Логотип Казан Утлары
Повесть

КӨНГЫШ — ҮЛЕМСЕЗЛЕК КОШЫ


Хәзерге буын гына түгел, киләчәк көн дә, һәрнәрсәгә тиешле хак бирәчәк тарих та аның хакында:
— ...Шәрыкның азатлык таңында вакытсыз һәлак булган бөек революционеры, бөек корбаны! — дип әйтәчәгенә тирән бер ышану белән ышанамыз!
Галимжан Ибраһимоа.
иде.
...— Безнең язмышыбыз үзебезнең кулларда! — диде ул. — Әгәр без, мөселманнар, Европа буржуйлары кулында бер уенчык булып калырга теләмәсәк, мөселман эшләрен үз кулыбызга алырга тиешбез!
— Рас әйттең!— дип хуплады аны гавам. Хәтта милләтче агайлар шашынып кул чапты, майлы иреннәрен ялап:
— Мотлака дөресен сөйли, афәрин!— дип кычкырдылар.
— Февраль революциясе әле чын инкыйлап түгел иде,— дип дәвам итте Мулланур.— Үткән елның Октябренда гына рус капитализмының тәхете йөзтүбән килде, һәм хас халык революциясе — ярлы һәм мазлум хезмәт ияләре революциясе тантана итте. Мөселман эшләрен дә мөселман эшчеләре, крестьяннары һәм солдатлары хәл кылырга тиеш, кардәшләр!
— Әй... Ялгышты!.. Хилаф юлдан китте. Гидайлар сүзен сөйли ләбаса...— дип чыраен сытты агай-эне.
Журнал варианты. Мөдәррис Вәлиев тәрҗемәсе.
© Михаил Юхма. Кунгош — птица бессмертия. М.. «Политиздат». 1984.
ир шары кызурак әйләнә башлаган кебек иде. Көннең, сәгатьнең кадере артты. Хәтта поездлар да, вакыт рельсларына сыеша алмыйча, расписаниедән соң- га калып йөриләр иде. Байтактан бирле инде шулай.
Бөтен Россияне уяткан, хәрәкәткә китергән Революция туфаны, иске ярларына кайтырга теләмичә, үзенә яңа үзән салган давыллы дәрьяны хәтерләтте. Революция дулкынында халык үзенә алдан юл ярып барырлык, кайнар йөрәкле, зирәк акыллы улларын күтәрде. Аларга ышаныч баглады. Аларның сүзенә колак салды.
Татар халкының каһарман улы, ялкынлы революционер Мулланур Вахитов әнә шундыйларның берсе
— Бары тик хезмәт ияләре генә, әлегәчә бәхеттән мәхрүм итеп ки- ленгән юксыллар гына бер йодрыкка берләшеп, мөселман дөньясын азат һәм бәйсез итәргә сәләтле!
— Сафсата! Кызыл авыз!.. Карале, моның башында нинди җилләр исә? Әллә соң бер-бер хәйлә корамы — ярлы-ябагайны үзенә каратмакчы буламы?!— диештеләр затлы туннарга төренгән төркемдә.— һәрхәлдә, башы йомры күренә егетнең. Еракка китәр бу...
— Әйе! Петроградның үзенә барып җиткәнче!— дип җавап кайтарды аларга кемдер.
Халык диңгезе чайкалып куйды, аның өстендә җилкән булып кызыл байраклар җилфердәп ачылды. Тыелгысыз булып агылган бу ташкын, тимер юл вокзалына якынлашкан саен, зурая, көчәя барды. Чуен юлга ук терәлеп, тыгыз, матур сафлар булып милли гаскәрләр тезелгән иде: шинельләрдә ал бантлар, бүрекләрдә — ярым ай төшерелгән яшел тасмалар...
— Мөгаен, әле кемдер халык бәхете, хезмәт ияләре хакимияте төшенчәләрен кызыл сүз, коры вәгъдә генә булып калыр дип өметләнәдер.— Вахитов кинәт кенә бөтен гәүдәсе белән әлеге «затлылар» төркеменә таба борылды. Тегеләр күз алдында бөрешеп куйдылар. Әйтерсең лә ул аларның күңелендәген үтәли күреп, иң яшертен уйларын укып тора иде.— Ләкин, юк, өметләнмәсеннәр! Безнең сүзләребез гамәлдән аерылмый! Без Петроградка эшче, крестьян һәм солдат туганнарыбызның мәнфәгатен кайгыртып барабыз һәм шул мәсләгебездән бер адым да читкә тайпылмабыз.
Аның сүзләрен хуплагандай, әкрен генә паровоз сызгыртып куйды.
— Менә, паровоз да бирделәр. Тиздән бу тамаша төгәлләнә, җәмәгать!— җиңел сулап куйды тук чырайлы, кондыз якалы адәм.
Аның янында торучыларның чырае ачылмады. Арадан берсе:
— Ах, шулай булсачы, кәбәм! Тик куркамын: бу әле башланып килүе генә булмагае!— диде.
Учредительное собрание депутаты Мулланур Вахитовны Казан, әнә шулай сагаеп һәм шөбһәләнеп тә, үз итеп һәм зурлап та озатты.
Бу— 1918 елның 2 нче гыйнвары иде.
Беренче бүлек
1
Вакыт үзе шулай ашыга идеме, әллә башка сәбәпләре дә булдымы икән... Поездлар инде күптән расписание буенча йөрмиләр иде. Мулланур утырган состав та Петроградка төгәл бер тәүлеккә соңгарып килде.
Перронга чыккач, Мулланур бермәлгә югалып калгандай булды. Шау-шудан, кеше күплегеннән, сәер бер ыгы-зыгыдан башлар әйләнеп китәрлек иде! Әмма ләкин берәүнең дә йөзендә шатлык әсәре сизелми, бәйрәм рухының эзе дә юк. Берәүләр аптырап калган, борчулы, хәтта хафага төшкән кебек. Икенчеләренең йөзендә — бернигә дә ис китмәү галәмәте. Дөрес, ара-тирә көлеп куйган тавышлар да ишетелеп ала, егетләр-кызлар гөрләшеп узып китә. Тик кызыл әләмнәр дә, плакат-мазарлар да күренми...
Юк, бер дә бәйрәмгә охшамаган шул бу. Ә бит карт Рәсәй ничәмә еллар буе көткән иде бу көнне! Хәер... Бүгенге көнне түгел, кичәгесен көтте Россия. Учредительное собрание кичә, 5 нче гыйнварда ачылырга тиеш иде. Бүген инде 6 сы... чынлап та, бик сәер бит әле. Нидер булган, көтелмәгән бер хәл, фаҗига килеп чыккандыр шикелле.
Искәрмәстән кемдер аның җилкәсенә шапылдатып сукты. Мулланур теләр-теләмәс кенә оорылып карады. Берәрсе ялгышып, кем беләндер буташтырып шаяртамы соң?.. Күр әле: ап-ак тешләрен күрсәтеп, авызын колагына җиткәнче ерып тора бит! Шадрасына хәтле таныш!
v — -Шәриф!..— дип сөенеченнән кычкырып җибәрде Мулланур.— һай, егет икәнсең! һай, шәп иткәнсең әле мине каршыларга төшеп.
Бу Шәриф Манатов, башкорт егете, аның күптәнге дусты, ул да Учредительное собрание депутаты иде. Шәриф Петроградка алданрак килеп җитешкән дә, менә бүген вокзалга, соңга калган дустын каршыларга, аңа бөтен хәл-әхвәлне аңлатырга йөгергән дип уйлады Мулланур, з
Әмма Манатов үзе дә әле генә килеп төшкән булып чыкты: Оренбург g поезды да, Казанныкы кебек үк, бер тәүлеккә соңга калган икән.
Алар икәү вокзал алдындагы мәйданга чыктылар. Монда да нинди- = дер киеренкелек сизелә иде. Халык күп. ләкин кешеләр үзләрен бик 3 сәер тоталар: митинглар, җыеннар вакытындагы кебек тоташ дулкын юк, г бөтен мәйдан, язгы ташудан соң калган чүп утраучыклары кебек, кечке- 5 нә-кечкенә төркемнәргә таркалып беткән.
Мулланур белән Шәриф, шундый төркемнәрнең берсенә килеп, урта- f гарак үтәргә — тавышы өзелә-өзелә нидер кычкырган бәндәне күрергә g тырыштылар. Үзе әле күренмәсә дә, аның: *
— Юкка гаҗәпләнәсез, әфәнделәр!— дигән сүзләре ачык ишетел- < де.— Ул юлбасарлардан бүтән игелек көтеп буламыни!..
— Нәрсә дисең син?! Яле. кабатла!— Мулланурның алдында торган е таза гына гәүдәле матрос уртага ыргылып, теге бәндәнең якасыннан умы- - рып алды...
— Туктале, туган,— дип, матросның иңенә кагылды Мулланур.— Су- х гышырга җитешерсең. Ичмасам, аңлатып бир әле: нәрсә булды соң сездә? s
Матрос каш астыннан гына сөзеп карады:
— Ә син кем тагын?
— Безме? Учредительное собрание депутатлары без!— дип елмайды Шәриф.— Әле генә поезддан төштек...
— Ә-ә-ә, депутатла-а-ар... Соңга калдыгыз шул, әфәнделәрем!— Матросның әле генә ачулы тавышы күз ачып йомганчы мыскыллауга әверелде.
— Әйе, без ачылышка соңгардык шул,— диде Мулланур.— Тик шулай
— Бу нинди мәгънәсез шаярту?— дип кашын җыерды Мулланур.
— Тәәссефкә каршы, гражданин депутат, шаярту түгел бу, чын хакыйкать үзе,— дип, Мулланурга таба борылды озын, арык гәүдәле әфәнде. Аннары ашыкмыйча гына тун төймәләрен ычкындырып, эчке кесәсеннән күзне камаштырырлык чиста ак кулъяулык алды, алтын кысалы күзлек пыялаларын сөртергә кереште. Әфәнденең күзләренә яшь килгән иде.
— Бөтен Россия өметләнеп көткән иде бит! Шуны куып таратырга батырчылык иттеләр!— диде ул үксегән тавыш белән.
— Булмас ла!— дип кычкырып куйды Шәриф.
— Ничек? Кем тараткан?— диде Мулланур.
— Большевиклар!
Кинәт бөтен дөнья тынып калган кебек булды,— Мулланурның хәтта колаклары чыңлап куйды. Бу хәбәр әле акылга барып җитми, шуңа күрәдер, бер мәлгә саңгыраулатып калдырган иде. Ләкин әлеге халәт бик тиз узып, зиһен элеккегедән дә ныграк ачылып китте.
Ах, менә кая таба юл алган икән эшләр! Ә бит нәкъ шулай буласын көтәргә кирәк тә иде. Русия — зур мәмләкәт, азмы әле анда томаналык, караңгылык азмы! Күпме төбәкләрдә гади халык мәңгелек йокыдан уянып кына килә, һичнинди сәяси тәҗрибәләре дә юк, әлбәттә. Учредительное собраниегә сайлаулар дөньялар болганган чакта, киеренке шартларда узды. Депутатлар арасында кызыл авыз либераллар, ачык кыйбласы-
да...
— Ачылышка гына түгел, гүпчи соңга калдыгыз сез. Чәпчим! Я, барып җиттеме инде?.. Юк хәзер сезнең Учредительное собраниегез. Кабарган иде — шартлады... Исе генә калды. Фу-у!
иманы булмаган бушкуыклар күп булса да гаҗәп түгел. Буржуаз партия вәкилләре дә шактый үтеп кергәндер әле.
Учредительное собрание шома гына үтмәс, дип Мулланур элегрәк тә уйлана иде. Уң партияләр гади хезмәт халкының мәнфәгатьләрен аяк астына салырга тырышачаклар. Көрәш каты, рәхимсез булачак. Әмма барыбер дошманнарның тарих тәгәрмәчен кирегә бора алмасына, гаделлекнең җиңеп чыгасына шикләнми иде Мулланур.
— Тараттылар дисез алайса... Шулай кирәк булган, күрәнең,—диде Мулланур әкрен генә.
— Менә дөрес әйттең, брат! Шул кирәк иде Учредилкага!— дип җөпләп куйды матрос. Бәхәстән файдаланып, баягы «оратор» аның кулыннан ычкынган, янә нәрсәдер әйтмәкче булып очына башлаган иде.
— Әйдәле, Шәриф, китик без моннан,— диде Мулланур.— Урамда якалашып торудан мәгънә юк. Безгә аннан мөһимрәк эшләр дә бардыр әле!
— Кая барабыз соң? Таврида сараенамыни?— дип аптырады Шәриф.
— Юк! Учредительное собраниенең таратылуы хак икән, Тавриче- скийда безгә эш калмаган, дустым. Минемчә, хәзер иң дөрес юнәлеш — Смольный...
2
Петроград — Мулланурның студентлык пайтәхете. Ул аның күңеленә яшьлек хатирәләре белән һәм, ахрысы, барыннан да бигрәк хозурлану, соклану хисе белән кереп калгандыр. Хәтернең кайсыдыр бер почмагында әнә шул соклану нурына өртелеп Смольный бинасы яктырып тора...
Ләкин хәзер Смольныйга бөтенләй үзгә төс кергән. Рәшәткәле капкасы шыр ачык, аңа каршы броневик килеп туктаган. Бина тирәсе утын әрдәнәләре белән боҗралап алынган: күрәсең, кораллы һөҗүм була-нитә калса, ышыклану өчендер инде. Колонналар яныннан алты дюймлы ике орудие кара көпшәләре белән күзгә карап тора. Шунда ук берничә пулемет расчеты урнашкан.
— Пропуск!
Кызыл бәйләвечле сакчы депутатлык мандатларын, иҗекләп укыгандай, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата бик озаклап карады, Ниһаять, юлны кискән винтовка, түтәсе белән таш идәнгә бәрелеп, «чырк» итеп куйды.
— Узыгыз!
Әле күптәнме бу озын коридорларны тәкәббер-текә күкрәкле ханымнар һәм горур-көяз килешле туташлар яктысы балкытып торгандыр. Күз алдына китерүе дә кыен! Затлы нәселдән чыккан кызлар институтыннан хәзер нәрсә генә калды Икән?.. Бөтен тирә-якта — соры шинельле солдатлар, кара бишмәтле матрослар, беләкләрендә — кызыл җиңтасма. Бүлмәләрдән — «ундервуд»лар шытырдавы ишетелә. Баш өстендә махорка төтененнән җыелган күксел болыт эленеп тора.
Смольный эче нәкъ кырмыска оясы кебек кайнаса да, күрәсең, монда барысы да ниндидер бер эчке тәртипкә, системага буйсынган. Ипләбрәк карасаң, беркемнең дә болай гына буталып йөрмәвен, һәркайсының үзенә ачык билгеле эш-максат белән ашыгуын аңлыйсың. Мулланур белән Шәриф тә моны бик тиз абайлап алдылар. Алар икесе генә көчле агым уртасында калып, кайсы ярга чыгарга икәнен белми торалар кебек иде.
— Әй, ашыкма!— дип туктатты Шәриф Мулланурны.— Болай бит адашып китүең дә бар. Берәрсеннән сораек! Хәер, кемнән сорайсың? Нәмә кирәген әле үзебез дә белмәйбез бугай...
— Безгә Ленинны табарга кирәк,— диде Мулланур.
Әйттең сүз... дип көлеп җибәрде Шәриф.— Безне генә көтеп торадыр, бездән башка мәшәкате беткәндер аның.
