Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОЯШЛЫ ЯКЛАР ГӨЛЕ


оңгы вакытларда аның гадәтенә кереп китте: берәр таныш-белеше очрап, хәл-әхвәл сораша башласа. Нурислам, авыр гына көрсенгәндәй итеп: Картаябыз, малай, мич башына таба үрмәләп барыш хәзер, ди
Нәрсә, әллә пенсиягә дә чыгарга вакыт җитәме?
Нихәл итәсең, безнең бурильщик халкын бүтәннәргә караганда биш елга алданрак списать итәләр бит. ди Нурислам һәм санаулы гына бөдрәләрен. баш селкеп, бер биетеп ала. хәйләкәр-шук көлемсерәү яшерелгән ыспай гына мыегын имән ы белән ян-якка сыпыргалап куя. Шулай егетләрчә куяр идең.
— Әйе шул,—диде Нурислам, бик җитди итеп, карчыгы белән бик тә килешкәндәй итеп әйтте — Пенсиягә чыксам, икенең бере инде: я бакча корты булам, яисә кайберәүләр кебек рәхәтләнеп өч борынга кереп йөрим
Бик салып йөри алмассың, малайка Машина алырга чиратың килеп җитә, салдым башларны бик тиз рульдән куалар хәзер
— Рульдән куылганга кадәр муенны сындырып өлгермәсәм
— Син, малайка, җүләр сатып утырма монда, яме Бер-бер артлы
маңгай бөдрәләрен биетүеннән, мыегы яшереп бетерә алмаган шук кө-лемсерәвеннән мондыйрак мәгънәне аңлавы кыен түгел: «Шундый \л безнең бурильщик халкы, особый токымнан! Әйтәләр безгә, авыр хезмәттә бик таушалгансыздыр, инде лаеклы ялга озатабыз сезне, диләр. Ә без. күреп торасың, теләсә нинди бәйгеләргә чыгарга әзер1»
Чыгарга әзер әзерен. Шулай да ялга китәр көНһәрен бик көтә иде Нурислам, айларын, атналарын саный-саный көтә иде Пенсиягә чыкса, иң беренче эш итеп, ничәмә дистә елларның ачы җил-бураннары өшеткән сөяк-санагын җылытырга Кырымга. Кара диңгез буйларына китәчәк ул. Гаҗәеп матур глициния гөлләре чәчәк атып утырган Кырымга! Ниһаять. ул гүзәл гөлне барып күрер көннәре дә якынлаша Нурисламның. Күңел түрендә бик тирәнгә яшерелгән. берәүгә дә. шул исәптән. Нәси-мәгә дә берни сиздермәгән хыял бу. әлбәттә. Әйе. Нәсимәгә дә... Аның, җанкисәгенең, бу тарафтан үз хыялы.
Әнә. бүген дә шул турыда сүз ачты Нәсимәсе.
— Пенсиягә чыксаң. Зөлкәрам кебек син дә бакчаны тәмам рәткә кертер идең, име5 Шул эт оясы күк будкаңны да чын дача өе итеп салып
бармагының аркае
өч туй борын төбендә, туйның яме машина белән хәзерге заманда. Гараж турында да хәстәрләнә башларга бик вакыт
— Бик вакыт, карчык, бик вакыт,— диде Нурислам тагы да күндәмрәк күренергә тырышып.— Булмаса, мин бер әйләним әле Зөлкәрәм, кемнәндер таш белешәм, дигән иде анда
Нәсимә, «малайка»га да җитди сүзнең үтә башлавына бик канәгать калып, аны озатып калды.
Көн кичкә таба авышып, урамнарның иң ыгы-зыгылы чагы иде. Кояш ж.әйге челләдәгечә кыздыра, ә юл буе өрәңгеләре узучылар өстенә кырлы-сырлы алтынсу яфраклар ыргытып кала Нурислам баш түбәсендә бөтерелгән яфракны ялт кына эләктереп алмакчы иде. тоттырмады на- янкай, күбәләктәй талпына-талпына читкә очып китте
«Шулай инде ул дөньялар,— дип уйланып бара Нурислам.— Картлар чүгә, яшьләр канат кага . Чыннан да, Нәсимә, кайчан гына килеп җитте соң әле ул бер-бер артлы өч туй көтәр заманнар? Әле үз туебыз шаулап үткәнгә дә кичә генә сыман. Бер-бер артлы ук булмас булуын туйлар Бик алайга ошамый. Айсылуы әле өченче курста гына, институтын бетерсен Илдусның да диплом алганына ничә генә ай, әле һаман малайлыктан чыгып җитми шикелле. Ә менә Рашатка башлы-күзле булырга да бик вакыт инде, канатлары нык хәзер аның. Эшкә генә ераккарак китеп барды. Нефть белгеченә, әйтерсең монда эш беткән, тоткан да Төмән ягына китеп барган».
