РЕВОЛЮЦИОНЕР ЛЕНИНЧЫ
Р. К. Беляев.
КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре
оммунистлар партиясе нык үскән социализм җәмгыятен камилләштерү курсын эзлекле төстә үткәрә. Әлеге ленинчыл курс, партия стратегиясе һәм политикасының дәвам- чанлыгы КПССның чираттагы XXVII съездын чакыру турындагы зур политик әһәмияткә ия булган мәсьәләне тикшергән Үзәк Комитетның апрель (1985 ел) Пленумында тагын бер мәртәбә расланды. Партиябезнең чираттагы съезды, һичшиксез, ил үсешендә аерым бер этапны билгеләүче маякка әверелер. Тикшерүгә куела торган мәсьәләләрнең гаять дәрәҗәдә мөһимлеге, хәзерге чорның үзенчәлекләре, җәмгыять алдында торган проблемаларның яңалыгы һәм масштаблылыгы булачак съездның әһәмиятен тагын да арттыра. Алда зур эшләр, җәмгыятебезне һәрьяклап үстерүгә юнәлтелгән бик күп эшләр тора.
Социаль-экономик өлгергәнлек баскычларыннан күтәрелүдә чорлар алмашыну, вакыйгалар чиратлашуы гына түгел, ә буыннар тәҗрибәсенең аерылгысыз бәйләнеше гәүдәләнә. Мондый бәйләнештән башка уңышка ирешеп булмый. Менә шуңа да бүгенге шартларда партия хезмәт ияләрен Ватаныбыз тарихының героик үрнәкләрендә тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Тарихи вакыйгалар белән нечкәләп кызыксыну, бөек үз-гәрешләрнең асылын тирәнтен аңлау совет кешеләренә партиянең нык үскән социализмны камилләштерүгә бәйле чын иҗади күрсәтмәләрен һәм нәтиҗәләрен яхшырак аңлап үзләштерергә ярдәм итә.
Агымдагы ел тарихи вакыйгаларга бай булуы белән үзенчәлекле. Ул— КПССның XXVII съездына актив хәзерлек елы, стахановчылык хәрәкәтенең 50 еллыгын, Беренче рус революциясенең 80 еллыгын каршылаган ел, совет халкы, бөтен прогрессив кешелек Бөек Җиңүнең 40 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үткән ел. Халкыбызның коммунизмга бара торган юлындагы символларны хәтерләткән әлеге вакыйгаларны бер- берсеннән һич тә аерып булмый.
Октябрь Ватаны тарихындагы героик сәхифәләр яңа кеше тәрбияләүдә, югары идея-әхлак, патриотизм сыйфатларын, сыйнфый үзаң формалаштыруда гаять зур роль уйный. Яшьләргә, В. И. Ленин басым ясап әйткәнчә, җәберләү һәм изүгә революцион традицияләр белән коралланып каршы чыккан карт көрәшчеләр тәҗрибәсе кирәк. «...Менә шушы көрәш үрнәкләре,— диде бөек юлбашчыбыз,— көрәшчеләрнең яңа буыннарын тәрбияләү эшендә безгә маяк булып хезмәт итәргә тиеш» '. Партиябезнең бөтен идеологик-тәрбия эше Ильичның әнә шундый васыятьләренә нигезләнә. һәм партия гаять авыр һәм шул ук вакытта мактаулы тарихи миссия — Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүенә ирешү. Советлар республикасын эчке һәм тышкы дошманнардан саклап калу,
‘Ленин В. И. Әсәрләр. 4 нче басмадан тәрҗемә, 15 т., 49 б.
К
яңа җәмгыятькә нигез салу. Бөек Ваган сугышында җиңү яулау, сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын торгызу кебек миссияне иңнәрендә күтәргән өлкән буын коммунистларның чиксез зур тәҗрибәсенә даими рәвештә таяна. Бу җәһәттән КПСС Үзәк Комитетында ветераннар белән очрашулар партиянең революцион, сугышчан һәм хезмәт тәҗрибәсен, партия тормышындагы ленинчыл традицияләрне баету турында кайгыр- 4 туын ышандырырлык итеп раслаучы мөһим иҗтимагый-поли ти к вакыйгага әверелделәр. Бөек Җиңүнең 40 еллыгы алдыннан сугыш ветераннары белән шундый очрашуда ясаган чыгышында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре М. С. Горбачев ветераннарның бәһаләп бетергесез тәҗрибәсен, аларның данлы традицияләрен совет кешеләренең яңа буыннарына тапшыру зарурлыгын аеруча басым ясап әйтте.
Безнең республика да революцион, сугышчан һәм хезмәт традицияләренә бик бай. Татарстан хезмәт ияләре шуның белән хаклы рәвештә горурланалар: беренче марксистик түгәрәкләрнең берсе нәкъ менә биредә оештырыла, Казан университетында дөнья пролетариатының бөек юлбашчысы Владимир Ильич Ленин укый һәм революцион көрәш юлына баса, һәм без аның Казан студентларының 1887 елгы революцион сход-касын оештыручы һәм актив катнашучы икәнен яхшы беләбез. Әлеге сходканың кайтавазы бөтен Россиягә тарала. Бу патша самодержавиесенә ачыктан-ачык каршы чыгу, бердәнбер дөрес юл — хезмәт халкы бәхете өчен революцион көрәш юлын сайлап алуны күрсәткән вакыйга була. Университетның тарихи актлар залында әлеге әһәмиятле вакыйга уңаеннан ел саен үткәрелә торган Ленин сходкалары партия оешмаларының хезмәт ияләрен, яшьләрне В. И. Ленинның героик тормышы үрнәгендә, ленинчыл традицияләр нигезендә тәрбияләү буенча алып бара торган күпкырлы эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Хәзерге көндә республикада Казан студентларының В. И. Ленин катнашындагы революцион сходкасының 100 еллыгын — Коммунистлар партиясе, совет халкы тарафыннан 1987 елның декабрендә илебез тормышындагы зур иҗтимагый-поли ти к вакыйга буларак билгеләп үтеләчәк юбилейны лаеклы каршылау өчен киң хәзерлек эшләре җәелдерелде.
Партия оешмалары хезмәт ияләрен революционер-ленинчыларның тормышы һәм көрәше үрнәгендә тәрбияләү буенча нәтиҗәле эш алып баралар. Менә шундый плеядада Мулланур Вахитов күренекле урын тота.
