Логотип Казан Утлары
Драма

СЫЗЫЛЫП ТАҢНАР АТКАНДА


РОМАНТИК ДРАМА
Комиссар Мулланур Вахитовның 100 еллык юбилеена багышлыйм.
Катнашалар:
Владимир Ильич Ленин.
Надежда Константиновна Крупская.
Мулланур Вахитов — комиссар (Беренче).
Байназар Бәхтизаров — сәүдәгәр (Икенче).
Кызыл Армия театры артисты (Өченче).
Хантимеров — акгвардияче поручик (Дүртенче).
Генерал — ак гаскәрләрнең баш командующие.
Полковник — ак гаскәрләрнең контрразведка башлыгы.
Өммегөлсем Казакова — Мулланур Вахитовның анасы.
Муллаҗан Вахитов — Мулланур Вахитовның атасы.
Мәхфүзә— Мулланур Вахитовның кәләше.
Милләтче.
Күн курткалы.
Генерал адъютанты.
Акгвардиячеләр. ак чехословак корпусы солдатлары.
Вакыйга Мәскәү һәм Казан Кремльләрендә бара.
1918 елның июль, август, сентябрь айларыннан кайбер көннәр.
Мәскәү Кремле. Үзенең эш бүлмәсендә хитов белән сөйләшә.
Ленин (карта каршында). Июль... Июль! Пешерә! Дошман — Сембердә... Алда — Ка-зан... Әле генә, унтугыз көн элек, сул эсер-ларның хыянәтчел мятеж ы вакытында чак торып калдык, ә хәзер без тагын очып тө-шәрлек куркыныч алдында. Чехословаклар Казанга үрмәли. Хәл гадәттән тыш авыр... Авыр, иптәш Вахитов! Социалистик Ватан язмышы хәзер Казанга бәйле. Революциянең яшәвен яки үлемен бүген Көнчыгыш фронт һәм Казан хәл итә. Яшәвен яки үлемен. Мин сезне шушының өчен чакырдым.
Беренче
бүлек
Владимир Ильич Ленин Мулланур Ва-
Вахитов. Казанда татар халкының да яшәве яки үлеме хәл ителә. Бу революция аның гасырлар буена җыелып килгән өмете һәм ышанычы.
Ленин. Ак чехословаклар, эсер һәм ак-гвардиячеләрнең тончыгасына мин ышанам, иптәш Вахитов. Тирәнтен ышанам! Менә бу мандат (өстәлдән кәгазь ала. Вахитовка суза) минем шул ышанычым билгесе. Сез — биредәге вәкаләтләрегездән тыш — гадәттән тыш комиссар да.
Вахитов (ала). Рәхмәт. Казан үзенең ре-
волюцион миссиясенә тугры калыр. Владимир Ильич. Оборона нык торыр.
Ленин (кырыс һәм катгый). Революциягә оборонаның хаҗәте юк! Эшче һәм крестьяннарны соңгы кешегә кадәр корал-ландырырга... Тагын — ипи, ипи, ипи! Әгәр дә чигенергә туры килсә (Вахитовның күзенә туры карап).— вакытлыча чигенергә! — Республиканың алтын запасы безнең кулда калырга тиеш. Революция сезгә ак перчатка сузмый, ә бу мандат белән бергә шундый фәрман бирә... Ә хәзер, әйдәгез, юлга чыгар алдыннан чәй эчәргә. Чәй. чәй, чәй! Рәхәт-ләнеп Казанны искә алырбыз. Иделне чер-товски сагындым... Казан үзен онытмауны ярата. Менә, йөрәкнең кыл уртасында тагын ул...
Вахитов. Владимир Ильич! Сездә күп мәртәбәләр булдым инде—
Ленин. Юк. юк, юк! Безне Надюша беләй кәләшегез көтә. Ялыктырмыйк.
Коридор буенча Ленинның Мәскәү Крем лейдәге квартирасына узалар.
Ленин. Керегез, якташ, керегез!
Вахитов. Хәерле көн, Надежда Констан-тиновна!
Мәхфүзә. Исәнмесез. Владимир Ильич!
Крупская. Исәнмесез, Мулланур иптәш. Әйдәгез, түрдән узыгыз. Тик менә чәе генә — кишер чәе.
Ленин. Архикысыр чәй! Ләкин (көлеп) хәзер кунакларны моның белән гаҗәпләндереп булмый! Шулаймы, иптәш Вахитов?
Мәхфүзә. Безнең өчен сезнең кунакчыл- лыгыгыздан да зуррак сый юк.
Вахитов (көлеп). Ә без үз паегыбызны алып килдек! (Портфеленнән ипи кыерчыгы ала). Менә нинди тәмле ипи кыерчыгы!
Крупская (елмаеп). Бу ни хәл инде. Володя?! Кунакка үз сыең белән йөрү эшмени инде ул?
Ленин. Надюша! Татарларның, гомумән, безнең, Казан кешеләренең кунакка ит бәле-ше... әйе. әйе. ит бәлеше алып килә торган бер гадәте бар инде. Дөрес әйтәмме. иптәш Вахитов?
Крупская. Әйдәгез, утырышыйк, чәй суына. Сүз уңаеннан сорыйсым килә. Мәхфүзә: кишер чәе чын чәйгә караганда тизрәк суына икән, игътибар иткәнегез бармы?
Ленин. Кайчан юлга чыгасыз, иптәш Вахитов? Иртәгеме?
Вах итов. Бүген. (Сәгатенә карап ала). Хәзер үк диярлек.
Ленин. Сезне вокзалга шоферыбыз Мө-хәммәтаәли Сәйфуллович илтеп куяр. Мин әйтермен.
Крупская. Казанда быел җәйбик эссе диләр. Хәер, бездә дә гадәттән тыш авыр җәй... Казанны минем дә бик күрәсем килә!
Ленин. Искиткеч шәһәр!.. Аннан күпме революционерлар чыкты! (Вахитовка.) Ни- дән дип уйлыйсыз?
Вахитов. Казан һавасында иреккә сусауның гасырлар буена җыелган көчле кон-центрациясеннән ул. Пугачевка кадһр дә әллә кайчан ук башланган.
Ленин. Федосеев. Вера Фигнер. Бауман. Яков Михайлович Свердлов. Кировлар шәһәре... Ә Горький. Горький! Казанда күмәч, клиндерләр пешергән Алексей Максимович!.. Аннан соң сезнең дустыгыз, революция тантанасын күрми вакытсыз үлгән беренче татар большевигы Ямашев... Ә теге зур шагыйрь... Тукаев!..
Крупская. Күпме революция бөркете һәм барчасы — Казаннан. Иделдә акчарлакларга караганда бөркетләр күбрәк, күрәсең.
Ленин. Казан университетындагы студентлар сходкасы... Казан — минем дә яшьлегем. Кокушкинога беренче сөргенгә сөрелү... Төнлә ат көткәндәге учаклар һәм төтен исе сеңгән тары боткасы... (Уйчанланып китә.) Малайлар белән бергәләп, без матур бер татарча җыр җырлый торган идек. Нинди иде әле ул?_ Онытылган инде... Юк. исемдә! (Көйли). «Сары. сары, сап-сары. сары чәчәк саплары...»
Мәхфүзә. (җанланып, җырны дәвам итә). Сагынырсың, саргаерсың.
Килсә сугыш чаклары.
Ленин, (шат). Нәкъ шулай, нәкъ шушылай!.. Аны минем балачак дустым Баһави... әйе. Баһави җырлый торган иде. (Моңсу). Баһави... Кайда икән ул хәзер? Нинди? Кыю иде! Ияр күрмәгән теләсә нинди атка атлана! Үзе янына мине дә атландыра торган иде!
Вахитов, (тора). Казан соңгы тамчы канга кадәр сакланыр. Казандагы эшчеләр сый-ныфына ышанып таянырга мөмкин булганын сез белми кем белсен. Владимир Ильич?! (Крупскаяга.) Безгә китәргә вакыт. Надежда Константиновна!
Крупская. Ә чәй? Безнең әле чәй эчәсебез бар!
Ленин. (Вахитовның иңеннән кочып). Чәйне бүтән чакта эчәрбез. Наденька. Вакыт көтми. Ә менә Казан эшчеләре комиссар Вахитовны көтә. Крупская. Казаннан әйләнеп кайткач, һичшиксез, чәй эчәргә керегез!
Мәхфузә (тора). Рәхмәт яусын. Надежда Константиновна!
Ленин (Вахитовны ишеккә таба озата ба-рып). Әҗәт сездә кала, сездә! (Мәхфузәгә.) Сездә дә!
Мәхфузә (төшенеп җитмичә). Миндә?.. Ни әйтергә дә белмим, Владимир Ильич-
Ленин (шаян). Туегызга дәшмәссез микәнни?!
Мәхфузә (оялчан). Туй... Хәзер революция. Владимир Ильич-
Ленин. Революция? (Елмая.) Менә, менә — революция мәхәббәтнең нәкъ үзе инде ул! Революция — мәхәббәтнең иң югары билгесе ул. Бер генә кешене сею түгел, ә бетен кешелекне ярату, яратудан мәхрүм булган һәммә кешеләрне ярату!.. Беләсезме нәр сә’ Без сезнең туегызны һичшиксез Казанда үткәрербез! Ә таң алдыннан Державин бак часы аша Идел ярына чыгарбыз. Әйе, әйе, нәкъ менә кайчандыр «Татарлар һәм этләр йерү тыела» дигән язулар кадакланган Дер-жавин бакчасы аша!.. Ә Иделнең аръягында елгергән арышлар алтынлана!.. (Кырыс.) Иң беренче эш итеп, иптәш Вахитов, Мәс- кәүгә ашлык озатырга кирәк. Башта бер генә эшелон булса да. Мәскәү эшчеләре үзләренең Казандагы туганнарына бурычлы
2
күзләренә бага.
Вахитов. Сезгә әйтәсе сүзем бар, Влади мир Ильич.
Ленин эндәшми.
Революция көрәшчеләре арасыннан минем исемне сызып ташлагыз!
Ленин. Кырыс карар. Һәм ул мине сәер- сендерә. Үтә сәерсендерә, Мулланур Мул- лазянович.
Вахитов хыялындагы Ленинга якынрак килә.
Вахитов. Миңа сезнең белән күзгә-күз очрашып сөйләшүе җиңелрәк булыр иде... Ләкин хыялымда гына сөйләшүдән гайре мөмкинлегем юк... Белмим, кайчан да булса туры килер микән? Юктыр. Әйе, юк. Бу — шиксез. калмас.. Иң беренче эш итеп — икмәк, оя, иптәш Вахитов! Вакытлыча чигенергә ту-ры килсә — аеруча-аеруча! — азык телек складларын юк итегез. Бу мәсьәләдә шәхсән миңа гына җавап бирәсез... (Яңадан елмаеп исенә төшерә.) Ә Казанда гаҗәеп тәмле ак күмәч пешерәләр иде. Оленька белән йөрер гә чыккан саен, ул: «Володя, Володя! Сатып ал әле миңа сап...» (Хәтерләргә тырышып.) Сап...
Мәхфузә. Саплы калачмы?
Ленин. Әйе, әйе! Саплы калач! Шундый... тоткалы. Әйтерсең лә барышнялар су- мочкасы. Без аны Алексей Максимович белән Каприда да искә ала идек— Горький да саплы калачлар пешергән.
Вахитов. Бәлки аларның берәрсен мин дә ашаганмындыр әле.
Лени н (күңелле көлеп). Уйлап кына кара, Наденька: бөек пролетар язучы, барыннан да элек, бөек икмәк пешерүче булган! (Кабат бик җитди төстә) Иптәш Вахитов! Казан — Советлар Казаны булырга тиеш һәм булыр да. Ахырынача һәм бөтенләйгә!.. Онытмагыз, иң элек — икмәк, Мәскәү эшчеләренә икмәк! Уңыш телим, бар күңелем белән — уңыш телим! Казанның революцион эшчеләренә бездән сәлам тапшырыгыз. һәм. әлбәттә, әтиегезгә, әниегезгә дә.
Ленин (гаять кызыксынып). Ни сөйлисез, батенька? Революция дошманнары кулына эләктем дә инде язгы кар шикелле җебеп төшсәм дә ярый дисезме? Бәхеткә, революция язмышы сезнең яки минем һәлак булуыбызга гына бәйле түгел. Яисә шул ук дәрәҗәдә һәр коммунистның ничек үлә белүенә дә бәйле. Югыйсә, фаҗига революцияне һәр көтелмәгән очракта яки почмакта, һәр бандит пулясында сагалап торыр иде.
Вахитов кинәт үзалдына кычкырып көлеп җибәрә. Ленинны яктырткан ут сүнә, ул югалып тора.
Вахитов. Эх, Вахитов, Вахитов!.. Үзеңне үзең Владимир Ильич булып юатасың! Матрослар әйтмешли, баста синең хәлләр-
Лении яңадан пәйда була.
Казан Кремлендәге төрмә камерасы. Алда — Мулланур Вахитов. Куе зәңгәр кос тюмнан эшләпәдән. Ул төрмәдә булса да. уйлары белән башка урында, йөренә.
Читтә Ленин пәйда була. Вахитов аны хыялында, уенда күрә, аның сынап караган
Ленин (кепкасын йомарлап тоткан, уң кулын алса сузып). Юк. юк! Сезне юатам дип хаталанмагыз!
Вахитов (көлемсерәп. читкә карап, үзалдына). Казан — дошман кулында, дошман революциянең бугазына ябышкан... (Ашыгып. изү төймәсен ычкындыра). Ә син акланасың! (Пышылдап) Оят!..
Ленин. Нәрсәгә? Иң авыр мизгелдә иң ышанычлы иптәшең белән киңәшмәсәң — менә монысы тагаен ояттыр! Без сезнең белән мең ел таныш кебек бит... Мең ел бергә!
Вахитов. Алты ай. Нибарысы тулыр-тул мае алты ай...
Ленин. Ул алты ай мең елга тормаслыкмы әллә?! Шул алты айда Шәрыкның хезмәт ияләре массасы мең еллык политик тормыш сабагы алмадымыни? Хәзер көнбатыш цивилизациянең язмышы колоссаль дәрәҗәдә Шәрыкка һәм мөселман дөньясына бәйле. Бу гаять мөһим теоретик положениене тормышка ашыруда шул алты ай эчендә без бергәләп мең ел буена беркем кыл да кыймылдатмаганны эшләмәдекмени?
Вахитов. Алты ай... Сезнең һәм минем имза астында күпме декрет язылган, ничә тапкыр гаиләгездә кунакта булдым... Ә үзем чакыра алмый калдым. Бирегә. Идел буена. Кокушкиноның җәйге болыннарына... Менә сөйләшер дә идек ичмаса ә. Владимир Ильич? Ике-өч атна Иделдә кармакка балык каптырып ятсак дим! Иделнең Швейцария дигән утравында... Сәер түгелмени: һәркай- сыбыз үз эшен сезнең белән килеште, сезгә үз борчуларын, мәшәкатьләрен сөйләде... Ә сезне иң киме бер атна ял иттерү хакында онытканбыз...