Сәеррәк бит әле бу. Әнә, ишегалдында Нурисламнан да яшьрәк күршеләре, вәкарь белән генә атлап, оныкларын җитәкләп йөри, ә Нурислам. тиздән пенсиягә чыгып, чыннан да «бабай» исемен күтәрергә хаклы була торып, чәчбай үсмерләр белән стадион юлын таптасын, шак-шок домино сугып утырсынмы? Бер дә күңелле күренеш түгел бит әле бу, Рашат улым һәр язның, җәйнең үз яме, көз белән кышның да үз хозуры һәр агач, вакыты җитүгә, бөре яра, шаулап чәчәк ата, яфрак коя Кошлар да оя кора, нәниләрен канат кактырыр чакны һич соңлатмый Кеше тормышы, әлбәттә, катлаулырак Ләкин еш кына үз тормышыбызны үзебез үк катлауландырабыз түгелме без?
Тагын ни көтә дә нәрсә җитми ул малайга? Барын бардыр аның да, әйтик, үз глициниясе.'Булмый калмас.
Глициния Нигә тагын хәтергә төшеп тора соң әле ул кояшлы яклар гөле? .
Ул чакларда әле бу яшел аллеялы урамнар урынына олыдан-олы чокыр-чакыр да муеннарын күккә чөйгән краннар хакимлек итә, Нурислам да хәзерге кебек бөтен идарәдә танылган бораулаучылардан түгел, вышка башындагы оясына бормалы баскычлардан мәче җитезлеге белән менеп-төшеп йөри торган җиңел сөякле верховой егет иде Егет дигәч тә, буйдак дигән сүз түгел — Нәсимәсе бар, иске Әлмәт ягындагы штукатур тышлы такта баракта үз куышлары бар, вахтадан кайтып тамак ялгап алгач та аяклар тизрәк клуб ягына каермый башлаган чаклар иде инде Яшь кәләш куенын калдырып, чокырлы урамнар буйлап атлауның хаҗәте дә юк, ә менә җәйге яллар якынлашуга, күңел дигәнең бу озынча бараклардан ераккарак — туган якларга ашкына башлый иде
Яллары бергә туры килмәде дә, Нурислам ул елны авылга ялгызы гына кайтты Яллары туры килмәүнең ни сәбәбе чыккандыр, анысы истә калмаган, ә менә Нәсимәгә карата «Килен булып бидта нигезенә кунакка да кайтасы килми моның»,— дигән үпкәсе яхшы хәтердә Шул яшерен үпкә аркасында бугай инде, самолетта очканда аның урыны бөдрә коңгырт чәчле бер кыз белән янәшә туры килде Кемнедер хәуерләтә иде
бу эре бөдрәләр, ләкин кызый, түгәрәк тәрәзәгә иелә төшеп, Нурисламның туксан тугыз соравын колагына да элмичә, юлдашыннан йөзен дә. телен дә яшереп бара бирде. Тик стюардесса, поднос тулы конфет күтәреп, юлчыларны сыйлап йөри башлагач кына, бөдрә чәч бире таба борылды, көлемсерәвең яшереп кенә күршесенә сынаулы-наян бер караш ташлады ♦
Әйтерсең лә шунда Нурисламның башына кинәт кенә үзе йомшак. үзе авыр тукмак белән китереп суктылар.
