Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мәңгелек ут яна мәйданнарда...
Мәңгелек ут — ялкыннардан һәйкәл — һәлак булганнарга сугышта.
Мәңгелек ут — алар сулышы ул,— тоташ бәлки безнең сулышка.
Алар исән безнең күңелләрдә, дәвамнары — безнең яшәүләр. Алар миндә яши!
Алар синдә яши!
Алар бездә мәңге яшәрләр! —
Алар буынына лаек булсак икән алмаш булып килгән без — яшьләр!..
Мәңгелек ут яна мәйданнарда — күк йөзенә төшә шәүләсе.
Алда тормыш — бөтен барлыгында...
Яшәсе дә безгә, яшәсе!..
Хикмәтләр
Эз генә иде, сукмак булды, сукмак иде, керде юл рәвешенә.
Диңгез иде, калды күлгә, күя иде, хәзер күз яше генә.
Күңелләрдә кырык бишнең мае...
ҖЫР
Кояш сүнде синең күзләреңдә, иренеңдә сүнде елмаю.
Тишеп үтте күкрәгеңне ярчык — кырык бишнең иде май ае.
Әткәй, әткәй, күралмадың мине, күралмадың инде улыңны. Улың үзе күптән әти булды кабатланды... кабатланды миндә буй-сының...
Сугыш алып килгән әрнүләрне баса алмый вакыт агышы, Кырык биштә җиргә килгәннәрнең бәхетләре моңлы-сагышлы...
Менә тагын ямьле язлар килде. Нинди иркен, матур дөньялар. Кояш белән тулган күз яшендә син яулаган Җиңү нуры бар.
Белми әле
Берәү әнә йолдызына очты, берәү аңа болгап калды кул...
Нурлар гына килә, йолдыз күптән сүнгән... Аны ләкин белми әле ул...
Яшәү ныклыгы
Ботаклар өскә чакыра, тамырлар аска тарта.
Шушы көчләр тартышканда яшәү ныклыгы арта.
Ага болыт
Ага болыт, ага болыт, сагышны ташый гына... Мәхәббәте төшкән микән ялгызлык гашыйгына!
Болыт артында кояш бар — моны егет уйламый.
Кулларында моңлы гармун — гармунын да уйнамый.
Уйнар иде, моң чәчелер — аны ничек җыясың!
Болай да моңлы бала ул, әнә яңгыр еласын...
Хәл алды ялгыз кыр казы егетнең күңелендә.
Бер каурыен ташлап китте офыкка күмелгәндә...
Сүнгән учак өсләреннән...
Сүнгән учак өсләреннән җил исә дә җил исә.
Кабыныр сыман учаклар, әгәр бер очкын тисә.
Яктыртырга иде Җирне бернигә карамыйча...
Янәшә ята утыннар ут җанын табалмыйча...
Ут ялкыны — әсирлектә...
Ут-үлән уйный, биеп...
Җилләр йөри очкын көтеп сабырын җуйган җан кебек...
Таулар-атаулар
Ә ул авыл инде су астында, колач җәеп йөзәм өстеннән. Баш очымда әнә болыт тора морҗалардан чыккан төтендәй.
Хәтер булып гүя һәрбер елнын язын су астыннан калка атайлар
Хәтфә болын аша менә идем — биек иде ул чак бу таулар.
Таулыкларын инде югалтканнар, исемнәре хәзер — атаулар...
Ай яктысы
Ах, бу яктылык!
Гомере бер көнлек төнге күбәләк айга оча, бернигә карамыйча...
Күчеп киткәндә
...Сау бул, Казан!
Саубуллашам... күңелем белән: ул бит синдә кала...
Озата бар...
Гөрләвекләргә сүтелде икәү калдырган эзләр, сулар булып акты инде карга язылган сүзләр.
Акты сулар, акты сулар кар-бозларны эретеп,
акты сулар, ташты сулар ике ярны бер итеп.
Ак болытлар җирдән өскә чакырса безне әгәр, озата бар мине хәзер...— салават күперенә кадәр!
Әле дә тора кебек...
Еллар үтте.
буш перронда
бер кыз
әле дә тора кебек
шул урында 'һаман таптанып...
Урамнарда буран дулый иде...
Урамнарда буран дулый иде чәчләреңне чакырып җиленә. Ә мин сине җибәрмәдем барыбер, баралмадың барыр җиреңә... Син утырдың шәмгә кулың сузып (бүгенгедәй истә ул чаклар), якыная барды әкрен генә күзеңдәге ерак учаклар. Иркенәеп бүлмә, офык тулды, шәфәкъ төсе кунды алмага, тәрәзәнең зәңгәр төшендәме ап-ак чәчәк атты абага. Ай калыкты күңел күкләрендә, син кояштай балкып утырдың. Ә урамда һаман буран иде, юлларны кар белән тутырды... Хәтеремдә матур, якты булып һәр мизгеле калды бу кичнең. Ул чак мин яшь идем, белми идем ничек аталганын йөрәк тулы сәер бу хиснең...
Сәлам әйт, җил...
Карап торам...
каены, карамасы...
Карап торам, сихерләп тарта күңелне көл булу тантанасы...
Әйтергә дип сүзләр эзләдем мин. Әйтә алмадым...
Ә аннары кирәк тапмадым...
Тугайларга сәлам әйт, җил, урманнарга сәлам әйт, тау башыннан Ай калыкса, син аңа да сәлам әйт.
Әйт син сәлам җәйләр буе кош сайраган талларга,
Канатың белән кагыл син керәшәле ярларга.
Сәлам әйт, җил, болындагы сабантуй колгасына, бәлки ярымның яулыгы җилферди һаман шунда...
Учак яна, ялкын теленә әйләнә бара барсы: имәне дә, усагы да,
Тагын соңга калып...
Зиратки кереп югала бара.
. югала бара юллар*..
Соң керде акыл — Сезнең янга...
гамьсез итте инде соңга калып...
дөнья рәхәте. Иреннәрдә
Беренче укытучым, әллә ничә еллар элек
бүген килдем әйтә алмыйча калган рәхмәтем...
...Югалтуның бар үз табышы...
Сәгать җуйдым — аптырамадым.
Мин бит вакыт югалтмадым...
Кояш батты, моңа да шат — ай чыгарга үзе бер шарт!