Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР КИТАПЛАРЫ КАИДА САКЛАНА?


Халык кулындагы китап — аның рухи һәм матди азатлыгы өч^н көрәштә иң көчле КОраЛ Ромеи Роллей.
зу, китап уйлап табу — кешелек тәҗрибәсен киләчәк буыннарга югалтмый саклап капу һәм тапшыру өчен гаять камил форма Алар уйлап табылгач тарих тәгәрмәче тизрәк әйләнә башлаган.
Китапны юкка гына кешелекнең, халв<кларнвтң хәтере димиләр Ул халыкның хәтере дә, ано!ң тарихының елъязмасы да Шул ук вакытта китап халыкларның үзара танышу, аралашу чарасы да Ерак racoipnap белән хәзергене бәйләүче, тоташтыручы, заманнар, дәверләр, гасырлар һәм язмышлар чылбыры да ул. Китап шул ук вакытта мәңгелекнең юлдашы да
Китап—халык хәтерен саклауның иң камил формасы Ә халв|кның хәтере, рухи мирасы гаять зур байлык. Шуңа күрә һәр цивилизацияле халык үзенең рухи мирасын, аны теркәгән язма, басма сүзне кадерләп саклый, җв,я өйрәнә пропагандалый Замандашыбыз, академик С. ? Микулинскии халыкның рухи мирасвт аның бетмәс-төкәнмәс байлыгы, без аны җыярга, сакларга өйрәнергә тиешбез, үткәнен оныта башлаган халыкның киләчәге юк. Халыкның мәдәни дәрәҗәсе үзенең рухи мирасына карашы белән билгеләнә, ди галим.' Вакытында A С. Пушкин да үткән мираска игътибарсыз- лыкны кыргыйлыкка кире кайту дип бәяләгән.
һәр мәдәни халык үзенең мирасын барларга, җыярга, сакларга, өйрәнергә күп көч сарыф игә Менә шуңа күрә дә язу, китап барлыкка килү белән шул мирасчы туплау, саклау өчен китапханәләр килеп чыккан Аларның гөл функциясе — китапларны барлау, җыю, аларда тупланган байлык белән яңа буыннарны таныштыру питал барлыкка килү белән, китап сөючеләр дә килеп чыккан Дәүләт тарафыннан оештырыла торган китапханәләр белән бай, гаять уникаль шәхси китап фондлары да барлыкка килгәч Аларның тВ|ро1шлыгВ| нәтиҗәсендә борынгы заманнардан шактый бай кулъязма һәм басма китаплар сакланып калган Кызганычка каршы, бик күпләре югалган, тузган, янган, ян- дьтрылган, һәм алар белән кешелек тарихы тудырган күп кенә рухи байлык га, ачышлар да юкка чыккан.
Язу уйлап табудан алып шрифт лар - литерлар кулланып, китап басуны уйлап чыгарганчы, 40 мең елдан артык вакыт узган. Шушы дәверләрдә кулдан язылган китаплар гына булган, теге яки бу әсәр нигездә бер генә данәдә язылган Еш кулланудан ул бик тиз тузган, юкка чыккан (Борынгы кулъязма китапларның аз саклануының башка сәбәпләре дә җитәрлек, бу турыда биредә махсус тукталуның кирәге юк.)
Заманнар узу, кешелекнең алга китә баруы белән кешеләрдә белемгә дә мохтаҗлык үсә барган, бу инде укый-яза белүнең үсүенә дә сәбәп булган Шулай итеп, китапка булган ихтыяҗ да үскән. Менә шушы шартлар нигезендә кешеләр китапны күбәйтүдә җиңелрәк ысул, кү*чмә хәрефләрдән сүзләр җыеп китап басу юлын уйлап тапканнар Бу ачыштан соң инде бер әсәрне күп данә басарга мөмкин була, ә бу үз чиратында, ул әсәрнең озак саклануы өчен дә мөмкинлекләр ача йитап басу барлыкка килгәч, китапханәләр саны бик гиз арта, аларның китап фондлары тиз үсә башлый Дәүләт китап-ханәләрендә илдә басылган барлык китапларны җыю һәм саклау эшенә дә зур әһәмият бирелә. Илдә басыла торган һәр китапны җыю, туплау санлау йөзеннән «обяза-
Я
тельный экземпляр» кертелә Мондый «мәҗбүри данә»—положениесе буенча илдә чыгарыла торган һәр басма әсәрнең бер данәсе мәңгегә саклау ечен махсус яки бер дәүләт китапханәсенә мәҗбүри рәвештә җибәрелергә тиеш була Китапханәгә алыңган бу -мәҗбүри данә» анда архив берәмлеге, документ буларак теркәлә Шушы «мәҗбүри данә- положениесе буенча килә торган басмалар нигезендә илдә басылган китапларның саны, тиражы исәпкә алына.
Басылган һәр китапның бер данәсен мәҗбүри рәвештә аерым китапханәдә туплау беренче мәртәбә Франциядә 1537 елда кертелә Сыйнфый җәмгыятьләрдә мәҗбүри данә кертү цензура максатларыннан чыгып та эшләнгән, әлбәттә Ләкин, ничек кенә булмасын, мәҗбүри данә системасын оештыруның прогрессив ягын да таньрга кирәк. Мәҗбүри данә кертү илдә басыла торган барлык матбугат әсәрләрен тулысыңча туплауга мөмкинлек ачу белән бергә, аның статистикасын тудыруга, шул ук вакытта дәүләт регистрацион библиографиясен алып барырга да мөмкинлек ачкан.
