БЕРЕНЧЕ ТАШНЫ САЛГАНДА
БЕРЕНЧЕ ТАТАР ОПЕРАСЫ «САНИЯ»НЕҢ КУЕЛУЫНА
60 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН
ызыл Армия хезмәтеннән бушагач, мин, Ташкентка килеп, халык консерваториясенең скрипка классына укырга кердем 1921 ел... Авыр вакыт булуга карамастан, биредәге культура тормышы кеннән-көн җанлана бара; Казан, Оренбург, Уфа шәһәрләреннән килгән татар артистларының бер-бер артлы спектакльләр куюы нур өстенә нур буларак кабул ителә. Менә, Сәмәркандта концертлар биргәннән соң, Ташкентка Газиз Әлмөхәммәтов килеп тешә. Беренче очрашуда ук ул бер хыял белән канатланып йөрүе турында сөйләде. Күңелендәге шушы хыял менә кайчан бөреләнгән: 1920 елның кышында Бакуда чыгышлар ясагач, аны Әзербайҗан музыкаль театрына бер рольдә җырларга чакырганнар, һәм шунда ул үзебезнең милли опера турында хыяллана башлаган.
Безне сыендырган Ташкентта өч педагогия институты бар иде. Шуларның берсенә— ТАТИНПРОСка (Татарский институт народного просвещения) тирән укымышлы, әдәбият һәм сәнгатькә гашыйк Мостакаев Габдулла (Габдулла Биги) җитәкчелек итте. Институтның 400 кеше сыярлык аерым клубы татарларның чын мәгънәсендә культура учагына әверелде. Без, ягьни Газиз, Рабига Борнашева, институт укучылары Сөембикә Хәмзина, Рәүф Якупов, пианист Исхак Хәмзин 1921 елның кыш һәм көз айларында шушы клубта атна саен концертлар биреп тордык.
1922 елның башында Г. Әлмөхәммәтов, тиф авыруы белән больницада ятып чыккач, үзенең хыялында булган опера либреттосын дәртләнеп язарга кереште. Пианист И. Хәмзин белән берлектә милли көйләр сайлады. Булачак спектакльгә «Сания» исеме кушылды, һәм 1922 елның май аенда «Саниянне сәхнәгә куярга әзерләдек. Рольләрне башкаралар: Сания — С. Хәмзинә. аның атасы Зариф — Р Якупов, укытучы егет Зыя — Г. Әлмөхәммәтов, авыл яшьләре — институт хоры. Рояль партиясен И. Хәмзин алып бара. Татар музыка культурасын үстерүдәге бу зур башлангыч белән кызыксынып килүче тамашачылар бик күп булды. Зал шыгрым тулы иде... Спектакльдән соң фикер алышуда газета редакциясендә эшләүчеләр Кәбир Бәкер, Вәли Галләмов, Хәләф Түләков, Нуретдин Сәйфелмөлеков, Кәрим абый һәм Заһидә ханым Тинчуриннар, укытучы Сәхи Рәхмәти.
К
Казанда студент вакытында 1906 елны беренче татар театрын куюда катнашкан врач Гыйзетдин Сәйфелмөлеков һ.б.лар уй-геләкләрен белдерделәр. «Син, Газиз татар музыка культурасында бик зур эш күтәреп чыктың,—диделәр фикер алышуда—ләкин чын опера болей примитив рәвештә булмый, аңа махсус музыка язарга кирәк либреттосы да тирән эчтәлекле булырга тиеш. Шуңа күрә бу зур эшне үзең генә
башкарып чыга алмассың, сиңа, Казанга барып, композитор Солтан Габөши белан очрашырга кирәк...»
Бу вакытларда Солтан Габәши, композитор буларак, «Таһир-Зеһрә», «Бүз егет» драмаларына язган музыкасы. Гали Рәхим сүзләренә иҗат иткән «Кәккүк» романсы белән шактый киң танылган иде инде Әлеге киңәшләрне хуп күргән Г Әлмәхәммәтов иптәшләренә рәхмәт белдерде Ә гомумән алганда, җыр-биюле концерт шикелле узган кичәдән һәркем канәгатьләнеп таралды. Шулай итеп, «Сания» операсының оеткысы Ташкентта 1922 елның маенда салынды
Җәмәгатьчелекнең киңәшен тотып, Г Әлмәхәммәтов, 1922 елның көзге айларында Казанда концертлар биргәннән соң, үзенең теләген Солтан Габәшигә сөйли һәм, бергә эшләргә тәкъдим итеп, аңа үзе язган либреттоны һәм сайланган җырларны күрсәтә. Әмма С. Габәши, «10—15 көйне тезеп кенә» опера эшләп булмаячагын әйтеп, тәкъдимне кабул итми.