— Сез. Таһирә түгелме соң?—диде ул, телен көчкә әйләндереп *
— Юк, әти-әнием миңа башка исем кушканнар,— диде бөдрә чәч, £ инде көлемсерәвен яшереп тә тормастан. з
— Алайса, кем соң Сез? Исемегез ничек? =
Очраган берәүгә анкета мәгълүматлары бирә торган гадәтем о юк.— дип. бераз ачулырак итеп әйтте кыз. Ф
Әлбәттә, Таһирә түгел иде ул, Нурислам үзе дә ышанмыйчарак х аңа шулай дәште. Таһирә гәүдәгә дә калкурак, яшькә дә өлкәнрәк иде. = Әмма күзләре, аннан да бигрәк, елмаю-көлемсерәүләре... Охшаса да ч охшар икән! *
— Әллә сезнең Таһирә исемле апагыз бармы? £
— Апаларым юк. Үзем апа кеи!е мин.
— Апа кеше, кайсы яктан үзегез? ®
— Көнчыгыш яктан
— Ерак Көнчыгыштанмы, әллә Якын Көнчыгыштанмы?
— Ерак та түгел, якын да түгел, иң кояшлы якта безнең авыл. «
— Тулысынча ышанырга була, апа кеше. Йөзегезгә кояш нурлары * бигрәк мул сеңгән.
Кыз бөдрәләрен кискен генә тибрәтеп куйды да яңадан түгәрәк тәрәзәгә иелде
— Әйтегез әле, Сез Таһирәгезгә дә шулай тәмле телләнәсезме?— диде ул бераздан. Тавышы тагын җитди-кырыс, шул ук вакытта күршесенең теленнән һич тә тикмәгә генә ычкынмаган бу сүзләр, алардан Таһирә дигәннең кемлеген белергә теләү аермачык сизелеп тора иде.
— Юк шул, апа кеше. Мин ана тәмле телләнү түгел, бер кәлимә сүз әйтергә дә өлгерә алмый калдым. Кунак кыз иде ул, ай күрде, кояш алды.
— Бичаракай.. — Кыз рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
— Бичара шу-ул — Нурислам, мескен кыяфәткә кергән булып, авыр көрсенгәндәй итте.
Ах, бу язмыш дигәннәрен
Теге вакытта: «Менә. Нурислам, синең мәхәббәтең шушы кыяфәттә булыр»,— дип, аны Таһирә белән юри генә очраштыргандыр язмыш. Ә инде янәшәдәге бу кыз мәхәббәтнең чыны, күктән җиргә иңгәне түгел микән? Чыны Нигә алайса алдан Нәсимә белән кавыштырып өлгердең син, язмыш?
Кызый үзенең исемен, шөгылен аэропортта саубуллашканда гына әйтте: Гөлсинә атлы икән, медицина училищесы студенткасы.
— Бигрәк баеп киткән ахры бу картлач, сәлам дә бирми - Зөлкәрамнең карлыккан тавышы аны сискәндереп җибәрде.
— Сәлам! Байлык-хәзинә җитәрлек монда, малай!—Нурислам күкрәк турысына суккалап куйды
Зөлкәрәм моны үзенчәрәк аңлады бугай
— Алайса, картлач, бигрәк урынлы очрашканбыз икән,— ул гадәтенчә, сул күзен чет-чет кыскалап, «Нефтяник» рестораны ягына ияк какты — Сәбәбе дә бар: сөенче!
— Әҗереңә уң колагың үзеңә, дияр идем, башта әйт, нинди?
— Буркомнан кайтыш минем. Син көткән путевка кайтып җиткән
анда. Кырымга, Ялтага Булатов сер итеп кенә әйтте: үзен лаеклы ялга озатканда кулына тапшырабыз, ди.
— Хәбәрен хак булса, юарга да була моны.— дип, Нурислам ресторанга таба китә дә башлады. Ләкин бераз баруга кырт борылды да парк тыкрыгына юл алды
— Син, картлач, алай шылдыртмале,— дип, Зөлкәрәм аның җиңеннән эләктереп алмакчы иде, тукталып калды. Дистә еллар бергә эшләп, һич кенә дә аңлап бетерешле булмады шушы Нурисламны. Аннан юмарт, аннан җилҗак кеше бөтен идарәдә юктыр, дип кенә йөргәндә, кинәт әллә нишли дә куя...
Паркка җитүгә. Нурисламның аяклары кинәт атламас булды. Куллары белән таяныр нәрсә эзләгәндәй, һавада капшана-капшана, көчкә генә якындагы эскәмиягә килеп утыра алды.