Ленин (шук). Шулаймыни?! Һич белмәгән идем, валлаһи!
Көлешәләр.
Ә чынын әйткәндә, революциянең язмышы өчен архнкуркыныч вакытлар безнең бер-беребезгә соң дәрәҗәдә турылыклы икәне-безне раслады. Бер-берең турында шуннан да олырак кайгырту бармы?!
Вахитов (үзалдына, җитди). «Иделдә кармак каптырып ятсак»... Хәзер, әнә. ак гвардиячеләр белән чехословаклар Кабан күлендә чабак каптыра!.. Татарстанның башкаласын оккупациаләгән кан дошман-нарымның төрмәсендә ятам.
Ленин (кинәт ярсу). Чәпчемә, батенька! Акылсыз паникерлыктан хурлыклы хыя нәткә бер генә адым... Иә җиңгәнче көрәшергә, йә җиңүче булып үләргә кирәк.
Вахитов әрле-бирле йөренә.
Вахитов (үзалдына). Әй. Вахитов. Вахитов! Аклана беләсең дә соң! (Әкрен.) Әйтерсең лә мин Мәскәүдә һәм. көндәгечә дип әйтерлек, туры элемтәдән Ленинга шылтыратам!.. Туры элемтә... Өзелде! Ара ерак. Ләкин идеяләр уртаклыгы, рухи якынлык менә монда! (Йөрәген тота.) Йөрәктә... Минем хәлне ишеткәч, шул уртаклыкның ихласлыгына шикләнмәссезме. Владимир Ильич? Моның минем язмышым өчен әһәмияте юк инде. Ә татар һәм башкорт халкының, шулай ук казах, азәрбайҗан, кыргыз, гомумән, Төркстан, тагын башка мөселман халыкларының гасырлар буена барган ирек өчен көрәше һәм киләчәк язмышы өчен бу — яшәү яки үлем дәрәҗәсендәге мәсьәлә. Кайчак бер абыну бар эшнең челпәрәмә килүенә сәбәп булыр кебек тоела. Без бергәләшеп татар һәм башкорт республикалары төзелү турында положение эшләдек. Ул — бөтен Шәрык дөньясын үзенә караткан беренче маяк!
Ленин. Ул — милли мәсьәләдә без ирешкән гүзәл нәтиҗә. (Уйчан.) Россия халыклары бөтен дөньяга чын туганлык үрнәге күрсәтә.
Вахитов. Ләкин Казан дошман кулында бит, Владимир Ильич... ышанычыгызны аклый алмадым.
Ленин. Әйе, бүген күп нәрсә дошман кулында. Әле дошманнан яулап аласы җиңү- ләребезнең иң зурлары — алда. Ләкин инде яулаганнарының иң хәлиткече — Россия халыклары пролетариатының ярсу йөрәгендә. йөрәкләрнең һәр тибешендә.
Тирән тынлыкта, әкренләп көчәя барып, йөрәк типкәне ишетелә башлый. Ленин кы рыс рәвештә тагын бер кат Вахнтовка сынап карап тора да чыгарга юнәлә, аннары залга карап ала. Уйдагы бәхәс белән рухланган Вахитов та камерага бәреп керәчәк дошманнарын җиңүче булып каршыларга әзерләнә.
Вахитов (Ленин киткән якка борылып). Мин сезне мең ел беләм кебек. Владимир Ильич. Моңа сезнең белән бергә эшләгән алты ай вакыт җитте. Күпме хыял тормышка ашты шушы алты айда!.. Алда — яңа айлар, бүтән буыннарның киләчәктәге бәхетле гасырлары. Бездән аларга такыр юл түгел.— фәкать беренче авыр җиңүләр һәм коточкыч зур югалтулар кала. Бездән аларга әле җиңелеп бетмәгән дошманнарыбыз- ның да яңадан-яңа буыннары кала... Җиңәрләр. җиңәргә тиешләр! Чөнки бездән аларга хак юл һәм какшамас ышаныч кала...
Полковник. Рөхсәт итегез, галиҗәнап!
Генерал. Мин сезне көтәм, полковник. Полковник (алгарак килеп баса). Боеры-гыгызның үтәлүе хакында белдерүемә щат мын: комиссар Вахитовны кулга алдык.
Генерал.Яхшы хәбәрегез ечен мактыйм, полковник. Моның хермәтенә шампанское белән дә сыйланып алу генаһ булмас иде, кадерлем!
Полковник. Мин дә кире какмас идем, Ардальон Касьянович, әмма бу Казанга шампанское каян килсен?
Генерал. Бозлысы бер дә зыян итмәс иде, Теннис. Коне нинди диген, полковник. Бу Казанның августы быел бигрәк кайнар...
Полковник. Безнең большевикларны пе-шерүебездән ул! /Келз4 Алар өчен исә кабер "суыклары килеп җитте.
Генерал. Сабыр, полковник, сабыр. Ашыкмагыз. Бөек политик Цезарьның үз дошманнарын кылыч белән генә түгел, алтын һәм сүз белән дә җиңгәнен онытмагыз. Ул җиңелгән дошманнарына рәхимле дә була белгән. Гөнаһны гөнаһ белән юуның җиңүдә бердәнбер юл булып чыкмавы да их тимал.
Полковник. Большевикларга карата рәхимле булу — алла һы тәгалә каршында гөнаһ, галиҗәнап! Бүген бар гөнаһларны аларга карата шәфкатьсезлек белән генә юып була.
Генерал. Гөнаһ- Алар алласызлар, үзләрен гөнаһлы санамыйлар. Алласы юкның гөнаһысы да юк. Сез хаклы, кылыч һәм кан — аларның башы иелсә шушыңа гына иелә... Ә бәлки алтынга да иелер әле. кадерлем, алтынга да. Ашыкмыйк. Безнең кулыбызда егермедән артык кызыл комиссар. Родионов — аларның хәрби округ штабы начальнигы. Руанет — государь император га- лиҗәнапләренә биргән антын таптап, большевикларга сатылган полковник... элеккеге полковник Руанет, мин аны үз кулым белән атарга әзер. Азык-төлек комиссары Назаров — бер кадак азык-төлекләре юк, ачлыктан шешенеп яталар, ә азык-төлек комиссарлары бар' Большевиклар пар. ходы коменданты де Сегюрда. күрәсең, француз аристократларыннандыр... Сембер финанс комиссары Моторин, Казанга эрсэфэсэр ның алтын запасын санарга килгәндер инде, мескен... Тагын хәрби әсирләр комиссары Беренс, бусының жид икәненә шикләнмәскә була... Һәм шуларга өстәп — Ле- нынның шәхси комиссары Вахитов.
Полковник /шаярып). Бәлки берәр урам чатында студент гадәтенчә Ленин үзе дә йөридер әле? Ул студент чагында — утыз ел элек үк шушы Казан Кремле төрмәсен дә черергә тиеш иде ләбаса! Жандармерия идарәсенең ахмаклары /ирония белән) аны Казаннан кырык чакрымга сөргенгә сөрәләр — Кокушкинога, бабасының имениесен- дә ял нтә-итә рәхәтләнеп марксизмны өйрәнеп ятарга! Рәхим итегез, хәзер инде аңа Казан Кремлендә генә кысан, ул Мәскәү Кремленә кереп оялаган һәм монда үзенең шәхси комиссарларын җибәреп ята... Кылыч һәм кан — ул алласызлар белән шушы телдә генә сөйләшергә кирәк.
Генерал. Алар алласыз булсалар да, рухның мәңгелегенә охшаш бер үлемсезлеккә табыналар бит. Әйтик, үзләренең алласыз эшләренә. .Шуның өчен үлемгә баралар!
Полковник /хурланып). Ә без?!. Офицерлар строенда саф-саф булып, ак байраклар астында психик атакалар белән барышня- лар кочагына барабызмы әллә?! Үлемгә каршы түгелмени?
Генерал. Бөркү... Эссе. Жан кайный... Боже мой! Нибарысы җиде йөз чакрымда — Мәскәү! Алтын гөмбәзле Мәскәү! Ике адым бит. ике адым, бер атлыйсы, ике сикерәсе... Скрипка кылыдай тартылып сузылган җиде йөз чакрым ара. Кайда шартлап өзеләчәк — менә шул ноктаны табасы иде. Тик кайда ул?!. Бәлки аллаһы тәгалә кодрәте белән без азат иткән Казандадыр? Бәлки ул без уза алмаган Идел күперендәдер? Бәлки ул нокта кораллы фетнә әзерләп ята торган Казан подпольесыдыр? Ә комиссар Вахитов — шуның йөрәге булса?
Полковник. Йөрәге иде, галиҗәнап. Фетнә йөрәге иде. «Иде» диюе рәхәт.
Генерал. Сез, күрәм, үткән заман фигыльләрен яратасыз бугай, полковник.
Полковник. Ә безнең заманнар үтәргә иртә әле. Без үз заманнарыбызны кире кай тарырбыз. Безнең анда кайту юлыбыз боль-шевиклар каны белән чип-чиста итеп юыл ган булыр...
Генерал. Сезнең таеп егылганыгыз бармы, полковник?
Полковник /аңлап җитмичз). Аңла мыйм...
Генерал. Иң хәтәре — кеше канында таеп егылу.
Полковник. Әгәр дә безнең юлыбызга ач бүреләр көтүе аркылы төшсә, без нишләргә тиеш булып чыгабыз соң, галиҗәнап? Килгән юлыбыздан кире борылып китмәбез ләбаса инде! .
Генерал. Сез яхшы солдат, контрразведчик, мәгәр ерактан күрә белүче политик түгел. полковник. Мин Цезарьның үз дошман-нарының каннарын коюдан гайре алтын һәм сүз белән дә җиңгәнен сезнең исегезгә юкка гына төшермәдем ләбаса.
3
Казан Кремле. Ак гаскәрләр командующие кабинеты. Өстәл янында Генерал утыра Полковник керә.
Полковник (аңларга тырышып, иңбашын җыерып). Бүреләр көтүе һәм — сүз?!.
Генерал. Ннгә көтү белән сөйләшергә? Аларның вожаклары бар. һәм аның белән килешер өчен сарык түшкәсен бөтен көтү белән бүлешүгә караганда бер үзенә файда лырак буласын аңлатырга кирәк.
Полковник. Ә алар сөяккә генә риза бул мыйча, гафу итегез, сезнең белән минем җан-ны алуны артыграк күрсәләр?
Генерал (тантана белән). Менә ул вакытта сез аларны кисегез, тураклагыз, атыгыз инде! Биткә кунган озынборынны сыткан кебек җиңел төстә, салкын акыл белән. Ә Ка занда вожак — Вахитов, һәм минем аңа бер тәкъдим ясап карыйсым килә. Без аңа җа нын саклау бәрабәренә татар халкын бирик... вакытлыча гына, әлбәттә. Бәлки ул аны Ленин һәм большевиклар көтүе белән бүлешүгә караганда үзенеке генә итүне артыграк санар. (Үз-үзеннән тулы канәгатьләнүен белдергән төстә креслога җәелеп уты ра.) Әйеәйе, полковник, мин хәзер шушы минутта аның белән сөйләшеп алыр идем.
Полковник (ниндидер яшерен уй белән). Бәлки кичен хәерлерәк булыр, Ардальон Касьянович? Бөркү... сулыш алуы читен...
Генерал (ирония белән). Казан универси-тетының элеккеге студенты Ленин ни хәл-ләрдә яшәп ята икән — сорашыйм. Әйе, ки-терергә кушыгыз. (Маңгаен, муенын сөртә.)
Полковник. Беләсезме, галиҗәнап... Кечкенә генә... ачыклап җиткерәсе бер нәрсә бар иде әле. Эш шунда ки, безнең кулдагы Вахитовлар — өчәү—
Генерал (сәерсенеп һәм югалып калып). Өчәү?!
Полковник. Минем кешеләрем комиссар Вахитов булуы ихтимал өч кешене кулга алды, галиҗәнап.
Генерал. Миңа бер, әмма чыны кирәк. Ул миңа татар халкын без төртеп күрсәткән якка алып барыр өчен кирәк. Ул чагында кызылларның Казан-Урал-Самара фронтын ачудан гайре чаралары калмаячак. «Революциянең язмышы шушы картада тора. Барысы да шушыңа бәйле». (Полковникка өстәл аша үрелеп текәлә.) Бу — минем сүзләрем түгел, полковник, бу — Ленин сүзләре. Димәк, барысы да безгә бәйле, безгә!.. Вахитовны миңа. Вахитовны! Берсен генә! Мин аның берсеннән генә дә гарык!
Казан Кремле төрмәсендәге камера. Полковник. Аның каршында кызылармеец
Полковник (урындыкка күрсәтеп). Уты-рыгыз.
Өченче. Мин кичәдән бирле утырам инде.
Полковник (урындыкка ишарәли). Күрмим.
Өченче. Мин кичәдән бирле сезнең зуррак урындыгыгызда утырам — төрмәгездә. Хәер, зур пычракка егылгач, кечкенәсе җирәндерми. (Утыра.)
Полковник. Гомуми камера кысанрак тыр, әлбәттә. Бер кешелек’ төрмә камерасы гына түгел, шәхси кабер дә дөнья бәясе торырлык хәзинә — нишлисең, сугыш... Мин сезне аңлыйм, аңлыйм: Мәскәү Кремлендәге кабинетыгыздан соң — сасы исләр, кандала һәм шуның ише башка нәрсәләр...
Өченче (бүлдереп). Сүз уңаеннан, полковник әфәнде: сезнең кандалаларыгыз...
Полковник. Безнең? Ни өчен безнең? Без Казанны алганчы, бу төрмәләр сезнеке иде ич., Шулай булгач, кандалалары да сезнеке
Өченче. Алар сезнекелөрнең канын эчкән. димәк, сезнеке. Кем әйтмешли, җан һәм кан дусларыгыз... Менә шул, полковник әфәнде, сезнең кандалаларыгыз үз-үзләрен бик сәер тоталар.
Полковник. Китсәнә! Соң?
Өченче. Безне тешләмиләр.
Полковник. Тешләмиләр?! (Юри кызык-сынган булып.) Сәер, бик сәер! Бәлки бар лык илләрнең пролетарийлары белән берләшергә карар кылганнардыр? (Көлә.)
Өченче. Ә миңа безгә кадәр утырган бур-жуйларның майлы, симез тәнЪәрен юксына-лар кебек тоела. Бездән аларга нәрсә: кан-нарыбызны шампанскоелар белән зәңгәр ләтмәгәнбез. кара һәм кызыл уылдык, ус- трицалар ашамыйбыз... Сез үз кандалала-рыгызны иркәләп бетергәнсез, полковник әфәнде.
