НЕСИН БЕЛӘН ОЧРДШУЛАР
айвакыт шундый көннәр була — ниндидер сәбәптән кәеф бозыла, бер эшкә дә кул бармый. Нәкъ шуны гына сагалап торгандай һавасы да начараеп китә: я адәм баласы урамга баш төртмәстәй итеп яңгыр коя башлый, я җан өшеткеч каты салкыннар тора.
Үзенне кая куярга белмисең, гәүдәңә урын таба алмыйсың
Әнә шундый вакытларда мнн китапларым арасыннан Азиз Несин әсәрләрен табып алам Бигрәк тә аның «Әгәр мин хатын-кыз булсам» дигән җыентыгын укырга яратам
Менә китапны кулыңа аласың, аннары ашыкмыйча гына эчтәлекне ачып, үзеңә бик күптәннән таныш әсәр исемнәре буйлап тагын бер кат үтәсең дә. берсенә - аеруча якынына — тукталасың Несин хикәяләренең әче көлү авазлары яңгырап торган гаять тә үзгә бер дөньясына чумасың
һәм шул вакыт үз тирә-юнеңдәге дөнья да әкренләп үзгәрә, бүтәнәя баш лый Баш очыңдагы күк тә тагын да зәңгәрләнебрәк китә, алтын тәңкә төсле кояш та элеккедән яктырак тоела, күңелдә дә иң матур кошлар сайрашырга тотынгандай була. Кәеф күтәрелә, яңадан дәрт туа.
Авыр минутларда әнә шулай кәефне күтәрә ала торган китаплар алай ук күп түгел. Минем өчен, мәсәлән, алар берничә генә. Гашекның «Солдат Швейк маҗаралары». Джером Кейның «Эттән башка көймәдә өчәү»е. Ильф белән Петровның «Алтын бозау» һәм «Унике урындыгы». Булгаковның «Мастер белән чаргарита»сы һәм. әлбәттә, Азиз Несин хикәяләре.
Азиз Несин әсәрләре Аларнын төп хикмәте нәрсәдә соң? Ни нчен бик күпләр Несин хикәяләрен ябырылып укыйлар? Бәлки бөтен сер Несиннең \кучымы һич тә көлдерергә теләмәвендәдер? Миңа әнә шулай тоела Несин юморист язучылар арасында иң моңсуы шикелле Ул үзенә көлке булганга түгел, ә күңелсез булганга һәм җаны сызлаганга яза шикелле. Несиннең кеше өчен җаны сызлый, тормышта көлке дә. кызганыч та хәлләргә дучар кеше хакында борчыла ул. Кешенең изелүен, аның хыял канатлары киселүен күреп борчыла әдип Неснн әсәрләрен укыганда әнә шундый җан әрнүен бнк ачык сизәсең һәм. барыбер — көләсең!
Ләкин шунысы бар — бу көлү буш көлү түгел. Бу ниндидер бер рухи чистарыну, нәрсәдәндер арыну, катарсис шикеллерәк. Несин иҗаты — минем өчен ул барыннан да бигрәк Төркиянең борчулы җаны һәм. шул ук вакытта, илдәге сәламәт көчләр чагылышы да
Менә ни өчен мин 1978 елда Төркиягә барып чыккач үземнең яраткан язучым белән бнк тә. бик тә күрешергә, очрашырга теләдем Аны очрату мина чынлап та насыйп булды
Беренче очрашу
Стамбул кинотеатрының зур залында. Төркиянең атаклы публицисты Сәрвәр Камиллага ярдәм итү өчен үткәрелгән кичәдә (Сәрвәр Камилла экстремист лар тарафыннан атып яраланган иде) очраттык без аны Мин бу кичәдә Несиннең
К
булырга тиешлеген белә идем. Ә СССР Язучылар союзы аппаратында эшләүче Вера Феонова мина Несинне күрсәтергә һәм таныштырырга да вәгъдә бирде
Билет бәяләре шактый югары булса да (икенче көнне газеталар ярдәм фондына берничә мен доллар акча җыелганын хәбәр иттеләр) меңнән артык кеше сыйдырышлы зал шыгрым тулы иде. Ә мин исә сәхнә тирәсендә йөргән кешеләр арасыннан күзләрем белән һаман бөек язучыны эзлим.
