ШИГЫРЬЛӘР
Муса Акъегет
Каенсар төбенда кар булмас.
Кайгылы йөрәктә май булмас.
Таңнарга карап куандың, Таң чишмәләре пакь диеп, Чишмә башыннан су алдың, Муса әфәнде Акъегет. Идел буйлап саллар ага, Тирбәлешеп таллар кала. Өмет белән йөрәк яна, Муса әфәнде Акъегет...
Җиде диңгез артларыннан Кошлар да кайта ватан, дип, Оя корырга кайтам, дип, Муса әфәнде Акъегет.
Җылы җилләр, суык җилләр, Көмеш тәңкә кебек күлләр. Илдә чыпчык үлми диләр, Муса әфәнде Акъегет...
Ерак диңгез артларыннан Карап күзләрең күгәрер, Эчләрең поша нигәдер, Муса әфәнде Акъегет. Илла да матур чак, диеп, Ил күңелләре шат, диеп, Ятсаң төшеңә керәдер, Муса әфәнде Акъегет...
Кайда да була киртәләр, Үги анаң да үпкәләр, Бер какса да бер иркәләр, Муса әфәнде Акъегет.
Күңел дәрьялар буйлыйдыр, Ватан бүреккә сыймыйдыр. Туган җирләрең ямьле бит, Муса әфәнде Акъегет.
Шимал яктан җил киләдер, Таң таралып кояш чыккан. Яшь даһилар җилкенәдер: Тукай, Гафури, Әмирхан, Барыбызга уртак ватан, Торыр, кузгалыр чак диеп. Сызылып кына ай калыккан, Муса әфәнде Акъегет.
Язлар килә, көннәр көләч, Гөлләр үсә, җирләр кибеп. Туган җиргә басып көрәш, Муса әфәнде Акъегет...
Көзләр җитә, ява яңгыр, Кара-кучкыл болыт килеп. Шушы җиргә ятып җан бир, Муса әфәнде Акъегет.
Таң беленер-беленмәстә, Без уяндык җиңелмәскә. Кыюлык юк кызыл фәстә, Муса әфәнде Акъегет: Ирекне сөйгән балалар Әҗәлне таптап баралар, Бәхетне яулап алалар, Муса әфәнде Акъегет!
Бетмәс кайгы-хәсрәт булмагандыр, Гел елап һәм сыктап тормагандыр, Җырлаган да халык, көлгән дә...
Бөгелә-сыгыла урман шаулагандыр, Җилле-салмак кылыч сайлагандыр, Ил чигенә дошман килгәндә. Дугалардан биек арыш уңган, Басу читләрендә яшел урман, Халык йөрәгенә моң тулган...
Тараканнар төшкәләгән ашка, Трактор да сәер иде башта, һай, заманнар башка, чор башка... Әйдә әле, кордаш, җыр башла!
е
Без бер вакыт ерак күкрәүләрнең Нәҗәгаен күреп уяндык.
Яз җилләре кебек аваз килде: «Иреклек,
Тигезлек,
Туганлык!» Гайрәт белән, кулга корал алып, Тыгыз сафка басып сөендек. Бер тавыштан әйтте бөтен халык: — Туганлык,
Иреклек, Тигезлек!
Кызу көрәш барган ут-төтендә, Бәхетле көннәргә ирештек.
Байрак булып барды баш өстендә Тигезлек,
Туганлык, Иреклек!
• /
Оеп кына утырып, әй, ява кар, Кар сафлыгын сулап сөенмәле. Ак бәхетләр алга киләсе бар, Ап-ак карга басып йөрим әле.
Баш әйләнеп беткәч шигырь уйлап, Дөнья тынган айлы кичләремдә, Атка менеп, ялтыр кылыч болгап, Наполеонны куам төшләремдә.
•
Таулар арасында ташлы юллар, Бормаланып китә тар сукмак.
Кайда, кемнең нинди моңнары бар — Кычкырасы килә бер туктап.
Таулар арасында тар сукмак.