Революционер-ленинчы... Халкыбызның данлы улы, Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы каһарманы Мулланур Вахитов шәхесенең асылы шушы ике сүздә бөтен тулылыгы белән ачыла. Революционер... «Мулланур һәрнәрсәдән элек революционер иде,— дип язды татар әдәбияты классигы Г. Ибраһимов «Шәрыкның бөек революционеры Мулланур иптәш Вахитов» исемле хезмәтендә (1919 ел).— Иске тормышны бөтен куәте илә җимереп, шул юлда ялкынлап бара торган, җимерү белән генә тукталмыйча, аның урынына яңа якты тормыш төзүгә омтыла торган, шул юлда мәгълүм идеал иясе булган революционер иде». Ленинчы... Ялкынлы революционер М. Вахитов хаклы рәвештә Ленин көрәштәше булып санала. Совет властеның башлангыч авыр чорында ул, башка күп кенә күренекле революционерлар кебек үк, бөек юлбашчы белән бергә эн/ләү бәхетенә иреште. Совет хөкүмәте аппаратында турыдан-туры Владимир Ильич җитәкчелегендә эшләгәндә ул Ленин үрнәгендәге дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелә, һәм аңа Милләтләр эшләре Халык Комиссариатының иң зур бүлекләреннән берсенә — Үзәк мөселман комиссариатына. РСФСР Хәрби һәм Диңгез эшләре Халык Комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә җитәкчелек итү вазифасы ышанып тапшырыла. Милләтләр эшләре Халык Комиссариатының Баш коллегиясе члены итеп тә сайлана. Ә 1918 елның 23 июлендә М. Вахитов азык-төлек буенча гадәттән тыш комиссар итеп билгеләнә. В. И. Ленин тарафыннан бирелгән таныклыкта революцион катгыйлык белән түбәндә-
|«ләр әйтелә: «Халык Комиссарлары Советы бу таныклык белән Милләтләр эшләре Халык Комиссариаты коллегиясе члены, бу таныклыкны күрсәтүче Мулланур Вахитовка Казан губернасы районнарында ашлык һәм башка азык йөкләре хәзерләү һәм озату өлкәсендә кирәкле барлык чараларны күрергә вәкаләт бирелә.
Бер үк вакытта Вахитовка идарәнең барлык өлкәләрендә, нинди генә ведомствога карата булса да, азык заданиеләрен хәл итү уңае белән Үзәк властьның Азык, Юл эшләре, Хәрби эшләр һәм Эчке эшләр Комиссариатларының директиваларына туры китереп, күрсәтмәләр ясау һәм боерыклар бирү хокукы бирелә.
Барлык ведомстволарның да кешеләре һәм учреждениеләре Вахитовка үзләреннән булышлык күрсәтергә һәм аның күрсәтмәләрен һичсүзсез үтәргә тиешләр.
Аерым кешеләр яки учреждениеләр тарафыннаһ каршылык күрсәтелгән яки буйсынмаган очракларда, гаеплеләр кулга алынырга һәм революцион судка бирелергә тиешләр».
Шунысын искәртеп үтик: партия, хөкүмәт һәм Ленинның үзе тарафыннан белдерелә торган мондый олы ышаныч санаулы кешеләргә генә йөкләнгән. Әлеге ышанычны ул тулысынча аклады. Революционер-ленинчы М. Вахитов пролетариатның сыйнфый дошманнарына, буржуаз милләтчеләргә каршы соңгы тамчы канынача көрәште һәм эшчеләр сыйныфы, бөтен хезмәт ияләре эшенә, коммунизм эшенә җаны-тәне белән бирелгәнлеген гомерен дә кызганмыйча раслады. РСФСР Милләтләр эшләре Халык Комиссариаты үзәк органы — «Жизнь национальностей» газетасында басым ясап әйтелгәнчә, М. Вахитов үзендә көч-куәт революционлыгын, характер тәвәккәллеген, акыл үткенлеген һәм сирәк очрый торган оештыру сәләтен берләштергән. Турыдан-туры өч рус революциясе сынавын үтү аны менә нинди көрәшче итеп чыныктырган.
Мулланур Муллаҗан улы Вахитов 1885 елның 10 (яңа стиль буенча 22) августында Казанда туган. Әтисе чәй белән сату итүче эре сәүдәгәр Губкинда коммивояжер булып хезмәт иткән. 1899 елда Мулланур, кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан реальный училищесына укырга керә һәм аның төп курсын 1906 елда тәмамлый. Ә тагын бер елдан шушы ук уку йортының өстәмә җиденче классын төгәлли.
Яшендәй яшьнәп гомер кичергән М. Вахитовның яшьлеге Беренче рус революциясе — империализм дәверендәге беренче халык революциясе, КПСС Үзәк Комитетының «Россиядә 1905—1907 еллардагы революциянең 80 еллыгы турында»гы карарында әйтелгәнчә, эшчеләр һәм крестьяннарның киң массаларын, халыкның башка катлауларын политик тормышка уяткан, яңа тарихи чорның — тирән социаль тетрәнүләр һәм революцион бәрелешләр чорының башлангычы булган революция елларына туры килде. Яшь Мулланурның дөньяга карашы нәкъ менә шушы тарихи вакыйгалар йогынтысында җитлекте. Белемгә омтылучанлыгы, гадәттән тыш сәләтлелеге, эчке дисциплинасы һәм максатка омтылучанлыгы белән аерылып торган яшүсмер инде шушы елларда ук царизмның социаль һәм милли изүенә каршы, халык массаларының якты киләчәге өчен көрәшү зарурлыгына тирәнтен төшенә, һәм ул үзенең политик эш- чәнлеген реальный училищеда укыганда ук башлап җибәрә. Казанда 1905 елгы революцион вакыйгаларда турыдан-туры катнаша, гектографта листовка һәм прокламацияләр бастыра. Марксистик әдәбиятны ныклап өйрәнүче М. Вахитов, күренекле татар большевигы X. Ямашев белән берлектә, төрле милләт укучыларын, шул исәптән башкорт һәм казахларны берләштергән әдәби түгәрәк оештыра. Әлеге түгәрәккә йөрүчеләр революцион әдәбиятны, рус телен өйрәнәләр, бөек рус культурасының ше
деврлары — М. Вахитовның шәхси китапханәсендәге гүзәл әсәрләр белән танышалар, һәм алар Мулланурның тирән белемгә ия булуына сокланып карыйлар. Инде шул вакытта ук ул философия өйрәнү белән җитди рәвештә шөгыльләнә: Вольтер, Руссо, Монтескье, Дидро әсәрләрен укый, һинд һәм гарәп философларының хезмәтләре турында мәгълүматлар җыя, табигать фәннәре, сынлы сәнгать, театр тарихы белән кызыксына, рус һәм дөнья классик әдәбиятларын өйрәнеп, «Игорь полкы турында сүз», Н. В. Гоголь иҗаты хакында реферат һәм иншалар яза, үзенең иптәшләренә И. С. Тургенев романнарының әһәмиятен Базаров һәм Рудин образларына таянып аңлата. Үзенең дуслары һәм өлкән иптәше X. Ямашев белән берлектә, Казанда беренче татар театры тамашаларын күрсәтүдә (1906 ел) якыннан катнаша.
