Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

ЭТ КОЙРЫГЫ
ез йөргән авылларда очраган зур-зур этләрнең барысының да койрыксыз булуына исебез китте.
Безне озата чыккан укытучыдан:
— Эт усал булсын өчен аларның колакларын кисеп, тозлап-борычлап этләрнең үзләренә ашатуын ишеткәнем бар Ә менә койрыкларын нигә кисәләр икән? — дип сорадым
Укытучы:
— Бәлки, токымнары шундыйдыр.— диде.
Беренче тукталган авылда ук безне өенә сыйдырган карттан — Нигә сезнең якта барлык этләр дә койрыксыз,
Бу хәбәр безнең авылга килеп җиткәч, аптырап калдык. Авылдашлар миңа: «Синең генә баш җитәр моңа, бар да наһия мөдиренә аңлат» — диделәр. Киттем. Кердем мөдиргә.
— Бей-әфәнде.— мин әйтәм, —мин ундүрт ел солдат хезмәтендә булган кеше Йәмәне дә, Траплусы да. Чанаккаласы да. Кавказы да калмады...
— Кыскасы! — диде наһия мөДире мине бүлдереп. - хезмәт иткәнсең. димәк, ватан алдындагы вазифаңны үтәгәнсең. Хәзер инде шуның өчен бүләк өмет итеп йөрисеңме?
Наһия - Төркиядә административ берәмлек Өяз. район мәгънәсендә
токымнары шундыймы әллә? — дип сорадым.
Карт көлеп куйды
— Аның тарихы бар. Тыңларга иренмәсәгез сөйлим,—диде.
Бервакытны шулай наһия мөдире әмер чыгарды: «Быел сезнең авыл утыз каб^н дуңгызы үтерергә тиеш»,— диелгән иде ул әмердә.
— Әстагафирулла, бей! Сүзем ул турыда түгел Бәйсезлек өчен башланган көрәшкә мнн үз теләгем белән киттем. Якын тирәмә яшьләрне туплап, тауларга яшерендек. Шул вакытны минем кулыма чаршау кадәр кәгазь тоттырдылар Ул кәгазьдә минем сугышчан командир булуымны раслаган сүзләр дә бар иде.
- Юк-бар нәрсә белән башымны катырма. Синең аркада хөкүмәт Ишләре кала. Тиз әйт, ни йомышың бар? — ди мөдир мине бүлдереп.
— Аллага шөкер! Ходай тәгалә безгә җиңү насыйп итте,— тегенең ашыктыруына игътибар да итми сүземне дәвам иттем.— Пулялар белән тишкәләнеп, кылычлар белән туралып беткәч кенә авылга кайттым.
Наһия мөдире тагы мине бүлдерә бит:
— Димәк,— ди бу,— димәк, илебез каршында үтәгән вазифаларың өчен пенсия юллап йөрисең инде, ә? Оятың бармы азрак? Безнең мескен милләтебезнең нинди аяныч хәлдә яшәгәнен күрмисеңмени?
— Нишләп күрмәсен, ди, бей, бик күрәм. Менә узган атнада гына налог җыючылар җирән үгеземне өстерәп чыгып киттеләр. Тукта әле, Әйтеп бетергәнне көт!.. Аллага шөкер, хөкүмәтебез бирәчәген кайтарып кына тора, бер дә онытмый. Кызыл тасмалы медалем дә бар. Мөһерле, ялтыравыклы кәгазьләрем дә күп. Бервакыт безнең авылга бер укытучы килгән иде. Сүз арасында мин моңа башымнан кичкәннәрне сөйләп ташладым. Кышкы озын кичләрдә ни эшлисең тагы. Бу минем күргәннәрне җентекләп сораштырды, дәфтәргә язды. Соңыннан, ходай саулык бирсен үзенә, башка җиргә күчеп китте. Бераз вакытлар үткәч, шәһәрдән бер егет кайтты.
- Кара әле, Савуш-ага, синең турыда гәҗиткә язганнар бит,— ди.
Теге укытучы минем язмышымның тарихын гәҗиткә каткан булып чыкты. Минем дөньяда яшәвемне исбат иткән бердәнбер вакыйга шул булды. Аның да акчасына башка берәү куанды. Минем беркемнән дә бернәрсә дә сораганым юк. Хөкүмәт миңа өлкән лейтенант дигән исем бирде Яшьрәк чакта шәһәргә парадларга да чакырта торганнар иде, хәзер картайдым инде, сафта йөрерлек рәтләр бетте. Кылыч тагып матур офицер киеме кию бу ак сакалга килешеп бетмәс тә иде. Аннан соң... гади чалбар сатып алырга хәл җитмәгәнне, офицер формасы тектерергә акча каян алыйм ди. Олыладылар, хөрмәт иттеләр, сүзем юк — алла риза булсын!