Россиядә мәҗбүри данә 1783 елда кертелә. Шушы елдан башлап һәр басмаханә үзендә басылган китапның бер данәсен бушлай, мәҗбүри рәвештә Петербург фәннәр академиясенә җибәреп тора башлый. 1810 елның азагыннан башлап мәҗбүри данә положениесе белән Петербург публичный китапханәсе дә (хәзерге көндә М Е. Салтыков-Щедрин исемендәге Ленинградтагы публичный китапханә) Россиянең һәр бас- маханәсендә чыккан китапның бер данәсен бушлай ала башлый 1862 елдан мәҗбүри данә Румянцев музее китапханәсенә җибәрелә (хәзер 8 И Ленин исемендәге СССР дәүләт китапханәсе. Мәскәүдә) Шушы положение буенча мәҗбүри данә алучылар арасында без Гельсингфорс университеты китапханәсен дә күрәбез
Менә шушылардан чыгып, революциягә кадәр татар телендә чыккан китапларның кайда туплануын күз&лларга мөмкин. Ләкин моңа тулырак, төгәлрәк җавап бирү өчен кайсы китапханәгә мәҗбүри данәнең кайсы еллардан башлап килеп торуын гына түгел, мәҗбүри данә буенча төрле китапларның җибәрелү тәртибен, аларның китапханә фондларына ни дәрәҗәдә алынуын, саклануын да белергә кирәк
Инде әйтел үткәнчә, бездә мәҗбүри данәне Петербург фәннәр академиясе (ул Россия фәннәр академиясе дип тә йөртелгән) китапханәсе беренче буларак ала башлаган. Хәзер СССР фәннәр академиясенең Ленинградтагы фәнни китапханәсен тәшкил иткән бу учреждение революциягә хәтле иң бай китапханәгә әверелгән. Анда китаплар белән беррәттән кулъязма китаплар, шул исәптән шәрык телләрендәге язма һәм басма китаплар туплау буенча даими эшләп килгәннәр Бу китапханәгә мәҗбүри данә буларак татар телендә чыккан китаплар һәм илдә гарәп, фарсы, төрек, башка телләрдә басылган китаплар да килеп торган Соңыннан бу китаплар Академиянең Азиат музее китапханәсенә күчерелә. Шушы музейның директоры, академик Б А. Дорн тарафыннан 1866 елда чыгарылган библиографиядә 1801—1866 елларда Казанда басылган барлык китаплар диярлек теркәлгән, шуның өстенә Мәскәү, Петербург. Әстерхан типографияләрендә басылган татар китаплары да искә алынган. Бу китапханә Октябрьдан соң да СССРда басылган һәр телдәге китапларның мәҗбүри данәсен алып килә.
Соңыннан Фәннәр академиясенең шәрык, шулай ук татар китаплары һәм кулъязмалары СССР фәннәр академиясенең Көнчыгыш институтының Ленинград бүлегенә күчә. Бу институт китапханәсендәге татар китапларыннан башкала университеты галимнәре, студентлары шактый киң файдаланган, аларның каталогы да төзелгән була. Бу китапханә татар телендә басылган китапларны чагыштырмача тулы туплаган иң бай китапханә булды, анда татар телендә чыккан беренче китаплар да тупланган иде 50 елларның ахырында бу китапханәдә саклана торган татар, шулай ук кайбер башка шәрык телләрендәге басма китапларны тарату башланды Бу китапханәдән СССР фәннәр академиясе Казан филиалы китапханәсенә дә өлеш чыкты аңа ун меңгә якын татар телендәге китаплар җибәрелде. Бу басмаларның күпчелеге революциядән соң басылган китаплар булып чыкты, араларында революциягә хәтле чыккан басмалар да барын бар, ләкин андый китаплар аз иде Соңыннан беленде революциягә хәтле чыккан татар китапларының күп өлешен Казахстан. Үзбәкстаи. 1өрекмәнстан. Әзербаиҗан фәннәр академиясе һәм СССР фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы алдан сайлап алган булып чыкты.
Казан филиалы китапханәсенә алынган басмаларның бер-ике меңе фондка кертелә, бер өлеше Татарстан дәүләт китап палатасына тапшырыла, бер өлеше (6 мең чамасы) служебный фонд сыман аерым саклана Соңгылары ачык каталогларда чагылмаган. Татар китапларының бер өлеше Ленинградта, академиянең Көнчыгышны өйрәнү институты китапханәсендә дә калган, кайбер басмаларны Институт чит илләр белән китап алышу өчен алмашу фондына күчергән Нәтиҗәдә татар китапларының иң бай тупланган хәзинәсе шулай таркала.
Татар китапларының хәзер иң тулы сакланган урыны— Ленинградтагы М Е Салты
ков-Щедрин исемендәге фәнни китапханә. Бу китапханәгә татар басмалары 1811 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр мәҗбүри данә буларак килеп торалар. Татар китаплары мәҗбүри данә буларак 1862 елдан бирле 8. И. Ленин исемендәге СССР дәүләт китапханәсенә дә алынып тора.
Мәҗбүри данә системасының нәрсә икәнен белгәч, бу система нигезендә татар китаплары кайсы еллардан кайсы китапханәләрдә туплануын ачыклагач, аларда татар китаплары, газета-журналларының никадәр тулы җыелуын да күзаллап үтик. Башта ук шуны әйтик, мәҗбүри данә килгән бу китапханәләрдә татар басмалары бөтен тулылыгы белән тупланмаган. Эшнең сере шунда — цензура законы буенча һәр басмаханә үзендә чыккан китапның берничә данәсен цензурага җибәрергә тиеш булган. Китапны дөньяга чыгарырга рөхсәт биргән очракта, цензура басмаханәләрдән килгән китапның аерым данәләрен мәҗбүри данә алучы китапханәләргә тараткан. XIX йөзнең 70 еллар уртасына хәтле татар китабы цензурасы Казанда була. Бу цензура Казанда чыккан татар китапларын даими рәвештә мәҗбүри данә алучы китапханәләргә җибәреп тора. Шуңа күрә булса кирәк, бу елларга хәтле чыккан татар китаплары ул китапханәләрдә баерак тупланган. 1874 елдан башлап татар китабы цензурасы Санкт-Петербург цензура комитетына күчерелә. Бу татар китабы цензурасын тагын да көчәйтү йөзеннән эшләнә. Татар китабы цензурасы бирегә күчерелгәч, аның мәҗбүри данәсен ки-тапханәләргә җибәрүдә дә аерым үзгәрешләр килеп чыга 1атар китабы цензорының сүзләренә караганда, ул дөньяга чыгарырга рөхсәт биргән китапның цензурага килгәч данәләрен ике ,айдан алып ярты елга хәтле тиешле китапханәләргә җибәрми торгач була. Әгәр шушы вакыт эчендә ул рөхсәт иткән китап өстеннән шикаятьләр килмәсә. ал арны мәҗбүри данә буенча китапханәләргә җибәрә башлаганнар. Бу очракта да дөньяга чыгарга рөхсәт ителгән һәр татар китабы мәҗбүри данә буларак китапханәләргә җибәрелмәгән Цензор 8. Смирнов үзе басарга рөхсәт иткән, инде дөньяга чыккан татар китапларының кайберләрен «рус китапханәләрендә саклаунның кирәге юк дип, мәҗбүри данә өчен җибәрелгән данәләрне юкка чыгарып барган. Менә шуңа күрә татар китапларының барысы да мәҗбүри данә буларак күрсәтелгән китапханәләргә барып җитмәгән..