— Әнә ич ул' — дип ым белән генә күрсәтте Вера Ул әйткәч, үзем күзәткән төркемнән берәүне мин шундук аерып алдым. Минем уйлавымча, әлеге кеше нәкъ менә Азиз Несин иде Чөнки аның бөтен килеш-кыяфәте мин күзаллаган сатирикларныкы төсле! Ул озын һәм ябык гәүдәле Усаллыгы да сизелеп тора Шул инде, шул' Мин әлеге кичәнең буеннан-буена муенымны авырттыра-авырттыра шул кешене күзәттем Аның һәр хәрәкәтен, йөзенең, гәүдә-сенең һәр детален истә калдырырга тырыштым
Шул чак кичәне алып баручы Азиз Несин исемен игълан итте һәм сәхнәгә, мине шаккатырып, бөтенләй башка кеше күтәрелә башлады Бусы гәүдәгә дә озын түгел, хәтта әле бөтенләй түгәрәк дияргә була, гүя ике ярымшарны бер итеп куйганнар Чалбары да бөгәрләнә төшкән сыман, һәрхәлдә, тегенеке шикелле коеп куйган буй-сын түгел Чем кара мыек та күренми Бераз кабарынкырак күз кабаклары арасыннан ялтырап киткән күз карашын да кинәт кенә аңлап бетереп булмый
Әллә мин ялгыш ишеттемме соң?. Шулай дип уйлап, үземнең шигемне Верага әйткән идем, ул кычкырып көлеп җибәрде:
— Без күреп ияләнгән төрекләр кебек түгел, шулай бит?! Зрп-зәңгәр күзле Назыйм Хикмәт тә әнә шулай күпләрне ялгыштыра иде
Ул кичне Несин акырын гына итеп, бернинди пафоссыз һәм хәтта әле бераз моңсурак тавыш белән чыгыш ясады Әмма аның сүзе әледән-әле я көчле көлү белән, я кул чабулардан өзелеп кала иде.
Тәнәфе» вакытында Вера безне таныштырды Мин Несингә бик тә татар кешесенә охшаганлыгын әйттем. Казанда үзенең суеп каплаган копиясе — шагыйрь Мәхмүт Хөсәен барлыгын белдердем
Күп чагында мине кытай дип уйлыйлар. - диде ул елмаеп.— Шуңа күрә минем псевдонимнарым арасында кытайчасы да бар Хәтта бер француз газетасы мине «танылган кытай язучысы» дип тә атаган иде әле.
Сөйләшкән арада мин Азизнең күзләренә карарга тырышам Якыннан алар коңгырт һәм бик моңсу күренәләр икән. Ә кечкенә балаларныкы төсле йомшак иреннәрдән өстәрәк сузылып киткән ике сызык бу моңсулыкны тагын да көчәйтә шикелле
Несиннең үзен тотышы бик тә гади, табигый. Бераз сөйләшүгә үк үзеңне аның күптәнге танышы кебек тоя башлыйсың, ике арадагы һәртөрле киртә бик тиз юкка чыга Үз-үземә сорау бирәм: «Ә шулай да кемгә охшаган соң әле ул? Мөгаен, үзенең хикәяләрендәге геройгадыр Аларда бик еш сурәтләнүче изге күңелле, әмма шуның аркасындһ күп күңелсезлекләргә юлыгучы төрек интеллигенты, мөгаен, әдип үзедер инде ул».
Несин күп сөйләшми, ләкин, аның каравы, сүз арасында гына кыстырып куйган репликалары да бик үткен, ачы Мәсәлән, бер көнне без очрашу үткәрергә тиешле Стамбул университеты хакында сүз чыккач, ул күзләрен түгәрәкләндереп.
— Ә бездә университет бармыни соң? — дип сорады Аннары үзе үк дәвам да итте — Әә-ә. сез Солтан Әхмәт мәчете янындагы җәмгыяте хәйрияне әйтәсезмени?! Ә бит анда теләсә нәрсә белән шөгыльләнсәләр шөгыльләнәләр, әмма укымыйлар Аларнын моңа вакытлары калмый! Хәзер дә бездә кайгылары юктыр аларның!