Полковник. Ә менә мәет кортлары алай тәмле тамаклар булып бетмәгәннәрдер әле. Алар Ленин комиссары Вахитовны бик тәм ләп авыз итәрләр дигән нык ышанычым бар.
Өченче. Алар сезне тансыклый төшкән булсалар?
Полковник. Әңгәмәбез бик эшлекле шартларда үтте, мин канәгатьмен. Тәмле телегезгә караганда, сез, шиксез, комиссар Вахитов булсагыз кирәк.
Өченче. Комиссар Вахитов?.. Ахыр килеп. мин сезнең ише контрразведка газраиле булып үлгәнче, кабер кортлары янына ко-миссар Мулланур Вахитов йөзендә баруны артыграк күрер идем. Мин комиссар Ва хитов булуга риза, полковник.
Полковник. Хәер, сез чын Вахитовмы соң? Ялганласагыз? Дәлилегез бармы соң?
Өченче. Үләр өчен дә комиссар мандаты кирәкмени?
киемендәге озын, таза гәүдәле кеше басып тора. Ул — Өченче.
Полковник. Комедия ясап, артистланмагыз, зинһар, сез театрда түгел!
Өченче. Ә революция — бетен гавам сәхнәсе инде ул. Күпме фаҗига һәм мәхәббәт! Бөтен Россия — утлы театр сәхнәсе!
ПолковникГышекнеачып җибәрә). Алып китегез!
Өченче. Ышанмыйсызмыни? Алайса, мин бу рольгә әзер. Тамашаның ахыры фаҗигале буласын белсәм дә.
Полковник (кычкырып). Алып китегез!
Өченчене алып чыгып китәләр. Бераздан Икенчене — сәүдәгәр Байназар Бәхтяза- ровны алып керәләр. Ул яхшы киенгән, са-каллы, эре сөякле кеше.
Сез кем?
Икенче. Әчтерханнан, сәүдәгәр Бәхтиза- ров. Мине Әчтерханда һәрбер эт таный.
Полковник. Мин — Астрахань эте түгел.
Икенче. Этләр Әчтерханда гынамыни?.. (Ялгыш әйткәнен аңлап, югалып кала.) Сәү-дәгәр мин, Байназар Бәхтизаров. Казанга кызыл мал белән килдем.
Полковник. Кызыл мал беләнме. әллә кызыл пропаганда беләнме? (Кинәт • Казанда большевикларның баш күтәрү вакытын кайчанга билгеләдегез? Көне! Сәгате!
Икенче. Каян белим мин аны! Мин — сәүдәгәрмен.
Полковник. Нигә сез атагыз — Муллаҗан Вахитов өендә качып ята идегез?
Икенче. Ул минем атам түгел, атамның компаньоны! Чәй сәүдәгәренең чәй сәүдәгәре белән очрашуы хилаф эшмени?
Полковник. Ә Муллаҗан Вахитов сезне үз улы дип белеп керткән ич, ул моны сорау алганда әйтте.
Икенче. Мин аңа төнлә белән килеп кердем, кемгә ишек ачканын каян белсен... Аннары соң без, сәүдәгәрләр, йөзгә карап түгел, бер-беребезнең кесәсенә карап сөйләшергә күнеккәнбез.
Полковник. Сезнең чәчегез нәкъ Вахи- товныкы шикелле җирәнсу...
Икенче. Моңа мин үзем дә аптыраганмын инде, полковник әфәнде! Минем атам да җи-рән түгел, анам да. Миңа гына каян килгәндер инде ул. әни белән бер алла үзләре генә белә торганнардыр... Киселәсе башта чәч кайгысы түгел дия торганнар иде. ә минем башым киселәсене чәч сәбәпче булырга охшый... Ялгышмасам. Баш комиссар Ленинның чәче дә җирән дигән сүз йөри түгелме соң әле? Әле дә ярый мине Ленин дип шикләнмисез!
Полковник арып фуражкасын сала, маң гаендагы тирен сөртә.
(Шатлыклы гаҗәпсенү белән.) Чү! Полков-ник әфәнде! Карагыз әле, кара!..
Полковник, сәерсенеп, як-ягына карана. Сезнең үз чәчегез дә... ни, җирән икән ләбаса’
Полковник (ярсып). Күземнән олак! /Ишеккә кул изи.) Алып китегез!
Икенчене алып китәләр.
Полковник арлы-бирле йөренгән арада сак чылар Беренчене алып керәләр.
(Аңа игътибар белән карап торганнан соң.) Утырыгыз, комиссар, рәхим итегез.
Беренче утыра. Тынлык.
Итак, бүген мең тугыз йөз унсигезенче елның тугызынчы августы.
Тынлык дәвам итә.
Нигә игътибар итмисез? Бүген мең тугыз йөз унсигезенче елның тугызынчы августы.
Беренче. Унҗиденче елның ноябреннән башлап, вакытны без саный башладык.
Полковник. Без сезне комиссар Вахитов дип уйлап, ялгышканбыз кебек. Әгәр дә сез чыннан да Ленин җитәкләгән Совнаркомдагы Үзәк мөселман комиссариаты комиссары, шул ук вакытта ул комиссариатның халык ара пропаганда бүлеге мөдире, Милләтләр эше буенча Халык комиссариатының Баш коллегиясе члены, азык-төлек буенча гадәттән тыш комиссар Мулланур Вахитов булсагыз, иртәгә, ягъни унынчы августта үзегезнең туган көнегез икәнен исегезгә төшерер идегез. Димәк, сез — ялган комиссар! Үзегезнең комиссар икәнегезне кире какмыйча, безне ялган юлга этәрергә тырышуыгызның сәбәбе чын комиссарның эзен яшерер өчен түгелме?
Беренче. Без туган көннәребезне яңа стиль белән үткәрәбез инде.
Полковник. Егерме өченче августта димәкче буласызмы? Сезгә ул конне (исәпләп) утыз өч яшь тула (елмаеп)... әгәр дә сез чын Вахитов булсагыз. Җәннәт яше. Ярый, туган көнегезгә бүләк рәвешендә (зур канәгатьләнү белән) мин сезне хур кызлары кочагына озатырмын. Тик мин иске стильгә тугры. Иске стильгә!
Беренче. Иске стильгә, иске дөньяга... Сез кояш, ай календареннан, вакыт агымыннан соңга калдыгыз. Сезне дәвалап булыр лык түгел.
Полковник (аннан көлеп). Менә, менә... Ә без сезне төрмә лазаретында дәвалап яткырабыз. Бу сезгә нәрсә турында булса да сөйләмимени? Нигә икәнен беләсезме? (Ачы ирония белән.) Без сезнең тән яраларыгызны гына түгел, большевиклар саташуыннан да дәвалап булуына ышанабыз әле. (Кайдадыр бер кешенең газап белән кычкырганы ишете-лә. Тимер ишек дөбердәгәне һәм таш идәндә солдат итекләре тавышы яңгырап кала.)
Беренче (тыңлап). Ишетәсезме? Сез Россияне бары тик җәзала v Һәм үлем белән генә дәваларга маташасыз. Сезнең бу дәвагызны Пугачевтан башлап декабристларга, Каракозовтан алып Пресня эшчеләренә кадәрге минем бик күп рухи туганнарым татыды инде. Сез бу эшегезне аларны тирания белән көрәшүдән ваз кичтерүдән башлап карагыз.
Полковник. Юк, без яңадан башлап тормабыз инде, ә иске стилебезгә тугрылыксак- лау рухында дәвам итәрбез. Үлем сезне әлеге теләктәшләрегез янәшәсенә яткырыр. Алар га безнең ниятләребезне җиткерерсез.
Беренче. Мин алар янәшәсендә ятарга ризамын. Сезнең белән генә янәшә булмасын.
Полковник ишеккә кул изи. Беренчене алып чыгып китәләр.
Пол ковни к. Эссе... Дошманнар күп, әмма монда берсе урынына өчәү. Бәлки дүртәү, бишәү үктер дә? (Кинәт револьверын чыгара да ике куллап залга төби.) Монда тагын кайсыгыз комиссар Мулланур Вахитов?!
Тавыш: Мин!
Полковник, көтмәгәнлектән, тавыш иясен эзләп як-ягыиа карана. Поручик керә.
Поручик. Мин, полковник әфәнде. <Укчә- ләрен бер-беренә бәреп, үрә катып кала.) Мин аларның дүртенчесе була алам.
Полковник (беркадәр тынычлана төшеп, ләкиң үзен шаяртканга хурлануын яшерергә тырышып ) Шаяртмагыз! Контрразведкада сездән башка да егермеләп комиссар үз язмышын көтецята. Генералга аларның берсе генә хаҗәт — Мулланур Вахитов.
Поручик, һәм ул затлы ташны ялган ташлар арасыннан табарга кирәк.
Полковник. Ягъни...
Поручик. Минем вакытлыча аларның дүртенчесе буласым килә. *
Полковник. Ялган ташлар арта барган саен (башына суккалап), чын башларның кими баруы ихтимал.
Поручик. Безнең барыбызны да бер камерага ябарга кушыгыз. Аларның ни сөйләшкәнен тыңлыйсым килә. Бер читлеккә дүрт арыслан сыймас.
Полковник (аңа җентекләп карап торгач). Сезгә күпме вакыт кирәк?
Поручик (ашыгып). Ике сәгать җитә. Полковник (уйланып). Ярый. Киенегез Поручик. Мин киенгәнмен.
Полковник (аны баштанаяк күздән ки черә). Хәер, аның болай йөрүе дә ихтимал... (Салкын, битараф.) Сез дә мөселман бит, күрәсең, сезнең комиссар белән үз исәп-хиса быгыз бардыр. Сезнеңчә килеп чыкса, ул — сезнеке. Тик ашыкмагыз. Сез бик кайнар кеше: кирәгеннән алда үч алып ташламагыз, кисәтеп әйтәм. Ул безгә сау-сәламәт һәм таза акылда кирәк.
Поручик. Ә мин беләм. Сез, полковник әфәнде, яралы дошманнарыгызны башта дә-валыйсыз, аннары җәзалыйсыз. Үч нәрсә ул? Үч — ачык сугыш, намуслы көрәш. Ә сезнең подвалларыгызда серле сугыш бара. Серле сугыш намуслы көрәштән күпкә канлырак.
Полковник. Намус карта уенында кирәк, поручик. Безгә сезнең аңа бармак төртеп күрсәтүегез җитә. Уңышлар телим.
Муллаҗан. Тагын кайсысы икән? (Көзгегә карап, муенындагы •күбәләген» төзәтә, чәчен сыйпый, сакал-мыегын сыпырып ала.) Югалып тора. Өммегөлсем керә, аның ар тыннан Муллаҗан күренә.
Куркыттың. Тагын солдатлар дип торам. Өммегөлсем (кинәт борылып). Тагын? Муллаҗан. Кичә кич минем өемә бер офицер белән бер көтү чех легионерлары бәреп керде...
Өммегөлсем (ашыгып). Әйт, алар Мул-ланурны синең өеңнән алып чыгып китте-ләрме?
Муллаҗан. Аллага шөкер, юк. Мул ланур шуннан алдагы төнне генә минем өемнән киемен алмашып, ашап-эчеп, үз аягы белән чыгып китте. Миндә бүтән бер чит кеше бар иде, шуны алдылар. Ахрысы, Мул ланур дип шикләнеп. Кем икәнен дә белми калдым. Әчтерхандагы бер ширкәттәшемнең улы дияргә генә өлгерде.
Өммегөлсем. Улыбызны кулга алган нар!
Муллаҗан. Беләм. Казанны кабып йоткан бүреләр Мулланурны гына төкереп таш-ламаслар.
Өммегөлсем. Коткар! Теләсәң ничек, тик коткар гына. Минем бердәнберемне... юаны чымны, өметемне.
Муллаҗан эндәшми тора.
Ник дәшмисең?
Муллаҗан. Эндәшеп нишләтим? Вакы тында эндәшмәдем түгел, хак юлга өндәп, күпме үгетләдем, колагына да элмәде ичмаса, урыс сөте эчкән нәрсә! Йөрмә дидем, акылыңа кил, ташла дидем, сәясәт белән булышу хәерлегә илтми дидем. Күпме вәгазь укыдым, — буталуыннан туктамады... Хәзер генә нишләтим? Кайтып төшүенең икенче көнендә үк эзләп табып, аягына гына егылмадым. Башың исән чакта Казаннан ычкын дидем. Тыңламаган... (Кайнарланып.) Ашады башын, ашады!.. (Яшь аралаш.) Харап булды бала*
Өммегөлсем. Муллаҗан... (Аннан күзен алмыйча, чигенеп урындыкка утыра.) Инде шулай ук өметсезмени? Чарасы бер дә юк түгелдер! Шушы мал-мөлкәтең була торып (бүлмәне күздән кичереп), күрәләтә кул ку-шырып калырсың микәнни?
Муллаҗан (ризасыз). Син, Өммегөлсем, кеше мөлкәтен күпсенмә инде. (Иөткеренгә- ләп.) Әле дөньялык кичәсе бар, иртәгә кыямәт көне димәгән, малның үз урыны.
Өммегөлсем. Күзеңне ач! Кыямәт үз тешләренә кысылып калган корбаннарын чистарта, ә аларның берсе — синең белән минем улыбыз.
Сәүдәгәр Муллаҗан Вахитов йорты. Кыңгырау чылтырый. Муллаҗан күренә.
Муллаҗан (баш бармагы беязн иңбашы аркылы тәрәзәгә төртеп). Болар кыямәтме? Бер эт килә, икенчесе китә. Икесе дә бер-беренең койрыгына ябышкан. Эт этне ашый, ә сәүдәгәр баш кашый: кайсысы көчлерәк? Кайсы көчле булса, шуңа сөяк ташлый.
Өммегөлсем. Мулланурны шундый сөяк итәсеңмени?
Муллаҗан аңа бик үпкәләп карап куя.
Гафу ит... Фани дөньяда күз алмам бер ге-нә— Мулланурым. Аны югалтсам, күңе-лемнең нуры сүнәчәгенә иманым камил. Си-ңа унҗиде яшьлек сачәк булып чыктым, аерылышкач. Мулланурым — күз нурымны ялгызым тәрбия кылдым. Тормышы ни го-мер кылда тирбәлеп торды,үлә дигән чакла рында тыным белән җан сулышларымны өреп терелттем. Син киткәч тә аның хакына канатым сынмады, соңгы көчемне йодрыгы-ма кысып түздем. Инде Мулланурым шун-дый олы Рәсәй мәмләкәте күләмендә күре-некле асыл ир булып җитешкәнен күреп, бәхетемнең чигенә җиттем, сөенечемнең кү-генә аштым. Нихәл итим, язмышымда язган, күрәсең, инде менә бу хәсрәтне дә кичерергә язган икән. Нишлим, ни хәл итим — сиңа килдем. Мулланурым — күз нурым ха кы өчен шушындый... түбәнлеккә төштем. Ата була торып, мин чарасыздан бичараның хәленә керми калырга ул хәтле дә миһербансыз адәм актыгы түгелсеңдер әле дип уйлап килдем. (Тынлыктан соң.) Мин синең каршыңа беренче вә соң мәртәбә кил-гән фәкыйрь бер анамын. Минем синнән беркайчан да бер нәрсә дә гозерләгәнем булмады, булмас,— тик коткар. Теләсәң ни-чек, тик коткар гына!
