ИДЕЛДӘН БЕР ХАТИРӘ
1918 елның I октбреннән бирле Кама белән Иделда *Мулли- нур Вахитов» исемле пароход йөзә. Өч революциядә актив кот нашкан күренекле революционер. Владимир Ильич Ленинның якын хезмәттәше, халык комиссары, хәрби оештыручы, ялкын-лы публицист Мулланур Вахитовның тормышы һәм эшчәнле.-с Идел. Кама белән тыгыз бәйләнгән.
Ул Казанда туган. Бала чагында ук әти-әнисе белән Идел. Кама буйлап сәяхәтләрдә йөргән. Казан-Тәтеш. Казан-Пермь арасында йөзүче пароходларга еш утырган.
1899 елда Вахитовлар гаиләсе Көнгердән Казанга бөтенләйгә күчеп килә. Мулланурга инде ундүрт яшь. Ул реальный училищега керергә тәгаенләгән.
Казанга алар пароход белән кузгалалар. Мулланурның әнисе Өммегөлсем апаның энесе, ул чагында яшь укытучы, җәдитче-демократ, ә соңыннан күренекле революционер. большевик, җәмәгать эшлеклесе Исхак Казаков аларны күчерешергә барган була. Юлда ул Мулланурны Кама, Идел белән яхшылап таныштыра. Мулланурның дөнья белан чынлап торып кызыксына башлаган чагы. «Дүрт көн буе пароходта бергв бардык,— дип укыйбыз Исхак Казаков истәлекләреннән.— Кама һәм Идел өстендәге бар нәрсә аны кызыксындырды. Пароходтагы түбән класслар да аның игътибарыннан читтә калмады».
Реальный училищеда укыган елларда Мулланур Идел ярларында тәгәрәп үскән малайлар белән танышып, алар Усиягә һәм якын-тирә авыл, пристань, затоннарда йөриләр. Әлбәттә, күңел ачар өчен генә түгел. Революция юлына баскан яшь Вахитовның 190S— 1907 елларда яшерен очрашуларга, җыелышларга Красная Горка. Югары Осланга йөрүе мәгълүм. Шул елларда Нәби Вахитов белән алар Усия грузчиклары белән якыннан аралашалар. аларны түгәрәккә җәлеп итәләр,прокламацияләр тараталар, урам демонстрацияләренә алып чыгалар Петербургка китеп, институтта укыган елларда да Мулланур Казаннан, Иделдән аерылмый Җәйге айларда ул Пермь, Чистай, Тәтеш кебек елга буе шәһәрләрендә еш була. Исхак Казаков истәлекләрендә мондый юллар бар «...1910 елның җәй башында аңардан телеграмма алдык «Козьма Минин» пароходын каршылагыз. Иптәшләр белән Җнгулига барышым. Мулланур» Пароход килеп җиткәндә без пристаньда идек инде. Фураҗкасын болгап. Мулланур каршыга килеп чыкты. Кулында кечерәк кенә чемодан Күрештек Минем хатын аңа кәрзин белән ризыклар алган иде. Мулланур кәр- эинне кабул итеп, чемоданын безгә тапшырды. Шыпырт кына: «Анда барысы да бар»,— диде Пароход бик тиз китеп барды. Өйгә кайткач, ишекне бикләп, чемоданны ачкан идек анда байтак брошюралар, чиста кәгазь һәм гектограф өчен кирәкле әйберләр иде...»
Менә Сембер. Саратов, Казан жандарм идарәләре начальникларының 1909 елның июлендә Казан юл эшләре округы начальнигына «бик яшерен» тамгасы белән җибәргән хатлары. Эчтәлеге барысыныкы да бер диярлек: Нижний Новгород белән Астрахань арасында йөри торган пароходларда ниндидер яшь балалайкачылар күренә башлады. Бөтен халык алдында уйныйлар, хөкүмәткә каршы җырлар җырлыйлар, хәтта кешеләрне тәэсирләндерерлек нотыклар сөйләүләре дә мәгълүм булды.
Жандармнар пароход капитаннарына полицейский хокуклары бирүне таләп итәләр.
Бу ике документ бер-берсен ачыклыйлар, тулыландыралар шикелле. Ул елларда Петербург студентлары. Столыпин реакциясенең шәфкатьсез кулы буып торуга да карамастан. революцион хәрәкәтне дәвам иттерәләр Укучы яшьләрнең Бөтенроссия берләшмәсен булдыру максаты куела. Мулланур һәм аның иптәшләре шул берләшмәнең аерылгысыз өлеше булырга тиешле мөселман студентлары һәм укучылары оешмасын туплауга керешәләр Аның челтәренә Петербург, Казан, Мәскәү, Киев уку йортларыннан тыш, Идел буе шәһәрләрен дә тартырга карар ителә Шәһәрдән шәһәргә күчер йөрү ихтыяҗы килеп чыккач. Вахитов һәм аның иптәшләре Иделдән дә оста файдаланалар. Елга шартлары аларга әле «балалайкачылар», әле «сәяхәтчеләр» рәвешенә керергә мөмкинлек бирә.
Тик, кызганычка каршы, бу төр яшьләр, шул исәптән Вахитов та даими күзәтү астына алына Вакытлыча гына Казанга кайткан чагында да аның политик ышанычлылыгы
COPT"’‘"aP в.л.п, Петроград белей еаүбупашуд.»
бутон мара кал».,» Тор»ь,ш»„» шунды» м»„у,ыяд, у„ Ид,„.,я„а „,Й1„„
сыена, елгачы-волгарь булып эшли башлый
Бу белешмә озак еллар буе М Вахитов тормышының революция алды еллары чорына (1915—1917 елларга) кагылган бердәнбер диярлек документ булып торды. Шуңа күрә дә 1979 елда Горький өлкәсе Дәүләт архивының Казан юл эшләре округы документлары сакланган фондыннан Мулланур Вахитовның «Личное делопсын. шулай ук аның шушы оешмадагы эшчәнлегенә кагылган кайбер башка документларны табып алгач, ничек шатланганымны күз алдына китерү әллә ни кыен түгелдер.
