Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨРӘШТӘШЛӘР


Татарстан сынлы сәнгать осталары Ленин тематикасын аеруча үз күрәләр. Бөек
юлбашчыбызның балачак еллары, беренче революцион чыныгу чоры туры дан-туры
Казанга бәйле булуы һәм аның туган республикабызны төзүдә башлап йөрүе
Лениниананы тормышчан нигездәге әсәрләр белән баету өчен гаять киң
мөмкинлекләр ача. Атаклы рәссам Н. Фешинның әлеге образны гәүдәләндерүгә
беренчеләрдән булып алынуы (1918 ел) күңелләребездә чиксез горурла ну хисләре
уята. «В. И. Ленинның Татарстан АССРның төзү турындагы Декретка кул куюы»...
Күренекле нәкыш осталарыбыз X. Якупов белән Л. Фәттәхов тарафыннан иҗат
ителгән бу картина эзлекле төстә байый баручы Лениниананың аерым этабын
билгеләүче зур казанышы буларак кабул ителде.
Ленин һәм Татарстан темасын үстерүгә чагыштырмача яшьрәк буын вәкиле
Валерий Скобеев та үзеннән күркәм өлеш кертте. Рәссамның үзен дә яңа үсеш
баскычына күтәргән әлеге картинада өч тарихи шәхес сурәтләнә: В. И. Ленин, М.
Вахитов. Г. Ибраһимов... Юлбашчының Кремльдәге эш бүлмәсе. Россия картасы.
өстәл өстендәге документлар, китап киштәсе — барысы да тәрәзәләрдән сирпелгән
иртәнге нурларга коелган. Якты йөз. җылы мөнәсәбәт... Соңгырак елларга караган
башка шундый әсәрләрдән аермалы буларак, әлеге композицион портретта чорның
киеренкелеге шактый ук ачык сиземләнә. Картина геройларының үз-үзләрен
тотышларында тикшерелә торган милли дәүләтчелек мәсьәләләренең кичекмәстән
хәл ителергә тиешлеге күренә. Владимир Ильичның гәүдә торышын автор аеруча
динамикалы итеп бирергә омтылган. Безгә бик тә таныш бул ган кул хәрәкәте белән
ул төзеләчәк яңа милли республиканың үсеш юлларын күрсәтә төсле. Халкыбызның
ышанычлы вәкиле буларак сурәтләнгән революцио- нер-әдип Галимҗан Ибраһимов
йөзендә политик чынбарлыкны аңлауга таба ныклы адым ясаган хезмәт ияләренең
инанганлыгы чагыла шикелле. Революцион идеаллафга җаны-тәне белән бирелгән
Мулланур Вахитов кыяфәтендә көрәштәшенең әлеге халәте психологик яктан
тотрыклы төгәлләнеш тапкан. Революциягә тугрылык, матур киләчәккә ышаныч..
Композицион портретның монолитлы лыгын нәкъ менә шушы сыйфатлар билгели.
Людмила НИКОЛАЕВА,
Татарстан сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре.