ИГЕЛЕКЛЕ ХЕЗМӘТ
Галимнәр бер-берсенә охшашмаган кебек, ал арның фәнгә килү юллары да төрлечә. Шул ук вакытта, чын галимнәр өчен зур уртаклык та хас. Ул — галим хезмәтенең актуальлеге, кирәклеге, төплелеге.
Китап тарихының күренекле белгече, әдәбиятчы, филология фәннәре докторы Әбрар Кәримуллинның тормыш юлы һәм эшчәнлеге дә үзенчәлекле.
Язма культурабыз, басма сүз һәм китапларыбыз тарихы хакында сүз чыкса, яисә шул өлкәләрдә бөрәр мәсьәләне ачыкларга теләсәк, без бүген аның монографик хезмәтләренә, яки махсус мәкаләләренә мөрәҗәгать итәбез. Әйтик, беренче татар китабы кайчан һәм кайда, кем тарафыннан басылган? Татарлар үзләре китап басу эшенә кайчан тотынган? Кайсы елны күпме китап нәшер ителгән. Яисә, бездә көндәлек матбугат барлыкка килүдә кемнәр тырышлык күрсәтеп, кемнәрнең өметләре тормышка ашмыйча калган да кемнәр һәм ни өчен тарихи казанышларга ирешкән?.
Бу сорауларга җавап алырга теләсәк, без иң элек Әбрар Кәримуллинның 1971 елны Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Татар китабы чыганагында» исемле зур монографиясен ачарга тиеш булабыз. Әгәр инде XIX йөзнең икенче яртысындагы татар китабының катлаулы язмышын, шулай ук XX гасыр башында китапчылыгыбыз ирешкән зур казанышларны төгәлрәк белергә теләсәк, аның «Реформадан соңгы Россиядә татар китабы» (1983), «XX гасыр башы татар китабы» (1974) дип исемләнгән монографияләрен актара башлыйбыз. Хезмәтләрнең өчесе дә русча басылган, димәк, бөтенсоюз укучысына да ирешкән. Болардан тыш аның «Китап дөньясына сәяхәт» исемле 1979 елда дөнья күргән татарча популяр китабы һәм, бездәге басма сүз тарихын яктыртып, төрле җыентыкларда, җурналларда басылган дистәләгән мәкаләләре бар. Алар арасында совет чорындагы татарча китапларга багышланган хезмәтләр дә шактый. Болары инде галимнең «1917—1932 елларда татар совет китабы» исемле хәзер язылып ята торган тагын бер зур хезмәтенең аерым өлешләре
Әбрар Кәримуллин хезмәтләрендә татар китабының беренче адымнарыннан алып, аның Совет власте чорында чәчәк атуына кадәрге катлаулы һәм бай тарихы яктыртыла. Шул ук вакытта, бу хезмәтләрнең моңарчы басылып чыккан китаплардан күчерелеп, җыелып бирелгән компилятив күзәтүләр түгел, бәлки беренче кул чыганаклар — архив документлары — нигезендә тудырылган бөтенләй яңа һәм мөстәкыйль тикшеренүләр икәнлеген дә махсус күрсәтергә кирәк.
Галимнең эшчәнлеге, ул язган хезмәтләренең гыйльми әһәмияте хакында сүз барган чакта болай санап чыгулар һәм шулар нигезендә генә кискен нәтиҗәләр ясау белән чикләнергә ярамый, әлбәттә. Хөкем гадел, нәтиҗә дөресрәк булсын өчен безгә галим биргән җимешләрнең асылына үтеп керергә кирәк. Бер үк вакытта, мондый эшчәнлекне тудырган иҗтимагый-тарихи шартларны, ниһаять, галимнең үз характерын да игътибар үзәгенә алу зарур. Шуңа күрә без дә сүзне беркадәре ерактанрак башлыйк.