1923 ел башында Г. Әлмәхәммәтов, Казанга кайтып урнашкач, яңадан С. Габәши белән очрашып, «Сания» хакында сүз кузгата. Әлеге сөйләшүдә өстәмә гармонияләү һәм музыканы оркестрга салу өчен музыка белгече В Виноградовны чакырырга карар итәләр. Шулай ук Ф. Әмирхан һәм Г Ибраһимов белән очрашып, аларны үзләренең планнары белән таныштыралар. «Санияннең либреттосын бергәләп укыйлар. Әдәби текстны Ф Әмирхан ярдәмендә үзгәртеп, операны пәрдәләргә бүләргә, баш көйләрне билгеләргә мөмкин кадәр халык көйләреннән файдаланырга карар кылалар.
Шактый авыр шартларда авторлар «Санияннең увертюрасын язгач, үзләренә ярдәмгә Юстиция комиссариатында юрист^ булып эшләүче композитор В. Виноградовны чакыралар Ә тегесе булышлык итәргә шатланып вәгъдә бирә. Василий Иванович башта көйләрне ике рояльдә уйнарлык итеп язарга, әгәр дә тыңлаганнан соң яраклы табылса, оркестрга салырга була. Ләкин аңар җырларның музыкасын үзгәртергә рөхсәт ителми, паузаларда гына үз музыкасын (яраклы булса) кертергә хокук бирәләр. Шәрык музыка техникумы мөдире дирижер А. Литвинов та аларга киңәшләр биреп тора башлый
Апрель ахырларында (1924 ел) балет музыкасын язу тәмамлана. Операның гамәлгә ашып баруы күренгәч, Гыйльми үзәк 75 сум, Халык Комиссарлары Советы бурычка 500 сум акча бирәләр. Шуннан соң Газиз белән Габәши, чемодан зурлыгындагы флут- гармонь сатып алалар да, Башкортстанның Аргаяш кантонындагы кымыз шифаханәсенә барып, ике ай эчендә «Саниямнең ике пәрдәсен язып бетереп кайталар Шулай итеп, 1925 елның январенда операның ике пәрдәсе тәмам була Өченчесен яза башлаганда аларның акчалары бетә Яңадан Халык Комиссарлары Советына 300 сум акча сорарга баргач. Совнарком председателе X. Габидуллин: «Татарстанның 5 еллык бәйрәменә өлгертмәссезме? Бу бәйрәмгә чит илләрдәге эшчеләр оешмаларының вәкилләре дә килүе ихтимал», ди. Авторлар операны өлгертергә сүз бирәләр, һәм алар, Габәшиләр авылына барып, өченче пәрдәне тәмамлап кайталар. Ниһаять, репетицияләр башлана: С. Габәши техникумның татар хорын, А. Литвинов студентлар оркестрын, балетмейстер Ю. Муко балет өлешен хәзерли Рольләр дә бүленә Сания—3. Бәйрәшова һәм Р. Садыйкова, Зариф — Ленинград консерваториясенең III курс студенты Ә. Хисамов, Зыя—Г. Әл- мөхәммәтов, староста — С. Габәши .. Шулай итеп Татарстан республикасының 5 еллык бәйрәмендә беренче татар операсы «Саниямнең премьерасы ике мәртәбә — 25,27 июньдә күрсәтелде.
Беренче татар операсы әнә шулай сәхнәгә күтәрелде һәм музыка культурабыз үсешендә зур вакыйгага әверелде. Килгән кунаклар, шул исәптән профессор-этнограф И Бороздин аңа зур бәя бирделәр. Соңыннан немец, итальян һәм япон журналларында да Совет Татарстанында кыска вакыт эчендә культураның шактый югары баскычы булган опера тудырылуы турында сокланып яздылар, артистларның фоторәсемнәрен бастырып чыгардылар. Шунысын да әйтеп үтик: беренче милли опера белән Казаннан читтә яшәүче татарлар да кызыксындылар. Мәсәлән, Ф Әмирхан киңәше белән, операны карарга Әстерханнан 5—6 гаилә килде. Шунысы да кызыклы: Актүбәдә яшәүче кайбер татарлар яңа туган кызларына Сания исемен куштылар.
«Безнең юл» журналының 1925 елгы 7—8 саннарында әдип һәм галим Гали Рәхимнең «Сания» операсы премьерасына багышланган зур рецензиясе басылып чыкты. Анда мондый юллар бар: «...Операны мәйданга чыгарырга зур хезмәтләр куелган, шуның өчен без татар операсының бу беренче карлыгачын ихлас күңелдән котлап каршы алып, аны барлыкка китерүчеләргә һәм ярдәмчеләргә самими рәхмәтләр генә әйтергә тиешбез. Татар операсы туу факты үзе шундый факт ки, бу факт үзе генә аның бөтен кимчелекләренә күз йомарга мәҗбүр итә. Хезмәтләренең җимешен күрү аны тудыручыларның күңелләрен үстереп, аларга яңадан-яңа көчләр биреп, шул бәрәкәтле эшләрен алар киләчәктә дә дәвам иттерсеннәр иде дип телибез»
Беренче татар операсына нигез салучыларның игелекле эше, белгәнебезчә, бүген дә уңышлы дәвам иттерелә.