ШИГЫРЬЛӘР
Томаннарда адашкан кош Очып керде шигыремә: «Балачагың булам, ди ул, Төшләреңә керми генә, Көпә-көндез килдем менә...
Очрашмадык очышларда, Очсак та гел бергә-бергә,— Бер сөюгә — бер гомернең Аз икәнен мин әйтергә Килеп кундым синең иңгә...»
Сулышымда җылытуга, Очты кошчык... очып китте.— Ятлар түгел, үземнеке Йөрәгемне телеп китте, Каурыйларын биреп китте.
Каурыйлары — каләм икән, Манар карам — йөрәк каным. Җыр башлады... мәңгелеккә Чакыручы Сөю белән Сихерләнгән сәйяр җаным...
Очышларда очратып ул, Балачагым — бәгыремне, Алып килгән... тапкан мине...
Кошчык миңа биреп китте Язылачак шигыремне.
/ / f /
Мәхәббәт калканы
Кемдер миңа калкан була — Кирәкми!
Кемдер миңа капкан була — Эләкмим.
Кемдер җанга аркан була — Өзәмен!
Кемдер миңа упкын була — Йөзәмен.
Калкан нигә — дошман күрсә Аркаңны?
Куркакларга куегыз сез Капканны!
Аркан гына коткаралмый
Батканны:
Тик асарга ярый илен Сатканны.
Мәхәббәттә янып калдым — Батмадым.
Мәхәббәтне сатмадым мин — Сакладым.
Очратмадым мәхәббәтнең
Капканын,—
Беләм бары ватылмаслык Калканын!
Идел барында
Бу уйларым күккә күтәрелгәч, Җиргә нурын сипте Җидегән... Соңгы минуткача ил белән без, Соңгы минуткача ил белән!
Антыбызны, димәк, гомерләрне Космик тузаннардан аралап, Балкышлары, алкышлары белән Яраларны бәйләп, дәвалап,
Җиде йолдыз сүнде...
Яп-якты көн!
Күзләр генә бары чем-кара.
Бу дөньяга башка күзләр белән Карап булмый инде... юк чара.
Ә күңелне — җанны Идел юа, Табалмассың анда каралык. Үзебезчә балкып, гасырларны Агартырга әле ярадык.
Еллар узган еаен — яулар узды, ' Ава тордык — яшәр чагында.
Гомер сөрдек Идел ярында без һәм үлмәбез Идол барында!
Ташбашлылар үткән... Тимер килгән... Кылычлылар тагын килгәндер.
Аксак Тимер— XIV гасыр азагында Идел буйларына яу чапкан илбасар.
Безнекеләр бергә җыелганнар: Исән калганнары — меңнән бер.
Шул берләрдән туып калганбыз да Татар дигән исем алганбыз.
Казан асып монда чакырганбыз — Кемнәр батыр, кемнәр бер ялгыз.
Тарих тарагыннан таралып гел, Чыныгыплар чыктык аңардан.— Иске дөньяларны кичкән иман Безнең каныбызда яңарган.
Искелекнең яңалыгы булып,
Истәлекнең булып исәне,
Көлләрнең мин ялкыннары булып, Киләчәккә дәшәм:
— Исәнме?!
Ә без исәң!
Үлгәннәр дә, әнә,
Дәшә җирдән, судан, һавадан:
Канга буятмабыз халык җанын, Талатмабыз аны яңадан!
Талауларга хирыс идолларны Төпсез Идел йота барачак. Халык җаны — Кояш! — Үзенекен
Упкыннардан тартып алачак ул, Упкыннардан тартып алачак!
Мәңге шулай булган, шулай булыр,— Шуны раслап балкый Җидегән...
Мәңге тере туган тел белән без, Без үлемсез туган ил белән!
Безнең көчнең серен белми...
Кил дә, мәкер, ташка бәрел, Тик йөрәгемә тимә!
Кит, йөрәгемә тимә син, Ул илем диеп тибә.
Син туган чагыңда җилдән, Ут алды йөрәк илдән. Сүндерим әле шуны дип, Гомерең буе җиллән...
Җиллән!.. Гомерлек «иҗатың» Мәйданда бүген, әнә,
Күмерләр-көлләр өстендә Елан күк бәргәләнә.
Учакка ташыйлар аны
Кешеләр кочак-кочак:
Син явызлыкка туймадың,— Утынга туймый учак.
Безнең көчнең серен белми, Китәсез берәм-берәм.
Мин яшим — димәк, сезне мин Күмергә әйләндерәм.
Аралап ал
Кеше китә — җыры кала, диләр. Кайгысы да җир өстендә кала. Ләйсән булалмасаң, ахыр чиктә Кар булып яу, боз булып яу, бала.
Ташкыннарда тау-тау кайгы аксын, һәм юылсын әле бөтен каргыш... Әмма кешеләрнең бөеклеген Аралап ал! — Җуя күрмә ялгыш.