Ул чынлап та, Мулланур шаяртадыр гына, дип уйлады. Ә Мулланур-
ның шаяртырга исәбендә дә юк. Әле тегендә, вокзал мәйданында ук тикмәгә мени Смольныйга барырга тәкъдим ясады ул. Карары ныклы иде: бернигә дә карамастан, Ленин белән очрашырга кирәк. Дөрес, Смольныйга керү белән, бераз икеләнебрәк калган иде: кинәт кузгалган бу ташкында ул үзен бер тамчы гына итеп тойды. Әмма дустының чыраена чыккан аптырау, югалып калу Мулланурга баштагы ныклык-ышанычны яңа көч белән * кире кайтарды. а
— Әйдә, җәһәтрәк бул әле,— дип ашыктырды ул Шәрифне, кая бара- ~ сын бик яхшы белгәндәй. 5
Бәлки, башта бераз капкалап алырбыз?— диде Шәриф уңайсыз- 2 ланып кына. Кичәдән бирле авызга локма ризык капкан юк... 5
Ул шундый юашланып, мескенләнеп калган иде, Мулланур бер шар- ё кылдап көлмичә түзә алмады. Мәгәр Шәрифнең сүзләрендә хаклык зур ' иде: кинәт кенә өздереп ашыйсы килеп китте. =
— Ярар, синеңчә булсын. Ач карында ачу бар дигәндәй... 2
Ашханәне табу читен булмады. Аның ишеге берөзлексез ачыла һәм 5 шапылдап ябыла, шул ишектән бөтен тирә-юньгә хуш исле кәбестә һәм ♦ арыш ипие исе тарала иде. •*
— Бәлки, безне әле монда ашатмаслар да?—дип икеләнеп куйды х Мулланур. 2
— Ашатырла-а-ар!— диде Шәриф. Аның тавышы көр, аш исеннән ул | тәмам рухланып, дәртләнеп киткән иде. Каракучкыл йөзе яктырып, коң- < гырт күзләре шаян елтырый ук башлады. Шунда ук ашау мәсьәләсендә = тулы информация дә алып килде: s
— Кайсыдыр полктан поход кухнясы китергәннәр, малай. Өч тәңкәгә теләсә кемне сыйлайлар!
Щи, ботка, шуның өстенә калын гына ипи телеме. Сый дигәне менә шундый гадәти иде. Мәгәр савыт-аяк дигәндә... Ниләр генә юк икән монда! Калай җамаяклар да, солдат котелоклары һәм фаянс, фарфор тәлинкәләр дә... Каршыда утырган җирән солдат, әнә. тирән балчык чүлмәктән көмеш кашык белән щи чөмерә. Аның күршесендәге матросның кулында агач кашык. алдында — бик нәфис, юка, кашык тигән саен чыңлап китәргә торган тәлинкә. Бик затлы фарфордан эшләнгән булса кирәк...
— Ачыктыгызмы, иптәш?
Мулланур, бу сорауның үзенә бирелүен әле төшенә алмыйча, әкрен генә башын борды. Уң ягында утырган гаҗәп җете-шаян күзле бер кеше елмаеп аңа карап тора иде.
— Сезгә тагын бер өлеш ботка алырга киңәш итәм. Алыгыз, ал, зинһар, уңайсызланмагыз!— дип кыстый башлады ул Мулланурны. Юк, бу — башта тоелганча, артык яшь кеше түгел икән. Тик карт та түгел! Киң маңгай, җыйнак кына сакал... Күз төпләрендәге күләгәләр генә йокысыз төннәр, алны-ялны белми эшләү галәмәте бугай. Бар килеш-килбәтеннән ныклык, сабырлык, көч-җегәр бөркелеп тора. Ә күзләре! Алар чиксез игътибар һәм кызыксыну белән тулы.
Мулланур ашаган арада, күршесе инде тәлинкәсен читкәрәк этеп куйган да, кечкенә кәгазь кисәкләренә кызу-кызу гына нидер язып утыра иде. Менә ул язуыннан туктап, бөтен гәүдәсе белән Мулланурга таба борылды.
— Ерактан килдегезме?— дип сорады.
— Казаннан,— диде Мулланур.— Мин Казаннан, ә менә иптәшем Оренбурдан.
— Я соң, ничек каршылады сезне Питер?
Сүз юктан сүз булсын дип кенә кызыксыну түгел иде бу. Мулланур шуны сизеп, бермәл уйга калды. Аңлатып булырмы?
— Ничек дип, балта түтәсе белән башка суккандай булды инде. Учредительное собраниегә дип килгән идек. Депутатлар бит без. Килдек тә менә...
Мулланур сүзен әйтеп өлгермәде.
— ...Үз күзләрегез белән күрдегез инде, шулаймы?— дип бүлдерде аны гәптәше.— Кызык бит әле бу! Гаҗәп кызык... Ә каян белдегез Учре- дилканың таратылганын? Кайда ишеттегез?
— Поезддан төшү белән...— дип, әкренләп сүзгә Шәриф тә кушылды.
— Димәк, поезддан төшү белән! Ә кем әйтте аны сезгә? Зинһар, иркенләп сөйләгез әле. Бик тә кызык ич бу.
— Вокзал мәйданында... Безгә бер матрос аңлатты...— дип икесе берьюлы искә төшерә башладылар.
— Шулаймы? Ничек итеп аңлатты инде ул? Нинди сүзләр белән?— дип төпченүен дәвам итте яңа танышлары.
— Ул безгә: «Соңардыгыз шул, әфәнделәр! Кабарган иде дә шартлады... Исе генә калды... Фу!»— диде.
— Карале, шәп әйткән бит, ә! Чынлап та шулай дидеме?.. Ярый, рәхмәт сезгә, зур рәхмәт. Без сезнең белән күрешербез әле. һичшиксез, күрешербез! Ә шулай да тагын бер тәлинкә ботка алыгыз. Ихлас әйтәм!
Ул җиңел генә торды, икесе белән дә кул биреп саубуллашты һәм, кәгазь кисәкләрен кесәсенә сала-сала, кызу атлап ишеккә таба китте.
— Булдырдык бит, әй!— диде Мулланур, өстәмә берәр өлеш ботканы да «сугып» салгач.— Инде юлны дәвам итсәк тә була.
Алар яңадан шул ук очсыз-кырыйсыз коридор буйлап киттеләр. Дулкын кочагында калган кебек, бер яктан икенче якка сугылдылар. Тик хәзер инде аларның адымы ышанычлырак иде, чөнки максатлары ачык — ничек тә булса Ленинны табарга кирәк.
«Ундервуд»лар аеруча үҗәтләнеп шатыр-шотыр килгән бер бүлмә каршында туктап, икеләнебрәк калганнар иде,— искәрмәстән биек ак ишек ачылып, аннан җәлт кенә килеп чыккан күн курткалы адәм Мулланурны бәреп ега язды. Ә үзе авыз эченнән генә:
— Гафу.— дип китеп барган җиреннән, кинәт нәрсәдер исенә төшкәндәй, борылып, туктап калды.— Мулланур! Син түгелме соң?!
— Галимҗан?!
— Мулланур...
— Бирәем дигән колына чыгарып куяр юлына, дип әйтеп-әйтеп әйткән ди...— Шәриф куанычыннан такмаклап китте.— Болай булгач булды, әттәгенәсе!
Галимҗан Ибраһимов та алар кебек үк депутат, Учредительное собра- ниегә ул Уфа губернасыннан сайланган иде. Мулланур бу җегәрле, кыю кешене электән үк яхшы белә. Сул эсерлар ягында иде Ибраһимов, шуңа күрә арада еш кына бәхәсләр дә килеп чыккалады, революцион тактиканың бик мөһим мәсьәләләрендә капма-каршы якка китә язган чаклары да булды. Ләкин хәзерге очрашуга аларның икесе дә шат иде.
— Сезнең килүегез бик әйбәт булды бит әле, егетләр!— диде Галимҗан. Шәриф белән Мулланурның икесен берьюлы кочагына алып.
Әле генә шатлыктан тыпырдаган Шәриф:
— Нәрсәсе әйбәт инде? Болай килеп чыгасын белсәкме! Өйдә генә утырган булыр идек,— диде.
— Юк, алай димә, Шәриф туган. Ярый әле килгәнсез. Син бит әле күз алдына да китерә алмыйсың: сезнең кебек кешеләргә мохтаҗлык бик зур хәзер.
Галимҗан аларны әле генә үзе килеп чыккан бүлмәгә алып керде. Мон- ' да да халык күп-күбен, ләкин коридордагы кебек үк мәхшәр түгел икән. Берәр тәрәзә төбенә җайлашып, рәхәтләнеп сайрашырга була. Мондый мөмкинлек чыгудан Мулланур хәтта каушап калды.
— Я инде, сөйләп җибәр. Син бит анда булгансыңдыр,— дип каядыр ашыккандай каударлана ук башлады.
— ^Башыннан ахырына кадәр булдым... Үз күзләрем белән күрдем...— дигән булып сөйләнсә дә, Галимҗан сүзне юри суза,— тегеләрнең тә
катьсезләнүеннән бераз гына тәм табып тора кебек иде.
— Безне дә зарыктырма, үзең дә онытканчы сөйләп кал!— диде Мулланур.
Онытырлык булдымыни ул, егетләр...— дип куйды Галимҗан.— Кичә иртәдән үк ниндидер киеренкелек сизелә иде. Нәкъ менә яшенле ♦ ’ яңгыр якынлашкан төсле. Буржуаз гәзитләрнең барысы да: «Бөтен ха- = кимият — Учредительное собраниегә!» дигән баш белән чыкты. Невский 2 проспектында үткән-сүткәннең авызында бер сүз: «Ниһаять!.. Аллага шө- 5 кер!.. Советларны чәнчелдерәчәкләр! Большевикларның муенын борачак- 5 лар!..» Гаврида сараена якын урамнарда төркем-төркем булып көяз егетләр таптанып торалар иде. Штатский тун ябынган офицерлар булса кирәк. Кул- " ларында әлегә төреп куелган әләмнәр. Арада сирәк-мирәк кенә кызыллары * да бар. тик күренеп тора: күбесе ак. Бу төркемнәр дә куанычтан тыпырдап = торалар 'Советларга — кабер! Большевикларга — ясин!»— диешәләр. з
— Ничек алар шулай тиктомалдан җанланып киттеләр соң? һич аң- = ламаем.— диде Шәриф.
— Нәрсәсен аңламыйсың?— дип йөзен чытты Ибраһимов.— Депу- < татлар арасында күпчелекне уң эсерлар алды * бит... Болай булгач, s большевиклар властена көн калмады, дип өметләнделәр... Бөтен хикмәт с тә әнә шунда. Әле син аларның залда ничек пәйда булуларын күрсәң иде... -
— Кемнәрнең? х
— Шул, эсерларны әйтәм. Хуҗа булып, шау-гөр килеп керделәр. Уң * якка җәелеп утырдылар. Алардан да уңдарак бер-ике бөртек кадет кына, t ә сул кулда — меньшевиклар фракциясе урнашты. Арырак — сул эсерлар. Иң соңыннан большевиклар кереп утырды. Иң сул канатка. Күз алдына китерәсезме? Зал нәкъ дага кебек дугаланып ж илә, һәр партиянең күпме урын алуы бер күз ташлау белән күренә. Уч төбендәге кебек менә! Минем хәтта йөрәк дөп-дөп тибә башлады. Көчләр күрер күзгә үк тигез түгел. Хәзер башлана мин әйтәм... Менә уң яктан эсер Лордкипанидзе сикереп тә торды. Учредительное собраниене иң карт депутат ачсын, дип кычкырды.
— Кем була инде анысы?— дип бүлдерде Шәриф.
— Кем булсын — Швецов, әлбәттә. Уң эсер. Авыр гәүдәле, чал чәчле... Председатель урынына үрмәли дә башлады. И шуннан башланып китте... Сулдан аяк тибәләр: «Долой! Самозванец!»— диләр. Уң яктан: «Тимә- • гез! Сөйләсен!»— дип кычкыралар. Швецов өстәлдәге кыңгырауны эләктереп алды да шылтырата башлады. Карасам, ул арада баскычтан Яков Михайлович Свердлов күтәрелеп килә! Йөзе шундый тыныч, адымнары шундый нык.— әйтерсең лә, каршында мең бугазын киереп мәхшәр уйнавын сизми дә. Тиздән ул Швецов янына менеп җитте, тегене җилкәсе белән... менә шулай, тыныч кына этәреп куйды һәм... Их, туганнар! Андый көчле тавышны минем гомеремдә дә ишеткәнем юк иде! Нинди җиңел, какча гәүдәле, буйга да әллә ни озын түгел бит ул үзе,— һич тә алып батыр димәссең. Ә тавышы... Сур мөгезеннән чыгамыни! Бүтәнчә чагыштырып та булмый. «Эшче, солдат һәм крестьян депутатлары Советларының Үзәк Башкарма Комитеты Учредительное собраниене ачуны миңа тапшырды...»— диде ул сабыр гына. Зал шунда ук тынычланып калды...
— Эсерлар да тындымы?— диде Мулланур.
— Юк, бәгьзеләре әле тагын кайнап маташтылар. Тик берни дә майтара алмадылар. Свердлов баштагыча ук тыныч-саллы тавыш белән сүзен дәвам итеп. Учредительное собраниегә менә шундый декларация кабул итәргә тәкъдим кертте: Россия азат милләтләрнең ирекле берләшүе нигезендә төзелгән Советлар Җөмһүрияте дип игълан ителә... Җир алпавытлардан алынып крәстияннарга бирелә, банклар дәүләт кулына күчә, завод һәм фабрикаларда эшчеләр контроле кертелә... «Әгәр Учредительное собрание халык мәнфәгатьләрен дөрес чагылдырса, шушы декларациягә кушылыр,— диде Свердлов,— Учредительное собраниене ачык дип белдерәм һәм председатель сайларга тәкъдим итәм...»
Шәриф яңадан түземсезләнеп сорау бирде:
— Я, я, кемне рәис итеп сайладылар соң?— диде.
— Билгеле инде, залда янә зилзилә купты. Янә шул Лордкипанидзе чәчрәп чыкты. Рәислеккә Виктор Черновны сайлауны таләп итте.
— Черновны? Уң эсерлар башлыгын?..
— Шул үзе... Күпчелек тавышны да ул алды. Аннары, председатель мөнбәренә кунаклап, өч сәгать тоташ ләчтит сатты. Дөньядагы бөтен нәрсә турында сөйләгәндер мөгаен, әмма Яков Михайлович тәкъдим иткән декларация хакында ләм-мим сүз әйтмәде. Шуннан соң инде мәсьәлә кабыргасы белән куелды: Учредительное собрание хезмәт халкы өчен нәрсә дә булса эшләргә җыенамы? Совет власте декретларын кабул итәргә телиме? Андый теләк һич тә сизелмәгәч, большевиклар фракциясе Учредительное собраниене ташлап китүен белдерде. Большевиклар артыннан сул эсерлар кузгалды. Мин дә аларга иярдем.
— Син алайса азакка кадәр күрмәгәнсең инде?— диде Мулланур.
— Соңыннан ниләр булганын бер иптәшем сөйләде миңа. Юк. ул делегат түгел, кунаклар урындыгында утырган иде. Чын-чынлап тамашачы инде, шул «спектакль»не ахыргача карарга түземлеге җиткән.
— Шуннан ни булган соң?
— Яңадан сүз боткасы куерган. Төн уртасы җиткәнен дә сизмәгәннәр. Сәгать бер тулган, ике... дүрт... һаман сөйлиләр дә сөйлиләр икән... Менә бервакыт Черновның артында ниндидер матрос пәйда булган. «Каравыл арыды. Барыгызга да залны бушатырга киңәш итәм!»— дигән ул. «Сез кем соң әле?»— дигән Чернов. «Мин,— дигән матрос,— Таврида сараеның каравыл башы». Шуннан соң Чернов түшен киерә төшеп җавап биргән: «Учредительное собрание таралмаячак. Тәндә җан бар чагында!..»— дигән. Ләкин шулчак әкренләп утлар сүнә башлаган. Озакламый зал бөтенләй караңгылыкка чумган. Әле дөм караңгыда да Черновның тавышы тагын бераз ишетелеп торган...
— Шул төс аларга!— диде Мулланур.— һәй, төкерик әле шуларга, ник искә төшереп торабыз тагын.
— Менә сиңа мә!— дип үпкәләгән булды Ибраһимов.— Ни тырышып мин сөйләгән булам боларга...
— Юк, Галимҗан. Сөйләвең өчен рәхмәттән гайре сүз юк! Син мине аңлап җиткермәдең бугай. Әле генә син сөйләгән хәлләр барысы да безнең революциянең кичәге көне... Әйт әле менә, син хәзер монда, Смольныйда нишләп йөрисең?
— Көрәштәшләр эзлим,— дип елмайды Галимҗан.
— Соң алай булгач, икесен таптым дип уйла инде!
— Шуңа күрә сезнең килүегезгә сөендем дә, Мулланур. Беләсеңме, кичә кич мөселман депутатлар группасы милли эшләр халык комиссары белән сөйләшкән иде. Иптәш Сталин әйтте, сезгә хәзер мәркәз мөселман учреждениесе оештыру турында уйларга кирәк, диде. Ә ул идеяне беләсезме, кем? — Ленин үзе биргән!..
— Ә син ни дип җавап кайтардың инде?
— Мин дүрт куллап риза дидем.
— Ә башкалар?
