МУЛЛАНУР ВАХИТОВНЫҢ ДУСТЫ ҺӘМ КӨРӘШТӘШЕ
үренекле татар революционеры — ленинчы Мулланур Вахитов белән карачай революционеры, коммунист Умар Алиевның дуслыгы кыска вакытлы, ләкин бик нык була. Бу ике күренекле шәхесне идеяләр берлеге, халык мәнфәгате өчен көрәш һәм бер-берсенә булган тирән ихтирам берләштергән.
Әлегә без бу ялкынлы революционерларның дуслыгы кайвакыттан башланганын төгәл әйтә алмыйбыз, ләкин 1917 ел башыннан ук аларның танышлыгы, Татарстанда һәм, гомумән, мөселман көнчыгышында социалистик революция җиңүе өчен бергәләп көрәшүләре күл төрле чыганаклар белән раслана.
.Кавказ халыкларының казан татарлары белән бәйләнеше ерак гасырларга барып тоташа. Тау халыкларының күп кенә вәкилләре Казанда һәм хәзерге Татарстан җирендә урнашкан мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алганнар. Үз нәүбәтендә казан татарлары да Төньяк Кавказга, аеруча таулар иле Дагстанга белем эстәргә барганнар.
Гасырлар үтү белән, капиталистик мөнәсәбәтләрнең тәэсире нәтиҗәсендә, мөселман төбәкләрендә дә дини мәктәпләргә реформа ясау идеясен күтәреп чыккан иҗтимагый фикер формалаша башлый. Асылда бу дини мәктәпләрне яңа заман таләпләренә яраклаштырырга тырышу була. «Җәдит мәктәпләре» дип аталган мондый уку йортлары Дагстан- да барысы сигезәү булган. Умар Алиев үз заманы өчен шактый билгеле Аксай мәдрәсәсендә укый. 1914 елның азагында 19 яшьлек егет Темир-Хан-Шура (хәзерге Буйнакск) шәһәрендә көнчыгыш телләре укытучысы дигән исем алу экстерн рәвештә имтихан тапшыра. Шулай итеп ярлы карачай көтүчесенең малае, балачагында үзе дә көтүче булган Умар Алиев, искиткеч тырышлыгы һәм сәләтлелеге нәтиҗәсендә, үз заманы өчен югары белем алуга ирешә.
Дагстанда яшәү чорында Умар. үзен борчыган сорауларга җавап эзләп, тау халыклары тарихын тырышып өйрәнә, шул ук чорда марксистик әдәбият белән дә таныша башлый, иң беренче чиратта В. И. Ленин хезмәтләрен өйрәнә. У Алиевның-дөньяга карашы формалашуында аның якын дусты һәм көрәштәше — ялкынлы Дагстан революционеры Ул- лубий Буйнакскийның да тәэсире зур булган, әлбәттә.
1915—1916 елларда Умар зур гына комык авылы Кумторкалада укытучы булып эшли һәм шунда булачак күренекле Дагстан революционеры Җ. Коркмасов белән таныша. Мәктәптә укыту белән бергә Алиев халык арасында аң-белем таратуга да күп көч куя: өлкән яшьтәгеләрне укырга-язарга өйрәтә, аларны рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятының кайбер үрнәкләре белән таныштыра. Буйнакский һәм Коркмасов ярдәме белән ул яшерен революцион түгәрәк оештыра. Түгәрәк членнары революцион әдәбиятны өйрәнәләр, иҗтимагый-политик темаларга фикер алышалар. Түгәрәк җитәкчесе Алиев еш кына Порт- Петровск, Темир-Хан-Шура һәм Баку шәһәрләренә бара, анда большевиклар белән очрашып алардан һәртөрле күрсәтмәләр ала. Таулар иле — Дагстанның күп кенә революционерларына тәэсир иткән кебек. Алиевка да 1903 елның маеннан Төньяк Кавказ партия оешмаларына җитәкчелек иткән С. М. Кировның йогынтысы бик зур була.