Муллаҗан (утыра.) Өммегөлсем... Күпме гомер кичереп, миңа килгәнең булмады. Таң калдырдың. Рәхмәт. Вә кичер мине. Каһәре ңә түгел, кем белә — бәлки каргавыңа да лаек бәндәмендер... Мин көчсез. Анда синең күз яшеңә төкереп тә бирмиләр, эт теле калынлыгы акчаңны бар дип тә белмиләр. Бөтен Рәсәй алтыны белән бугазлары тыгылган, комиссарлар каны белән күзләре томаланган.
Өммегөлсем. Муллаҗан!..
Муллаҗан. Әйе. Алла үзеңне рәхмәтеннән ташламасын диген. Хатын китереп тап-шырдылар. Ул тәмугтан ничек юллый ал-гандыр. (Куен кесәсеннән кәгазь кисзге чы-гара.) Кара төн уртасында китереп бирде-ләр... Укыйммы?
Өммегөлсем эндәшми.
(Укый.) «Газапларым чиксез, ничек икәнен әйтергә сүз таба алмыйм. Авырып, төрмә палатасында ятам. Күрешеп калырга ашык... Улың Мулланур.»
Өммегөлсем (хатны алып карый) Төрмә палатасында?! Үлем дошманнары да пала-тада тотарлык булгач, беләсеңме кем икән ул безнең Мулланурыбыз?!
Муллаҗан. Әмма анда бер эләккән адәм баласыныңисән имин котылуы бер могҗиза булырдыр. . Хатны тапшырган кеше качуын оештырып булмасмы дигән ым бирде ди-сәм... ялгыш аңламадым микән? Андый сүз-не сиңа да әйтмәсләр иде. Бусы аның си- ңа-миңа карамый, үз эшләре. Безнең эш кечкенә: ата-ана өлешенә *гисә шул өмете белән хәсрәте генә тия инде аның. Хәсрәте килмичә, өмете киселми. Аллага тапшыр-дык. Анда эләккәннәр кире чыкмый.
Өммегөлсем. Ашыгыйк соң. Безгә аны күрергә кирәк. (Кырыс.) Хуш. Бердәнбер баламны гомере өзелмәс борын аллага тап-шырасым юк! (Чыгарга юнәлә.)
Муллаҗан (төшенке). Сабыр ит, тыңла. Адәм баласының кодрәте кечкенә ләбаса Дөнья куласа шул, куласа... Әле кичә генә пәйгамбәргә тиң асыл бер ир заты иде! (Ишеккә таба бара, лзкин күз карашы комод өстендзге зиннәтле сзгатькз төшеп, тук-талып кала, кулъяулыгын чыгарып, сәгать-тәге тузанны сөртз. Кулын җзеп. өйдәге җиһазларны күзеннән кичергәч.) Хәлемнән килми.
Өммегөлсем. Синең белән аерылышка- ныбыздан бирле кирәгең булмады. Ә хәзер кирәк, Муллаҗан. Дөресрәге, безнең бер-бе-ребезгә хаҗәтебез юк. Без аңа кирәк. Мин бит аны дөньяга биргән ана-.
Тынлык.
Син минем сөалемне үзеңнең фани дөньяда кеше булып калуың хакына үтәргә бурычлы. Ахыр килеп, мин синнән үтенмим, ә таләп итәм, Муллаҗан!
Полковник. Рәхим итегез, комиссар әфәнделәр. Түрдән узыгыз. (Портсигарын чыгара.) Сыйланыгыз.
Өченче, аның янына килеп, папирос ала. Полковник аңа текәлеп карап тора.
Өченче. Гаҗәпләнмәгез: мин... үземнең тартмаганымны яхшы беләм.
Полковник. Алайса, ник алдыгыз?
Өченче. Кыстыйсыз ич. Аннары мин хәзер ялгыз түгел, ялгышмасам (калганнарны күздән кичереп), хәзер миңа беркадәр күңеллерәк булыр. Өчәү булган җирдә па-пиросның кирәге чыкмый калмас.
Полковник портсигарын Беренчегә суза.
Беренче. Рәхмәт, мин дә тартмыйм.
Терна. 6ерүз1.. Ике™»,. Оч«ерталар.
Икенче (ашыгып) Мин дә!
Полковник (папирос кабыза, тирән итеп суыргач). Әфәнделәр! Мин сезне үтә бер хә бәр җиткерер ечен җыйдым..
Өченче (бүлдерә). Әллә Ревизор килергә җыенамы. Городничий әфәнде?
Полковник. Сезнең яныгызга хәзер теләсә нинди революциядә популяр булган Ревизор. ягъни газраил килер. Килер дә тиешле исәп-хисабын ясап китәр... Әфәнделәр! Без сезне Вахитов икәнлегегез ихтимал булган ситуацияләрдә тотып алдык һәм өчегезнең берсе тәгаен ул икәненә шикләнмибез. Шунысы бар: сезнең һәм безнең бәхетсезлек- кә каршы, ходайның кодрәте белән димме соң — сез бер-берегезгә охшагансыз да. Игътибар итегез: шактый забавно, әфәнде ләр, шулаймы?
Барысы да бер-берсенә карашып ала.
Икенче (чигенә, стенага сыена). Юк! Мин түгел, түгел!
Полковник. Ниһаять, мин сезнең барыгызны да бергә җыеп, бер-берегез белән та-ныштыруны мәслихәт санадым. Вахитов әфәнделәр!
Икенче. Түгел! Мин Әчтерханның чәй сәүдәгәре Байназар Бәхтизаров!
Полковник. Сезнең һәркайсыгызны, Вахитов дип, атып үтереп була. Өчегезне дә расходка чыгарсак, без тынычланыр идек. Өчегезнең берсе барыбер ул бит! (Йөреп килә.) Әмма өчәү булганда, аның дүртенчесе булуы ихтималмы?.. Гарантия тулы булырга тиеш. Казанда подпольены торгызыр һәм восстание оештырыр өчен ул Вахитов калган шәттә дә, алар минем кулымнан ычкына ал маслар. Безгә аның тәгаен Казанда калган-лыгы мәгълүм. (Тынлыктан соң.) һәм менә без аның дүртенчесен кертәбез.
Полковник кул изн, сакчылар камерага По- ручикны алып керәләр.
Революция — карта уены: кем-кемне ота. Уен кагыйдәсен белдерергә рөхсәт итегез. Дүртегезнең берсе — безнең агентыбыз. (Дүртенчегә күрсәтеп.) Аны менә бу дип ял-гыша күрмәгез: мин колоданы бик пөхтәләп бутадым. Моңа кадәр без сезне сорау алуларда күзгә-күз очраштырмадык, сез бер-берегезне белмисез. Шулай булгач, их-тыярыгыз — теләсә кемнән шикләнә ала сыз. Үзенең комиссар Вахитов икәнлеген бары тик комиссар Вахитов кына белә. Калган өчегез — аның өчен провокатор. Тик шуны-сы бар: калган өчегез хәтта чын комиссар Вахитовны да провокатор дип уйлый... Ә үзен ни көткәнен белгәнгә күрә, Вахитов калган өчегрзне коткарыр өчен генә үзен фаш итмәстер... Гадәттән тыш кызык ситуация, әйеме, комиссар әфәнделәр? Чын Вахитов танылгач, калганнарыгызның исән- имин калуы ихтимал. Танылмый икән, бигайбә — ул гаепле. Билгеле инде, безнең агентыбыз бу исәпкә керми.
Беренче. Ситуация кызык булса да, шаб-лонлы. Яңа түгел.
Полковник. Уңыш телим, әфәнделәр! (Сакчылар белән чыгып китә.) Камераны бикләп куялар. Тынлык урнаша.
Пәрдә.
Икенче бүлек
Төрмә камерасы
Өченче. Саумысыз, иптәшләр! (һәммәсен дә күздән кичереп чыга, ботинкасын сала, ыштырларын сәкегә элә.)
Беренче. Төзәтергә мәҗбүриен: монда өч иптәш, бер провокатор...
Икенче. Хаталанасыз, хөрмәтлем. Би редә ике иптәш, бер шымчы һәм — мин. Сәүдәгәрләр мал сатса да, вөҗдан сатмый. Минем бар эшем, уйларымнМң бар асылы сәүдә генә. Җир йөзен су басса да, туфан чыкса да, барча патша вә хөкүмәтләр һәммәсе дә, этләр кебек, бер берсенең бугазын чәйнәргә ябышса да, сәүдә кәрваннары үзләренең изге сәфәрләреннән туктамастыр. Ошбу дөнья сәүдә белән тора! Җир йөзендә нибарысы ике адәм баласы гына калган шәттә дә, ачтан үлмәс өчен алар сәүдәгәргә мохтаҗ булмыштыр. Менә бүген дә Хәзер Ильяс канаты астына туры килдем бугай. Иншалла котылдым дип, түшәмгә сикерергә иртәрәк булса да, фани дөньяда ризыгым бетмәгәнгә охшап тора әле.
Беренче. Мондый ышанычны каян алды-гыз, Байназар әфәнде?
Икенче. Үземнең иптәш комиссар Вахитов әфәнде түгеллегем үземә фаш булгач! (Көлә.) Әгәр ул мәсәлән (һәммәсенә төртеп), син, син вә син икәнсең, сез калган икебезне үлемнән йолып калырга мәсьүлсез. Шуңа өмет баглыймын, Иншалла, үз аркасында безне корбан итмәстер. Комиссарлар явыз эш кылса, бәндәләрнең Ленинга теләсә нинди ышанычы харам. Хак сөйлимме?
Дүртенче (көтмәгәндә). Ә мин провока тор булып чыксам?
Икенче. Ай-Һай, шпик үзен шпик дип атар микән? Әгәр инде катгый төстә дәгъва кыласыз икән...
Дүртенче. Ихтыярыгыз. Ирексезли алмыйм: теләсә ничек уйлагыз. (Сәкегә ята.)
Өченче. Безнең кайсыбыз провокатор икәнлеге дөнья кендеге бәясенә торырдай нәрсә түгел. Кайсыбыз Вахитов — менә хик-мәт ни дә. Беләсегез килсә, мин — Вахитов ның үзе булам инде.
Дүртенче (аңа). Моңа сез үзегез ышанасызмы соң?
Икенче (дүртенчегә) Ә менә сезнең, офицер әфәнде, Вахитов булмавыгызга минем иманым камил.
Дүртенче (битараф). Сез, сәүдәгәрләр, кешегә киеменә карап бәя бирәсез булса кирәк.
Икенче. Сезнең йөреш-гамәлегездә офи-церлык бер чакрымнан кычкырып тора ла- баса!
Дүртенче (килештермичә. ләкин өстенлек белән елмаеп). Ишетеп белүемчә, комиссар Вахитовның хәрбиләрчә аяк атлавын Мәскәү Кремле сакчылары ике борылыштан таныган диләр. (Беренчегә.) Дөрес сүз микән, белмисезме?
Беренче. Ул чагында Вахитовны сез дияргә кала икән.
Икенче (сәкегә урнаша). Менә, намуслы коммерсант сәясәткә тел очын гына тыкты исә. көймәсе комга терәлә дә кала! Шуның аркасында шыр ялангач банкротлыкка төштем дә. Ә югыйсә, әфәнде-иптәшләр. бар акчаны эшкә тыгып, Әчтерханнан бу юлы «Ва-банк!» дип чыгып киткән адәм мин. Фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килмәгәнмендер. күрәсең, хода рәхмәте. Алла һы тәгалә мәдәте белән Казанга килеп ирештем дигәндә генә,бер баржа кытай чәем Идел төбенә гаип булды.
Өченче. Идел аклар белән мыжгып тор-ганда, кызыллардан да курыкмыйча, ничек юлга чыгарга жөрьәт иттегез соң?.. Сәү-дәгәрләр төшем исен сизсәләр, җәһәннәмгә дә юл тота диләр шул.
Икенче (җанланып). Бөтен хикмәт тә шунда шул. Бу мәхшәрдә берәүнең башына сәүдә кайгысы төшкән дип кем уена килсен? Кызылларның да, акларның да үз эшләре муеннан. Әчтерханда бер югарыдагы әфәндедән законлы кәгазь юнәттем. Билгеле ки, рәхмәтеннән тормадым. Саваплы эш рәх-мәт белән генә очланмый ул. Аклар арасын-нан шул кәгазь фәрманы белән уздым, кы-зыллар арасыннан баржа борынына кызыл әләм күтәреп. Тегеләреннән дә, боларын- нан да котылдым, насыйбыма ирештем дигәндә генә!.. Кем каһәре төшкәндер! — чехлар! (Тамагын кырып ала.) Чех әфәнделәр... Кызыл әләм астында Ослан тавы итәгенә иңсәм... (аяныч тавыш белән ) кызыл чүпрәгемә төртеп, бер генә гөпелдәттеләр. Гаҗәеп маһирлар да икән соң үзләре!.. «Ва- банк!» чәпәделәр. Аның баржасы да җитмеш яшьлек карчыклар (тамагын кырып куя)... ише коргаксып, бөрешеп беткән бер нәрсә генә иде шул. Шуннан кытай чәем дә Идел төбенә гаип булды, барлы- юклы акчадан да җилләр исте, пачпорт белән теге кәгазь дә юк. Көч-хәл белән атамның компаньоны хөрмәтле Мул-лаҗан Гәрәевнч өенә барып егылсам—
Беренче (бүлдерә). Муллаҗан Гәрәевич дидегезме?
Икенче. Нәкъ үзе! Кайнар чәй — кытай чәе, мин бүтән чәйне сатып та йөрмим, эчмим дә, әфәнделәр — әйе, кайнар чәй ясап алдыма гына чыгарткан иде, солдатлар килеп керде. Керделәр дә мине култыклап та алдылар. Муллаҗан Гәрәевичне ахмак дип сүктеләр. Имеш, улын яшерергә башка җир тапмаганмы?! (Дулкынланып йөреп килә.) Адәм мәсхәрәсе: мин каян килеп аның улы булыйм ди? Минем атам бөтен кытай чәен Идел буена ташый, беренче гильдия купец, даны барча Рәсәйгә ирешкән, ә Муллаҗан Гәрәевич... аның үлчәве саерак, үлчәве! Сәүдәгәрлеген ташка үлчим!..
Беренче (дулкынланып). Аны да кулга алдылармы әллә?
Дүртенче (Беренчегә). Ниндидер вак сәү-дәгәрләрдә сезнең ни эшегез бар?.. Аның улы комиссар Вахитов булсагыз, бер хәер-.
Тынлык.