— Бөтен бәла да шунда шул... Башка мөселман депутатлар миңа ку-шылмадылар. Ык-мык итеп тордылар-тордылар да, турыдан-туры ярып салдылар: бәлшәвикләр кулында курчак буласыбыз килми, диделәр.
— Шулай булмыйни!— Мулланурның йөзенә мыскыллы елмаю чыкты.— Туктаровлар кулында курчак булу килешәрәк төшә аларга...
— һәрхәлдә, кичә мин бер ялгызым гына идем. Бүген инде без’ өчәү...
— Хуш, инде нишләргә карар кылдың? Бу идеянең кайсы башыннан күтәрә башларга була соң?
— Мин бодай уйлыйм. Иң элек безгә арабыздан бер кеше табарга кирәк. Бер кеше! Мөселман хезмәт ияләре бөтен күңелләре белән ыша
нырлык, хәтта пәйгамбәргә табынган кебек табынырлык булсын ул. Без _ төзисе учреждениене әнә шундый чын абруйлы кеше генә җитәкли алыр...
Андый кешене таоуы җиңел булмаячак шул,— диде Мулланур көрсенеп.
Шулай ук дисеңме? Ә бит без монда тик ятмыйбыз... Без андый кешене таптык инде. ♦
— Чынлапмы? Кем ул? 3
— Син. °
Мулланур тәрәзә төбеннән үксикереп төште. 3
— Шулай, Мулланур. Бу эшне башкарып чыга алырдай кеше син ге- 2 нә. Сиңа ышанырлар, сиңа иярерләр. g
Хак әйттең, Галимьян,— диде Шәриф.— Мин дә шулай уйлаем. 5 Мондай зур эшнең башында Мулланур Вахитов торырга тиеш.
— Алайса мин чынлап та ялгышмаганмын икән.— Ибраһимовка = кырыс, тәвәккәл төс керде.— Без хәзер моны ярты юлда калдырмыйк £ инде, туганнар. Изге эшне ашыктырырга кушканнар. Киттек!
— Кая?— диде Мулланур, аңышып җитмичә. ♦
— Ленин янына! <
Йөрәгенең күкрәк читлегенә сыеша алмый тибүен тойды Мулланур, * Югыйсә әле генә үзе Ленинны күрергә ашкынып килә иде бит. Инде хә- 2 зер, бу очрашуның чыннан да буласын белгәч, кинәт икеләнеп-каушап калды. <
— Ярармы, килешерме соң?.. х
— Нинди килешмәү ди ул. Шунсыз һич мөмкин түгел,— диде Ибра- s һимов һәм алдан юл ярып үзе атлады.
Ак мәрмәр баскычтан алар икенче катка күтәрелделәр, шундый ук киң, якты коридор буйлап киттеләр. Монда кеше ул кадәр үк күп түгел икән. Тыз-быз килүчеләр дә күренми.
Әле дә булса алдан баручы Галимҗан бер ишек каршында туктап калды, аның сырлап эшләнгән бакыр тоткасын җайлы гына борып, эчкә кереп тә китте. Мулланур белән Шәриф бу биек ак ишеккә җитеп, бераз сулу алырга да өлгермәделәр, Ибраһимов яңадан килеп чыкты, кулы белән алга әйдәүче ишарә ясады:
— Узыгыз!
Мулланур, керү белән, Ленинны күрергә теләп, як-ягына карап алды. Тик бу әле кабул итү бүлмәсе генә икән. Талчыккан кыяфәтле бер хатын машинкада нидер тукылдатып утыра. Икенче өстәл артыннан өстенә гимнастерка кигән яшь егет күтәрелде. Бүлмәдә тагын бер кеше бар иде. «Максимкалы белән тәрәзә төбенә үк менеп кунаклаган. Ул ишектән керүчеләргә күз генә ташлап алды да яңадан үзенең пулемет көпшәсе караган якка — урамга таба борылды.
Эчке ишектән кереп югалган гимнастеркалы егет яңадан пәйда булды:
— Әйдәгез, иптәшләр, рәхим итегез. Владимир Ильич сезне көтә,— диде.
«Күңелгә килгән алга килә...-*- дип уйлап куйды Мулланур.— Бигрәк тиз булды. Нәкъ әкияттәге шикелле». Ул әле ничектер һаман Ленинның үзен күрми, колагына Ибраһимовның тавышы гына төштәге кебек тонык булып ишетелә:
— Владимир Ильич... Сезне Учредительное собрание депутатлары белән таныштырырга рөхсәт итегез. Иптәш Вахитов — Казан губернасыннан депутат. Иптәш Манатов — Оренбург губернасыннан...
Өстәл артында кызу-кызу гына нидер язып утыручы кеше башын күтәрде: . .
— Хәтерем ялгышмаса, мин бу иптәшләр белән инде таныш,— диде.
Мулланур аптырап калды. Иң әүвәл аны тавышыннан таныды. Аннары күзләреннән, йөзеннән, маңгаеннан... Бу бит шул үзе ашханәдә бер өстәл янында утырган, бик җентекләп хәл-әхвәл сорашкан кеше! Менә хәзер кулын сузып күрешергә килә...
— Исәнмесез, иптәшләр! Сезне кабат күрүемә бик шатмын. Мин бит кисәткән идем сезне, хәтерлисезме, һичшиксез күрешербез әле, дигән идем. . Ничек әйткән әле ул сезгә: «Соңгардыгыз, әфәнделәрем!.. Кабарды да — шартлады!..»— дигәнме?— Ленин, Ибраһимовка таба борылып, аңлатып бирде,— Бүген аларны вокзалда бер матрос шулай каршылаган...
Мулланурның колагында: «Гүпчи соңга калдыгыз, әфәнделәрем! Юк хәзер сезнең Учредительное собраниегез...»— дигән сүзләр кабат яңгырагандай булды.
— Димәк ки, сез дә «Учредилка»ны тарату дөрес эш булган дип саныйсыз?— дип сүзен дәвам итте Ленин.
— Без әле генә нәкъ шул турыда сөйләшеп торган идек,— диде Шәриф.— Иптәш Вахитов ул хәлне, минемчә, бик дөрес бәяләп, бу — безнең революциянең кичәге көне, диде. Бүтән телгә дә алып торасы юк аны, диде.
— һм... революциянең кичәге көне...— дип кабатлады Ленин.— Шулай, дөрес... Әмма тарихта мондый мисаллар да бик күп: кичәге көн еш кына бүгенге, хәтта әле иртәгәсе көн белән дә тоташкан була...
Ленин уйга бирелеп, тынып калды.
Мулланур белән Шәриф менә хәзер Владимир Ильич үз фикерен ачыклап бирер дип көттеләр. Тик Ленин әйтерсең лә сүзнең кайдан башланганын бөтенләй онытты.
— Карагыз әле. иптәш Вахитов... Менә сез Казаннан Питерга, Учредительное собраниегә дип чыгып киттегез. Сезне бит, мөгаен озатып калганнардыр инде? Фатиха биргәннәрдер?
— Шулай булмыйча,— диде Мулланур.— Ярты шәһәр җыелгандыр, шәт.
— Миңа калса, буржуйлар гына килмәгәндер бит инде сезне озатырга? Гади кешеләр дә булгандыр, мөгаен? Эшчеләр? Крестьяннар? Солдатлар?..
— Шулай булмыйча,— дип кабатлады Мулланур.
— Димәк, алар сезгә ышаналар? Өметләнәләр? Учредительное собрание депутаты буларак, сез аларның мәнфәгатьләрен кайгыртырсыз дип исәп тоталар? Шулай бит?
— Шулай дип уйлыйм, Владимир Ильич. Яхшыга үзгәрешләрне өмет итә халык. Бер бабай хәтта миңа юл күчтәнәче кыстырып килгән иде...
— Менә күрдегезме!— дип эләктереп алды Ленин,— Үз депутатының юлда ничек барасын да кайгырта халык, һәм инде хәзер күз алдыгызга китерегез: сезне озатып калган әлеге кешеләргә’ кинәт кенә шундый хәбәр кайта... Учредительное собраниедән йоннар гына тузгып калган... «Кабарган да — шартлаган...» Бу хәлгә ничек карарлар алар? Уйладыгызмы шул хакта?
— Ни өчен шулай килеп чыкканын төшенерләр дип уйлыйм,— диде Мулланур һәм Ленинның үткен карашыннан акрын-акрын кызара барып — һәммәсе дә түгел, әлбәттә...— дип өстәде.
— Шул-шул!— диде Ленин, сул кулы белән кискен хәрәкәт ясап.— Менә мин дә шулай уйлыйм. Барысы да булмас... Әлбәттә, без башкача эшли алмый идек, башкача эшләргә хакыбыз юк иде. Әмма безнең фикердәшләребез, хәтта дусларыбыз да моны тиз генә аңлый алмаслар әле. •һәрхәлдә, шактый вакыт узар... Менә шуңа күрә, бу хакта бөтенләй онытырга кирәк дигәндә, сез бераз... кызыбрак киткәнсез шикелле, иптәш Вахитов.
Мулланур нәрсәдер аңлатырга, мин бит аның бүтән якларын күздә тотып әйттем, дип акланырга талпынган иде. Ләкин Ленин сүзне шунда ук башкага борып җибәрде.
— Берегез — Казаннан, икенчегез — Оренбургтан, дисез... Болай булгач, сез. иптәшләр, эчке Россия мөселманнарының төп өлеше яши торган өч губерна исеменнән эш итәсез икән ләбаса!
Ибраһимов бу сүзләрне раслагандай баш кагып куйды.
— Сез менә Питерга ук килеп җиткәнсез,— дип дәвам итте Ленин.—
Аңлавымча, иң беренче нәүбәттә сез хезмәт ияләренең мәнфәгатен кайгыртып йөрисез. Шулай түгелме?
— Шулай.— диде Мулланур.
— Беләсезме, бе» әле бүген генә шул хакта киңәшеп торган идек, һәм шундый карарга килдек: мөселман хезмәт ияләренә кагылышлы эшләрне ♦ аларның үз вәкилләре алып барырга тиеш. Әлбәттә, Советлар платформа- = сында 1 оручы вәкилләре. Эчке Россиядәге бөтен мөселманнарның мәнфәгатьләренә туры килерлек бер үзәк оешма төзергә иде исәп. Сез ничек уйлыйсыз, ә?
— Без... Сезнең фикергә без тулысыңча кушылабыз,— дип күз алдын- “ да кабынып-ялкынланып китте Мулланур.
— Хуш. Алайса тагын кайбер нәрсәләрне ачыклап бетерик,— диде - Ленин.— Барыннан да бигрәк, буржуаз партияләрнең йогынтысы ничек _ икән сездә? Мөселман буржуазиясе, миңа калса, бу араларда шактый көч- ~ ле позиция яулап алырга өлгергән булырга тиеш.
Ленин бу сорауны Манатовка төбәбрәк әйтте. Аның әлегә гел күлә- гәдәрәк тотырга тырышкан Оренбург делегатын да сынап карыйсы килә - иде шикелле. Ләкин Шәриф: «Үзең әйт инде булмаса! Синең сүзең иплерәк ' килеп чыга бит...» дигән кебек, күзләрен мөлдерәтеп Мулланурга карады, ~
— Безнең якларда буржуйларның йогынтысы, чынлап та, әле" аз тү- Z гел...— дип яңадан телгә килде Вахитов.— Хикмәт шунда... Алар хәзер - адым саен революцион гыйбарәләр белән ялтырарга өйрәнеп киттеләр, = Туктаров кебек җыен бушкуык «халык», «революция» дигән сүзләрне уң- ' га-сулга сибеп, хезмәт ияләре өчен янган-көйгән булып кыланалар. Аянычка каршы, кайберәүләр шуңа ышанып та куя... Ә бит алар нибары сәяси базардагы шомарып беткән маклерлар гына!
— Ничек, ничек? Политик базар маклерлары дидегезме?— Ленин рәхәтләнеп көлеп җибәрде.— Бик үткен характеристика бит бу!
Мондый хуплау сүзен ишетү Мулланурны дәртләндереп җибәрде, аның бөтен тәнен богаулап торган киеренкелек язылды, теле ачыла төште. Ул Казан буржуазиясе төзегән «Мөселманнар комитеты» дигән нәрсә һәм аңа каршы торучы демократик көчләр турында сөйли башлады. Мөселман социалистлар комитетының беренче көннәрдән үк пантюркистлар, панисламистлар ише үтә милләтчел хәрәкәтләрне фаш итүе, барлык мө-селман хезмәт ияләренең бердәмлеге өчен көрәшүе хакында Ленинның үзенә сөйләү рәхәт иде аңа. Мулланур шулай ук Казанда эшчеләр клубы төзелүен, большевиклар партиясе Үзәк Комитеты белән хат-хәбәр алышып торуларын. Мөселман социалистлар комитеты (МСК) әгъзаларының татар крестьяннары корылтаенда чыгыш ясавын һәм «Кызыл байрак» газетасына нигез салуларын да әйтми кала алмады.
— Ә Шейнкман һәм Олькеницкий иптәшләр ничек?— дип сорады Ленин.— Алар сезгә булыша алдылармы соң?
— Без һәрвакыт аларга таяна ала идек. Кайбер очракларда алар, ипле генә итеп, безнең хаталарны да төзәткәләделәр,— дип җавап бирде Вахитов.
Владимир Ильич исә сорау арты сорауны яудырды гына. Аның шулкадәр буталчык мәсьәләләрдә үзен иркен тотуы, һәр күренешнең асылын җиңел билгели алуы Мулланурны шаккатырды. Ленин шул арада Баш- кортстан турында да, Оренбургка кереп оялаган атаман Дутовның позициясе һәм Урал казакларының үз-үзләрен тотышы хакында да сорашырга өлгерде. Мулланурның Хәрби шура турында сөйләвен ул аеруча кызык-сынып тыңлады шикелле.
— Хәрби шура ике яклы пәке кебек кылана,— диде Мулланур.— Болай, тыштан ул Совет властен таныган кыяфәт ясый. Ә асылда итәк астыннан ут йөртә,— мөселман хәрби частьлары Мөселманнар комитетына, ягъни мәсәлән, буржуазиягә һәм милләтчеләргә буйсынсын өчен ул барысын да эшли. Бездә тагын кайбер мәгълүматлар бар... Хәрои шура хә
зер яшертен рәвештә үз гаскәри берләшмәләрен төзи, алар исә иртәме- соңмы революциягә каршы күтәреләчәк. Шуңа күрә безнең Мөселман социалистлар комитеты Хәрби шураның астыртын эшчәнлеген фаш итү, монафикълыгын, дошманлыгын халыкка төшендерү максатын куйды.
Ленин бу сүзләрне хуплап башын иде һәм үзенең блокнотына тиз-тиз генә нидер сызгалап алды.
Башкорт милли хәрәкәте турында сүз чыккач, Шәриф агарынып китте. Монда, Петроградта, әлеге хәрәкәткә ничектер сагаеп, хәтта Советка каршы көч дип карыйлардыр шикелле тоелды аңа. һәм оялчанлыгын да онытып, бәхәс уртасына ташланды:
— Бәлки сезгә кем дә булса башкорт хәрәкәтен контр дип күрсәтергә тырышкандыр... Ышанмагыз, иптәш Ленин! Алай дип провокатор гына әйтергә мөмкин! Чып-чын провокатор!.. Дөрес анысы, бездә башкорт автономиясен даулау хәрәкәте бик көчле. Тик шунысын да онытмаек: башкортның бит капиталистлары юк, татардагы кебек оешкан көч рәвешендәге эре буржуазиясе дә юк. Әгәр башкорт автономиясе Үзәк хакимият тарафыннан таныла икән, һич тә шикләнмәгез: башкортлар Советка каршы чыкмау гына түгел, үзләре Дутовка һәм Урал-Оренбург тирәләрендәге контрреволю- циягә каршы төп көч булып әвереләчәкләр.
— Урыннардагы хәлне без шулайрактыр дип күз алдына китерә дә идек, иптәш Манатов,— диде Ленин.— Теләсә нинди милли хәрәкәтне бәяләүгә бик игътибар белән якын килергә кирәк. Без шундый фикердә торабыз, һәм, әйтик, башкорт хәрәкәтен дә революциягә каршы юнәлгән дип уйламыйбыз, һиң юк! Ләкин шулай ук артык мавыгырга да ярамый. Җирле Советлар белән үзәктәге власть арасына чөй кагарга җай гына көтеп тора дошманнарыбыз. Моны һәрвакыт истә тотыйк.
