Логотип Казан Утлары
Публицистика

МОҢ ТАМЫРСЫЗ БУЛМЫЙ


Иҗат почеркы үзенчәлексез була алмый, һәрбер художник
башка иҗатчылардан үзенчә аерылып тора. Берәүләрдә иҗат
үзенчәлекләре алай ук күзгә бәрелми, ә икенчеләрдә...
Композитор Алмаз Монасыйпов, мөгаен, икенчеләр рәтенә
керәдер. Көчле дәрәҗәдә индиви- дуальләшкән катлаулы иҗат
почеркы, табигый ки, гомум хорда аны шундук танып алырга
булыша. Композитор әсәрләренең бик үк гадәти яңгырашлы
булмавы музыкаль җәмәгатьчелектә еш кына бәхәсләр дә кузгата
Мондый иҗат почеркының тамырлары каян килә? Алар- ны
шәхеснең үзеннән эзләргә кирәктер.
Композитор А. Монасыйп овның автобиографик бе-
лешмәсендә мондый юллар бар: «... 1925 елның 11 июлендә
Казанда туганмын, гомуми белем һәм музыка мәктәпләрен
тәмамлагач, 1940 ел,да музыка училищесының виолончель
классына укырга кердем,' 1943—1945 елларда Совет Армиясе
сафларында хезмәтиттем; 1945—1956 елларда Казан
консерваториясен ике тапкыр тәмамладым: виолончель (доцент
А. Броун) һәм композиция (профессор А. Леман) класслары
буенча; профессор И. Шерман классында ассистентура-ста-
жировка үтеп, Татар дәүләт опера һәм балет театрында озак еллар
дирижер булып эшләдем, консерваториядә композиция классы да алып бардым...»
Белем һәм хезмәт биографиясендәге күпкырлылык композиторның иҗатында да сизелерлек
чагылыш таба. Скрипка һәм фортепиано өчен соната, симфоник оркестр өчен балет сюитасы,
скрипка, виолончель һәм фортепиано өчен камера-инструменталь әсәрләр, скрипка һәм оркестр
өчен концертино-серенада, дүрт симфония. «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы. Әлеге
төрлелек иҗатның 6'өтенлегенә һич тә зыян китерми Шунысын да әйтергә кирәк: ком позитор нинди
генә әсәр өстендә эшләмәсен, үзенең яраткан жанры—-җыр өлкәсендә эзләнүләрен беркайчан да
туктатмый. Татар, рус һәм башка милләт шагыйрьләре текстларына ул бик күп җырлар һәм романс-
лар язды. Аларны Валентина Толкунова кебек илкүләм танылган җырчылар да яратып башкара
Алмаз Монасыйпов җырлары... Мондый төр әсәрләрдә композиторның кабатланмас стилен
камилләштерү юнәлешендәге эзләнүләре дә күренә, төгәлрәк әйткәндә, осталыкның ни дәрәҗәдә
үсүе җырның музыкаль гәүдәләнешендә шундук күзгә ташлана. Шулай ук җыр зуррак музыкаль
идеяләрнең яралуына, аерым алганда, катлаулы симфоник партитуралар («Тукай аһәңнәре» вокаль-
симфоКИк поэмасы, «Муса Җәлил» сим- фония-поэмасы) драматургиясенең формалашуына да
сизелерлек уңай йогынты ясый.
Искәртеп үтелгәнчә, А. Монасыйповның иҗат почеркы, татар музы касы традицияләренә
мөнәсәбәттә, шактый бәхәсләр кузгатты. Композитор иҗатында Урта Азия, Кавказ халыкларының
музыкаль культурасы йогынтысын да күрүчеләр булгалады. Ә менә күз алдындагы чыганак — Урта
Идел татарларының төрле этник группалар ы музыкасының шифалы йогынтысы тиешенчә
игътибарга алынмады. Композитор үзенең эзләнүләрендә лад һәм структура ягыннан да, интонация
һәм метроритмика ягыннан да нәкъ менә милли музыкаль фольклор үзенчәлекләренә таяна. Аның
күп кенә җырлары һәм романслары казан татарлары һәм татар-мишәрләрнең озың көйләре
традицияләре җирлегендә иҗат ителгән. Озын көйләрнең бай мелизматикасыннан автор бик оста
файдалана, алар- ның пентатоник структурасына яңа бизәкләр өсти.
