Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сәфәр җилләре
Кайтыгыз, кайт.— Көчне ишәйтергэ...
X. Туф»н
— Таңнан торып, искән җилләр белән Сәфәр чыксаң, улым, юл уңа,—
Дия иде миңа бабам мәрхүм, Шулай дия иде гел миңа.
Бабай мәрхүм шулай дия иде:
— Таңнан сәфәр чык син җил булып... Ялгыз коштай чит җирләрдә калма, Кайт, йөремә кагылып-сугылып.
Кайт син, улым, язын кайткан коштай, Сәфәр җилләредәй җилләнеп.
Син яралган туфрак — сине көтә, Чит җирләрдә калма җирләнеп!
Алты каен тавы
(АНА МОНОЛОГЫ)
Алып кебек алты ул үстереп, Алтысын да бирдем сугышка. Алты улга алты шаһит булып, Алты каен үсте сагышка.
Алты каен — алтын тавы түгел. Алты кайгы тавы илемдә.
Алты улга — алты һәйкәл кебек, Басып тора минем иңемдә.
Икмәк (нан) пешерү өчен махсус урын.
Наманганнан килгән нан
Кан кардәш, вә нан кардәш булган үзбәк халкына
багышлыйм.
Наманганнан килгән нан, Пешерелгән тандырда 1 Барлык нәрсә дә була Нан булганда, кайгырма!
Күренмидер ярың да — Нан булмаса карында. Наны барның — җаны бар, Нан хәл кыла барын да!
Наны барның — бары бар: Күккә тигән даны бар! Наны юкның — ние бар? Тик чыкмаган җаны бар...
Наманганнан килгән нан, Пешергәннәр тандырда. Үлми яшәр кардәшлек, Нан булганда табында!
Алты каен тавы каеннары Алтын бишек гүя һәр кошка. Алты каен — алты каргыш тавы, Алты каһәр тавы сугышка!
Җилләр исәрләр
Бүгенгедәй бары да исләремдә, Авылдагы дустым — Искәндәр,— Истә безнең, Таллы тугайларда,
Таллар җырын җырлап үскәннәр.
Хәтереңдәме талны чишендергән Кәҗәләрне тотып «пешкәнхнәр? Тал кызлары белән култыклашып Фотоларга бергә төшкәннәр
Хәтереңдәме?.. Ләкин быел менә Әллә нинди каһәр төшкәннәр Без сагынып кайткан тугайларның Талын тамырдан ук кискәннәр!
Мондый тугайларны беркайда да Табалмабыз инде, Искәндәр!
Таллар «җан биргән» ул тугайлардан Үксеп-үксеп җилләр исәрләр...
Җыр төбәген сагынып
Илһам Шакировка
Чит җирләрдә, сагынганга микән, Көчле яңгырый җырлар бигрәк тә; Араларны җырлар якынайта, Булсаң да син ерак төбәктә. Кылдан нечкә һәрбер күңел өчен Җыр сыеннан да юк зур бәйрәм. Туган җиргә илтә канатында — Җыр көченә калам мин хәйран! Кеше күңеле майдай була, эреп, Мөкатдәс моң—халык сазыннан, һәр халыкның җырлап туймас җыры Йөрәгенә уеп язылган.
Кояш кебек балкып Илһам җырлый, Тыңлый үзбәк, башкорт, татарлар... Туган ягын ташлаучылар да — шул Җыр төбәген сагынып, кайталар!
Әти булдык, Әти
Без дә күптән әти булдык, Әти!.. Үсмер чакта идек тәртипсез, Күпләр өчен булдык «ятим бозау», Сугышлардан калып әтисез.
Без дә инде — әти булдык, Әти! «Артык кашык» идек элек без...
Тик, шулай да, тамак ач булмады — «Тал чыбыгы ашап» үстек без!
Без дә хәзер әти булдык, Әти!.. Әтисезләр бик күп идек без! Хур булмадык, әткәй, кеше булдык, Чыклы гына булды безнең күз.
Без дә шулай әти булдык, Әти!
Каян белсен?
Каян белсен Идел киңлекләрен — Идел суын иңләп кичмәгән? Каян белсен — яну-көюләрнең Диңгезләрен үзе эчмәгән?!
Каян белсен корыч катылыгын — Кулда корыч бөгеп бирмәгән? Кайгы тавын каян белсен, үзе — Кайгы йөзен гомер күрмәгән?!
Каян белсен сырхау башның хәлен — Үз башына казык төшмәгән?
Каян белсен көнен ятимлекнең — «Ятим бозау» булып үсмәгән?!
Сөю килә җирдә — яшен яшәп, Сөю назын күрмәгәннәргә дә... Талпынганда сөю белән йөрәк, Бар тирә-юнь охшый бәйрәмнәргә. Күзләреңә кара ап-ак була, Чәчләр чәчкә килеп бәйләнгәндә; Шат, мөлаем була барлык кеше, Сөю белән баш-күз әйләнгәндә. Бар дөньяңда барсы изге, якты, Сердәш була һәркем — әйләнәңдә... Бар да була... Үз вакыты белән! Лаек кына булыйк бәйрәмнәргә!