Гомер язлары үттеләр, Җитте гомер кышы.
Оеп яуган кар Ьстендә
Оча күңел кошы,
Җанга җылы тапмый язган
Моңлы җырым — шушы.
Череп барган дөнья вәхшиләнә, Таплар күрә айда, кояшта... Агу чәчеп фашизм килә дә, Шагыйрьләрне үтерә иң башта.
Зарланмадым, түгелмәде яшем, Аллы-гөлле юллар юрамадым. Мин көрәшеп, бәхәсләшеп яшим, Бүтән төрле язмыш сорамадым. Шома гына язмыш кирәкми дә Намуслы һәм усал көрәшчегә.
Гомер-бакый дигән бу елганың
Дулкынына ишкәк сугам мин, Алтмышта да йөрәк ярылмады,
Җитмешкә дә йөгереп чыгам мин. Тал чыбыгы кебек сыгылмалы,
Камыт бавы кебек чыдам мин.
»
Гомер язлары гел яхшы
Үтмәгәннәрен беләм.
Хыяллар тормышка ашты
Көтмәгәннәре белән.
Заманча тигез барам дип Минутлар чаба икән.
Иң туры юллар ярам дип Эзләгән таба икән.
Кышын-җәен: буран, томан, тузан, Суык, эссе тормыш юлларында, Күпме кеше җанга кагылып узган, Күз елтыраулары күз алдымда.
•
Ертылып еллар үткәннәр, Елмаеп еллар үтә.
Елаган еллар бүтәннәр... Еракта үрләр’текә.
Ефәктәй еллар көтәбез, Еландай юллар бара.
Елгалар кичеп үтәбез, Елтырап утлар яна.
•
«Сагы барның сагы ятар, Сагы юкның башы ятар»,— Дигән борынгы бер татар. Баш кадерсез чордан калган Мәкальнең мәгънәсе хәтәр.
Таш табылыр, баш табылмас,— Дигән дә ул, эчтән тынган.
Ярый әле, башны ташка Ора торган чорлар узган.
•
Сары яфраклар коелган,
Алтын көзләр уйчан-уйчан, Уйчан сахраларга чыгып,
Көзнең матурлыгын җыйсаң...
Сахраларда сары сафлык, Алтын әрҗәгә салырлык, Моңсу гына көлемсери
Бәхетләр көткән сабырлык.
•
Сүнгән вулкан йөз ел йоклап ятты, Тавыш-тыны чыкмый бер тамчы. Кошлар сайрап, тыныч таңнар атты, Кот очарлык сәгать сукканчы...
Кайнап, үкереп, утлы лава ага, һаваларга оча таш кыя.
Тамчылар да шулай тын арада Ташкын булыр өчен көч җыя.
Җилли дә тирбәлә усак, Их, малай, иртәрәк тусак! Нигәдер ямансу бу чак,— Дөрлә, учак!
Күңелсез уйларны кусак, Нык итеп билләрне бусак, Тарихлар сокланыр бу чак,— Дөрлә, учак!
•
Син барасың, көн дә нидер яулап, Хыялыңда гөлләр үскән төшкә.
Бер булганга биш булырдай ялгап, Дөнья сокланырлык бизәк эшлә!
•
Кирәк, кирәк диеп алдан йөргән,
• Тормыш юлын үткән бизәкләп, Үзенә алмыйча, илгә биргән Абыйларга рәхмәт!
•
Көлә-көлә матур чәчәк өләш, Әҗер-фәлән көтмә бер тамчы. Көлә-көлә ялган белән көрәш Янып-көеп җаның чыкканчы!
•
Юл буенда утыра ялгыз каен, Юлчыларга яшел яулык болгап, Бер утырып ял ит, абзыкаем, Үткән гомерләрне уйлап!
•
С. Сөлаймановаеа «Җырлап яшик, дуслар!»,— дидең дә син Дәртле, моңлы хисләр диңгезендә. Язгы җилләр, көзге җилләр исә — Синсез генә...