СОҢГЫ ОЧРАШУ
яши иде.
Картлык гомеренә барышлый Сабир картка ике хәсрәт иярде: берсе бүре, берсе суга батып үлгән малай. Өрәңге яфрагы төсле киң учка салып үчтеки сикерткән беренче бала! Беренче' Аннан соң да малайлар туды. тик. ни хикмәттер, алар кимрәк шатлык китерә иде. Бүреләр белән дә шулай төннәрен авыл тыныч йокламады. Йсәпсез-хисапсыз ау корды Сабир карт, бүренең ниндиен генә каптырмады, ләкин боларның берсе дә чын ау түгел, чын ау беренче дошманы эт-бүре исеме белән канга сеңеп калган иде Шулай булмаса. бүген ул тутыккан мылтыгын чистартып утырыр идеме соң! Онытылды, бетте дигәндә, өченче көн кибет янында мышный-мышный Әхтәм сөйләп тора:
— Эт-бүрене күрдем, малайлар. Урман кырыенда ята бу. хәл җыеп. Күрүем булды, эчемә кату чыкканчы чаптым, малайлар.
Сабир карт өч кадак шикәр артыннан кибеткә килгән иде. Әхтәмнең сүзләрен ишеткәч, керә торган җиреннән кире борылып, төркем янына килде.
— Юкны лыгырдап тел генә чарламыйсыңмы, олан?— диде ул. Әхтәмнең җиңеннән тарткалап.
— Чәчрәп китим, мәгәр дә алдашсам, күзләрем якты кояш төсе күрмәсен!
— Колагында нәни генә ак тамга бар идеме?
— Бар. бар, Сабир абзый.
у көннәрдә аның кыланышы бик сәер иде. Ул бер кулы белән авырткан билен тотып, икенчесе белән баскыч иңсәләренә ябышып, тутыгып беткәп мылтыгын чормадан алып төште дә, шуны майлаган- сыйпаган булып, ишегалдына су эчәргә дип төшкән чыпчыкларга төзәп, көнозын утыра бирде. Ауга йөрергә инде соң иде Картайды шул. күзе дә рәтләп күрми, бармаклары да тыңламый. Моңлы матур көзләрдә күл буйларын урап йөргәндә, аның колаклары камыш арасында чупылдашкан кыр үрдәкләренең тавышын ишетә. Бүген-иртәгә очарга җыеналар. Кыр үрдәкләрен хәзер таз Әнвәре ата Кайчандыр Сабир хуҗа булган ау биләмәләре сиздермичә генә аңа күчте. Күчсә күчәр, гомер шулай инде ул. моңа артык көенми, аны үкендергән нәрсә — җанның җиденче катына яшеренгән һәм Сабир үзе генә белгән сер Күпме сагалап та эт-бүрене үтерә алмады бит ул' Язын да. көзен дә. сагалады, тездән кар ерып, кыш буе да урман эчен айкап йөрде, барыбер үтерә алмады. Эт-бүре һаман исән, һаман
һе, алай диген. Ниме соң., койрыгы ала-кола идеме?—Сабиркарт б\ соравым белән шушы тел бистәсенең ялганын тотармын да. шик- шөбһәләрем таралыр дип өмет итте
— Койрык... койрык,— диде Әхтәм кабатлап — Койрыкмы? Әллә соры, әллә ала? Тукта әле.
Карт аучының эченә җылы йөгерде. Ул түгел! Эт-бүренең төптән үк койрыгы өзелгән иде .
— Исемә төште, җанваркай койрыксыз иде1 - дип кычкырып җибәрде Әхтәм һәм Сабир картны шул сүзләре белән үтереп ташлады Бүтән сораштырасы да юк. Үзе... Күпме генә төпченсәң дә — үзе!
