СЫЗЛАГАН ҖАН МОНОЛОГЫ
Сызлана җан: хәбәр алган Заман давылларыннан. Сызлана җан: яра калган Җиһан ялкыннарыннан... Бер карасаң, дөнья тыныч: Ак чәчәктә алмагач.
Су буенда нәни бала Кояш кебек ялангач. Күл өсләрендә көймәләр Тыныч кына киләләр. Тетрәтеп гүя җир шарын, Чибәр кызлар көләләр... Кызыл түбәле кирпеч өй Утыра яшеллектә, Торна кыяфәтле кран Ыргагын элгән күккә: Тау башында — яңа шәһәр, Ак кирпечтән — ак өйләр. Тыныч, горур манаралар Гүя күкне саклыйлар. ...Карабодай басуы ак, Бал кортлары бал ала.
Дөнья тыныч... Тирләп-пешеп Шагыйрь яза баллада.
Бер карасаң, дөнья тыныч, Талгын судай тын ага. Күңел генә тыныч түгел, Күнми «тыныч дөнья»га... Чиксез күккә күзең төбә! Зәңгәр күкләр тып-тыныч. Тып-тыныч күкнең кайчан соң Булганы бар куркыныч? ...Шагыйрь күзе күпне күрә, Шуңа да бит ул — шагыйрь. Зур дөнья гаме, еландай, Шагыйрь күңелен чагар.
Җаным сызлый, күңел елый, Дәва табыйм тизерәк. Дөньяны иңләсен күзләр, Күргәннәргә түз, йөрәк!
Кешеләрнең фигыле төрле, Мең халәт мең тарафта. Яши җирдә тыныч җаннар, Уйлылар, битарафлар... Уйланганнар уйлап таба: Умарта күк калалар, Гөлбакчаларга әйләнгән Иксез-чиксез далалар...
Президентны үтергәннәр — Фаҗигале инцидент! Гангстерны азат итә «Кешелекле» президент.
Хәрәкәттә — танкодромнар, Су астында — көймәләр. Гүли хәрби аэродромнар... Тамырда кан төйнәлә... Хәрби корпорациягә Башын игән кол да бар. Кара үлем машинасын. Ясаган ак кул да бар!
Җирдә шулай яши бирә Тынычлар, уйланганнар, һәр нәрсәгә битарафлар, Тереләй үле җаннар...
Бәхетлеләр дә күп ләкин, Җирдә бәхет юк димик: Атомнар белән серләшә Япь-яшь бер академик...
Бәхетле — иҗат газабын Кичергән композитор... Бала сөйгән анадан да Бәхетле кеше юктыр. ...Кешегә шатлык өләшә Бу дөньяда юмор, хис. Гомеребез шатлыкларга Бик лаеклы гомер ич! Тынычлан, җан, тынычлан син, Тыныч галәм, тыныч таң. Тынычланмый: отып алган Сыкрау моңын тарихтан. Югалтуга ышанмый җан... Булган нинди алышлар! Хәтта фашист балтасына Баш имәгән Алишлар.
Дим буйларында шомыртлар, Сызландырып бәгырьне, Көтә — мылтык түтәсенә Шигырь язган Кәримне.
Меңнәр сөйгәннәрен көтә, Көтә алар тилмереп.
Йөрәк аша пуля үтә Хыялларны җимереп.
Ничек сокланмасын җаның Мусалар куәтенә?!
Кыю ир Җәлил алдында Баш игән гильотина.
Яруллинны сагынган җан, Була күр син түземле! — Кан тамыры киселгәндәй, Моңлы бер кыл өзелде... Гөлләр турында яз, шагыйрь, Зәңгәр күкләрне макта. Тик күңелең онытмасын Янганнарны учакта.
...Кешелек аңлы булганда Илләр уяу булганда, Дәрьяга төшеп югалмас Кечкенә бер утрау да. Кешелек алдында көчсез Иң көчле кораллар да. Кешелек көчле булганга Үлемсез Гренадалар!
...Зур тарихтан тузан гына, Тузан гына ул кеше.
Кеше булуын раслыйдыр Бары тик кылган эше.
Кеше гомере бик-бик кыска, Чәчәк аткан гөл генә.
Сокланып та туялмыйсың, Гүзәл гөлләр өзелә.
...Толлар гына бәхетсезме? Мәхәббәтсез — кем, дисез? Җанда мәхәббәт булмаса, Хәтта яшәү күңелсез.
«Бу — хакыйкать!» диярсез сез, Җан килешә: хакыйкать.— Шул хакыйкать өчен кеше Утка кергән ничә кат.
...Бәгъзе адәмнең гадәте Сыймый аек акылга.
һәр мизгел алтыннан кыйммәт, Ә ул гашыйк... алтынга!
Утларда да янмый кеше, Суларда да батмый ул. Иблискә дә башын ими, Саф сөюен саклый ул. ...Сүзем мәхәббәт турында, Иң сөйгәнем — Туган ил! Гүзәл ярны сөйгән кебек Сөям сине, туган тел.
Дөньяның фигыле нинди? Нинди эшкә сәләтле? Кешенең җаны ук шундый: Ашыгу — бар халәте. Институтка ашыга Чал чәчле профессор да. Базага бара генерал,— Ашыга агрессор да...
Дамокл кылычы тора!.. Башыңны имә, Кеше! Бәхет кошың үз кулыңда, Синдә Алыплар көче! Йортлар кор, чәчәкләр утырт, Ул-кызлар үстер, Кеше. Тезләндер сугыш алласын,— Танысын синең көчне.
Тынычлык кына Җиһанда Бар кораллардан көчле! Бар шартлаулардан көчле!
Ядрә тигән арысландай Сызлый яраланган җан. Яраланган җан. тынычлан, Синең өчен мин — Җиһан.