Алиевның Дагстандагы революцион эшчәнлеге патша полициясенең игътибарын җәлеп итә. Шуңа күрә ул 1916 елның ахырында Уфадагы татар мәдрәсәсе «Госманиячгә гарәп, төрек телләре һәм әдәбияты укытучысы булып урнаша. Егерме яшьлек Алиев (ул вакытта аны күбрәк Гомәр Галяви дип атап йөрткәннәр) үзенең белеме һәм прогрессив карашлары белән тиз арада шәкертләр һәм алдынгы карашлы укытучылар арасында абруй казана.
Уфада чакта Алиев Февраль революциясенә актив катнаша. 1917 елның март аенда, большевикларның кушуы буенча, мөселман уку йортларының революцион рухтагы укытучылары белән берлектә. Уфада һәм губернада мөселман укытучыларының профессиональ союзын оештыра. Ул бу профсоюзларның бюро председателе була. 1917 елның июнендә Алиевны Бөтенроссия мөселман укучылары союзының Үзәк бюросы председателе итеп сайлыйлар. Шул ук елның июлендә ул Казанга күчеп килә. Казанга күчеп килгәнче үк ул Мулланур Вахитов тарафыннан оештырылган Мөселман социалистлар комитетының члены була. Казанда һәм Мәскәүдә бергә эшләү дәверендә М. Вахитов У. Алиевка җаваплы эшләрне ышанып тапшыра. Алиев исә аларны һәрвакытта
К
reran, тел тидермәслек итеп вакытында башкарыл чыга. Алар бер-берсен бик ихтирам итәләр, ә Мәскәүдә икесе дә «Метрополь» кунакханәсенең бер номерында яшиләр
У Алиев турында китап язу өчен материаллар җыйганда миңа документларда еш кына М. Вахитов һәм У. Алиев исемнәрен янәшә күрергә туры килде. Икесе дә Үзәк мөселман комиссариаты, Милләтләр эшләре Халык комиссариаты коллегиясе утырышларында бер үк тәкъдимнәрне яклап чыгыш ясыйлар һ. б.
Вахитов белән Алиев Милләтләр эшләре Хаг1ык комиссариаты коллегиясенең күп кенә утырышларында бергә булалар Шулай да М. Вахитов еш кына коллегия утырышларына Алиевны җибәрә торган була. Үзәк мөселман комиссариатының 1918 ел 18 апрелендә булган утырышында М. Вахитов, Г. Ибраһимов, И. Казаков, У. Алиев, М. Килдебәков, X. Гайнуллин, Ш. Манатов катнашалар. Әлеге утырышта Эчке Россия мөселман укытучы- ларының съездын чакырырга карар кылына. Шул ук елның 18 маенда Комиссариат бу съезд ихтыяҗлары өчен үз фондыннан 10 мең сум акча бүлеп бирергә һәм Алиевны съездга делегат итеп җибәрергә карар бирә. Комиссариат коллегиясе Алиевка дәүләт оешмалары белән төрле характердагы мәсьәләләрне хәл итү эшләрен ышанып тапшыра. 1918 елның май аенда Комиссариат үзенең бер төркем хезмәткәрләрен, шул исәптән Алиевны да, В. И. Ленин янына Комиссариатның штатларын карау мәсьәләсен хәл итәргә җибәрә.
У Алиев М. Вахитовның иң якын көрәштәшләреннән берсе була. Аның тәкъдим итүе һәм И В. Сталинның хуплавы нәтиҗәсендә Алиев 1918 елның апрелендә «Кавказ һәм Төркстан мөселман пролетариаты бүлегепнең мөдире итеп билгеләнә. Шул ук вакытта ул Үзәк мөселман комиссариаты коллегиясе члены итеп тә раслана.
Милләтләр эшләре Халык Комиссариатында эшләгән дәвердә У. Алиевның оештыру сәләте тагын да ныграк ачылып китә. Аның Милләтләр эшләре Халык комиссариатында һәм Үзәк мөселман комиссариаты коллегияләрендә ясаган чыгышлары һәрвакыт эшлекле, төпле уйланган була. Монда М. Вахитовның да тәкъдир ителерлек хезмәте була, әлбәттә, чөнки Казанда да, Мәскәүдә дә Алиев турыдан-туры аның җитәкчелегендә эшли.