Нишләвең инде бу. йөрәк? Үтәр үтүен үтә иде бит Тирәнрәк, тирәнрәк сулыш аласы иде Ш\ны булдырып булса, үтте-китте дигән сүз... Менә бит, була. Тагы да тирәнрәк Тагы да.. Ю-ук, йөрәккәй, шаярма син алай. Нурислам абзаң булыр бу! Менә үтә дә ич.
Шулай да, врачлардан алай Һаман-һаман качып йөрү ярамас. Бер күренеп кайтасы булыр
Ялтага диген, ә! Күптәннән хыялланган, һаман җае чыкмаган, һаман кичектереп киленгән сәфәргә. Гүзәл глицинияләр таҗларын коймагандыр әле. кара көзгә кадәр шау чәчәктә утыра, диләр бит ул гөлне.
Глициния Гөлсинә. Исемнәрегез үк шифалы ахры сезнең, менә бөтенләй җиңел булып китте
Теге вакытта да шулай кәефсез көннәре иде аның. Юк, бер җире дә авыртмый да. сызламый да, ниндидер күңел кәефсезлеге иде. Хәер, «ниндидер» диясе юк, сәбәбе ачык. Авылдан кайтуына Нәсимәсе бигрәк сәер каршылады аны. Күрешү минутларында сагынуының иге-чиге юк кебек иде хатынның, иртәгесен алыштырып куйдылармыни үзен. Иренең шук-шаян сүзләренә генә түгел, һәр дәшүенә авыз ерырга торган Нәсимә, гомер булмаганны, караңгы чырайланды да куйды. Ике көн шулай тыр- пыр йөрде дә өченче көнне юлга җыена башлады «Син гулять итеп кайт-тың. инде миңа чират»,— ди
һәм китеп тә барды
Әнә бит ничек кылана «Бергә кайтыйк» дигәндә кырык сәбәп тапты, инде менә ир сүзе дә колагына керми Ничек аңларга бу хатынны?
Шулай уйланып, ашханәгә барышы иде Нурисламның, кинәт колак төбендә гаҗәеп ягымлы, юк, дөньяви гына түгелдер, илаһи бер дәшү яңгырады: «Нурислам абы-ый!..»
Күтәрелеп караса.
Аның каршында нәкъ/эеренче очрашкандагыча, дөресрәге, аерылыш- кандагыча бугай, оялчан-наян елмаеп, Гөлсинә басып тора иде. Кулында кечерәк кынә кызыл сумка
— Өнемме бу. әллә төшемме, Гөлсинә Чыннан да синме бу?
— Мин идем дә... Алай бик ягымлы каршыламады әле Әлмәтегез.
— Кем икән ул безнең Әлмәттә андый рәхимсезе? Әйт кенә, Гөлсинә, хәзер арт сабагын укытабыз аның
Гөлсинә, нигәдер ашыга-ашыга. бйредәге медсанчастька практикага җибәрелүе, горздрав хәзерләп куйган квартирлар барысына да җитмәгәч, гостиницага килүен, анда да урын булмавын, инде менә адресын да төгәл белмәгән чыбык очы туганнарын эзләп йөрүен сөйләп бирде.
Нурислам, шушы кадәр дә сөйкемле бөрелеп-бөрелеп килгән чия төсле иреннәрдән күзләрен ала алмыйча, аны тыңлап тора, ә сүзләренең мәгънәсен аңлый да. аңламый да иде.
— Әй. җае чыгар әле' Ахыр чиктә бүгенгә генә автовокзал да бар,— диде Гөлсинә, шул якка таба атлый ук башлады
Нурислам £1унда гына кыз сөйләгәннәргә төшенеп җитте бугай.
— Нәрсә син!—диде ул, һәм майлы курткалар, бушлатлар, тәмәке төтене, мазут, көнбагыш, сарымсак исләре белән тулы кысан залны күз алдына китерде дә (шундый иде ул елларда автовокзал дигәннәре), ♦ коты чыгып әйтте—Тапкансың кунар урын Әйдә безгә, монда гына без- s нең өй.— Нурислам кызны җитәкләп үк алды 2
— Син, Гөлсинә, бер дә тарсынма Хатын өйдә юк минем, үзем эшкә £ китәм, төнге сменага Өйдә берүзең хуҗа булып калырсың. §
Ай, ул көннәр! Ничәмә потлы торбалар бер каеруда күперчектән * тәгәрәп менеп кенә китә. Вышка башындагы оясына күтәрелергә аңа | минутлар түгел, секундлар да җитә. Ә биек оядан кире төшәр өчен аңа S бормалы баскычларның кирәге дә калмады — карт мастерның котын ° алып, инструмент торбасы буйлап шуып кына төшәр иде. Менә бит ничек ♦ үзгәрде Нурислам. *
Күпме дәвам итте икән бу сихри әкият? Бәхетлеләрнең вакыт белән ч бернинди нсәп-хисаплары булмый. >.