— Алай булгач, бик яхшы,— ди мөдир мине тагы бүлдереп.— Нәрсә кирәк соң сиңа? Әллә паша буласың килгән идеме? Менә миңа гына кара син — күпме укыдым — һаман запастагы лейтенант кына.
— Бей,— дидем,— минем бүгенге хәлемә карама. Заманында минем кул астында биш йөз атлы, мең җәяүле солдат бар иде. Әллә күпме дошман генералларын теге дөньяга җибәргән кеше мин. Озак яшисем калмаган инде, миңа пенсия дә, пашалык та кирәкми.
— Нәрсә кирәк соң сиңа?
— Мине синең янга авылдашлар җибәрде. Синең әмер буенча безнең авыл утыз кабан дуңгызы үтерергә тиеш икән. Шуның өчен генә борчуым сине. Мине чутламаганда, бөтен авылыбызда дуңгыз күргән адәм юк. Мин дә Галиция фронтында чакта бер тапкыр күреп калган идем Безнең Әтәм бей дигән бер капитаныбыз бар иде. Үлгән булса, ходай рәхмәтеннән ташламасын, исән булса, колагы чыңласын, таза адәм иде. Синдәй ике мөдирне мыегына утыртып торыр иде. Шулай бервакыт моның белән разведкага киттек. Барабыз, каһәр төшкере, адашкан пуля тиеп, бот итемне умырып китмәсенме! Нишлисең, лапылдап сукмакка авып төштем.
Әтәм бей:
— Нәрсә, Савуш, яраландың мәллә? — ди.
— Юк, бей,— мин әйтәм.
Ул заманнарда әдәмнәр дә башка, хөрмәтләүләр дә башкачарак иде Артта калганымны күреп алган Этем бей, мине аркасына салды да. германлыларның кыр госпиталенә алып килде. Беренче һәм соңгы мәртәбә дуңгызны мин шунда күрдем. Суярга дип, немецлар аларны махсус симертәләр икән. Миңа да дуңгыз ите ашатмагайлары дип, госпитальнең бер генә итле ризыгына да кагылмадым. Гафу ит. юк белән башыңны әйләндерәм, картлык галәмәте. Менә шул. безнең авылда миннән башка дуңгыз күргән кеше юк.
Әй кызып китте наһия мөдире:
— Күрсәтермен мин сезгә күрмәгәнегезне!—дип акыра гына бу,— Ишетәсем дә килми. Сезнең авыл утыз кыргый дуңгыз үтерергә тиеш. Үтерегез, шунда күрерсез дә, танышырсыз да.
— Бей,— дим,— безнең авылда түгел, безнең тирә-якта да юк ул кыргый дуңгызлар «Дуңгыз» дигән сүз белән сүгенәләр генә бездә. Ачулары килсә: «Әй, дуңгыз» — дип әйткәлиләр. Бик кызып китсәләр: «Дуңгыздан туган нәрсә»,—дип тә кычкыралар. Ә үзләренең дуңгызны күргәннәре дә юк.
— Ах, сез, наданнар! — Наһия мөдире өстәл астыннан бер кочак кәгазь алып килеп күрсәтте — Күрәсеңме боларны! Менә хөкүмәт сезнең турыда ничек кайгырта! Нәрсә дип язылган монда, укы әле! Укый беләсеңме?
— Юк.
— Офицер идем дигән була тагы!
— Бей, мин укый белмәгәннән кемгә зарар соң?
— Тыңла алайса. Менә нәрсә дип язганнар монда: «Кукуруз басуларының, кукуруз уңышының иң зур дошманы — дуңгыз. Кукуруз илебезнең керем статьяларының иң зурысын тәшкил итә. Шуңа күрә кукуруздан югары уңышлар алыр өчен.. » Хәзер аңладыңмы инде? Димәк, ул дуңгызларны үтерү сезнең файдага дигән сүз. Бәлки, сез төрекчә аңламый торгансыздыр? Дуңгызларны үтерергә кирәк!
Аңладым, бей Әлбәттә, дуңгызларны үтерергә кирәк. Тик син ул дуңгызны башта безгә күрсәт, аннары без аны үтерербез. Әмма без кукуруз икмибез бит Бабаларыбызның бабалары да икмәгән аны
— Игәргә кирәк. Эшсезлектән ялкауланып ятканчы кукуруз чәчәргә кирәк. Бәлки дуңгызлар да килеп чыгар иде. Сез аларны үтерер идегез, шулай итеп, хөкүмәтебезнең әмере үтәлер иде.