«Личное дело* 1915 елның 2 апреленнән башланып. 1917 елның 2 августы белән төгәлләнә. Ул 14 биттән тора М. Вахитовны эзләнү партиясенә техник итеп алырга округ җитәкчеләренә рапорт белән шул партиянең мөдире инженер Константин Александрович Архипов тәкъдим итә. Ул көннәрдә яңа кешене, аеруча Вахитов кебек «шикле» кешене хөкүмәт оешмасына эшкә тәкъдим итү зур тәвәккәллек, кыюлык сорый. Дөрес, Архипов яшь ли революционер булмый. Гәрчә реальный училищеда>Тихомирнов, Жаков, Аросев, Чепурных, Рахманкулов кебек яшь революционерлар белән укып, аралашып йөрсә дә, араларыннан Вахитов белән аеруча дус булса да, политик көрәштә активлык күрсәтми, укып бетерел, тизрәк белгеч булырга гына омтыла. Шулай да дуслык-ип- тәшлек хакына революционерларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Мулланур белән алар Петербургта да (Архипов юл эшләре инженерлары институтын тәмамлый). аннан соң да араны суытмыйлар.
Ул вакытта әле Идел дә. Кама да табигый хәлендә диярлек. Шулай да. пароходлар йөрергә уңай булсын өчен, елганың төбен, ярларын төзәтергә, чистартырга күптән керешкәннәр. Елганы тирәнәйтер өчен күрелгән кайбер чаралар турында әле 1636 елда ук язылган документлар бар. Ниһаять, XX гасыр башында бирегә дә техника прогрессы бәреп керә — ярларны техник корылмалар белән турайту, җир казый торган снарядлар белән тирәнәйтү башлана. Кама һәм аларның кушылдыкларында шул эшләр белән шөгыльләнүче Казан юл эшләре округы оештырыла. 1915 елда Казан юл эшләре округының Иделдә һәм аның кушылдыкларында эшләүче земснарядларының саны 40 ка җиткән була инде. Шуларга хезмәт күрсәтүче пароходларның саны 100 ләп. 60 тан артык брандвахта һәм башка флот та бар бу — тәртип бозуга керми.
Партияләр, навигация тәмамлангач, земмашиналары. флот, брандвахталары белән. Парат Васильево-Бистә кебек эшчеләр шактый ишле туплана торган гэтоннарда кышлый Шунда эшчеләр белән тагын да якынрак аралашырга мөмкин. Ул елларда Казан завод- фабрикалары каты күзәтү эзәрлекләү астында булганлыктан, большевиклар күбрәк үзәктән читтәге эшчеләр белән аралашу тактикасын тоталар.
Вахитов Иделдә эшли башлагач, елгачылар тормышын тирәннән өйрәнергә керешә Ул заманда Идел елгачылары эшчеләр сыйныфының шактый зур отрядын тәшкил итә. 1913 елд.флотта 50 «.»».» күврел ».Ш., пристаньнарда 60 ».»».« «үбр.к т.яү». эшли Алао арасында татарлар да күп була.
Хезмәт ияләренең эш шартлары чиксез авыр. Капиталист хуҗаларның комсызлыгы биредә дә чамасыз. Чөнки бассейнда эре һәм вак хуҗалар исәпсез-сансыз. алар арасын- биредә дә ча дао. ««жалыкта башбаштаклык, плансызлык хөкем сөрә.
„ ерткычларча «““^‘Хот Ин ММ *1 М »«•- «.»»«—»•
tLZ"" CZY "г- 255 капитанны» 61 . бетен».* белеме., булып чыга
57 "нибары »« «л«С М"Р°С- "" '“1'“ Р
1 и.р.и. ». С »П Округ .ыч.л.р.-е» Ьл» ..,».,»рл.р~.П ............................................. .................. ™ ----------
Бу хакта электән дэ бер документ мәгълүм иде: язучы Вазих Исхаковның һәм профессор әфынк әфиковның китапларында Вахитовның психоневрология институтында тутырылган «Личное дело-сында табылган белешмә телгә алына Ул М. Вахитов исеменә 1VI6 елның 29 февралендә язылган Анда Мулланур Вахитовның 1915 елның апреленнән бирле Казан юл эшләре округының Кама елгасы төбен чистарту буенча эзләну партиясе технигы булып эшләве әйтелә.
Архиповның әлеге рапортына «1915 елның 15 апреленнән эшкә алырга» дип резолюция салына һәм округ начальнигының 1915 елның 7 апрелендә язылган 26 нчы приказы белән Мулланур Вахитов техник итеп эшкә алына.
Мулланур Вахитовның нәкъ менә шушы оешмага эшкә урнашуы очраклы түгел. Укуны дәвам итү юллары ябык, эшчеләр белән аралашу мөмкинлеге киселгән. Аңа исә элекке бәйләнешләрне дә тотарга, яңаларын да булдырырга, аеруча эшчеләр белән аралашырга кирәк Ә бу йөзмә партиянең эш урыны киң колачлы: бөтен Кама диярлек һәм Иделнең Казан тирәләре Техникка эш белән Казанда да озаклап тукталырга туры килә, кирәге чыга икән, урынны тиз генә алыштырырга, законлы рәвештә «югалып то-рырга» да була Вакыт-вакыт Нижний Новгород, Пермь кебек калаларга барып чыксаң да.
рәсми отчетлар да яшереп кала алмый. Менә техник участок начальнигының 1913 елга төзегән отчетыннан өзекләр тормыш-көнкүреш кирәк-ярагының кыйммәтләнүен, * азык-төлекнең аеруча кыйммәтләнүен искә алганда, флот командаларының (эшчеләр, сигналчылар, водоливлар, матрослар) хезмәт хакы бик аз булуы һичшиксез аңлашылыр Мәсәлән, парсыз флотның эшчеләре нибары 18 сум ала. Бу хакка алар җәй буе яшәргә дә, навигация тәмамлангач, бурычларын түләргә дә, кышкы сезонда яңа эшкә урнашкан-* чы көн итәргә дә тиешләр; төне буе эшлиләр, бәйрәмнәрдә дә ял итү юк; ...икешәр вахта рәттән эшләү еш була, гомумән, эш вакыты тәүлегенә 12 сәгатьтән артып китә..,*
Архивта сакланган ведомостьларга караганда, 1915—1916 елгы навигация чорында Вахитовның хезмәт хакы техниклар арасында иң азы—60 сум. Акчалата яисә әйберләтә бүләкләнүчеләр исемлегендә дә аның фамилиясе юк, чөнки ул патшага, хөкүмәткә тугры хезмәт итүчеләрдән саналмый.