Ләкин иң матур әкиятнең дә ахыры була. £
— Тагын кайчан очрашырбыз икән, Гөлсинә? е
— Сорама, Нурислам абый. Безгә бүтән очрашырга ярамас Ха- J кыбыз юк. ►
— Шулай да? =:
— Вөҗданыммы, язмышыммы, дим шунда, рөхсәт итсә, мин үзем * хәбәр салырмын, яме, Нурислам абый. ®
Ахыры була әкиятнең, әмма аның тылсымлы моңы мәңге дәвам итә. с.
Бик зарыгып, сагынуларына чыдар әмәлләре менә-менә төкәнер дәрәҗәләргә җитеп, Гөлсинәдән хәбәр көтте ул.
Хәбәр булмады
Ял көннәре җыйналып, ике-өч көн буе җанына урын таба алмыйча йөргәндә, Гөлсинә укыган Ц1әһәргә юл тотарга җыенып беткән чаклары булды
Ләкин ярамый иде.
Нәсимә тиздән ана булачак, андый кешене аз гына да борчырга, күңелен аз гына да ямьсезләргә ярамый, диләр мондый чакта. Сабырлыгыңны җыя күр, Нурислам!.
Еллар үткәч, бер шәфкать туташы белән очраклы сөйләшүдә Гөлсинәнең эшкә кайсы районга китүен белеп алды ул. Сабырлыклар чиктән ашты, йөрәк түзмәде. Үз якларына кайтышлый, юлы шул районга килеп чыкты.
Ләкин очрашу насыйп булмады. Гөлсинә биредә күп эшләмәгән, бергә укыган иптәш кызының чакыруы буенча еракка, җылы көньяк тарафларына китеп барган. Төгәл адресын белүче юк.
Кайвакыт язмышның бу кадәр шуклыгына үпкәләп куя Нурислам. Көзгә авышкан көннәр иде. Кырымда ял итеп кайткан Зөлкәрәм, вахта алмашка килгәч, Нурисламга пөхтә генә бер төргәк тапшырды.
— Кырым күчтәнәче бу сиңа, картлач,— диде, гадәттәгечә сул күзен кыскалап — Үземнән түгел, үземнекен авыз итәргә өйгә килерсең, монысын... теге җибәрде.
— Теге-теге тегермән. Син, абзыкаем, ачыклап сөйләш.
— Соң... Үзең беләсеңдер.
Нурислам, ачулы гына мыгырданып, төргәкне ача башлады Шома нейлон чүпрәкне сүтте, чытырдык саргылт кәгазьне, аннары ал кәгазьне ачты Төргәк кәгазьләр алдына тау булып өелгәч, аннан китап тышына охшаш бер катыргы килеп чыкты «Тагын нинди этлек-шаянлыклары инде бу егетләрнең?» Нурислам, дөр шаркылдау көтеп, кисәк башын күтәрде. Будкада ул япа-ялгызы иде.
Катыргыны ачып карауга, шап кире япты, тагын ачты Инде тасланып кипкән булуына карамастан, матурлыгын һич җуймаган алтынсу-
кызгылт чәчәк иде анда. Язуы да бар. «Нурислам, глициния гөле бу Шуна карап, бәлки, мине дә искә төшерерсең. Гөлсинә».
Йөрәк, авыртулы да, рәхәт тә итеп, дөп-дөп тибә башлады.
Менә кайларда йөрисен икән син, Гөлсинә! Глициния-Гөлсинә. Сайлый да белгән гөлне.
Буркомнан путевканы Зөлкәрәм урынына ул алган булсачы!.. Ничек хәтерең калмасын бу язмыш дигәннәренә.
