МӘҢГЕ ИСӘН МУЛЛАНУР
«КӨНГЫШ — ҮЛЕМСЕЗЛЕК КОШЫ» ӘСӘРЕННӘН БЕРЕНЧЕ ТӘЭСИРЛӘР
4
овестьның соңгы юлларын укыгач, анда сурәтләнгән хәлләрне янә бер кат күз алдыннан кичереп, революцион керәш ялкынында чыныккан яшьлегебезне искә төшердем. Миңа, бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинны ике тапкыр күрү һәм аның ялкынлы сүзен тыңлау бәхете насыйп булган карт большевикка, ул көннәрдән искән кайнар җилгә йөземне куеп тору кебек тоелды бу әсәр белән танышу Шуңа күрә биренче тәэсирләремне дә «Казан утлары» укучылары белән бүлешмичә кала алмыйм.
Бу әсәрнең языласын мин моннан ун еллар элек белә идем Ул чакта чуваш язучысы Михаил Юхма телефоннан шалтыратып: «Якуб ага, мин Мулланур Вахитов турында китап язарга керештем. Данлы комиссарның көрәштәше, шул чорның шаһиты буларак, Сезгә дә сорауларым бар иде...»—диде. Очрашырга сүз куештык.
Михаил Юхманы мин әдәбият мәйданында шактый ат уйнаткан язучы дип беләм. Ул миңа «Мәскәү юлы», «Күк ук» дигән тарихи романнары буенча да, чуваш халкының үткәне һәм бүгенгесе турындагы башка әсәрләре аша да таныш Бер сүз белән әйткәндә, талантлы әдип, җитди автор дияр идЪм
Тик Мулланур Вахитов хакында китап язу — ул бит үтә дә каршылыклы елларны, четерекле мәсьәләләрне колачлап алу, бик күп детальләргә яңабаштан ачыклык кертү, ниһаять, кайбер нюанслары әле дә томанлы булган документаль нигезне табу дигән сүз. Булачак китапка нәшрият (ә ул — КПСС Үзәк Комитетының «Политик әдәбият» нәшрияты!) куйган таләпләрне дә искә алсаң. Шул дәрәҗәдә әзерлеге, әдәби куәте җитәрме, максатына ирешә алырмы язучы?..
Яшермим: Михаил Юхманың үзе белән күрешкәнче, шундый икеләнүләрем-шикләрем бар иде. Бәхеткә каршы, ул шикләр беренче очрашуда ук ышаныч һәм өмет белән алышынды: юк, тугандаш халык язучысы бу авыр, зур эшкә очраклы гына алынмаган икән, ул үзенең иҗаты һәм тормышы белән шушы темага әзер икән.
Халкыбыз мәхәббәтен яулаган драматург Туфан Миңнуллинның яшьләргә гыйбрәт итеп әйткән бер фикерен һич онытмыйм: «Олы шәхеснең Ил, халык алдындагы намус чисталыгы турында язганда үзеңнең дә күңелең, хәтта өс-башың да чиста булырга тиеш»,— дигән шикеллерәк иде ул. Михаил Юхманың үлемсез революционерыбыз, ялкынлы йөрәкле каһарман хакында әсәр язуы мисалында да шул сүзләрнең хаклыгын раслап булыр иде, дип уйлыйм. Мин язучының үз героена эчкерсез мәхәббәтен, бик түземле һәм намуслы рәвештә вакыйгаларны, кеше язмышларын тергезүен, Вахитов тормышының һәм характерының тирән катламнарына үтеп керүен күрдем. Кемгә генә мөрәҗәгать итсә дә, изге максатын аңлап, үтенечен кире какмауларын, бигрәк тә Рәфыйк Нәфиков, Вәзих Исхаков кебек танылган галим һәм язучыларның хуплавын, ярдәм итүен ишетеп сөендем, ул чорны, комиссарны яхшы белгән кешеләр белән элемтәгә керергә хәлдән килгәнчә үзем дә булышырга тырыштым. Шул рәвешле, Юхма Мулланурның кәләше Мәхфүзә, Һади Маликовның хатыны Рәбига һ. 6.лар белән очрашты. Шундый очрашулардан соң язучы миңа яңа гына язылган аерым күренешләрне, эпизодларны укып күрсәткәли иде Хәтта беренче карашка очраклы булып тоелган фактлар, штрихлар язучы каләме астында бер җепкә теркәлә, аларга күзгә күренеп «ит куна», җан керә бара иде...
Ниһаять, китап язылып бетте, 300 мең данә булып басылып чыкты, һәм иң гаҗәбе — шул бик зур тираж комга сипкән су кебек тиз таралды. Халкыбызның абруйлы матбугат органы — «Казан утларыиның да бу әсәрне күреп алуы, бастырып чыгаруы мине ихластан сөендерә (Биредә укучылар аның журнал варианты — күләм ягыннан өчтән бер өлеше белән таныша алалар).
Мулланур Вахитовның каһарман язмышы, кабатланмас тормышы турындагы әсәр (тулы күләмендә ул — роман) минем өметләремне аклады, дип әйтәсем килә.