У Алиев Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң, көндәлек матбугат битләрендә большевиклар партиясе идеяләрен, совет властен яклап, төрки телле мөселман халыклары арасында агитация һәм пропаганда алып баруга күп көч куя. Ул бер төркем татар галимнәре: М. Корбангалиев, Ә. Мостафин, Г. Шонаси, Г. Гобәйдуллин белән бергәләп Бөтенроссия мөселман укытучылары союзының Үзәк бюросы органы булган «Укытучы» журналын чыгаруда катнаша. Шул вакыттагы көндәлек матбугат битләрендә басылган мәкаләләрендә ул эшчеләрне, крестьяннарны, халык интеллигенциясе вәкилләрен совет властен урнаштыру һәм ныгыту өчен көрәшкә өнди. У Алиевның «Гомәр Галяви», «Казбек», «Даглы», «Кавказлы» псевдонимнары астында басылган мәкаләләре М. Вахитовның «Кызыл байрак» һәм башка матбугат органнарында дөнья күргән мәкаләләре белән аваздаш. Алиев М. Вахитов кебек үк Совет властеның милли мәсьәлә буенча чараларын хуплап каршы ала. 1918 елның 8 апрелендә Татар-Башкорт Совет республикасы турында положение игълан ителү уңаеннан, ул Мостафин һәм Биккенин белән бергә В. И. Ленинга котлау телеграммасы җибәрә.»
. .«Метрополь» кунакханәсенең Алиев яшәгән 464 номерында ут еш кына таңга кадәр яна торган була. Милләтләр эшләре Халык Комиссариаты һәм Үзәк мөселман комиссариаты җитәкчеләре кушуы буенча ул Совет хөкүмәтенең декретларын һәм күрсәтмәләрен татар, гарәп, төрек, фарсы, комык телләренә тәрҗемә итә, башка көрәштәшләре белән бергә һәртөрле листовкалар, өндәмәләр язып, аларны бртен илгә таратуда катнаша. Мәскәүдә татар телендә чыгучы Үзәк мөселман комиссариаты органы булган «Чулпан» һәм «Кызыл армия» газеталарында Кавказда һәм Казахстанда совет власте өчен көрәшнең барышын яктырткан мәкаләләр бастыра, мөселман массаларына эшче-крестьян хөкүмәте чараларының асылын аңлата.
Үзәк мөселман комиссариаты, шул исәптән Алиев җитәкчелек иткән бүлек тә, мөселман буржуазиясенең контрреволюцион оешмаларын тар-мар итүдә зур роль уйнады. Милләтләр эшләре Халык Комиссариатының органы булган «Жизнь национальностей» газетасы үзенең 1920 ел 24 декабрь санында Үзәк мөселман комиссариатының бу өлкәдәге уңышлы эшчәнлеген аеруча басым ясап билгеләп үтә. һәртөрле контрреволюцион оешмаларны тар-мар итү, билгеле булганча, көнчыгыш халыкларын большевиклар партиясе тирәсенә туплауда зур әһәмияткә ия иде Бу юнәлештә Алиевка төрле характердагы эшләр белән шөгыльләнергә туры килә. Мәсәлән, 1918 елның 18 апрелендә Милләтләр эшләре халык комиссарының урынбасары С. С Пестковский һәм М. Вахитов имзасы белән, контрреволюцион юнәлештә булганы һәм Татар-Башкорт республикасын төзүгә провокацион
' Октябрь революциясе Үзәк Дәүләт архивы, 1333 ф, 1 race., 2 эш, 74-76 бб. һ. б.; 1318 ф; 1 race., 114, 137 эшләр һ. б.
.мөгамәләдә торганы өчен, Мәскәүдә татар телендә чыгып килгән «Ил» исемле буржуаз газетаны ябу турында карар чыга һәм бу каоарны тормышка ашыру Алиевка тапшырыла.
1918 елның уртасында яшь Совет республикасы утлы боҗра эчендә кала. Бу авыр вакытларда партия иң сыналган членнарын Кызыл Армиягә җибәрә. В. И. Ленин Көнчыгыш фронтны хәлиткеч дип исәпли, чөнки акчехлар һәм акгвардиячеләр Себерне, Уралны, Идел буеның күп өлешен басып алып Мәскәүгә һөҗүм итәргә ниятлиләр. Шундый авыр шартларда да В. И. Ленин көнчыгыш телләрендә әдәбият бастырып чыгаруны һәм мөселман халыклары арасында агитация-пропаганда эшен көчәйтүне таләп итә.