— Мәйтәм. Сабир абзый, мөртәтнең бәйләнергә исәбе дә булгандыр Авылдаш дип тормас, мәйтәм
Сабир картның хәлләре шаяртудан узган, хәзер аңа дөньяда кәмит- мәзәкләрдән дә авыррак нәрсә юк иде Бигрәк тә аның. Әхтәмнең маймыллануыннан тәм табып, бот чаба-чаба көлгән ирләргә ачуы чыкты «Камырдан әвәләнгән әзмәвер токымы! Мылтык түгел, рәтләп сәнәк сабы да тота белмисез бит. гарьлек»,—диде ул эченнән генә сүгенеп һәм. шикәр алырга да онытып, өенә ашыкты
Инде көз бакчадагы куакларга сары буявын тамызып йөри, җәйнең гомере әкрен генә кыскара, кыр-басулар шәрә калган, очар кошлар китәр юлга җыена иде. Чакрым ераклыктагы урман гына үзгәрми — куе яшел Әллә Сабир картның күзләре алдана, әллә урман җәй төсен озаграк сакларга тели Карт, ниһаять, тәвәккәлләде. Ул явызга бер ядрә җитә. Мылтыкны ике ядрә белән корсаң, ышанычлырак булыр иде дә. аучы Әнвәрдән бит ертып теләнәсе килми.
— Кая барасың, алла бәндәсе?— дип өйдән карчыгы Сәкинә чәчрәп чыкты Картының тикмәгә мылтык сыйпаштырмавын ул белә, әгәр алай-болай ау дия калса, аяк терәп каршы төшмәкче була иде.
— Теге исән ди. әнә.— Карт урман ягына ымлады
— Кем?
— Алаколакны әйтәм. исән. ди. Атам, бигайбә!
—- Кемне атасың, карт җүләр? Саташма!
Байтак сулар акты’ инде, йортка берәм-берәм бәла-каза ташыган Алаколак та Сәкинәнең хәтер иләгеннән иләнеп ташлангандыр «Кайткач сөйләрмен, чәй эчкәндә»,— дип уйлады карт.
— Кит әле. читкәрәк китеп бас,—диде ул карчыгын әткәләп.— Сәхрәгә чыгам, эч поша.
— Сәхрәдә кемне атасың, алла бәндәсе? Бир монда мылтыгыңны! Ул сиңа таянырга таяк мәллә, бир!
— Әнвәр сораган иде. илтим булмаса. дип алдашудан битәр чарасы калмады Сабир картның.
Карчыгыннан җиңел генә котылуына сөенеп, карт урманга табан борылды. Башта чытырманлык эчендәге өнен барып тикшерергә кирәк. Бер ияләшкән җиргә килми калмас. Аңа хәзер аунап хәл җыярдай тыныч урын тансык Картайган ул. Эткә бирелгән гомерен дә очлап килә. Шәт. этлекнең дә соңгысын эшләр. Балалар ялга кайткач суярбыз дип симерткән бәрәнне алырмы әллә Сабирның үзенме?..
Сабир карт тигез җирдә сөрлегеп куйды Үлемгә каршы бармый» микән ул? Авыртмаган башына тимер тарак эзләмиме? Бая йөрәкне дулаткан көч-гайрәт инде кими төште Җилкәдә дылк-дылк селкенеп барган мылтык та гади таяк кына булып тоела иде.