— Баш өсте, бей. Чәчүен чәчәр идек тә, тик үсми ул бездә. Безнең туфракта, безнең якларда җитлегергә өлгерми ул. Үзегез беләсез бит. кыш бездә алты ай. кайчагында сигез айга кадәр дә сузыла. Ж.нр өстендә ничә ай кар ята.
— һәр сүзгә җавап табып торма монда! — ди бу акырып — Америка крестьяны котыпта да канәфер үстерә... Ә син һаман «үсми дә үсми» дисең.
Чыдамадым, җаным бугазыма килде:
— Алай булса, бу әмерне чыгарган кешегә әйтегез: быел кар яумасын. дип әмер чыгарсын. Без кукуруз чәчәрбез, аңа дуңгызлар килсәме, һичшиксез, үтерәчәкбез! — дидем.
Ачуыннан шартларга җитешкән мөдир яман тавыш белән:
— Нәрсә! Рәсми эшләр алып баручы хөкүмәт кешесен мыскыл итәргә уйладыңмы! Хәзер төрмәгә яптырам үзеңне! Аның җәзасы билгеле! Ике ел төрмә, кирәк булса, артыграк та!
- Әстагафнрулла! Сездәй кешене мыскыл итәргә без кем ул хәтле? Ләкин безнең авылда дуңгызлар юк.
— Әле һаман каршы әйтә бит! Сездә дуңгызлар барын-югын кем яхшырак белә — әмер чыгаручымы, әллә синме? Я: җавап бир! Бәлки анда, синеңчә, тилеләр утырадыр?
— Без наданнар, бернәрсә дә белмибез. Ләкин безнең авылда дуңгыз юк.
— Әмер чыгаручылар карталар өйрәнәләр, китаплар актаралар.
фәнни тикшеренүләрдән соң гына сезнең авылда дуңгыз барын исә .ләп чыгаралар Дуңгызлар бардыр, булмый калмас, сезнең генә хәбәрегез юк. «Бар» дип әмер килгән икән, димәк, табарга кирәк! Күзегезне зуррак итеп ачыгыз
— Без ачабыз, бей Тик бездә дуңгызлар юк!
— Мисез аңгыралар! Яхшылыкның- кадерен белмәгән хайваннар! Үзегезне адәм итәргә тырышабыз бит! Шуны да аңламыйсыз. Бу Әмер җир эшкәртү министрлыгыннан барлык вилаятьләргә дә таратылган
— Мөдир әфәнде, без надан халык, бик дөрес, томана халык — анысы да ялган түгел, ләкин безнең авылда дуңгызлар юк!
Мөдир кызарынды, өстәлгә йодрыгы белән китереп сукты:
— Димәк,— диде,— сезнең авылда дуңгызлар юклыкны җир эшкәртү министрлыгы белми булып чыга Димәк. Европаның югары уку йортла рында авыл хуҗалыгы буенча белем алган белгечләребез дә бер нәрсә дә белми булып чыга?! Губернатор да, каймакам да, мин дә берни белмим алайса? Сез генә барысын да беләсез! Аңладыңмы инде наданлыкның нинди куркыныч нәрсә икәнен?! Мыскыллавыңның очы кая барып тоташ-канны күрәсеңме? Иң башта син мине мыскыл иттең, аннан соң каймакайны, каймакамнан соң губернаторны кемгә кул күтәргәнеңне төшендеңме? — Әстагафирулла, мәстагафирулла юк монда! — наһия мөдире тагын сикреп торды, яңадан лып итеп урынына утырды.— хөкүмәт ул дуңгызларны бушка үтерүне сорамый бит Үтергән дуңгызларның койрыкларын кисеп миңа алып киләсез, ә мин сезгә җирчелек мөдирлеге өчен таныклама бирәчәкмен.. Шул таныклама белән банкка барып, койрык башына унике курыш ярым акча алачаксыз. Үзегезнең файданы белмисез! Бөтен мәмләкәт буенча дуңгызларга каршы көрәш башланганын белмисеңмени син?! Я, әйт әле, бодайны күпмедән сатасыз?
— Банк бер килосын сигез курыштан ала.
— Менә, күрдеңме!.. Бер дуңгыз койрыгы кило ярым бодайга тарта Ә мин сезнең урында булсаммы, бөтен гаиләм белән көне-төне басуда ятканчы, хөкүмәткә дуңгыз койрыгы гына сатар идем Әйдә, марш моннан! Лыгырдап торма! Әмер — әмер ул! Дуңгызларны үтермисез икән, жандарманар җибәртәм! Нәрсә кирәген алар бик яхшы белә!