Икенче. Шөкер, аңа тимәделәр. Бильярдын шарлары-ниләре белән бергә алып чыгып киттеләр. Машинага җиде солдат көчкә күтәреп салды. Машиналарына мин сый-мадым, рисвай итеп, сак астында мөхтәрәм Казан уртасыннан җәяү алып киттеләр.
Дүртенче (Беренчегә). Ул бильярдның бер шары җитми иде...
Бер мәлгә карашып торалар.
Малай чакта иптәшемә үч итеп, мин өйлә-реннән бер бильярд шарын алып чыгып киткән идем. Максатыма ирешә алмадым — аңа җәза бирмәделәр. Киресенчә, өйдә үземә эләкте. Янәсе, мин ул шарны (Беренчегә туры карап, сынап һәм сынаганын белгертергә тырышып) учительская школадан сораусыз алганмын.
Беренче. Син яхшы беләсең, учительская школада бильярд юк иде.
Дүртенче (тора, төзәтенә). Алар бильярд уйнарга сез укыган реаль училищега йөриләр иде, шулай бит? (Тыелып.) Ниһаять, мин сезне таныдым. Хәер, килеп керүгә үк таныдым, Вахитов.
Беренче эндәшмичә тора.
Ә теге шарны мин Жуковский мунчасы кар-шындагы Татар күпереннән Болакка томыр-ган идем.
Өченче (сәкедән сикереп тора.) Син — провокатор!
Дүртенче. Мин. Һәм мин ул провокаторның сез булмавына бик шатмын.
Беренче (аңа). Мин дә сине шундук таныдым, Шаһбаз Хантимеров.
Икенче (Өченчегә). Ә мин провокаторны эчёмнән генә син дип фараз кылган идем. Гөнаһлы була язганмын икән.
Өченче (үпкәләп). Охшаганмын мыни?- Икенче. Бик артистланасың димме соң?..
Өченче. Арттырып ташлый торгач гадәтем бар шул. осталык җитенкерәми, күрәсең. Кайбер чакны теш үтмәс рольләргә үреләм дә...
Дүртенче /Беренчегә). Менә очраштык та, Мулланур Вахитов.
Беренче /кулын кушырып, тәрәзә кар- шысына барып баса). Уеныңны ахырынача җиткермәвеңнең сәбәбе нидә? Син үзеңне юри фаш иттең.
Дүртенче. Мулланур әфәнде, миңа әйтер бер сүзегез дә юкмыни?
Беренче. Минем синдәйләр белән уртак сүзем юк. поручик.
Дүртен че. Ә бит кайчандыр бар иде. Төннәр буена бәхәсләшә идек.
Беренче. Нәкъ менә (басым белән) бә- хәс-лә-шә идек шул. Тик барыбер уртак фикергә килмәдек.
Дүртенче. Әйе, кайчандыр безнең юлларыбыз аерылган иде.
Беренче. Кайчандыр түгел. Мең тугыз йөз дә бишенче елда. Син безнең яшерен түгәрәкләребездә сөйләнгән һәр сүзебезне абзаца кайтып сөйли торган булгансың. Ә ул исә — жандармериягә җиткереп барган. Менә шул беленгәч аерылды безнең юлларыбыз.
Дүртенче. Без бит бер имчәк балалары! Мин абыйга ышанган идем!
Бе рен че. Ул ышЬныч хәзер сине ак контр-разведка шымчысы иткән. Максатың зурай-ган: хәзер инде син Казан жандармериясе ышанычын гына казанмыйча, революциянең бугазына үрелгән бөтен гавам жандар-мериясенә яллангансың. Зур карьера, кот-лыйм, поручик!
Дүртенче. Шуның өчен миңа хәзер синең ышанычыңны кире кайтарып алу кирәк.
Беренче. Шуның өчен бирегә кердеңме?
Дүртенче. Мин моңз үткән бөтен гомерем буена омтылдым. Синең белән тагын бер очрашыр өчен мин мең хурлыкны җиңдем, мең үлемне кичтем. Синең белән тагын бер тапкыр очрашмый торып, минем үләргә дә хакым юк иде. Ниһаять, без очраштык.
Беренче. Вакланасың калмаган, Ханти- меров. (Тынлыктан соң.) Синең кемлегеңне белгән хәлдә дә, мин сине бу кадәр түбән төшәрсең дип күз алдыма китерә алмас идем. Ярый, провокатор. Гаҗәпләнерлек берни юк. Әмма синең мине тагын бер тапкыр сатмый торып, хәтта үлә дә алмавың — бусы исләрне китерерлек нәрсә. Башкаларны саткан кеше иң элек үэ-үзенә хыянәт итә. Минем җанымны сату белән ләззәтләнер өчен сиңа бу төрмә камерасына кереп тору кирәк булды микән?.. Минем өчен син бер үлгән идең инде. Тагын бер тапкыр үлүеңне күрергә шул кадәр дә сусаган идеңмени соң? Син мине ишек тишегеннән танып та сата ала идең ләбаса. Син ник монда менә монысы гаҗәп кенә түгел, ә таң калырлык! Син иик монда дип сорыйм мин, поручик!
Дүртенче. Мин синең яныңа килдем.
Беренче. Юк итәр өченме?
Дүртенче. Коткарыр өчен.
Беренче (гаҗәпләнеп). Синме?!
Дүртенче. Мин.
Беренче. Син минем дошманым лабаса! Мин синең кулыңнан азатлык кына түгел, ә гомер алыр дип уйладыңмыңи? Минем үзеңне күралмавымны белә торыпмы?
Дүртенче (тыныч). Ләкин хәзер синең мине күралмавыңнан да өстенрәк нәрсәләр бар. Хәтта синең каршыңдагы гаебемнән дә өстенрәк. Мин монда шуның өчен.
Беренче (уйлап). Сине кем җибәрде?
Дүртенче. Уртак дусларыбыз. Исең китмәсен. Мә. (Кәгазь суза.) Мин синең алдыңда акланырга теләп килмәдем. Бәлки мин сиңа кирәк түгелмен һәм кирәк тә булмам. Әмма бөтен әш шунда,— син безгә кирәк. (Кәгазен бирә.) Монда — син оештырып, коралландырып калдырган эшчеләр ба-тальонының һәм безнең яңа дусларыбызның восстание күтәрү вакыты. Ә бирегә миннән башка беркем керә алмады — менә ни өчен мин биредә.
Беренче кәгазьне алып карын, укый, уйла- нып тора.
Өченче. Поручик! Син — провокатор! Иптәш Вахитов! Ышанмагыз аңа!
Беренче (уйчан). Пароль дөрес. Аны бер генә кеше белә һәм. шартлы билгесенә караганда, ул иректә. Шулай булгач, аны тапшырган кеше дә ышанычлы.
Дүртенче. Ике сәгатьтән мин төрмә сак-чыларын чакырырга һәм поручик Хан- тимеров полковник белән сөйләшергә тели дип әйтергә тиеш. Ул бу хәбәрне көтә: мин, чын Вахитовны тану белән, аңа рапорт би-рергә тиеш. Төрмә сакчылары полковник янына барганчы һәм мине алырга килгәнче. без өс киемнәребезне алмашырбыз. Минем урынга бу камерадан син чыгарсың. Каравыл взводында минем кешеләр, сине төрмә капкасыннан чыгарып җибәрерләр. Анда җигүле ат белән ышанычлы кеше көтеп торыр. Ике сәгатьтән сине подполье штабына илтеп куярлар.
Беренче. Моңа килешүе авыр...
Дүртенче (бүлдерә). Бу да — иректәге иптәшләр боерыгы, ул хакта бәхәсләшмик.
Беренче (дәшми торгач). Ә син үзең?!
Дүртенче. Бусы да уйланылган. Мин әзер... (Уйчан. ' Мин моңа күптән, минем аркада абзыйның сезне жандармериягә сатканын белгән вакыттан ук әзер. Хәер, бу хакта да сүз озайту урынсыз. Тагын ике сәгатьтән барысы да җайланыр. Көтик, сабыр төбе — сары алтын.
Беренче. Мин бер дустым артуга һәм аның син булуына шатмын. Шаһбаз... (Аңа кәгазьне бирә.)
Дүртенче кәгазьне ала, яндыра.
Өченче (алар каршысына килеп баса, кайнарланып). Минем аңлавымча, анда, иректә, баш күтәрү сәгатендә комиссар Ва-хитов кына түгел (Дүртенчегә) сез дә бик кирәк, иптәш... Ә мин кем... мин Беренче татар-башкорт батальонының гади бер гас- кәриемен, артист.Контрразведка мине комис-сар Вахитов дип тотып алгач, куандым гына. Мәйтәм, ул да Казанда калган алайса. Тикмәгә генә эзләмиләрдер дим. Мине аның белән бутаганнар икән, әйдәле, мәйтәм, мин дә бутыйм әле дөньяларын, минем аркада чын Вахитов иректә йөрсен дим. Менә ул, мәйтәм, күктән иңгән роль, миңа дигән фаҗигале монолог!
Беренче. Нинди роль?
Өченче. Комиссар Вахитов роле. Үтенеп сорыйм, иптәш Вахитов! Үз гомеремдәге иң зур ролемне ахырынача уйнап бетерергә ирек бирегез.
Дүртенче. Ни сөйлисез сез? Контрразведканы алдый алырмын дип уйлыйсызмы?
Өченче (аңа). Сез полковникка Вахитов дип мине күрсәтегез. Аның ышанмый хәле юк. Үземнең кем икәнлегемне чәчемнең җирәнсу булуы белән генә исбатламам, комиссарны шундый итеп уйнармын — күзләре маңгайларына менәр! Ышанмый булдыра алмаслар!
Беренче. Революцияне уйнамыйлар, ип-тәш. Аны башлыйлар, дәвам итәләр вә тө-гәллиләр. Һәркем үз өлешен. Рәхмәт. Ләкин ишеттегез бит: боерыкны тикшермиләр, ә үтиләр.
Икенче (онытылып). Мин нишлим, мин?!. Мине кем коткарыр? Бер мыскал гаепсез килеш шәһит китәргәме?! Мине үз эшегезгә кыстырмагыз! Мин чәй сатучы гына, чөй! Кытай чәе, иң шәп сорттан! (Ярсуланып. Беренчегә.) Мин синең өчен үләргә теләмим! Теләмим!
Дүртенче. Сезне восстание күтәрелгәнче атарга өлгермәсләр. Алар хыянәтче поручик белән булышкан арада, сезне (Беренчегә ишарәләп) ул коткарыр. (Өченчегә.) Сезне дә...
Икенче. Ә өлгермәсә? Өлгерлеккә кил-гәндә, сәүдәгәрләргә җиткән кешеләр юк әле. (Читкә китеп, стенага сыена.)
Бер ара тын торалар.
Өченче. Ә мин Ленинны күрдем, җәмә-гать!.. Ул безнең батальонга ике мәртәбә килде. Мин аны соңгы мәртәбә июнь урта-сында күрдем, монда. Көнчыгыш фронтка китәр алдыннан. Зур театр, алтын бизәкләрдә, люстраларда, штык очларында кояш чагыла... Дәртле вә кайнар ургып, сәхнәгә ул килеп чыккач, безнең аны алкышлавыбыздан түшәмдәге мәһабәт бәллүр люстра чыңлап торды, менә-менә пыялалары коелышыр диярсең. Ничәмә мең кеше тып-тын калдык, чебен очса да ишетелерлек Әйтте дә бирде инде!.. (Ленинга охшатып. кулын алга сузып.) «Хәзер революциянең язмышы бер картада тора: Казан-Урал-Самара фронтында чехослэваклары тиз арада җиңү. Ба рысы да шуңа бәйле, мөселман туганнар! Бөтен рухи һәм физик көчегезне бер йодрыкка туплагыз да Мөселман Социалистик Армиясенең кызыл байраклары астында — соңгы көрәшкә!..» Киләчәк артистлардан көнләшәм мин, егетләр! Кайчандыр, кемдер Ленинны бөтен дөнья уртасында җәелеп яткан иң зур сәхнәгә менеп уйнар! Күздән яшьләр китерә торган итеп, йөрәкләрне давыллы диңгез дулкыннары шикелле кагардай итеп. Мин мәшһүр якташым Василий Иванович Качалов та, остазым режиссер Габдулла Кариев та түгелмен, аны ничек уйнарга белер идемме икән, юкмы... Әмма мин аны үзем күрдем, үз күзләрем, үз йөрәгем белән күрдем.
Беренче. Ә мин аны үзем белгәнчә гади, кешелекле итеп уйнауларын теләр идем-
Икенче. Асла гадигә тартым түгел ул! Әнә нишләтте: бөтен Рәсәйне кыл урталай бүлде дә куйды. Патша хәзрәтләрен бәреп төшерде, миллион байның мал-мөлкәтен, җир-суларын туздырып ыргытты. Хәзер бөтен Рәсәй бугазга-бугаз килеп сугышып ята!.. Минем ише намуслы сәүдәгәрләргә дә баз казымагае әле ул...
Өченче (ягымлы елмаеп). Солдат учагында тәҮәрәтеп пешерелгән бәрәңгене ашаган кеше — гади, әмма бөек кеше ул! Ул без бир-гән бәрәңгене шундый тәмле итеп ашаган иде!..
Икенче (шаккатып). Көлдә тәгәрәткән бә рәңге ашадымы? Кит әле! Ленинмы?!.
Өченче. Бер бәрәңгене кулъяулыгына төреп, куен кесәсенә салып куйды. Җылы килеш торсын, янәмәсе. Анысы Надежда Конс- тантиновнага диде.
Икенче. Ленин булып Ленинга солдат бәрәңгесен корылай гына ашаттыгызмыни?! Чәй белән сыйларга башыгызга килмәгәндер инде.
Өченче. Кайнар чәе дә табылды. Дөрес, кишер чәе, солдат паегыннан.
Икенче (сәкедән сикереп үк тора). Кишер чәе?!. Байназар Бәхтизаров шуңа ышанды ди, бар!.. Бер өчмүхә чын чәй таба алма-дыгызмы?.. Бу зинданнан исән-сау котылсам, аңа бер... егерме кадак чәй-шикәр җи- бәрәм әле. (Уйлап торгач.) Ун кадак җибә- рәм, шуннан да ким түгел, нәзер итеп әйтәм.
Көлешү.
Беренче. Казанга китәсе көнне ул мине кунакка дәште.
Дүртенче (ышанмыйча). Кунакка?!
Беренче (кинәт борылып, елмаеп). Ул миңа Казанга чыгып китәсе көнне: «Мулланур Муллазянович, якташ, сезне Надень- каның кишер чәен әчергә дәшәм»,— диде. Аның иптәшләрне бар-күге белән сыйлап
жибәрә торган матур бер гадәте бар. Кем әйтмешли, ачык чырае, такта чәе үзе белән > л. шулай, чәй эчкәндә дә эш турында сөй ләшергә ярата.
Икенче. Аннан шәп коммерсант чыгасы икән - вакытын чәй эчкәндә дә янга калдыргач.