Революцион Петербург чоры (1907—1916) М. Вахитов өчен зур көрәш мәктәбенә әверелә. Политехника институтының экономика бүлегендә, ә аннары психоневрология институтының юридик бүлегендә уку чагыштырмача кыска вакытта җитлегүгә ирешкән революционер тормышындагы мөһим этапны билгели. Патша властьларының тануынча, әлеге уку йортларында белем алучы студентлар үзгә бер «гыйсъянчылыклары ягыннан аерылып торган. Институтларда большевикларның Петербург комитеты утырышлары еш үткәрелә, большевистик басмалар киң таратыла.
Шунысын да әйтеп үтик: М. Вахитов биредә самодержавие җәлладлары тарафыннан ике тапкыр үлем җәзасына хөкем ителгән М. В. Фрунзе кебек күренекле революционерлар, атап әйткәндә, А. Я. Аросев, Я. Б. Гамарник, Л. М. Рейснер һ. б. лар белән бер үк вакытта укый. Көрәштәш дуслары белән бергә революцион оешмалар эшчәнлегендә һәм бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның вафат булуы уңаеннан оештырылган сходкаларда актив катнаша. Булачак революционер биографиясендә зур әһәмияткә ия булган факт (!): 1910 елда Петербургтан Казанга аның политик ышанычлылыгы турында сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Үзеннән-үзе аңлашылганча, Мулланур политехника институтыннан чыгарыла. Сәбәбе дә уйлап табыла: «уку планын үтәмәгәне өчен...» һәм 1916 елда ул «укыган өчен түләмәгәнгә күрә» психоневрология институтыннан да җибәрелә. Икеләнмичә әйтергә мөмкин, әлеге чыгарулар жандармерия-полиция органнары «күрсәтмәләре» буенча эшләнгән.
Россия империясе башкаласында яшәгән вакытта М. Вахитов алдынгы матбугат органы — Петербургта 1912 елның 12 октябрендә Дагстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, лак язучысы С. И. Габиев (1918 елдан большевиклар партиясе члены) редакторлыгында чыга башлаган «Мусульманская газета» эшчәнлегендә актив катнаша. Үзенең публицистик каләмен дә ул нәкъ менә шушы газетада сыный башлый. «Караңгылык цитадельләре җимерелгәч,— дип язды М. Вахитов бер мәкаләсендә («Му-сульманская газета». 1914; 8—9 сан),— азат ителгән җир өстенә мәхәббәт, белем, хаклык һәм матурлык рухын өрүче кояш чыгачак».
«Театр очкыннары. Яңа кояшның беренче нурлары»... Шушы ук газетада дөнья күргән икенче бер мәкаләсен (1914, 12—13 сан) М. Вахитов әнә шулай исемли. «Сәйяр» труппасының Казандагы Шәрык клубында «Яшенле яңгыр» пьесасын (А. Н. Островский) сәхнәләштерүе аны үзенең уй-фикерләре белән уртаклашырга этәрә. Театрга каршы чыгучы «фанатиклар бандасы»на карата катгый сүзен белдереп, автор халык алдында танылырга өлгергән татар артистлары осталыгын югары бәяли: «Кариев, Болгарская, Байкина — җиңеп килгән яңа тормышның беренче, сәламләү нурлары, киләчәк буыннар куансын өчен армый-талмый эшләүче сукачылары һәм чәчүчеләре». Бөек рус шагыйре Н. А. Некрасовның әлеге мәкаләдә китерелгән бик тә мәгънәле сүзләре М. Вахитовның үзенә дә туры килеп тора: «Кем, чорының бөек максатларына хезмәт итеп, үзенең тормышын бөтенләе белән туганы — кеше өчен көрәшкә бирсә, тик шуның гына эше үзеннән соң да үлми».
Шикләнмичә әйтергә мөмкин М. Вахитовның Петербургта үткәргән еллары иҗтимагый-политик карашларын формалаштыруда, гомум мәдәни офыкларын киңәйтүдә, прогрессив рус культурасының бөек хәзинәсен аңлауда бәһаләп бетергесез йогынты ясадылар.
