Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

мин дөньяны тыңлыйм
Түм-түгәрәк планетамның Кыйбла миңа һәр ягы... Ультракыска дулкыннарда Тыңлап ятам дөньяны.
Тыңлап ятам: кай халыклар Бәйсезлеген җуйганнар?!— Революция портына Тагын мина куйганнар...
Кай дәүләттә, хаким булып, Тәхеткә менгән ялган?.. Ак йортның кара дивары Тагын канга буялган.
Кара күзлек кигән хунта Пьедесталгамы менгән?!— Тагын җинаять кылынган Халык исеме белән.
Нәни Гаврош күк малайны (О тиран, шулмы үчең?) Тереләй күмгәннәр — фәкать Иманы булган өчен.
Ультракыска дулкыннарда Тыңлыйм бүген дөньяны — Бу хәвефле планетамның Газиз миңа һәр ягы.

Ирек уты
Ирекле, ирекле һәм. ниһаять, ирекле
М. Л. Кингның кабер 'ашындагы язу
Чынлык булган җирдә ялган да бар, Хөрлек булган җирдә — богаулар. Шул богауны йолкып өзәр өчен Яралгандыр көрәш, дау-яулар. Көннәр белән мени, көрәш белән Үлчи Вакыт Кеше гомерен...
Петропавел сөйләр — Кибальчичның
Әйтелмичә калган гозерен.
Тарих әманәтен, Ирек утын Яшермәсен палач хет кая — Я Лоркалар булып кабына ул, Я Җәлилләр булып елмая.
Килеп керә хөкем залларына, Антлар эчми генә сүз ала. Ә үзенең күкрәгеннән саркып Трибунага кайнар кан тама...
Рөхсәтсез ул, шакымыйча гына, Килеп керә парламентларга... һәм көрәшкә ташлана ул бүген, Кызыл байрак булып — иң алда!
Васыять
Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла.
Муса Җалил
Баш очымда Кояш түгел,— гильотина!
Җырларым бит әле — читлектәге лачын!
...Соңгы сүзем, әманәтем — сиңа, халкым!
Беркайчан да сатмадык без яманатың.
Ирекле бул мәңге!—
Васыятем сиңа!
...Баш очыңда Кояш булсын мәңге!..
Җирдә — юкка чыксын гильотина!
Теләктәшлек турында җыр
Россиягә ярдәм итегез!
Бернард Шоу
Мигель Эрнандеска — көтүчегә һәм шагыйрьгә
Болыныңнан кем аерды ', Кем каерды канатың?.. Тиран мушкасында бүген — Хөрлекнең тулпар аты.
«Кәҗә көтүчесенә дә
Кирәк булган, имеш, дан»..— Яраладыр шагыйрь җаны Туган җир туфрагыннан.
Ватаның зинданда ауный, Чиркәүләр яза деннән:
Яраладыр шагыйрь җаны Халыкның нәфрәтеннән.
Илдә — яңа инквизиция...
Вакыт — матадор сыман: Яраладыр шагыйрь җаны Халыкның кайгысыннан.
...Көтүеңнән кем аерды,
Кем каерды канатың?
Тиран мушкасында — шагыйрь,— Хөрлекнең тулпар аты.