Логотип Казан Утлары
Публицистика

Максат

«Карчыга»ның башлыча максаты: эшче халыкны хашан дәрәҗәсенә дә күрмәен- чә, җәһәннәм чокыры кебек караңгы, сасы, һавасы бозык фабрикаларда, заводларда сасыган итләр, күгәргән икмәкләр илә ачлы- туклы асрап, суткасына уналтышар сәгать каторжный хезмәт иттереп, приказчик, кон- торщикларына кояш чыкканнан төнге сәгать унга, уникегә кадәр җигеп, кибеттә, подвалда әллә ниндәй былчырак эшләргә кушып. юк кына нәрсә өчен ата-анасы илә сүгел, актык тамчы каннарын эчеп, тиешле жалованиеләрен кысып, аларның кул көче аркасында кесәләрен тутырган, корсагын үстергән надан, тәкәббер, залим, ач күзле капиталистлар илә сугышмак, кадәри хәл приказчик, конторщик һәм эшче халыкның файдасына каләм йөртмәктер
Ничә йөз еллардан бирле хөкүмәткә әллә ниткән тиешле-тиешсез налоглар түләп йөдәгән, ачлыктан аптыраган, хокуксызлык- тан гаҗиз калган җирсез, сусыз авыл халкының тормышыннан, дахили вә хариҗи сәяси эшләрдән, мәктәп-мәдрәсәләрдән вә гайре нәрсәләрдән бәхәс итеп, тиешсез һәм килешмәгән эшләрне көлке тарикы илә язып, рәсемнәре һәм күрсәтеләчәктер
«Карчыга», 1906, 1 сан, 1 6 Хәсрәтле көннәр
Русия өстендәге кара болытлар көннән-көн куера, дөнья йөзе көннән-көн караңгылана барадыр, бу көн үз ихтыярында йөргән кеше иртәгә төрмәгә кермәвеннән, Якутскига җибәрелмәвеннән, яхуд полевой суд буенча хөкем кылынып асылмавыннан һич имин түгел; һәркемнең җаны-тәне кыл өстендә генә йөридер. Гөнаһлы бәндә, җәһәннәмдә ята-ята, җәһәннәм газабына да күнә, имеш; шуның шикелле Руссиядәге золым астында изелгән халык та полевой судларга, гомерлек каторгаларга, егерме дүрт сәгать эчендә дар агачына асылуларга күнә башлады; бюрократия көннән-көн куәтләнә бара, хөррият өчен йөрүчеләр, хәзерге хөкүмәттән разый булмаган кешеләр һәр көнне төрмәләргә, крепостьларга тутырылалар, Сибириягә озатылалар; хөррият соб- ранияләр, хөррият союзлар тәмам бетте, хөррият матбугатның да исеме генә калып
Үткән ел октябрь 17 манифестыннан бирле Русия танымаслык бер хәлгә керде: Русиянең һәр җирендә, һәр шәһәрендә ничә йөз еллардан бирле ирек вә җиргә мохтаҗ авыл халкы, бер кисәк икмәк, ял итәр өчен берничә сәгать вакытка сусаган эшче халык үзләренең тормышын яхшыртыр өчен, үз праваларын алыр өчен капитализм илә сугышып кан "елгасына батты; ничә вә ничә яшь егетләр халык файдасы артыннан йөреп корбан булдылар, никадәр аталар, ничә-ничә аналар үзләренең күз карасы кебек газиз угылларыннан аерылды, никадәр бала-чага анасыннан аерылып, ятим булып калдылар һәр җирдә елгалар кебек күз яшьләре агадыр, һәр җирдә кыямәт көне кебек аһ-ваһ итеп елау, хәсрәт, ничә йөз еллардан бирле эшче, фәкыйрь халыкны үзләре теләгәнчә җигеп, аларның ярлылыгыннан файдаланып, аларны ачтан үлмәслек кенә хак илә бер минут күзләрен ачарга, хәл алырга вакыт бирелми, әллә нинди каты вә авыр хезмәтләр кылдырып, каннарын эчеп кесәләрен юанайткан байлар, эш вакытын киметеп, хак арттырырга сораган өчен, «хуҗага каршы киләләр, бунт чыгаралар, законны бозалар, фәлән» дип