Февраль буржуаз-демократик революциясе алдыннан М. Вахитов, ирекле ялланып, Казан аралашу юллары округында Кама төбен казучы эзләнү партиясе технигы булып эшли. Катлаулы еллар. Россия яңа тетрәнүләр көтә. Самодержавие өстенә яңа давыл якынлаша. Үзенең гомерен революция эшенә багышлаган М. Вахитов тормышында да моңарчы күрелмәгән киеренкелектәге яңа этап башлана. Февраль революциясе вакыйгалары аны тагын да ныграк чыныктыра. 1917 елның апрелендә, татар буржуазиясенең төп оешмасы — Казан мөселман комитетына каршы буларак, М Вахитов инициативасы белән, Мөселман социалистлар комитеты (МСК) оештырыла. Әлеге массовый милли революцион-демо- кратик оешма эшендә большевиклар да катнаша. Мөселман социалистлар комитеты төзелү милли буржуазия планнарын какшата. Казан большевиклар комитеты органы—«Рабочий» газетасында (1917, 3 сан) МСКның оешуына уңай бәя бирелә: «Казанда күптән түгел Мөселман социалистлар комитеты барлыкка килде, социалистик көчләрне саклабрак файдалану теләге белән, барлык яшәп килгән социалистик группалар аның янына берләште. Комитет үз алдына хезмәт ияләре массасын оештыру, татар пролетариаты һәм хезмәт иясе крестьяннар арасында социализм идеяләрен тарату бурычларын куя». 1917 елның 15 июнендә, Мулланур Вахитов редакторлыгында, Мөселман социалистлар комитеты органы булган «Кызыл байрак» газетасының беренче саны чыга. Шушы тәүге сандагы редакцион мәкаләдә үк М. Вахитов кыю рәвештә большевистик лозунг ташлый: «Бөтен власть Советларга!» Турыдан-туры аның җитәкчелегендә А. Коллонтайның «Сугыш кемгә кирәк?» исемле брошюрасы, РСДРП(б) Программасы һәм Уставы, шулай ук башка мөһим документлар татарчага тәрҗемә ителеп бастырыла. Бик яхшы оратор буларак танылган М. Вахитов пропаганда эш- чәнлеген киң җәелдереп җибәрә, күп кенә митингларда һәм җыелышларда чыгыш ясый. «Куркуны белмәс трибун, сарказм осталыгын бик яхшы үзләштергән хәлдә,— дип искә ала күренекле большевик, хәрби начальник Якуб Чанышев,— ул үзенең дошманнарын ышандырырлык итеп һәм эзлеклелек белән тар-мар итә иде, эшчеләр һәм солдатлар-татарлар аны бердәм хуплап кычкыралар, ә буржуазия ялчыларының котырынып ачулары чыга ».
Мөселман социалистлар комитеты эшчәнлеге Казан заводлары һәм фабрикаларындагы татар эшчеләре арасында аеруча киң колач җәя. Әйтик, 1917 елның 4 апрелендә МСК утырышында Крестовниковлар һәм Алафу- зовлар предприятиеләре эшчеләре өчен митинглар үткәрү мәсьәләсе тикшерелә, җирле гарнизоннардагы татар солдатлары белән дә ныклы элемтә урнаштырыла, крестьяннар арасында да агитация эшләре җәелдерелә. Буржуаз милләтчеләрнең бөтен идеологиясенә, һәртөрле казынуларына катгый төстә каршы чыккан революцион-демократлар халыкларның тигезлеге һәм тупланганлыгы идеяләрен армый-талмый пропагандаладылар, М. Вахитов үзе искәрткәнчә, киләчәк буыннар алдындагы җаваплылыкны бөтен тулылыгы белән аңлаган хәлдә, алар интернациональ пролетариат сафларына кушылдылар.
Татар хезмәт ияләре арасында МСКның абруе күзгә күренеп арта. Казанның Ягодный бистәсе эшчеләре җыелышы (1917 ел, 25 май) буржуаз мөселман комитеты (КМК) белән араны тулысынча өзү турында карар кабул итә. Татар крестьяннарының Казан губерна съезды (1917 елның 3 июнендә ачыла) Мөселман социалистлар комитетының авыл хезмәт- чәннәренә йогынтысын бөтен тулылыгы белән ачып күрсәтә, КМК вәкилләре көн тәртибендәге күп кенә мәсьәләләр буенча җиңелүгә дучар ителә.
1 «Дружба народов», 1957, 5 сан. 127 б.
Мөселман социалистлар комитеты һәм, аерым алганда, Мулланур Вахитов 1917 елның июль вакыйгаларыннан соң да, ягъни ике властьлылык бетеп, власть контрреволюцион буржуазия кулына күчкәч тә революцион көрәш байрагына тугрылыклы калдылар. Генерал Корниловның контрреволюцион фетнәсенә М. Вахитов катгый рәвештә каршы чыга. 4 «Контрреволюционерларны тыңламагыз,— дип яза ул үзенең бер мәкаләсендә («Кызыл байрак», 1917, 12 сан,),— көрәштә һәлак булган иптәш-ләрегезне онытмагыз, алар канына манчылган Кызыл Байракны югары тотыгыз*. Мәкерле авантюра уңышсызлыкка очраганнан соң Советларны большевиклаштыру эше башлана. 1917 елның 31 августында РСДРП (б) Үзәк Комитетының киңәйтелгән утырышында «Власть турында» резолюция кабул ителә.
Билгеле булганча, власть мәсьәләсе — революциянең иң төп мәсьәләсе. һәм әлеге мәсьәләдә Мөселман социалистлар комитеты белән татар буржуазиясе оешмалары бетенләй капма-каршы позициядә тордылар. 1917 елның 17 сентябрендә Петроградта Демократик киңәшмәдә Бөтен- россия хәрби совет (Хәрби шура) председателе урынбасары Усман То- кумбетов властьны оештыруда коалицион принципны, ягъни властьта буржуазиянең катнашуын яклап чыга. Шушы киңәшмә уңаеннан «Кызыл байрак» газетасында (1917, 12 сан) Петроград, Мәскәү һәм Казан Советлары кабул иткән большевистик резолюция турында тәфсилле мәкалә басыла. Анда мондый юллар бар: «...Советлар кабул иткән карарны җентекләп өйрәнгәннән соң, без аның Россия халыклары өчен, татарларның һәм башка милләтләрнең киләчәге өчен аеруча әһәмиятле икәнлеген таныйбыз һәм бу карарның... кичекмәстән тормышка ашырылуын телибез».
Эшчеләр, крестьяннар һәм солдатлар1 арасында М. Вахитовның зур абруй казануын шушы факт та раслый: Учредительное собраниегә аның кандидатурасы Казанда, Пермьдә һәм фронтта күрсәтелә. Шунысы гыйбрәтле, татар кадетлары лидеры С. Максуди кандидатлар исемлегенә бөтенләй кертелми. Әлеге мисаллар халык массаларының революция барышында төрле партияләр политикасының асылын һаман саен ачыграк һәм тирәнрәк аңлаулары турында сөйли.
Ялкынлы революционер М. Вахитов җитәкчелегендәге Мөселман социалистлар комитеты эшчәнлегенә үзәк фәнни әдәбиятта да югары бәя бирелде. Мәсәлән, Ленин премиясе лауреаты академик И. И. Минц МСКның тарихи әһәмияте турында болай дип язды: «Мөселман социалистлар комитеты эшчеләр клубы һәм театр, иҗтимагый фәннәр курслары оештыра. Комитет каршында мондый комиссияләр төзелә: эшчеләр мәсьәләсе комиссиясе, аграр комиссия, милләт мәсьәләләрен тикшерә торган комиссия, хатын-кыз мәсьәләсен карый торган комиссия һ. б. Татар хезмәт ияләренең әлеге массовый революцион-демократик оешмасы, аграр программасы күпмедер дәрәҗәдә тоныграк булуына карамастан, татар хезмәт ияләре массасын революционлаштыруда гаять зур роль уйнады1».
Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңүен М. Вахитов кайнар хуплау белән каршылады. Казандагы сугышчан Октябрь вакыйгаларында ул турыдан-туры катнашты, беренче шәһәр һәм губерна хәрби-револю- цион комитеты составына сайланды. Эшчеләр сыйныфы көченә ул җаны- тәне белән ышанды, аның җитәкчелек ролен тирәнтен аңлады, Октябрь көннәрендә аның кыюлыгына ихлас сокланды һәм «галиҗәнаб эшче» турында шагыйранә осталык белән канатлы сүзләр язды: «Эшче! Нинди гади, матур сүз ул — эшче! Меңнәрчә мөмкинлекләр чыганагы, кешелекнең киләчәктә яңадан туу символы. Син бит ул, намуслы, гадел эшче, хезмәтчел чүкечеңнең ударлары белән бөек революциянең «бунтарь очкыннарым тудырасың, кешелек җәмгыяте өчен сүнмәс дөреслек аҗаганнарына юл ачасың!
Минц И. И. История Великого Октября. М.. 1968. т. 2, 528 б.
Изге, мактаулы исем ул, Эшче!»I
Казанда Совет власте игълан ителгәч, М. Вахитов массаларны яшь эшче-крестьян хөкүмәтен кайнар якларга чакыра һәм рус контрреволю- циясе белән бергә Совет властена каршы торган буржуаз милләтчеләрне аяусыз фаш итә. Губерна крестьяннарының III съездында (Казан, 1917 ел, декабрь) ясаган ялкынлы речендә ул болай ди: «Халык Бөек Октябрь көннәрендә үзенең дошманнарын бәреп төшерде һәм властька Эшче, Солдат һәм Крестьян Депутатлары Советын чакырды... Җирне хезмәтчел халыкка биргән һәм түзалмаслык сугышны бетерүгә керешкән хөкүмәтне барчасының шатланып каршы алуына мин ышанам».
РСДРП (б)ның Казан комитеты һәм Казан Советы М. Вахитовка олы хөрмәт белән карадылар, аның бетмәс-төкәнмәс көч-куәтен, гаять зур оештыру сәләтен югары бәяләделәр. 1918 елның 2 январенда Казан гарнизонындагы мөселман частьларының М. Вахитовны Петроградка, Учредительное собраниегә озатуга багышланган тантанасы булды. Әлеге җыенда Казан большевиклары җитәкчеләреннән берсе Я. С. Шейнкман шәһәр партия комитетының милли-дәүләт төзелеше проблемаларына мөнәсәбәтен җентекләп аңлатты. Митинг вокзалда да дәвам иттерелә. Алкышларга күмелгән чыгышын М. Вахитов мондый сүзләр белән тәмамлый: «Без крестьян, эшче һәм солдат интересларын яклау өчен барабыз. Ышаныгыз, без сезне якларбыз. Үз тарафыгыздан сез дә безгә булышыгыз, безнең өчен таяныч булыгыз. Без үз бурычыбызны тормышыбызны да кызганмыйча үтәрбез. Тантаналы вәгъдә итәбез».
һәм Мулланур Вахитов әлеге вәгъдәгә соңгы йөрәк тибешенәчә тугрылыклы булып калды, яңа тормыш, хезмәт ияләре массаларының бәхете өчен үз-үзен аямыйча фидакарьләрчә көрәште. 1918 елның январеннан һәлак булганчыга кадәр ул революцион постта — үзәк совет органнарында эшләде һәм В. И. Ленинның шәхси йогынтысында күренекле дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелде. 1918 елның 17 январе. В. И. Ленин «Мөселман эшләре Комиссариатын төзү турындагы Декрет»ка кул куя. Мөселман эшләре комиссары итеп Мулланур Вахитов, урынбасарлары итеп Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Манатов билгеләнә. Декретка кул куйган көнне В. И. Ленин «Астория» кунакханәсе комиссарына Мөселман эшләре комиссары М. Вахитовка канцелярия өчен биш бүлмә һәм клуб өчен зал бирү турында язма боерык җибәрә.
Революционер-ленинчы М. Вахитов җитәкчелегендәге Үзәк мөселман комиссариаты үзенең эшен күп төрле юнәлештә алып барган. Хөкүмәт отчетларының берсендә күрсәтелгәнчә, әлеге комиссариат «баштагы вакытта шундый бердәнбер диярлек орган булган, үзәк халык комиссариатларының бөтенесе диярлек Көнчыгыш халыклары арасында үзенең политикасын аның аша гына үткәрә алганнар».
Мөселман комиссариаты, Наркомнацның башка милли комиссариатлары кебек үк, хезмәт ияләренең интернациональ тупланганлыгын ныгыту, буржуаз милләтчелекнең контрреволюцион идеологиясен фаш итү буенча зур эш башкарды. Җыелыш һәм митингларда, матбугатта һәм өндәмәләрдә Совет властеның асылы, буржуаз пропаганданың ялган булуы аңлатыла, илдәге барлык милләт хезмәт ияләре арасындагы дуслыкны, бигрәк тә рус эшчеләр сыйныфы һәм крестьяннар белән дуслыкны ныгыту зарурлыгы басым ясап әйтелә. 1918 елның 18 январеннан комиссариат татар телендәге беренче совет матбугаты органы — «Чулпан» газетасын чыгара башлый. Редакцион коллегия эшен Мулланур Вахитов белән Галимҗан Ибраһимов җитәкли. «Правда»да басылган «Яңа социалистик газета» исемле мәкаләдә (1918, 17 сан) әлеге вакыйга турында болай языла: «Петроград шәһәрендә татар телендә социалистик интернациональ «Чулпан» газетасы
I «Знамя революции». 1917, 24 сан.