Композитор җырлары һәм романсларының интонацион-конструктив яктан халык иҗаты
үрнәкләренә якынлыгы М. Җәлил сүзләренә язылган «Соңгы җыр»ның мелодик үстерелешендә
аеруча ачык күренә. Үзенең драматизмы белән күңелләрне тетрәндерүче бу җыр тексты,
белгәнебезчә, халык иҗаты үрнәгендә, шигъри параллельлек алымыннан файдаланып язылган.
Җир йөзе шундый киң.
Күңелле һәм якты!
Тик төрмәм караңгы, Ишеге йозаклы!
Мин беләм бик татлы Да яшәү тойгысы! Тик инде мин үләм.
Бу җырым — соңгысы! ..
Интонацион яктан караганда. «Соңгы җырхдагы көй агышы күпмедер дәрәҗәдә «Туган телине
хәтерләтә Шигырьнең беренче җөмләсенә туры килгән мелодик үстерелеш өченче һәм дүртенче
юлларда түбәнге интонацион ноктага җиткерелә. Көйнең мондый драматургиясе җырның эчтәлегенә
— якты һәм караңгы төсләр контрастына бик тә туры килеп тора.
• Хыяллар»... Эстрада >эчен шактый еллар элек язылган бу лирик җыр (Ә- Ерикәй шигыре)
тамашачы тарафыннан хәзер дә яратып тыңлана. Көйнең беренче өлешендә «Ак калфак», «Кәрия -
Зәкәрия» кебек татар халык җырлары аһәңнәре яңгыраган төсле тоела. Икенче өлешт эге отышлы
модуляция көйнең дулкын төсле кабатланып торуын тәэмин итә, бертөрлелектән котылып, төрле
вариацияләр ясарга мөмкинлек бирә Әсәрнең күп кенә джаз коллективларын җәлеп итүе, мөгаен,
менә шундый үзенчәлекләр белән аңлатыладыр.
Композитор А. Монасыйпов иҗаты турында сөйләгәндә, ритм мәсьәләләренә тук талмыйча
ярамастыр. Ритм иҗатчы стилен тудыруда җитди роль уйный. Яңадан халык иҗатына кайтыйк.
Күзәтүләр күрсәткәнчә, халкыбызның җыр сәнгатендәге күп кенә жанрлар катлаулы метроритмикага
корылулары белән аерылып торалар Әлеге үзенчәлек халык иҗаты үрнәкләренә таянып язылган
әсәрләрдә дә югалмый. Әйтик, традицион 5 8 һәм 7 8 ритмик үлчәмнәре А Монасыйповның вокаль
лирикасында. «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасының аерым өлешләрендә еш очрый.
Композитор шушы ритмик төркемнәрнең төрлечә үзгәртелгәннәреннән дә уңышлы файдалана
(фортепиано өчен пьесалар циклы, скрипка белән оркестр өчен концертино-серенада һ. б.) Гадәти
үлчәмдә язылган әсәрләрдә дә вокаль партия ритмик яктан шактый катлаулы. Көй тау елгасы
шикеллерәк ага — көчәя, салмаклана, тынып калгандай була. Шулай да көй тотрыклы ага, ритмик
бөтенлеген җуймый
Татар җыр сәнгатенең бер казанышы буларак кабул ителгән -Зөһрә» җыры (1965 ел) шулай ук
Монасыйповчй үзенчәлекле булуы белән игьтибарны тартып тора. Әсәр ритмик яктан да кызыклы..