Аның каравы, яшь революционер үз тормышының төп максатына ихластан бирелә, бөтен буш вакытын эшчеләр белән аралашуга, аларның уй-теләкләрен белүгә, иң мөһиме, аларга политик белем әлифбасын өйрәтүгә багышлый.
Илленче елларда мин округның элекке эшчесе Сафатулла абый Сафиуллин белан танышкан идем. Ул чагында без әле 15—16 яшьлек малайлар. Елга техникумы укучылары. Сафатулла абый шактый олы кеше инде. Кәрван каравыллый Аңарчы Парат затонында яшәгәннәр. 1915—1917 елларда ул хатыны, балалары белән эзләнү партиясендә эшләгән: үзе көймәдән су тирәнлеген үлчәүче матрос була, хатыны техниклар һәм десятникларга аш пешергән, олы улы Галиулла земснарядта чыгырчы, ике үсмер баласы — кара эштә. Торулары техниклар белән бер брандвахтада булган.
Сафатулла абыйның Мулланур Вахитов турында сөйләгәннәре хәтергә аеруча уелып калган.
Еллар үтеп, беренче мәртәбә Вахитовның техник булып эшләве турында инде телгә алынган белешмәгә юлыккач. Сафатулла абый сүзләре бәйнә-бәйнә яңарып китте.
Әлеге документ мине М Вахитов биографиясенең моңарчы ачылмаган юлы буйлап сәяхәткә чыгарга этәрсә, Сафатулла абый сөйләгәннәр эзләнүләрне дөресләп, яңа ачышларга дәртләндереп торучы компас булды. Башта «Личное делоясы, аннары яңадан- яңа башка документлар табылды. Алар Сафатулла абый сүзләрен раслый иде. Мәсәлән, ул үзләре яшәгән брандвахтада чыккан янгын турында сөйләгән иде. Чыннан да, 42 нче брандвахта 1917 елның августында янган икән һәм, кызганычка каршы, анда техник Вахи- товка кагылган кайбер документлар да әрәм булган.
Сафатулла Сафиуллин хәтерендә Мулланур бик хәрәкәтчән, кешегә игътибарлы, аралашучан, бик укымышлы, белгәнен уртаклашучан, аеруча яшьләр белән якыннан, ихластан сөйләшүчән, үзсүзлерәк, кискенрәк, әйтсә, өзә торганрак булып саклана иде.
Петроградта. Казанда яшьләр, студентлар ничек-ничек яши, аларны нәрсә борчый, халыкка аң-белем бирергә алар ничек-ничек тырыша, хөкүмәт аларны ни өчен эзәрлекли — Вахитов шул хакта сөйләгән, татарча театр турында бик мавыгып аңлаткан, үзе дә төрле шигырь, мәзәкләр сөйләп, яшьләрнең күңелен ачкан, аларның үзләрен дә сөйләтергә. уйнатырга тырышкан.
Сафатулла абый, барыннан да элек, аңа балаларына русча хәреф танырга өйрәткәне өчен рәхмәтле иде. Мулланур браидвахтага җиңел укыла торган китаплар да, газета- журналлар да алып килгән, юк вакытын бар итеп, шуларны бергә-бергә укырга тарткан Кайбер китап, газеталарны ул. кулыннан ычкындырмыйча гына, укып күрсәтә торган булган.
Шулай белешә, күнегә төшкәч. Мулланур кайбер эшчеләр белән, шул җөмләдән Сафатулла абый белән, Галиулла белән якыннанрак аралаша башлый. Көз җитеп, флот Парат затонына кергәч, кичләрен бергә-бергә гәпләшеп утырырга да җай чыккалый. Кыенлыклардан зарланышып, сугышны каргыйлар. Әмма Мулланур монда да мәсьәләнең төбенәрәк карый. Сугыш ул илдә тәртипләр тамырдан үзгәрми торып бетмәс, димәк ки, сугышны китереп чыгарган, аны дәвам иттергән тәртипләргә, аларның хуҗаларына каршы торырга кирәк Барлык эшчеләр дә бер булып. Татар эшчесе дә политикадан читтә калмаска, рус кардәшләре белән бергә атларга тиеш. Ә бер сафка басар өчен мәгълүматлы булырга, дөнья хәлләрен күзәтеп барырга, башкалар белән аралашып яшәргә кирәк.
Вахитов Сафатулланың, Галиулланың кемлеген белгәч бик сак кына алар аркылы башка эшчеләр белән бәйләнешкә керә башлый. Татар эшчеләре үз араларында шундый белемле, рус инженерлары белән бер дәрәҗәдә йөри торган абруйлы егет булуга горурланалар. сүзләренә дикъкать белән колак салалар. Мулланур исә аларны җайлап кына сәяси сукмакларга алып кереп китә.
Ул көннәрдә меньшевик, эсер кебек терле партия, терле милләтче оешма вәкилләре дә эшчеләр тирәсендә сырпаланып, аларны үз якларына аударырга маташалар Әмма аларның берсе дә 1905 елгы вакыйгаларны искә алмый, болардан алар тәмугтан курыккан кебек куркалар. Вахитов исә, киресенчә, ул истәлекләргә таяна.
Ул чагында Идел революция хәрәкәтенең иң кайнаган төбәкләреннән була. 1905 елда Идел бассейнындагы стачкалар ифрат киң колач ала. Сигез айда 37 стачка булганы мәгълүм Язын һәм җәен иң зур пристаньнардан саналган Казан һәм Тәтеш пристаньнары эшчеләре баш күтәрә Дөрес, бу чорда да әле елгачылар, элеккеге кебек үк, асылда экономик таләпләр куялар, әмма ел азагына инде политик таләпләр ишетелә башлый.