Соңга таба без Неснн сүзләренең чынлап та дөрескә чыгуын күрдек. Без барырга тиешле көнне университетта атыш башланды, тәрәзәләрдән куе кара төтен бөркелде, уку корпуслары тирәсенә бер-бер артлы полиция һәм янгын сүндерү машиналары җыелды
Шул ук көнне тагын мондый кызык хәл булып алды. Очрашудан соң без урамга чыктык Ә анда халык буа буарлык, таксилар юк Төркия язучылар синдикаты вәкиле арлы-бирле йөрде дә. аптырап Несин янына килде, «бераз
көтик инде», диде Ләкин Несин аны тыңларга теләмәде — урам уртасына чыгып, боеручан кул хәрәкәте белән узып баручы «Мерседеоны туктатты Безнең һәм иәбезне утырырга чакырды Соңыннан «ничек шулай оста булдыра алдыгыз?» дигән соравыбызга каршы, ул исе дә китмичә:
— Ә миңа исемемне әйтү дә җитә! — диде.— Мине Төркиядә барысы да
V белә ♦
Бусы, әлбәттә, шулайдыр. Әмма кунакханә янына килеп җиткәч Несин < шоферга акча сузуга, тегесе кулына алып ашыкмыйча гына санады да: «Тагын 5 шуның кадәр булса — җитә» диде Мин моңа бик гаҗәпләндем. Ләкин Төр- < киядә шактый еш булгалаучы Вера §=
— Монда Несиннең катышы юк. Биредә гадәт шундый инде! — диде х
Несин ничек Несин булган? I
Төркиядә булган ярты ай эчендә без Азиз Несин белән көн саен диярлек * очраштык Шуннан файдаланып мин аңа үземдә туган бәген сорауларны биреп х бардым ө
— Сез ничек сатирик булып киттегез? — дип сорадым мин аннан бервакытны, £ Соравыма Несин башта җилкә сикертеп кенә куйды, ә аннары, бераз тын £ торганнан соң: g
— Иң әйбәте, мин сезгә үземнең ничек итеп Несин булып киткәнемне -° сөйлим әле! — диде. Көттерми генә сөйли дә башлады — Бик күп башка җир- jjj ләрдәге сыман безнең Төркиядә дә кешенең нәрсә язуына карамыйлар, ә пи < элек аны кем язуын белергә телиләр. Билгеле инде, бу — исем гипнозы Мен. 3 мин дә яшүсмер чагымда үземнең беренче фельетонымны бастырырга алып - килгәч, нәшир мине баштанаяк күздән кичерде дә:
— Нә син? (Кем син?) — дип сорады.
Аның тәкәбберлеге минем ачуны китерде һәм мин. әллә ни озак уйлап тормастан, үзе кебек кырку итеп кенә:
— Нәсин! — дидем
Теге мондый җавап көтмәгән иде — шаккатты! Бер кавым аптырап, үпкә- ләргәме-үпкәләмәскә.ме белми торды Аннары, ниһаять, юмор тойгысы җиңде, ахрысы — ул көлеп җибәрде Көлеп туйгач, фельетон астына минем яңа исемне язды да. басарга җибәрде Шулай итеп мин Несин булдым
Соравыма Азиз Несин әнә шундый җавап бирде Әйе. күренеп тора: бары тик чын юморист кына кыен хәлдән болай оста котыла ала!
— Вакыт узу белән үземнең яңа исемемә мин тәмам ияләнеп беттем, - дип дәвам итә тагын Несин —Хәтта иң якын дусларым да мине Мәхмүт дип түгел, Азиз дип атыйлар. Кайвакыт мин үз-үземнән дә сорап куям: чынлап та. кем син? Үзең теләгән кеше булып җиттеңме син? Гомумән, асылың нинди синең? Кем син? Нә син? »
Азиз ярлы гаиләдә үскән. Әти-әннсе аны бушлай белем алып була торган бердәнбер уку йортына — хәрби мәктәпкә биргәннәр Биредә аның тамагын да туйдыралар, өс-башын да карыйлар.Әмма бу мәктәптән Азиз ‘плафонлыкка көчле нәфрәт белән чыга Аннары инде ул үз күңеле тарткан җиргә — Нәфис сәнгатьләр академиясенә укырга керә. Ләкин бик тиз арада ул шуны аңлап ала: нәфис сәнгатьләр Төркиянең- гади халкы өчен иң беренче чиратта кирәкле әйбер түгел икән әле! Несин инженерлыкка укырга китә. Төрле җирләрдә эшли. Тагын әллә ничә һөнәр алыштыра Ниһаять, журналистикага килеп чыга. «Ә журналист сукмагы мине сатирага алып керде.— ди Несин — Ләкин ничек булды бу — валлаһи, белмим!»