Урман — төпсез дәрья кебек, ерактан ук үзенә тарта Ләкин бүген ’ Сабир карт аның ымсындыргыч көченә буйсына алмас иде. Сүрелгән йөрәкне яңадан дөрләтәсе бар Тукта әле. үткән-сүткәннең серен тыңларга яраткан имән ышыгына утырып хәл җыйсын ул Хәл җыйсын һәм картлыгын онытсын. Титаклаган картлыктан да яман нәрсә юк икән
һаман тыя. һаман чабудан тарта И\. бар иде заманалар Бер төзәүдә өчәр к\ян аткан чаклар' Ул көннәр Алаколак белән бергәләп кайларда адашып калды икән? Алаколак Алаколак Дөньяда бер әйбәт ау эте иде Кычкырганны яки өндәгәнне дә көтеп тормас, күз карашыннан барсын да аңлар. Хужасы белән икесенең даны тпрә-якка киң таралды Сабир дисәләр. Алаколак димичә калмыйлар иде Әйтерсең. бу икәү ау өчен генә яратылганнар да. урман өчен генә туганнар иде. Әмма ялгышты Сабир-аучы Мактаулардан башы әйләнеп, фани дөньяның нечкә якларын онытып жибәрде. Ә Алаколак акыллы жанвар иде. Ул кыр бетереп куян эзләп чабулардан, буре өннәре табудан кала тагын бер изге бурычы барлыгын белә иде Кемгә нәрсә, аның нәсел озайту вакыты житеп килә. Чонда инде бернинди тоткарлык та бу ia алмый, монда ни хужа. ни хужабикә каршы килә алмый иде. Чөнки бу А.лаколакның үз эше иде.
Нәкъ ау көннәре башланганда эт хужаның йортыннан югалды. Хужа башта аптырады Менә-менә кайтырын көтеп көн уздырты. төн уздырды Эт күренмәгәч, ачудан шартлар дәрәжәгә житте. Ачу ачу инде, борчак сыман тиз буртә. бүртә дә. ниһаять, шыта Шунда күсәкнең башы кемгә тия: хатынгамы, әллә Атаколаккамы? Кешеләрнең ачуы бик хәтәр икәнен каян белсен ди Алаколак. яңа туган баласын ияртеп кайта да керә. Күрегез, янәсе, берәүнең кеме бар! һәм «әйдә, хужа белән исәнләш» дигән сыман йомшак кына бәләкәченә төртә Хужа зәһәр ачуыннан куырылып келәт янында балта кайрый иде. алпан-тилпән атлап үзенә якынлашкан этләр өстенә балтасын тондырды.
— Чә. үләт кыргыры. жәзасын ал!
Нинди генә жәзаларга риза булмас иде Алаколак. тәпиен, колагын бүредән чәйнәтер, «үл» дисәләр, тәгәрәп үләр иде. Ләкин ләкин мондый жәзань) дошманына да теләмәс иде.
Балта уткен йөзе белән эләгеп аның жан парәсен жиргә сеңдерде Каян килеп тиде ул вәхши тимер? Этнең күзләре хужа кулында ялтыраган тимерне капкадан кергәч тә шәйләп алган иде. Андый әйберләр жансыз була, һавада очмый, аякланмый. Димәк, хужа? Эт. бәгыренә шырпы кадалгандай, улап жибәрде Әйе. әйе, авызын күккә куеп улап жибәрде Хәрәкәтсез яткан баласын иснәде дә кайгысыннан шашып-шашып улады
Ишегалдындагы шау-шуга хатын да йөгереп чыккан иде. баскычтан тишә алмыйча көл сыман агарынып катып калды Аннары рәнжеш тулы кузләрен иренә төбәде:
Нишләдең син. мөртәт? Атаколакның баласын үтергәнсең ич!
- Әнә. Якублар мең тәңкәлек тире тапшырганнар, дип мыгырданды Сабир — Безнеке вакытлы-вакытсыз бала таба
Их сине, туң күчән!—диде хатыны әрнеп — Болан да сиңа хезмәт итә-итә хайван картаеп бара иде. Беренчесе бит ичмасам, беренчесе! Кара! Эт хәтере хәтәр була, кара аны!
Алаколак чынлап та. хәтәр хәтерле иде Аучыны ул бар ерткычлардан да ерткычрак адәм дип уйлады. Хужага дигән уч ныклап торып күңеленә кереп урнашты.