1918 елның җәендә Идел буенда авыр хәл туу һәм Казанга акчехлар һөҗүм итү уңае белән Үзәк мөселман комиссариатының Баш коллегиясе М. Вахитов тәкъдиме буенча үзенең бөтен эшчәнлеген хәрби бүлеккә юнәлдерде һәм аны Казанга күчерде. М. Вахитов үзе дә Казанга килеп шәһәрне саклау, фронт өчен яңа хәрби частьлар оештыру, азык-төлек мәсьәләсен җайга салу белән шөгыльләнә. М. Вахитов артыннан ук У. Алиев та энесе Шаухал белән Көнчыгыш фронтка китә һәм революция дошманнарына каршы сугышларда катнаша.
1918 елның сентябрендә, Казанны акчехлардан азат иткәч, Алиев тирән кайгы белән үзенең остазы һәм көрәштәше, ялкынлы революционер-ленинчы Мулланур Вахитовның батырларча һәлак булуын белә.
У. Алиев Мулланур Вахитовны һәрвакыт искә төшерә, аның турында туганнарына, якыннарына сөйли. Аның курку белмәс кыю көрәшче, ялкынлы оратор булуын Алиев һәрчак сокланып искә алган.
Алиевның хатыны Мәрьям Хубиева да тормыш иптәше белән М. Вахитовның үзара мөнәсәбәтләрен яхшы белгән һәм бу турыда кызыклы истәлекләр сөйли иде. Умарның сөйләве буенча. Мәрьям ханым хәтерендә М. Вахитов бик сөйкемле, кул астында эшләүчеләргә игътибарлы, алар турында кайгыртучан кеше булып калган. 1918 ел җәенең бер көнендә Вахитов Алиев кабинетына керә һәм Умарның бик нык арыганын күреп аны кунакханәгә ял итәргә кайтарып җибәрә. Иртән эшкә килгәч Умар үзе алдагы көнне башлаган РСФСР Конституциясенең татарчага тәрҗемәсенең төгәлләнгәнен күрә. Вахитовның кулъязуын Умар, әлбәттә, таный һәм аңа карата бик рәхмәтле булып кала.
Алиевның сөйләве буенча, Вахитов В. И. Ленин белән еш очраша торган була һәм, әйтергә кирәк, эш вакытында гына түгел, ә юлбашчының чакыруы буенча Ульяновларның Кремльдәге квартирасында да була. Ул Надежда Константиновна һәм Мария Ильинична белән дә дустанә мөнәсәбәттә була, Анна Ильинична һәм Дмитрий Ильичны да яхшы белгән. М. Вахитов Умарга, акларны җиңгәч, Владимир Ильич һәм аның гаиләсе турында китап язачагын да әйткән була.
Үзәк мөселман комиссариаты коллегиясенең һәр члены Халык Комиссарлары Советы утырышында раслана торган була. Умар Алиевның кандидатурасын коллегия члены һәм бүлек мөдире итеп раслаганда, В. И. Ленин, М. Вахитовка мөрәҗәгать итеп, Алиев турында фикерен сорый. М. Вахитов Алиевның Уфада һәм Казандагы эшчәнлегенә югары бәя бирә һәм аның яхшы хезмәткәр булып, тапшырылган эшне намус белән башкарачагына ышаныч белдерә, һәм шул ук көнне, 1918 елның 10 апрелендә Халык Комиссарлары Советы боерыгы буенча Алиев совет хөкүмәтендә җаваплы постка билгеләнә.
М. Вахитов һәм У. Алиев илебезнең көнчыгыш халыклары арасында марксизм- ленинизм идеяләрен таратуда һәм мөселман халыклары яшәгән төбәкләрдә совет власте җиңүгә зур өлеш керттеләр. Аларның исемен совет халкы беркайчан да онытмас.
Карачаевск шәһәре