Логотип Казан Утлары
Публицистика

Үткән еллар кайтавазы


Үткәннән хатлар киләме? Саргаеп һәм теткәләнеп беткән берәр конвертны кулыңа алганда күңелеңдә гаять зур кызыксыну хисе уяна һәм син үзеңне еллар аша ерак үткәннәрдән килгән хатның беренче шаһите ител сизә башлыйсың. Композитор t, Солтан Габәшинең иҗатташы Александр Ключаревка язган хаты да шундый хисләр кузгатты. 1941 ел, 20 январь... Уфадан җибәрелгән әлеге хат С. Габәши хатынының туганы Рауза Абдуллинага адресланган...
Хат-хәбәрнең беренче юлларында ук композитор иСания» һәм «Эшче» операларының язмышы белән кызыксына, һәрбер сүздә Казанны сагыну сизелеп тора. Ватаныбыз башкаласында үткәреләчәк Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнүче иҗатташлары янына кош булып кайтыр иде. әмма үзе дә җаваплы эш белән мәшгуль: баикорт дусларны шундый ук сынауга әзерләшә. «Саңгырау торна» балетын һәм «Ашказар» операсын тудыручыларга булыша...
Күңел җылысы белән өртелгән һәрбер сүздән сизелеп тора: композитор С. Габәши беренче татар милли операларын иҗат итү өчен янып йөрүчеләрне һәрвакыт күз алдында тота, аларны сагына, янәдән бергәләп эшләргә канатлана. Әлеге операларга карата бик тә ихтирамлы мөнәсәбәттә торган А. Ключаревның ярдәм-челлеге аны аерата сөендерә, Александр Сергеевичка ул киләчәктә дә таянырга өметләнә.
Матур муенсадагы мәрҗәннәрдәй бер-бер артлы тезелеп киткән сүз һәм җөмләләр С. Габәшинең хатларны оста һәм эшлекле итеп яза белүен дә күрсәтә. Үткәннән кайтаваз... 1941 ел, 20 январь... Ә инде 1942 елның 8 январенда Солтан Хәсәнович вафат була. Булачак сәнгать бәйрәмнәрен дәһшәтле сугыш сөреме томалый...
•CuHini, операсын тудыруда һәм сәхнәләштерүдә катнашучылар Утырганнар I уң нан сулга): Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов. Василий Виноградов. Александр Латиннан Газиз Айдарский; басканнар: Әхәт Хисамов. Галия Кайбицкан. Сара Садыйкова. Шәмсенур Вәлиева. 1926 ел.
Татар опера сәнгатенә нигез салуда үзеннән гаять эур өлеш керткән композитор Солтан Габәшинең югарыда телгә алынган хатын һәм «Сания» операсын иҗат итүдә һәм сәхнәгә куюда катнашучыларның фоторәсемен журнал укучыларга тәкъдим итәм.
Таһирә ТАМИНДАРОВА,
Хөрмәтле Александр Сергеевич!
Безнең «Эшче» һем «Сания» операларына, димак ки, Василий Иванович 1 белэн шәхсән үземә игътибарыгыз һәм игелекле менәсәбәтегеэ ечен тирән ихтирамымны һәм ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Элегрәк ул миңа шул хакта язган иде: Сез аңа безнең операларның ноталарын эзләп килгәнсез, фрагментларын композиторлар конференциясендә күрсәтергә теләгәнсез.
Моннан тыш. ул Сезнең, гомумән, әлеге операларны торгызу турында тиешле кешеләр белән сейләшүләр алып баруыгыз хакында да язды. Моны ишетү шулкадәр күңелле булды, дәресен генә әйткәндә, бик тә тирән дулкынландырды, һәм мин Сезнең хакта уйлап әуйдым: «Онытмаска вәгъдә биргән иде һәм чыннан да мине онытмаган».
...Менә бүген мин Василий Ивановичтан хат алдым, анда ул түбәндәгеләрне хәбәр итә; «Эшче»не тикшерүгә багышланган киңәшмәнең беркетмәсе булуын белгәч. Сез, кече күңеллелек күрсәтеп, аны эзләгәнсез, дәресрәге, клиникага баргансыз һәм. беркетмәне алып, аны Динмехәммәтовка1 ...күрсәткәнсез һәм... сөйләшкәнсез. Моның өчен Сезгә тагын бер мәртәбә ихлас рәхмәтемне белдерәм.»
Ә аннары ул болай дип яза «Динмөхәммәтов, иптәш Ключарев аркылы, минем Сезгә хат язуымны сораган, Сезне «Сания» операсының барлык нота материаллары белән Казанда күрергә теләвен әйтергә кушкан», һәм хатны болай дәвам иттерә: «Динмөхәммәтов Сезнең Казанга килүегезнең әлегә рәсми булмавын, ягъни Татарстан республикасы хөкүмәте чакыруыннан тыш булуын да әйтте».
Мин, мөгаен. Казанга теләсә кайчан килә алырмын. Мәсьәлә бары шунда: миңа кайчан килү яхшырак? Мөгаен, килгән очракта Динмөхөммәтовның өйдә, ягъни Казанда булуы мөһим. Өстәвенә, Василий Ивановичның да, бәлкем, клиникада ятмавы кирәктер.
Икенчедән, югарыда әйтелгән иптәшләр белән сөйләшүләрнең кыскача гына эчтәлеген һәм аларның нинди юнәлештә барганлыгын белү бик кызыклы булыр иде.
«Әлегә» сүзе бик тә кызыксындыра, ошбу сүз нәрсә аңлата? «Әлегә» сүзендә ниндидер киләсене аңлатучы мәгънә бар бит.
Ниһаять, бик беләсем килә: Сезнең ныклы ярдәмегезгә киләчәктә дә исәп тотарга буламы, шулай ук безгә ярдәм күрсәтерлек тагын берәр кеше табылырмы?
Мин беләм, каршы кешеләр шактый күп булачак... Әгәр безгә булышлык күрсәтүчеләрнең өстен чыгачагына, шул исәптән Сезнең ныклы ярдәмегезгә ышаныч булма- са, юкка маташырга, файдасызга көч түгәргә кирәкме икән, дип уйлыйм.
Менә шундый-шундый мәсьәләләр, шик-шөбһәләр һ. б. лар уңаеннан Сездән нинди дә булса җавап алырга теләр идем. Хат язу мәсьәләсендә Сезнең «ата ялкау» икәнлегегезне дә беләм.
Динага һәм Сезнең улыгызга (мине гафу итәрдер, исемен инде онытырга да өлгердем) кайнар сәлам.
Сәлам һәм хөрмәт белән
Солтан Габәш и.