— Шундый шөгыль һәм бераз сәеррәк исем сайлаганыгызга хәзер үкенмисезме соң?
— Эш тудырган борчулар аз түгел, билгеле. Хәер, дөресрәге, ул борчуларның күбесе миңа' түгел, ә власть органнарына туры киләдер Ләкин, нишлисең, сатирик булгач — барысына да түзәсең инде! Ә үкенеп торырга вакыт та калмый... Ә исемгә килгәндә —ул мине әйбәт кенә туендыра Үкенмим Бу исем хәтта мине төрмәдән дә алып калды әле. Ничек булды,— дисезме. Хәзер сөйлим
Несиннең өч монарх белән судлашуы
— Белмим инде, ни сәбәптер, ләкин миндә кечкенәдән үк бу дөньяның хаким кешеләренә карата хөрмәт булмады Аларның аңгыралыгы һәм явызлыгы мине бик еш кысадан чыгара Кулым кычыта башлый, берне ялтыратып аласы килә. Икенче төрле итеп, сездә. Россиядәгечә әйтсәк, минем аларны фаш итәсе килә Ә бу аларга һич тә ошамый инде! Шулай булмый ни! һәркайсы муеннан пычракка, ялганга чумган бит аларның! Гадел сүздән һәрберсе дер калтырап тора'
Ничектер шулай килеп чыкты, миңа каршы бер юлы өч монарх — Англия королевасы. Мисыр короле һәм Иран шаһы суд эше кузгаттылар. Бу. әлбәттә, минем дәрәҗәмне үз күз алдымда да күтәреп җибәрде. Соң, уйлап кына карагыз! Гап-гади. ыштансыз бер төреккә каршы ачулары килеп өч монарх күтәрелсен әле! Бу бит инде санга сугу гына түгел. Бу бит инде монархлар дәрәҗәсендәге нәфрәт!
Шулай уйлап горурлануын горурландым мин. әмма бик тиздән эш чыннан да күңелсез төс алды Монархлар алар, билгеле, миннән еракта, ә менә үзебезнең тышкы эшләр министрлыгы янәшә генә. Алар мине ходай биргән һәр көн саен тегендә-монда йөртә башладылар, аңлатма сорыйлар, гафу үтенергә кушалар... Ә соң гаделлек өчен гафу үтенердәй булсам — мин фельетоннар язар идеммени соң?! Тик боларның барысын да ничек итеп безнең акыллы башларга аңлатырга3 Алар бит Төркиянең мөнәсәбәтләрен бозасың дип. синең аркада безнең дипломатиягә авыр килә дип бәйләнәләр. Я гафу үтенәсең, я без сине рәшәткә артына тыгабыз, диюдән дә тартынмыйлар Мин монысын да аңлыйм, бу буш сүз генә түгел, чөнки төрмә шулпасын әллә ничә мәртәбә авыз итәргә туры килгәне булды
Минем эш шулай итеп үз агымы белән барды. Беренче итеп Англия суды тикшерде. Хөкеме мондый булды королева әле ул бөтен Англия дигән сүз түгел, шуңа күрә королевага төртмә сүз әйтү дәүләтне мыскыллау булып кабул ителә алмый. Кыскасы, инглизләр мине акладылар.
Аннары минем эш кузгатучылар кирәкле кәгазьләр җыеп бетергәнче, тиешле экспертизалар алганчы һәм эшне бер инстанциядән икенчесенә күчереп йөртә торгач, корольнең үзен алып аттылар . Шулай итеп, биредә мине Тарих га- лиҗәнәпләре үзе коткарды
Бер котыласың, ике котыласың — әмма, аннары бит. тотыласың! Әлеге хәлләрдән соң җиңел сулыш алырга да өлгермәдем. Ираннан шундый хәбәр килде шаһны мыскыл иткән өчен мине алты айга төрмәгә ябарга суд карары чыгарылган! Билгеле, мин әле Төркиядә яшәгәндә бу карар шартлы бер нәрсә генә булып кала, ләкин инде Иран җиренә аяк бастыңмы — ул шундук үз көченә керә һәм син төрмәдә дигән сүз.