Мәҗбүри данә рәвешендә китапханәләргә барып җиткән һәр татар китабы да китапханәдә сакланмаган, аның төп фондларына кертелмәгән, каталогларында чагылмаган. Мәҗбүри данә алучы китапханәләрнең ишекләре татарлар өчен ябык булган. Ул китапханәләрдә татар һәм көнчыгыш телләрен белүче китапханәчеләр, библиографлар да булмаган. (Петербург фәннәр академиясендә андый белгечләр булган, шуңа күрә андагы татар китаплары фондка да алынган, аларга каталоглар да төзелгән.) Дөрес XIX йөзнең ахырларында Петербургтагы Публичный китапханәгә мәҗбүри данә буенча алынган татар һәм башка шәрык телләрендәге китапларны эшкәртүгә керешү билгеле. Бу эшкә атаклы Кавказ Шамиленең улы Заһид Шамил тотынган. Ләкин революциягә хәтле шушы һәм Румянцев музеена килгән татар басмаларының күпчелеге эшкәртелмичә, каталогларга кертелмичә әрдәнә кебек өемнәрдә ята биргән. Бу китапларны Ленинградтагы Публичный китапханәдә һәм Мәскәүдәге хәзерге В. И Ленин исемендәге Дәүләт китапханәсендә революциядән соң гына эшкәрттеләр, каталогларда чагылдырдылар һәм Совет власте чорында гына алар укучыларга барып җиттеләр
Революциягә хәтле Хельсинки университетына мәҗбүри данә рәвешендә килгән татар китаплары, газета һәм журналлары да эшкәртелмичә ята килгәннәр Бу университетның профессоры Гомәр әфәнде Таһир соңгы тапкыр Казанга килгән вакытында, биредәге татар китапларын соңгы елларда каталоглаштыруга керештеләр дип сөйләгән иде Анда күпме татар матбугаты әсәрләре тупланган, аларның сакланышы ничек икәнлеген без ачык белмибез.
Революциягә хәтле чыккан татар басма сүзенең мәҗбүри данә тәртибендә китапханәләргә керүе һәм аларның сакланышы менә шулай тора.
Октябрь революциясеннән соң халыкның рухи байлыгы булган китапны саклауга зур әһәмият бирелә. Совет властеның беренче көннәрендә үк матбугат турында 8 И. Ленин кул куйган декрет кабул ителү әнә шул турыда сөйли. Китап байлыгын социалистик төзелештә киң файдалану, басма сүз әсәрләрен туплау, саклау, исәпкә алу өлкәсендә Октябрь революциясеннән соң яңа этап башланды. Матбугат, китап эше тулысынча дәүләт эшенә әйләнде. .
Бу өлкәдә иң әһәмиятле булган дәүләт документларының берсе 1920 елның 20 июнендә кабул ителә. 8. И Ленин кул куйган «РСФСРда Библиография эшен Дәүләт нәшриятына тапшыру турында Халык Комиссарлары Советы Декреты» ул. Шушы Декрет нигезендә 1917 елның 10 мартында оештырылган «Россия китап палатасы» РСФСР Нарком- просы карамагына күчә. (Бу палата төрле елларда Үзәк китап палатасы, РСФСРның Үзәк китап палатасы исеме белән дә билгеле.) 1936 елны ул «Бөтенсоюз китап палатасы» итеп үзгәртеп корыла.
Шушы декреттан соң Советлар Россиясендә яңа шартларда мәҗбүри данә системасы торгызыла Мәҗбүри данә белән илдәге 20 дән артык китапханә тәэмин ителә башлый. СССРдагы һәр басмаханәдә чыккан китапның 25 данәсе Үзәк китап палатасына җибәрелә Шушы вакыттан башлап китап палатасы илдә чыккан һәр басманы архив берәмлеге итеп мәңгегә саклау ечен үзендә туплый, мәҗбүри данә нигезендә илдә басылган һәр басманың хисабын, матбагачылык статистикасын алып бара башлый Шул ук вакытта аңа ил күләмендә дәүләт регистрацией библиографиясен төзү бурычы да йөкләнә Ил матбугатын исәпкә алучы бу библиография «Китап елъязмасы» һәм башка төрле елъязмаларда даими басылып килә. Үзәк китап палатасы аерым китапханәне мәҗбүри данә белән тәэмин итүче үзәккә дә әйләнә.
1922 елны мәҗбүри данә белән китапханәләрне тәэмин итү мәсьәләсе яңадан карала, аның географиясе дә шактый киңәя. Шушы елдан башлап Казан университеты китапханәсенә дә РСФСРда чыккан һәр басма мәҗбүри килә башлый. СССР ЦИК һәм СНКның 1928 ел 26 май карары нигезендә бу китапханәгә РСФСР күләмендә чыккан барлык басмалар, ә 1933 елның 1 3 сентябрь карары нигезендә СССР күләмендә чыккан барлык басмалар мәҗбүри данә тәртибендә килеп тора.
Менә шушыннан чыгып. Казан университетының К. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә 1922 елдан башлап татар телендә чыккан басмаларның нигездә тулысынча туплануын әйтә алабыз.
Гарәп, латин графикасында басылган китапларның каталогын рус графикасы нигезендә рекаталогизацияләгәндә мин университет китапханәсендә XX йөз башында, хәтта XIX йөзнең төрле елларында басылып чыккан һәр татар китабы белән танышып чыктым. Инде белүебез буенча, бу китапханә революциягә хәтле татар китабын мәҗбүри данә буенча алмаган Университет татар китапларын үзенең китапханәсенә туплау буенча да эшләмәгән. 1855 елны университетның шәрык разряды Петербургка күчеп киткәндә, университетның китапханәсендә туплана башлаган татар кулъязма китаплары да башкалага күчкән. Бу разряд күчкәч, университетта шәрыкны өйрәнү бик озакка туктап кала. Менә шуңа булса кирәк, университет китапханәсенә революциягә хәтле чыккан бер китап *а сатып алынмаган Бу патша самодержавиесенең татарларга карата тоткан изү, чукындыру политикасы белән дә бик нык бәйләнгән. Билгеле булганча, XIX йөзгә хәтле Казанда татар китапларын басу белән иң күп шөгыльләнгән басмаха- нә — университет типографиясе Татар китабының цензоры булып Казанда университет профессорлары эшләгән. Менә шундый шартларда да аның китапханәсенә университет типографиясендә басыла торган бер генә китапның да алынмавы — гаҗәеп күренеш