— Ходай озын гомерләр бирсен сезгә,— дидем дә чыгып киттем. Кайткач авылдашларга барысын да түкми-чәчми сөйләдем.
Кемдер: v
— Дуңгыз асрый башласак ничек булыр икән? Койрыкларын наһия мөдиренә тапшырыр идек,— диде.
Ләкин авылдашларның күбесе бу хәсис хайван белән булышмауны артык күрделәр.
— Мин солдатта хезмәт иткән якларда дуңгызлар күп иде,— диде арадан берәү
Шул сүздән соң авылдашлар миңа
— Савуш ага, авылның гозерен үтә инде, теге зәхмәт оялаган җиргә бар да, алып кайт булмаса утыз дуңгыз койрыгы, — диделәр. Бездән ул җирләргә поезд белән ике тәүлек юл
— Болай итик алайса, мин эйтәм Барырга кирәк дисәгез, файда чыгарлык булсын Бездә бер койрыкка унике курыш ярым түлиләр. Күбрәк итеп алырга да, күрше авылларга кыйбатрак итеп сатарга, ичмасам, юллык акчасы булыр
Минем планны хупладылар. Банктан ссуда алдым да. ике капчык ■тотып, юлга чыктым. Кыскасы, ике көннән теге җиргә килеп җиттем Чынлап та, ул тирәдә дуңгыз белән дөнья тулган икән. Әммә елгырлар бер мин генә түгел икән. Дуңгыз койрыгы артыннан килүче белән кала тулган. Базарда таулар булып өелгән дуңгыз койрыгы Кызып-кызып сатыш-алыш бара
Бер койрык егерме курыш!
Сатулаша башладым
— Бу шакшыны хөкүмәткә унике ярым курыштан сатабыз. Юл чыгымын ни белән капларга соң?
Аз бирәсең, күп сорыйсың, дип сатулаша торгач, унбишәрдән ике йөз койрык алдым.
Кунарга кергән җиремдә үзем ишеләргә күрсәткән идем, тегеләр:
— Башсыз нәрсә икәнсең, әллә бер дә дуңгыз койрыгы күргәнең юкмы? — диделәр.
— Нигә, нәрсәсе бар?
— Болар дуңгыз койрыгы түгел, эт койрыгы.
Сатучы, алдакчы нәрсә, эт койрыкларын кисеп, зәйтүн маена манчыган да. дуңгыз койрыгы, дип саткан икән!
— Хәзер нәрсә эшлим икән? — дидем.
— Берни дә эшлисе юк.— диләр тегеләр.— Авылыңа алып кайт, азрак кына очларын кыскарт та, тагы да майлый төш. Наһия мөдиренә илтеп тапшыр, пычагым да сизмәс,— диделәр.
Авылга гына кайтып җиткән идем, авылдышлар:
— Савуш ага, хәзер бездә каргаларга каршы зур көрәш башланды Наһия мөдире ике йөз карга башы таләп итә.— диделәр.
— Каргадан күп нәрсә юк. атарга гына өлгер. Ике атнадан саранчага каршы көрәш башланырга тиеш. Саранча башы сорап килсә ни эшләрсез?
Күрше авыллар да бездәге дуңгыз койрыклары турында ишеткәннәр. тотынды безгә халык агылырга, һәрберсен иллешәр курыш белән җибәрдек. Утыз койрыкны наһия мөдиренә алып киттем.
— Менә күрдеңме инде, бездә дуңгыз юк дигән идең,— дип. мине тетеп салды бу. Койрыкларны гына күр син! Нинди зурлар! Койрыгы мондый булгач, дуңгызы нинди булгандыр әле оның!
Койрыклар алып кайткан көннән авылдашлар минем өйгә керми башладылар. Авылыбызның берничә абруйлы кешесен чакырып алдым да.
— Сезгә бер нәрсә сөйләмәкче булам, әмма минем бер генә дә гөнаһым юк. төп башына утырттылар бит мине... алдадылар. Мин дә наһия мөдирен төп башына утырттым. Мин алып кайткан койрыклар дуңгызныкы түгел, этнеке иде!
Әнә шулай серемне тегеләргә ачып салдым.
Безнең арадан да бер эшем кешесе табылды. Шулай итеп, авылыбызда бер генә койрыклы эт тә калмады...
ВАТАН ВАЗИФАСЫ
ХИКӘЯ
Бу хәбәр бөтен төрмәне дер селкетте. Шаккатыргыч яңалык камерадан камерага йөрде.
— Ишеттегезме, Вазелин Ихсан биредә икән?