Лирик җырның гади генә язылган тексты (М Хөсәен шигыре) психологик тирәнлеккә дәгъва итми,
шулай да ул композитор күңелендә төрле-төрле төсләр белән җемелдәүче балкыш тудырган. Көйнең
кереш өлешендә импровизационлык сизелә. Күп бизэкл'а картина күз алдына килә: кояшлы иртә,
үзенең матур киләчәге турында хыялланучы кыз... Җай гына агылган көйгә 5/8 үлчәмле фортепиано
аккордлары килеп керә. Җырда контрастлык барлыкка килә. Халык к өйләренә хас булган мондый
үлчәм, әйтик, бишек җырларының салмак агышында тынычландыргыч тәэсир тудыра, ә менә кызу
темпта ул, киресенчә, йокымсыраган җанны да уятып җибәрә, күңелләргә канат куя. Композитор
очынып торучы Зөһрәне әнә шулай сурәтли һәм бер җыр кысаларында, т*;мп һәм фактураны үзгәртү
юлы белән, бер-берсенә капма-каршы рухи халәт тудыруга ирешә
Шунысын да әйтеп үтик «Зөһрә» җыры көенең беренче өлеше борынгы-Бәдәвам» китабы
текстлары көен хәтерләтә Китапларны көйләп уку традициясенең бер гәүдәл әнеше булган бу көйдә
казан татарлары җыр сәнгатенең борынгы катламнары шактый ачык күзаллана. Безгә аның авторы
мәгълүм түгел. Китап үзе. белгәнебезчә. 1846 елда Казанда басылган Ә аңа.рчы ул кулъязма төсендә
таралган Тарихчы Ш Мәржани һәм башкалар фикеренчә. «Бәдәвам. Болгар заманнарында ук иҗат
ителгән. Татар мәдрәсәләрендә дәреслек буларак хезмәт иткән әлеге китаптагы шигъри юлларны
шәкертләр көйләп ятлаганнар, шулай итеп, аларны буыннан-буынга тапшырганнар.
< Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасының өченче бүлеге — композитор А.
ААонасыйповның вокаль миниатюралар өлкәсендәге иң күренекле казанышы. Циклның
лирик үзәген «Туган авыл» исемле җыр билгели. Күпмедер дәрәҗәдә бишек җырын хәтерләткән гап-
гади көйдә татар халык иҗатының якты моңны сеңдергән тирән катламнары ачылып китә шикелле.
Көйнең агышы пентатоника чикләреннән чыкмый, һәм моны классик үрнәккә әверелгән шигырь үзе
таләп итә. Барысы да табигый рәвештә көй агышына буйсынган, һәм нәтиҗәдә Сөекле шагыйребез
Г. Тукайның шигъри юллары һәркемнең «үзәгенә үтәрлек» булып яңгырый, җырның кайтавазы
күңелләрдә тирән мәгънәви төсмерләр уята.
Күздән кичерелгән шушы әсәрләр буенча гына да шуны ышанып әйтергә мөмкин: композитор
Алмаз Монасыйпов иҗаты лад һәм структура ягыннан да, ритмика һәм мелодик үстерел еш ягыннан
да халкыбызның җыр культурасы традицияләренә таяна. Иҗатының башлангыч чорында ул армый-
талмый белем офыкларын киңәйтә, табигый интуиция һәм «йөрәк кушуына» бирелеп, төрле жанр
һәм стильләрдә көчен сыный, үзенә генә хас кабатланмас язу алымын камилләштерү юнәлешендә
туктаусыз эзләНә. Үзендә ныклы ышаныч тугач һәм сайлаган юлның дөреслегенә инангач,
композитор, музыкадагы милли башлангычны чиксез олылаган хәлдә, иҗатын тирәнлек буенча да,
киңлек буенча да өзлексез камилләштерә башлый. Бүгенге көндә исә Алмаз Закирович Монасыйпов
профессиональ осталыкның югары баскычына күтәрелде, һәм без әлеге тәҗрибәле композитордан
татар музыка сәнгатен баетырлык яңадан-яңа һәм тагын да үзенчәлеклерәк әсәрләр көтәргә
хаклыбыз.
Наилә ШӘРИФУЛЛИННА,
Казан дәүләт консерваториясе укытучысы.