Тукта, тукта Әйткән иде бит Гөлсинә, вөҗданыммы, язмышыммы рөхсәт итсә, үзем хәбәр салырмын, дигән иде. Инде менә шушы рәвешчә хәбәр салуы, чакыруы түгелме сон аның?
Ул курорт картасы дигәнен алулары шактый мәшәкатьле эш булып чыкты. Калын кара ырмаулы зур күзлеге белән япь-яшь йөзенә кырыс җитдилек өстәп алган врач сеңел, нечкә көпшәле кара төймәсен Нурисламның аркасына, күкрәгенә кат-кат куеп, озаклап тыңлагач, салкынчарак нәфис бармаклары белән суккалап-каккалап та алгач, бик озаклап нидер язды.
— Соңгы мәртәбә врачка кайчан күренгән идегез?— диде аннары, күзлек пыялаларын хәтәр генә'ялтыратып.
— Әллә инде... Бервакыт буровойда үз саксызлыгым белән менә шушы бармакны кыстырдым да, бик авырткач, килгән идем Больничный да биреп йөрттеләр әле үземә. Ун еллап үтте бугай инде аңа.
— Сез шаяртасыз, әйе?
— Аллам сакласын, шаярып утыра торган җирме бу! Тизрәк бирсәгез шул картаны, ычкыныр идем.
— Йөрәгегез еш борчыймы?
— Менә-менә, ярый хәтергә төшердегез, ул хакта да әйтмәкче идем. Хатын да колакка тукып җибәрде. Ни... Шаяргалый башлады шул соңгы вакытта йөрәк дигәне.
— Менә нәрсә, Шәяхмәтов... Чәршәмбе көн сәгать унга килегез, Виктор Михайлович та монда була, мәсьәләне шунда хәл итәрбез.
— Нинди мәсьәләне?
— Дәваланырга кирәк сезгә, Шәяхмәтов. Хәзергә менә шушы даруларны эчә торыгыз.— Сеңел өч-дүрт рецепт кәгазе сузды.
Бүлмәдән чыгуга Нурислам, артыннан кугандай, тышкы ишеккә йөгерде, ишегалдында яшь каеннар астындагы эскәмиягә килеп утырды.
Уф!.. Ул врачларга йомышың төшә күрмәсен диләр иде аны. Чәршәмбе тагын килергә, ди бит әле.
Белсәң иде, Гөлсинә дә шулай кемнәрнеңдер теңкәсен^тиеп утыра микән? Зөлкәрәм врач диде бит аны.
Әй, дөньялар!.. Чакырды, хәбәрен салды Гөлсинә теге чакта, ә һәр килмеш ел Нурисламның гүзәл глицинияләр иленә таба сузылган юлына үз киртәсен куя торды.
Бервакыт төшенә керде аның глициния гөле. Шундый да матур алсу-алтынсу гөл аны сәламләгәндәй тын гына чайкала, таҗкайлары дерелдәп-тибрәнеп куя, үзе бик нәфис зеңелдәп, нидер җырлый-көйли...
Көндезен дә төштәге гөл бик озак күз алдыннан китми йөдәтте. Шунда кинәт Нурисламның уена килде: ә нигә Гөлсинәнең үзе түгел, ядкәр итеп җибәргән гөле генә төшенә керә соң әле? Их! Беренче очрашканда Гөлсинә үзе дә иң гүзәл гөлдән гүзәлрәк иде, инде менә ничәмә еллар үтте, гомер һәм вакыт аның йөзенә дә, җанына да сырлар-җыер- чыклар сырлап үтмәгән дисеңме? Нурислам үзе ниндирәк кыяфәттә хәзер? Җентекләбрәк көзгегә бак.
Димәк, очрашмаулары хәерлерәк. Гөлсинә Нурислам күңелендә һаман да гүзәл гөл, ә Нурислам Гөлсинә хәтерендә ничек калгандыр — һәрхәлдә, яман булып түгелдер — шулай булып кала бирсен!
Әнә шулай өлкәннәргә хас булганча сабырланды, утырды күңел.