Югары белемне Әбрар Кәримуллин 1948—1953 улларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә ала. Диплом яклауга ук аны университет каршындагы Фәнни китапханәгә хезмәткә калдыралар. Әмма китапханә эшенә билгеләнгән бу яшь белгеч университетка килгәнче үк зур тормыш мәктәбен уза — «таулар ашып, дәрьялар кичеп» өлгерә. 1941 елны Саба урта мәктәбен бетерүгә аның хезмәт юлы башлана: ул колхозда тракторчы ярдәмчесе, хисапчы, аннары укытучы булып эшли, ә 1943 елның башында, унсигез яшь тулар-тулмас, үз ихтыяры белән фронтка китә. Гвардия рядовое минометчы Әбрар Кәримуллин дәһшәтле Курск дугасыннан алып, күпсанлы канлы сугышларны уза-уза, Румыния. Венгрия җирләрен үтеп. Чехословакиянең башкаласы Прага шәһәрен азат итүдә катнаша. Европада сугышлар туктауга ук ул хезмәт иткән частьне Көнчыгышка җибәрәләр — япон самурайларына каршы сугыш дәвам итә. Губи чүлләрендәге коточкыч «үлем үзәне». Хинган тауларындагы каты бәрелешләр... Өч тапкыр яралану, контузия алу...
Сугыш шартларында Коммунистлар партиясе сафына кергән фронтовик Кәримуллинның тыныч тормышы, 1947 елны демобилизациялөнгәннән соң. тагын иген кырларында дәвам итә: башта ул Икшермә МТСында трактор бригадасының учетчигы, аннары Саба районындагы «Ильич истәлеге» колхозының хисапчысы булып эшли. 1948 елны ул университетка килеп керә һәм, укуны бетергәч, белгәнебезчә. Фәнни китапханәдә калдырыла. Башта өлкән китапханәче, бүлек мөдире, аннары директорның гыйльми эшләр буенча урынбасары булып эшли.
Бер карауга аның тормыш юлы үз яшьтәшләренекеннән әллә ни аерылмый: катлаулы шартларда да зур күтәренкелек белән узган шул ук үсмер чак, Бөек Ватан сугышының шул ук дәһшәтле, канлы юллары, Бөек җиңү, аннары, яраларны ябып. ерИыкларны ямап дигәндәй, тагын тынмч тормышка кайту. Аның кордашлары, чордашлары өчен болар барысы да гадәти кебек..
Сүз аерым бер шәхес, үз каләмдәшләре арасында аерылып торган күренекле галим хакында гына түгел, бәлки илебез тарихына героик сәхифәләрне язып калдырган буынның бер вәкиле турында бара. Мәсьәләне шулай киң итеп аңлаганда гына ез фәнебезгә Әбрар Кәримуллин керткән өлешнең матди эчтәлеген дә, мәгънәви кыйммәтен дә төгәлрәк бәяләп, ул ирешкән казанышларның тарихи объектив сәбәпләрен дә күзаллау мөмкинлегенә ирешә алачакбыз.
Әбрар Кәримуллин китапханәгә килү белән андагы фәнни эшләр җанланып китә. Гомум оештыру мәсьәләләреннән ул иң элек китапханәдәге кулъязмалар бүлеген тәртипкә салуны, фәнни китапханәләрнең төп гыйльми бурычы булган төрле библиографик белешмәләр, күрсәткечләр төзүне җайга сала. Бу юлда үзе дә җиң сызганып эшкә тотына: 1957. 1958 елларда татар теле белеме буенча библиографик белешмәнең ике чыгарылышын бастыра, 1960 елда Казан дәүләт университетында якланган диссертацияләрнең исемлеген дөньяга чыгара, аның катнашында төзелгән «Татарстан АССР тарихы» библиографиясе шул ук 1960 елда дөнья күрә. 1961 елда Муса Җәлил иҗатын яктырткан белешмәсен бастыра (икенче басмасы 1976 елда дөнья күрә). Аның «Татар матур әдәбиятының библиографиясе. 1917—1960 еллар» исемле хезмәте 1961 дә, ә «Татар әдәбияты русча тәрҗемәдә. 1917—1960 еллар» дигән белешмәсе 1962 елда нәшер ителә. 1963 елны исә «СССР халыклары һәм чит ил әдәбиятлары татар телендә. 1917—1960 еллар» һәм «Татар әдәбияты: фольклор, әдәбият тарихы, әдәбият белеме. 1917—1960 еллар» дигән ике хезмәте берьюлы укучыларга ирешә. Шушы елларда җыел-ган материаллар нигезендә бераз соңрак «Н. И. Лобачевский нәрсә укыган» һәм «1917— 1967 елларда татар сәхнәсе» исемле белешмәләре барлыкка килә (икесе дә 1979 елны дөнья күрә). Болар өстенә Ә. Кәримуллин дистәгә якын персоналийләрнең, ягъни аерым иҗатларга багышланган белешмәләрнең авторы. Аларда, мәсәлән, Н. А. Ливанов, Н Ф. Катанов. К. Насыйри, Нәкый Исәнбәт. Сибгат Хәким. Хәсән Туфан кебек галим һәм әдипләрнең тормыш юллары, иҗатлары яктыртыла.