Эт йорттан качып урманда яши башлауның алтынчы аенда Сабирнын көтудән бүленеп калып басуда чемченергә гадәтләнгән сыеры жәрә- хәтеннән озак кына аягына басалма гы Сыртындагы теш эзләре Ала- колакныкы иде Исәп-хисапны өзде дип. моңа әллә ни көенмәде Сабир. Ялгышкан икән, озак та үтмәде, эт абзардагы өч сарыкны буып ташлады. Ярар, диде Сабир, бусына да теш кысып ризалашты. Инде буаз танасы да эт авы ын.1 Э11КҺӘЧ. хужаның сабыр касәсе тулып ташты Явызның кызган зыяны йөрәген сикертә иде. Ул бозау хәтле овчарка ияртеп кайтты да. бәйләмичә генә ишегалдына жибәрде Овчарка өйалды астында йок- lapra ярата иде Алаколак аны көпә-көндез, чината-чината өстерәп
чыгарып, чәйнәп ыргытты Инде эт-бүрегд әверелгән ерткычны атарга кирәк иде
Башта атып җәрәхәтлим, аннан соң куакка асам. - дип гайрәт чәчкән Сабир иртәрәк нәтиҗә ясады Эт-бүре эзен бик оста яшерә, кайчагында ( абирның үзен дә чытырманлыкларда адаштырып калдыра иде. Көрәш айлардан елларга тартылды Алаколак үзен сиздереп яши иде. Дөрес, ул бүтән Сабирны борчымады, терлек-туар исән-имин кыш чыгып җәйгә керә, аучы йорты бәла-казасыз гына гомер чигә, тик Сабирнын а\ эшләре бер дә мактарлык түгел, бүресе дә. төлкесе дә аңа элеккечә килеп капмый иде Әлбәттә, хәзер урманга акыллы хайван хуҗа, аңардан Сабирга сыңар куян боты да эләкмәячәк иде
Бәлкем. Әхтәм теленә салынмаса. Сабир карт эт-бүре белән алыш- бирешне тәмамлаганга санар һәм карт сөякләрен шыгырдатып урман юлын таптамас та иде Юк. юк дисәң дә бөтен тән буйлап шом таралган. Әгәр посып яткан җиреннән өскә сикерсә? Ни атып, ни качып өлгермәссең. Кинәт Сабир картны өркетеп агач ботакларына бәрелә-сугыла ябалак пырхылдады. Җиргә шыбыр-шыбыр имән чикләвеге коелды. «Бу мәхлук кошны атып мәктәп балаларына илтим әле»,— дип калкынды карт, тик мылтыгын күтәргәч кире төшерде Ядрәсе бер генә иде. Тынычлыгын мәңгегә җуйдырган эттән котылырга килде бит Сабир, ашыкмасын әле. ашыкмасын.
Ябалак канатларын шапылдатып һаман чикләвек сибә иде Әллә тнлке-мазар иснәнә микән? Карт муенын сузып-сузып тирә-якны караштырды «Юкка-барга чәбәләнмә, туган, урман тыныч»,—димәкче иде ул. тик иреннәре «ю» дип түгәрәкләнде дә калды. Сабир карттан дүрт-биш адымда гына Алаколак утыра иде. Элекке гадәт белән карт гөрсглдәтеп һавага атып җибәрде. Ядрә бушлыкка очмады, үлем тоеп бәргәләнгән ябалакка тиде Бичара кош. канатларын җәйгән килеш, топ итеп аяк очына килеп төште Эт хәйран тамашага илтифатсыз калды, ичмасам кымшанмады да. Сабир картны үчекләгәндәй, авызыннан бияләй хәтле гелен чыгарып ирен читләрендә биетә башлады
— Бүтән ядрә юк,— диде Сабир карт, имәнгә ныграк сыенып. - Бар ышаныч кулларда. Я. кил. шайтан токымы. Сикер1 Син бу көрәшне көтә идең Kin. көттермә
Эт аяк i.ipuH сузып чирәмгә ятты да арган күзләрен Сабирга төбәде. Ул күзләрдә моң бар. сагыш бар. тик мәкер юк иде.