— Аңлыйбыз, иптәш Ленин,— диде Шәриф.— Бу яктан безгә иң яхшы үрнәк — Казан Мөселман социалистлар комитеты.
— Инде сезнең комитетка килгәндә...— Ленин яңадан Мулланурга таба борылды.— Аңлавымча, ул — сәяси яктан шактый төрле агымнарны берләштергән массовый оешма. Мөселман хезмәт ияләренең аз гына өлешен булса да үз артыннан ияртә алган кешеләрне читкә тибәрә күрмәгез,— диде Владимир Ильич.— Большевиклар партиясенең төп тактик принцибын онытмагыз: безнең лозунгларның хаклыгына халык үз сәяси тәҗрибәсе аша ышанырга тиеш. Ә меньшевик һәм эсер әфәнделәр... Иртәме-соңмы, алар үзләренә сукырларча ияреп киткән кешеләр алдында фаш булачаклар, һәм тагын бер нәрсә: кайсыдыр мәсьәләләрдә безнең белән килешеп үк бетми торган һәр кешегә гомерлек дошман итеп карарга ашыкмагыз. Ялгыш юлдан китүчеләргә хаталарын аңлатырга кирәк. Алар- ны үз ягыбызга тартырга тырышыйк. Бары тик шулай гына — башкача һич тә мөмкин түгел. Сез мине аңлыйсызмы?
— Аңлашылды, иптәш Ленин,— дип баш какты Мулланур.— Яхшы киңәшегезгә рәхмәт.
— Я, ярый,— диде Ленин.— Димәк, Россиядә хәзер мөселманнарның үзәк учреждениесе булачак. Үзегезне аның беренче хезмәткәрләре дип санагыз. Өчегез дә! Эшкә тотыныгыз, иптәшләр!
Ленин урыныннан торды.
— Тирәгезгә үзегез таяна алырдай кешеләрне җыегыз, фикер алышыгыз, тәкъдимнәрегезне тиешенчә уйлап бетерегез һәм безгә хәбәр итегез- _ Без хәзер үк эшкә керешербез, Владимир Ильич,— диде Мулланур. Ленинның хушлашырга дип сузылган кулындагы ныклык аңа да күчте сыман.
Смольныйдан чыгу белән, Мулланур башын артка чөеп, тирән итеп сулыш алды. Хуш исле салкын һава тамак төпләрен көйдереп үтте. Сулышка иркен, аяк атлаулары рәхәт иде!
— Егетләр! Менә бу — кеше дисәң дә кеше!— дип хәйран калуын яшермичә әйтеп куйды Шәриф.— Ну баш үзендә! Бөтенесен ничек исендә тота икән ул, ә? Үзе шундый ихлас, шундый кече күңелле...
Ленин белән очрашу Мулланурны да нык әсәрләндерде. Моңа кадәр ул революция юлбашчысын гайре табигый, илаһи бер зат итеп күз алдына китерә иде. Ленинның үзен шулкадәр гади тотуы, кеше хәленә кереп * сөйләшүе аны сөендерде дә, канатландырды да.
3
Беренче киңәшмәне өчәү уздырдылар.
— Я. нәрсәдән башлыйбыз?— диде Мулланур.
— Минемчә, ат кушудан!
— Юри әйтүеңме, Шәриф? Тотасың да, нәкъ менә иң соңгы, иң юк э эшне беренче итеп куясың... 2
— Алай димә әле син...— Нигәдер уйга калып утырган Галимҗан | Мулланурны сак кына бүлдерде.— Әүвәл — «бисмилла», ягъни исем белән £ башлана, дигәннәр бит... Бик күп нәрсә нинди исем кушудан да торачак. <
— Ә миңа иң мөһиме — ат булсын, арба булсын,— җик тә бер сыз- х гыр! Барганда сөйләмә, кайтканда сөйләрсең, дип тә әйтәләр... Маңгаена 2 мөһер кирәк дисез икән, ярар соң, сезнеңчә булсын,— дип күнде Мулланур. J
— Эш маңгайда түгел. Төгәл, дөрес исемгә бәйле булачак халыкның = безне аңлау-аңламавы, безнең арттан бару-бармавы. Шуңа күрә исемдә ' без башлаган эшнең асылы, киләчәге күренергә тиеш.— диде Галимҗан.
— Килешәм дидем ич инде! Ышандырдыгыз! Биреләм!— Мулланур елмаеп, ике кулын да өскә күтәрде.— Сездә ниндирәк фикерләр бар соң?
Шәриф инде бу хакта күпмедер уйланган иде. күрәсең, шунда ук үз тәкъдимен кертте:
— Мөселман эшләре буенча комитет!— диде.
— Комитет... Мөселман эшләре буенча комитет... Юк, барыбер нәрсәдер җитми кебек. Өе биек, өйрәсе сыек дигәндәйрәк килеп чыга. Ниндидер саллырак сүзләр кирәк. Ерактан ук, исемнән үк совет власте рухы бәреп торырга тиеш.
— Бәлки, мөселман эшлЗре буенча Шура дип...— Шәриф инде икеләнебрәк калган иде.
— Бу очракта, мөгаен, комиссариат сүзе кулайрак булыр,— диде Мулланур.— Революция исе килә шул сүздән. Бөтенрусия мөселман эшләре комиссариаты! Шәп яңгырый бит, егетләр, ә!
Үз тәкъдиме астарак калугамы, әллә башка нәрсәгәме хәтере калып, кинәт Шәриф чыгымчылый башлады.
— Бөтенрусия дигәнегезгә каршы килмәем. Әмма башкорт исеме кер- мәсә, мин разый түгел, һич югы «Татар-башкорт комиссариаты» булырга тиеш,— дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
Бу хәлне күреп, Мулланур да ярсып китте.
— һәркем үз төбәгенә тарткалый башласа, безгә бергә эшләү мөмкин түгел дип саныйм. Зур эшне ваклау минем инануыма, максатыма каршы килә.
Ибраһимов, ирексездән, урталыкны табарга, килештерергә мәҗбүр иде.
— Бөтенрусия мөселманы бигүк дөрес булмас, Мулланур,— диде ул.— Безнең ул сүзгә хокукыбыз юк. Без Идел-Уралдан сайланган. Шулай ук «Татар-башкорт» та мәркәздәге оешманың колачын тарайтып кую булыр, Шәриф. Әгәр эчке Русия һәм Сибирия мөселман эшләре комиссариаты, яисә Мәркәз мөселман комиссариаты дисәк, уртак фикергә якынрак булмасмы?
— Мәркәз мөселман комиссариаты...— дип, һәр сүзнең тәмен татып карагандай, әкрен генә кабатлады Мулланур...— Ярыйсы гына ич бу. «Мө
селман эшләре» дигән сүзнең «мөселман» булып кына калуы да мәгънәне көчәйтә.
Шәриф, әлбәттә, мондый компромисстан канәгать иде. Ләкин Мулланурның соңгы сүзләрендә тагын ниндидер өстенлеккә ирешергә омтылу күреп:
— Ягъни мәсәлән, ничек итеп көчәйтә инде ул?— дип куйды.
— «Мөселман» сүзе белән без аерым-аерым атап тормыйча гына берничә этник төркемне күздә тотабыз. Ә «Мөселман эшләре» дигәч, бу оешма үз тарафдарларын диненә, өммәтенә карап берләштерә икән, дип уйларга мөмкин. Хәтта әле ниндидер дин эшләрен хәл итүче учреждение дип тә аңларга була... Безнең бит мәзһәб ул түгел. Без, революционерлар, гомумән, дин сөременнән азат кешеләр...
— Ә монда дин сөременең ниндәй катнашы бар?— дип кыза башлады Шәриф.— Мин һич тә алай уйламаем. Безнең Мәркәз комиссариатын дини оешма дип кем генә кабул итәр икән?! Ә инде адым саен «без — дингә каршы!» дип кычкыра башласак, бик күп намуслы кешеләрне тәгаен үзебездән читләштерәчәкбез.
— Ю-ук, эш аңа ук барып җитмәс,—диде Галимҗан.— Безнең олуг рәисебезнең исеме генә дә андый бәлаләрдән саклар.
— Моның белән ни әйтергә телисең?— диде Мулланур.
— Ничек инде! Мөселман комиссариатының башында Мулланур дигән могтәбәр вә изге исемле кеше утырганын белсә, мөэмин-мөселман агайлар берсен-берсе таптый-таптый безнең байраклар астына ыргылачак!
Өчесе дә рәхәтләнеп, күзләрдән яшь атылып чыкканчы көлештеләр.
Киңәш-уңаш итү эзсез калмады: комиссариатның эш планы инде беркадәр күз алдына килә башлады. Хәзер фикердәшләр, тарафдарлар, юлдашлар тупларга вакыт җитте. Хәтта ашыгырга, таралышып өлгергәнче, Учредительное собраниенең мөселман фракциясендәге зуррак йогынтылы кешеләр белән очрашып калырга кирәк иде.
Иң эре ике «кош»тан — Элим Хәкимов белән Әхмәт Цаликовтан башларга булдылар. Мондый хәлдә хосусән Цаликов белән элемтәгә керү мөһим тоелды. Ник дигәндә, татар зыялылары арасында да аның сүзе ныграк үтәчәк. Аннары, әйтерең бармы: Әхмәт мирза хәзер — Бөтенрусия милли шурасының башкарма комитеты рәисе бит әле! Әлеге оешма Октябрьга кадәр ифрат абруйлы иде, әле дә. мөгаен, дилбегәне кулында шактый нык тотадыр. Бигрәк тә Русиянең эчке губерналарындагы таза тормышлы мөселманнар өчен һаман да икенче Мәккә төсле булып кала шикелле ул. Әгәр дә Цаликовны комиссариат эшенә тартып булса, асылда Милли шураның йогынтысы сәнәк белән суга язган кебек кенә калачак.
Әхмәт мирза янына Галимҗан барыр дип карар кылдылар. Мулланур исә Элим Хәкимов белән очрашырга булды. Болай бүлешүнең әллә ни хикмәте юк иде. Мулланурның әлеге шул Хәкимовка берничә тапкыр юлыкканы гына бар. Янә бервакыт тегесенең Мулланур язган бер мәкаләне бик хуплап чыгуы хәтердә. Ул мәкаләдә Туктаров һәм аның иярченнәрен утлы табага бастырган иде Мулланур. Дөресен әйтергә кирәк, Әлимне уң эсер Фуад Туктаров тарафдарларына ук кертеп булмый. Киресенчә, ул, җае чыккан саен, Туктаровка очып кунарга тора, хәтта аның тирәсенә җыелганнарга да татар буржуасының ялчылары дип мөһер суга иде.
«Дөньяда ниләр булмый,— дип уйлады Мулланур.— Бәлки, миңа да еланның тел ачкычларын табарга насыйптыр?!»
Элим шәһәр читендәге бәләкәй генә мосафирханәдә яшәп ята иде. Мулланурның килүенә ул хәтта сөенгән кебек булды. Шатлыгы эченә сыймаган булып кылана гына идеме икән әллә Хәкимов? Төптәнрәк уйлаганда, вакыйгаларның нинди борылыш алуын истә тотканда, ул күбрәк тыштан ялтырый иде бугай. Ә бәлки, чынлап та, Мулланурны күрү белән эченә җы
лы кергәндер? Аны үзенең каршына баш иеп килде дип уйлагандыр?
— Уз, кардәш! Утыр... Сине күрүемә бик шатмын!—дип тезеп китте Элим. — Милләтебездән синең йөз чөермәсеңне беләдер идем, өмидләнә- дер идем...
Хәкимов озын буйлы, күркәм кыяфәтле кеше иде. Кара көрәк сака- . лы аның кәкре борынлы^ зур чыраена төс бирә, хәтта мәһабәтлек өсти сы- з ман. Ошбу һавалы, тәкәббер затның, әле күптән түгел генә үзен шәех итеп □ күрәсе килгән бер адәмнең фәкыйрь кунакханәдә, тыгыз, ямьсез бүлмәдә, * көтелмәгән кунак һлдында йөз суын түгүе,, хәтта ялагайлана башлавы бик S сәер иде. S
Хуҗаның тел төбен әле төшенеп җитмәстән, Мулланур тәкъдим ител- я гән урындыкка килеп утырды.
— һай, ничек ялгыштык, нинди коточкыч гафиллек күрсәттек без Мулланур әфәнде!— Хәкимов зур сәхнәдә басып торган кебек кулларын | бутап, тавышын калтыратып кычкырды. Әйтерсең лә бер Мулланурга гына = түгел, биек мөнбәрдән бөтен милләткә мөрәҗәгать итә иде ул.— Вәйля! ® Дәригь!.. Күзләребез ачылды. Большевикларның изге ниятенә ышанып ♦ хаталандык без. Тик хәзер... Хәзер алар, хәсисләр, ниһаять, чын йөзләрен Z ачтылар!.. Учредительное собраниене вәхшиләрчә куып тарату... Инкый- х лапка өмид баглаган гаммәнең бугазыннан клу... Халык моңа түзеп то- ~ рырмы!.. 2
«Юкка гына килдем, ахры»,— дип уйлады Мулланур, авыз читләре < күбекләнә башлаган Хәкимовны күзәтеп. Шулай да сүзне үз җаена борыр- s га тырышып карады.
— Туктале, Элим,— диде ул, «оратор»ны бүлдереп.— Без синең белән халык җыенында түгел ләбаса. Сабыр гына сөйләшик әле...
— Дөрес әйтәсең, Мулланур әфәнде. Сүз белән бозау имезмик. Хәрәкәт итү лазем... Тик минем бөтен эчем-тышым яна. Шуңа гасабиланам.
— Миңа калса, хәзер килеп туган хәлне син бигүк дөрес бәяләмисең шикелле...
— Ничек? Бигүк... дөрес түгелмени? Монда ике төрле уйларга мөм- кинме соң?.. Ә син... Син бу закон бозуны яклыйсыңмы? Түзеп тора алмаслык зобанилыкка разыймы син?
Мулланур бүленеп калган сүзен тыныч кына дәвам итте.
— Хәтерлисеңме... Былтыр декабрь аенда Казанда, крестьян депутатлары Советларының губерна съездында мин ничек әйткән идем? Учредительное собрание халыкның революцион казанышларын закон белән беркетергә тиеш, дигән идем түгелме? Исеңдәме шул?
— Исемдә булса ни...
— Кызганычка каршы, Учредительное собрание революцион халыкка иярмәде, аның теләкләрен искә алырга теләмәде.
— Сабыр ит, Мулланур, син миңа турысын әйт әле, син үзең Учредительное собраниене шушылай вәхшиләрчә куып таратуны хуп күрәсеңмени?
— Мин Петроградка алтысында гына килеп төштем. Ә буласы эшләр бишендә булып узган. Син аны үз күзләрең белән күргәнсең. Димәк, ни өчен шулай килеп чыгуын да миннән яхшырак беләсең. Свердлов тәкъдим иткән декларацияне кабул итүдән нишләп баш тарттыгыз? Солых турында, җир турында декретларны нигә расламадыгыз?
— Нинди декларация, нинди декрет ди ул! Ил тәхетен тартып алган бер төркем юлбасардан рәхим-шәфкать, имеш! Авыл ярлылары җирне закон тәртибендә алырга тиеш. Бу олуг мәсьәләне халык бары тик үзенең | тулы вәкаләтле...
— Я, җитте, Элим! Халыкның хәзер ни көткәнен син бик яхшы беләсең. Сугышка мөнәсәбәтен ул шактый ачык сиздерде: большевиклардан башка да, фронт, иске мендәр сүрүе кебек, үзеннән-үзе ертылып-сүтелеп
китте. Үзенең җиргә хокукын да халык шулай ук ачык белдерде: крестьяннар, сезнең закон чыгарганыгызны көтеп тормастан, алпавытлардан җирне тартып алдылар.
— Син шушы башбаштаклыкны мактыйсың! Миңа башбаштаклык идеяләре күтәреп килгәнсең!..
— Ашыкма,— диде Мулланур тавышын баса төшеп.— Мин сиңа бер тәкъдим белән килдем. Яңа гына төзелгән мөселман оешмасына керергә чакырам. Мөселман Мәркәз комиссариатына.
Әлимнең йөзеннән беленер-беленмәс кенә булып кызыксыну күләгәсе узды.
— Беренче тапкыр ишетәм! Кем төзегән аны?..
— Мөселман фракциясенең сул төркеме.
— Большевиклар кушуы буенчамыни? Нинди максат белән?
Мулланур кисеп җавап бирде:
— Социалистик революциянең иң якында торган бурычларын Совет хөкүмәте ярдәмендә хәл итү өчен.