Китапханәдә эшләгән елларда Ә. Кәримуллин шулай ук җирле һәм үзәк матбугат битләрендә татар язма культурасын, басма сүзен, узган һәм хәзерге әдәбиятын, ниһаять, Казан университеты китапханәсен, андагы шәрык кулъязмаларын пропагандалаган дистәдән артык мәкалә бастырып чыгара. Ул китапханәдә саклана торган татарча һәм русча язма мирасның тасвирламаларын булдыруга, аларны дөньяга чыгаруга да күп көч куя. Нәтиҗәдә аңарчы бөтенләй диярлек сүрелеп калган бу мөһим юнәлеш яңадан җанланып китә: дүрт-биш ел эчендә дистәдән артык тасвирлама һәм белешмә барлыкка килә.
Казан дәүләт университеты каршындагы Фәнни китапханәдә 50—60 елларда гыйльми эшләрнең болай җанланып китүен бер Әбрар Кәримуллинга кайтарып калдыруым белән, бәлки, кайберәүләр тулысынча килешмәс. Әлбәттә, алар да хаклы: чөнки, ул еллардагы безнең күп казанышларыбыз, сугыштан соң тыныч тормышка кайтуның, илебездә зур фәнни-мәдәни эшләр башкарырга матди мөмкинлекләр тууның нәтиҗәсе иде. Сугыштан җиңел, тыныч хезмәтне сагынып кайткан баһадир буынның бирелеп эшләве дә истән чыкмаска тиеш. Ләкин теләсә кайда, теләсә нинди өлкәдә булсын, мәсьәләне шартлар гына түгел, бәлки конкрет факторлар хәл кыла. Шундый конкрет факторларның мөһим өлешен кадрлар, димәк, аерым шәхесләр тәшкил итә. Шуңа күрә, ихтимал оппонентларыма биредә мәсьәләнең икенче ягына да күрсәтер идем: 1964 елны Әбрар Кәримуллин китапханәдән академик институтка китеп, икенчерәк юнәлештәге гыйльми-тикшеренү эшләренә бирелгәч, китапханәдә фәнни эшләр сүрелеп, хәтта бөтенләй сүнеп калды дип әйтерлек. Мәгәр безнең гомум мөмкинлегебез, гыйльми потенциалыбыз һич тә кимемәгән иде... Димәк, гомум фразаларга таянып, конкрет факторларны истән чыгарырга ярамый икән.
Әбрар Кәримуллинның фәнни-оештыру өлкәсендәге эшчәнлегенә кагылгач, тагын бер моментка тукталып узу артык булмас.
Югарыда без аның китапханә профиленә хас фәнни-библиографик эшкә мавыгып тотынуын, аз вакыт /эчендә дә зур казанышларга ирешүен аңладык Бусы шулай. Әмма Кәримуллин. күпләрдән үзгә буларак, үзе мавыгу белән генә чикләнмичә, башкаларны да шул юнәлештәге эшләргә кызыктыру, җәлеп итү. хәтта эшләтә алу сәләтенә ия Мәсәлән ул. минем студент чакта ук иске язуны яхшы укуымны белеп алгач, төрле чараларын күреп (хәтта матди яктан да кызыксындырып) «Шура» җурналының библиографиясен төзеттерде. Ун ел дәвамында гаҗәп регулярлык белән аена ике мәртәбә чыгып барган искиткеч каршылыклы, бай эчтәлекле бу җурналның 240 санын эзлекле рәвештә төгәл карап, һәр материалын җентекләп укып чыгу минем өчен зур бер мәктәп булды Шуңа күрә мин үземне библиография мәсьәләләрендә хәзер Әбрар Кәримуллинның шәкерте дип исәпли алам...
