Логотип Казан Утлары
Публицистика

Соңгы уйнау

Соңгы уйнау
Пенсиягә чыгып, озак вакытлар узгач, атаклы музыкант Фәйзи Биккининны телевизион тапшыруга чакыралар Салих Сәйдәшевкә багышланган бу тапшыруда Фәйзи ага гармунда ике көй уйнарга тиеш була. Соңгы вакытларда Ф Биккинин сәхнәгә чыккач, бар белгән көйләрен уйнап бетермичә туктамый торган була. Карт музыкантның бу гадәтен белгән режиссер телевизион тапшыру алдыннан ныклап кисәтә:
— Фәйзи абый, безгә вакыт аз бирелгән, бер минут арттырсак та, безне «суячаклар»! Зинһар, ике генә көй уйнагыз, ярыймы!
Фәйзи ага риза була. Репетиция вакытында ул ике генә көй уйный. Турыдан-туры эфирга чыккач, музыкант Сәйдәш белән булган вакытлары турында озаклап сөйли һәм бер-бер артлы Сәйдәш көйләрен уйнарга тотына Сәйдәш көйләре беткәч, халык көйләре башлана Режиссер ярдәмчеләре Фәйзи агага ыслап та карыйлар, кул хәрәкәтләре белән сәгатьләренә күрсәтеп, вакыт беткәнлеген белгертергә телиләр — юк, Фәйзи Биккинин тапшыру өчен бирелгән бөтен вакытны ала, кирәгеннән артык уйный да уйный.Микрофонны борып, тапшыруны туктаткач та, Фәйзи абый һаман уйный әле.
Ачуы чыккан режиссер Ф Биккининга:
— Әй, Фәйзи абый! Суйдыгыз, пычаксыз суйдыгыз! — дигәч, олы музыкант уйнаудан туктап:
— Син, энем, культуралы кеше булсаң, көйне бүлдермә! — дигән.— Уйнап бетергәнне көт Намазны боздырырга ярамаган кебек, уйный башлаган көйне дә өзәргә ярамый. Бәлки бу минем соңгы уйнавымдыр, энем Бер чыккач, уйнап калыйм, дидем
Чыннан да, шуннан соң озак та узмый, атаклы гармунчы Фәйзи Биккинин дөнья куя.
Ябышмаган сакал
СССРның халык артисты Габдулла Шамуков үжәт шахматчы иде. Бер уйный башласа, сәхнәгә чыгарга да оныткалый торган иде. Бервакыт шулай онытылып, ул чыгышына соңга кала Шамуковны әткәләп диярлек сәхнәгә чыгаралар. Ләкин ул сакалын ябыштырып өлгермәгән була. Габдулла ага Шамуков сакалын бер кулы белән тотып, иягенә терәгән дә, сәхнә буйлап йөгереп йөри икән Моны күргәч, артистлар көлә дә башлый.әмма Г Шамуков ролен әйбәтләп уйнап чыга, хәтта тамашачы һични белми кала. Сәхнә артына чыккач, артистлар сорый
— Габдулла абый, сез нигә гел сакалыгызны тотып уйнадыгыз?
— һәр мөэмин мөселманның бер тотам сакалы булырга тиеш, ди китап. Минеке бер тотамга життеме икән, дип үлчәп карадым! — дигән jcapT актер.
«Кызыклы хәлләр»не журнал өчен Р. Батулла әзерләде