Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сирәгәя бара
Яңгырады кинәт матәм маршы, Төш вакыты иде, көн үзәге. Литавралар үксеп еладылар, Барабаннар дөң-дөң гөрселдәде.
Юлда баручылар калды туктап.
Сорадылар: — Озаталар кемне?
Күктә кояш гаҗәпләнеп торды: Үлү мөмкинмени мондый көнне?!
Ә табутта бер ветеран иде, Ята кебек әйтер сүзен уйлап: Шундый көндә эшегездән бүлдем, Рәнҗемәгез инде, дигән сымак.
Үз гомрендә ул бит беркемгә дә Авыр йөк булмады моңа кадәр. Үз табутын күтәрешер иде...
Бүген үзе — мөмкин булса әгәр.
Үзе өчен түгел, иле өчен Барып чыкмады ул кая гына! Күкрәгендә аның орден түгел, Яра гына йөрде, яра гына.
Шул ярасы аңа гомер буе
Үткән яуны торды искә төшереп. Утлы яра кебек истәлекләр Ала иде кайчак пешереп-пешереп.
Ветераннар күргән ул дәһшәтләр Инде бездән ерагая бара.
Шомлы көннәр ерагайган саен Ветераннар сирәгәя бара.
Сибелә чәчәк
Сибелә чәчәк, күңел чәчәкләре...
Коелып кала үткән юлларга.
Артка карыйм: шушы чәчәкләрне Кемнәр чыгар икән җыярга?
Сибелә чәчәк ап-ак карлар булып, Җил тузгыта чәчкә-карларны. Артка карыйм: кайнар учын сузып Кемнәр тотар икән аларны?
Сибелә чәчәк, очкын булып сибелә һәм кушыла шәфәкъ алына.
Артка карыйм: шушы очкыннарым Учак кабызыр кемнәр җанына?
Сибелә чәчәк — күңел чәчәкләре Йолдыз булып сибелә төннәрдә. Яктырта ул нинди сулар төбен, Коела ул нинди күлләргә?
Кала
Язмыш никадәр Нык тырышмасын — Юк, ала алмый Кешедән барсын: Шатлыгын алсаң, Хәсрәте кала. Сөюен алсаң, Нәфрәте кала... Яшьлеген алсаң, Картлыгы кала — Балачагының Сафлыгы кала... Киләчәген ал — Үткәне кала:
Икебез дә бүген больницада, Җитмәсә, яз — нинди чак тагын! Сизеп торам, беркем килми диеп, Йөрәккәең сыкрап ятканын.
Әллә безнең дуслар юкмы соң, дип, Сүз башлыйсың кайчак ачынып. Дуслар күп ул, әнә ал таң килә Сөендерим диеп, ашыгып һич соңармый яңа көннәр килә, Яңа көнне күрү — зур шатлык. Тәрәз аша кояш килеп керә һәм бүлмәгә тула нур, аклык.
Шушы аклык безнең йөзгә күчә, Шушы аклык тула күзләргә. Яшәү ямен, тормыш мәгънәләрен Нигә безгә читтән эзләргә?
Күп нәрсә бит үзебездән тора, Сөенә белик, дустым, барына:
Көчнең халыкка Түккәне кала... Саулыгын алсаң, Сабыры кала: Эчтә өметнең Тамыры кала... Шөһрәтен алсаң. Ачуы кала. Хезмәтен алсаң, Ярсуы кала... Гомерен алсаң, Кабере кала — Чын кешенең гел Кадере кала!
Яз көненең җылы яктысына, Ә кышларның ап-ак карына. Сөенә белик...
Бөтенесе кирәк
Кирәк безгә, бөтен нәрсә кирәк, Комсыз булмасак та чынында без... Бер баласы бит без табигатьнең, Гомер буе аның кулында без.
Кирәк безгә ишелеп аккан болыт — Хыялларда ерак китәр өчен.
Кирәк безгә зилзиләле давыл — Егылмаслык көчле итәр өчен.
Аяз күкләр, якты кояш кирәк — Күңелебезгә аклык салыр өчен. Очы күренмәгән юллар кирәк — Өметләнеп алга барыр өчен.
Ярсу елга, шаулы диңгез кирәк — Дулкыннары җанга күчсен өчен. Сокландыргыч гөлбакчалар кирәк — Сөю чәчкәләре үссен өчен.
Биек ярлар, текә таулар кирәк — Үҗәтләнеп өскә менәр өчен.
Алсу таңнар, зифа таллар кирәк — Яшерен серебезне сөйләр өчен.