Юри эшләгәндәй килеп чыкты, миңа үз эшләрем белән каядыр барырга кирәк булды. Без утырган самолет Иран аэропортына төшәргә мәҗбүр булды Бу сүзне ишеткәч мин чын-чыннан куркып куйдым. Аэропорттагы тикшерүчеләрдә кара исемлекләр була бит! Шаһның үзен мыскыл иткән кешегә, мөгаен, инде күптән төрмә ишеге ачыктыр!
Ләкин мине шул коткарды: чит илгә чыгу паспортында үземнең чын исемем — Мәхмүт Нөсрәт дип язылган иде Безнең паспортларны тикшерүче хезмәткәр берни дә сизмәде. Бәла баш очыннан гына узып китте!
Биредә Несин сөйләгәннәргә тагын шунысын да өстәп куярга кирәк, совет язучылары делегациясе Төркиядән әйләнеп кайтып бер-ике ай үтүгә, Ирандагы черек шаһ режимы, чыннан да. җимерелде. Азиз Несиннең дөреслеген Тарих тагын бер мәртәбә бик ышанычлы итеп раслады.
Несинне нәширләр талый
Ә бәлки Сезне Иранда ныклап белмиләрдер?
Несиннең чырае сытылып куйды:
— Мине белмиләрме?!
Шулай итеп минем болай гына әйтеп куелган сүзем Несиннең тагын бер новелласына нигез булды.
— Әгәр беләсегез килсә, мине анда Төркиягә караганда да яхшырак б< - ләләр Газеталар буенча да. китапларым аша да, портретларымны карап та Төркнядә мннем 63 китабым басылган, ә Иранда — нәкъ 100 Нишләп алай күп дип сорарсыз. Хәзер мин сезгә аңлатып бирәм.
Мин болан чынлап та 63 китап яздым
һәм Несин зур горурлык белән бармакларын бөгә-бөгә санап китте: җиде с. сатирик роман, ун пьеса, ике истәлекләр китабы, ике шигырьләр китабы. Лә- S кнн нигездә юмористик хикәяләр һәм олылар ечен әкият китаплары Несиннең = китаплары бик еш басылып тора, ә чнт илләрдәге тәрҗемәләрнең ул исәбен 2 дә югалткан инде!
Ә иң күп тәрҗемә ителү фарсы теленә икән. Несин моны шуның белән S аңлатты — ике илдә хөкем сөргән тәртипләрнең охшаш яклары бик күп икән, й тәртипсезлекләрнең дә. әлбәттә. Тик Иранда цензура каты булган, аларның = берсе турында да язып булмаган Шуңа күрә иранлылар шул ук хәлләр ха- £ кында төрек язучылары әсәрләреннән укыйлар. =
Хәтта Ирандагы бер нәшир гел Несин әсәрләрен тәрҗемә Итеп чыгару * эшенә генә дә специальләшеп киткән. Төркиядә, Несиннең үз илендә, китап s чыгарга да өлгерми — ул аны бик тиз генә тәрҗемә итә дә. рәсемнәр, бизәү е эшләре белән мәшәкатьләнеп тә тормыйча, ничек бар шулай алып.бастырып »- та чыгара. Әгәр инде Төркнядә Несиннең яңа китаплары чыкмыйчарак тора □ икән, ул чагында теге нәшир элек басылган китапларыннан, газеталардан аерым г әсәрләрне җыя икән дә, үзе яңа китап төзеп чыгара икән. Әнә шуңа күрә Иранда £ басылган китаплар саны 100 гә тулган да. л
Ләкин төп хикмәт шунда ди: боларның берсе өчен дә әлеге нәшир Несингә § бер тиен дә гонорар түләмәгән. Ә үзе Несин китапларын чыгарып шактый гына £ капитал туплаган. Башка илдә булгач аны Несин үзе дә берни эшләтә алмый! Чөнки Иран авторлык хокуклары буенча халыкара конвенциядә дә тормый
Бервакыт Азиз Неснн Иранда чыга торган газетаның анкетасын ала. Күпләгән сораулар арасында берсе мондый була: Сез иранлыларга нәрсә теләр идегез? Несин: минем теләгем бер генә. Иран халкын талау туктасын иде,— дип җавап бирә. Үзе белән булган очракны да китерә. Мине дә шулай талагач, халыкны нишләтми торганнардыр,—дигән нәтиҗә дә ясап куя. Газетада әлеге анкета басылып чыга. Шуннан соң теге газета редакциясенә нәширдән хат килә. Ул: «мин бит Несинне үзебездә пропагандалыйм, ул миңа рәхмәт кенә әйтергә тиеш»,— дип яза.