1906 елда көрәш тагын да көчәя. Казан губернасы елгаларында ул аеруча көчле була. 30 июльдә Казан пристане йөк ташучылары баш күтәрә Алар һәм экономик, һәм политик таләпләр күтәреп чыгалар. Полиция баш күтәрүчеләрнең җитәкчесен кулга алуга ирешә, әмма йөк ташучылар аны көч белән азат итәләр Баш күтәрүчеләрдән 60 тан артык кешене кулга алалар Чистайдагы татар йөкчеләренең баш күтәрүе дә урындагы түрәләрне, эшкуарларны куркуга сала, алар атлы казаклар чакыртырга мәҗбүр була.
Татарстан Үзәк Дәүләт архивында Казан юл эшләре округының «Стрежень» һәм «Макарьев» пароходларында булган хәлләр турында документлар саклана. «Стрежень» пароходы командасы администрациянең каты кысуына протест йөзеннән башта самодержавие ялчысы булган машинистны, тагаракка салып, трап буйлап ярга төшереп җибәрә, аннары, «Китәбез, башбаштаклыкка түзеп торудан тәмам туйдык», дигән язу калдырып, судноны ташлап чыгып китә. «Макарьев» пароходында, исә юл эшләре өчен билгеләнгән шартлаткыч була Бер төркем яшьләр, шуны кулга төшереп, дүрт әрҗә пироксилинны сормоволыларга озаталар.
Яшь Вахитов боларның барысын да күңеленә якын алып калган һәм, вакыты җиткәч, ул аларны искә төшереп, агитация коралы итеп файдалана белгән.
Кызганычка каршы, без әле Вахитовның бу еллардагы эшчәнлеген тәмам өйрәнеп җиткермәгәнбез. Мәсәлән, Казан реальный училище документлары 1907 елга чаклы җентекләп өйрәнелгән, шуннан соң — юк. Ник дигәндә, 1907 елда Вахитов аннан киткән. Бактың исә. училищеның 1909 елгы документлары арасында мөһим бер ачыш яткан булган икән. Мулланур белән бергә укыган, аның белән аралашкан В. А. Тихомирнов, А. Я. Аросев. М. П. Жаков, Н. В Чепурных, С. Рахманкулов, С. Таһиров, В М. Скрябин кебек алдынгы карашлы, революционер яшьләр шул елны барысы берьюлы диярлек училищедан «юк булалар». Училищега тап төшермәс өчен, аларга политик җинаять такмыйлар, «семья хәле аркасында» кебек сылтаулар табалар
Бу яшьләрнең үзара элемтәдә торуы яхшы аңлашыла, ә Вахитовка да бәйләнгән булулары аның С. Таһиров белән Петербургтан хат алышуы, укыган иптәшләренең адресларын сорашуы белән тагын бер мәртәбә раслана.
Әлбәттә. Столыпин реакциясе Идел өстендә дә үзенең кара канатын җәйгән, ирек өчен көрәш дулкыннарын басарга маташкан. 1910 елда инде кабат кузгалу, яңа революцион күтәрелеш башлана Бу юлы ул 1914 елның августында купкан империалистик сугыш аркасында янә бераз сүрелеп тора, әмма ул китергән михнәтләр, патша армиясенең фронтта чигенүләре 1915 елда ук бөтен илдә, шулай ук елгачылар арасында да, ризасызлык хәрәкәтләренә эгәрә.
Бу — Мулланур Вахитовның чын елгачы булып, беренче навигациясенә керешеп киткән чагы. Патша хөкүмәте дә, хосусый милекче хуҗалар да навигациянең һәр көнен үз кесәләрен калынайту өчен файдаланып калырга тырышалар Җаның чыкканчы эшлә, елгачы! Эш өчен уңайлырак шартлар булдыру турында кайгыртучы гына юк. Киресенчә, шартлар начарлана бара. 1915 елны иң куәтле «Камская-5», «Бельская-1» земснарядларын фронт ягындагы елгаларга күчерергә карар ителгәч, иң тәҗрибәле инженер-техниклар, эшчеләр шунда китә. Монда калган пароход, машиналар әштер-өштер ремонтланган, атлаган саен ватылалар Азык-төлек, кирәк-ярак кыйбатлана бара, хезмәт хакы исә бер тиенгә дә арттырылмый, бирелгәне җан асрарга да җитми, һәм бу хәл елгачылар арасында гомуми ризасызлыкны, протестны көчәйткәннән- көчәйтә
Вахитов шушындый ситуациядә елгачы эшчеләрнең иҗтимагый активлыгын күтәрү, аларны империалистик сугышка, шул сугышка башы-аягы белән кереп баткан самодержавиегә каршы юнәтү өчен аңлату чараларына керешә. Революцион пропаганда мәктәбен Столыпин йодрыгы астында үткән Вахитов, табигый ки, оста конспиратор була, бик сак эш итә. Аның бу чордагы политик эшчәнлеге турында документ-фәлөн сакланмаган диярлек.
Кайтып-кайтып Сафатулла абыйны, аның сөйләгәннәрен, аның гаиләсенең язмышын
уйлыйм. Ул үзе дә, балалары да «якты дөньяга күзләрен ачканы өчен» Мулланурга гомер буе рәхмәт әйтеп, аны хөрмәт белән, сагынып яшәгәннәр Сафиуллиннар. ике дә уйлап тормастан, Совет власте өчен көрәшүчеләр сафына басалар Революция язмышы мал ителгән дәһшәтле 1918 елда Сафатулла абый үзенең улы Галиулла белән округ пароходы «Дельфинины һәм башка пароходларны коралландыру инициаторы булалар. Идел күперен саклап сугышалар. Казанны азат итүдә катнашалар. *
Бу хакта тагын бер китаптан өзек китерү артык булмас дип уйлыйм. 1919 елда ук әле Галимҗан Ибраһимов редакциясендә чыккан «Шәрыкъның бөек революционеры Мулланур Вахитов, китабына кереш сүздә мондый юллар бар: «... Казанга яңадан кайткач, бигрәк тә юллар идарәсе хезмәте белән эшчеләр, крестьяннар арасына кергәч, ул үзенең сәяси астыртын хезмәтен көчәйтә; бер яктан, агитация белән мәшгуль була, икенче яктан, революция юлында халыкны оештыру чарасына керешә».
