Логотип Казан Утлары
Шигърият

АТЛАП КИЛӘ АТЛАР...


Мирас
Татарның антик даһиен Күрегез дигән сыман, Кол Гали калка ерактан, Гасырлар түбәсеннән.
Ә без каядыр барабыз, Хакыйкать эзли-эзли;
Әйтерсең, чорлар чатында Мәңгелек көтә безне.
Күренми әле, күренми (Көлсә дә бездән ятлар...) Кол Гали белән Тукайга Торырдай бөек затлар...
Югыйсә безнең буын да Илаһи нида эзли: Мәңгелек сахраларында Ни язмыш көтә безне?!
.Барырбыз киләчәккә дә Ашкынып еллар аша, Кол Гали тапкан хәзинә Күңелдән җуелмаса.
Бүгенгесе узар, иртәгә—бар, Ничек булыр ул иртәгәң синең, Килсә әгәр рухи уянып бер Үз-үзеңнән сорау алыр көнең?
Ничек булыр анда танылулар.
Табынулар анда ничек булыр?
Бәлки изге калып гомер буе Сират күперләрен кичеп булыр.
Гомер кыска түгел — гомер озын: Кызыктыра бара, әйдәп бара, Озын юлда сынау арты сынау — Ялгышусыз гына яшәп кара!
Чын шагыйрьләр тапкан хакыйкатьне Кем соң алып хуплар, кем соң җөпләр?! Иман уты сүнә, ныклык сына — Алдый чөнки күпләр, алдый күкләр...
һәм алданып шулай көн итәбез — Ышанасы килә гел яхшыга.
Бөек заттай күргәнебез кайчак Әверелә гади алдакчыга.
Ә сүнгәндә соңгы өметебез, Кайгы сеңгән чакта бар җырларга, Бер таяныч эзләп килә халык, Яклау эзләп килә шагыйрьләргә.
Чөнки белә: тапланмаган намус, Җан куәте бик еш анда гына; Кайтавазлар килә әлмисактан:
— Шагыйрьләрдән... өстен... алла... гына...
Кырлай
Яр башлары яшел чирәм генә, Инеш тулып ага язгы күбек, Өйләреннән Сәгъди абзыйларның Сабый Тукай йөгереп чыгар кебек.
Соң булса да без аңладык инде Җаны аның ничек кыйналганын, Саксыз гына әйткән бер сүздән дә Күз читенә яшьләр җыйналганын.
Бар гавамның зарын сөйләр өчен Заманага шагыйрь кирәк чакта, Асрамага алган үксез Апуш Борын тарта-тарта үкси чатта...
Кычкырасы килә еллар аша, Рәнҗетмәгез, диеп, аны юкка,— Уйнаса да кузна сезнең белән, Ул бит Апуш түгел... ул бит Тукай.
Ул бит Тукай! — Гасыр арты гасыр Без зарыгып көткән даһи — шушы! Пәйгамбәрдәй туры сүз әйтәчәк Үз халкының рухи юлбашчысы.
Очраштылар төрле заманалар, Очраштылар Кырлай урамында — Хәтер белән хыял өермәсе Кыйсса сөйләп, әнә, тора монда.
Кырлайда яз. Рәхәт. Бар тарафны Ямансу бер төскә мана-мана, Каты бәгырьле шул чорлар өчен Гафу үтенгәндәй... Кояш яна.
Сәйдәш истәлегенә
Кем белгән бит... Шулай тиз килер дип Повесткасы теге дөньяның: һәрбер сүзен уйга бәйнә-бәйнә Язган булыр идем мин аның.
Мин — студент егет, бер малай ла...
Ничек кысылганмын арага?!
Аның үлмәс Сәйдәш икәнлеген Кем ул чакта уйлап караган?!
Кем белгән бит... шулай булыр, диеп,— Тавышы тылсым тулы моң койгач?!
Ул сөйләде — без мөкиббән идек, Ул елмайды — чыкты мең кояш.
Илаһи бер рәхәт тойдык җанда, Борчу-сагышлардан баш-аяк;
Йөрдек... Йөрдек... Йөрдек урамнарда: Кеккин йорты... Пассаж... Ташаяк...
Башка да бит кереп карамады Мәрхәмәтсез кышлар җитәсе, Аның белән хушлашырга чират Чакрымнардан ашып китәсе.
Ыгы-зыгы тулы бу дөньяның Кем белгән бит ансыз каласын; Тере көе истә калсын, дидем — Табутына күзем салмадым.
Үкенечләр байтак. Әмма бусы,— Әй аяныч, дуслар! — дөресе! ...Йөрәктә моң булып уелып калды Беренче һәм соңгы күрешү.
Фольклор экспедициясендә
Без җыр эзләп килдек, әкият эзләп — Халык монда моңга-телгә оста;
Саумы, ерактагы кан кардәшләр, Саумы, Пенза ягы — Мишәрстан!
Уйдырмасын, чынын бергә кушып, Әкият арты әкият сөйли картлар; Әкиятләрдә — дөлдел сыман атлар, Алпамыштай батыр — асыл затлар.
Кан тамса да авыр яралардан, Горур калып, канны данга тиңләп, Хөр җайдаклар чабып чыгар төсле Дәште-кыпчак далаларын иңләп...
Чытырманын ерып гасырларның. Их, барасы иде...
Барасы да...
Ләкин соң шул: тирән упкын ята Әкият белән чынлык арасында.
Җыр
Акрын гына атлап килә атлар, Баса-баса урам ташына;
Яуда җиңеп кайткан батырларны Чиккән сөлге белән каршыла.
Акрын гына атлап килә атлар,— Ә нигә соң берсе ялгызак? Ят илләрдә ятып калды батыр, Туган илгә кайтты ялгыз ат.
Акрын гына атлап килә атлар, Туп-туп килә тояк тавышы; Бу җырда соң кемнәр сөенече? Бу җырда соң кемнәр сагышы?
Акрын гына атлап килә атлар, Яуда җилдән җитез, һәй, атлар. Ил байрагын данга бизәр өчен Ир-егеткә кирәк канатлар.