1894 елны Н. Ф. Катанов Казан университетына килгәч факультатив рәвештә төрки- татар теле, әдәбияты, тарихы буенча лекцияләр укый башлый Университетның китапханәсендә татар китаплары булмау аркасында, үзенең фәнни һәм педагогик эшчәнлеге өчен кирәк булган татар басмаларын кешеләрдән эзли, җыя, сатып ала башлый. 1907 елда Н Ф Катанов Казанда яңадан ачылган цензура комитетына татар китабы цензоры булып урнаша, һәм шул елдан башлап цензор буларак һәр татар китабын бушлай алып бара башлый, шул исәптән басарга килгән күп кенә татар әдипләренең кулъязмалары да аның кулында калгалый Татарстан дәүләт архивында сакланган документлардан күренгәнчә. Н. Ф Катанов 1801 елдан алып XX йөз башына хәтле Казанда чыккан китапларның исемлеген төзегән Анда бу чорда чыккан басмаларның күпчелеге чагылган. Димәк, аларны Н Ф Катанов тапкан, үз китапханәсенә җыйган. Миссионерлар, шовинистлар һөҗүме аркасында рухы сүнә башлаган Н. Ф Катанов гаять бай шәхси китапханәсен сатарга була. Аны ул киләчәктә шәрыкны өйрәнүгә юл тотар дип уйлаган Иркутск институтына тәкъдим итә. аннан Ташкент университетына мөрәҗәгать итеп карый Ләкин патша хөкүмәте бу китапханәне алырга бер тиен дә акча бирми. Аннан Н. Ф. Катанов китапларын Лейпциг университетына тәкъдим итә. Лейпцигтан бу китапханәне сатып алабыз дигән хәбәр дә килә. Бу вакытта Төркиянең премьер-министры сәяхәт белән Казанга килеп чыга һәм шушы китапханә турында ишетә. Н. Ф Катанов китапханәсенең нигездә шәрык телендәге китаплардан торган кыйммәтле җыелма икәнен аңлаган Гильми паша аны шунда ук сатып ала да Төркиягә озата. Шулай итеп Н Ф Катанов- ның бай шәрык китапханәсе Истамбул университеты китапханәсенә барып керә Соңыннан бу китапханәне Төркиягә барып чыккан татар язучысы М Акъегет эшкәртеп чыга, каталогын төзи. Бу китапханәнең хәзерге көндәге язмышы безгә билгеле түгел
Революциягә хәтле Казан университеты үзенең китапханәсе өчен бер генә татар китабы да сатып алмаган, аны туплау буенча да берни дә эшләмәгән Шулай булса да революциягә хәтле университет китапханәсенә составында татар китаплары да булган бер шәхси китапханә китеп кергән. Ул Казан университетының шәрык разрядында про
фессор булып эшләгән И. Ф. Готвальд (1813—1897) китапханәсе. Үзе исән вакытта. XIX йөзнең 90 еллары башында ук университетка буләк итеп тапшырылган бу китапханә ун елга якын эшкәртелмичә ята биргән. Бу китапханәне Н. Ф Катанов һичбер түләүсез, эштән соң, ике ел дәвамында эшкәртеп чыга, аның каталогларын төзи һәм үз хисабына 1900 елда аерым китап итеп бастырып та чыгара. Готвальдның университетка бүләк иткән китапханәсендә рус, европа һәм шәрык халыклары телләрендә 4000 ләп китап һәм 300 чамасы татар кулъязмалары була. Бу китапларны һәм кулъязмаларны Готвальд Казанга килеп төшү белән җыя башлаган. Аның китапханәсендә XIX йөзнең икенче яртысында чыккан татар китаплары гаять бай. тулы тупланган дияргә була. Моның сәбәбе дә аңлашыла. Шәрык разряды Петербургка күчкәндә, шул разряд профессоры булган Готвальд Казанны ташлап китми. Университетта гарәп теле, гомумән шәрыкны өйрәнү тукталгач, И. ф Готвальд университет типографиясе начальнигы, тиздән шул эш белән беррәттән татар китабы цензоры булып та эшли. Дистәләрчә еллар шушы урыннарда эшләве аңа татар китапларын җыярга киң мөмкинлекләр биргән, шул исәптән ул басарга дип цензурага килгән кулъязмаларны соңыннан Петербург цензурасы тарафыннан тыелган китапларны да җыю белән шөгыльләнгән. Бу китапханә аркылы университет фондына бердәнбер данәдә сакланган татар китаплары, уникаль кулъязмалар килеп кергән. Готвальд китапханәсе аркылы кергән китапларга 50 еллар азагында рекаталогизация үткәрелде. Алар хәзер университет китапханәсенең генераль каталогында. шулай ук татар китаплары каталогында китерелгәннәр. Бу фондка кергән китап карточкалары индексы алдында «Готв» дигән билге куелган.
Университет китапханәсенә революциягә хәтле чыккан татар китаплары шулай итеп, беренче мәртәбә И. Ф Готвальдның шәхси китапханәсе аркылы килеп кергән. Университет китапханәсенә революциягә хәтле чыккан китапларның калган өлеше инде 1917 елдан соң алынган. Аның кыскача тарихы түбәндәгечә. Революциядән соң патша заманындагы учреждениеләр, байларның китапханәләрен конфисковать итү, национализация башлана. Бу китапханәләрнең бер өлеше төрле совет оешмалары каршында оештырылган китапханәләргә бирелә, эшчеләр, солдатлар, крестьяннар өчен оештырылган уку йортларына тапшырыла. Күптән китап басу һәм, гомумән, фән, культура үзәге булган Казанда китаплар күп була. Национализацияләнгән китаплардан Казанда Китап Сарае оештыру турында да уйлыйлар. Бу эшкә шулкадәр рухланып тотыналар, аның өчен хәтта университет китапханәсеннән олау-олау китаплар ташый башлыйлар.« Реаль чынбарлык белән аз бәйләнгән бу эш проект булудан ары үтә алмый. Бу планның реаль булмавын аңлагач, Татарстанның директив органнары 1931 елда Татарстанда бердәм үзәк фәнни китапханә төзү турында карар кабул итәләр. Бу карар нигезендә Казан университеты китапханәсенә «Татарстан республика фәнни ки- тапханәсеин кушу күздә тотыла. Бу «фәнни китапханә» әнә шул Китап сарае оештыруга дип национализацияләнгән китапханәләрдән торган китаплар җыелмасы була. Бу «Республика фәнни китапханәсе» дип атала башлаган китапханә составында Татар мәдәнияты йорты китап фонды, Үзәк шәрык китапханәсе, Татарстан китап палатасы, археология, тарих һәм этнография һәм башка җәмгыятьләрнең китап фондлары. Татарстан экономик гыйльми тикшеренү институты, Казан уку округы һәм губернадагы урта уку йортлары һәм башка оешмаларның китап фондлары кергән була. Аерым шәхесләрнең кон-фискацияләнгән фондлары да шулар арасында булган Казан университеты китапханәсенә кушылыр алдыннан «Республика фәнни китапханәсе» дип аталган бу фондта «миллионнан артык китап тупланган булса да, алар нигездә бернинди тәртипсез өелгән китап чүмәләләре, асылда китап склады«н гына хәтерләткән Шушы «ике» китапханәне кушу нәтиҗәсендә «Казан университеты каршында Татреспублика фәнни китапханәсе» оештырыла. 1934 елдан башлап аңа фәнни тикшеренү институты статусы бирелә һәм ул РСФСР Мәгариф Халык Комиссариатының китапханәләр баш идарәсе карамагына күчерелә, махсус балансы булган учреждениегә әверелә
Менә шул вакыттан башлап Казан университеты китапханәсе “ Татреспублика фәнни китапханәсе» исеме астында университет студентлары һәм галимнәре белән беррәттән стахановчыларга һәм инженер-техник персоналга, уСытучылар һәм врачларга, барлык югары уку йортларына, совет һәм профсоюз хезмәткәрләренә хезмәт күрсәтергә тиеш
Ашыгып, реаль мөмкинлекләрне искә алмыйча оештырылган «Казан университеты янындагы Татреспублика фәнни китапханәсе» үзенә йөкләтелгән зур бурычларны үти алмады.