Исәнм< Хлаколак?! — диде карт аучы, бераздан күңеле йомшарып Картайгансың син Мине әле дә кичермәдеңме? Беренче улым Галимҗаным суга батып үлгәч, минем дә бавырыма кан саугандай булды. Шунда синең хәлеңне аңладым. Алаколак. Дуслашырга иде безгә, ике яралы җанга. Ә син үчләштең дә үчләштең. Йорт-курамда мал-туар асратмадын килдең-будың. килдең-будын. Озак ауладым сине, тот-тырмадың.
Кинәт эт-бүре колакларын торгызды һәм телен тиз генә авызына җыеп алды Кемдер кипкән ботак-санакларны кыштырдата-кыштырдата бу якка табан атлый иде
Картлач! Тагын кемне каптырдың?—дигән тавыш ишетте Сабир карт Тавыш иясе эткә атап дәшә иде,— Ә-ә. Сабир абзый икән. Нихәл, сау-сәламәтме?
— ярыйсы әле. олан.— диде Сабир карт, урман каравылчысын танып — Син Зиннәт малае бит әле. Шәрбән авылыннан. Атаң бик игелекле кеше иде. Ләкин аучыларны җене сөймәс иде.
— Миндә дә әти холкы,— диде каравылчы, кырын-кырын гына атылган ябалакка карап.— хәлемнән. килсә, чыпчыгын да аттырмас идем . Сине әйтәм. Сабир абзый, бу кош өчен ничек эт өзгәләмәгән әле. Ул да мылтыклыларны яратмый Йкенчеләй аң бул. яме
— Синең этмени?— Сабир картка ялгыш кына эшләнгән гөнаһысы
өчен чамасыз оят иде. Урманга килүнең сәбәбен әйтергә дә ничектер теле әйләнмәде.
— Юк шул. Шәп эт. югыйсә. Үзем белән урман саклый, йортыма күпме ияләштерергә тырыштым, ияләшмәде. Кыргый зат син. шулаймы, дустым?— Каравылчы иелеп этнең башыннан сыйпады — Ярар, кайтыйк булмаса. Хуш. Сабир абзый.
— Хуш. олан. Син дә хуш. Алаколак. Тәки кеше җылысын тансыклыйсың бугай, каравылчы тирәсендә ураласың икән. Хәер, син бит минем кансызлыгым аркасында гына бүре тиресе ябынган инде. Хуш. Алаколак. хуш!
Ул мылтыгын сөйрәп тузанлы юлга чыкты. Карчыгына сөйләсәң, ышанмас иде. «Саташасың, җуләр. Чәйне куерак ясыйм, миеңдәге чүп- чарларны юсын».— дияр.
Әрәмәлек янына җитеп килгәндә, кинәт арттан лерт-лерт итеп ниндидер җанвар юыртканы ишетелде Карт борылып карарга да өлгермәде. Алаколак аның каршысына чыгып басты. Этнең авызында бая атылган ябалак иде.
— Алаколак?!—дип гаҗәпләнде Сабир-аучы — Алаколак?! — Икенче мәртәбә очрашу аны аяктан егар сыман: тез буыннары йомшарды, күзләр яшь белән тулды. Эт-бүре аңа ияргән түгелме соң?— Төп йортыңа кайтасыңмы? Сагындыңмы безне? Әйдә. әйдә, туган. Менә куаныр Сәкинә, менә куаныр.— дип сөйләнде карт.
Алаколак бу чакыруны аңлый иде Этнең хәтемен яктыртып бәхетле ау көннәре терелде. Гаҗәеп татлы иде бу хәтер! Хуҗаның иркәләп сыйпаган куллары. Хуҗабикәнең тәмле ашлары... һәм балта Юк. юк! Бу кеше аның өчен хәзер беркем дә түгел. Ж.иде ят' Үз юлы белән китә бирсен. Каравылчы кушмаса. артыннан кош күтәреп элдертәсе дә түгел иде.
Эт ябалакны лапылдатып Сабир картның аяк астына ташлады да кире урманга таба чапты.