Беренче. Мәгәр мин бу юлы аның янына чыннан да мәҗлескә дип чыгып киттем. Бөтен дөнья пролетариаты юлбашчысы белән биш ай да егерме дүрт көн янәшә эшләп. ярты сәгатьлек төшке ашын аның үзе өчен ялга әйләндерәсем килде. Андый чакта нәрсә зарур?
Икенче. Мин үзем алыш-биреш сөйләшү-ләренә буфеттан бер «чирек, кыстырып чы-гып китәм.
Беренче. Андый чакта яхшы әңгәмәдәш булу зарур. Ә минем кәләшем Мәхфүзә — гүзәл бер әңгәмәдәш!
Өченче (исе китеп). Иптәш комиссар! Сез өйләнмәгәнмени әле?
Беренче (көлә). Мин булып уйнарга җыенып та, шундый мөһим нәрсәне белмисезме?
Дүртенче. Иә, йә, шуннан?
Беренче (уйчан). Кәләшем Мәхфүзә белән Кремльгә барып, алар квартирына килеп кердек...
Ишек ачылып кнтә. Полковник белән адъю- тант керә.
Полковник. Дүрт комиссар Вахитовның дусларча әңгәмәсен бүлдерүем өчен түбән-челек белән гафу үтенәм... Танышып чык-тыгызмы? Картаны ачар чак җитте.
Поручик алга чыга.
Кайсысы? Белдегезме?
Дүртенче. Түземегез җитмәдемени, пол-ковник әфәнде? Шунысы ачык: дүртебезнең берсе — һичшиксез ул. Шушы җитә ме?
Беренче. Икенче, Өченче бер-берсенә кара- шып ала.
Полковник. Дүртнең берсе? Инде өчегезнең генә түгел, ә дүртегезнең берсемени? Катлаулы мәсьәлә. Әмма без аны чишү ал-дында торабыз. (Мыскыллы.) Әлегә әйтмим — сюрприз. Минем артымнан рәхим итегез. Мулланур Вахитов әфәнделәр! Сезнең янга көтмәгәндә кунаклар килеп төште.
Генерал бүлмәсе һәм бүлмә алды. Өстәл янында Генералның адъютанты утыра. Кар- шы якта — Өммегөлсем Казакова белән Муллаҗан Вахитов. Милләтче керә, ялт йолт каранып ала.
Милләтче (эшләпәсен салып, маңгаен сөрт >) Хәерле көн, капитан әфәнде. Уф. эссе! Август башы яңгырлы иде, хәзер табан астында җир көя.
Муллаҗан. Сезнең табан астыгыз боль-шевиклар чорында да көйгән иде. болар кил гәч тә утлы күмергә баскансыз дисәм...
Милләтче (Муллаҗанны танып). Ба! Муллаҗан әфәнде! Әссәламегаләйкем!
Муллаҗан. Вәгалейкем әссәлам!.. Бу араларда бер дә кибеткә сугылмас булды гыз. •
Милләтче. Вакыт тар, вакыт. Табан асты гына түгел, чәч янардай чак.
Муллаҗан. Ә сез башыгызны табан аслары тирәсендә йөртмәгез — чәчегез янмас.
Милләтче (тамагын кырып алгач/ Гафу итегез: сездән соң галиҗәнапләре янына керергә ниятле башка кеше бармы?
Муллаҗан (Өммегөлсемгә ишарәли) Бездән соң?.. Тагын менә ошбу... хөрмәтле ханым...
Милләтче. Мин сезне биредә очратуыма шатмын, Муллаҗан әфәнде. Безнең өммәттән булган һәр хак мөселман кешесе вә ва-танчының урыны хәзер шушында, дин вә милләт сакчылары ышыгында.
Муллаҗан (сак). Минем сәясәткә йомышым төшкәне юк, мин нибарысы фәкыйрь сәүдәгәр генәмен. Миңа калса, дөньясының дүрт ягына ник ут капмый шунда...
Милләтче. Эссе, хәтта Болак суы саекты. Кабан күлендә бөтен чехославак корпусы (Муллаҗан колагына) фәхишәләр белән су коена—
Муллаҗан. Суын сасытмасалар ярый. Тынлык.
Милләтче (тора, бүлмә буенча йөреп килә). Эссе... (Адъютантка.) Галиҗәнапләре азак торыр микән?
Адъютант (күтәрелеп карамыйча гына) Галиҗәнап тамак ялгый. Көтегез.
Милләтче. Аңлыйм, аңлыйм... Иркенләп, җәелеп йөри алмыйлар. Бу арада эшләре муеннан. Төрмәләрне каһәр төшкән комис-сарлар белән тутырдылар, иректәгеләрен эзлиләр...
Өммегөлсем (аңа игътибар итмичә, бор-чылып). Ярабби! Соңармасак кына ярар иде!
Сәгать суга. Милләтче, кесә сәгатен чыгарып, стена сәгате күрсәткән вакытка төзәтә.
Милләтче (Өммегөлсемгә). Кызыксыну ым өчен гафу итегез, сезнең йомышыгыз нинди?
Өммегөлсем эндәшми.
Муллаҗан (аның өчен). Улы бәлагә та-
Муллаҗан (Милләтчегә каршы бара). Син. әфәндем, хайвани затларга гына хас шакшы нәҗес иясе икәнсең ләбаса! Син үз дошманнарыңның җаннарына гына сусамыйча аларның каннары белән сәүдә итәсең икән!.. (Үкенечле.) Эх. белгән булсам... белгән булсам...
Адъютант (аларның арасына кереп). Әфәнделәр! Әфәнделәр!
Милләтче чигенә чигенә, ишектән кереп килүче Полковникка барып төртелә.
Полковник. Нәрсә булды, капитан?
Адъютант. Аңламый калдым, гаеплемен. полковник әфәнде. Аудиенция сорадылар. Бусы (Муллаҗанга ымлый) — сәүдәгәр. (Милләтчегә ишарәли.) Бусы — Учреди-тельный комитет члены...
Полковник Муллаҗанга һәм Милләтчегә ка pan тора.
Полковник. Ни бүлешәсез, әфәнделәр?
Милләтче. Гаеплемен, гафу итегез. Кеч кенә генә аңлашылмаучылык чыкты, тик милләт ихтыяҗлары һәм киләчәге хакына...
Полковник (бүлдереп) Утырышыгыз, әфәнделәр! (Милләтчегә.) Ни йомыиА
Милләтче Өммегөлсемгә гаять уңайсызла нып. ә Муллаҗаннан читкә елышып. Полковникка кәгазен сузарга мәҗбүр була.
Өммегөлсем (тора. Полковникка). Укы-магыз. офицер әфәнде! Зинһар, укымагыз ул куркыныч кәгазьне! Үтенәм сездән! Укымагыз.
Полковник (аңа карап). Минем хатын- кызлар теләгенә карышканым юк... Җитмәсә, сезнең үтенүегез таләп итүгә охшаган, ханым. (Елмаеп.) Мондый таләпкә буйсынмый хәл юк. (Милләтчегә кәгазен кире суза.) Генералга үзегез тапшырырсыз.
Өммегөлсем нишләргә белмичә йөренә башлый.
(Аңа.) Тынычланыгыз, ханым. Утырыгыз, борчылмагыз.
Адъютант <алдындагы кәгазьгә күз тө-шереп алгач Полковникка) Бу — Өммегөл сем Казакова. Ә бу әфәнде (Муллаҗанга карап ала) — Муллаҗан Вахитов.
Полковник (исе китеп). Боже мой! Ирле- хатынлы Вахитовлар! Шәхсән үзләре!..
Муллаҗан (ашыгып). Без ирле-хатынлы түгел, күптән аерылыштык. Без аерылыш-канда. Мулланур бала гына иде әле—
Полковник (елмаеп. Адъютантка). Ничек инде бу. капитан: безгә шундый... хөрмәтле кунаклар килгән, ә сез шушыңа кадәр доложить итмичә түзеп утырасыз! Галиҗәнапка дә белдермәдегезме? (Генерал кабинеты ишеген ачып.) Честь имею, ваше превосходительство! Күптән көткән кунакларны ка бул итә алмассыз микән. Аодальон Касьянович?
Генерал күренә, бусагада туктап кала.
Генерал. Кунаклар дидегезме?.. Хәерле көн. әфәнделәр!
Полковник (тәэсир ясарга тырышып). Таныштырырга рөхсәт итегез. (Аяарны
рыды. Ханым аның хәл-әхвәлен җиңеләйтү нияте белән килгән.
Милләтче (Өммегөлсемгә). Борчылмагыз. генерал әфәнде бик итагатьле зат диләр. Улыгыз тәүфыйклы мөэмин-мөселман булса. ярдәменнән калдырмастыр.
Өммегөлсем. Соңга калмасак кына ярар иде дә. сүзебезне аяк асларына салып тап- тамасалар гына ярар иде.
Милләтче. Ин әүвәл — тынычланыгыз. Гозерегезне кабаланмыйча, тәфсилләп кенә бәян итегез, тыңларлар. Шуңа күрә, мәйтәм, сез тынычлана торганда, мине галиҗәнап янына чиратсыз уздырып җибәрә алмассыз микән? Мин бик тиз, өстәленә бер кәгазь салам да вәссәлам.
Муллаҗан. Сезне нинди мәшәкать йөртә?
Милләтче. Безнең шул җәмәгать эше инде. Халык ихтыяҗы, милләт хакы дип йөреш. Менә (портфеленнән кәгазь алып күрсәт»), милләт вә дингә хыянәт кылып, бөтен мөэмин-мөселман өммәтен башы-аягы белән денсез большевикларга саткан бәддо га төшкере бер бәндәгә җәза таләп итмәкче булабыз.
Өммегөлсем. Җәза? Нинди җәза? Сезнең кәгазьләрегегездән тыш та күпме кан коела — нишлисез? Күпме каһәр яудырасыз...
Милләтче. Кем хакында сүз барганын белсәгез, болай сөйләшмәс идегез, ханым. Ул котырган этне кызганырлыкмы соң?! Ул җәзаның иң хәтәренә генә лаек. Әлбәттә, үлем җәзасына. Ходай тәгалә хөкеменә дучар булудан әүвәл. якты дөнья хөкемен дә татысын әле. Генерал әфәнде, шәт. безнең милләт исеменнән күтәргән сүзебезгә дә илтифат итәргә кирәклеген аңлар!
Өммегөлсем. Сезнең бәддогагыа! ц дучар булган бичара адәм баласы кем инде ул?
Милләтче. Комиссар Мулланур Вахитов. Бу исем сезгә танышмы соң, юкмы дигәндәй...
Өммегөлсем «аһ!» дип куя. кулы белән йөзен каплый.
Муллаҗан (ашыгып). Кем әфәнде, кем әфәнде!..
Милләтче. Ул мәлгуньнең исемен ишет-кәнегез бармыни?
Өммегөлсем. Исемен?.. Бәхеткә каршы, исемен генә ишетмичә, үзен дә күргәнем бар.
Милләтче. «Бәхеткә каршы»?! Күрү бер хәер ул. Ә сез тагын бер хатынны күз алдына китереп карагыз — комиссарны дөньяга китергән ананы. Сез бәхеткә каршы дисез, ә хәзер ул ни дия икән?
Өммегөлсем. Ул хәзер генә «бәхеткә каршы» диде.
Милләтче. Сезме?!.
Өммегөлсем (тыныч һәм горур). Мин. Аның анасы!
Милләтче (уңайсызланыбрак. Муллаҗанга). Моны сез дә белгән идегезме? Белә торып, кисәтергә авырыксындыгыз мы?..
тәкъдим итә.) Өммегөлсем Казакова..
Генерал (төшенеп җитмичә. баш кагып) Бик хуп...
Полковник. Муллаҗан Вахитов.
Генерал (сәерсенеп). Вик шатмын...
Полковник. Аның ата-анасы. (Тәм табып.) Әйе. әйе. комиссар Мулланур Вахи- товның ата-анасы!
Генерал. Комиссар Вахитовның?!. (Гаҗәпкә калуын яшерергә тырышып ) Ә мин бу визитны көтмәдем түгел. Миңа нинди йомышыгыз төште, әфәнделәр?
Өммегөлсем (аңа таба атлап куя). Генерал әфәнде!.. Үтенәм сездән! Ул минем бердәнбер балам. Үзегез дә бала атасыдыр.
Генерал (горурлык һәм сагыш белән). Мин рус-япон һәм герман сугышларында ике улымны югалттым...
Өммегөлсем (сискәнеп һәм тетрәнеп). Ана хисен сез аңламый кем аңласын?
Генерал (бүлдерә, салкын). Ә өченчесен... бәлки сезнең улыгыздыр, ханым... (Моңсу.) Мин сезнең кичерешләрегезне аңлыйм. (Йөзен аның карашыннан яшереп.) Әмма ул кичерешләргә мин иң элек Ватан бөтенлеге, аның иминлеге мәнфәгатьләреннән карап кына бәя бирәм.
Өммегөлсем. Олы кайгыгыз сезне кеше хәсрәтенә саңгырау иттердемени? Мин сез-нең үзегезне дә. өч улыгызны да кызганам, вәләкин бу кан коюны мин дә. минем улым Мулланур да башлап җибәрмәде.
Полковник (Генералга мәгънәле төстә карап алганнан соң). Сез галиҗәнап янына улыгыз белән күрешү сорап килдегезме?
Генерал. Увы, бу катгый тыела. (Өмме-гөлсемгә.) Минем сезнең хәлегезгә керергә хакым юк. ханым. Мин ана гозеренә саңгы-рау түгел, әмма мин солдат. Сугыш бара, гражданнар сугышы, мин кызгана алмыйм...
Полковник. Әмма кайвакытны закон та-ләпләре кысасына сыеп бетмәстәй хәлләр килеп чыгуын искә алып... Казакова ханым, галиҗәнапның карарын коридорда көтә ал-массызмы? Шулай ук сез дә. Вахитов әфән-де.
Өммегөлсем. Өч улыгызның истәлеге белән гозерләп сорыйм, генерал әфәнде!.. (Ко-ридорга чыга.)
Муллаҗан да аңа иярә.
Полковник. Сез рөхсәт итсәгез. Ардаль- он Касьянович, мин аларның очрашулары на каршы килмәс идем.
Генерал. Улы беләнме?!
Полковник (мәгънә белән). Без Вахитов дип шикләнгән өч кешенең һәммәсе белән дә.
Генерал. Аны минем каршыга китерү сезгә тапшырылган. Кем әйтмешли, карта сезнең үз кулыгызда.
Полковник чыгып китә.
Милләтче керә.
Милләтче. Рөхсәт итегез, галиҗәнап генерал әфәнде! Сезнең Учредительный комитетка комиссар Мулланур Вахитовка мөнә сәбәтебезне сорап җибәргән депешагызга каршы барча әгъзаларның уртак фикерен белдергән җавабыбызны җиткерергә җөрь- ят итәм. (Кәгазь суза.)