чыга башлады. Газета Эчке Россиянең Мөселман эшләре Халык Комиссариаты членнары тарафыннан чыгарыла...» Шушы ук мәкалә газета эшендә «танылган татар әдибе Ибраһимов»ның катнашуын хәбәр итә. Мөселман комиссариаты шулай ук татар телендә брошюралар, листовкалар, «Кызыл Армия» газетасын чыгара, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм татар хезмәт ияләре арасында кадрлар әзерләү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Менә шун-4Г дый күпкырлы эшчәнлек хезмәт ияләрендә иҗат дәрте һәм инициатива булдыруда. Совет властена бирелгән актив работникларны ишәйтүдә әһә-миятле роль уйнады.
Үзәк мөселман комиссариаты, башка шундый оешмалар кеоек үк, большевиклар партиясе Үзәк Комитетының, В. И. Ленинның шәхси көндәлек күзәтчелегендә эшләде. Халык Комиссарлары Советы Председателе В. И. Ульянов-Ленин янында М. Вахитов еш булды, үзе җитәкчелек иткән эш турында сөйләп торды, юлбашчыдан тиешле күрсәтмә һәм директивалар алды. Мөселман эшләре Халык Комиссариатына партия юл-башчысы һәм совет халкы даими кайгыртучанлык күрсәтте. Шунысы әһәмиятле: 1918 елда «Правда» һәм «Известия» газеталарында хезмәт ияләренә мөрәҗәгать итеп чыгарылган күп кенә хөкүмәт документларына В. И. Ленин һәм М. М. Вахитов имзалары куелган.
Үзәк мөселман комиссариаты һәм аның җитәкчесе активлыгы нәтиҗәсендә әлеге учреждениенең бүлекләре кыска гына вакытта илнең 70 кә якын шәһәрендә һәм торак пунктында төзелде. Инде 1918 елның февралендә үк Мөселман эшләре Халык Комиссариаты Казан Советы составында төзелә, һәм анда С. Сәетгалиев, К. Якубов, X. Урманов, В. Шәфигуллин, Г. Таҗетдинова • һ. б. коммунистлар нәтиҗәле эш алып баралар. Әлеге комиссариат «Эш» дип исемләнгән татарча газета чыгара башлый. Үзәк мөселман комиссариаты һәм урыннардагы бүлекләр Совет властен ныгыту өчен армый-талмый көрәшәләр, Көнчыгыш халыклары телендә агитация эшен киң җәелдерәләр, контрреволюцион милләтчеләргә кискен отпор бирәләр.
1918 елның җәендә Совет республикасының хәле кискен төстә авырлаша. Шушы кыен көннәрдә М. Вахитов хезмәт ияләрен революцион армиягә тартуга гаять зур игътибар бирә. Мөселман эшләре Халык Комиссариатында хәрби бүлек төзелә. Ә 1918 елның 31 маенда Хәрби эшләр Халык Комиссариаты Үзәк мөселман хәрби коллегиясен оештыра, һәм аның председателе итеп М. Вахитов билгеләнә.
«Барлык мөселман хезмәт ияләренә»... 1918 елның 15 июнендә «Прав- да»да, ә 16 июньдә «Известия»дә, В. И. Ленин һәм М. М. Вахитов имзалары белән, әнә шундый мөрәҗәгать басыла. Революция казанышларын саклаучылар сафын ишәйтүдә зур роль уйнаган әлеге чакыруда мондый сүзләр яңгырый: «Кадерле иптәшләр, ...әгәр дә сезнең күңелләрегезнең өмете миллионнарча җәберләнгән һәм изелгән халыкларның изге өметләре белән бергә бара икән, мөселман социалистик армиясенең кызыл байраклары • астына ашыгыгыз. Җиңүче революцион мөселман сугышчылары эшче һәм ярлы крестьяннар властен саклау өчен Россиянең барлык почмакларыннан утлы өермә булып килсеннәр».
Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең М. Вахитов җитәкчелегендә оашкарылган киң колачлы оештыру һәм аңлату эшләре күркәм нәтиҗәләргә китерә: 1918 елның беренче яртысында ук инде Мәскәү, Казан, Саратов. Пермь һ. б. шәһәрләрдә мөселман полклары һәм батальоннары оештырыла. Мөселман подразделениеләре, Кызыл Армиянең состав өлеше буларак, интервентлар һәм акгвардиячеләрне җиңүдә сизелерлек өлеш керттеләр. Кызыл Армиянең Югары хәрби инспекциясе 1918 елның 2 ноябрендә билгеләп үткәнчә, «мөселман полклары дисциплина һәм ныклык буенча үрнәк булып торалар».
Идел буендагы сугыш хәрәкәтләре кискенләшкәч һәм Казанны интервентлар яулап алу куркынычы тугач, М. Вахитов Үзәк мөселман хәрби коллегиясе членнарының үзләренә кичекмәстән фронтка китәргә тәкъдим 10 ■
итә. Үзәк мөселман комиссариатының Баш коллегиясе утырышында (1918 ел. 19 июль) ясаган докладында ул революциянең куркыныч астында калуын әйтә һәм, хәрби бүлекне Казанга күчереп, «сугышның алгы постларында булырга кирәк», дип нәтиҗә ясый.
Сугышның алгы постларында булырга! Революционер-ленинчы Мулланур Вахитовның көрәш девизы әнә шулай тышка бәреп чыга һәм Ватанны саклап калырга чакыручы ялкынлы өндәмәгә әзерелә. Халыкара эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, төрек коммунисты, Үзәк мөселман комиссариатында М. Вахитов кулы астында эшләгән Мостафа Сөбхи һәм башка иптәшләр әлеге чакыруны хуплап чыгалар. Мәсьәлә уңай хәл ителә. 1918 елның 2 августында М. Вахитов җитәкчелегендәге Үзәк мөселман хәрби коллегиясе юлга чыга һәм 4 августта Казанга килеп җитә.
Казанны акгвардиячеләрдән саклауда М. Вахитов аеруча активлык күрсәтә. 4 һәм 5 августта ул, партиянең губерна комитеты вәкилләре белән берлектә, дошман уты астында коммунистларны һәм шәһәр эшчеләрен көрәшкә туплый. Әмма көчләр тигез булмый — Казан дошман кулына күчә. Шулай ук Мулланур Вахитов та аклар кулына эләгә һәм 1918 елның 19 август иртәсендә, 33 яше туларына өч көн калганда, контрреволюцио- нерлар тарафыннан атып үтерелә. Коточкыч газаплар кичергән ‘Мулланурның соңгы сүзләре яңгырый: «Җиңү безнең яЛа булып калыр. Коммунизмны үтерә алмассыз!»