Инде менә аны Ялтага сәяхәт көтә
Ничегрәк булыр икән очрашу? Беләсе иде, килеп төшкәч, кайдадыр искәрмәстән очрашсалар, бер-берсен танырлар иде микән? Гөлсинә. белмим, нишләр, ә менә Нурислам аны күрүгә үк таныр иде шикелле. ф
Ярар, юрамый тор, күңел, күпкә түзгәнне азга гына түз! ш
Үтте ул санаулы көннәр. <
Иртән бөтен дөньясын кәҗә мамыгыдай куе томан баскан, күпер- S чеккә.чыгып карасаң, биш-алты адымдагы будка да күренми, югарыдагы 2 вышка утлары болыт артындагы нурсыз кояшка охшап калганнар иде. |
Нурислам, дым тарткан авыр курткасын кыштырдата-кыштырдата g будка ягына атлады, борынына майда кыздырылган суган исе килеп * бәрелде дә. кире борылды Поварбикә нидер чаж-чож китерә дә баш- * лаган анда. «Нәрсә тәкатьсезләнеп иснәнеп йөри бу картлач».— дип = уйлавы бар. 4
Салкын-юеш торбалар өстенә килеп утырды.
Соргылт томан гүя аның ми күзәнәкләренә хәтле дыңкычланып п кереп тулган, кул-аяклар сыкраулы кымырҗый ө
Цгетләр юньләп эшләргә дә ирек бирмәделәр аңа бүген. Килеп өс- ® башын алыштыргач та идарә итүне Зөлкәрәм үз кулына алды «Сиңа н караганда нәкъ унбер ай да унҗиде көнгә яшьрәк бит әле мин. картлач».— * ди Торбалар өеме янына килсә: «Кая. Нурислам абый, биреп кенә тор < әле», дигән булып, кулыннан ломын булсын, ыргагын булсын, тартып < диярлек алып китә тордылар. “■
Инде менә утыр мәлҗерәп-изрәп.
Күпме утыргандыр, урман юлындагы шома усак кәүсәләрен тонык яктылык нуры капшап узды, өзек-өзек сигнал тавышы ишетелде Автобус, гадәттәгечә бирегә җитәр-җитмәстән, кара май сеңгән мүкле юан төпне әйләнеп узып, будка янына ук килеп туктады
Вышкалы алан ни арада сабан туе иртәсенә охшап калды диген. Алмаш вахта егетләре генә түгел, төнге сменаныкылар да килгән, әле берсе, әле икенчесе Нурисламның кулбашына, касыгына төрткәләп, кулын кысып китәләр. Кияү егете сыман иңе аша кызыл пута бәйләп алган бурком Булатов бөтен аланны бер итеп тәгәрәп кенә йөри, өшеткеч томан да. итәк-чабуларын җыйгалап. инде усак һәм каен очларына табарак үрмәләгән иде. „ ,
Ул да булмады, алан уртасына ындыр табагы чаклы брезент өсте алма, помидор, кыяр өемнәре, алюмин тәлинкәләр, сырлы стаканнар белән тулган, көмеш муенлы шампанский шешәләре дә кукраеп утыра иде. Будка ишегеннән бурлаттай кызарган, кулына озын саплы чүмечен тоткан поварбикә һәм күәс чиләгедәй зур кастрюль күтәргән ике егет килеп чыктылар Монысы күзгә чалынуга, Нурислам абзагыз кинәт һавага очты-китте; ике егет искәрмәстән генә күтәреп алдылар да. ул «Кыланмагыз. матри!»— дигәләгәнче. брезент табынның түренә китереп тә утырттылар Шул арада кайсыдыр аска мендәр салырга да өлгерде.
Озын-шома нотыклар сөйләнмәде, алай озаклап-җәелеп утырырга вакыты ул түгел, янәшәдә генә: «Карап торыйк, нишләвегез икән бу»,— дигәндәй, сынаулы ут-күзләрен аларга төбәп, мәһабәт-горур буровойлары басып тора, автобуслары да йөзен юлга таба борган, тигез генә гөрелдәп утыра.
Шулай да, «сугыш ветераны», «нефть ветераны» дигән, «яшь бораулаучыларның остазы» дигән сүзләр кабат-кабат яңгырарга өлгерде.
Ветеран Остаз.. Кара инде, аны әле «яшь солдат», «яшь нефтьче» дип йөрткәннәренә дә кичә генә кебек ләбаса
Әйе. сугышта бөтен взводның иң яшь солдаты иде ул Бик хәтердә, кырыс Карелия җирендә оборонада торган чаклары иде Нурислам, килеп төртелмәсәң шайтаның да шәйләмәслек итеп яшерелгән пулемет
оясында ята иде, шинель итәгеннән килеп тарттылар. «Сине чакыралар анда, тиз бул!»—диде мыеклы солдат Штабка чакырулары шуңа булып чыкты каядыр арттарак фронтның яшь солдатлары слеты булачак, Нурисламны шунда җибәрәләр икән.
