Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРАЛТАУ ЭРГӘСЕНДӘ


Иҗаттагы озын гомерлелек санаулы шәхесләргә генә биреләдер. Татар сынлы сәнгате
аксакалы Бакый Урманче — әнә шундый бәхетле осталарның берсе. Ярты гасырдан артып
киткән иҗат эшчәнлеге аңа һәрьяктан да югары камиллек баскычына күтәрелергә ярдәм итә.
Нәгышь, скульптура, графика, сәхнә бизәү һәм көнкүреш сәнгатьләре, художестволы
проектлаштыру... Иҗаттагы озын гомерлелек рәссамнан күпкырлы осталык таләп итүче менә
нинди тармакларны колачлый, һәрбер әсәр бөтен чылбырның табигый бер буынын билгели.
Әсәрләреннән күренгәнчә, Б. Урманче Европа, рус һәм шулай ук Көнчыгыш сәнгать ләре
традицияләрен яхшы белә, әмма аның сәнгатьчә фикерләү нигезе милли культура
казанышларын гаять дәрәҗәдә нечкәләп аңлау-өйрәнүгә, милли традицияләрне заманча
югарылыкта интернациональ баетуга корылган.
Рәссамның гаять киң колачлы иҗатыннан «Истә калганнар» сериясенә (1979—1980) генә
тукталыйк. Дүрт картинаны берләштергән әлеге серия үткән һәм бүгенге турында уйланулар
буларак кабул ителә. Яшәү мәгънәсе. . Төрле уйлар кузгатучы фикер җепләре менә шундый бер
төенгә җыйнала. Әсәрләргә балачак хатирәләре нигез итеп алына. Әмма рәссам үткәннәргә
бүгенге күзлек аша карый, истәлекләргә хәзерге тәэсирләрен «кушып җибәрә»...
• Зәңгәр чиләк матур була, су белән тулса гына...» Уралтау эргәсендәге елгага су алырга
төшкән кызларны күргәч, мәгълүм халык җырының әнә шундый сүзләре хәтергә килә. Кайтыр
якка борылган зифа буйлы кызның бизәкле чиләкләре бәхеттәй мөлдерәп торалар. Бер читтә
атлар чемченеп йөри. Тагын да ерактарак ике атлы үтеп бара. Казлар да елгага төшкән, һәр
тарафта аклык-пакьлек тантана итә. «Бәрхеттәй йомшак» буяулар, нечкә декоратив бизәкләр
белән эшләнгән «Уралтау эргәсендә» картинасы иҗатында һаман яшь булып калучы аксакал
рәссамыбыз Бакый Урманченың яшәү мәгънәсен тыныч тормыштагы хезмәт ләззәтен татуда,
җирдәге матурлыкны саклап ишәйтүдә күрүен тагын бер мәртәбә ачык итеп раслый.