Табигый ки, мондый эшчәнлеккә әллә ни зур өметләр баглап булмый. Ник дигәндә. 1915 елда бөтен ил буйлап, аеруча зур завод-фабрикаларда башланган революцион хәрәкәт елгачылар арасында, империалистик сугыш китергән сәбәпләр аркасында тулаем алганда да бик көчәеп китә алмый. Икенчедән, эшчеләр сыйныфының бу төренә В. И Ленин биргән бәяләмәне дә онытмаска кирәк: алар аң үсеше ягыннан фабрика-завод, шахта- тау тимер юл, төзелеш эшчеләреннән калышалар, әмма кара эшчеләрдән, капиталистик мануфактура. сәүдә предприятиеләре эшчеләреннән, һөнәрчеләрдән һәм авыл хуҗалыгы эшчеләреннән алдарак баралар.
Өстәвенә, бу чорда революционерларның саны да бик кимегән иде. Димәк, калганнарына икеләтә сак булып, икеләтә артык көч түгеп эшләргә туры килә. Аларга В. И. Ленинның күрсәтмәсе нык ярдәм итә: бөтен эшне революцион көрәш рухы белән тулыландырырга кирәк, 1905 елны без якын килгән һәм ул вакытта хәл итә алмаган бурычларны хәрәкәтнең һәрбер адымында һәм һәрбер борылышында бөтен тулылыгы белән аңлатырга кирәк.
Большевиклар җитәкчесенең хезмәтләре белән даими танышып килгән Мулланурга Ленинның «Нәрсә өчен көрәшергә?» дигән мәкаләсе дә яхшы мәгълүм булган дип уйларга нигез бар, чөнки ул укыган елларда «Социал-Демократ» газетасы Петербург студентлары арасында популяр булып, аның 1910 ел. 23 март саны да кулдан-кулга йөреп укылган.
Шуларны уйлап. Мулланур Вахитовның бу чордагы эшчәнлегеннән нинди дә булса нәтиҗә рмет итүнең бөтенләй үк җирлексез түгеллеген чамаларга мөмкин. Ә бит чыннан да. бар ул нәтиҗә, бар! 1915 елның маена, язгы Камага әйләнеп кайтыйк. Эшчеләрне елгага чыгарып, аларга каты бурычлар куеп, округ җитәкчеләре һәм полиция. боларны дөньядан, политикадан, илдә күтәрелә башлаган хәрәкәтләрдән аердык, дип хыялланалар Тик алар нык ялгышалар! Бер уянган халыкны кабат йоклатырсың, бар! Бигрәк тә үз янында ук укымышлы революционерлары да булган халыкны йоклатып калдыра аласыңмы?! Сафатулла абый сүзләре белән әйткәндә, аларның күзләре хәзер дөньяны шәп таный.
Шулай итеп, елгачылар арасында да патша политикасына, сугыш китергән газапларга, ачлык-ялангачлыкка ризасызлык күзгә күренеп көчәя бара һәм алар шул ризасызлыкны аерым-аерым гына түгел, бәлки күмәкләшеп белдерүдән дә курыкмый башлыйлар Беренче булып земмашрна эшчеләре күтәрелеп чыга Таләпләре әлеге экономикадан ерак китмәгән хезмәт хакы өстәгез, чөнки тормыш ихтыяҗлары бермә- бер күтәрелде. «Камская-1», «Камская-2» земмашиналары командалары эшкә чыгудан да баш тарталар. Аларны башка машиналар белән алыштырып, өркетмәкче булалар, ләкин бирегә китерелгән бүтән командалар да аларга иярә.
Менә берничә документ. «Машиналардан, пароходлардан командалар күпләп китә, Матрослар хезмәт хакын 30 сумга җиткерүне таләп итәләр. «Камская-1» командасын ничек тә тотыл торырга тырышам. Машинаның эштән туктау куркынычы бар. Гольяны- да көнлекче кара эшчеләр җыю турында игълан элдек. Чуалыш көчәя бара». Бу телеграмманы Казандагы округ җитәкчеләренә Каманы тирәнәйтү эшләре җитәкчесе 26маида суга Икенче көнне земмашиналарга хезмәт күрсәтүче судно командирларын-нан да телеграмма килеп төшә: «Командалар хезмәт итүдән баш тарталар. Кече матрослар 30 сум сорый. Башкалар да арттыруны шул нисбәттә таләп итә. Этекке хезмәт хакына яңа кеше алу мөмкин түгел».
Округ җитәкчелеге хезмәт хакын тиенләп кенә арттырып котылмакчы була. Кая ул! Елгачыларның көрәше акрынлап политик сыйфатлар ала бара
Июнь башында янә телеграмма: «Хезмәт хакына өстәмә һич тә канәгатьләндерерлек түгел. «Камская-2», «Волжская-24» снарядларыннан эшчеләр китү көчәя генә. Яңа алынганнар да берничә көн үтүгә эш ташлыйлар. Бүген «Камская-4» тән егерме кеше китте Эш тәмам акрынайды. Якын көннәрдә бөтенләй тукталу куркынычы бар. Үтә экстерн чаралар кирәк».
Эзләнү партиясенең эшче һәм техниклары да самодержавиенең изү политикасына, империалистик сугышка каршы ризасызлык белдерүчеләрне яклап чыгалар. Вахитоәларның кайнар һәм гадел сүзләре аларның да күңеленә үтеп кергән, алар да эш ташлаучы
ларга кушылалар. Әлбәттә, башта аларны да кысып карыйлар. Менә округ җитәкчеләренең партия мөдиренә җибәргән күрсәтмәсе: «...хәзерге вакытта тәҗрибәле эшчеләрне эшкә тарту мөмкин булмаганлыктан, брандвахталарда тәҗрибәсез эшчеләрнең санын алты кешегә чаклы арттырырга» рөхсәт ителә. Бу кәгазьдән дә патша хөкүмәтенең рәхимсез, комсыз тешләре аермачык ыржаеп тора кеше санын арттырырга рөхсәт ителсә дә, хезмәт хаклары бер тиенгә дә күтәрелми. Әмма партия эшчеләре дә, земснаряд командаларыннан үрнәк алып, көрәшне дәвам иттерәләр.