Генерал. Так-с... (Ала. укый.) Үлем җәза сы таләп итәргә?! (Аңа күтәрелеп карый.) Таләп?! Таләпне винтовка һәм туплар белән яулыйлар, әфәндем, каләм белән кәгазь сыр-лап түгел!
Милләтче. Без моны милләт исеменнән таләп итәргә баздык.
Генерал. Сезнең бу карарыгыз аны атарга хөкем итүгә бәрабәр. Болай итеп сез мил ләтегезне үзегездән йөз чөерергә мәҗбүр итәсез. Сезне үз халкыгыз күралмый баш-лавыннан курыкмыйсызмыни?
Милләтче. Күралмасалар күралмаслар. мәгәр буйсынсыннар гына!
Генерал. Кызганычка каршы, минем Ва-хитовка (дәшми торганнан соң) «яшәргә» дигән карар чыгарасым килә.
Милләтче аптырап кала.
Аның анасы хәленә керергә теләүдән түгел, ялгышмагыз. Вахитов безгә кирәк.
Милләтче. Ул череп каткан большевик ләбаса?!
Генерал (йөзен чытып)1. Ә сезнең коми-тетыгыздагы коллегаларыгыз Туктаров, доктор Терегулов. Исхаков әфәнделәр. Та- начева ханым һәм аның компаньоннары революциягә кадәр жандармериянең теңкә- сенә тигән революционерлар исемлегендә йөрмәдемени? Рәхим итегез: аларның хәзер ге эшчәнлеге безнең идеяләребез белән бик теләктәш. Ә сез үзегез соң, үзегез?!.
Полковник сак астында Беренчене. Икенче-не. Өченчене. Дүртенчене алып керә.
(Милләтчегә, теләмичә > Үгенеч кәгазьләре-гез калып торсын. Үзегез дә китми тора аласыз. (Полковникка.) Башлагыз, пол-ковник!
Полковник (коридор ишеген ачып). Ка-закова ханым! Вахитов әфәнде!
Өммегөлсем белән Муллаҗан керә.
Улыгыз белән әңгәмәгезнең биредә узуына каршы килмәссездер, шәт? Катгый тыелган булуга карамастан, без шундый мөмкинлек бирә алдык. (Кергәннәргә.) Ата-анала- рыгызны таныйсызмы. Вахитов әфәнделәр’’
Икенче (Муллаҗан белән Өммегөлсем гә). Әйтегез әле боларга, минем сезнең улы-гыз комиссар Мулланур Вахитов әфәнде түгеллегемне әйтегез әле! Мин сезнең улы гыз булуга бер дә каршы түгелмен, мәгәр ал- лаһе тәгалә бирмәгәнне каян алмак кирәк?
Өммегөлсем (ни башланганын төшенми-чә). Синең минем улым түгеллегеңә биредәге бер генә кешенең дә шик-шөбһәсе юктыр, олан...
Икенче. Рәхмәт яусын, анакай! Һич онытмам! Тәңребез кодрәте белән моннан исән-имин ычкына алсам, сезгә Әчтерхан-
нан гомерем беткәнче кытай чәе җибәреп торырмын! (Чигенә. Муллаҗанга.)~ Шундый бәлага дучармын, Муллаҗан агай!..
Милләтче. Әфәнделәр!.. Генерал әфәнде!
Полковник (аны тупас туктатып). Сабыр итегез! (Өммегөлсем белән Муллаҗанга.) Га-лиҗәнап улыгыз белән сейләшергә рөхсәт итә.
Генерал. Полковник, бәлки экссеслар- сыз гына да мөмкиндер? .
Полковник. Тартынмагыз, тартынмагыз, Муллаҗан Гәрәевич, бездән уңайсызланма-гыз!
Муллаҗан (үзеннән ни көтелгәнне аңлап.) Мин картлачны гафу итегез, башлык әфәнделәр... Минем аны бик күптәннән күр-гәнем юк... Кинәт кенә тануы авырыксын- дыра калды.
Өммегөлсем (ачу белән). Синең аталык хисең шул кадәр дә суынгандыр дип һич уйламаган идем!
Муллаҗан (кисәтергә теләп) Өммегөлсем, монда хисләрдән өстенрәк нәрсәләр бар!
Өченче (алга чыгып). Исәнме, әни. Нихәл, әти?..
Өммегөлсем (кыяр-кыймас кына). Бер көе, улым...
Полковник. Ниһаять...
Адъютант Беренче белән Икенчене ишек-
Милләтче. Ялгышасыз, полковник әфәнде! Сезне эздән яздырырга тырышалар, әфәнделәр!
Пол ковн н к (аңа). Ана кеше кемне үз улы дип атаганын бик яхшы беләдер.
Өммегөлсем. Мин бу кешене улым димәдем ләбаса әле!
Дүртенче бер адым алга атлап куя.
Полковник (кистереп, аңа). Кая! Үз урыныгызда торыгыз, поручик!
Муллаҗан (Өммегөлсемгә). Ул биредә юк, Өммегөлсем. Китик без моннан.
Полковник (йомшак тавыш белән). Биредә улыгыз юкмыни, ханым?
Өммегөлсем. Минем улым, Мулланурым... (Муллаҗанга.) Әйе... (Полковникка.) Әйе, ул монда юк.
Полковник (ярсу). Бар! Ул биредә! Кар-шыгызда. Каршыгызда! (Пышылдап дияр-лек.) Танымыйча булдыра алмассыз. Таныт тырырбыз! (Аңа төбәп карый.) Сез улыгыз Мулланурны гына танырсыз... Хикмәт без нең бер генә комиссарны да комиссар дип танымавыбызда инде, ханым!
Беренче. Әйе. мин бар! (Полковникка каршы атлый ) Каршыгызда. Сез безне танырсыз әле. полковник. Танымый булдыра алмассыз. (Генералга.) Сез мине генә түгел, ә бәлки күпләрне комиссар итеп таныдыгыз бит инде. Россиядәге барлык эшче-крестьян сыйныфы үзен сезгә большевик комиссарлар итеп танытты. (Полковникка.) Мине тану бе-лән генә юану сезгә берни бирмәс инде. Өммегөлсем (аның каршысына килеп). Улым, Мулланурым минем!
Муллаҗан (Беренчегә). Монда килеп, әниең дә, мин дә ялгыштык бугай ла, олан!.
Беренче. Бер күрешү — үзе бер гомер_ (Өммегөлсемне кочаклый.) Исәнме, әни!
Өммегөлсем (аңа сыенып). Улым минем, исәнме!
Тынлык. Икенче җиңе белән күзен сөртә.
Милләтче (аңа). Үткән эшкә салават. Терсәк якын да бит—
Өммегөлсем. Я, хәлең ничек, улым? Сөйлә...
Полковник (сакчыларга). Барысын да алып китәргә!
Генерал. Вахитов калсын. (Өммегөлсемгә.) Сезне башка тоткарламыйм, ханым. Улыгыз белән күзгә-күз сөйләшәсем бар.
Әгәр ул аек акыллы булса, сез тагын очра-шырсыз. Сез миннән, ә улыгыз минем улла-рымнан бәхетлерәк... Полковник, безне Ва-хитов белән калдырыгыз.
Полковник (ишеккә ишарәләп). Миссиягез тәмам, ханым. Сезнең дә, Вахитов әфән-деләр! (Хантимеровка.) Ә сез киенегез, поручик. Бурычыгызны яхшы үтәдегез димәс идем. Хәер, киләчәк күрсәтер тагын.
Өммегөлсем. Без күрешербез бит әле, әйеме, улым?.. Генерал әфәнде, шулай түгелмени?! (Соңгы өмет бары тик улында икәнен аңлап.) Сау бул, улым! Сау бул—
Беренче. Әйе, әни. (Тыелып кала алмыйча.) Хуш!
Муллаҗан (авыр сулап һәм аңлап). Хуш, улым! (Коча.)
Беренче. Килүегезгә рәхмәт. Хушыгыз!
Өммегөлсем (Өченчене кочып үбә) Рәхмәт, улым. (Дүртенчегә.) Сиңа да, улым. (Икенченең каршысыннан узышлый.) Сиңа үпкәм юк минем, олан...
Икенче. Рәхмәт, анакай!.. Бигайбә— Чын кытай чәе җибәреп торырмын. Гомерем буе-на, аллаһе теләсә. Бушлай!
Өммегөлсем белән Муллаҗан чыгып китә-ләр.
Полковник (сакчыларга). Боларны алып китегез! (Икенчегә төртеп күрсәтеп. Адъю-тантка.) Монысын мобилизацияләргә. Ко-мендант взводына коптерщик итеп куегыз! (Өченче хакында). Бусының безгә хаҗәте юк. Артист, ә? (Башын чайкап куя.)
Өченче. Ялгышасыз, бик нык ялгышасыз! Мин әле шундый итеп уйнармын, пол-ковник, сез кул чапмый булдыра алмассыз. Без бөтен дөньяны үзебезне алкышларга мәҗбүр итәрбез әле. Бөтен дөньяны, ишетә-сезме!..
Сакчылар Икенчене, Өченчене һәм Дүртен-чене алып китәләр.
Генерал кыңгырау чыңлатып ала. Адъютант
керә.
тендөнья пролетариатының коммунизмга тартылыш законы. Җирдә кешеләрнең киләчәк язмышын хәзер, асылда, шушы закон хәл итә дә инде. Ул — хәзерге заманның төп законы.
Генерал (тынлыктан соң). Большевик әфәнделәрнең шуңа гына ышанычы калды шул инде. Аларның сәгате санаулы: тагын бер көчәнсәк. Мәскәү — безнеке. Шуннан соң анархияме, монархияме — безнең шәхси эшебез. Минем үземә монархия кадерлерәк. Ә большевикларны юкка чыгаруда анархияне иң кулай ысул дип саныйм. Алай да мин бу изге эшне үзәкләштерер идем. Анархистлар әйткәнчә, һәр большевик башы өчен мең сум акча вәгъдә итсәк...
Вахитов. Акчагыз җитәрме соң?
Генерал. Сез Россиянең алтын запасы үзегездә калган кебек сөйләшәсез. Кырык өч мең пот алтын, утыз мең пот көмеш, платина — боларның һәммәсе хәзер безнең кулда. Аны сез коткарырга тиеш идегез бит. шулаймы? Ләкин өлгермәдегез. Шигем бар, моның өчен Мәскәү сезне кичерер микән?.. Әйе. һәр большевик өчен мең сум акча. Сез Россиядә ни башланасын күз алдыгызга кигерә аласызмы?!
Вахитов. Беләсезме, без, коммунистлар, киләчәкне бары тик реаль төсләрдә генә күз алдына китерәбез.
Генерал. Тарих шаһит: кеше гомере — җирдәге иң арзан нәрсә. Менә шул очсыз нәрсәгә кыйммәт бәя куйсаң... Юлий Цезарь үтерелгәч, Рим консулы Марк Антоний өч йөз рим сенаторын үлемгә хөкем иткән. Тегеләр. билгеле, кайсы кая таралышып-качып беткәннәр. Һәм шунда ул һәр сенатор башы өчен егерме биш мең динарий, безнеңчә алтын белән... сигез мең сум акча билгеләгән. Ул бит әле сенатор башы!.. Шуннан соң Римда ни башланганын күз алдына китерү өчен большевик булу кирәк түгел. Балалар аталарын аулый башлый, хатыннары йоклап яткан сенатор ирләренең башларын кисеп алырга тотына, коллар үз хуҗаларын суя... Гомумән, өч йөз сенаторның берсе генә дә үз язмышыннан котылып кала алмый — үтерелеп бетерелә. Ә Цицерон, сезнең кебек оста оратор булган Цицерон, башына бәя илле мең динарий вәгъдә ителә. Икенче көнне аның башын Марк Антоний- ның төнге өстәленә куялар... Ә тарих гаҗәеп кабатлану үзлегенә ия ул. Бая милләте-гез җитәкчеләреннән булган бер вәкилнең башыгызны ничек ярсып сатарга әзер торуына үзегез үк шаһит булдыгыз. Шундый кешенең үз халкыгыз белән идарә итүенә юл куясызмы? Менә шушы ситуациядә татар халкы язмышында нинди роль уйнау ихтималыгызны уйлап карагыз. Мулланур Муллазянович.
Вахитов. Кеше башын сатып була торгандыр. Әмма бер кешедән — бу очракта
Генерал. Чәй кертегезме, капитан. Адъютант чыгып китә.
Утырыгыз. Вахитов әфәнде. Сүзебезнең озын һәм озак булуы ихтимал.
Ва хитов. Миңа Совет хекүмәте тарафыннан сезнең белән сөйләшүләр алып барырга вәкаләт бирелмәгән.
Генерал. Утырыгыз. Вахитов әфәнде. Күперенке сүзләрсез генә сөйләшик әле. Сезнең полномочиеләрегезнең нинди югарылыкта икәнен мин яхшы беләм. Югыйсә сезнең белән контрразведка шөгыльләнүе дә бик җиткән булыр иде.
Адъютант чәй кертә. Вахвтов утыра. Адъютант чыгып китә.
(Аның каршысына утыра.) Әйдәгез, сүзебезне тигез шартларда алып барыйк әле.
Вахитов (аңа кырын карап). Тигез шартларда?..
Генерал (чәй ала). Бөркү... кич җитсә дә. бөркү... Чәегез суына, Мулланур Мул- лазянович. Контрразведка чәй белән иркәләмәгәндер. мөгаен.
Вахитов үз чынаягыннан чәй эчеп куя.
Мин бернинди партиядә дә тормыйм. Мин сугубо хәрби кеше, мәгәр стратегик фикерләүдән дә бөтенләй мәхрүм үк түгел. Хәрби һәм политик ситуациянең үз файдабызга борылганын, шәт. кире какмассыздыр. Шулай булмаган хәлдә сезгә Казанда... шәхси партиягезне яңадан оештырырга тәкъдим итәргә базмас идем.
Вахитов. Шәхси партиям? Минем беркайчан да шәхси партиям булганы юк.
Генерал. Сүз сезнең элеккеге Мөселман социалистик партиясен яңадан оештыру хакында бара.
Вахитов. Ул минеке түгел, ә большевиклар партиясе иде.
Генерал. Мин сезгә ул партиягезне яңадан төзергә һәм шуны җитәкләргә тәкъдим итәм. Әлбәттә, большевикларсыз һәм шуның ише башка төркемнәрсез партия.
Вахитов (көлеп җибәрә). Большевиклар булмаган коммунистик партияме?
Генерал. Юк. безгә теләктәш милли татар партиясе.
Вахитов. Бу мәгълүм бер законга туры килми.
Генерал. Нинди законга?
Вахитов. һич югында бөтендөнья тартылышы законына.