Романов Я. С Краткий очерк истории неумной библиотеки Татреспублики при Казанском государ-ственном университета 1804—1939 Казан». 1940. 25 6.
«Татарстан фәнни китапханәсе»н университет китапханәсенә кушудан ике миллионга якын эшкәртелмәгән китап фонды университет китапханәсе исеменә күчерелә. Бу фондны Гостиный дворның Бауман урамына караган ярымподвал цоколь этажына китереп еяләр. Татарстан дәүләт китап палатасы һәм Үзәк мөселман китапханәсенең татар һәм шәрык китаплары фонды 30 елларда ук эшкәртелә башлаган.
Калган фондлар бары 60 еллар уртасында гына тәртипкә салынды, каталогларга алынды. Шуннан соң бу фонд китапханәнең төп фонды белән тикшерелде, төп фондта булмаган китаплар сайлап алынып, Университет китапханәсенең гамәлдәге фондына кертелде. Калган китаплардан ике миллионга якын китаплы «обменно-дублетный» фонд барлыкка килде. Бу фондтагы китапларны 60 еллардан башлап ярдәм итү йөзеннән яки китап алмашу тәртибендә илебездә ачылган яңа уку йортларына, фәнни учреждениеләргә тарату башланды. Шулай итеп аның китап фонды бары тик өлешчә генә Казан университеты фондына алынды.
Университет китапханәсе ике хуҗаның хезмәтчесе булып озак яши алмады. Аның төп хуҗасы булып Казан университеты калды һәм бюджеты да Казан университеты ихтыяҗларына карап билгеләнде. Китапханәне «Татреспублика фәнни китапханәсе» дип үзгәртү аның штатын, бюджетын арттыруда да чагылыш тапмаган. Кыскасы, Казан университеты китапханәсе бик тиз арада үзенең иске статусына кайткан — университет галимнәренә һәм студентларына хезмәт күрсәтүче китапханә булып калган. Дөрес, бу китапханә уку залларында буш урын булганда төрле вуз укытучылары, завод-фаб- рика, фәнни-тикшеренү институтлары хезмәткәрләренә үзенең ишекләрен һәрвакыт ачарга тырышты. Хәзер, китапханә өчен яңа бина төзелгәч, биредә вузлар аша ярдәмләшү нигезендә Казан галимнәренә хезмәт күрсәтү үсә төште. Китапханә абонементы аркылы Казанның гына түгел, илебезнең йөзләгән китапханәләре файдаланып киләләр.
1931 елгы берләштерү вакытында Казан университеты китапханәсенә кушылган фондлар арасында революциягә хәтле чыккан китаплар да шактый күп булган. Менә шул китаплар хисабына биредә революциягә хәтле чыккан татар китапларының шактый бай фонды барлыкка килгән. Ләкин бу фондта революциягә хәтле чыккан татар китаплары тулы түгел, укучылар моны исләрендә тотарга тиеш.
1959 елның Октябреннан Казан университеты китапханәсе мәҗбүри данә китап алудан туктады. Хәзер университет китапханәсенә татар телендә чыккан китаплар бары аның татар теле һәм әдәбияты кафедраларының укыту планы профиленнән чыгып кына комплектлаштырыла. Димәк, бу китапханәдә татар телендә чыккан китаплар 1922—1958 еллар өчен генә тулы китерелгән. Монда тагын шуны искә алырга кирәк: 1930 елларга хәтле мәҗбүри данә тәртибендә килеп торган татар китаплары бары 1934 елдан соң гына каталоглаштырыла башлаган. Моңа хәтле аларның бер өлеше юкка да чыккан. Университет китапханәсендә татар китаплары фондының ни хәтле тулы китерелүен һәм ничек туплануын белгән хәлдә, анда нәрсә табарга мөмкинлеген күзаллау җиңелрәк. Ул — Татарстанда татар китаплары тупланган иң бай китапханә. Аннан кала Татарстанда татар китаплары бай тупланган урын — Татарстан дәүләт китап палатасы.
Партия һәм совет хөкүмәтенең милли культуралар турында кайгыртуы нәтиҗәсендә Октябрьдан соң китап палаталары милли районнарда да оештырыла башлады. Аларны ачудан төп максат — республикада басылган матбугатны җыю. документлаштыру, саклау, хисапка алу, милли телдә башка урыннарда чыккан китапларны барлау һәм аларның библиографик регистрациясен, статистикасын алып бару. Икенче төрле әйткәндә. Үзәк китап палатасы Союз күләмендә алып бара торган эшләрне җирле китап палатасы милли район һәм милли китап нигезендә алып барырга тиеш була. Татарстан китап палатасын оештыру милли районнарда беренче булып башлана. Бу өлкәдә беренче адымнар 1921 ел башында ук ясала. Шушы вакытта РСФСР дәүләт нәшриятының Татарстан бүлеге — Татгосиздат янында «Китап палатасы һәм библиография бүлеге» ачыла Бу китап палатасын Казан университеты шәкерте булган, соңыннан РСФСР Үзәк китап палатасында озак еллар эшләп килгән, «Китап елъязмасыиның баш редакторы, совет китап белеме һәм библиографиясе өлкәсендә атаклы галим Е. Шамурин оештыра. Аның истәлекләреннән күренгәнчә, ул оештырган китап палатасының бурычы «Татарстан республикасында чыгучы барлык, бөтен Россиядә басыла торган татар телендәге басмаларны барлау, җыю. тасвирлау, аларның «Китап елъязмасын» тезү, матбугат статистикасын оештыру», китап пропагандалау өлкәсендә төрле эшләр алып бару була
Швмурии Е Орг.н.,.ц«. бкбтогрвфичве.ого д.л. . РСФСР (1917—1927 гт.)—В «к. Библиог'
Бу китап палатасы 1917 елдан Казанда һәм губернада чыккан барлык китапларны туплау, аларның библиографиясен тезу эшенә керешә. Ул вакытларда республиканың материаль хәле авыр булганлыктан китап палатасына ярдәм булмый һәм ул эшләүдән туктап кала.