— Сөйләмә юкны...
— Билләһи менә!
— Тәүбә китерде бит ул. Ташлады бу һөнәрне, кофеханә тота.
— Аның төрмәдә булмаганына ун еллап бардыр инде...
— Ышанмагыз, ялган сүздер.
— Ялган түгел, дускай, кичке почта поезды белән Әдлиедән китергәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Мунча керттеләр дә карантинга яптылар.
— Менә сиңа мә! Төрмә юлын онытсаң, исеңә төшерерләр диген!
— Абый, ке.м соң ул Вазелин Ихсан?
— Сез. яшьләр, аны белмисез. Ул күкрәгән заманнарда «яшел» идегез әле. Мин аның белән Мәһчәрханәдә таныштым Менә эшләп тә күрсәтә иде! Җитезлектә аны уздыручы булмады...
Вазелин Ихсанны ике атна карантинда тотканнан соң төрмәнең икенче бүлегендәге бер камерага китереп яптылар Олы яшьтәге стажлы караклар барысы да Ихсанны таныйлар иде.
Тизрәк чыгарга язсын. Ихсан абый
— Рәхим ит. Ихсан абый.
Камера учагында чәй кайнатып алдылар. Вазелин Ихсан зур чәй подносына йөзлекне ташлады. Яңадан тәмле итеп чәй пешерделәр
Вазелин Ихсан үзенең ничек монда килеп эләккәнен сөйли башлады Аның каршысына кредит акчаларын әвеш-тәвеш китереп эләккән бик абруйлы карак. Нури бси килеп утырды Вазелин Ихсан тирә-ягындйгы башка беркемне дә күрмичә, каршысында тәсбих тартып утырган, гажәп байларча киенгән — аякларында пантуфли, өстендә чия төсле ефәк'халат — Нури бейга карап кына сөйләде
— Я хода! Сөйләсәм дә ышанмассыз дип куркам. Үзем дә ышанып бетмим әле Шушы эшләр юлында чәчләремне агарткан кеше бит мин Аңлыйсыңмы? Карт бүре! Ничек итеп төп башына утырттылар?! Карак бул да. мәчеттә тотыл, имеш Гарьләнеп үләрсең Тик менә бу юлы ватан каршындагы вазифаны үтәү этәрде мине бу эшкә Ил өчен газап чигәм, аңлыйсыңмы? Мин бер кофеханә тотам Беркөнне шулай, кофеханәгә ике шымчы керде дә. әйдә безнең белән дип. полициягә алып киттеләр. Элек полициядә барысын да белә идем Болары яшь-жилкенчәк, берсен дә белмим, аңлыйсыңмы? Гаебем юк. нидән куркырга? Эчем авыртырга, яшел баклажан ашамаган бит мин. Киттем, әлбәттә. Карасам, мөдир булып Татлы Хәйдәр утыра. Без житез чакларда, аңладыңмы, шымчы гына иде. хәзер баш комиссар булган Күзе бераз кылыйрак булып, күз карашы бик назлы күренгәнгә. Татлы Хәйдәр дип йөртә идек без аны Ә үзе. алла сакласын, арнаут борычыннан да зәһәррәк! Аңладыңмы?
Татлы Хәйдәргә:
— Миңа ни эшең төште, нигә чакырдың, абый? — дим
— Рәхим ит. утыр. Ихсан,— ди.
«Рәхим ит» дип әйтүеннән үк сизеп алдым, миңа үтенече бар моның. Кем икәнен беләм мин аның, гаебем булсамы — ата-анамны искә төшереп, күптән бугазыма килеп ябышыр иде
Ул күрсәткән жиргә утырдым.
— Абый, үзең беләсең, дим. миңа бу юллар ябык инде. .Мин тәүбә иткән кеше. Иске эшләрне ташладым, сезнең алда бер гаебем дә юк. дим Соңгы эштән соң һәркемгә хәләл өлешен бүлеп бирдем, үземә тигәненә кофеханә ачтым. Иске гөнаһларымнан арындым. Сезгә миннән тагы ни кирәк, дим
.Минем шулай бик нәзәкатьле итеп әйтүем булды, теге
— Иске бурычлар түләнгән, хәзер инде ул дәфтәрләрне ачма! — ди,—Сине чакыртуымның сәбәбе шул син ватан каршындагы вазифаңны үтәргә тиешсең.