Несин шулай ук аптырап тормый — шул ук газета аша җавап бирә: «Ә белки Сезгә моның өчен гонорар да түләргә кирәктер әле?»
Чаталжага бару
Чаталжада төзелә торган балалар йорты турында безнең инде ишеткәнебез бар иде. шуңа күрә Стамбулдан 68 чакрым көнбатышкарак урнашкан бу төбәккә без. совет язучылары, һич тә бармый кала алмадык Юлда Несин үзенә бу фикернең ничек килүен, төзелешнең ничек башлануын сөйләде
— Минем балачагым бик авыр булды. Хәтта искә дә аласы килми. Кайва кыт китаплардан «балачак кешенең иң якты, иң бәхетле чоры» дигән сүзләр укыйм һәм үземнекен уйлыйм: минеке андый идеме соң? Юк. андый түгел иде Мин үземнең балачагымны бары тик хыял белән генә матурайта, бизи идем Күрәсең, әкияти балалар дөньясы булдыру турындагы хыял да әкренләп шулай тугандыр. Мин балалар тулысынча тәэмин ителгән дөнья турында уйлый башладым.
Еллар узган саен ул теләк-хыяллар. әлбәттә, тыйнаграк була бардылар Мин инде тулы бер ил турында тугел. ә шәһәр турында хыялландым Аннары балалар кварталындагы бер мәхәллә турында Ниһаять, усеп житев. кулыма бераз акча кергәч, шул хыялымны елешчә генә булса да чынга ашыра башладым Шәһәр дә. квартал да тугел. балалар ечен аерым бер йорт корырга керештем.
10 «к У
145
Бәхет йорты. Гадәти типтагы балалар йорты түгел, ә бүтәнрәген, матуррак максатЛысын
Шуннан сон Несин педагогик китаплар дөньясына чума Дөньядагы барлык '■•рбия системалары белән танышып чыга, совет педагогы Макаренкодан күп нәрс ә ала. Аннары инде йорт өчен, бакча өчен, парк өчен һәм терлекчелек фермасы өчен җир сатып алып практик эйгкә керешә.
Чаталжага баргач без язучы хыялларының, чыннан да. киң колачлы һәм бөек булуын күрдек Андагы төзелеш тә аерым кеше алып барган төзелешкә генә охшамаган иде Тәрбиячеләр өчен билгеләнгән ике катлы йорт әзер, һәр каты 550 квадрат метр булган дүрт катлы йорт тәмамланып килә. Анысында балалар яшәячәк. Олырак яшьтәге балалар өчен тагын бер йорт — бусы биш катлы — салынып ята... ,
Несин безне ияртеп бер каттан икенчесенә чаба, һәр бүлмәне күрсәтә, «бусында менә күкрәк бала ьтры булачак, ә бусы уен бүлмәсе, биредә спортзал, биредә класслар ә тегесе саф һавада йоклау өчен билгеләнгән веранда», дип тезеп кенә бара Бер үк вакытта ул төзүчеләргә күрсәтмәләр бирергә дә. эш- нен сыйфатын тикшерергә дә өлгерә Аның йөзе я шатлыктан балкып китә, я ачудан бөтенләй бозыла
Әйе. балалар йорты ана җиңел бирелми Төзелеш башланган көннәрдә ул биредә палатка алып, кун.т-төнә ята. үзе авырулар эләктерә.
Несин башлап җибәргән шушы олы һәм изге эшне карап йөргәндә арабыздан кемдер:
-- Бик үк аңлап җитмим бөтен дөньяга атаклы язучы нәрсәгә үзенең кыйммәтле вакытын шушына әрәм итә? — дип сорап куйды.- Моның бит күбесе прораб вазифасына керә т >рГан эшләр. Әгәр дә инде Сезнең акчагыз күбәйгән икән һәм Сез чынлап та балаларга ярдәм итәргә телисез икән, ул чагында акчагызны бу лп белән шөгыльләнүче оешмаларга'бирергә иде Үзегезгә дә тыныч булыр иде.