Җөй урталарына елгачыларның хезмәт хакы, хөкүмәт күләмендә бераз арттырылса да, Иделгә тынычлык килми, чуалышлар тынмый.
1916 елгы навигацияне дә Мулланур Вахитов Камада, елгачылар арасында үткәрү. Аның революцион эшчәнлеге тагын да киңрәк колач ала, үтемлерәк була бара. Юлчы эшчеләрнең көрәше дә активлаша төшә.
Вахитов исә Идел, Кама елгачылары белән аралашудан гына канәгатьләнми. Ул эшчеләр, татарлар булган башка төбәкләрне дә истән чыгармый. Башка революционерлар белән, аеруча большевиклар һәм студентлар үзәкләре белән элемтәне ныгытырга тырыша. Бу вакытта Казанда аның элекке таныш көрәштәшләре В. А. Тихомирнов, А Я. Аросев, Г. Ш. Олькеницкий, Г. Д. Сәйфетдинов кабат үзләренең революцион эш- чәнлеген җанландырып җибәргән була. Мулланур алар белән бәйләнешне яңарта
Яңа исемнәрдән Фәйзрахман Хакимовны күрсәтик. Аларның дуслыгы бу елларда тагын да ныгый. Мулланурның аңа тартылуы аңлашыла: Фәйзрахман аңардан ун яшькә өлкән, Урал эшчеләре, Хөсәен Ямашев белән аралашкан, тәҗрибәле революционер. Аннары ул Мулланур кебек үк. татарлар арасында әлегә бик сирәк очрый торган укымышлы техник. Ул елларда Фәйзрахман эшчеләр күп тупланган төшләрдә — Мәскәү — Казан тимер юлында башта Идел күпере төзелешендә, аннары шундагы төрле корылмаларны салуда, соңгы вакытта дарызаводыэшчеләренә бараклар төзүдә катнаша, алар арасында яшерен аңлатулар, большевикларга төрлечә ярдәм итү, политик әдәбият тарату эшләре алып бара. Бу ике көрәштәшнең шушы авыр елларда яңарып киткән дуслыгы Февраль революциясеннән соң, аннары Октябрь революциясенә әзерлек вакытында аеруча ныгый. Ләкин Октябрь революциясе көннәрендә Фәйзрахман Хәкимовны Совет власте дошманнары тереләй җиргә күмәләр Вахитов аның өчен дә көрәшне дәвам иттерә. «Халык эше өчен көрәштә һәлак булган безнең кадерле көрәшчеләребез,— дип яза ул «Крестьянская газета»га,— каберләреннән булса да, безне башлаган эшне дәвам иттерергә һәм халык көрәшеп алганнарны кире бирмәскә дәшәләр!»
Кызганычка каршы, Мулланур Вахитовның исемнәре әлерәк телгә алынган большевиклар белән дә, Хөкимов белән дә, шул чорның культура-әдәбият әһелләре Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Кариев, Дулат Али, С. Рахманкулов, И. Кулиев, С. Таһиров, врач Р. А. Лурия кебек зур шәхесләр белән дуслык бәйләнешләре турында без әле аз беләбез.
Вахитов елгачыларның җәмәгать оешмалары белән элемтәгә кереп, шулар ярдәмендә эшчеләрне туплау, аларга революцион аң-белем бирү юлларын эзли. Ләкин су эшчеләренең берләштерелгән линейсоюз оешмасы элекке политик сугышчанлыгын югалтып, килешүчәнлек юлына баса, хөкүмәт җырын җырлаучыга әверелә. Вахитов, моны аңлап алгач, линейсоюзны таркату юнәлешен куәтли, эшчеләрне шуңа өнди башлый.
Бу хакта 1928 елның 4 февралендә ветеран елгачылар үткәргән истәлек кичәсе язмаларыннан тулырак мәгълүмат алырга мөмкин. Техник В. В. Никитский болай ди: «Бездә, техниклар корпорациясендә, иптәш Вахитов хезмәт итә иде. Иптәшләрчә бер әңгәмә вакытында ул техникларга мөстәкыйль группага берләшергә кирәклеген әйтте Кайберәүләр моңа каршы килделәр, шулай да моннан соң техниклар арасында аерылып чыгарга дигән теләк сизелә башлады.
1917 елның 18 октябрендә Казан тирәсендә эшләгән барлык техникларның гомуми җыелышы булды, анда Союзның вакытлы идарәсе оештырылды. Моннан тыш мөрәҗәгать кабул ителде. Бу техникларны берләшүгә өндәгән беренче мөрәҗәгать иде».
Техниклар союзы оешканда инде Мулланур Вахитов округта турыдан-туры эшләми. Бу хакта алда телгә алынган кичәдә Константин Архипов менә ниләр сөйләгән: «Ва- хитовка килгәндә, ул бездә 1915 елдан хезмәт итте. Казан эзләнү партиясендә 1 нче һәм 2 нче разрядлы техник булып. Революциядән соң ул безнең оешмада бик активлык күрсәтмәде, башка оешмалар белән бәйләнештә булган, күрәсең. Шулай да аның кат-нашлыгында төрле мәсьәләләргә кагылган очраклы сөйләшүләр булганны хәтерлим. Камага китәргә вакыт җиткәч, сайлауларда ул зур урынга сайланды, һәм Камага китү аңа кулай түгел иде...»