Без белгән ватан вазифасы — солдат хезмәте инде ул! .Менә сиңа мә! Димәк, мине армиягә алыр «чен чакыртканнар, дип уйлыйм
Татлы Хәйдәргә:
— Алла хакы өчен, абыкаем. аягыңны үбәм. ватан вазифасын мин төп-төгәл алты ел диңгез хезмәтендә үтәдем Касымпашадагы Диван- ханә мәчетенең идәне астында яткан айларны чутламыйм да инде Б\ хезмәттән күп мәртәбәләр дезертирлык итсәм дә. аллага шөкер, алты ел эчендә ватан каршындагы бурычымны тулысы белән үтәдем Яшем илледән узган, тагы нинди ватан вазифасы кирәк? (
.Мин бу сүзләрне сөйләгәндә. аңлыйсыңмы. Татлы Хәйдәр кофе тәкъдим итте, сигарет белән сыйлады. Сиздем мОның тел төбен, аңладыңмы. ватан вазифасы дип. шымчы ясарга тели бу миннән — Абый. дим. ул ватан вазифасы нидән гыйбарәт соң. ачык кына итеп әйт тә сал инде. Кирәк икән — кофеханә минеке түгел, синеке
Татлы Хәйдәр:
— Син мине дөрес аңламадың, ди.— Бу вазифа солдат хезмәте
түгел, башка эш, ди. Бу хөкүмәт вазифасы, син безнең мәмләкәтебезнең йөзен акларга, намусын сакларга тиеш.
— Я алла, абый дим. нигә миемне черетәсең? Колың булыйм, минем ише карт каракта хөкүмәтнең ни мохтажлыгы бар?
Татлы Хәйдәр:
— Хөкүмәт— хөкүмәт ул Аның эшләре катлаулы. Ул һәр ватандашына мохтаж. Шушы мәмләкәт кешесе буларак, хөкүмәтебез синнән дә вазифаңны үтәүне көтә.— ди.
— Боер, абый,— дим,— ватан өчен жаным фида. Үл дисәң, үләргә дә риза
Шушы сүзләрдән соң гына планнарын ачып салды теге.
Безнең мәмләкәткә төрле жирләрдән чит мәмләкәт кешеләре килгән икән Аңлыйсыңмы? Болар арасында Америкадан да. Германиядән дә. Даниядән дә. Франциядән дә кешеләр бар икән. Коммерсантлар, врачлар, инженерлар һәм профсоюз вәкилләре, ди Алар безнең мәмләкәткә ярдәм итү теләге белән безне төрле яклап өйрәнәләр, ди. Әмма нинди генә эшкә килеп тотынсалар да. мәмләкәттәге тәртип боларга бер дә ошамый. бөтен жирдә житешсезлец табалар икән. Урман хужалыгын тикшергәннәр — ошамаган. больницаларда булганнар — житешсезлек. фабрикаларда да шул ук хәл. ди. Аңлыйсыңмы? Хөкүмәтебез болар алдында бик уңайсыз хәлгә калган. Шуннан соң. хөкүмәт, ничек кенә булса да. боларны шаккатырырлык берәр нәрсә уйлап табыгыз, дип әмер биргән.
Шушыларны сөйләгәннән соң Татлы Хәйдәр:
— Хәзер бөтен ышаныч синдә. Ихсанжан. менә ватан вазифасы шушы инде.— ди.
Минем аңлавымча, бар нәрсәне тәнкыйтьләүче чит мәмләкәт кешеләренә каракларга каршы көрәшнең ни югарылыкка куелганын күрсәтергә уйлаганнар да. эш миннән генә калган булып чыга инде.
— Аңладым, Хәйдәр абый. дим. бер дә кайгырма, караклык сәнгатенең нинди югарылыкта икәнен күрсәтербез без аларга.
Фикер йөртүең дөреслеккә якын,—ди бу миңа — Тик без бу адәмнәргә бездә полициянең яхшы эшләвен күрсәтмәкче булабыз.
— Авыр эшкә алынгансың икән. .
— Билгеле, авыр Сине шуның өчен чакырдык та инде. Син — карт рецеднвист. танылган кесә карагы, бу эшнең остасы. Ватан каршындагы вазифаңны үтә менә.
Татлы Хәйдәрнең бу сүзләреннән соң башым тонды.
— Абыкаем. аңлатып сөйлә'
Менә нәрсә аңлатты бу. Миңа делегация тукталган гостиницаны күрсәтәчәкләр икән. Ә минем эш — теге әжнәбиләрнең1 кесәләренә алла нәрсә салган булса, шуны чәлдерү. Аңлыйсыңмы? Әлбәттә, кесәләре бушаган адәмнәр: «Вай. таладылар, каравыл!» — дип полициягә чабачак. Ә безнең полиция: «Борчылмагыз, полиция бездә гаять көчле, биш минут эчендә каракны якасыннан эләктерербез».—диячәк. Аңлыйсыңмы? Мин табышны тиз генә полициягә китереп бирәм дә. имеш, полиция теге малыннан язган әдәмнәргә: «Рәхим итегез, әйберләрегез, табылды»,— дип. кире кайтарып бирәчәк. Ә тегеләр исә: «Полиция дисәң дә полиция».— .чип шаккатачаклар. Менә сиңа вазифа!