Татар Һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафури ялкынлы патриот-интернационалист Мулланур Вахитовның киләчәк буыннар йөрәгендә яшәячәген 1919 елда ук тирәнтен ышанган хәлдә язып калдырган. Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы игълан ителгән көнне, 1920 елның 25 июнендә ТАССР Ревкомы председателе Сәхипгәрәй Сәетгалиев үзенең чыгышында: «Иптәш М. Вахитов 1905 һәм 1917 елгы революцион хәрәкәтләрдә актив катнашты, бу юлда армый- талмый эшләде һәм 1918 елда акчехлар контрреволюциясе вакытында хезмәт ияләре интересы өчен корбан булды. Татар эшчеләре һәм алар белән бергә Көнчыгышның барлык хезмәт ияләре Мулланур Вахитов турындагы истәлекне изге итеп мәңге сакларлар»,— диде.
Революция каһарманын данлауның символы булып М. Вахитовның тууына 100 ел тулган көннәрдә өч орденлы Совет Татарстаны башкаласы үзәгендә мәһабәт һәйкәл күтәреләчәк. Легендар герой туган йорттагы (Свердлов урамы, 70) музей бүлмәсендә дә, аның исемен йөртүче коллективлар — Мөслим. Зеленодольск, Апае районнарындагы колхозларда, Буа урта мәктәбендә, Казан химия комбинатында һәйкәл һәм бюстлар ачкан чакта да бүгенге бәхетле тормышның нигезен салышкан революционер- ленинчыга халыклар исеменнән кабат-кабат кайнар рәхмәт хисләре белдерелде. Хәзерге вакытта Татарстан шәһәрләрендә, район үзәкләрендә һәм авылларда күп кенә мәйданнар, проспектлар, урамнар, егермегә якын предприятие, колхоз, совхоз, китапханә, мәктәпләр, шулай ук Казан районнарының берсе хаклы рәвештә М. Вахитов исемен йөртәләр.
«Аның исеме күңелләрдә язылган...» Аның исеме сүз сәнгате образлары аша халык күңеленә һаман саен тирәнрәк уела. Революционер үлем- сезлеген Г. Ибраһимов, М. Гафури, К. Тинчурин, К. Нәҗми, Ш. Маннур керек әдипләребезнең әсәрләре буыннардан-буыннарга тапшыра. Татар дәүләт академия театрында да «Мулланур Вахитов» (Н. Исәнбәт пьесасы) яшәвен дәвам иттерә. Яшьрәк буын вәкиле Ә. Гаффарның «Сызылып таңнар атканда» героик драмасы да (Минзәлә театрында куелды), чуваш язучысы М. Юхманың Мәскәүдәге политик әдәбият нәшриятында «Ялкынлы революционерлар»- сериясендә чыккан «Кунгош — птица бессмертия» повесте да Мулланур Вахитов исемен мәңгеләштерүгә хезмәт
Аны без һичбер онытмыйбыз, Олуглыйбыз вә зурлыйбыз. Халыкнын корбаны булды
Каһарман Мулланур, дибез.
Аның исеме күңелләрдә
Язылган — мәнге онытылмас...
итәләр. Шигырьләр, поэмалар, җырлар, симфонияләр... Барысы да аны мәңгелеккә илтәләр.
Тарих фәннәре докторы профессор Р- И. Нәфиковның «Мулланур Вахитов» исемле китабы, фәнни һәм тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия буларак, киң катлау укучыларда тирән кызыксыну уятты. Шушы уңайдан^ теләк тә белдерәсе килә: галимнәр, язучылар, композиторлар, художниклар, сәхнә осталары киләчәктә революция каһарманнары, шул исәптән М. Вахитов турында тагын да күбрәк һәм яхшырак әсәрләр иҗат итсеннәр иде. Мондый сәнгать үрнәкләре бигрәк тә яшь буын өчен кыйммәт.
«Мине атачаклар. Башланган көрәшне төгәлләгез. Без орлыгын чәчтек, аның үсентеләре тыелгысыз чыгачак...» 1 «Пләтән» төрмәсендә утыручы иптәшләренә М. Вахитов әнә шундый оптимистик рухлы сүзләр әйтеп калдыра. Халык батырлары үлми. Ул башлаган көрәш дәвам итә. Халык комиссары алгы сафта атлый. 1919 елның апрелендә, Үзәк мөселман комиссариаты хәрби коллегиясе карары белән, М. Вахитов исемендәге I нче татар совет полкы төзелә. Вахитовлылар гражданнар сугышы фронтларында үз-үзләрен аямыйча көрәштеләр. Революция бишеге Петроград өстендә «халыкара реакциянең кара болытлары» куерганда «Известия» газетасында (1918, 26 февраль) М. Вахитов имзасы белән басылган мөрәҗәгатьтәге сүзләр Ленинград блокадасы вакытында күңел канатларын җилкендерерлек яңа тәэсир көче белән яңгырады. Бөек Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм иткән чакта без шуны да горурлану хисе белән искә төшердек: халкыбызның татар сугышчыларына язган атаклы хатында (барысы 1.511.137 имза) беренче татар революционер-интернационалисты X. Ямашев янәшәсендә М. Вахитов исеме дә аталган.
...1943 ел. «Мулланур Вахитов» пароходы Татарстаннан героик Ленинградка азык-төлек, бүләкләр, китаплар һәм төзү кирәк-яраклары алып килә... Сугыш тарихы сәхифәләре безгә әнә шул хакта да сөйли.
Бөек Ватан сугышы фронтларында М. Вахитов исемен йөртүче колхоз хезмәтчәннәре чын фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте. Аксубай районының М. Вахитов исемендәге колхозыннан, мәсәлән, сугышка 435 кеше китте, шуларның 200е Ватаныбыз азатлыгы хакына батырларча һәлак булды. Авылда калган «шинельсез солдатлар»— хатын-кызлар, картлар, балалар да сынатмады. Тылдагы хезмәт батырлыклары өчен 105 колхозчы медальләр белән бүләкләнде. Буа шәһәренең М. Вахитов исемен йөртүче урта мәктәбе укытучылары Г. Ильясов, X. Гыйльмуллин, Г. Мифтахов, шушында белем алган Г. Гарифуллин, Ф. Идрисов һәм башка бик күпләр, бүгенге бәхетле тормыш хакына гомерләрен биреп, революционер-ленинчы сүзләренең хаклыгын тагын бер мәртәбә расладылар: «Җиңү безнең якта булып калыр. Коммунизмны үтерә алмассыз».