Соңыннан Татарстанда чыккан барлык басмаларны, республикадан тыш басылган татар китапларын туплау һәм тасвирлау белән Татарстан Мәгариф Халык Комис. cap и аты янындагы Гыйльми үзәк тә шөгыльләнеп карый. 1923 елда «Татарны өйрәнү тгыйльми җәмгыяте» оештырылгач, бу җәмгыять тә татар басмаларын барлау, аның библиографиясен төзү эшенә керешә. 1928 елны «Татарстанны өйрәнү җәмгыяте» оештырыла, аның каршында «Библиография бюросы» төзелә. Аңа «Татарны өйрәнү гыйльми җәмгыяте» эшли башлаган татар китапларының библиографиясен төзү бурычы да йөкләнә. Ләкин әлеге ике фәнни җәмгыять тә бу өлкәдә даими эш алып бармыйлар. Ирекле фәнни җәмгыять булган бу оешмаларның материаль мөмкинлекләре дә гаять авыр булган.
РСФСР Үзәк китап палатасы һәм Казан университеты фәнни китапханәсе мәҗбүри данә буенча татар телендә чыккан китапларны алып барсалар да, аларда бу басмаларны исәпкә алу, фондка беркетү, «Китап елъязмасыпнда чагылдыру оештырылмаган була. РСФСР Үзәк китап палатасына килгән СССР халыклары телләрендәге китаплар, беренче чиратта гарәп графикасында басылганнары эшкәртелмичә, исәпкә алынмыйча ята биргәннәр Үзәк китап палатасында татар китаплары бары 1928 елдан башлап кына исәпкә алына, фондка кертелә, «Китап елъязмасы»нда чагыла башлый. Илдә китап продукциясен күрсәткән, РСФСР Үзәк китап палатасы чыгарган статистик материалларда 1928 елга хәтле чыккан татар басмалары чагылыш тапмаган.
Менә шушы шартларда Казанда республика китап палатасын торгызу буенча эш башлана. Ниһаять, 1926 елның 21 декабрендә Татарстан Халык Комиссарлары Советы «Татарстан китап палатасы турында положение»не раслый. Шушы положение нигезендә ’ «Татарстан АССР дәүләт китап палатасы» оештырыла. Татарстанда барлык телләрдә һәм татар телендә илдә чыга торган барлык басмаларны туплап бару, аларның регистрацией библиографиясен төзү, китап статистикасын оештыру белән беррәттән, китап палатасына революциягә хәтле басылган барлык китапларны җыю, туплау, аларның җыелма библиографиясен чыгару бурычы да йөкләтелә. Шулар белән беррәттән Татарстан турында башка телләрдә, чит илләрдә чыккан материалларны барлау. «Татарином библиографиясен алып бару бурычы да өстәлә. 1929 елдан «Татарстан үзәк китап палатасы» исеме алган бу палатаның башлангыч китап фондын «Үзәк мөселман китапханәсе» фонды тәшкил итә. Бу китапханә Казан шәһәр китапханәсенең «Мөселман бүлеге» нигезендә барлыкка килә. «Мөселман бүлеге» дигән китапханә 1905 елгы революция нәтиҗәсендә казна хисабына Казан шәһәр китапханәсе каршында ачыла. Революциягә хәтле татар китапханәләре турында сүз алып барганда җирле тарихны өйрәнүчеләр татарларда Октябрьга хәтле бер генә китапханә булган дип әнә шул китапханә турында сүз алып баралар. Чыннан да. казна хисабына Казанда шушы бер генә татар китапханәсе булган. Ләкин бу әле революциягә хәтле татарларда бер генә китапханә булган дигән нәтиҗә ясарга нигез була алмый. Хөкүмәтнең тиешле органнары тарафыннан танылган, аерым оешмалар исеменнән эшләргә рөхсәт ителгән татар китапханәләренең саны революциягә хәтле йөзгә якынлаша. Боларга мәдрәсәләрдә оештырылган китапханәләр керми.
Революциядән соң Казан шәһәр китапханәсе янындагы «Мөселман бүлеге»н аерып алып аннан «Мулланур Вахитов исемендәге шәрык китапханәсе» ясыйлар, аннан ул «Үзәк мөселман китапханәсенә» әйләнә, соңыннан Татар мәдәнияты йорты ачылгач, аны «Татарстан фәнни китапханәсе» дип тә йөртә башлыйлар. Китап палатасына тапшырылган вакытта бу «Үзәк мөселман китапханәсе» фондында 20 меңнән артык татар китабы тупланган була. Аларның абсолют күпчелеге революциягә хәтле чыккан басмалар. Фондта бераз рус телендә шәрыкны, татарларны өйрәнүгә караган басмалар да булган. Революциягә хәтле бу китапханәдә тупланган китапларның исемлеге дә басылып чыккан 2.
Революциядән соң барлыкка килгән төрле ирекле фәнни оешмаларны, фәнни һәм культура учреждениеләрен, шулай ук вузларның, фәнни-тикшеренү институтларының эшчәнлеген берләштерү йөзеннән ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1927 ел 11 январь карары нигезендә Татар мәдәнияты йорты төзү турында карар кабул ителә. Аның составына «Татарстанны өйрәнү җәмгыяте», «Татарны өйрәнү гыйльми җәмгыяте». «Яңалиф җәмгыяте», Татарстан экономик гыйльми тикшеренү институты, Татарстан
Кара Фуад Учет иацональной литературы — Книгоноша, 1924: № 43. 12 6
• Биннулоа Г Эсами квтеп Казан шәһәр китапханәсенең моселманнар ечен ачылган шегъбәсендәге китаплар фиһресте Казан. «Өмеди. 1913 80 6
китап палатасы, Алласызлар җәмгыяте, Татарстан Үзәк музее, «Татар академия китапханәсе» (бу Үзәк мөселман китапханәсенең яңа исеме), вузлар каршындагы фәнни түгәрәкләр. Татарстан пролетариат язучылары ассоциациясе, яшь язучылар җәмгыяте һәм башка оешмалар кертелә- Киләчәктә «Татар фәннәр академиясе» булачак, дип күз алдына китерелгән бу Татар мәдәнияты йорты бик тиз таркала, дөресрәге ул оешып җитә дә алмый. Татар мәдәнияты йорты янында мөстәкыйль яшәгән Татарстан китап палатасы 1929 елда татар басма китабын регистрацияләү буенча беренче хезмәтен дә бастырып чыгара. С. Таһирова төзегән, Татарстан китап палатасының беренче директоры Г Ашмасов кереш сүзе белән чыккан бу «Гыйльми библиографиямдә 1925 елда бөтен ил күләмендә татар телендә чыккан 414 китап һәм 36 исемдәге газета һәм журнал исәпкә алынган. 1930 һәм 1931 елларда ул «Матбугат елъязмасы» исеме астында өч кисәктән торган яңа регистрацией библиография чыгарып өлгерә Анда 1930 елның беренче өч кварталында чыккан татар китаплары исемлеге теркәлгән була.