— Юк!— дип буылып кычкырды Элим.— Большевиклар кубызына биемәячәкмен! Сезнең Совет хөкүмәте дигән нәрсәгезне үлгәндә дә та-нымаячакмын. Юк!
— Алай булгач...— Мулланур урыныннан торды.— Безнең сөйләшер сүз беткән икән, Элим әфәнде.
— Туктале,— диде Элим, аның кулыннан тотып.— Сиңа, киткәнче, сүземне әйтеп калыйм. Исеңдәме, әле кайчан гына — аннан соң ярты ел да узмагандыр — большевиклар үзләре бугаз ерткан иделәр: янәсе, кичекмәстән Учредительное собраниене чакырырга! Янәсе, гомуми амнистия; стачкалар вә җыелышлар иреге! Нәкъ шулай эшләнде дә. Барысы да алар теләгәнчә булды. Учредительное собрание дә большевиклар таләп иткәнчә чакырылды. Соң эш нәрсәдә?! Ни өчен аны куып тараттылар? Ярты ел эчендә ни өчен аларның фикере үзгәрде?.. Әйтимме ни өчен икәнен?!— Элим ярсыганнан-ярсый бара иде,— Бу вакыт эчендә большевиклар хакимиятне тартып алырга өлгерделәр. Менә хикмәт нәрсәдә! Алар инде дилбегәне кулга алдылар. Хәзер без аларга кирәк түгел. Хәзер безне үләт чокырына ташларга да була. Алар бездән башка да идарә итәләр.
— Ах, әнә сине нәрсә кытыклый икән,— диде Мулланур.— Дилбегәнең кулдан китүе борчый сине. Сез инде җирне үзегездән килеп сорарлар дип өметләнеп торгансыз, ә алай булып чыкмады... Җирне хәзер большевиклар бирәсе икән... Тик син, Элим, әгәр дә чын революционер булсаң, эшнең асылына карар идең. Авыл ярлыларының җирне кем кулыннан алулары түгел, гомумән җирле-сулы булулары мөһим ич!
— Син... син сүзне алай борма!— Элим бермәлгә каушап калды шикелле. Яңадан Мулланурның каршына ук килеп, күзләренә карады.— Турысын әйт: төтен җибәрәсеңме, әллә чын күңелеңнән сөйлисеңме?
— Күңелемдәгесен әйтәм, Элим.
— Ярар, анысын тора-бара күрербез. Тормыш күрсәтер... Тик миңа шуны әйт әле: сезнең ул комиссариатның мәсләге нинди? Эше нидән гыйбарәт?
Элим белән ботка пешмәсен Мулланур бая ук аңлаган иде инде. Шулай да тагын бер талпынып карарга булды, Шәриф һәм Галимҗан белән төзегән программаны кабат күз алдыннан кичерде.
— Русиядәге бөтен мөселманнарның хаҗәтләре хакында Совет властена хәбәр итеп тору...— дип санап китте Мулланур.—Совет властеның барлык чараларын, максатларын, идеяләрен мөселман халыкларына җиткерү, аңлату... Мөселман хезмәт ияләренең мәдәният һәм мәгърифәт ихтыяҗларын канәгатьләндерү... Төрле төбәкләрдә Совет власте белән мөселманнар арасында килеп чыгуы ихтимал булган һәртөрле аңлашылмаучылыкларны җайга салу...
— Ягъни мәсәлән, Советлардан башка бер адым да атламыйсыз булып
чыга? Советлар дилбегәне кайсы якка тартса — шул тарафка сәҗдә кылырга булып чыга?..
— Син яңадан дилбегә турында сөйли башладың, Элим. Без син уйлаганча, кемнеңдер кубызына биючеләр түгел. Комиссариат Совет властеның тулы вәкаләтле үзәк оешмасы булачак.
— Аңлашыла! Бер сүз белән әйткәндә, син мине большевиклар тәр- з тәсенә җигелергә кыстыйсың, Мулланур. Юк инде, дустым, барып чык- о мае. — Элим башын чайкап куйды.— Иман яңартучыларны син башка җир- * дән эзлә. ш
— Бәс шулай булгач, сүз көрәштереп, төче сүзләр сөйләшеп маташу ы нигә кирәк?— диде Мулланур.— Хуш иттек, Элим. Бигайбә!
— Нишләп алай бик тиз бәхилләшәсең?— Әлимнең күзеннән усал £ очкыннар чәчрәде.— Без әле очрашырбыз дип уйлыйм. Хәзер без баррикаданың икебез ике ягында. Ә икесе ике якта булган кешеләр, иртәме- = соңмы, очрашмый калмыйлар. ■ £
— Мин ул очракта да читкә тайпылмам.
— Андай очрашулар, гадәттә, кулга корал тоткан килеш була...— ♦ Элим вәкарь белән генә кулын сузды. Ләкин Мулланур инде бусаганы ат- лап чыгарга өлгергән иде. *
— Корал бездә дә табылыр, Хәкимов әфәнде!— диде ул артына да 2 борылып карамыйча.
Элим, саубуллашырга дип сузылган кулы белән нәрсәгәдер тотына < алмый калгандай, чайкалып китте. х
s 4
Үзенең шактый күңелсез визиты турында сөйләгәч, Мулланур дусларының хәл-әхвәлен сорашты.
— Минем дә мактанырлык эшем юк,— дип йөзен чытты Шәриф.— Ике козгын янында булдым. Авызларын күбекләндереп акыралар. Сатлык җаннар, дип безне сүгәләр. Берсе шундый бүртенде, күзләрен кан басты, шул мәлдә «үз чире» тота башлар дип курыктым...
— Галимҗан... Әллә синең дә юл уңмаган инде?—дип, борчылып, Ибраһимовның күзләренә карады Мулланур.
Яшерен-батырын түгел, Әхмәт Цаликов белән очрашуга азмы-күпме өмет багларга мөмкин иде әле. Бер яктан, Галимҗан бу мәсьәләләрдә тәҗрибәлерәк булуы белән иптәшләреннән аерылып тора: аңа элегрәк тә төрле дипломатик миссияләр башкарырга туры килгәләгән. Ә икенче яктан, Цаликов та, ни генә әйтмә, үзенең ишләре арасында бер ун башка югарырак тора.
— Цаликов мине әйбәт каршылады,—диде Галимҗан.—Итагать белән тыңлады. Бүлдермәде... Ә менә турыдан-туры сорагач, безнең белән хезмәттәшлек итәсеңме дигәч, ни дип тә җавап бирмәде. Башта уйлыйм әле. аннары нинди карарга килүемне хәбәр итәрмен, диде.
— Минемчә, алай ук начар нәтиҗә түгел бит бу, егетләр!— дип шатлыгын йөзенә чыгарды Шәриф.— Ходайның кодрәте бик киң, кяферне әйләсә мөэмин... Ул карт алаша безнең тәртәгә дә җигелергә мөмкин, димәк!
— Әхмәт мирза кебек кешене үз ягыңа аудару җиңел булмас... Ләкин Хәкимов кебек лыгырдык һәм демагогларның дистәсен кулга ияләштерүгә караганда да мөһимрәк эш бу — дип уйчан гына әйтеп куйды Мулланур.— .Тимерне кызуында сугарга кирәк... Янә бер сөйләшеп карыйк аның белән.
— Галимҗанны тагын җибәрәбезме?—диде Шәриф.
— Юк инде, туганнар,— дип кулын селтәде Галимҗан.— Бу юлы андый рәхәтне сезнең берәрегез татып карасын.
Мулланур Шәрифкә сынап карады:
— Бәлки, син барырсың?
— Минемчә, син барсаң әйбәтрәк булыр, Мулланур,— диде Шәриф ипле генә итеп.
Мулланур исәпкә калды. Галимҗан инде бу баруда дипломатик мөм-кинлекләрен тулысынча сарыф итеп бетергән булса кирәк. Шәриф исә артык кискен, мавыгып китучән, кызган чагында артыгын сөйләп ташларга да мөмкин. Әйе, башка чара юк — Цаликов янына ул үзе барырга тиеш...
Әхмәт мирза Исаакий соборыннан ерак түгел яшәүче чнбык очы бер кардәшендә тукталган иде. Ишекне ул үзе ачты, болын кебек иркен квартира буйлап кунакны алдан уздырып, бик кунакчыл төс белән иң эчке бүлмәләрнең берсенә алып керде.
Тирән кәнәфиләргә җайлап кына утырышкач, Әхмәт сүзне мөгезеннән алырга тырышты:
— Күңелем сизә, сез инде болай гына килмәгәнсез, юкны бушка авыштырып кына йөрмисез булса кирәк.
— Әйе. дөрес чамалап алдагыз. Мин — кичә сезнең белән Учредительное собраниенең элеккеге депутаты Галимҗан Ибраһимов кузгаткан мәсьәлә уңаеннан...
— һм... «элеккеге» дисезме?.. Бу бик төгәл билгеләмә дип әйтмәс идем. Дөрес, Учредительное собрание таратылды. Әмма, ни генә булса да, депутат депутат булып кала. Үзен сайлаган кешеләр кире чакырып алганга кадәр... Сез инде без фәкыйрегезне кичерегез, мәгәр мин үземне элеккеге депутат дип санамыйм.
— Сүзләр турында сүз куертмыйк әле.
— Ярар, бәхәсләшмик бу хакта. Хәтерем ялгышмаса, сез ниндидер комиссариат төзергә ниятләнәсез...
— Мәркәз мөселман комиссариаты.
— Шул, шул... Мәркәз... Үзәк... Бу инде Югары, яисә, әйтик, Баш комиссариат дигән мәгънәдә бит. Болай булгач, сез Рәсәйнең бөтен мөселман өммәте исеменнән хәрәкәт итәргә җыенасыз булып чыга. Шулай түгелмени? Ә. турысын әйткәндә, сезгә мондый вәкаләтне кем бирде?
— Совет власте,— дип тыныч кына җавап бирде Мулланур.
— «Власть, хакимият» — берәгәйле, көчле сүз. Әйтерең бармы... Хуш, сезгә вәкаләтне Совет хакимияте биргән. Ә халык кайда? Халыктан сорадыгызмы соң?
— Совет власте үзе үк халык власте инде ул. Совет власте Россия халыкларының иң асыл, иң мөһим мәнфәгатьләрен гәүдәләндерә.
— Ул мәнфәгатьләрне ничек яклый соң Совет хакимияте? Халык вәкилләренең законлы җыелышын куып тарату юлы беләнме?
— Әйдәгез, дөреслекнең күзенә карап сөйләшик,— диде Мулланур. Халык сугыштан туйган, тынычлыкта яшәргә тели иде — Совет власте аңа солых алып бирде. Авыл ярлылары җиргә мохтаҗ иде — Совет власте үзенең беренче көнендә үк Жир турында декрет кабул итте. Кайсы хәкимнең. нинди хакимиятнең боларны эшләргә көченнән килде?
— һм... Әйтерең бармы...— дип пошынып куйды Цаликов.
— Сез бит күреп торасыз, халык Ленинга иярде. Бу — хакыйкать. Ә хакыйкать белән исәпләшергә кирәк.— Мулланур хәзер һөҗүмгә күчте шикелле.— Россиянең сезгә иярмәве дә ап-ачык хакыйкать. Күзләрегезне ачыбрак карагыз!
Бу сүзләр Әхмәткә шактый нык тәэсир итте, һәрхәлдә, ул бермәл телен тешләп уйга калды.
— Мулланур әфәнде,— дип, ниһаять, телгә килде ул.— Мине дә игътибар белән тыңлагыз әле һәм кул селтәмәскә тырышыгыз... һәр адәм өчен иң олы бүләк, иң олы байлык — азатлык. Бу нәрсә аерым кешеләргә генә түгел, бөтен бер халыкка да кагыла. Зурмы ул халык, әллә кечкенәме. кешелек культурасының биек үрләрен яулаганмы, яки бу авыр юлда әле беренче адымнарын гына ясаганмы — анысы мөһим түгел, һәр халык
үзенең язмышын үзе хәл итәргә, үз кануннары һәм гореф-гадәтләре буенча яшәргә хаклы, туган-үскән жиренә үзе хужа булырга хокуклы Аның туфрагында чит-ят сүзләр, илбасарлар авазы ишетелмәскә, ул бары тик газиз туган теле бишегендә генә тирбәлергә тиеш...
— Без дә шуны телибез бит!— диде Мулланур.
— Кем соң ул «без»?
— Ленинчы большевиклар дигәнем. Безнең мәсләгебез нәкъ шул. g Тулы азатлык, халыкларның тигез хокуклыгы һәм үзбилгеләнүе. Ленин- * ның милли мәсьәләдәге төп фикере шундый.
— Әх. сез...— Әхмәт мирза авыр сулап куйды.— Сезгә әле бер иске 2 солдат җырын ишетергә туры килгәне юктыр, күрәсең. Аны, Севастополь s кампаниясе вакытында Лев Николаевич Толстой чыгарган җыр, диләр. £ «Гладко писано в бумаге, да забыли про овраги, а по ним ходить...» Бөтен бәла да шунда, Мулланур әфәнде, сезгә чокыр-чакыр өстеннән йөрергә S туры киләчәк.
— Ярар, безне чокырлар белән куркытмагыз...— диде Мулланур, яр- | суын басарга тырышып: Әхмәтбәкнең икеле-микеле сөйләшүләре аны туй- ♦. дыра башлаган иде инде.— Сездән мин бер генә сорауга ачык җавап алыр- га теләр идем: безнең комиссариат эшендә катнашырга ризамы сез, әллә х түгелме? =
Цаликов тагын уйга чумды.
— Мин әлегә ни дип тә әйтә алмам сезгә,— диде ул, уйларыннан ары- " на алмаган бер кыяфәттә.— Миңа барысын да исәпләргә кирәк. Нинди генә = карарга килсәм дә. сезгә хәбәр итәрмен...
— Без көтәрбез.
«Мирза әгәр безнең белән эшләүдән баш тартса, шактый кызганыч булачак!»— дип уйлап куйды Мулланур.
Шулай да күңел сизә: мәсьәлә инде бик ачык хәл кылынган. Юллар кушылмаслык булып аерылган. Арада — үтеп чыга алмаслык упкын...
5
Владимир Ильич белән очрашу көнен Мулланур түземсезләнеп көтте. Бу арада ул көн саен төрле мөселман әһелләре белән уртак тел табарга тырышты. Нужа бабай башкалага кадәр үк куып китергән татар, башкорт, кыргыз йөргеннәре, тау халыклары вәкилләрен кабул итте, һәркайсының гозерен, теләген игътибар белән тыңлады, язып куйды, кулдан килгәнчә булышырга вәгъдә итте.
Менә ул яңадан әлеге таныш кабинетта. Ике гади өстәл, берничә урындык — бүлмәдәге бөтен җиһаз шуннан гыйбарәт. Владимир Ильич сүзне гадәтенчә тиз һәм эшлекле итеп алып бара. Бу юлы инде кабинетта якын танышлар, фикердәшләрнең очрашуы әллә каян күренеп тора.
Ленин тартмадан ниндидер кәгазь кисәге алып, аны өстәл өстеннән генә Мулланурга таба шудырды. Вахитов әлеге кәгазьне сак кына кулына алып, кычкырып укый башлады. Күз алдында сыек шәмәхә хәрефләр биеште, йөзенә шаулап кан йөгерде:
Милли эшләр буенча Халык комиссариаты каршында эчке Россия мөселман эшләре %енча Комиссариат оештырыла.
Мөселман эшләре буенча комиссар итеп — Казан губернасыннан элеккеге Учредительное собрание члены Мулланур Вахитов, аның иптәшләре итеп — Уфа губернасыннан элеккеге Учредительное собрание члены Галимҗан Ибраһимов һәм Оренбург губернасыннан Шәриф Манатов билгеләнә.
Халык Комиссарлары Советы Председателе Вл. Ульянов (Ленин) Милләтләр эше буенча Халык комиссары Джуга швили - С талин. _
— Я, сезнең эшләр ничек бара, иптәш Вахитов?— дип сорады Ленин.— Мөселман фракциясенең калган членнары үзләрен ничек хис итә
анда? Сез алар белән очраштыгызмы инде? Яле-яле... Нәтиҗәсе булдымы соң? Сезнең белән бергә эшләргә ризамы алар?