Мулланур Вахитов тормышының мондый борылышында үзенең дә өлеше барлыгын Архипов тыйнаклык күрсәтеп, искә алмаган. Февраль революциясе булып, патша төшерелүнең икенче көнендә үк диярлек, Мулланур Богородск техник участогына күчерүләрен үтенеп, округ җитәкчеләренә гариза яза. Сәбәбе аңлаешлы: бу участок Казан тирәсе плесларына гына хезмәт күрсәтә, конторасы да Казанда. Навигация менә-менә башланырга
торганда, бер техникны икегә бүләргә кирәк булган кеннәрдә, округ чиновниклары Вахитовны — гап-гади бер техникны — Камага җибәрмичә, Казанда калдырырга, әлбәттә, килешмәсләр иде Дусты Архипов ярдәм итә. Вахитовны күчерү турында техник участок начальнигы рапортында: «...Вахитовны күчерергә Архиповның телдән ризалыгы алынды»,— дигән сүзләр бар
Замандашлары Архиповны үз эшенә бирелгән, аны осталарча яхшы белгән ин- женер-белгеч дип кенә түгел, ә алдынгы карашлы, революцион рухлы активист буларак та хәтерләп калганнар. Гражданнар сугышының иң авыр кеннәрендө Идел белән Камада безнең хәрби флот өчен юл арчырга кирәк булгач, шул җаваплы эшне Совет власте аңа йөкли, Нижний Новгород белән Пермь арасында су юлын торгызу эшләре җитәкчесе итеп билгеләнә. Архивта шул уңайдан аңа Совет власте тарафыннан зур хокуклар бирелгәнлеге турында сөйләүче мандат күчермәсе саклана
Тыныч көннәр башлангач, Архипов яшь Совет флотына белемле кадрлар әзерләүгә дә күп көч сала, җәмәгать оешмалары эшен җанландырып җибәрүдә актив катнаша.
Ә Мулланурга 1917 елның навигациясен су өстендә каршыларга туры килми, ул, Казанда калып, башы-аягы белән революция эшенә чума. Апрель аенда аның җитәкчелегендә, Казан большевикларының хуплавы һәм ярдәме белән, мөселман социалистлар комитеты оеша, һәм бу комитет халык массаларын Ленин юлыннан алып китү өчен буржуаз милләтчеләрнең Мөселман комитеты белән аяусыз якалашырга керешә. Июнь аенда Мулланур Вахитов «Кызыл байрак» газетасын чыгара башлый. Ул да прогрессив көчләрнең көрәш коралына әверелә.
Шулай итеп, Мулланур Вахитовның елгачы, техник буларак эшчәнлеге төгәлләнә. Ләкин ул Идел белән, елгачылар белән бәйләнешне гомеренең соңгы көннәренәчә өзми — аларның революцион активлыгын үстерергә, аларны политик көрәшкә якынайтырга тырыша, алар арасына агитатор, пропагандистлар җибәрә, әдәбият озата, вакыты бик аз булуга карамастан, үзе алар алдында чыгышлар ясарга өлгерә, эшләре, ихтыяҗлары белән кызыксынып, кулдан килгәнчә ярдәм итә.
Тагын бер факт. 1917 елның октябрендә Казанга Англиянең «Манчестер Гардиан» газетасы хәбәрчесе М. Ф. Прайс килә. Ул Мулланур Вахитов белән дә таныша. «Кызыл байрак» газетасы редакциясенә керә. Соңыннан ул истәлекләр китабына болай дип язган: «Бу газета мөселман эшчеләренең социал-демократлар группасы тарафыннан чыгарыла иде. Ул Идел буе татарлары арасындагы милләтчеләргә ачыктан-ачык каршы тора иде. «Кызыл байрак» редакциясендә аңлы сыйнфый һәм сугышчан рух хөкем сөрә иде... «Кызыл байрак» Идел транспортчы татарларыннан ярдәм ала иде Рус крестьяннары һәм транспорт эшчеләре-волгарьлар белән даими аралашып яшәгәнгә, алар раса аерымлыкларына битараф иде. Алар транспорт эшчеләре профсоюзы сафларында руслар белән берләшеп, эшче һәм солдат депутатларының Казан Советына депутатлар җибәрделәр
Вахитовның Иделне, елгачыларны яхшы белүе аңа диңгезчеләр белән дә тиз аралашырга мөмкинлек биргән. Петербургта укыганда ук әле ул Костантин Архипов белән бергәләп, диңгезче студентлар белән, Казан землячествосындагы диңгезче якташлары белән аралаша. Казанга кайтып, революцион вакыйгаларга җитәкчелек итә башлагач та ул диңгезчеләргә ышанычлы көч итеп карый. Аның «Рюрик» крейсеры матросы, бал- тикчы большевик Гомер Хәеров белән, Кара диңгезче большевик Бәдри Җиһаншин белән танышлыгы яхшы мәгълүм.
Инде башкалага китеп, халык комиссары, хәрби җитәкче булгач та ул милләтчеләрнең «Болак арты республикасы» укмашып, Совет властена яный башлагач, Вахитов Казан эшчеләренә ярдәмгә нәкъ менә матросларның хәрби отрядын җибәрүне юллый. Матрослар аның ышанычын аклыйлар.
Идел өстенә, ил өстенә контрреволюция ябырылып, Совет власте язмышы кыл өстендә калгач та ул зур өмет белән матросларга карый В. И. Ленин белән бергәләп Вахитов та кул куйган «Барлык хезмәт иясе мөселманнарга» мөрәҗәгатьтә: «...Хезмәт халкының дошманнары, белеп торыгыз, сезгә аяу булмаячак! — дигән ялкынлы сүзләр бар.— Белеп торыгыз: эшче-крестьян Кызыл Армиясе үскәннән- үсә, ныгыганнан-ныгыи һәм җиңелмәс көчкә әверелә! Онытмагыз, революциянең үлемсез каһарманнары — моряклар әле исән, батырлыкка да, үлемгә дә барырга әзер революцион эшчеләрнең күкрәгендә әле социалистик намус сүнмәгән!»
Мулланур Вахитов елгачы техник булудан туктаганнан соң якты дөньяда нибары тагын бер ел яши. Әмма нинди ел була бит ул! Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, «...болытланып, күк күкрәп торган вакытта ялтырап үткән яшен кебек булып сурәтләнеп калган» ел була Аның Иделдә башланган «Революцион Хезмәт Кенәгәсен» булдырып. шуны тутырырга кирәк булса, тарихчыларыбыз анда менә шушы сәхифәләрне теркәп куярлар иде:
— М. Вахитов, большевиклар белән бергәләп, Кызыл Гвардия отрядлары төзи...