Төрле ведомстволарга буйсынган китапханә һәм библиографик учреждениеләрне берләштерү процессы башлану сәбәпле, китап палатасы мөстәкыйльлеген югалта, ул башта Академүзәк каршында төзелгән Татарстан фәнни китапханәсе составына керә, соңыннан Казан университеты китапханәсе бүлегенә әверелә. Шуннан соң татар басмаларын, җирле матбугатны барлау, теркәү, статистикасын алып бару туктап кала. Бу хәл 1938 елга хәтле дәвам итә Җәмәгатьчелекнең соравы буенча Татарстан хөкүмәте 1938 елның 22 февралендә яңадан китап палатасын торгызу турында карар кабул итә
Татарстан китап палатасының Казан университетында эшләгән ике кешесе яңа оештырылган китап палатасына кире кайтарыла. Университет китапханәсенә күчкән Татарстан китап палатасы китаплары да, аңа бирелгән Үзәк мөселман (Татар академия китапханәсе) китапханәсе дә университет китапханәсе фондында калалар. Бу китап палатасында 1926 елдан башлап эшләп килгән, аның белән университет китапханәсенә күчкән, аннан кире, 1938 елда китап палатасына кайткан күренекле библиограф Мәсхүдә ханым Бур- нашева университет китапханәсеннән татар китапларының беразын китап палатасына бүлеп бирүләрен әйтә торган иде. Ләкин бу фондның күләме һәм нинди китаплардан торуы билгеле түгел. Документларда бу турыда бер сүз дә юк. Безнеңчә, бу Казан уни-верситетына шәхси татар китапханәләреннән алынган, әле 1938 елга каталоглаштырыл- маган фонд булырга тиеш.
Китап палатасы мәҗбүри данәне Татарстан хөкүмәтенең 1927 ел 20 сентябрь карары нигезендә, 1928 елдан даими ала башлый. Бу җирле мәҗбүри данә Китап палатасы Казан университетына кущылгач та аңа килеп торган. Шулай итеп Казан университеты китапханәсе 1931—1938 елларда Татарстанда чыккан басмаларны икешәр данәдә алып килгән. 1938 елны Китап палатасы яңадан торгызылгач җирле мәҗбүри данә Казан китап палатасына күчә, университет китапханәсе РСФСРда чыга торган мәҗбүри данәне алып тора Бу мәҗбүри данә юлы белән университет китапханәсенә Татарстанда гына түгел РСФСРның башка шәһәрләрендә чыккан татар телендәге басмалар да килеп тора. Ә Татарстан китап палатасына мәҗбүри данә белән Татарстаннан тыш чыккан китаплар җибәрелми, ул андый басмаларны үзе эзләп, сатып яки китап алмашу тәртибендә тупларга тиеш була. Икенче төрле әйткәндә, бу елларда Казан университеты китапханәсенә татар телендәге басмалар тулырак килә.
Татарстан китап палатасында 1938 елдан башлап Татарстанда чыккан барлык басмалар тулы тупланган булырга тиеш. Шул ук вакытта китап палатасы элек басылган китапларны эзләү, туплау буенча да эшли башлый. Татарстан турында төрле телләрдә чыккан китапларны да җыярга тырыша Хәзер Татарстан дәүләт китап палатасында 930 мең данә тирәсе саклау берәмлеге бар. Алар арасында XX йөзнең башында, өлешчә XIX йөздә чыккан татар китаплары да очрый. 1979 елда Татарстан китап палатасы 1917—1929 елларда чыккан татар китапларының библиографиясен әзерләп чыгарды. Анда 4 меңнән артык татар китабы регистрацияләнгән. Шуларның яртысыннан артыгы китап палатасында тупланмаган. Димәк, татар китабының хәтта 1917—1938 елларда чыкканнарының да китап палатасында нибары яртысы гына диярлек тупланган Ә аңа хәтле чыкканнары тагын да аз җыелган Татарстан китап палатасы иске татар китапларын җыю буенча эшләп килә, үзләренең шәхси китапханәсендә 1938 елга хәтле чыккан китаплары булган иптәшләр палатага аларны бүләк итеп, татар китабының тулы фондын булдыруда ярдәм итә алырлар иде.
Республикада татар китаплары Фәннәр академиясенең Казан филиалы китапханәсендә
Кар. Сорок лот советской госуд»рст.е«»ой 6-бл-о.о.фи« (1920—1960). М -Л . 1960. 2S5 6
дә тупланган. Китапханәнең татар китаплары фонды барлыкка килү 1939 елда Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты каршында (кайбер иптәшләр аны Татарстан Халык Комиссарлары Советы янында оештырылган дип ялгыш күрсәтәләр) ачылган Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих институтына бәйләнгән. Бу — латин шрифтыннан рус графикасына күчкән еллар Китапханәләрне латин шрифтында басылган китаплардан чистарту еллары Яңа ачылган Институт үзенең татар теле, әдәбияты һәм тарихын өйрәнү юлында әнә шул китапларга мохтаҗ. Менә шуңа күрә Институт андый китапларны эзләргә мәҗбүр була. Институт китапханәсе өчен атаклы галим, күренекле җәмәгать эш- леклесе Мөхетдин Корбангалиеәнең, нигездә гарәп шрифтында басылган китаплардан торган бай китапханәсе сатып алына Аннан күренекле фольклорист, тел белгече Җамал Вәлиди китапханәсе Институтка бүләк тәртибендә килеп керә. Тел белгече, атаклы фонетист Галимҗан Шәрәф тә үзенең бай китапханәсен бүләк итә. Институт җитәкчеләре әле списать итеп өлгерелмәгән гарәп шрифтындагы татар китапларын да табалар. Әнә шундыйлар арасында Алабугадагы бер техникум китапханәсенең татар китаплары фонды да булган. Менә шулардан хәзерге Г Ибраһимоә исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты китапханәсенең татар фонды барлыкка килә. Сугыштан соң бу китапханә иске шрифтлар белән басылган, институт профиленә караган китапларны халык арасын-нан җыю буенча да эшләп килде. Институтның тематикасына караган яңа китапларны да биредә даими алып баралар. Югарыда искә алынганча, 1969 елны бу китапханәгә СССР Фәннәр академиясе Көнчыгыш институтының Ленинград бүлегеннән 10 меңгә якын татар китабы килеп төште.
Шулай итеп биредә шактый гына бай татар китаплары, газета һәм журналлар фонды хасил булды. Алар арасында уникаль, Казандагы башка китапханәләрдә сакланмаган басмалар да очрый. Ләкин ни хәтле генә китап җыелмасын, бу китапханәдә аерым еллар, чорлар буенча татар китаплары тулы тупланмаган.