Генерал (йөзен чыга). Мулланур Мулла- зянович, планеталарны үз иркендә калдырыгыз әле. зинһар. Сезнең белән мин Ньютоннар түгел ләбаса. Хәзер Россиянең һәм, билгеле, аның вак халыкларының язмышы хәл ителә. Вак халыкларның бер олы илаһи милләт тирәли оешырга омтылышы нәкъ менә шул — безгә хезмәт итә торган бөтендөнья тартылышы законы инде ул.
Вахитов. Бүтән закон бар. генерал: бө
миннән — үз җанын саклап калырга уйлап, ботен бер халыкны алдыгызга китереп сал-дыртыр ечен... элеккеге Россия империясе-нең генә түгел, дөньядагы бөтен алтын за-пасы да җитмәячәк.
Генерал. Аллага шөкер, изге Россиянең дүрттән өч өлеше безнең якта икәненә ыша ныр өчен картага бер караш ташлау да җитә. Мөхтәрәм союзникларыбыз турында әйтеп тә тормыйм — алар — ундүрт держа ва! Большевизм исә — кайчандыр самодер-жавиенең кан дошманы булган Плеханов әфәнде әйткәнчә — үлем конвульсиясендә. Ә эсерлар? Әле кайчан гына сезнең беренче теләктәшегез булган сул эсерлар?! Бер ай элек Совет властена каршы күтәргән вос-станиеләре? Сез ялгыз, большевик әфәнде ләр, хәзер бәйрәм яңадан безнең урамда.
Вахитов. Ялгышасыз — Россиядәге азат халыкның союзнигы бар: бөтен илләрнең пролетарийлары, хәзер аның азатлыгы тан-танасы җитте.
Генерал. Сез ак һәм кара тәнлеләрне, христиан һәм мөселманнарны, Шәрык һәм Көнбатышны бер чылбырга такмак буласыз-мы? Бу саташу, Вахитов! Берегез уза баш-ласа. икенчегез эт булып, аның чабуына ябышачак.
Вахитов. Әйе. төрле халыклар бер-берсе- нең чабуына корыч чылбыр буыннары шикелле берегеп ябыша. Сез өзәрлек түгел инде! Безнең революциябез бөтен дөньяга шуны күрсәтте. Мин үз халкыма шушыны әйтер өчен җибәрелгән.
Генерал. Кем исеменнән сөйлисез? Нин ди гарантиягез бар?
Вахитов. Милләтләрнең Россия Социа листик Федерациясе һәм Татарстан Социа листик Республикасы исеменнән. Имза уры нында Халык Комиссарлары Советы Пред седателе Владимир Ильич Ульянов Ленин. Милләтләр эше буенча Халык Комиссары Иосиф Виссарионович Джугашвили-Сталин.
Поручик һә
Поручик (полковникка). Солдатлар җитми. полковник әфәнде. Комендант взводы Суконный базарына облавага киткән иде. тоткарландылар...
Полковник. Табарга! Хөкем карары хә зер үк җиренә җиткерелергә тиеш!
Поручик. Бүген каравылда минем взвод тора. Кайбер якын постлардан үз солдат ларымны алып килсәм...
Ад-ьютантбсискеиЛ Юк. мин үзем! Генерал бу эшне миңа боерды.
Поручик (Полковникка). Мин тизрәк йөрер идем.
Полковник. Кабаланмагыз, поручик. Ашыккан ашка пешкән диләрме әле?
1 Адънп-антка.) Анда яңа алынган солдатлар булырга тиеш...
Үзәк мөселман комиссариаты комиссары Мулланур Муллазянович Вахитов куллары.
Генерал. Браво, комиссар! Сез искиткеч фантазер! Дошманыгыз контрразведкасы кулында килеш — нинди сүзләр! Ләкин сез начар күрәзәче: татар республикасы тезелү турындагы декретта безнең икебезнең имза быз тору ихтималын күрмисез. Безнең плат-форманы кабул итүгә ризалашсагыз, сганең имзагыз беренче торыр иде. Татарларга республика бирү положениесенең кайчан ки-леп чыгуы беркемгә дә сер түгел ләбаса: Казанда ун мең гаскәриле Болак арты рес-публикасы фетнәсе күтәрелгәч. Положение аларны сарык көтүе кебек коралсызландыру өчен кирәк булды... Кыскасы, менә шул. Мин сезгә үземнең туры һәм гадел тәкъдимемне җиткердем.
Вахитов. Генерал, сезгә Чацкийның Ре- петиловка әйткән сүзләре белән җавап би- рәм: «Слушай, ври да знай же меру!» (Тора.) Юкка маташмагыз, генерал: сез миннән бер ни дә ала алмассыз. Чәегез өчен рәхмәт. Яхшы, тәмле, хуш исле чәй. Бу — минем соңгы сүзем.
Генерал (тора Кызганыч, Вахитов әфәнде. Сезгә мондый чәй эчү башка насыйп булмас инде... Сезне декретлар гына түгел, тагын шигырьләр дә язгансыз диделәр. Сезгә хәзер үз үлемегезгә эпитафия генә чыгарасы калды.
Вахитов (бераз эндәшмичә торгач). Мин үлемемне соңгы шигырем итәргә тырышыр-мын. (Ишеккә таба юнәлә, борылып.) Ә мин сезнең мөмкин кадәр озаграк яшәвегезне теләр идем.
Генерал (һич көтмәгән иде). Собственно, нигә?
Вахитов. Сүзләремнең чынга ашуын кү-рер өчен. (Чыгып китә.)
Генерал (уйланып, арыган төстә креслога утыра) Үлем артыграк...
I Адъютант керә.
Адъютант чыгып китә. Поручик бик нык дулкынланып басып кала.
Полковник (Вахитов каршына туктап). Көне начар туры килде— Иртәдән бирле пыскак яңгыр...
Вахитов. Димәк, вакыты бик уңай. Сезнең өчен. Көннең яхшырагын көтәр идегез дә бит — ашыгасыз, полковник. Кызыл Ар мия якынлаша...
Полковник. Генералның боерыгы булма- са, мин бер дә ашыкмас идем. Сезне Пугачев кебек, тимер читлеккә утыртып. Мәс- кәүгә алып барасы иде.
Вахитов. Пугачев Мәскәүгә җиңүче булып барган.
Полковник. Тимер читлектәге җиңүчеме? Ишетәсезме, поручик? (Көлә.) «Жиңү-
Я
Төрмә. Яңгыр шавы. Ак стена буенда Вахитов белән Өченче басьгп тора. Полковник.
че»! (Вахи гоека.) Бәлки сеа дә үзегезне җи-ңүче дип фараз кыласыздыр?
Вахитов. Нәкъ шулай. Жиңелгән бул сам. сез мине үтермәс идегез
Полковник. Без сезне үтермибез, ә хәр би-кыр судының хөкем карары белән Россиягә каршы кылган җинаятьләрегез өчен җәзалыйбыз!
Вахитов. Россиягә каршы? Әйтәм җирле ул хәрби кыр судына ак чехлар гына ху җа!..
Адъютант әйләнеп килә. Аңа винтовка тот-кан дүрт солдат ияргән, берсе — сәүдәгәр Бәхтизаров.
Адъютант. Шушылардан кала бүтән кеше юк.
Полковник. Взводны тезегез!
Адъютант. Вз вод! Стройся!
Полковник (Поручикка). Хәзер сезнең чират, поручик! Боерыгыз! (Кобурасына кулын куя.)
Поручик (югалып кала). Мин?!.
Полковник. Сез миннән Вахитовны үзегезгә бирүемне сорадыгыз түгелме соң? Алыгыз, кечкенә генә бүләгем, ул сезнеке. Боерыгыз'
Поручик (тын торгач). Гафу итегез. Ва хитов, коткара алмадым. Рөхсәт итсәгез, мин сезнең янәшәгезгә басар идем. (Револьверын ташлап, аның янзшасенэ барып баса.)
Полковник. Шулай дип уйлаган идем аны... Артык кабаландыгыз, поручик. Аның янына камерага кертеп бикләнергә теләк белдергән мәлегездән башлап... кабаланды гыз. Нихәл итәсең, иртәме-соңмы без нәкъ менә шулай кара-каршы басып торырга ти еш булыр идек. (Адъютантка.) Капитан, сезгә кала, боерыгыз.
Адъютант Взвод! Смирно! Взвод, целься!
Солдатлар винтовкаларын күтәрәләр.
Икенче генә тик тора.
Икенче. Хосусан мин ата белмим, галиҗәнап, кем... полковник әфәнде! Ата белмим. аңлыйсызмы?!
Полковник. Кулыңа винтовка тоттыңмы, без төртеп күрсәткән якка атмый булдыра алмыйсың инде!
Икенче. Юк! Булмый! Аларга атарга кулым күтәрелми. Мин кичә генә аларның берсе идем ич!-
Полковник. Бүген дә шу ларның берсе буласың килмидер бит? Сайла! Я атасың, я алар белән бергә үләсең.
Икенче (винтовкасын ташлый, шинелен сала, алар янашасена барып баса. Вахитов- ка). Кызганыч, синең әнкәңә кытай чәе җи-бәрермен дигән нәзеремне үтәми калам...
Өченче (Вахитовка). Син Ленинның үзлә-ренә чәйгә дәшкәнен сөйләп бетермәдең...
Полковник (кычкырып) Боерыгыз, капитан! (Пистолетын чыгарып, үзе да рәткә баса, ыгы-зыгы килган адъютантка.) Баба!.. Взвод, целься! (Пистолетын төби.)
Вахитов. Әйе, әйе, Ленин!.. (Көйли.) «Са ры. сары, сап-сары, сары чәчәк саплары...»
Вахитов бер адым алга атлап куя. Ату тавы-шы яңгырый. Бар дөньяны башта җете кы-зыллык, аннары караңгылык баса.
9
Мәскәү Кремле.
Мәхфузә Головин, дулкынлануыннан һәм борчылуыннан нишләргә белмичә һәм каядыр барырга, кемнедер күрергә кыймыйча. Казаннан хәбәр көтә. Телеграф бүлмәсеннән аппаратлар тавышы ишетелеп тора. Аннан озын телеграмма тасмасы тоткан күн куртка- лы чыга.
Мәхф үзә (аның каршысына басып). Әйтегез әле, зинһар... сез белмисезме? Әйтә ал массыз микән... Казан ни хәлдә? (Аның юлына аркылы төшеп диярлек.) Казан ха кында яңа хәбәрләр юкмы?
Күн курткалы аңа күтәрелеп карый һәм ел маеп җибәрә, җавап бирмичә, коридор буен ча китеп бара. Мәхфүзә бераз Күн куртка лыга ияреп бара, ләкин артта кала Менә ул алтын сентябрь кояшы сирпелеп торган тәрәзә каршысына килеп баса. Тынлык. Коридор буенча ашыгып якынлашучы аяк тавышлары ишетелә. Телеграмма тасмасын укын-укый. Ленин килеп керә. Аның артын нан Күн курткалы килә.
Ленин. Юк. юк, мин үзем. Үзем! Фәкать
Күн курткалы (Ленинны узып). Сезнең яраларыгыз белән болай дулкынлану бик зыянлы, Владимир Ильич!
Ленин (көр күңел белан). Ә мин дул кынланмыйм! Бер тамчы да дулкынланмыйм. Мин шатланам! Әйе, әйе. шатланам! Ә шатлыкның әле беркемгә дә зыян иткәне юк. Киресенчә!
Мәхфүзә аның каршысына чыга.
Мәхф үзә (кыюсыз төста). Владимир Ильич!.. Хәлегез ничек?
Ленин аңа күтәрелеп карый. Бераз таны- мыйча тора.
Сез мине танымыйсызмы?.. Мин... мин... ко-миссар Вахитовның секретаре һәм...һәм...
Ленин (танып). Әлбәттә, иптәш Голович! Зинһар, гафуитегез, шундук танымадым —

хәбәрләр шундыйрак... Хәлем ничекме? Күптәннән булмаганча яхшы. Хәтта бик яхшы! Казаннан хәбәрләр килде, иптәш Го-ловин! Безнең Казаныбыздан! Җиңү! Тагын бер авыр, әмма хәлиткеч җиңү. Казан — безнеке, бетенләйгә безнеке!
Мәхфузә (шат). Җиңү?!
Ленин. Нинди генә җиңү әле! Ахмак пуляларның берсе минем күкрәгемдә түгел, ә шунда — Казанда кебек иде. (Тасманы Мзхфүззгз укый.) Менә үзегез тыңлагыз. • Чехословак һәм ак гвардия бандалары Ка занда баштанаяк тар-мар ителде һәм Казан яңадан Совет власте кулында. Комиссар...»
Мәхфузә (шатланып бүлдерә). Комиссар Вахитовмы?..
Ленин. Юк... Межлаук. (Чак кына тет- рзнгзн тавыш белзн.) Реввоенсовет члены Межлаук.
Мәхфузә. Вахитов түгелмени?.. Ләкин бит... иң беренче булып ул хәбәр итәр иде. Димәк...
Ленин (аны зур саклык белзн култыгыннан алып). Нинди «димәк», нинди«димәк»?! Менә хәзер Казан белән элемтәгә керәбез дә... Мин ышанам, мин сезне дә катгый ышандыра алам! Хәер, югалтуларсыз җиңү булмаганын да без бик яхшы беләбез бит, иптәш Голович!.. һәм нинди генә югалтулар әле!.. Кайвакытны дуслардан да оялмыйча, дошманнардан да хурланмыйча елардай
югалтулар... Әмма мин ышанам...
Күн курткалы. Владимир Ильич! Казан элемтәдә...
Ленин. Әйе. әйе!... (Мзхфүзэгз.) Югалту ларыбызны күз яше белән юарга ашыкма гыз, иптәш Голович, вакытны ашыктырма гыз. Әйдәгез, иң элек җиңүләребезгә шатла* ныйк әле. алар безгә бик кыйммәткә теша. Мин барысын да белешермен. Ышаныгыз, барысы да яхшы булыр. , Аппаратный™ кереп китә, шпекне ябарга әллә оныта, әллә кирәк санамый, аппарат тавышы пулемет атуын хәтерләтеп ишетелә әмма Лениннын ышанычлы, нык тавышы аны басып китә.
«Казан, Реввоенсоветка. Кызыл Армиянең искиткеч җиңүен сокланып тәбриклим. Нок-та. Ул эшчеләр һәм революцион крестьян-нарның буржуазияне ахырынача тар-мар итүенә, эксплуататорларның барлык кар шылык күрсәтүен сындыруга һәм бөтен-дөнья социализмының җиңүенә хезмәт ит-сен. Нокта. Яшәсен бөтендөнья эшчеләр ре-волюциясе! Өндәү. Ленин».
Мәхфүзә үзенә генә юнәлтелгән яктылык ноктасында Ленинны йотылып тыңлый һәм еламаска тырышып басып тора.
Мәхфүзә. Син — кояш чыгышларында, ә мин — баешларында... Мин синең көчле гәүдәңнең бер уч туфракка әйләнүенә ничек ышаныйм? Юк. Юк!.. Син исән!.
Пәрдә.