Бу иптәшкә Несин тиз генә җавап бирмәде Ә без исә килеп туган уңайсыз
' Mat •’ I' Y'ii |>.'|,| ,> тырыштык. Әмма Несин үзе әлеге темадан күчәргә ашыкмады, ниндидер, йөрәк түреннән үк чыккан тавыш белән ипләп кенә сөйләп китте.
— Б) сорауны бирүче Сез генә түгел. Менә шушы идея белән җенләнеп йөри башлаганда мин ү truiie аңламаучылар табылыр дип башыма да китерә алмаган идем Билгеле ярдәмгә дә ышанмаган идем Ләкин аңламау шул дәр м-■ I ■ үк булыр дим и ән идем Миңа уннан да. сулдан да ташландылар. < ллар фикеренчә. Төркия.тәге бөтен иҗтимагый тормышны алыштырмый торып.
. 1ИДЫЙ вак-төяк изгелекләр белән шөгыльләнү файдасыз Бәлки алар дө- pettep дә. ләкин мин килешә алмыйм Килешә алмыйм һәм вәссәлам!
Уннар исә шуңа кадәр барып җиттеләр, янәсе мин балаларны җыеп, алардан террористлар әзерләргә илим, янәсе балалар йортын кичекмәстән ябарга кирәк
Биредә балалар йорты түгел, ә икенче төрле йорт булачак дип. изге ниятне пычратырга теләүчеләр д< булмады түгел Кыскасы, әгәр дә мин акчамны карта уйнап яисә күңел ачып туздырган булсам сизеп торам, беркем бер сүз әйтмәс иде.
Ә сер бик гади мин балаларны бик яратам Мин үземнең хәлемнән килгән кадәр балаларны ашатасым. киендерәсем, аларны җылы өйле итәсем килә Моның нәрсәсе начар соң? Мин бик яхшы аңлыйм: 80 бала — ул чүлдәге 80 бөртек ком кебек кенә. Ләкин бу бер кешенең намусы өчен бик үк әз фикере бар Ул әйта: бер баланың кайгысы бөтен кешелекнең кайгысына тиң,- ди.
Сорау биргән иптәш «Мин Карщы түгел, бары тик Сезнең вакытыгыз гына җәл бит*. - дип әйтеп кунгач. Несин инде ачыктан-ачык итеп:
Минем прораблык вазифам, беләсезме, мнңа күпме нәрсә бирә? — диде ■ ' ' арның төрлечә алдаулары, төзүчеләрнең
хәйләкәрлекләре әгәр дә үзем шөгыльләнмәгән булсам, мин аларны каян белер идем?! Бу төзелеш миңа әнә шул яктан гына да бик күп материал бирә!
Неснн безгә тагын шундый бер документның күчермәсен күрсәтте. Анда әйтелүенчә, Несин гаиләсе әгъзалары үзләренә калырга тиешле байлыктан баш тарталар һәм аны балалар йортына күчерүне үтенәләр. Неснн үзе дә васыять * язган. Аның моңа кадәр басылган һәм алдагы көннәрдә язылачак китаплары бирәчәк барлык гонорар шушы балалар йорты карамагына күчереләчәк.
Хәзер инде без Азиз Несиннең бу йорты төзелеп бетү һәм анда тәрбияче- S сез калган байтак балалар яшәве турында да әйтә алабыз. о
Соңгы ӘҢГӘМӘ =
Әнкара аэропортына без билгеләнгәннән бераз алдарак килеп җиттек. Шу- ♦ ңа күрә якындагы кафега кереп сөйләшеп утырырга да мөмкинлек туды. Ә ~ мин тагын, очрактан файдаланып, куен дәфтәремне яшереп тә тормастан. Не- ё сингә берничә сорау бирдем.
— Кайсы язучыларны Сез үзегезнең әдәби остазыгыз итеп саныйсыз? и
— Иң беренче чиратта рус сатирикларын. Салтыков-Щедринны һәм Че- g
ховны. Хәер, юк,— дип шунда ук төзәтте ул.— Чехов, билгеле, беренче урында, -а Аннары Зощенко, Аверченко... Jjj
— Ә Ильф белән Петровка Сезнең мөнәсәбәт нинди?
— Яратам, ләкин үземнең остазларым дип саный алмыйм <
— Ә башка ил язучылары? Гашек, Марк Твен? “■
— Әлбәттә, хөрмәт итәм. Ләкин минем өйрәнүем, кабатлап әйтәм, рус язучыларыннан булды.