ничә меңнәр гөнаһсыз эшче халыкны урыннарыннан куып, бала-чагасы илә урамнарга ташлап, ач-ялангач калдырдылар һәм бик күбесен «котыртучылар» дип шпионлык кылып, төрмәләргә яптырдылар, Сибириягә җибәрттеләр. Үзенең хайван түгел икәнлеген вә башка кешеләр кебек үк дөньяда адәм шикелле торырга аның да хакы барлыгын аңлап, үз правасын требовать иткән эшче халык капиталистлар һәм хөкүмәт каршысында «бунтовщик» булып күренде! Коллык зынҗырыннан азат булып, хөррият өчен үзләренең газиз җаннарын фида кылырга хәзер алдагы сафта укыган яшьләр, фабрик-заводларда хезмәт итүче эшчеләр булды. Аз жалованьега күп хезмәт бирел, һәртөрле мәшәкать, җәфа в;> кыенлыкларга чыдап, дөнья яктысын күрми золым, җәбер астында изелгән түбән дәрәҗәдәге түрәләр, приказчиклар, эшчеләр һәркайда бастовать итеп, бетен Русияне астын өстенә китерделәр
Ялгыз капиталистлар, юан корсаклы байлар илә аена әллә иичәшәр мең жалованье алып, һич эш эшләми, клубларда карта уйнап гомер үткәрүче бюрократлар гына «болганчык суда балык тоту асат» икәнен бик яхшы белгәнлектән, иске тормышны максат, хөррият теләүчеләргә теш-тырнаклары илә каршы тордылар. Чөнки аларның дөньялары түгәрәк, һәрнәрсәләре җитешкән, ашаганнары, кара халык әйтмешли, бал да май; кыйммәтле туннар кияләр, меңәр сумлык аргамакларны резин шинлы коляскаларга җигеп, кататься итәләр, көненә унбишәр сәгать йоклап, корсаклары шартлаганчы ашыйлар, эт булганчы эчеп., кебек исерәләр, дөньядагы барлык кабахәт эшләрне кылалар, хезмәт-чене приказчикны һич тиешсез урында эт урынына сүгәләр, налог түли-түли йөдәгән авыл халкының актык тиресен туныйлар, болай булгач, әлбәттә, болар өчен иске тормыш яхшы Әмма бу иске тормышның нигезе хәзер тәмам чергән, бүгенме-иртәгәме егылачак. Хаклык һәрвакыт өстен булачагында һич шөбһә юктыр. Хәзергә кадәр аяк астында изелгән эшче халык илә җирсезлектән аптыраган авыл халкы да. әлбәттә, бер көн моратларына ирешеп, дөнья яктысы күрәчәкләр
«Карчыга», 1906, 2 сан, 2—3 бб.
Ялгыз — биредә: фәкать, бары тик мәгънәсендә.
Күз яшьләре
ЙОСЫФ КИТАБЫ КӨЕ ИЛӘ
Русия эчендә ниләр булгай, - һәр җирдә стражник һәм казак тулгай, Хөррият өчен күп кешеләр сугылгай, Куркынычлы көннәребез алда имди.
Бюрократ һәм байларның карны туктыр, Алар кулында төрле-төрле корал күптер. Бичара эшче халыкка икмәк юктыр.
Авыл халкы җирсезлектән кырылыр имди.
Кара халык ачлыктан үлеп бара,
Боларны туйдырырга юктыр парә, һәркем эзләр иде үзе чара.
Мәгәр нагайкадан куркыр имди
Кыенлыкка калып бара көннәребез. Зынҗыр белән беркетелде телләребез. Аһ-ваһ илә үтәдер һәм төннәребез.
һәр җирдә полевой судлар тулды имди.
Кара болыт яктылыкны янә каплыйдыр, Бюрократлар иске тормышны мактыйдыр. Буржуалар капиталны үзендә саклыйдыр, Бүлешергә һич ниятләре юктыр имди
Күбәйде һәр җирдә асылу һәм атылу. Хисап юк яндыру һәм ватылу.
Мода булды сары алтынга сатылу.
Болар бар да Столыпин ысулы имди.
Ышаныч юк һәм киләчәк Думага, Карагруһлар сәҗдә кыладыр сумага. Әйләнеп бара бетен Русия чумага. Күрәчәк 'кыенлыклар алда имди.
