ШАГЫЙРЬЛӘР ҺӘЙКӘЛЕ
өек Ватан сугышы чорының бай әдәби мирасындагы «Эх, шул килеш» исемле шигырь хәрби чынбарлыкны көтелмәгәнчә тәвәккәллек, тирән мәгънә белән ачып сала. Анда фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррис сугыш гарасаты шашып шаулаган бер мәлдә, атаканың алгы сафында, полк байрагын күтәреп, тауга калыккан солдатны, татар солдатын җанландыра. Совет каһарманы пуля, ядрәләр җиле астында да тауда нык тора, байрак белән полкташларын алга чакыра, җиңүгә әйди Мәһабәт, илаһи геройга сокланып, шагыйрь шунда мөкатдәс теләген әйтеп куя:
Эх, шул килеш кинәт җизгә катып, һәйкәл булып басып калсачы — Туган җирен канга, тиргә батып Яклый алган татар солдаты!
Шигырь Бөек Ватан сугышының тәүге елында, 1941 елда язылган булган. Бу чакта Шәрәф Мөдәррис совет солдаты алдында торган катлаулы юлны, ул үтәячәк тарихи миссияне әле бик үк тулы күзаллый алмый, билгеле. Әмма шагыйрь безнең солдатның бу канлы, зур көрәштә һәйкәл куярлык батырлыклар кылачагына ышана, моны тирәнтен тоя. Героик совет халкына һәм шуның бер вәкиле — татар халкына, батыр замандашларына дан җырлау, аларның героик сыннарын иҗат итү—бер Шәрәф Мөдәррискә генә түгел, ә барлык татар әдипләренә хас изге омтылыш иде Вакыт, еллар агышы ныграк ышандыра бара бу дәвернең үз замандашларына салган һәйкәле нык. мәгърур, гүзәл.
Илдә кан коюлы сугышның катлаулы шаукымы хөкем сөргән чакта кешеләр йөрәгенә ышанычлы юл салу гаять зур рухи энергия, тормыш хакыйкатенә чиксез тугрылык һәм оптимистик идея-эстетик концепцияләргә таяну исәбенә генә мөмкин. Сугыш чоры поэзиясе, шиксез, поэтик фикернең тыйгысызлыктагы иң югары ноктасы ул Шуңа күрә дә ул үз урынын яшәү белән үлем тарткалашкан иң хәтәр сызыкта — фронтта, партизан лагерьларында, төрмәләрдә, үлем концлагерьларында тапты. Бу — асылда солдат поэзиясе Иң югары, патетик тойгылар да. борчулы хисләр дә. драматизм да шунда, конкрет кеше — солдат язмышы материалында ассоциативлашты.
Сугыш чыгу хәбәренә җавап реакциясе рәвешендә язылган күп шигырьләрдә патетика, кабатланган фразалар өстенлек алса да. бик кыска вакыт эчендә алар ихласлык, конкретлык белән алмашынды. Безнең карашыбызча, бу үзгәреш күп әдипләребезнең хәрби хезмәткә алыну, сугышка китеп, хәрби чынбарлыкны үзләре кичерүгә бәйле иде. Соры солдат шинеле кию кешегә җылы гына бирмәде, әйтерсең, аңардан тәнгә ата- бабадан килә торган йола таләбе, хис-тойгылар рәвеше дә сеңде Шулай килә: күпме генә тыныч тормыш, хезмәт, иҗат кешесе булма, нишлисең — шинель киеп каеш буу — борынгыдан ир кеше вазифасы саналган. «Солдат мылтык аткан чакта Дары исе тарала. Ходай сабырлыклар бирсен, Сугыштагы балага»— дип. элек-электән җырлап килгән безнең халык. Тарих төпкеленнән килә торган халык уеның аерым чагылышлары аһәңнәр төсендә Бөек Ватан сугышы чоры шигырьләрендә еш яңгырап китә. Шәйхи Маннурның лирик герое солдат өлешенә тигәнне аеруча сабырлык, түземлелек белән кабул итә.
Б
Ип өстендә дошман торган чакта
Солдат урыны сугыш кырында, дигәндә дә:
Солдат яши туган иле өчен.
Солдат үлә туган җир өчен.
— дигәндә дә, аның авызыннан борынгы хакыйкатьнең үзен ишетәбез кебек Тик бу кайнар пуля җилен дә чебен җилпенүе генә итеп тойган салкын акыллы карт солдатның шомарган афоризмы гына түгелме? Апай дисәң, бу чакта "Атаудагы хисләр» поэмасының авторы Әдип Маликов әле мыек кына кабартып килә торган солдат-шагыйрь Әмма күпме сызлану-сыкрану кичермәсен, аның лирик герое да фәлсәфи уйчанланып. «Солдат юлы — изге, якты юл...» дип расларга көч таба.
Гали Хуҗиевның: «Мин — солдатың әле — һаман сафта. Бу — намуслы хезмәт итүем» дигән шигырь юлларында да. Шәрәф Мөдәрриснең «Без бу җирдә Ватан каршысында башкарабыз гадел бурычны» дип раславында да сугыш чоры поэзиясе салкын акыл, катгыйлык белән ир-егеткә изге Ватанны саклау фарыз икәнен аксиома итеп куя. Ф Кәрим, Ә Фәйзи, М. Ногман. Ә. Ерикәй, Гиз-әл Габид. М. Гаяз кебек шагыйрьләрнең тыныч, уйчан шигырьләрен укыганда да солдат кешенең образы конкретлаша төшә, уйлары, дөньясы ачыклана. Алардан халык әкиятләрендә макталган солдат—түземле, сабыр, акыллы, гайрәтле солдат калкып чыга сыман. Солдат кешегә бөтенесеннән дә бигрәк батырлык, үлем дигән чиркәнеч. коточкыч нәрсәдән дә курыкмау сыйфаты кирәк. Бу җәһәттән дә сугыш чоры поэзиясе турыдан-туры:
Тәкәббер бул үлем алдында.
Син курыкма, үлем курыксын!
(Ә. Фәйзи)
— дип. сыналган киңәшне бирә.
Бөек Ватан сугышы чоры татар поэзиясендә сизелгән бу тыенкы рационалистик агым кырыс чынбарлыкның олы ихтыяҗы иде. Бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин үз вакытында социалистик Ватанны дошманнан саклап калуга карата күп уйланган, киңәшләрен әйткән. Безнең карашка, ул фикерләрнең барысын да, фокустагы сыман, юлбашчының бер җөмләсе сыйдырган кебек: «Әгәр дә без үзебезне буш кычкырулардан, гаҗизлектән җиңдермәсәк, дошманнан җиңдермәбез»II Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә кайнар, миңгерәткеч сугыш чынбарлыгына карата түземле, йөрәкле булырга чакырган сабыр акыл авазы, һичшиксез, юлбашчыбыз күрсәткән олы хакыйкатькә турыдан-туры җавап бирергә омтылудан, шулай ук, халыкчан шигъриятнең үз инстинктыннан килә иде
Тик шулай да сугыш дәвере шагыйрьләре иҗатының төп поэтик кредосын икенче башлангыч, алдан ук чагыштырмас дәрәҗәдә көчле үсеп киткән ашкынулы, хиссиятле башлангыч тәшкил итте Ул татар поэзиясе тарихында тиңе булмаганча бай юнәлеш буларак формалашты Аның төп чыганагын ялкынлы революция һәм гражданнар сугышы чоры романтикасы хасил итә иде Азатлык көрәше поэзиясе яңа тип каһарман солдатның героик, ярсулы образын алгы планга чыгарды Йөрәге иҗтимагый ирек, перспектива сөенеченнән рухланып типкән һәм социалистик Ватаны өчен актык тамчы канын да кызганмаган кызыл көрәшчене революция шагыйрьләре ашкынып җырладылар.
Без курыкмыйбыз үлемнән, безгә ул берни түгел, Безгә каршы кул күтәрү, уйла, ул уен түгел.
Без җиңәрбез, көл итәрбез алдагы дошман көчен.
Кан коярбыз, җан бирербез шул мөкатдәс эш өчен,
— дип язды солдат Ибраһим Иосфый. Ә Бөек Ватан сугышы чорындагы аерым шигъри юллар, әйтик: «Бу көннәрнең бөек эше өчен һич кызганыч түгел минем кан» (Исхак Закиров) яки: «Кызганмабыз данлы гомерне дә хезмәт халкы өчен көрәштә» (Гариф Галиев)— шул поэтик фикернең кайтавазы сыман булып яңгырыйлар Болар үз чиратында тагын ерактагы үткәнне —«Кечкенә Җәлилнне искә төшерә. Революциянең иң яшь шагыйрьләреннән берсе булган Муса Җәлил азатлык көрәшендә корбан булуны «бәхет» дип атады Җиңелми алга барганда, пуля килеп, күкрәгемне бишкә киссә, егылсам — бәхетлемен, дип фикерләде аның лирик герое
Ләкин шагыйрьнең соңрак еллардагы сәнгатьчә фикерләвендә реаль социалистик яшәү принципларының йогынтылы тәэсире сизелә, иҗатында халыкчанлашу. баю тенденциясе бара. Бөек Ватан сугышы чорында язылган «Окоптан хатоында шагыйрь ихластан:
Канат җәеп, үлем куркынычы
Торган саен окоп алдымда.
Мин көчлерәк тоям ирек тәмен.
Яшәү дәртен кайнар канымда,
— ди. Бу инде аның бәхетне яшәүдән, тормыштан табуы турында сөйли Әйс. чын совет кешесенең асылы да шунда: ул тормышны, яшәүне ярата "ормышны. яшәүне
II Ленин В И Полное собрание сочинений. T 35, иэд 5. М . 1974. с»р. 407
ныграк сөйгән саен, ул көчлерәк итеп кешеләрне, Илен, Ватанын ярата. Шул бөек, олы «ис аны каны, «әтта гомере бәрабәренә эшләнгән батырлыкларга китерә «окоптан «атның лирик герое шулай фикерли, бөтен күзәнәге белән шуңа ышана Беренче шигырьдә гуманизм стихияле булса, монда ул аңлы, социалистик гуманизм чагылышын ала «Кечкенә Җәлил» язган «Бәхет» белән солдат Муса Җәлил иҗат иткән «Окоптан «ат» шигырьләрендә стиль, тасвир, сурәттә зур аермалык булган шикелле, олы омтылыш, тойгы нисбәтендә дә алар арасына тулы тәңгәллек куеп булмый Герои шагьмрь М Җәлил һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы башка шагыйрьләрнең иҗатында кеше Ватан азатлыгы өчен көрәш концепциясе татар совет поэзиясенең башлангыч еллары белән чагыш-тырганда. һичшиксез, икеләтә-өчләтә реалистик, сәнгатьчә көч белән гәүдәләнде Ягъни
Келә белем сугыш җирендә Көлә беләм. Шаулап җырлый беләм. Көрәшләрдә күңел ямь таба.
Юкка чыкты бик күп теләкләргә, Күп эшләргә булган өметләр Юкка яздым «Көлеп үләрмен!»—дип, Юк, үләсе килми, егетләр.
Парадокс кебек. Шагыйрь үлем каршында көләргә җыена, ситуация тугач, көлми. Мимика белән уйнау гына түгелдер бит? Юк, Җәлилнең боек, чытык йөз белән үләсе килми — эш тик шунда Көрәш юлына басып, ил каршында антын үтәгәч кенә ул елмаер Үлемгә каршы елмаер!
М. Җәлилнең «Кыз үлеме» шигыре бу поэтик мимиканың топ асылын ачып сала. Шагыйрь мәңгегә тынып калган көрәшче кызның йөз халәтен дикъкать белән күздән ки ч ерә: _
Ярым ачык юка ал ирнендә Катып калган тыныч елмаю. Әйтерсең лә. нидер сөйли-сөйли. Көлемсерәп аңын җуйган ул...
Кыз үлемгә каршы елмаер көч таба ала, чөнки ул, шагыйрь әйткәнчә «Дошманнарга үлем, ә үзенә мәңге үлмәс яшәү китерде». Көлү — кешедәге шатлык, бәхет билгесе Көлү — актив, югары әхлак халәте. Димәк, бөек, хак эш өчен көрәшкә өлешеңне салу, өлешеңнең барлыгына ышану көче көрәшчедә көлү-бәхет уята. Безнең сугыш чоры шагыйрьләре шуңа көлгәннәр. Муса Җәлил һәм аның унбер көрәшче иптәшенең башларын гильотинода кистерү шаһиты пастор Юрытконың «Татарлар елмаеп үлделәр» дигән сүзләре билгеле. Нинди рух бөеклеге! Совет поэзиясендә дә. чынбарлыгында да үлем каршында елмаю, бәхет тойгысын саклап калу факты бу!
Сүз уңаенда әйтергә кирәк, сугыш чоры шагыйрьләре иҗатындагы поэтик рәсем мөмкинлекләрен күзәтү андагы реалистик сәнгать байлыгын тулырак ачарга ярдәм итәчәк.
Эзләнүчән, тынгысыз сугыш чоры татар поэзиясе халыктан, әдәби традицияләрдән килә торган казанышлар белән генә чикләнеп калмады, Үзенекен, яңаны да тапты һәм новаторларча формалаштырды Эчкерсез, самими реалистик лирика — нәкъ менә шундый мөһим табышларның берсе булды Яңа сыйфатлы лириканың идея-эстетик нигезен, һичшиксез. коммунистик партиялелек, социалистик гуманизм, патриотизм, интернационализм идеяләре йогынтысында формалашкан чынбарлыкка тыгыз мөнәсәбәт тәшкил итте. Лирика үсешенең хасияте турында фикерләүләр төрлечә булса да, асылда бер нәрсәдә карашлар якынлаша шагыйрь йөрәгенең чынбарлык күренеше белән тирән дулкынлануы, көчле күңел реакциясе кирәк. Сибгат Хәкимнең бик мәгънәле бер фикере хәтергә килә: «Халыкта еш әйтелә торган сүз бар: Йөрәгеңә бик якын алма. Шагыйрь барысын да йөрәгенә бик якын ала» Барысын да йөрәк белән кичерү, бөтенесен дә йөрәккә якын ал>> — сугыш чоры әдипләренең характерлы билгесе иде.
шул дәрәҗәдә үк образлылык артты.
Әнә карагыз, саран гына бер сурәт-тасвир. гади бер мимика, деталь-елмаю Ә сугыш поэзиясендә ул үзе белән пешереп ала торган информацион яңалык ,алып килә. Үлем каршында курку, чиркану, нәфрәт кичерергә яисә батыр булып калырга мөмкин. Тик
Күз алдымда каты үлем күрәм. Җиңә беләм. •
Җиңү — мәртәбә!
Фашистлар тарафыннан крематорий мичендә яндырылган шагыйрь X. Мөҗәйнең лирик герое каты үлем каршында да елмайган килеш тора Тик ул ялгыз түгел.
Елмаеп үлү ♦— М. Җәлил лирик героеның да сугыштагы изге анты Мин түгелме шигырь утым белән Ант итүче канлы сугышта? Үлемгә дип, ачы нәфрәт белән Елмаермын соңгы сулышта.
Тик шагыйрь әсирлеккә төшкәч тә язылган «Авыру сызмалар» шигырендә, кинәт үзгәреп:
Беек Ватан сугышы чоры лирикасының аерым мәсьәләләре, бигрәк тә герой проблемасы бездә шактый тәфсилле тикшерелгән. Сугыш дәверендәге лирик герой — солдатның олы йерәкле, чиксез бай тойгылы, хиссиятле булуы билгеләнә. Дошманына карата ул ничаклы үчле һәм нәфрәтле, кырыс һәм тәвәккәл, гайрәтле булса, дусларына, якыннарына карата аңарда мәхәббәт һәм сөю, нечкә хис һәм тойгылану шул кадәр үк көчле һәм шунысы да бик мөһим: шул катлаулы күңел дөньясын ул тирән самимилек, эчкерсезлек белән ачып сала
Иң якын дустың икән ул —
Фронтта булган кешең.
Үз итеп аңа сөйлисең
Хәтта син күргән төшең.
(С. Хәким)
Болар шулай. Әмма тагын бар нәрсәне ныклап күңелгә сеңдерик реаль гадәти кешегә хас булган табигыйлек ничаклы зур. тирән булмасын, бу әдәби герой гадәти түгел. Ул әдәби иҗаттагы чиксез кыйммәтле, бөек һәм бик оригиналь күренеш. Сугыш чоры поэзиясендәге лирик герой Ил, Ватан, халык язмышын хәл итүгә бәйле катлаулы ситуациядә сурәтләнде Азатлык, бәйсезлек өчен корбан, гомер бирергә кирәктә ул кешегә хас булган йомшаклыклардан, хис-тойгылардан кинәт арына, югары күтәрепә алды. Ватаны алдында байрак үбеп биргән антына турылыклы булып җиңү китерердәй үлемгә дә ташланды. Бу әдәби геройның тирән патриотик, гуманистик асылы нәкь менә шунда.
Тагын шунысы бик мөһим сугыш елларындагы әдәби образ шагыйрь хыялы, фантазиясеннән бигрәк, чынбарлыктан килгән герой иде Ул дистәләгән татар совет шагыйрьләренең үз язмышларында да реальләште. Әйтергә кирәк, лирик герой һәм шагыйрь берлеге сугыш чоры поэзиясенең гражданлык сыйфатын, тәрбияви әһәмиятен бермә-бер көчәйтә.
Бөек Ватан сугышы чорының әдәби героенда шул дәвер чынбарлыгының үз халәтен тәшкил иткән рухи күтәренкелек, кайнар ашкыну, патриотизм, мәхәббәт кебек олы хисләр гәүдәләнде, киеренке уйлар чагылыш тапты. Киеренкелек аеруча лирик геройга хас иде. Дәвер лирикасы үз замандашының катлаулы эчке дөньясына сиһгер барометр булып кына калмый, ә актив, гуманистик сәнгать буларак, аны идеалга чакыручы сугышчан байрак ролен дә үти. Анда катлаулы идея-эстетик концепцияләр, поэтик фикерләүләрнең тынгысыз хәрәкәте күзәтелә.
Без шуларга игътибарлымы? Без сугыштагыларны тулысынча аңлыйбызмы, алар кичергәннәрне яхшы тоябызмы? Кызганыч, әмма шундыйлар очрый, сугыштагылар, янәсе, үлемгә күнегә, үлем алар өчен ботка ашау кебек көндәлеккә әверелә дип фәлсәфә сата Хәтта күкрәге белән амбразура каплаган каһарман истәлеген мәсхәрәләүче адәм актыгы да табыла кайчак... Исән калу шансларын барлый, гомерне арзан бирүдә шелтәли. Мондыйлар үлем ярасыннан әрнеп кычкырган солдат тавышына да. әҗәл концлагерьларыннан. төрмәләрдән иңрәп чыккан әсир авазларына да битараф булып кала Туң йөрәклелек, миһербансызлыкмы бу? Бәлки батырлык турында сөйли-сөйли, аны гадиләштереп, әзер схемага салып аңлатудан, батырлык иясенең үз. йөрәк тавышына тиешенчә колак салмыйча эш итүдән килә торган бер бәладер бу?
Көрәш кырындагыларда яшәү хисе тупасланмый. Юк бит, юк! Бу хис аларда тыныч- тагыга караганда күпкә көчлерәк, тирәндәрәк Моны сугыш шагыйре йөрәк канына манчып яза. Тик ничек итеп яшәргә соң? Ничек итеп якты Җиңү көненә барып ирешергә? Бу сорауга сугыш шагыйре һич тә ансат җавап бирә алмый
Сугышта яшәү мәсьәләсен Ф. Кәрим талантлы «Тимер һәм тимерче» балладасында, безнең карашка, фәлсәфи тирәнлек белән куя. Хәер, баллада һәрчак фәлсәфи, символик. Илле яшен тутырган колхоз тимерчесе Саттарга, илен саклап, яу кырына чыгарга туры килә. Күрә Саттар: каршы яктан җир калтыратып, үлем чәчеп, танк үрли. Көчле, бик куркыныч үлем-танк... Киңәш-табыш көтепокопташына борылса, ул инде шәүлә булып артка йөгерә Ватан юл бикләргә кушканда, дошманга капка ачучы куркакны Саттар үз куды беләй дөмектерә
Вөҗдан рөхсәт итә атарга, Ава җиргә куркак гәүдәсе — Калмый эзе. калмый шәүләсе, һәм кабер дә булмас аңарга.
М. Җәлилнең («Кол»), Ф Кәримнең («Куркак»), X. Мөҗәйнең («Качкын») шигырьләрендә һәм башка фронтовик шагыйрьләрнең әсәрләрендә «каһәрләнгән кеше» иң җи рәнгеч тойгылар белән тамгалана. Ул үлемнән качса да, халык нәфрәтеннән качып котыла алмый. Аңа бездә яшәү дә. тормыш та юк. Сугыш бетеп, байтак еллар узгач. М Әмир
шундый качкынны Җөлилләрчә каһәрләп язган повестен «Җан көеге» дип атады. Үзләренең өй базында сугыштан, халык үченнән качып яткан Камәретдин — чын мәгънәсендә җансыз кеше. Аның җаныннан көек кенә калган...
Безнең поэзиядә дошманга карата нәфрәт тәрбияләү тенденциясе ике юнәлештә үсте. Бер яклап, фашистларның тиңсез ерткычлыгын ачкан «Партизан хатыны». «Гөлсем», «Вәхшәт», «Бүреләр» кебек драматик эчтәлекле әсәрләр язылды. Икенче яклап, лирик пландагы геройның уйлануларын ачкан шигырьләр күпләп иҗат ителде. Безнең карашка, бу мөнәсәбәттә аеруча мөһим факт булып Ф Кәримнең «Мин — гуманист» дигән шигыре
Әсәрнең лирик герое — солдат-шагыйрь. Ул үзен «мин — гуманист» дип атый,
Мин бер шагыйрь — тойгы, хис кешесе.
Яратам мин кошлар сайравын.
Мин гуманист — сөям дөньяны. Акмасын дип, җирдә кеше каны. Гуманизм — минем байрагым
Ләкин шагыйрь-солдат төз аткан пулясы белән агач башыннан фашист снайперын чүкеп төшерә һәм, уйлары белән гамәле каршылыкка кергәндәй, әйтеп куя:
«Мин — гуманист»— дидем, үзем менә
Бу кешенең гомерен бетердем..
Ләкин геройның уйларында каршылык юк икән, чөнки:
...Кеше гомерен бетермәдем
Сабыйларның канын суыручы, •
Бәхет бакчаларын корытучы,
Иң әшәке кортны үтердем,
— ди шагыйрь. ,
Димәк, фашистларның чын кешелек белән аз гына да уртаклыклары юк Алар кешелекнең явь<з дошманы. Алай гынамы әле?! Фашист матурлык дошманы ул. Юлындагы бар нәрсәне ватып, яндырып көл итеп килүче дошман белән матурлык яраша алмый.
Әнә Әхмәт Исхакның «Чәчәк һәм уч» дигән шигырендә җылы, ямьле җәйге кичтә бер гөл чәчәк атарга җыена Бу назлы гөлне табигать иркәли, тонык ай үбә...
Узып бара иде шул вакытта
Куаклыктан төнге юлына,
Кеше санлы, ләкин ерткыч бер җан,
Автоматын тотып кулына.
Көтмәгәндә гүзәл бу чәчәккә,
Китереп басты аның итеге,
Сытылып калды чәчәк һәм югалды
Ай уйнаган дымның бөртеге..
Фашизм белән гуманизм, матурлык — килешмәс төшенчәләр Ә. Ис хакныкы кебек үк X. Мөҗәйнең лирик герое да «Җирдә үскән һәрбер гөл өчен үч алырга диеп дошманның», ант итә. •
Югарыдагы поэтик фикерне «Бездә яздыр» исемле шигырендә зур гомумиләштерү белән Ф Кәрим болай дип раслый:
Фашист безгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтәм. Язы юкның яшәү хакы юк.
Менә шул поэтик идея нигезендә татар поэзиясе дошманны аяусыз фаш итә, аның маңгаена үлем мөһере басылганын һәр йөрәккә җиткерергә ашыга һәм янә бер көч белән үчкә чакыра.
Әмма поэтик тойгы үтә дә сизгер. Шагыйрь инде нәфрәтенең «Нәфис чәчкә булып атканын» (Р Саттар) ачык тоя 3. Мансурның лирик герое үч накалын төгәл билгеләгән прибор кебек, бу тойгының югары шкаласын да билгели
Нәфрәт белән тулы бөтен дөнья.
Күзләрендә җирнең йокы юк.
Ә кайбер ярсу шагыйрьләрдә, әйтик, ф Кәримнең «Немец җирендә». «Кемне кызганыйм» кебек шигырьләрендә, исемнәреннән үк күренгәнчә, шкала критик дәрәҗәгә үк күтәрелеп килә Шагыйрь күңелендә тәшвишле уйлар да кузгала Туктаусыз үчкә, канга чакыру йөрәкләрне тупасландырмасмы, матурлыкны тою. мәхәббәт, сөю хисләрен җуймасмы' Алардан мәхрүм кеше — шулай ук, чын асылын җуйган кеше бит ул. Сугьяи вакытлы нәрсә, әле дөнья көтәсе бар...
Ш. Мөдәрриснең «Сукыр лампа» шигыре, мөгаен, шундый уйлар чагылышы булып дөньяга килгән. Тонык ут землянкага зәгыйфь яктылык сибел кенә калмый, сугышта арган-талмыккан солдат күңеленә нур да бөрки, аны ямьли. Шигырьдә лампа алдагы ымсындыргыч киләчәккә ишарә булып ассоциативлаша. Солдатның лампага тартылуы — ямьле киләчәккә ашкынуы, сусавы ул. «Батист яулык». -Гөлбәдәр» шигырьләрендә дә Ш. Мөдәррис солдат һәм шәфкатьле күңел проблемасын нечкә тоеп гәүдәләндерә. «Сугыш күпме газап китермәсен, шул ук калды йөрәк ялкыным» яки «Ялтьр кылыч кебек мәхәббәтем тутыкларга һич тә күмелмәү» кебек юлларда лирик геройның сугыш гарасатында да хис-тойгы байлыгын саклавы күренә.
Ш Маннурның «Чәчәкләр һәм снарядлар», М. Садриның «Ай хикәяте», Ф Кәримнең «Бездә яздыр», Гиз-әл Габидның «Дүрт сүз» кебек шигырьләрендә чагылыш тапкан солдат күңеле проблемасына, мәхәббәт, туган җир, киләчәк мәсьәләсенә кагылган әсәрләр килеп өстәлә. Шулай итеп, сугыш чоры поэзиясендә тагын бер зур юнәлеш — мәхәббәт, шәфкатькә чакырган юнәлеш формалаша, үсә башлый. Борын-борыннан үз халкының күңел матурлыгын, мәхәббәт, хезмәт сөенечен, якты омтылышларын җырлап килгән татар поэзиясе туплар, ядрәләр шавы астында, канлы сугышта да үз асылын җуймый. Җуелса, аның бер вәкиле булган М. Җәлилнең ватанчылык һәм олы миһербанлылык белән совет кешеләрен генә түгел, немец халкы вәкилләрен дә тирән тетрәндергән «Алман илендә» кебек әсәре иҗат ителә алмаган булыр иде.
Ватанчылык һәм миһербанлылык — Бөек Ватан сугышы чоры татар поэзиясенең төп сыйфатлары. Аларны без андагы һәр идея-эстетик концепциядә, поэтик фикердә күрәбез. Әйтик, сагыну тойгысына караш Сугыштагы бу тойгы зур, сагышлы, читен. Солдатның сагынуы, шагыйрь йөрәге аркылы узып, шигырьгә, җырга күчә. Төш булып, саташу булып, ашмаслык хыял булып күчә. Әмма никадәр генә күзәтмә, аларда элекке җырдагы кебек:
Йөгереп китердәй булам ла
Кайтып җитәрдәй булам. Көзге ачы җилләрдә ләй Туган-үскән илләргә.
кебек сабырсыз ялгызлык мотивы ялгыш кына да чагылыш тапмый. Безнең солдат — шагыйрь йөрәге монда да үз эчке януын, сагышын тыя, аларга юнәлеш бирә белә. Адымы ныклы, карары катгый аның:
Кайту да юк, кавышу да,
Әгәр җиңмәсәк.
Җиңеп кайтырбыз, җиңүдә —
Бөтен киләчәк.
(Ф. Кәрим)
Әмма поэзия сагыну тойгысын һич кимсетми. Кайту юлы дошманның үз өне — Берлин аша дип, солдат күңеленә өмет үрләтә. Фрицны ерак куган саен өйгә юл якыная, дип сагынуны басу чарасын да күрсәтә, поход юлына мәгьнә дә бирә ул
Барган юллар ерак киткән саен. Киткән саен кояш баешына. Кайтыр юллар якын, алтынкаем, Синең белән тиздән кавышуга.
(Ш. Маннур)
Сугыш чоры татар поэзиясендә кешенең иң яшерен, интим хисләренә дә игътибарлылык, аның шәхесен зурлау, олылау сыйфатлары анда конкрет, реаль яшәеш тапкан үлемсезлек концепциясендә аеруча ачык күренә Бу концепция батырлык, геройлык актына нисбәттә шагыйрьләр иҗатында рухландыргыч, оптимистик аһәң булып еш яңгырап торды. Ватан. Яшәү, киләчәк хакына корбан булган көрәшче, каһарман үлми! Ул икенче, рухи гомер юлын башлый. Чәчәкләрдә, каннарда, хыялларда яши башлый. Буыннар белән киләчәккә күчә, һаман яшь, һаман матур булып, идеалга атлый... Әйе. тормышыбыз моңа шгһит, сугыштагылариың үлемсез җаннары тере, хәрәкәттә... Сугыштагылар. яу кырындагылар яшәү, гомер мәгънәсендә, һичшиксез, киңрәк, мәгънәлерәк, төплерәк карашта торганнар. Гомерләрен бик кыйммәткә биргәннәр, чөнки бу турыда рухи бөеклектә торып фикер йөрткәннәр алар Бөек Ватан сугышы чоры татар поэзиясе — Совет Кешесенең шул рух бөеклегенә гүзәл һәйкәл ул1