— Сез ничек эшлисез? Иртәме, кичме? Ныклы көн тәртибегез, режимыгыз бармы?
— Юк, бернинди дә ныклы тәртип юк. Бу яктан караганда мин бик тәртипсез кеше Ә болай мин һәрвакыт эшлим Хәтта менә хәзер, Сезнең белән сөйләшкән вакытта да, мин чираттагы хикәямнең сюжетын уйлап утырам. Нинди хикәя дисезме? Юк, сер түгел Бары тик ул ныклы рәвеш алып кына бетермәгән әле Ә инде өлгергәч, кайчан жай килсә шунда язам — иртән дә, кич тә, көндез дә, төнлә дә. Хәер, көндез бик сирәк языла. Күбрәге төнлә, йокы хисабына
Несиннең эшчәнлегенә чын-чыннан көнләшерлек Әнкарада безнең белән бергә булган биш көн эчендә (дөресрәге биш төн, чөнки ул көндезләрен гел безнең янда булды) ул бер пьеса төгәлләде һәм аны режиссерга да тапшырды Үзе әйтүгә карасаң, ул күп еллар дәвамында һәр көнне бер хикәя язып килгән. Кайберләрен хәтта бер сәгать, ярты сәгать арасында да язып куйган Ләкин күбесенчә 12—14 әр сәгать урыннан кузгалмыйча утырырга туры килде дип сөй t Несин. Язучы үзен-үзе кызганмый икән, шуңа күрә башлаган эшемә нокта куймыйча өстәлдән аерылмыйм, ди. Несин күп вакытта берничә эшне параллель дә алып бара ала икән. Билгеле, башлар авырта башлый, бик каты арыла, ди. Ләкин шундый хәйләсе бар икән — үз-үземне: менә монысын гына язып бетерәм дә, туктыйм, ял итәм дип алдыйм, хәйләлим, ди. Тик мондый бәхеткә ирешә алган гына юк әле. ди танылган әдип.
Мин аңа тагын бер сорау бирәм:
— Сез үзегезнең хикәяләрегезгә сюжетны уйлап чыгарасызмы, әллә тормыштан аласызмы? uu топ
— Кайчан ничек...- дин жавап бира Неснн - Тормыш, әлбәттә. нк төп чыганак. Ул һәрвакыт яна идеяләр, темалар, фактлар биреп тора.
Шул уңайдан Несин бер очракны сөйләп алды Теркиндәге бер газета фото урнаштырган Хөрмәтле гена кешеләр самолетка зур бер түрәне озаталар Шул ук биттә икенче фото да бар Аида Голландиядан китерелгән нәселле сыерлар һәм бер үгез Язмыш шуклыгы беләкме, теге ике рәсем астындагы
сүзләр алышынган бит! Шулай басылып та чыккан! «Бөтен Төркия шаркылдап көлде, ди Неснн.— Әнә шунда бу гениаль юмор борылышын үзем уйлап тапмаганга чын-чынлап көнләштем».
— Л»кин бу очракта да. әнә шундый үтә көчле детальләрне дә, турыдан- туры хикәягә кертеп җибәреп булмый.— дип дәвам итә атаклы юморист,— Хикәядә хәл-вакыйгаларны шундый итеп тасвирларга кирәк, әйтергә теләгән уең укучыга үзеннән-үзе ирешсен, ул аны үзе аңлап алсын. Син бөтенләй башка нәрсә турында язасың кебек, хәтта сүзләрең белән шуңа ышандыра да аласың — ә хикәянең объектив агышы төп фикереңә, идеяңә тугры кала. Укучы әнә шул төптәгесен тотып ала ул Иң мөһиме, укучы мавыга алырдай әһәмиятле сүзең булсын, калганы — технология
Саубуллашканда ул миңа әле генә басылып чыккан «Бердәнбер юл» исемле китабын автограф язып бүләк итте
Несин өчен ничек булганын әйтә алмыйм, әмма Төркиядә, атаклы язучы янында узган 15 көн безнең өчен бик тә бәхетле, матур көннәр булды Без үзебезнең яраткан язучыбызны бик якыннан күрдек, аның эчке дөньясын тойдык, сизгер һәм бик тиз яраланучан йөрәген аңладык