Татлы Хәйдәргә:
— Булдыра алмыйм.— дидем.
— Ничек?!
— Зинһар өчен, әфәндекәем, беренчедән — бу эштәге осталыклар онытылган инде...
— Булдырырсың, кайгырма!
— Икенчедән — тәүбә иттем...
Әҗнәби — чит ил кешесе
- Әй. Ихсан! Карак тәүбәсе — тукран тәүбәсе.
Яшьләр арасында да бик җитез, югары класслы караклар бар бит Алар миннән дә остарак үтәр бу вазифаны
— Ул яшьләргә бер ышаныч юк. Җыенысы кабәхәт җан Алар , чәлдерергә генә оста Аннары көтеп утыр китереп биргәннәрен Чит мәмләкәтләр алдында мәсхәрәгә калырсың. Безгә синең кебек намуслы карак кирәк.
— Ышануыгыз өчен зур рәхмәт, аякларыңны үбим, әфәндем, әмма булдыра алмыйм, кыстама
— Үзең кара алайса. Ихсан. Тик соңыннан безгә үпкәләштән булмасын Синең кофеханәңә тикшертү җибәрәбез. Без бит синең анда кәрт уеннарын оештыруыңны да. наркотиклар белән сату итүеңне дә беләбез Бар. бигайбә
Күрәм юл ябык. Нишлисең, риза булдым
— Ярын, абыкай. мин әйтәм. син җиңдең. Тик ул ватан вазифасын бушка үтәмәм бит инде Табышны сезгә китереп бирдем ди. я миңа ни файда?
Татлы Хәйдәр бүртенеп, акырып җибәрде:
— Ватан вазифасы дидек ләбаса! Син һаман үз файдаң сурында уйлыйсың'
— Кызма, абый. Син дә полициядә эшлисең — ватан каршында вазифаңны үтисең, ә кесәңә акмаса да тама тора?! Парламент вәкиле дә вазифасын бушка үтәми Дуслык башка — вазифа башка. Вазифасы вазифа, тәти-метие дә кирәк бит!
— Ярый, килешербез,— диде Хәйдәр тынычланыбрак — Кофеханәңне тот. теләсәң нәрсә эшлә... Тик борыныңа шуны киртлә: теге әләмнәрнең нәрсәсен генә суксаң да — туп-туры үземә киләсең! Кара аны. алдашма!
Булды
Миңа тегеләр урнашкан гостиницаның адресын бирде, сурәтләрен тоттырды
— Әйдә, аллага тапшырдык. Күреп торасың. Ихсан, бөтен өмет синдә. Делегация башлыгын чистартсаң — дан. хөрмәт сиңа Бар. Уңышлар телим,— диде.
Бей абый, үзең беләсең, бу эшләр безнең өчен рәхәт локы.м ашау белән бер Киттем гостиницага Кичкә таба болар чыктылар Кулымдагы сурәтләргә карап алдым Башлык та монда, хатыны да янында. Тегеләрнең араларына кереп буталдым да башлыкның кесәсенә орынып киттем Әкрен генә түшеннән этеп җибәрүем булды — эш пеште. Байлык минем кулда, һөнәр, димәк, онытылмаган' Кулларым тыңлый икән әле. Болар яныннан сыздым да тиз генә Тәксим мәйданындагы бәдрәфкә чаптым Акча янчыгын ачып карасам — эче тулы долларлар! Алла шаһит — бер тиененә дә тимичә, ышанасыңмы, чаптым мөдирияткә.
Татлы Хәйдәр мине күрүгә:
— Кайда югалдың син? — дип муеныма сарылды
Акчаларны чыгарып салгач, маңгаемнан үбеп тә алды
— Афәрин! Абруебызны сакладың,— ди
Чин килер алдыннан гына делегация башлыгының акчалары югалды дип хәбәр таралган икән. «Борчылмагыз, иртәгедән дә калмый кайтарырбыз. табарбыз, полиция бездә гаять куәтле!» — дигәннәр тегеләргә
— Ватан вазифасын үтәдем.миннән эш калмады.сау булыгыз, дидем
— Туктап тор. - ди Татлы Хәйдәр бер тапкыр гына аз. анадан тума чишендерергә кирәк ул әҗнәбиләрне
— Абый, җитәр, кулым ияләнеп китсә, тыела алмам,—дисәм дә тыңлата алмадым, аңлыйсыңмы?