Кара халык ачлыктан күзен ача алмый.
Болай булса, ашлыкларын да сачә алмый, Казакларның камчысыннан һич кача алмый. Төркем-төркем Сибириягә җибәрделәр имди.
Дума таратылгач, бюрократлар куәт алды, Хөррият тарафларны төрмәгә салды, Бала-чага ата-анадан ятим калды, Моннан артык кыенлыкларбулмас имди
Болай булса, хараптыр эшләребез, Корбан булды күп кирәкле кешеләребез, Айларсыз без, куркаклар, ни эшләрбез. Озакламый выборлар булачак имди.
Караңгы төн никадәр озын булмасын, Җир йөзе золым илә һәм тулмасын. Арысланнар Себергә күлме куылмасын, Ниһаять, бер таң атмый калмас имди.
«Карчыга». 1906. 2 сан, 2—3 бб.
Әгәр дә без үзебезнең кул көчебез, үзебезнең маңгай тиребез берлән тамак туйдыручы эшчеләр үз кирәкләребезне үзебез сорамасак, үзебезнең ачлы-туклы тормышыбызны яхшыртыр өчен үзебез иҗтиһад кылмасак, хода бигрәк байларга бирсен, «аларда булса, без ач булмабыз әле» дип һәмишә шул искечә ризыгыбызны байлардан көтеп, аларның >фатиха»сына гына алданып йөрсәк, безнең көнебез дә. тормышыбыз да яхшыланмаячак, кадерле булган бәйрәм көннәребездә дә ял итәргә, хатын-кыз. бала- чагабыз берлән туйганчы чөкердәшеп сөйләшеп чәй эчәргә, аш ашарга форсат бирелмәячәк, суткасына унсигезәр сәгать эшләп алган акчабыз һәмишә шулай балаларыбызны тәрбия кылырга җитмәячәк, балаларыбыз һәмишә шулай надан калачак, хатыннарыбыз һәмишә байларның былчырак керләрен, шакшы идәннәрен юудан, ломойларын түгүдән бушамаячаклар; ул хөрмәтсез байлардан хәер көтмәк, шайтаннан иман өмит итмәк берлән бердер, алар ничек тә булса безнең җилкәбезгә атланып, актык тамчы каныбызны эчәргә тырышачаклар, алар әүвәлдә безнең җелегебезне күп суырдылар, ә хәзер, мөмкин булса, бөтенләй җаныбызны алырга тырышачаклар, чөнки бу соңгы еллар эшче халык та алар кебек үк дөньяда торырга хакы барлыгын аңлап, үз правасын требовать итә башлагач, аларның бөтенләй каннары куерды
Әй. иптәшләр! Выбор вакытлары якынлашадыр әгәр дә дөньяда адәм кебек яшисебез килсә, дөнья яктысын күрәсебез, балаларыбызны адәм кебек тәрбия кылып, укытасыбыз килсә, эш вакытын кыскартып, хезмәт хакын арттырасыбыз килсә, выбор вакытларында йоклап калмаска кирәк; избирательлек правасы булганнарыбыз Выборга катнашып, үз эчебездән эшче халык файдасына тырышучы, эшче халыкның кирәген яхшы белүче ышанычлы фидакарь адәмнәргә тавыш биреп, выборщик сайлап, һич булмаса. Оренбургтан берәр эшчедән Думага депутат җибәреп, үз кирәкләребезне требовать итәргә кирәк Юкса без эшчеләрнең кирәген алпавытлар, байлар кайгыртмаячак, чөнки һәркемнең бармагы үзенә таба бөгелә, үз файдасын күзли, безнең адәм кебек яшәвебезгә алар һич разый түгел Теләсә мөселман, теләсә урыс, яки яһүди поляк булсын, без эшче халык өчен тырыша торган, эшче халыкның кирәген белгән адәмнәргә тавыш бирергә тиеш Чөнки урыс эшчесе илә мөселман эшчесенең хаҗәте бердер
«Карчыга», 1906. 3 сан. 146.
Форсат — җай, уңайлы очрак
'II Дәүләт думасына сайлаулар 1907 елның январь-февраль аенда үткәрелә.
Парә — акча.
Зынҗыр — чылбыр, богау
Эшче халыкка