Ватан сугышын баштан кичергән каты токым вәкиле яңа эштә дә үзенең урынын тиз тапты һәм кыска гына арада казанышларга иреште. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтына күчүгә үк. институт планы буенча йөкләнгән
гыйльми бурычларны үтәүдән тыш. ул татар китабының тарихы өстендә эшли. Махсус аспирантурада, докторантурада укымаган килеш, кандидатлык һем докторлык диссертацияләрен яза. Шул рәвешчә, югарыда исемнәре аталган өч махсус монография барлыкка килә.
Монографияләрнең «Татар китабы чыганагында* дип аталган беренчесендә безнең телдә китап басыла башлау тарихы тикшерелә Автор мәсьәләгә киң килеп, ерак бабаларыбызда язу кулланыла башлаган чорлардан алып, гарәп язулы басма китапларның кыскача тарихын да яктырта. Шул рәвешчә, ул «татар китабы» дигән күренешнең тар милли җирлектә генә туган яңалык булмыйча, бәлки бөтен Европа һәм Россия масштабында барган гомум мәдәни казанышлар нәтиҗәсе дә икәнлеген күрсәтә. Мәсьәләне караган чакта галим аңар хәтле фәнни хәрәкәттә булмаган яңа фактларны җәлеп итә һәм үз фикерләрен әтрафлап раслый.
Татарча китап басыла башлау тарихын ачыклау белән генә дә чикләнми автор хезмәттә «милли китап» дигән катлаулы һәм каршылыклы төшенчәгә фәнни билгеләмә бирелә Хикмәт шунда ки. Ә. Кәримуллинның бу хезмәтенә хәтле фәнни әдәбиятта язма милли әсәр белән язма милли китап дигән ике мөстәкыйль төшенчәне үзара дәлилле һәм гадел рәвештә аеру юк иде әле. Шуңа күрә әсәр турында уйлап, китап турындагы мәгълүматларны җәлеп итү, яисә китап барлыкка килгән җирлектән генә чыгып, әсәрнең милли йөзен «ачыкларга* омтылу фактлары шактый булды. Каләмдәшебез менә шушы буталып беткән мәсьәләгә аныклык кертте һәм галимнең бу фикере хәзер СССРдагы күпчелек китап белгечләре тарафыннан кабул да кылынды.
Автор үз хезмәтендә, татар китабы барлыкка килүнең гомум мәсьәләләрен караудан тыш, XIX гасырның 60 елларына кадәр кайда һәм кайсы типографиядә күпме китап басылуны да ачыклый.
Хезмәтнең бүгенге гыйльми тормышыбызда гына түгел, бәлки гомумән китап тарихы фәне өчен дә шактый мөһим яңалык икәнлеген махсус искәртү артык булмас. Монография хакында бездә генә түгел, чит илләрдә дә рецензияләр чыгу, аның хакта җылы фикерләр әйтелү шуны расласа кирәк.
Галимнең моннан соң чыккан хезмәте, ягъни «XX гасыр башы татар китабы» дигән монографиясе безне гасыр башындагы китапларыбыз дөньясына алып керә. Аннан без Казанда һәм башка шәһәрләрдә нинди типографияләрдә нихәтле китап басылуын, 1905 елгы революциянең бу өлкәдәге әһәмиятен, ниһаять китап культурабыз үсүдә аерым типографияләр, конкрет шәхесләр нинди өлеш кертүен күрәбез. Бер уңайдан автор патша цензурасының татар китабы өлкәсендәге политикасын, шул политика үзе кичергән үзгәрүләрне, шулай ук китап сәүдәсе мәсьәләләрен дә җентекләп тикшерә. Хезмәтнең документаль нигезенә, күтәреп чыккан проблемаларның әһәмиятенә, хәл кылыну сыйфатына игътибар иткән күренекле совет китап белгече, СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты профессор А. А. Сидоров үзенең кереш сүзендә монографиянең гомумән милли китаплар тарихын өйрәнү юлында башкаларга да үрнәк булырлык югары дәрәҗәдә торуын әйтә.
