ЯҢАЛЫКЛАР
ӘДӘБИЯТТА ТУКАЙ ОБРАЗЫ
Татарстан язучыларынын проза.поэзия һәм
драматургия секцияләренең 11 апрельдә узган
берләштерелгән утырышы әнә шул темага
багышланды.
Утырышны проза секциясе җитәкчесе М
Мәһдиев алып барды Фикер алышуларда язучылар
Г Бәшнров. Ә Еники. Н Арсланов. И Нуруллин,
тарих фәннәре докторы, профессор Р Нәфнков. Р
Даутов. Р Кэрами Л Хәмндуллин. Ә Рашитов һәм
башка иптәшләр чыгыш ясады Тукайның тулырак,
җентеклерәк биографиясен булдыру, тагын да
ачыклый төшү кирәклеге, шагыйрьнең халык
күңелендә тоткан урынына лаеклы әсәрләрнең аз
булуы әйтелде.
БАШКАЛА КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ
Бөек Жннүнен40 еллыгына багышланган 1600
сынлы сәнгать, графика, скульптура, декорация
һәм гамәли сәнгать әсәрен берләш тергән
Бөтенроссия сәнгать күргәзмәсендә Татарстан
рәссамнары һәм скульпторлары да катнашты
СССРнын халык художнигы X. Якуповнын
«Рәссам Фронт зарисовкала ры» исемле картинасы
мәскәүлеләрдә зур кы- гыксыну уятты Скульптор
А Әбдрәшитов, театр рәсеамнары Ә Тнмергалисв
һәм А Чудайкиннын эшләрен дә тамашачылар
яратып карадылар
М ЖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Әстерхан шәһәрендә Муса Жәлил исемен
йөрткән урам бар Май аенда шул урамда урнашкан
балалар китапханәсе бинасына мемориаль такта
куелды Бу уңайдан тантаналы митинг уздырылды
Татарстан китап нәшрияты директоры Г Шә-
рәфетдинов. Татарстан телевидениесенең баш
редакторы шагыйрь Р Мнңнуллин һ б популяр
әдипнең әсәрләренә югары бәя бирделәр
Кичәдә катнашучылар өчен республикабыз
башкаласы сәнгать осталары көче белән зур концерт
бирелде.
12 апрельдә язучыларның Тукай клубында шагыйрь
Роберт Әхмәтжановка 50 яшь тулуга багышланган
әдәби-музыкаль кичә булды. Аны шагыйрь Р
Гатауллин алып барды
Язучылар союзы идарәсе исеменнән ша гыйрьне
идарә председателе Т Мнңнуллин котлады Р
Әхмәтҗановның ижат юлы турында шагыйрь Р
Харис сөйләде Кичәдә шулай ук шагыйрьнең
каләмдәшләре Р Мингали- мов. М. Әгъләмов. Ф
Сафин һ. б. чыгыш ясады
Соңыннан РСФСРнын халык артисты И Шакиров. 1
атарстанның халык артистлары X Бигичев Р
Ибраһимова. Татарстанның атказанган артистлары
Р Сәхәбнев. X Жә- ләлев. җырчы X Шайдуллин
катнашында зур концерт булды
26 апрельдә Казанның Актерлар йортында Г Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты
Илдус Әхмәтҗановның ижат кичәсе булды.
Габдулла Тукайнын 100 еллыгына багышланган
әлеге кичәне кереш сүз белән шагыйрь Р Харис
ачты Аннары И Әхмәт- жанов башкаруында Г
Тукайның «Кисек баш». С. Хәкимнең «Кырыгынчы
бүлмә* һәм бөек шагыйрьгә багышлап язылган
башка әсәрләр яңгырады Шулай ук кичәдә Та
тарстаннын халык артистлары 3. Сәхәбиева. X
Бигичев һ. б чыгыш ясады.
17 майда Казанның Төзүчеләр культура са раенда
күренекле язучы Вакыйф Нуруллинга 50 яшь тулу
хөрмәтенә аның ижат кичәсе үткәрелде
Кичәне Татарстан Язучылар союзының партия
оешмасы секретаре язучы Р Мөхәммә- днев алып
барды.
Әдипнең иҗат юлы турында тәнкыйтьче Р
Мостафин сөйләде
Кичәдә катнашучылардан Татарстан Язучылар
союзы идарәсе председателе Т Миннул- лин.