— Кызганычка каршы, әлегә берни дә барып чыкмый, Владимир Ильич,— диде Мулланур.— Петроградта калганнарның һәркайсы белән диярлек сөйләшеп карадык. Берәүләре Совет властен танудан ачыктан- ачык баш тарта, икенчеләре җүләргә сабыша, өченчеләре ык-мык килә, икеләнә, ачык җавап бирми, суза.
Ленин кашын җыерды.
— Тагын нинди дә булса сораулар килеп чыкмадымы?— диде.
— Юк... Бары... ни...— дип башласа да, сүз таба алмый туктап калды Мулланур.
— Тыңлыйм сезне, иптәш Вахитов...— диде Владимир Ильич.
, — Без әлегә кайда төпләнергә дә белмибез.
— һич тә борчылмагыз. Бу хакта без уйлаштык. Бүген үк «Астория» кунакханәсенең комендантына минем исемнән күрсәтмә биреләчәк. Сезнең комиссариатка әлегә, эшне башлап җибәрү өчен, биш бүлмә җитеп торыр бит?
— Артыгы белән,— диде Мулланур.— Канцелярия, юлаучыларны кабул итү бүлмәсе... Минемчә, әле анда клубка да урын калачак!
Икенче бүлек
I
Пайтәхеттә Мөселман комиссариаты төзелү турындагы хәбәрне Казанга Элим Хәкимов алып кайтты.
Шул көнне үк Мөселманнар комитеты башлыклары ашыгыч киңәшмә җыйдылар. Яңалык турында фикер алышмак, бу вакыйгага мөнәсәбәтне билгеләмәк, хәзерге шартларда ничек эш итәргә икәнен хәл итмәк кирәк иде.
Вахитовны Петроградка озаткач, Мөселманнар комитетының эше бик җанланып китте. Җитәкчесез калган Мөселман социалистлар комитетының беркадәр сүлпәнләнүен күреп, милләтчеләр кыюрак һәм көчлерәк хәрәкәт итә башладылар. Хәрби шура ашык-пошык үзенең отрядларын тупларга кереште, мөселманнар хезмәт итүче барча гаскәри частьларга мөрәҗәгать-хитабнамәләр юллады. Уң газеталар көн саен шашынып большевикларны сүктеләр. Халык Комиссарлары Советы властен бәреп төшерергә һәм Украин радасы үрнәгендә милли татар дәүләте төзергә чакырдылар.
Вакыйгаларның шушындый төс алуы милләтчеләрнең күңелен үстереп җибәрде, уй-ниятләренең һичшиксез барып чыгасына ышанычны ныгытты. Үзәк власть, большевистик Комиссарлар Советы хакимияте, ни әйтсәң дә, руслар власте дигән сүз. Әгәр дә бу хәлне әһле исламның төп өлешенә төшендереп җиткерсәңме,— алар шунда ук Совет властеннан йөз чөереп, хас мөселман оешмаларының кочагына ташланачаклар! Мөселман комитеты белән хәрби шура тулы хакимиятне үз кулына алачак!
Менә шундый өметләр белән җылынып йөргәндә. Мәркәз мөселман комиссариаты төзелү хәбәре бөтен дөньяны чуалтып ташлады. Совет власте моның белән Россиядәге барлык халыкларның мәнфәгатьләрен үз канаты астына алырга омтйлуын раслады.
Әлеге шартларда Үзәк комиссариат төзелү һәм өстәвенә аның башында Мулланур Вахитов торуы баш очында бомба шартлавына тиң иде. Татар буржуаз партияләре юлбашчыларының, бу яңалыкны ишетү белән, тәһарәтләре бозылды.
Элим Хәкимовның сөйләвен караңгы чырай белән тыңладылар. Яман хәбәр алып кайтуына үзен дә гаепле сыман хис иткән Элим, мөселман
кардәшләренең рухы төшүдән курка иде ахрысы: сүзне бик хәтәр әтәчләнеп, бәддога укучы мулла кебек дәһшәтле тавыш белән башлады.
— Әлеге нәҗес төзегән оешма,— дип кычкырды Хәкимов,— безнең милли инкыйлапның йөрәгенә төбәлгән большевиклар коралы ул, башка һични дә түгел! Үз дәрәҗәсен белгән бер генә революционер да, бер генә демократ та шул шакшы арбага утырмас. Тиккә генәме алар, һәр сөяккә * ^ташланучы ач этләр кебек, безнең ишекләрне шакып йөрделәр! Әмма лә- 5 кин без.— Әлимнең артык көчәнүдән тавышы өзелеп алды,— вәсвәсәгә би- * релмәдек! Без аларны ишектән куып чыгардык, йөзләренә бәреп әйттек: = «Сезнең белән уртак юлыбыз юк. һәм булмас та»,— дидек!
— Ә бу Комиссариатка безнең Бөтенрусия милли шурасы ничек ка- i рый?— дип сорап куйды кемдер.
— Мондый сөаль булырга мөмкинме?! Әлбәттә, ул да бу эшкә кар- ' шы!— Элим түшен тагын да киерә төште.
Төрле яктан:
— Афәрин! Бәрәкалла... Анда шул чын мөселманнар утыра!— дигән ® тавышлар ишетелде. ♦
— Әфәнделәр, минем сүзем төкәнде,— диде Хәкимов.— Инде сезне * тыңлап карыйк. Ул дәһриләрнең көлен күккә очыру өчен нишләргә икән- * леген бергәләп уйлашыйк. 2
Ябык, тар йөзле, иртә пеләшләнә башлаган бер кеше — «Алтай» газетасының мөхәррире Баттал урыныннан кузгалды.
— Мөселман кардәшләр...— Мөхәррирнең тавышы йомшак, юмакай = иде.— Без сезнең белән олы тарихи дәвердә яшибез. Нәкъ менә хәзер — ' бәлки, берничә гасыр алданрактыр да әле — безнең милли хәятебезнең асыл мәсьәләсе хәл кылына...
Батталның теле языла, бугазы майлана барды. Елаграк тавышы тора- бара шапырынулы-дәртле төскә керде, аннары янә күңелләргә үтеп керерлек булып йомшарды, сабырланды.
— Яшәү яки үлем!— дип ярып салды ул.— Мәсьәлә мотлака шулай тора, әфәнделәр! Әгәр дә без хәзер урысларның басымына каршы тора алмасак, бүтән һичкайчан да, тәкрарлап әйтәм, һичкайчан да татар, башкорт, мишәр вә гайре мөселман халыклары милли бәйсезлекләрен яклап баш күтәрә алмаячаклар. Безнең изге бурычыбыз — көч җыю вә сабыр итү. Аннары, ходайдан әмер булгач, бер куәтле селтәнү белән, гасырлар буена килгән изүне әйләндереп каплау вә азат демократик мөселман дәүләте төзү!
Батталдан соң «Корылтай» гәзите мөхәррире сүз алды. Ул сүзгә бик бай түгел иде, ахрысы:
— Сатлык җаннар... Тәмуг кисәүләре... Милли мәнфәгатьләр... Әһле ' ислам юл куймас...— дию белән чикләнде.
Аннары бу мәҗлескә кайдандыр килеп эләккән кызыл чырайлы бер сәүдәгәр сикереп торды һәм:
— Мәлгунь Вахитов аркабызга пычак кадады!— дип, күзләре әйләнеп чыгардай хәлгә җитеп кычкырды.
Шуннан соң боз кузгалып китте... Тыелгысыз шау-шу эчендә аерым сүзләрне генә аралап ишетергә мөмкин иде:
— Хыянәт! Нәләт! Кяферләр! Казанда эзләре булмасын!..
Туйганчы бер шаулап алгач, агай-эне бердәм нәтиҗәгә килеп таралышты: Мәркәз мөселман комиссариатын танымаска, аның карарларын һәм декретларын аяк астына салырга!
2

Төн уртасында Элим Хәкимовның тәрәзәсенә тен шартын китереп, алдан килешенгәнчә шакый төнге кунакка ишекне һич икеләнүсез ачты...
чирттеләр. Кемдер бө- иде. Шуңа күрә Элим
Өстенә җылы кыска тун, шәп бүрек кигән нык бәдәнле, киң җилкәле ир-ат, бусагадан үтү белән, үзенең исемен әйтте:
— Әдһәм Дөлделевич.
Элим аны үз кабинетына чакырды. Кара-каршы утырышкач:
— Сезне бик мактап тасвирладылар миңа, Әдһәм әфәнде,— диде. Дөлделевич сүзсез генә башын иеп куйды.
— Бик ышанычлы, безнең изге яшел байракка бөтен ихласы белән бирелгән кеше дип тәкъдим иттеләр...
— Әһле исламның яшел әләменә баш иямен.— диде кунак.— Олы хөрмәтемне эш белән расларга әзермен. Үзем генә түгел, дусларым да шул фикердә.
— Ә сез кемне дусларыгыз дип атыйсыз? Әгәр сер булмаса, әйбәттә...
, *— Юк, сездән яшерен серем юк. Минем дусларым — анархист-инди- видуалистлар федерациясеннән.
— Казанда күптән яшисезме, Әдһәм әфәнде?
— Күптән түгел дисәң дә була. Икенче яктан карасаң — бик күптән, борын-борыннан.
— Кичерегез, төшенеп җитмәдем ахрысы...
— Мин сезнең шәһәргә әле күптән түгел генә килеп чыктым. Ләкин Казан — минем пайтәхетем. Борынгы бабамнар шул изге туфрактан. Алар- ның токымы борында Төркиягә качкан, Кырым ханына бил бөккән, соңга табарак Литвага күчеп килгән...
— Алай икән... Кыскасы, сезнең ата-анагыз Литва татарлары булып чыга?
— Анысы шулай. Ләкин безгә эш турында да сөйләшергә вакыт түгел микән? Сезгә ни өчен кирәгем чыгуын беләсе иде бит.
Хәкимов урыныннан калкып, ишекле-түрле йөреп килде. Ниһаять, тәвәккәлләп, сүз башлады:
— Син ишеттең микән әле... Петроградта Мәркәз мөселман комиссариаты дигән нәрсә тернәкләнеп килә...— Хәкимовнын капылт «син»гә күчүе ике мәгънәле иде. Беренчедән, үзенең Әдһәмнән өстенлеген сиздерәсе килде. Икенчедән, иптәшен үз итү, аңа ышану төсмерләре салган иде ул болай эндәшүгә.
— Беләм,— диде Дөлделевич.
— Кемнең баш комиссар итеп билгеләнүен дә беләсеңме?
— Мулланур Вахитов, диделәр.
— Син аның белән танышмы?
— Юк. Бер генә мәртәбә күреп калган идем.
— Кайчан?
— Гыйнвар башында. Вокзалда. Аны Петроградка озатканнарын күрдем.
— Ә-ә... Нотык сөйләгәнен дә тыңлагансыңдыр әле алайса?
— Ишеттем.
— Я, ниндирәк тәэсир калдырган иде ул?
— Икеле-микеле.
Дөлделевич һаман, ярым-йорты гына җавап биреп утыра иде. Сүзен дәвам итмәсме дип бераз көткәч, Хәкимов, сабырсызлана төшеп, тагын сорау бирергә мәҗбүр булды:
— Ничек инде ул — «икеле-микеле»?
— Ну, аның сөйләгәне миңа кара халыкны үзенә каратырга тырышу, кызыл сүзләр, буш вәгъдәләр сибү булып күренде...
— Менә-ә! Шул-шул!— дип, Хәкимов бик канәгать төс белән авызын чәпелдәтеп куйды.
— Ә ул үзе мәсләгенә бик тугрылыклы зат булса кирәк, һәм һичшиксез намуслы кешедер дип уйлыймын.
Бу сүзләрне Элим колак яныннан гына уздырып җибәрергә тырышты. Бүлмә буйлап тагын бер ишекле-түрле үткәч, Дөлделевичның каршына ук килеп басты.
— Карале, Әдһәм... Синең Петроградта булгалаганың бармы?
— Юк шул, туры килмәде.
— Әгәр без сиңа шунда барырга тәкъдим итсәк... Ничек уйлыйсың?
— Белмим шул. Мин бит Казанга дип, махсус килгән идем...
— Шулай. Синең яшел байракка хезмәт итәсең килгән. Бабаңнар туфрагы тарткан. Ләкин, беләсеңме, хәзер безгә кирәкле ботка нәкъ менә * анда, Петроградта пешә... Кыскасы, без. Мөселман комитеты җитәкче- = ләре, сине Петроградка җибәрергә карар кылдык.
— Нинди максат белән? §
— Анысы, мөгаен, соңрак ачыкланыр. Эш барышында. Ә хәзергә, d әгәр риза булсаң, юлга җыен. Анда баргач, яхшылап урнаш. Үзеңә дус- | иш тап... Башкалада рәхәтләнеп бер яшәп күрсәт әле!
— Андый рәхәт тормышта яшәрлек янчыгым юк минем. =
— Акча турында уйлама. Дөньяда әле без барында...
Дөлделевич Әлимне баштанаяк күздән кичерде. =
— Димәк, миңа барыбер ниндидер бурыч йөкләнәчәк?
Әлимгә кунакның кабат-кабат бер сорауны бирүе ошамый иде. Бу < юлы ул тагын: s
— Ашыкма, һәрнәрсәнең үз вакыты бар...— дип кенә җавап кай- Q тарды. -
— Ярар, анысын бүтән төпченмим. Тик минем бер генә шартым бар: = сез кушасы эш минем шәхси карашларыма каршы килергә тиеш түгел. * Минем шуңа алдан ук ышанасым килә. |
— Дустым!..— дип төче елмайды Хәкимов,— синең максатларың изге! Бу юлда син үзеңә бездән дә якынрак торучы бүтән кешене таба алмаячаксың. Билләһи дип әйтәм, ышан миңа!
— Рас шулай икән, мин ризамын,— диде Дөлделевич.— Казан татарлары әйтмешли, биш куллап ризамын.
Икенче көнне үк ул юлга чыгып китте.
...«Татар бәлшәвигы — урыс башлы солдат ул. Аның башын фронтта чабып өзгәннәр дә, госпитальдә яңасын .куйганда, урыс башы белән бутаганнар...»
...«Татарлар үзләренең мәнфәгатьләрен бәлшәвиклар хөкүмәте төзегән комиссариат хәл итүенә беркайчан да юл куймаячаклар!»— Әдһәмнең саквояж төбенә сыенган зур бер төргәк «Корылтай» газетасы әнә шулай дип, авызыннан ут чәчә-чәчә, Петроградка бара иде.
Өченче бүлек
Мулланурның бүген караңгы чырай белән килүенә иң әүвәл Галия Ланина игътибар итте. Җайлап кына:
— Ни булды сиңа, Мулланур?— диде.— Сине күптән инде болай, балтаң суга төшкән кебек итеп, күргәнем юк иде...
Галияне комиссариатка сәркәтип итеп алганнар иде. Әмма ул гаҗәп булдыклы һәм эшчән кыз булып чыкты, үз вазифаларын үтәүгә җаны- тәне белән ябышып ятты. Шуңа күрә дә Ланина тиздән Мулланурның иң якын ярдәмчеләреннән берсенә әверелде.
Кызның тамырларында ике кан бергә кушылып кайный: әтисе — касыйм татары, әнисе исә марҗа иде. Ул үзе Петербургта дөньяга килгән, русчасын да, татарчасын да су урынына эчә, икесен дә туган теле итеп саный. Галия эшкә дә җиңел өйрәнде: бармаклары машинка төймәләре өстендә биеп кенә тора, караңгы төбәкләрдән килгән юлаучыларның әллә нинди буталчык һәм четерекле гозерен дә бик тиз һәм мәгънәле итеп, рәс-
5 <К .V . № 7
65
ми кәгазьләргә төшерә белә. Җыеп кына әйткәндә, инде Галиядән башка Мулланур үзен ике кулсыз итеп тоя башлаган иде.
Алар арасында үзеннән-үзе гади һәм эчкерсез җепләр сузылды. Бу мөнәсәбәтләрнең ниндидер бүтән төс алу ихтимайы Мулланурның башына да килми иде. Менә хәзер дә, кызның аны кулыннан алуы, «Ни булды, Мулланур?'»— дип борчылып күзләренә каравы табигый бер якынлык билгесе, дусларча хәлгә керү булып кына тоелды.
— ...Эч серең булса, төпченүем түгел,— дип өстәде Галия.
— Юк, бернинди дә сер түгел,— диде Мулланур.— Бүген Смольный- да булган сөйләшү һаман күз алдыннан китми.
— Нинди сөйләшү соң ул?
— Ленин белән. Теге ике декрет уңаеннан.