Әгәр анализланган бу ике китапта XIX гасырның 60-елларына кадәрге һәм XX йөз башындагы татар китабы тарихы күзәтелсә, 1983 елда нәшер ителгән өченче монографиядә шул ике дәвер арасындагы «бушлык» тутырыла, ягъни XIX гасырның икенче яртысындагы татар китабы язмышы карала. «Реформадан соңгы Россиядә татар китабы» дип исемләнгән хезмәтендә дә автор бай архив материаллары нигезендә Казан һәм башка шәһәрләрдә китап басу эшенең ничек барганлыгын, бу юнәлештә һәр матбага, һәр нәшриятның нәрсә эшләп, китап культурабыз үсүгә нинди өлеш кертүен тәфсилләп тасвирлый. Юл уңаенда галим элегрәк яшәп килгән төгәлсезлекләрне дә бетерә бара. Мәсәлән, моңарчы без татарча китаплар бастыру белән шөгыльләнгән әллә нинди бер «Күкүбин типографиясе» булу хакында иске китаплардагы фирма мәгълүматларыннан белә идек. Кем ул, күпме китап бастырган аның матбагасы? Баксак, Әбрарның аныклавы буенча, без ул матбагачының фамилиясен дә дөрес язмыйбыз икән. Чынлыкта, 33 ел дәвамында 465 татар китабы бастырып чыгарган әлеге Алабуга сәүдәгәренең чын исем-фамилиясе Николай Петрович Коковин икән.
«Татар китабының цензурасы» дип аталган икенче бүлек патша чиновникларының милли китапларга каршы алып барган көрәшенең тарихын шактый төгәл күзалларга ярдәм итә. Крепостнойлыкка каршы халык хәрәкәте киң колач җәйгән чорда патша ялчыларының шовинизм, фанатик христианлык идеологиясенә туры килә алмаган милли китапларны ничек эзәрлекләве хакында элек тә беркадәре белә идек. Әмма Ә. Кәримул-линның тикшеренүләре безнең бу өлкәдәге белемебезне тагы да баета, тирәнәйтә төшә Карагруһ чиновниклар, миссионерлар XIX гасырның икенче яртысында татар культурасына, татар китабына каршы һәҗүмнәрен аерата кискенәйтәләр. Чөнки алар татар культурасын бугазларына аркылы яткан сөяк шикелле кабул итәләр, һәм ул
карагруһлар, иң элек дөньяви китапларны каныгып эзәрлеклиләр, ә дини к р әсәрләрнең күпләп басылуына бармак аша карыйлар. Бу аңлаешлы, патша сам д р- жавиесе ечен рус булмаган милләтләрнең дини йомыклыгына караганда, деньяви прогресс лары куркынычрак иде Чөнки дөньяви җәһәттән алга киткән халыклар социаль-иҗти- магый азатлык өчен дә көрәшкә тизрәк өлгерәләр иде. Димәк, монографиядә ките-релгән яңа мәгълүматлар китап өлкәсендәге патша хөкүмәте алып барган эзлекле сәясәтнең социаль нигезләрен аңларга ярдәм итә икән.
Китапның өченче бүлегендә китерелгән мәгълүматлар, җөмләдән китап оастыру буенча кадрлар җитештерү мәсьәләсе, татарлар арасыннан күренекле мат агачылар җитлегүен аныклау белән бергә, рус белгечләренең дә татар китабын үстерүгә зур өлеш кертүен киң күрсәтә. Бу исә хезмәтнең кыйммәтен тагы да арттыра төшә. Чөнки әлеге мәгълүматлар илдә барган көрәшнең, элекке буржуаз тарихчылар бозып күрсәт-кәнчә, диннәр һәм мәдәниятләр арасындагы бәрелеш кенә түгел, бәлки асылда сыйныфлар арасындагы социаль-иҗтимагый прогресс өчен катлаулы сугыш икәнлеген тагын бер кат исбатлый.
Татар көндәлек матбугатын булдыру өчен көрәшкә багышланган дүртенче бүлек аерата бер мавыгу белән язылган. Андагы материаллар белән танышкач, моңарчы безнең бу өлкәдә дә шактый сай йөзгднлегебез ачыла.