Борынгы көйгә
Син яшәгән якка юл сорагач, Асыл гөлләр тора аптырап: Әнә, диләр, аның тәрәзәсе Якты йолдызлардан яктырак бит, Якты йолдызлардан яктырак.
«Шам шәриф лә дигән ай шәһәрнең Тәрәзәсе саен якты шәм...» — Шулай җырлап, мин гөлләргә түгел, Йөрәгеңә синең эндәшәм, әй, Йөрәгеңә синең эндәшәм.
Күрешергә әле Ай бирмәде Фатихасын безгә, дисеңме?.. «Сөя» диеп, әллә бөтен кошлар, Тәрәзәңә синең килсенме соң, Тәрәзәңә синең килсенме?
Әллә тәрәзәңә чиртсенме тик, Асыл гөлләр кулы — яфрак? Йөрмәсен лә айлар бик ялтырап,— Сөюләрем Айдан яктырак бит, Сөюләрем Айдан яктырак...
Салкын кышлар аккош булып кайтыр...
Салкын кышлар аккош булып очты, Эреп тамды ап-ак канатлары...
Көнгә баккан иң беренче гөлләр Сөя, диеп, мең кат кабатлады.
Кылыч булып ялтыраган яшен Сынып төште җиргә — җәйләремә..
Дөрләп көзләр килгәч... Барлык утлар: Әйдә, диләр, сөю бәйрәменә.
Бәйрәм башланырга вакыт җитте.
Син килмисең әле, син юк һаман.
Күреп калыйм... Мин мәңгелек түгел, Барлык утлар белән бергә янам.
Сүнсәм — күмер, янсам — балкыш булам. Син кабызган ут мин — таныйсыңмы? Шулай булгач, үзең хөкем чыгар: Яшимме соң — Йөрәк ярылсынмы?
Яшәтмәсәң әгәр — үзем белән Алып китәм язны, җәйне, көзне... Мәхәббәттән башка, барлык утлар Гомер буе туңдырачак безне.
Салкын кышлар аккош булып кайтыр, Кара җиргә язар канатлары: «Бер гашыйкка ахырзаман килде... Сөйгән яры аны яратмады».
Җир читендә
«Җан шатлыгы аның — җир читендә, Ә йөзендә һаман елмаюлар».
Шулай сөйләгәнсең минем хакта...
Тагын яшен булды яшерен уйлар.
Яшим сөю сихерләгән килеш.
Кирәк иде сиңа берни дәшмәү,— Сиңа да шул бик читендер инде, Бик кыендыр җир читендә яшәү.
Белеп кит
* ’
Муеныма аскан ташың — тау иде, Мине тирән су төбенә салды ул. Бүләк алып чыктым әле мин сиңа: Сине сөйгәч — энҗе булып калды ул.
Дулкын килә, дулкын китә Син килеп киткән кебек.
Ярларда кала бары тик Чуерташ, ап-ак күбек.
Дулкын килә, дулкын китә.
Ничә кат килеп киттең:
Йөрәккәемне — чуерташ, Чәчемне ап-ак иттең.
Дулкын килә, дулкын китә.
Белеп кит, килсәң әгәр: Син тере... бары тик минем Соңгы сулышка кадәр.
Артист
Ринат Таҗетдиновка
Бөтен авыл уты монда яна.
Урын җитте залда һәммәсенә.
Сиңа таныш алкышларда сагыш: Чакыра халык сине сәхнәсенә.
«Уф!» дидең дә кулларыңа алдың Борынгының затлы киемнәрен; Җылынсыннар бераз, дигән кебек, Кат-кат үтүкләдең — иренмәдең.
Күктә очкан чагын уйлый-уйлый, Иң шәп каурыйларын яшь бөркетнең Энҗе белән мәрҗән янып торган Кара эшләпәңә син беркеттең.
Ашыкмыйча гына барын барлап, Әзерләндең... үлеп... терелергә! Хуплап торды халык: «Ни булса да — Без бит бергә инде, без бит бергә...»
Караңгыда гашыйк шаһзадәнең Йөрәгеннән кинәт ут кабынды! Янды, янды... Патша сараеның Бары бер уч күксел көле калды.
«...Сыйладылар, дидең,— баллары бар, Гашыйк булган өчен — дарлары бар.
Гашыйк булган өчен мине бүген Асып куячаклар көпә-көндез.
Менә ак күлмәгем! — Тотып аны Кешеләргә таба йөгерегез! Кешеләргә таба...»
Яндырдың да җанны җырың белән, Сихерләдең изге ырым белән, Синең белән үлдем.
Бу дөньяга Тәмуглардан качып шакып керәм.
Сагышларың, каргышларың булып Авыл урамына төшкән томан... Узган гасырлардан кайтып киләм, Дарга асылачак гашыйк сыман.