Галия ул декретларның проектын машинкада үзе басты. Аларда сүзнең ни турында барганын да яхшы хәтерли. Казандагы мәшһүр Сөембикә манарасына һәм Оренбургтагы атаклы Кәрван-сарайга кагылышлы иде әлеге декретлар. Мөселман комиссариаты шушы ике тарихи ядкарьне үз хуҗаларына — татар-башкортларга тапшыру турында эш кузгатты.
— Ә Владимир Ильич нәрсә ди? Ул каршымыни?
— Юк ла. Нишләп алай булсын! Безнең карарны ул да бик хуп күрде. Тик... Шуның ише һәр мәсьәлә буенча Смольныйга йөгермәгез инде, дип әйтте. Сез үзегез Мәркәз комиссариаты, шулай булгач, мөселманнарга кагылышлы бөтен эшләрне үзегез хәл итәргә тиешсез, диде. Кулыгыздан тотып йөрткәнне көтмәгез, мөстәкыйльлеккә күнегергә вакыт, диде.
— Ә бит монда үпкәләрлек берни дә юк. Мулланур!— Галия, туктап, яулыгын кысыбрак бәйләде: хәзер алар Нева ярына килеп чыкканнар, елга ягыннан дымлы, салкын җил исә башлаган иде.— Соң үзең уйлап кара: ул хаклы түгелмени?
Мулланур башын артка чөеп, читкә карады:
— Син әллә миңа шелтә биргәннәр дә, шуңа авызын салган дип уйлыйсың инде...
— Шелтәме, түгелме, шулай да... Үзеңне бераз кыздырып алганнар, күрәсең. Серкәң су күтәрмәгән.
— Юк. барыбер аңламыйсың... Владимир Ильич мине, кыюсыз булганга, җаваплылык алудан курыкканга күрә, көн саен үзенә йөгереп килә дип уйлавы бар... Ә бит хикмәт куркуда түгел. Юк!
— Нәрсәдә соң хикмәт?
— Ничек инде шуңа да төшенмисең, ә! Менә, әйтик, декретка Ленин үзе кул куйсын да, син аңа буйсынмый кара! Ә безнең күрсәтмәләргә җирле властьларның колагы да селкенмәскә мөмкин. Безнең комиссариатның абруе әле ул дәрәҗәдә үк түгел.
— Син Ленинга шулай дип әйттеңме соң?
— Әйттем, билгеле.
— Ә ул?..
Владимир Ильич: болай булса, дустым, сезнең беркайчан да үз абруегыз булмаячак,— әгәр сез гел-гел безнең аркага ышыкланып барсагыз. диде. Абруй юк икән, аны яулап алырга кирәк, диде. Сезнең сүзгә колак салуларына, сезгә буйсынуларына ирешегез, бу хәзер беренче нәүбәттәге бурычыгыз, диде.
— Бигрәк әйбәт сөйләшү булган ич!— Галия кулларын чәбәкләп куйды.— Үпкәләрлек тә. борчылырлык та сәбәп юк икән. Әйдә әле, Мулланур, син миңа шул Сөембикә манарасы турында сөйлә әле! Чынлап та бик матурмы соң ул? Нишләп аны Сөембикә манарасы дигәннәр? Мин бит ул турыда берни дә белмим диярлек.
— Китче, бер дә ишеткәнең юкмы?
— Әй, әти генә ничектер бераз сөйләгән иде... Имештер, Сөембикә атлы бер ханбикә булган. Үзенең яуда шәһит киткән егетенме, иренме яд итеп кызыл таштан манара төзеткән... Әкият кенәме соң ул, әллә чынлап та шулай булганмы — белмим.
Иренең һәлак булуына Сөембикә ышанмаган, дип сөйлиләр. Ул үзе дөньяда бер гүзәл булган, ире үлгәч күпләр аны яучылап караганнар... Ләкин ул гомере буе үзенең беренче мәхәббәтенә тугрылыклы булып калган. Хатын-*кыз горурлыгы, тән һәм җан сафлыгы, какшамас тугрылык төсе итеп, шушы манараны төзергә фәрман биргән.
— Матур риваять...— дип көрсенеп куйды Галия.
Беркавым тын гына атладылар, һәркайсын үз уе биләде. Мулланур- □ ның күз алдында ерактагы якын күренешләр рәшә кебек яктырып китте: Казан манзарасы, Кремльнең ак пулатлары, Сөембикә манарасы... Ә Галия ц үзенең янәшәсендә атлаган ир-егеткә карата күңелендә җылылык арта ба- 3 руын сөенеп һәм бераз шөбһәләнеп тә тоя, йөрәгенең күкрәк читлегендә g сәер тыпырчынуына колак салып бара иде.
Кинәт кенә ул Мулланурга үпкәләп тә куйды: кара син аны, ниндидер g уйларга чумып, янындагы кыз кешене бөтенләй оныткан түгелме соң ул? з Иңе белән ялгыш кына кагылгандай итеп, Галия Мулланурның күзләренә= карарга тырышты:
— Карале... Син... Сөембикә турында уйлыйсыңмы?.. -
Мулланур эшкә иртә килергә гадәтләнгән иде. һәр көнне җиде тулар- * тулмас ул инде кабинетында була. Иртәдән үк әле йомыш белән йөрүче- s ләр күренми, тынычлап бераз эшләп алырга мөмкин.
Ләкин бүген, үзенең иске язу өстәле артына утырып, кәгазьләрен җәеп салырга да өлгермәде, Галия килеп керде һәм:
— Сиңа кунак бар, Мулланур,— диде.
— Кайдан? Кем?
— Казаннан.
— Казаннан?!— Мулланур шунда ук, урыныннан сикереп торып, ишеккә ташланды.
Килүче кеше, чыннан да, Казаннан, Мулланурның күптәнге дусты Һади Маликов булып чыкты.
Һади белән алар үсмер чакта ук танышканнар иде. Исхак абзасы белән Мулланур Болгар хәрабәләрен карарга баргач. Шунда, ниндидер борынгы сарай җимерекләре каршында туктап торганда, көтмәгәндә ташлар арасыннан озын буйлы бер кара малай килеп чыкты.
— Әй! Син нишлисең анда?— дип сәерсенеп кычкырганын сизми дә калды Мулланур.
— Бабамнар эзеннән йөрим,— дип авызын ерды теге малай. Кулындагы чынаяк тышы кебек ялтыр-йолтыр килеп торган, бик нәфис бизәкләр төшерелгән кирпеч кисәген күрсәтте.
— Нинди бабаңнар?— дип тагын да гаҗәпләнә төште Мулланур.
— Ә бу сарай минем ерак бабам Хуҗа Маликныкы дип сөйлиләр. Б-ә-әк атаклы кеше булган. Гыйлем иясе. Ханның да первай дусты булган, имеш...
Бу йолкыш малай борчак сибә идеме, әллә чын күңелдән ышанып сөйлидерме... Әмма Мулланурның күңеленә хуш килде. Дуслашып киттеләр. Һади Болгарга якын гына бер авылдан икән. Шулхәтле серләре килеште малайларның,— мөгаен, бер-берсенә якынлыклары да очраклы гына булмагандыр. Сугыш башлангач кына аралар бераз өзелеп торды: Һадины солдатка алганнар иде. Революциядән соң яңабаштан табыштылар. Хат-лар алыштылар. Һади Тәтешкә кайтып урнашкан булып чыкты. Октябрьдан соң, Мулланурның киңәше белән, Маликов Казанга күчеп килде, һәм алар бергәләп Мөселман социалистлар комитетында эшли башладылар.
Беренче очрашудан соң күпме сулар аккан! Килбәтсез, чандыр үсмер
егет урынына озын буй-сынлы, таза ир-ат басып тора. Йөзе җилдә киселгән, маңгаен тирән сыр аркылы бүлеп төшә. Терекөмеш кебек йөгерек, җете күзләрендә ниндидер яшерен сагыш посып тора кебек. Ләкин дусларның арасында үзгәрешсез, хәтта көчәя генә баручы бер сыйфат сакланып килә — алар элеккечә үк бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Шуңа күрә күрешү, кыскача хәл-әхвәл сорашу белән үк, үзләре дә сизмәстән, икесе берьюлы төп мәсьәләгә күчтеләр.
— Гаеп итмә, Мулланур, мин сиңа яхшы хәбәрләр алып килә алмадым,— диде Һади.— Син киткәч, калын кесә, зур корсакларның йогынтысы күзгә күренеп көчәйде. Алкин, Туктаров, Баттал ишеләр, авызларыннан күбек аркылып чыкканчы, сине сүгәләр, һәр чатта сине русларга сатылган, халкыңа хыянәт иткән, дип сөрән салалар.
— Ул бәндәләрдән тагын ни көтәргә була?— дип, Мулланур җилкәсен җыерып куйды.— Шунысы гына үкенечле, гади халык арасында да ал арга ышанучылар әле табыла торгандыр.
— Кайсыберләре ышана, билгеле. Шулай да күпчелек, минемчә, алар- га иярми.
— Син миңа әйт әле, Казанда безнең комиссариатның бүлеге оештырыла микән? Ул хактагы карар сезгә барып ирештеме?
— Нинди карар?—дип аптырап калды Һади.— Минем ул турыда бөтенләй ишеткәнем юк.
Мулланур аңа бер кәгазь бите сузды. Маликов тиз-тиз генә күз йөртеп чыкты.
Мөселман эшчеләре, крестьяннары һәм солдатларын берләштерү мәнфәгатеннән чыгып. Советлар каршында эчке Россия мөселманнары Мәркәз комиссариатының бүлекчәләрен ачарга, аларда хезмәт, крестьяннар, хәрби һәм культура-агарту бүлекләре оештырырга тәкъдим ителә Комиссариат бүлекчәләрен оештыру эшен сул революцион мөселман оешмаларына тапшырырга.
Советларның башкарма органнарына Мөселман комиссариаты бүлекчәләрен һич кичекмәстән оештыруда һәрьяклы ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителә.
Милләтләр эше буенча халык комиссары
• И. Сталин
Мөселман эшләре буенча комиссар Мулланур Вахитов.
— Казанда бу документны чынлап та белмиләр микәнни?—диде Мулланур.
— Бер генә мөселман газетасында да күренмәде.
— Мин аны шулай булыр дип уйлаган да идем. Ах, ничек шыр җибәрәләр бу Батталлар да Алкиннар. Безнең көч туплаудан куркалар. Алар өчен көрәшнең оттырылган булуын сизенәләр.
— Алкин бөтен дөньяны сасытып кычкыра: комиссарларны — рус булса ни дә, үзебезнеке булса ни — мөселман халкы яшәгән урамнарга аяк бастырмыйм, ди.
— Ничек инде ул — «аяк бастырмый»?
— Көч белән, янәсе. Хәрби шурага буйсынган гаскәри частьлардан файдаланырга җыена,— диде Һади.
— Анысы без дә кул кушырып утырмабыз. Комиссариат Эшче-Кресть- ян Кызыл Армиясендә мөселман частьларын төзү эшенә керешеп килә инде. Бу турыда киңәшербез әле. Син миңа Казан яңалыкларын күбрәк сөйлә, Һади. Безнекеләр нишли анда? Казан большевикларының ни хәлләре бар? Шейнкманның кәефләре ничек?
— Шейнкманнан сиңа хат бар.
Һади гимнастерка кесәсеннән сургучлы конверт суырып алды.
Совдеп рәисе, Мәркәз мөселман комиссариаты төзелүен Казан большевиклары хуплап каршыладылар, кулдан килгәнчә булышлык итәргә әзер торалар, дип язган. Бу хаттан хәзерге вакытта каладагы һәм бөтен губернадагы хәлләр дә шактый ачык булып күз алдына килде. Ситуация
бик катлаулы, дошманнар аякка басарга азаплана — Шейнкман менә шул хакта хәбәр итәргә теләгән иде.
— Бөтен эшне ташларга да юлга чыгарга туры килә, ахрысы,— диде Мулланур, хатны укып чыккач.— Казанга кайтырга кирәк!
Казаннан соң Уфа. Оренбург, Пермьгә барып чыксаң да әйбәт булыр иде, дип уйлады ул. Аннары Кавказда, тау арасында яшәүче мөселман з халыкларының хәлен үз күзләрең белән күреп, аларга үз кулларың белән = ярдәм итсәң, ә!.. Гомумән, мөселманнар тереклек итә торган төбәкләр белән, * халык белән комиссариат арасында даими элемтә булырга тиеш. Көндә- i лек эш тәҗрибәсеннән, хәзерге уйлануларыннан Вахитов әнә шундый сө- 2 земтәгә якынайганнан-якыная бара иде.
3 2
Дөлделевичның әрсезлеге җитәрлек булып чыкты: башкала туфра-1 гына ул ипләп кенә тамыр җибәрә алды. Кесәсе бик калын булмаса да, '= әлегә анда җилләр дә уйнамый,Петроградка килеп төшүгә, Мәскәү вокзалы J тирәсендәге бер кечкенә генә мосафирханәдә очсызлы номер алды. Фә- ♦ кыйрьрәк рестораннарда тамак туйдырып йөри башлады. Шәһәр белән 2 танышты, кеше ни кыланса, шуны эшләргә тырышты.
Ул үзен эзләп табуларын һәм эш кушуларын көтеп яши иде. г
Көннәр уза торды. Дөлделевичны эзләп килүче һаман күренмәде. = Әдһәмнең болай түшәмгә төкереп ятудан эче поша башлады. Эш ки- * рәк, эш! Аның бөтен табигате, терекөмеш кебек тыелгысыз хәрәкәттәге 5 күзләре, төрле караңгы эшләрдә шактый шомарган куллары тәкатьсезләнеп эш сорый иде.
Кулына китап-газета алырга яратмаганлыктан. Әдһәм бөтен хәбәрне халыктан тыңлап йөрергә күнекте. Шулай да көннәрнең берендә, инде шактый йөри торгач үзләшеп беткән «Чулпан» ресторанында аңа «Правда» газетасын укыштырырга туры килде. Кемдер онытып калдырган газета битләрен иренеп кенә ачып караганда бер белдерү күзгә чалынды. Белдерү үзе түгел, аның астындагы имза кызыклы иде Дөлделевич өчен. «Ко-миссар Вахитов. Хәрби бүлек мөдире Ибраһимов», дип кул куйганнар бит.
«Вахитов... Шул үзе — Казанда күпме кызыксыну уяткан комиссар лабаса бу! Яле-яле, большевикләр гәзитендә комиссар Вахитов ниләр яза икән...»— дип уйланды Әдһәм.
Ашаган арада белдерүгә дә күз йөртеп чыккач, ул канәгать бер төс белән кикереп куйды. «Кара син, ә!— дип уйлады Дөлделевич. — Бик кызык килеп чыга бит әле! Мин аны Казанда күргәндә үк чамалап өлгергән идем. Еракка китәр бу, дигән идем... Әнә бит, хәзер Армия турында сүз йөртә башлаган. Армия — көч!.. Кемнең кулында армия — шуның кулында власть».
Тыелгысыз бер теләк биләп алды Әдһәмне. Аның хәзер үк газетада күрсәтелгән адрес буенча — Жуковский урамындагы 4 нче йортка барасы һәм, ике дә уйламыйча, мөселман Кызыл гаскәренә ирекле булып языласы килде. Бу акылы, бу елдамлыгы белән ул анда бик тиз үсеп китәр иде. Җайлы мәлне кулдан ычкындырмаска кирәк! Моннан да шәбрәк мөмкинлек килеп чыкмаячак. Нәкъ менә шундый вакытларда яшь, талантлы пра-порщиклар генерал булып җитешәләр. Ә аннары... Аннары — күз күрер! Бәхетең басса, беренче консул булып китүең дә бар...
Юк шул... Элим аны бик ныклап кисәтте бит: бер эшкә дә тыгылмаска кушты. Караштырырга, чамаларга, өйрәнә торырга. Иң мөһиме — сабыр итәрпә. Хуҗалардан элемтәче килгәнен сабырлык белән көтәргә.
Ул шайтан алгыры элемтәчене янә күпме көтәргә мөмкиндер!
Өстәвенә шәһәрдә төрле хәбәрләр тарала башлады. Имештер, немецлар һөҗүм итеп киләләр. Хәл кискен, куркыныч. Кызыл Армиянең ашык- пошык оештырылган часьтлары тар-мар ителгән, һәм бүген булмаса, иртәгә башкала дошман кулына калачак икән, дип сөйлиләр.
Петроградта яшәү көннән-көн авырлашты. Мосафирханәләрдә тентүләр ешайды. Дөлделевичка да элеккечә яшәү мөмкин булмый башлады. Аңа хәвефсезрәк урын эзләргә кирәк булып чыкты.