Мөселман социалистлар комитеты членнары керенщинага каршы хәлиткеч көрәш алып бардылар. Октябрь алды көннәрендә, ниһаять, туплар гөрселдәгәндә дә алар «Бетен власть Советларга!» байрагы астында баррикадаларда каһарманнарча сугыштылар...
— Кораллы восстание көнендә ул «кайнап, сугышка омтылды». Революцион татар солдатлары, кызылгвардиячеләр белән ул восстаниече рус иптәшләренә ярдәмгә килде ..
— 1917 елның октябрендә Казан пролетариаты аны Казанның беренче ревкомы составына сайлады...
— 1918 елның январеннан Мулланур Вахитов Петроградта Владимир Ильич Ленин белән бергә, еның кул астында эшли башлый.
— Партия, хөкүмәт аңа иң җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар. В. И. Ленин имзасы белән 1918 елның 14 июнендә аның исеменә бирелгән таныклыкта, мәсәлән, болай диелгән: «Бу таныклык Мөселман эшләре комиссары иптәш Мулланур Вахитовка бирелә. Ул мөселманнар яшәгән урыннарга (Идел буе, Уфа, Оренбург губерналары һ. б ) китә...
Иптәш Вахитовка Мәскәүдәге Халык Комиссарлары Советы белән туры элемтә буенча сөйләшү хокукы бирелә».
— 1918 елның июле. Идел буенда бер-бер артлы кулак бунтлары, өстәвенә ак- чехларның хәрби хәрәкәтләре башланып, илдә азык-төлек мәсьәләсе ифрат кискенләшкән көннәрдә дә Халык Комиссарлары Советы урыннарга үзенең гадәттән тыш комиссарларын билгели. Алар арасында Мулланур Вахитов та була. Идел буйларын яхшы белгәнгә, ул янә шушы төбәккә билгеләнә. Бу юлы да аңа В. И. Ленин кул куйган мандат тапшырыла.
— Идел тәмам ут эчендә кала. Бу көннәрдә бөтен ил буйлап таралган газеталарда В. И. Ленин белән М. Вахитов кул куйган «Барлык хезмәт иясе мөселманнарга» мөрәҗәгать басылып чыга. Комиссар үзе Кызыл Армиягә ярдәмгә урыннарда да, Мәс- кәүдә дә мөселман кораллы гаскәрләрен оештырырга керешә.
— 1918 елның август башы. Мулланур Вахитов революция дошманнарына каршы кулына корал тотып көрәшергә тели, һәм В. И. Ленин киңәше белән ул Мөселман комиссариатының һәм Хәрби коллегиянең бөтен эшен фронтка юнәлтә, ә үзе ут сызыгына, Казанга килә.
— 1918 елның 19 августы. Мулланур шушы көнгәчә, үзенең соңгы сәгате, соңгы сулышынача көрәшә. Камерада да ул Совет властен яклап, агитация алыг. бара, дошманнарны, капитал ялчыларын фаш итә, үлемгә киткәндә дә иптәшләрен рухландырып, өметле, кайнар сүзләр әйтеп китә. Аны атарга хөкем итәләр.
... Идел буйлап «Мулланур Вахитов» теплоходы килә. Гомере яшен яктысы кебек кыска, кинәт өзелүе белән тетрәткәч, әмма көчле яктылыгы белән хәтерләргә мәңге уелып калган кешенең исемен ул кыю һәм лаеклы йөртә.
Бу — яңа теплоход. Элек пароходның исеме «Память тов. Вахитова» иде. Күптән түгел мин «Память тов. Вахитова» дигән сүзләрне 1918 елның октябрендә тамгаланган документта да күреп алдым.
Горький өлкә дәүләт архивындагы бу документта «Память тов. Вахитова» пароходында (Сембердә) 5 нче армиянең артиллерия идарәсе штабы урнашканлыгы әйтелгән. Димәк, ул хәрби хезмәттә булган,димәк, хәрби комиссар, үзен һәлак иткән дошманнарга үч итеп, кабат туган җиргә, үзенең Идел ярына калыккан да кыю кызылармиячеләр, кызыл матрослар сафына басып, илне дошманнан тазартырга керешкән.
Эзләнә торгач, пароходка исем бирү вакыйгасы шактый ачыклана төште. Менә бер документ: «Идел бассейнының Су транспорты Өлкә идарәсенә. Элекке «Самолет ширкәтенең элекке «Князь Михаил Тверской» пароходының капитан вазифасын үтәүче М. И. Федоровтан. Шушының белән Өлкә идарә игътибарына түбәндәгеләрне җит- керәм: элекке «Самолет» ширкәтенең миңа ышанып тапшырылган «Князь Михаил Тверской» пароходы исеме, Транспорт флотилиясе комиссар-командующие шушы елның 1 октябрендә нче приказында язганча, «Память тов. Вахитова» дип үзгәртелде...»
Хәрби флотилиянең атаклы кораблары белән иңгә-иң торып, дошманның көчле флоты белән куркусыз алышкан пароходларның егерме икесенә яңа исемнәр бирелгән Менә шулерның кайберләре «25-ое октября», «Советская республика», «Рабочий». «Красный флот», «10 сентября» (Казанны азат иткән көн — Н. И ), «Правда», «Карл Маркс», «Владимир Ульянов». «Товарищ Урицкий»... һәм шулар белән бер сафта — «Память тов. Вахитова».
Ул, халкыбызның батыр улы, атаклы комиссар Мулланур Вахитовның һаман безнең сафта икәнен, аның исеменең мәңгелек икәнен белдереп, Идел. Кама буйлап, бик озак еллар халык хуҗалыгына хезмәт итеп, инде «лаеклы ялга чыкты». Хәзер шул исемдә аны алыштырган яңа, куәтле, матур теплоход йөзә. Хәерле сәфәрләр сиңа, «Мулланур Вахитов»!