1941 елда В Миронов җитәкчелегендәге слесарьлар бригадасы, ашыгыч задание алганнан соң өйләренә кайтмыча, 2,5 тәүлек эшләде, ә электр белән эретеп яоыштыручы М. Вәлиева 30 градус салкында 12 шәр сәгать буе көч түкте... Сугыш елларында химия комбинаты эшчеләре М. Вахитов кебек көрәшчеләр каны тамган байракны әнә шулай югары тоттылар. Вахитовлыларга 1944—1945 елларда гына да Оборона Дәүләт комитетының күчмә Кызыл байрагы 6 тапкыр тапшырылды, ә 333 кеше «Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде. Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы химия комбинаты үзенең данлы традицияләрен уңышлы дәвам иттерә. Үз тармагында иң зурлардан саналучы әлеге предприятие КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы; ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагына инде берничә мәртәбә лаек булды. Комбинатның алдынгы аппаратчысы Г. Сә- лимҗановка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Тарихи үткәннәрне яхшы хәтерләүче әлеге предприятиедә С. М. Киров, Я. М. Свердлов,
Нәфиков Р. И. Мулланур Вахитов, Татарстан китап нәшрияты. 1961, 148 б.
Н. А. Семашко, С. Н. Гассар, X. М. Ямашев, М. М. Вахитов кебек күренекле революционер-ленинчыларның пропаганда эше алып барганлыгы, шулай ук 1918 елда интервентлар тарафыннан атып үтерелгән легендар Баку комиссарларының берсе И. Я. Габишевның элек биредә токарь булып эшләгәнлеге һәркемдә горурлык һәм җаваплылык хисләре уята.
Татарстанның ялкынлы революционер исемен йөртүче хезмәт коллективлары М. Вахитовның тууына 100 ел тулу көнен дәүләт планнарын һәм күтәренке социалистик йөкләмәләрен уңышлы үтәп каршылыйлар. Әлеге бәйрәмгә, әйтик, Казанның Вахитов исемендәге районыннан «Татнефтепро- водстрой» тресты да зур бүләк әзерләде: Уренгой— Помары —Ужгород трансконтиненталь газүткәргечнең 216 чакрым озынлыктагы өлеше «бишле» билгесенә тапшырылды. Гомумән, республикабыз хезмәт ияләре М. Вахитов юбилеен КПССның XXVI съезды һәм аннан соңгы Үзәк Комитет Пленумнары карарларын, унберенче бишьеллык заданиеләрен үтәүдә күркәм казанышларга ирешеп бәйрәм итәләр. Индустриаль яктан күп тармаклы булуы белән танылган Татарстан илебезнең уртак казанышлар хәзинәсенә елдан-ел зуррак өлеш кертә. Күпмилләтле Ватаныбызның уллары һәм кызлары төзегән КамАЗ союзкүләм халык хуҗалыгы комплексы үсешен сизелерлек дәрәҗәдә көчәйтте. Алабуга янында төзелә торган универсаль- сызма трактор заводлары комплексы да, һичшиксез. СССРның Азык-төлек программасын тормышка ашыруга хезмәт итәр, төгәлрәк әйткәндә, авыл хуҗалыгын индустриаль нигезгә күчерүне тизләтер.
Бүгенге көндә хезмәт коллективлары, мораль-психологик яктан сәламәт хәлдә, патриотик һәм интернациональ рух белән дәртләнеп эшлиләр. Республика бишьеллыкның дүрт елы план заданиеләрен һәм социалистик йөкләмәләрен барлык төп техник-экономик күрсәткечләр буенча да уңышлы үтәде. Өстәмә рәвештә 416 миллион сумлык продукция реализацияләнде. Терлекчеләребез 1981 —1984 елларда сөт җитештерүне 9 процентка, итне — 4, йомырка әзерләүне 36 процентка арттырдылар. Яшелчә сатуның дүрт еллык планы арттырып үтәлде. Республика игенчеләре 1982—1983 елларда дәүләткә 1 миллион 500 меңәр тонна ашлык саттылар һәм былтыр бил-геләнгән норманы үтәделәр. Бөтенсоюз социалистик ярышында ирешкән югары нәтиҗәләр өчен, 1984 елгы экономик һәм социаль үсеш буенча дәүләт планын үтәгәне өчен республикабызга КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл байрагы тапшырылды.
Татарстан коммунистлары, хезмәт ияләре, илдәге бөтен партиядәшләре һәм бөтен совет халкы кебек үк, КПСС Үзәк Комитетының апрель (1985 ел) Пленумы карарларын кайнар рәвештә бердәм хуплыйлар, аларны халык хуҗалыгын, совет җәмгыяте тормышын һәрьяклап үстерүдә яңа сыйфат үзгәреше өчен көрәштә сугышчан программа буларак кабул итәләр. Хәзер республикабыз хезмәт коллективларында партия Үзәк Комитеты Пленумы карарларын үтәү өчен, дисциплина һәм оешканлыкны ныгыту, фәнни- техник прогрессны тизләтү, унберенче бишьеллыкның соңгы елы план заданиеләрен һәм социалистик йөкләмәләрен уңышлы үтәү өчен киеренке көрәш бара. Бишьеллык казанышлары, әнә шулай, хезмәт батырлыгы белән яулана.
Данлы революционер-ленинчылар плеядасында күренекле урын тоткан Мулланур Вахитовның юбилеена фидакарьлек белән ирешелгән казанышлардан да кадерлерәк бүләк юктыр. Бәхет йортыбызның нигезен салышкан, революция сагында уяу торган легендар көрәшченең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналар кешеләрнең хезмәт, иҗтимагый-поли- тик активлыгын тагын да арттырырга, аларны КПССның чираттагы XXVII съездын лаеклы каршыларга туплар өчен яңа этәргеч бирер. Коммунизм төзү өчен көрәшүчеләр сафында революционер-ленинчы Мулланур Вахитов та атлый, үзләре чәчкән орлыкларның көчле үсентеләрен күреп сөенә-сөенә, киләчәккә баруын дәвам иттерә.