Бөгелмә театрының борынгы кандилләр белән җемелдәгән биек залы да онытырлык кына түгел. Татарстан яшь нефтьчеләренең беренче слеты үтте айда. Буровой гөрелтесенә колаклары яңа гына ияләшкән чаклары иде. Монда алар нефть «генераллары» белән очраштылар Инде менә, ишетмәсәң ишет син — ветеран, син — остаз. Сиңа — лаеклы ял...
Ял Аның да ниндие әле! Больницага ук кереп ятарга, дәваланырга әйтәләр, шуңа кыстыйлар
Чәршәмбедә нәкъ әйтелгән сәгатькә поликлиникага килеп җитте Нурислам. Врач сеңелнең күзлек пыялалары бу юлы тагы да хәтәррәк ялтырап алды.
— Мин беркөнне дә әйткән идем. Шәяхмәтов. менә Виктор Михайлович та шул фикердә Сезгә, санаторийга кадәр, иң элек бик җитди дәваланырга кирәк. Ятып дәваланырга. Хәзергә курортный карта тутыра алмыйбыз сезгә Хакыбыз юк
— Без алай ашыкмыйк әле тегендә таба,— диде Виктор Михайлович та. Нурислам чамасындагы ир — Яшисебез бар әле безнең.
Шулай итеп, глициния гөлен Гөлсинә җибәргән ядкарьдә һәм төшендә генә күрергә язган микәнни соң?!
Гөлсинә белән беренче очрашканда Нурисламга ничә яшь иде икән? Әнә шул Бөгелмәдәге беренче слетка барган ел бит ул, Нәсимә белән яңа тормыш итә башлаган чаклары. Рашат инде ул яшьне дә узды, ә башлы- күзле булырга исендә дә юк
Кем белә, бәлки, ахырдан язмышка үкенерлек булмасын дип, үз глициниясен, бары тик үзенең генә гөлен эзләве, шуны көтүедер?
Тизрәк кайтсын гына, барысын да уртага салып, нкәүдән-икәү генә ирләрчә бер сөйләшәсе булыр үзе белән
Ә нигә кайтканын көтеп торырга? Врачлар аңа климат алыштырырга ярамый, диделәр Абзац исә Карелия сукмакларын да, Балтик буе җилләрен дә тәненә яшьтән сеңдергән егет. Төмән HI ы аңа нигә климат алыштыру булсын?
* Озын-азакка сузмастан, тотарга да. юлга кузгалырга! Бәлки әле, кем белә, эше буенча да карт останың киңәш-ярдәменә мохтаҗдыр яшь белгеч?
«Ветеран», «лаеклы ял» дигән сүзләр яңгырый торды, шул сүзләр белән Нурислам алдына дәүрәк-кечерәк төргәкләр дә китереп куйдылар Вахта егетләре исә үз бүләкләрен алай кәгазьгә төреп маташмаганнар. икесе ике башыннан күтәреп, осталары алдына бик зур сәгать бастырып куйдылар Нурисламның үз биеклегендә булыр
Нурислам рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Күбәйде инде аның сәгатьләре. Бөек Жиңү еллыгы дип тә, нефтьчеләр көне дип тә, планың арттырып үтәлде дип тә сәгать бүләк иттеләр Кулга тага торганы, кесәдә йөртә торганы, будильнигы дисеңме...
Ә егетләр, молодцы, сәгатьнең почмакка бастырып куя торганын алганнар Әнә. даң-доң сугып та җибәрде Матур доңгылдый, казакка ягымлы Тик егетләр сәгатьнең телләрен дөресләп куярга онытканнар, нәкъ егерме өч минутка алдан чаң суга башлады бу.
Нурислам күптәннән сизмәгән җитезлек белән урыныннан сикереп торды да сәгать телләрен үз беләгендәгечә дөресләп куйды Юк, вакыткай, ашыкмый тор әле син. Виктор Михайлович әйтмешли, яшисе бар әле безнең, кул җитмәгән эшләребез күп!