Табигатьтә берни артык түгел, Табигатьтә кирәк бөтенесе: Караңгы төн, озын кышкы кичләр, Зәпәр салкын, түзалмаслык эссе.
Төшенмәслек тирән серләр кирәк — Зиһен кылычларын чарлар өчен. . Кирәк безгә бар да — үзебезнең Кеше икәнлекне аңлар өчен!
Челән
Челән килгән безнең күлгә, Белмим, нинди челәндер. Нинди булса да, мөгаен, Безне сагынып килгәндер.
Сыңар тәпиенә басып, Кузгалмый ул көн озын. Балыкчы кебек сабыр ул, Бакчачы кебек түзем.
Үткән-сүткән кешеләрнең Күзе гел анда гына.
Керә ул камышлыгына Бары тик ялга гына.
Явыз малайлар да аңа Таш атмыйлар нигәдер: Күрәсең, матурлык шул^й Явызлыкны җиңәдер...
Иорт салам
Хыялымда мин гел бер йорт салам, Ничә еллар инде, тоташтан... Бер саламын аны бүрәнәдән, Бер саламын аны ак таштан.
Утыртамын елга буена ук, Бик матурын сайлап урынның. Ак пароход кебек ап-ак йортым Дулкыннарга төртер борынын
Ә мин шунда кармак салып кына, Гамьсез генә гомер сөрермен. Өр-яңадан балачакка кайтып Күбәләкләр куып йөрермен.
Онытылыр барлык дөнья гаме, Шик-шөбпәләр җанны таламас Уңышсызлык эшкә аяк чалмас, Җиңелүләр миңа янамас.
Сандугачлар таңда сайрап кына Уятырлар мине йокымнан. Яшәрмен мин өйне бишек итеп Тирбәттереп салмак дулкыннан...
Хыялымда һаман йорт бетерәм, «Тыныч булыр», димен, ичмасам... Ярый әле мин бу хыялымны Эшкә ашыра алмыйм һичкайчан!
Бу бәхетле икән дип уйлагыз
Тәрәзәмдә әгәр ут сүнмәсә Гамьсез йоклаганда бөтен кеше — Бу бәхетле икән дип уйлагыз, Бар дип моның мавыктыргыч эше.
Күрсәгез сез тәмләп йоклаганны Баш астыма салып кулны бары.— Бу бәхетле икән дип уйлагыз, Нинди тыныч диеп йокылары.
Әгәр мине юлда очратсагыз, Ашыгудан кысылса да тыным — Бу бәхетле икән дип уйлагыз, Ашыгыр җире бар икән дип моның.
Ишетсәгез әгәр кемнәрнеңдер Минем гамем белән януларын.— Бу бәхетле икән дип уйлагыз, Бар икән дип моның чын дуслары.
Гүзәлләрнең тик бер карашыннан Күзләремдә очкын чагылып китсә, Бу бәхетле икән дип уйлагыз, Кабына ала бу, дип, элеккечә.
Арттан килеп, минем күзләремне Капладың да йомшак кулың белән: — Таныйсыңмы? — диеп пышылдадың, Муенымны назлап тының белән.
Сулышларың килеп кагылуга Өлгерсә дә җанга сөенеч тулып, Кузгалырга куркып утырдым мин Рәхәт әсирлеккә риза булып.
Шушы көннән мин әсирең синең, Дауламыйм да хәтта иркемне мин. Шушы көннән томаланды күзем, Шушы көннән күрмим беркемне мин.
Синең өчен бу бер уен булган, Аңладым мин моны, әйе, тиздән. Кулларыңны ләкин... кулларыңны Алып ташлый алмыйм һаман күздән.

Яндырамын хәтер учагында
Үткән кичерешләрнең җыеп барсын Яңа вакыйгалар мәйдан сорый, Яңа кичерешләргә урын калсын.
һәрбер көнең елга тиң чагында Ничек барын сыйдыра алсын йөрәк? Хәтер архивларын вакыт-вакыт Чистартырга, яңартырга кирәк.
Арынырга теләп артык йөктән Кичерешләрне ягам өеп-өеп: Шатлыкларым яна дөрли-дөрли, Кайгыларым ята кара көеп.
Сары көзнең сары күз яшьләре Агачларга калган эленеп. Карый алар ап-ак кар өстенә Гаҗәпләнеп, үрелеп-үрелеп Сары көзнең салкын яшьләренә Бу агачлар ничек чыдар соң? Сыгылмасмы алар, сынмаслармы Күз яшеннән авыр ни бар соң: