Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сагыну хисе турында баллада


Диңгез өстендә күренә күптән — Әллә акчарлак, әллә ак җилкән? Кыз карый алга үрелеп басып: Күзләр кысылган, иреннәр ачык...
Инде гел шулай — ничә ел үткән, Кыз, көтә торгач, олыгаеп беткән
Хәтердә әле, һаман хәтердә: Сөйгәне киткән иде катерда. Киткән иде ул җилеп катерда, Явыз дошманны җиңеп кайтырга.Кыз калган иде шушы урында, Уңышлар теләп көрәш юлында. Егет: «Көт!» дигәч, булды көтәргә... Кыз көтә һаман, һәм ул көтәр дә!
Көтәр ымсынып офыкка карап, Аһ, нигә кайтмый ул көткән кораб?!
Күптән тынса да туплар тавышы, Тора тупсада толлар сагышы. Диңгез кипсә дә... күңелгә сыйган Сагыну хисе кимемәс сыман.
Җыр булып түгелермен...
Чуммас идем хәтта бәхет диңгезенә, Артып-ташып, тулып-ашып китәр булса; Бар ләззәтне биреп бары бер үземә, Бүтәннәрнең бәхетен ким итәр булса.
Төшәр идем сикереп сагыш дәрьясына, Чайпалмыйча, түгелмичә чыдар булса; Күпме кайгы һәм хәсрәт-зар — барчасы да Минем генә кочагыма сыяр булса...
Тегермәннең тузган олы ташын,
Җылы онның тузан-онтасын,
Авыр еллар инде кичелде дип, Җиңел генә ничек онытасың?
Тегермәнгә керсәк, без иң башлап, Ялый идек ташны алмашлап.
Телләр татлы, йөзләр якты безнең, Үсмәсәк тә алсу алма ашап.
Эчемдә ни — тышымда шул, Димим мин өзеп кенә; Күбрәге күңелдә шул — Бетермим түгеп кенә...
Йөрәктә ут, ә күземдә Нурлары — очкыннары. Яшем — дәрья, керфегемдә Дымнары шуның бары.
Кайгы катыш сагышыма Күпме гамь аралашкан!..
Үчекмим мин язмышыма Шуңа да карамастан.
Моңа, төптән уйлаганда, Ышанмас күпләр, беләм; Шуңа, яшен уйнаганда, Сөйләшәм күкләр белән!
Сөйләшсәм дә күкләр белән, Мин болыт түгелдермен. Моң ургылып күкрәгемнән, Җыр булып түгелермен!..
Аерылышу
Без кайсыбыз болыт булганбыздыр Сөю дигән сүнмәс кояшка... Ничәнче кат күктә торганбыздыр — Җиргә төштек... аерылгач та, Сыңар канат каерылгач та...
Бер аерылгач инде күрешү юк, Кавышу юк инде Сак-Сокка. Ничек болай булдык — белүче юк, Сылтыйк микән әллә яшьлеккә? Үпкәликме икән язмышка...
Безне инде аерым сынар кояш, Аерым-аерым юар яңгырлар; Ерак күк читендә кыяр-кыймас Яшен булып өмет ялтырар, Күкрәүләре озак яңгырар...
Иңрәүләре...
Син киткәч
Бүген дә кичәгедәй
Шаулады кырда арыш...
Гәрәй Рәхим
Таулар моңы
Күз төбәсәм күксел үрләр аша Ак калфаклы таулар ягына, Томан булып сүзсез моң сарыла Бар дөньяга ачык җаныма.
Юксындырып туган туфрагым, Күз алдыма килсә кыр ягым, Юмарт бөркеп алсу таң нурларын Гашыйк итә кабат Уралым.
Син киттең дә күмелдең, Чуалды кырда арыш. Кинәт тулып күңелем, Түгелде сары сагыш.
Сыймый кыр кысасына Чайпалды зәңгәр җитен, Ташыды — күмде моңга Зәңгәрсу офык читен.
Акты сөт елгасыдай Ургылып карабодай. Инде хисләр дә шулай Куерып бара бугай...
Син киттең дә күмелдең. Күңел тулды, дөнья буш. Күмде басу киңлеген Гүя сары көнбагыш...
һәм көч бирә дәшеп бәйгеләргә Таулар өне — тыйнак, горур моң...
Тау өстендә таулар микән әллә Баскычлары иҗат юлымның?
Соңгы пароход төтене Сузылды ярдан-ярга: «Соң инде» дигән шикелле Озата барганнарга.

Җиде ятка калмый торып, Ят җәберен беләм димә. Хыянәткә тармый торып, Хак кадерен беләм димә.
Ә моңлы гудок, сулыгып, Сарылды гүя җанга: Үкседе гүя кушылып Ялгызы калганнарга...
Бәхет кошын жуймый торып, Асыл кошны таныйм димә.
Үз-үзеңне җиңми торып, Үз-үземне табыйм димә...
Мендәремдә ялгыз янып-пешеп
Чыккан төннәремдә,-
Тәнем генә түгел, җаным өшеп
Йөргән көннәремдә,
Өмет кошы кунып сайрамаса
Гөлдәй хисләремә,
Була идем я боз, я булмаса Көл дә кисәү генә.
Озата барсаң
Син озатсаң әгәр, иркәм, мине, Көнең елдай озын тоелыр, Татлы төштәй бергә үткән көнне Уйлап, җаның күпме кыелыр.
Син озатсаң мине зәңгәр кичтә, Бар бизәге күкнең җуелыр: Күк камалып кызгылт-кара төскә Уелыр да, йолдыз коелыр.
Озаталсаң төнлә озат мине — Аз булса да таңга каршы бар... Син озатып калсаң елап мине, Таңда көлеп кояш каршылар!