Үзенең статусы буенча республикабызның үзәк китапханәсе булган — В И. Ленин исемендәге ТАССР республика фәнни китапханәсе турында да әйтми үтү ярамас Исеменнән күренгәнчә, ул Татарстанның төп үзәк фәнни китапханәсе. Ул югарыда искә алынган Казан шәһәр китапханәсенең дәвамы. Үзенең положениесе буенча күрше республика фәнни китапханәләре кебек үк крайда чыккан барлык китапларны тулысынча туплап, җыеп баручы китапханә булырга тиеш Шул ук вакытта Татарстаннан тыш басылган татар китапларын җыю, барлау да бу китапханәнең бурычына керә Башкортстан, Удмуртия, Чувашия һәм башка барлык автономияле республикаларның фәнни китап-ханәләре нәкъ менә шул планда эшлиләр. Бу уңайдан шуны искә алып үтәргә кирәк Н. К. Крупская исемендәге Башкортстан республика фәнни китапханәсе башкорт телендә чыккан барлык китаплар белән беррәттән, революциягә хәтле чыккан татар китапларын үзенә туплау өстендә дә даими эшләп Килә. Биредә гаять бай иске татар китаплары фонды тупланган, һәм аны тулыландыру өстендә әле дә өзлексез эш алып барыла
Әйтеп үтелгәнчә, революциядән соң Казан шәһәр китапханәсенең «мөселман бүлеге» аннан аерып алынды. Казан шәһәр китапханәсе фонды нигезендә барлыкка килгән Татарстан республика китапханәсе шулай итеп татар китапларыннан мәхрүм булды. Татарстан китап палатасы белән беррәттән тагын икенче китапханәләрнең университет китапханәсенә кушылуы, аның «Казан университеты янындагы Татреспублика фәнни китапханәсе» исеме алуы да күрсәтелгән китапханәдә татар китапларын туплау, җыюга ярдәм итмәгән. Чөнки аның функцияләре университет китапханәсенә тапшырылган булып чыга.
1934 елда В И. Ленин исемендәге Үзәк китапханәгә — ул бу елларны шулай исемләнгән — Татарстанның гыйльми библиографиясен төзү буенча оештырылган Библиографик бюро кушыла. «Татарны өйрәнү гыйльми җәмгыяте» каршында 1923 елда оештырылган бу бюро Татарстан турында басылган хезмәтләрне исәпкә алу, аларның библиографиясен төзү буенча үзенә күрә шактый гына хезмәт башкара. Аның В. И. Ленин исемендәге Татарстан үзәк китапханәсенә күчерелүе — киләчәктә Татарстан турында басылган һәм басыла торган материалларны исәпкә алу, аларның күрсәткечләрен чыгарып бару эшен шушы Үзәк китапханәгә тапшыру йөзеннән эшләнә. Димәк, бу бюро белән Үзәк китапханәгә татар китаплары да килеп кергән
1929 елдан башлап В. И. Ленин исемендәге бу китапханәгә мәҗбүри данә рәвешендә Татарстанда чыккан барлык басмалар, шул исәптән татар телендә чыккан китап, журнал, газеталар да килә башлый (1948—1958 елларда җирле мәҗбүри данә бу китапханәгә
Бу бюро Үзак китапааного кушылганчы t»17—19J7 алларда Татарстанда чыннан һем Татарстан турын-дагы басмаларны зчане алган рус һем татар ннтаплары нигазанда инда библиографик күрсаткачлар да та- заган була Кара Тагироа Р Ш Библиографик Татарстана— Казань. 1930. I 6.
килмәгән дип әйттеләр. Моның ни дәрәҗәдә дәреслеккә туры килүен әлегә ачыклый алмадык)
Хәзерге кендә В И. Ленин исемендәге Татарстан АССР республика фәнни китапханәсендә нибары мең ярым — ике мең гарәп һәм латин шрифтлары белән басылган татар китаплары бар Алар да эшкәртелмәгән кее, бер почмакка өеп куелганнар Күпчелеге 1920—1940 елларда чыккан басмалардан торган бу фонд татар китаплары ки- талогында да чагылмаган Алар арасында В. И. Ленинның үзе исән вакытта татар телендә чыккан беренче басмалары, партия съездларының стенограммалары, Г. Тукай, М. Гафури К Нәҗми, Г. Камал, һ Такташ һәм башка татар язучылары, рус әдипләренең татар телендә чыккан китаплары! һәм бүтән басмалар бар.
Бу китаплар арасында революциягә хәтле чыккан татар китаплары! да очрый. Шулай ук «Аң», «Шура», «Ак юл» кебек революциягә хәтле чыткан журналларның аеры,м саннары! бар Бу фактлар китапханәг-» революциядән соң да татар китаплары! алы!нуы1 турында сөйли Татарстан Үзәк китапханәсе исеме асты!нда эшләп килгән елларда бу китапханәгә җирле мәҗбүри данә юлы! белән дә. шулай ук башка юллар белән дә гарәп, латин графикасында чыткан китаплар алынган. Ләкин алар соңыннан юкка чыкканнар.
Татарстанда китапханәләр берләштерү буенча үткәрелгән төрле мавыгулар белән танышкач, ни өчен В И. Ленин исемендәге Татарстан үзәк китапханәсенең республика күләмендә татар басма китабыны!ң бай үзәгенә әверелми калуым аңлавы) кыюн түгел.
Хәзер, Казан университеты! китапханәсе бары! вуз китапханәсе генә булып, 19S9 елдан башлап, аны!ң фондына мәҗбүри данә буенча татар басмалары! килми башлагач, татар китапларын туплау эше тулы!сынча В. И. Ленин исемендәге ТАССР республика фәнни китапханәсе өстендә калды. Татарстан китап палатасы! белән бу китапханә республикабызда татар китабының үзәге булырга тиеш. Аларның статусы шунды!й. Бу өлкәдә Татарстан дәүләт китап палатасы! тырышып эшләп килә, ә В. И. Ленин исемендәге ТАССР республика фәнни китапханәсе исә бу эштән читтә кала бирә.
Татар китапларыны|ң кайда, ни күләмдә туплануы!, саклануы! турында менә шуны! әйтә алабыз. Дөрес, революциядән соң мәҗбүри данә алучы китапханәләр дистәләп санала. Алар арасында һәр союздаш һәм күп кенә автономияле республикалар, илебезнең зур китапханәләре бар Күпчелеге СССР халыклары! телләрендәге китапларны!, шул исәптән татар телендәге китапларны! да алып торганнар. Без мәҗбүри данә алып торган Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан публичный китапханәләренең фондлары! белән таныштык Ләкин аларның каталогларымда мәҗбүри данә буенча кергән татар китапларым очратмадым. Мәҗбүри данә алган бу китапханәләрнең эшкәртелмәгән фонд-лары! арасында шул елларны! басылган татар китаплары! әле дә сакланып ятуы! мөмкин.