Мин бу әсәрне партия Үзәк Комитетының апрель Пленумы барган тарихи көннәрдә укыдым һәм ленинчы җитәкче образы аша революцион үткәнебездән социализм тезелешенең бүгенге этабына салынган күперне күрдем Партиябез эшчәнлегендәге ленинчыл эш стңле, совет халкын яңа казанышларга рухландыручы көчле җитәкче шәхесе турында < уйландым.
Михаил Юхма татар халкының үлемсез улы хакында тирән соклану, зур ышандыру көче белән яза. Тарихи дөреслеккә тугрылыклы язучы чорның киеренке сулышын тоярга мөмкинлек бирә, баррикадаларның ике ягында калган кешеләрне җанлы итеп күз алдына
П
бастыра. Мулланурның Владимир Ильич белән сөйләшү-киңәшүен тасвирлаган сәхифәләрне, яисә аның дошманнар белән күзгә-күэ калган минутларын гына искә төшерегез. Әсәрдә кырыс документаль нигезнең әдәби хыял җимеше булган күренешләр, геройлар белән чиратлашуы, нисбәте әйбәт саклана һәм бик табигый үрелеп бара. Мәңге исән Мулланурның онытылмас образы күз алдына килә.
Мулланур Вахитов — халыкның үз арасыннан калкып чыккан, бөек Лениннан нур алып балкыган күренекле шәхес Ул туган халкының бәхете өчен ут эченә керде, ленинчы I революционер буларак, барча милләт хезмәт ияләренең азатлыгы өчен, халыклар дуслыгы тантанасын яклап көрәште. Ул чын интернационалист табигатьле иде. Рус, татар, башкорт һәм чуваш халыкларының эчкерсез дуслыгы. Совет власте өчен уртак көрәше әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. Большевикларның ленинчыл милли политикасы, пролетар интернационализм рухы белән сугарылган бу китап илебездәге халыклар дуслыгына бер һәйкәл булып та кабул ителә.
«Көнгыш — үлемсезлек кошы»н укыганда, мин сугышчан дусларым — Яков Шейнкман, Гирш Олькеницкий, Һади Маликов һәм башкаларны яңадан күргәндәй булдым. Алар әсәрдә Мулланур образын тагын да тулыландырып яшиләр.
Михаил Юхма революция һәм халык дошманнарын да төгәл штрихлар белән тасвирлый. Алар арасыннан без һәртөрле милләтчеләр, ак гвардиячеләрне һәм җөмләдән берсе булган Әдһәм Дөлделевичны да танып калабыз. Әдһәм — мәкерле дошман. Аңа «җан иңдергәндә» язучы Октябрь революциясе Үзәк дәүләт архивы материалларына да нигезләнгән Бу образ артында кайбер иптәшләрнең ышанычын яулап, Комиссариатка үтеп кергән, Мулланур Вахитовка, татар революционерларына коточкыч яла яккан һәм үзенең доносы астына «Былбыловичи дип имза салган бер бәндә тора.
Игътибар иткәнсездер: ышанучан күңеле белән Дөлделевич ятьмәсенә эләксә дә, бөтен газапларны батырларча кичереп, революция эшенә хыянәт итмәгән Галия, гомере буе байларга бил бөгеп, соңыннан аңлы көрәш юлына баскан Габдулла солдат әсәрдә нинди җылылык белән сурәтләнәләр! Габдулла образында мин революция таңында билен турайткан, беләкләрендә яңа көч тойган һәм хөррият намына көрәшкә ташланган хезмәтчел халык гәүдәләнешен күрдем.
Гомумән, әсәрдә изүчеләргә каршы изге яуга күтәрелгән халык идеясе бик эзлекле рәвештә чагылдырылган. Хәтеремдә, хәтта аның бер варианты халкыбызның «Ком бураны» дигән мәгълүм җыры белән ачылып китә иде: «Без давылдан курыкмыйбыз, үссбез давылдай булгач...» Габдулла, Галия һәм Пиктимерләр революция эшенең, комиссар Вахитов рухының җиңелмәслегенә, мәңге исән каласына инаналар, бөек Россия өстендә азатлык кояшы балкыйсын беләләр, шул якты киләчәк хакына үзләрен фида кылалар. Үлемсез Көнгыш турындагы риваять әсәрдәге халык рухының үлемсезлеге идеясен табигый рәвештә бер үзәккә туплый һәм тагын да калкурак итә.
«Көнгыш — үлемсезлек кошы» — халкыбызның революцион көрәш сәхифәләрен сәнгатьчә буяулар белән, тарихи дөреслеккә омтылып тасвирлаган китап. Күренекле революционер, беренче совет дәүләт эшлеклеләреннән берсе, халык массаларының җитәкчесе һәм ялкынлы трибун Мулланур Вахитовның 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә бу әсәрнең «Казан утлары» журналы аша меңнәрчә укучыларга барып ирешүе — зур вакыйга. Тугандаш халык әдибенең җитди уңышы булган бу әсәр мисалында илебез I халыкларының һәм әдәбиятларының интернациональ табигате, эчкерсез тирән багланышлары чагыла, һәм бу һич тә гаҗәп түгел: безнең күкрәкләрдә әкияти-серле һәм искиткеч дәрәҗәдә реаль булып талпынган бер кош — Көн кошы — үлемсез идея-pyx гәүдәләнеше дә, халыклар дуслыгының мәңгелеген раслаучы тирән мәгънәле символ да ул.