РСФСР Язучылар союзы консультанты шагыйрь Г
Рәхим. СССР Фәннәр академиясенең Казан
филиалы Тел. әдәбият һәм тарих институты
директоры профессор Я Абдуллин. Казан дәүләт
университетының татар әдәбияты кафедрасы
мөдире А Әхмәдүллин.
БРЕЖНЕВ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
17 февральдә Брежнев язучылар оешмасының
чираттагы утырышында прозаик Газиз Кашаповнын
иҗат отчеты тыңланды. Г Каша нов бүгенге
көннәрдә нинди әсәрләр язуы, якын киләчәктәге
планнары белән таныштырды Фикер алышуларда
филология фәннәре кандидаты Ә Шәрипов.
прозаиклар Ф Дунай. Р. Сәлимжанов. драматург Р
Хәмид, шагыйрьләр Н Мадъяров. К’ Сибгатуллин.
Я Игәнәй һәм башкалар Г Кашаповнын ижатына
нигездә яхшы бәя бирделәр, кайбер кимчелекләрен
күрсәтеп үттеләр.
23 мартта язучылар оешмасының чираттагы
утырышы I үбән Камада үтте. Ул яшь прозаик-
лар Таһир Набиуллин, Фәтхулла Абдуллин, яшь шагыйрь Михаил Федосенко иҗатлары
турында сөйләшүгә багышланды Фикер алы
шуларда катнашкан Р Хәмид, Г Кашапов. Р
Сәлнмжанов. Н Алешков, Р Хнсмәтуллнн һәм башка
иптәшләр бу авторларның нжатын уңай бәяләделәр.
13 апрельдә язучылар оешмасының чираттагы
утырышы Алабуга шәһәрендә үтте Ул шушы
төбәктә яшәп ижат итүче «Чулман» әдәби
берләшмәсе членнарының ижаты турында сөй-
ләшүгә багышланды Утырышта М Гимазет- динов.
Л. Абдуллина. Ф Шәехов, Ф Хужин. И Абдуллин. М.
Хәлиуллова әсәрләренә тирән анализ ясалды Фикер
алышуларда Брежнев язучылар оешмасыннан Р
Хәмид, Н Мадъяров, К Сибгатуллин. «Чулман» әдә-
би берләшмәсе житәкчесе. филология фәннәре
кандидаты Ә Шәрипов. әдәби берләшмә членнары
катнашты
Шушы ук утырышта Алабугада рус телендә язучы
иптәшләрнең иҗатын активлаштыру максатында
яңа әдәби берләшмә булдыру мәсьәләсе каралды,
берләшмә оештырылды Яна берләшмәгә «Лира»
дигән исем кушылды, житәңчесе итеп М Абзянов
сайланды
Яшь язучыларның соравы буенча, ике әдәби
берләшмәнең дә эшчәнлеген даими күзәтеп, ярдәм
итеп тору өчен аларга шефлар итеп Брежнев
язучылар оешмасыннан Н Мадъяров һәм И
Лимонова билгеләнде
ЯЗУЧЫГА БҮЛӘК
28 мартта Мәскәүдәге дөнья әдәбияты институтында
М Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби
конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды
Жиңүчеләр арасында прозаик Әхәт Гаффар да бар Ул
бу бүләккә Мәскәүнең «Современник» нәшриятында
чыккан «Долг» («Әҗәт») дигән китабы өчен лаек
булды. ’
МАКТАУЛЫ ИСЕМ
Совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен
түбәндәге иптәшләргә. Татарстан АССР Верховный
Советы Президиумының 1985 ел. 15 апрель Указы
белән «Татарстан АССРнын атказанган сәнгать
эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде: •
Әхмәднев Илдар Каюмовичка — художник- график.
СССР Художниклар союзы члены
Зарипов Эрот Якубовичка — художник- график.
СССР Художниклар союзы члены
ХЕЗМӘТЕН ХӨРМӘТЛӘП
Совет кинематографиясе өлкәсендәге хезмәтләре
өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан Казан кинохроника
студиясенең документаль кино режиссеры Харис
Фәсхиевич Фәхретдинов КПСС өлкә комитеты һәм
Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау
грамотасы белән буләкланде.