Тотындым боларны бер-бер артлы чишендерергә. Берсен бигрәк та кызык иттем. Акча янчыгын гына алып калмадым, кесәсендәге ачкычларын да, газ чакмасын, кулъяулыгын, сигаретларын, чалбар кесәсендәге вак акчаларын дисеңме, хәтта күлмәк җиңендәге запонкаларына
тикле салдырдым. Үшән, баскан җирендә йоклап тора. Бер нәрсә дә сизмәде. Ыштанын салдырсам да белми каласы иде. Шуннан соң үз- үземә: «Ихсан, сәдәфләрен кис син моның».— дидем. Аңлыйсыңмы? Киемендә бер генә сәдәф тә калдырмадым. Туп-туры чаптым мөдирияткә. Әйберләрне Татлы Хәйдәр алдына китереп бушаттым.
-- Афәрин. Ихсан! Күңелләрне йомшарттың! Бу эшләр хәләл икән сиңа.— ди.
— Анадан тума калдыра идем, жәлләдем мескенне.
Көлә Татлы ләйдәр.
— Бей абый, бу дөньяда хатын-кыз дигән_ зат та бар бит әле. Берсенең сумкасын чистарттым да туп-туры Хәйдәргә чаптым. Ләкин, әйберем югалды дип теге ник кенә хәбәр итсен Боларның телен белгән бер полиция кешесе үзе шалтыратты.
— Берәр әйбер югалтмадыгызмы?
Юк бугай,— диләр.
— Яхшылап карагыз әле, урланган булырга тиеш.
Бераз вакыттан соң телефоннан шалтыраталар:
— Безнең бер ханымның сумкасы таланган.— диләр.
— Сумкада ак кулъяулык бар идеме?
— Әйе, бар иде. сез кайдан беләсез?
— Безнең полиция барысын да белә!
Безнең полициянең көчлелеген күр әле син. бей-абый. Әйбере урланмаган кешегә:
— Сезнең әйберләрне урлыйсы каракны тоттык.— дип хәбәр итәләр.
Тегеләр китәсе көнне безнең журналистлар.
— Безнең мәмләкәттә сезгә иң ошаганы нәрсә булды? — дип сорау биргәннәр.
Әжнәбиләрнең башлыгы бик тәрбияле кеше булган, күрәсең, эндәшмәгән. Ә тиктормас телле бер журналистыбыз:
— Безнең мәмләкәттә иң көчлесе—полиция,— дип шапырынырга тотынган.
Шушы сүзләрдән соң делегация башлыгы:
— Без тугыз кеше Стамбулда унбиш көн булдык. Шушы ике атна эчендә туксан мәртәбә таландык. Полиция көчле, сүз дә юк. әмма караклар полициягә караганда да көчлерәк.— дигән.
Шчннан соң тегенең сүзләре: чит мәмләкәттән килгән делегация башлыгы Төркиядә караклыкның чәчәк атуын раслый, диг! газеталарда басылып чыкты.
Минем монда ни гаебем бар. бей-абый. табаныңны үбим. Безнекеләр кыздылар, шартларга җитештеләр бу белдерүгә Я ходай, урла диделәр урладым, ватан вазифасы диделәр - аллага тапшырдык дидем. аңлыйсыңмы? Мине үк адәм мәсхәрәсе иттеләр.
Татлы Хәйдәргә:
- Судта ватан вазифасын үтәвем турында сөйлим дә бирәм дигән идем, теге:
- Гетеңне генә агартып кара, миндә ачылмаган йөз «эш» бар. бөтенесе дә синең өстә булыр,—диде — Син мине беләсең, ашыкма, барысын да икърар итәрсең, протоколга кул да куярсың. Мең елга утыртам мин сине. мең...
Менә шулай, бей-абый. нишләмәк кирәк, тет агачы сандугачы кебек утырдым судта, авызымны да ачмадым Ике ел чәпәделәр. диде. Вазелин Ихсан сүзен бетереп.
— Ике ел гомер — уң ягыңнан сул ягыңа караганчы үтә дә китә ул,—диде тыңлаучыларның берсе
- Шулаен шулай да бит. Тик рәшәткә артында утырырлык яшьтәмени мин? Үткән эшкә салават, кем әйтмешли. Ярый’ әле ике ел белән генә котылдым. Юкса, үземә йөкләнгән ватан вазифасын башкардым Яшәсен ватаныбыз! — диде Вазелин Ихсан
Назифә КӘРИМОВА тәрҗемәләре.