрсәләр хас булырга тиеш бүгенге уңай геройга. Р. Кәрәминең оргсинтез заводы төзүчеләренә багышланган трилогиясендә, М. Маликованың «Ак давылда тал бөресе» («Шәфкать») әсәрендә без язучыларның әнә шундый геройлар тудырырга омтылуларын күрдек. Дөрес, әлеге авторларга геройларны алар башкара торган эш процессында ачу кебек мөһим әйбер җитеп бетми.
ФЛҮН МУСИН
Герой кебек гаять күп яклы һәм зур мәсьәләне бер сөйләшүдә генә ачыклап бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Биредә андый максат куелмады да. Безнең ният бу мәсьәләнең соңгы еллар татар прозасында һәм поэзиясендә ничек яктыртылуы турында бер фикер алышудан гыйбарәт иде. Чыгышларда бу хакта байтак кызыклы күзәтүләр ясалды, кайбер теләк тәкъдимнәр дә белдерелде. Аларда хәзерге әдәбиятыбыздагы уңай герой образы югары идея-эстетик таләпләрдән чыгып карала, аны бәяләүнең гомум критерийлары хакында сүз алып барыла. Герой характерын ачуда конфликтның берни белән алыштыргысыз ролен кабат искәртеп, Гомәр ага Бәширов әдәби конфликтларның «җәмгыять тормышында тирән эз калдырырдай катлаулы, җитди каршылыкларга, нигезләнергә тиешлеген әйтә. Әйе, конфликт герой харак терына. образның идея эстетик яңгырашына тирән эз сала. Шуңа күрә, заман героеның масштаблы образын тудырабыз, дисәк, безгә конфликт мәсьәләсенә, аның мөһим социаль-әхлакый каршылыкларына нигезләнүенә игътибар итәргә кирәк. М. Вә- лиевнең бүгенге әдәбият геройларын коммунистик идеал яктылыгына куеп, шулар белән чагыштырып карарга чакыруы, Ф. Зөлкарнәевнең аларның социаль асылын ачуга басым ясавы да бик урынлы.
М. Вәлиев хәзерге әдәбияттагы геройларны реалистларга һәм идеалистларга бүлеп карау ягында. Әмма хәзерге геройга карата «идеалист» төшенчәсен куллану отышлы түгел. Чынлыкта сүз коммунистик идеалга якын торган персонаж хакында бара. Минемчә, бүгенге әдәби геройларны шартлы рәвештә зур идеаллар белән рухланып, алга карап яшәүчеләргә һәм мещанлык практицизмын, бүген яшәп калуны
алга сөрүчеләргә бүлеп карарга мөмкин. Ф. Зөлкарнаен хәзерге уңай геройның харак терлы сыйфатларыннан берсе тарихилык тойгысына ия булу икәнен искәртә, әмма ул бу фикерен конкрет анализда ачмый. Шунлыктан әлеге геройның тарихилык хисе нидән гыйбарәт икәне ачыкланмый кала. Моның урынына шагыйрьләрнең тарихка, үткәндәге тарихи шәхесләргә игътибарлары арту турында сөйләнелә. Хәлбуки, та рнхилык категориясе җентекле анализны сорый торган шактый катлаулы күренеш. Әсәрнең тәэсир көче ике төрле факторга бәйле дип уйлап. Ф. Зөлкарнәевнең аларны сәнгатьлелектә һәм халыкчанлыкта күрүе дә теоретик яктан бәхәсле. Чөнки әдәбият- сәнгатьтәге халыкчанлык — идея-эстетик категория, ул әсәрнең эчтәлегенә дә һәм формасына да, димәк, аның сәнгатьлелек сыйфатына да карый. Мондый фактларга дикъкать итүемнең сәбәбе шунда: тәнкыйтьче кешегә фәнни-теоретик төшенчәләрне куллануга бик уйлап килергә кирәк.
Бу сөйләшүнең әһәмиятле сыйфатларыннан берсен мин тагын анда агымдагы әдәбиятны үсеш-хәрәкәттә карауда, уңай герой образын яктыртуда аның уңышларын да. кимчелекләрен дә күздә тотуда күрәм. Анда киң әдәби җәмәгатьчелекне уйландырырлык җитди мәсьәләләр дә күтәрелде. Мәсәлән, М. Вәлиевнең хәзерге прозабызда масштаблы уңай герой күренмәве, моның сәбәпләре турында уйлануы игътибарга лаеклы. Дөрес, бу хәлне аерым бер сәбәп белән генә аңлатып булмый, ул күптөрле факторлар белән бәйләнгән. Ф. Зөлкарнәевнең уңай герой прототипларын эзләп шагыйрьләрнең күбрәк үткәнгә мөрәҗәгать итүләре, бу мәсьәләдә замандашлар белән азрак кызыксынулары хакындагы күзәтүе дә уйландыра. Әлбәттә, үткәндә бүгенге укучыга үрнәк булырлык шәхесләр аз түгел һәм аларны, һичшиксез, әдәбиятта күрсәтергә кирәк. Аларның тәрбияви әһәмияте дә зур. Шул ук вакытта, бүгенге укучыны үзенә каратырдай шәхесләрне замандашлар арасында да табарга була бит. Заман героен гәүдәләндерү турында сүз барганда, хәзерге буынның алдынгы вәкилләренә игътибар кирәклеге әйтмичә дә аңлашыла.
Бер нәрсә ачык: әдипләребез бүгенге геройны әле бөтен барлыгында, зурлыгында һәм катлаулылыгында күрсәтә алмыйлар, бу юнәлештә аерым эзләнүләр генә алып баралар. Монда авторларның кайвакыт заман героеның тормыштагы реаль прототипларын табып, аларны тирәнтен аңлый алмаулары да сизелә. Хәлбуки, безнең чорда уңай герой мәсьәләсен сәнгатьчә хәл итү эше шактый катлауланды, авырлашты. Бу эш каләм осталарыннан хәзерге чынбарлыкны һәм кешеләрне тагын да ныклабрак өйрәнүләрен, сәнгатьчә эзләнүләрнең нәтиҗәлерәк булуларына ирешүне сорый.