Кыскасы, кайсы яктан алып карасаң да, анализлана торган өченче китап, авторның башка ике монографиясе кебек үк, документаль нигезе буенча да, фәнни эшләнеш дәрәҗәсе белән дә татар китабы тарихын өйрәнүдәге зур казанышларның берсен, хәтта иң мөһим өлешен тәшкил итә. Шуңа чүрә бу монографиягә СССР Педагогия фәннәре академиясенең академигы Мирза Мәхмүтов тарафыннан бирелгән югары бәя белән («Казан утлары», 1984 , 6 сан) тулысынча килешергә кирәк
Әбрар Кәримуллинның бу өч монографиясендә татар китабының Октябрь революциясенә кадәрге тарихы буйдан-буйга, фактик төгәл һәм фәнни тирән яктыртыла. Татар китабы тарихы буенча моңарчы бездә Әбрар Кәримуллин кадәр эзлекле һәм нәтиҗәле эшләгән бер кеше дә булмаган иде әле
Тагын шуңа да тукталып узыйк: фән өлкәсендә бәхәсләр галимнәрнең бер-берсен тәнкыйтьләве, төзәтүе киң таралган күренеш. Чөнки фәнни прогресс бервакытта да бәхәссез, тәнкыйтьсез бара алмый. Шул ук вакытта бер-ике тәнкыйть сүзе өчен дустан дошманга әверелгән танышлар да очрый. Фәнни фикер алышуны шәхси конфликтка әйләндермәүче галимнәр дә бер. Әнә шул, икенче төр каләмдәшләремнең берсе, һичшиксез, Әбрар Кәримуллин.
Безнең танышу кызык кына бер вакыйгадан башланып киткән иде. 1958 елның октябрь аенда булды бу Әле университетта укый гына башлаган студент килеш, мин Сәгыйть Рәмиевнең революциягә кадәр чыккан бер китабын югалткан идем. Күңелсез хәлдән ничек котылу өчен киңәш сорарга теләп, китапханә дирекциясенә кердем. Хәбәрне ишетүгә үк, директор урынбасары борчыла башлады:
— Теләсәгез нишләгез, әмма шул китапның нәкъ үзен табыгыз!
Гаепле булуыма карамастан, мин дә, тавышымны күтәрә-күтәрә, бәладан котылу юлын эзләдем...
Соңрак үзем актив хезмәттәшлек иткән мәшһүр Фәнни китапханә һәм аның игелекле җитәкчеләреннән берсе белән якыннан танышуым шулай башланып китте. Менә шуннан бирле Әбрар Кәримуллин белән «бәхәсләребез» һаман дәвам итә. Кайбер мәсьәләләр буенча без тиз аңлашабыз, бер фикергә киләбез, икенчеләре буенча каршы позициядә кала бирәбез... Ләкин бер вакытта да безнең арадагы фәнни бәхәс шәхси бозылышу түбәнлегенә төшмәде.
Әйе, бәхәсле ситуацияләр була. Күпләр мондый хәлдән соң күңелсез пассивлыкка биреләләр, кайберәүләр әрептәшләренең гаепләрен табып юаныч эзлиләр... Әбрар Кәримуллин исә, минем аңлавымча мондый чакларында тагын архивлардан җыелган күчермәләренә күмелә, библиографик картотекасына чума. Чөнки аның китап артыннан китап язуын, хезмәт артыннан хезмәт тудыра торуын башкача аңлавы мөмкин түгел. Киресенчә булган хәлдә, без хәзер горурланып саный торган егермедән артык китап (җөмләдән фундаменталь монографияләр!) һәм ике йөз иллегә якын фәнни мәкаләләрнең барлыкка килүен аңлавы да аңлатуы да кыен.
Сугыш ветераны, фәннәр докторы, культурабыз тарихын өйрәнүдә иң актив эшләүче галимнәребезнең берсе, тирихка кереп калачак чын фундаменталь хезмәтләр авторы Әбрар Кәримуллинга сүзебезнең соңында: Алдагы эшчәнлегең дә мул җимеш бирсен, тырыш замандаш! — диясе килә.