Уйлана торгач, Әдһәм әлеге дә баягы «Чулпанога юл тотты. Иң беренче нәүбәттә Мөхәммәт өммәте берләштергән кешеләр арасында утыру алай ук куркыныч түгел иде. Дөрес, ул берсе белән дә юньләп аралашмады. , Шайтаннан да арык, аксак һәм пеләш, өстәвенә аңгы-миңге бер карттан J кала ань)ң танышлары да юк иде биредә. Каршына килеп, бөтен ашыңның тәмен җибәрүләре, бушка сыйланырга өметләнеп баш июләре — фу„ Дөлделевичка, чынлап та, аны берничә мәртәбә өстәлдәге калдык-постык белән кунак иткәләргә туры килде.
Картның исеме Вәлиулла иде. Бүген дә ул, һәрвакыттагыча, үз постында булып чыкты. Ерактан ук Дөлделевичны күреп, бөтен шартын китереп билен бөкте. Аннары дәшкәнне дә көтеп тормыйча, җитез генә аның янына килеп утырды. Күзләренә керердәй булып бераз текәлеп торгач:
— Нишләп син бүген болай боек күренәсең, Әдһәм энем? Сырхаулап киттеңме әллә?— дип хәл-әхвәл сорашты.
— Юк, картлач, сау-сәламәтмен, — дип коры гына җавап бирде Дөлделевич. Бу мәгънәсез карт белән аның сөйләшәсе дә килми иде.
Аның каруы, тегесе, бәйләнчек эт кебек, әрсезләнә барды:
— Күреп торам, Әдһәм энем, йөрәгеңне ниндидер корт кимерә синең.
«Бу шайтанның тыгылмаган тишеге юктыр. Бәлки, әле миңа ярдәм итә алыр...»— дип уйлады Әдһәм. Шулай да үзе ваемсыз булып күренергә тырышып:
— Юк, вак-төяк мәшәкатьләр генә. Мосафирханәләрдә аунау туйдырды,— диде.— Ниндидер торыр җир табасы иде. Хәлдән килерлек хакка, билгеле... Сиңа сер итеп кенә әйтәмен инде, картлач, мин бит әлегә миллионер түгелмен.
Вәлиулла ялагай тавыш белән хихылдап куйды.
— И-и, күптән әйтәсең калган, энекәем,— диде карт, тагын да ачыла төшеп. — Теләсәң хәзер үк алып барам үзеңне...
Әдһәм бу хакта сүзне артык сузмыйча, табынга ашамлык һәм эчемлек китертте. «Зәмзәм суларын» күргәч карт шайтанның күзләре ялтырый башлады. Өченче чәркәдән соң гына яңадан әлеге мәсьәләләргә әйләнеп кайттылар.
— Минем бер әшнә кеше бар,— дип ерактан башлап китте Вәлиулла. — Ул Питерда, аллага шөкер, бик күптәннән яши.
— Аңлашыла,— диде Дөлделевич. — Фатирлы солдаткалар белән кавыштырадыр әле синең дустың. Өстенә бастыммы?
— Юксана,— дип йөзен чытты карт. — Ул монда гомер буе байларда дворник булып эшләде. Ә хәзер сугышта йөри.
— Алдылармыни?
— Алганнардырмы, үзе теләп киткәндерме,— анысы безнең эш түгел. Иң мөһиме — аның бүлмәсе буш.
Ә хуҗалары? Алар мине кертерләрме соң?
— Нинди хуҗа ди ул! Алар күптән качып киттеләр. Өйләре хәзер халык милкенә әверелде. — Вәлиулланың күзләрендә бер генә мизгелгә хәйләкәр очкын кабынып сүнде.
— Халык милке, дисеңме? Синдәге хәйлә, картлач, җитмеш кешегә җитәрлек бугай.
— Таныш түгел адәмне мин анда алып та бармас идем. Тик синең өчен, энекәем...
— Ярый,—дип баш какты Әдһәм. — Сине дә буш итмәм.
Вәлиулла табып биргән почмак алай зарланырлык булып чыкмады. Чиста, җыйнак бер бүлмә иде бу. Иң мөһиме биредә аны беркем дә эзләп тапмаячак, борчымаячак...
Шул күрешүдән соң Вәлиулла кинәт юкка чыкты. Бер атна узды, ике
атна... Җир йоттымыни — югалды картлач. Хәтта «Чулпан» ресторанының хуҗасыннан белешеп карарга да талпынган иде Әдһәм, ярый әле тыелып калды. «Энә түгел, югалмас, кемгә кирәк ул дивана»,— дип уйлады.
Чыннан да, сабыр иткән — түш ите җыйган булып чыкты. Янә берничә көннән Вәлиулла үзеннән-үзе табылды һәм берни дә булмагандай Әдһәмнең өстәле янына килеп утырды. ♦
— Күптән күрешкән юк, энекәем! Яңа урында тереклек итүләре ни- = чегрәк соң?— диде.
Аллага шөкер, картлач. Беркем дә комачау итми. Башым җылыда, ас- * тым корыда.
— Языламы соң китабың?
— Языла.
Күптән инде, Вәлиулла белән беренче сөйләшкәндә үк бугай, Дөл- >■ делевич аңа үзен язучы дип таныткан иде.
— И-и, энекәем, синең башыңда әллә нинди уйлар бардыр әле. Мәс- з кәүгә күчәргә уйлыйсыңдыр... =
— Мәскәүгә? Нишлимен мин анда Мәскәүдә?— дип аптырады Әдһәм.
— Соң, әдип кешегә пайтәхетнең үзендә яшәргә кирәк ләбаса,— диде < Вәлиулла һәм хәтта үз итеп күз кыскандай булды. '
— Мин менә шуңа күрә башкалада яшим дә инде,— диде Дөлделевич, Q картның тел төбен аңыша алмыйча. Ә тегесе Әдһәмнең югалып калуыннан - да бераз тәм таба иде шикелле. -
— Юк, энем,— дип башын чайкады ул.— Петроград пайтәхет иде. * Өченче көн. Ә кичәдән бирле безнең пайтәхет Мәскәү.
— Мәскәү? Ничек? Кем әйтте сиңа?— диде Дөлделевич.
— Кичә большевиклар хөкүмәте Мәскәүгә күчеп китте,— диде Вәлиулла. Йөзенә ахмак бер елмаю җәелде.— Гәҗит укырга кирәк, Әдһәм энекәем. Әдипләргә дә фарыз ул эш... Менә мин, пример, барысын да белеп торам. Хәтта сиңа Мәскәүгә китәргә кирәк икәнен дә...
Дөлделевич, кинәт сискәнеп, сагая төшеп, картның майлы күзләренә карады:
— Нишләп алай дисең син?
— Юк, анысын мин уйнап кына әйттем,— дип боргаланды Вәлиулла. — Сиңа монда ошый икән, яшә, рәхәтен күр, энекәем. Мин үзем, пример, китап язучы булсам, берсүзсез Мәскәүгә күчеп китәр идем. Ә син үзең белгәнчә эшлә. Син бит үзеңә үзең хуҗа... Хак әйтәмме?..
Бу сөйләшү Әдһәмнең колакларын торгызды. Кайтып, сәкегә сузылып яткач, Вәлиулланың сүзен берәмтекләп хәтереннән кичерде. Хикмәтле дивана булып чыкты әле бу. «Әллә соң кайчаннан бирле көткән элемтәче шул картлач үземе?»— дигән уй баш миен көйдереп үтте. «Ә бәлки шымчыдыр?» Кыскасы, алга таба Вәлиулла янында үзеңне уяурак тотарга кирәк иде.
Әдһәмнең уйлануларын бүлеп, ишек артында кемдер йөри башлады. Ул урыныннан сикереп торды. Бикләми калган ишектән өстенә шинель кигән озын буйлы агай килеп керде. Аның бер кулында солдат капчыгы, ә икенче кулын бинтка урап муенына аскан иде.
— Сезгә кем кирәк?— диде Дөлделевич кырыс кына.
— Миңамы?..— Көтелмәгән очрашудан аптырашка калып, ишек төбендә бераз таптанып алды карт солдат. Аннары:
— Мин инде менә... ни... өйгә кайткан идем,— дип уңайсызланып кына елмайды. Бу өйдә үзенең хуҗа икәнлеген әйтергә оялган кебек иде ул.
__ Ә-ә...— дип, ниһаять, эшне аңлап алды Дөлделевич.— Син кайттың дамыни, агай? Мине монда синең дустың Вәлиулла кертте. Хуҗа югында күз-колак та булып торырсың, дигән иде. Мин вакытлыча гы- намын...
— Ярый, баш ярылып, күз чыкмаган...— диде солдат, капчыгын идәнгә ташлап.— Монда икебезгә дә урын җитәрлек.
— Димәк, синең фронттан кайтып килеш? Яралаганнар да икән үзеңне. Ялга җибәрделәрме, әллә... бөтенләйгәме?
— Бөтенләйгә лә,— дип исән кулын селтәп куйды солдат.— Минем өчен сугыш бетте...
Дөлделевич фатир хуҗасы белән уртак телне бик тиз тапты. Чакырылмаган кунакның мөселман бәндәсе булуы Габдулла картның күңеленә бик хуш килде. Алар икәү сөйләшеп туя алмадылар. Фронт хәлләре дә, каладагы яңалыклар да — берсе дә калмады.
— Ә синең шөгыль нинди? Казна хезмәтендә түгелсеңдер бит?— дип сорады Габдулла.
— Юк, мөхәррирмен мин. Китап язамын.— Әдһәмгә хәзер бер үк әкияткә ябышудан бүтән хәл юк иде.— Ә син алга таба нишләргә уйлыйсың инде, агай? Калган гомереңне дә урам себереп үткәрмәссең ич.
— Менә иртәгә үк комиссарга барып карыйм әле. Киңәш-уңаш итәргә. Алга таба нишләргә икәнен, бәлки, ул әйтер?..
— Нинди комиссар ул?
— Монда бар шундый бер комиссар. Безнең мөселман егете. Ул мине белә.
— Мөселман комиссары, дисеңме? Мулланур Вахитовмы... әллә? — дип ычкындырганын сизми дә калды Әдһәм.
— Тач шул үзе! Син дә аның белән таныш ахрысы?
— Юк! Таныш түгел... Шулай да күп ишетергә туры килде аның турында. Вахитовны белмәгән җан иясе юктыр. Зур кеше бит!
— Дөрес әйтәсең: зур кеше!— дип җөпләде Габдулла. — Башлы кеше, гадел кеше, мин сиңайтим.
— Син соң кайдан беләсең аны?
Вахитов белән беренче очрашуы, аның ярдәме тиюе хакында бөтен бер тарих сөйләп бирде карт.
Ул гомере буе Петроградның бер татар баена бил бөккән. Ләкин көннәрнең берендә байгура, юк гаепне бар итеп, Габдулланы урамга куып чыгарган. «Картаеп килгән көнемдә оясыз, эшсез, бер кабым ризыксыз калдым, инде кая барырмын?!» — дип, боз каткан тротуарда хәер теләнеп утырырга гына калганда, ходайның хикмәте, аңа әнә шул мөселман комиссары килеп юлыккан. Байның өенә үк барып, аны Совет власте исеменнән бик каты кисәткән. Шул хәлдән соң бай әфәнде, үзе каядыр олагасы көненә кадәр, Габдуллага авыз ачып сүз әйтергә шүрләгән...
— Синең ул комиссарың, агай, чынлап та, Хозер Ильяска охшаган,— диде Әдһәм. — Әүлия җан. хак мөселман бәндәсе икән. Миңа да ничектер аның белән күрешәсе, киңәшәсе иде. Насыйп булыр микән?
— Алайса, әйдәме, икәү бергә барабыз! — дип канатланып китте карт. — Иншалла, сиңа да булышмый калмас ул. Эш бирер. Мөхәррир дә булгач, укымышлы бала икәнсең бит. Укымышлы кешеләр хәзер кайда да кирәкле!
Икенче көнне алар икәү, җитәкләшеп дигәндәй, Жуковский урамына — Мәркәз мөселман комиссариатына юл тоттылар.
— Комиссар мине орышыр инде,— дип хафаланып барды Габдулла. — «Әй, бабай, бабай! Ничек инде пуля астына кердең? — дияр. — Дошманнарны куандырып, яу кырын ташлап кайткансың»,— дияр.
Дөлделевич аны тынычландырырга тырышты:
— Юкка борчылма әле син, агай,— диде.— Орышмас ул сине, һәммәсе дә ходай кулында бит, кемгә шәһит китәргә дә, кемгә яраланырга... Ә кемдер хәтта тырналмыйча да кайта сугыштан...
Бик иртә булгангамы, комиссариат урнашкан йорт әле тирән тынлыкка чумган иде. Ерактан ук күреп килделәр: шакылдавык кочаклап баскыч
төбендә утырган карт каравылчының йокы килүдән башы сыгылып-сыгы- лып төшә. Шулай да уяулыгын югалтмаган икән. Ишек бавына үрелүгә, йокылы күзләрен әйләндереп, Габдуллага кычкырып җибәрде:
— һәй, син кая?! Кая барасың дим, агайне!
— Мулланур Вахитов янына.— диде Габдулла һәм, бераз гына һавалана төшеп, өстәде:— Комиссар мине яхшы белә. Бар тиз генә әйт әле, ♦ сине анда Габдулла Әхмәтов сорый, диген. =
— Юк бит... Юк монда синең комиссарың,— диде каравылчы, уры- ° ныннан кымшанмыйча да. g
— Кайда соң ул? 5
Мәскәүгә китте. Г
— Озаккамы?
— Әй, агайне...— диде каравылчы. — Син бу заманнан артта калган- * сың бит. Бөтенләйгә китте ул Мәскәүгә. Комиссариаты да яңа башка- 3 лага күчте. з
— Хөкүмәт белән бергәме? — дип сорады Дөлделевич.
— Шулай булмыйни... Комиссариат бит ул... хөкүмәткә карый! — * диде карт һәм, бик белдекле кыяфәткә кереп, такылдавыгын сыйпап куйды. <
s
4
х
Һади Маликов тиз арада Мулланурның алыштыргысыз ярдәмчесенә, * аның уң кулына әверелде. Вахитов аны, уенын-чынын бергә кушып, үзе- s нең штаб начальнигы дип йөртә иде.
Мәркәз мөселман комиссариаты Мәскәүгә күчеп киткәндә, Һадига әле Петроградта калып торырга туры килде. Комиссариат файдаланып торган җиһазларны тапшырасы бар иде аның. Моннан тыш егеткә тагын да мөһимрәк бер бурыч йөкләнде: ул бөтен эш кәгазьләрен, архивны аралау һәм Мәскәүгә җибәртү хәстәрен күрергә тиеш иде. Комиссариат әле ныклап торып эшкә керешергә дә өлгермәде кебек, ә шактый биек кәгазь тавы өелгән икән. Бу тауны актарып чыкканчы атна-ун көн вакыт үтеп китте. Ярый әле, акылы җитеп, Мулланурдан Галияне ярдәмгә сорап калган, юкса өч атна эчендә дә очына чыгасы түгел иде. Хәзер менә җиңел сулыш алырга була: яндырасы кәгазьләр яндырылган, папкаларга тегеләсе тегелеп, әрҗәләргә тутырылган. Бүген Һади белән Галиянең, әрҗәләрне пичәтләп вокзалга җибәрү өчен, элеккеге комиссариат бинасына соңгы тапкыр килүләре иде.
Таныш йортка якынлашып килгәндә, каравылчы карт белән гәпләшеп торучы ике кешене алар ерактан ук күреп алдылар. Икәүнең берсе — солдат шинелендәгесе — озын, чандыр, бер кулын бәйләп муенына аскан, ә икенчесе гәүдәгә таза, яхшы киенгән, үзе шактый яшь күренә иде.
Һади: «Кемнәр булыр бу? Нишләп йөриләр?»— дип уйлап өлгермәде, солдат шинеле кигәне Галияне танып алды ахрысы, якын туганын күргәндәй яктырып, аңа каршы атлады:
— Чибәрем, уңмадык бит без... Комиссарны эзләп килгән идек, ә ул китеп өлгергән икән!— дип, тезеп китте.
Галия дә картны чамалап алды.
— Әбәү, Габдулла бабай, син түгелме соң бу? Урамда очраткан булсам — танымый үтәр идем. Бөтенләй яшәреп киткәнсең... Ни булды сиңа? Яраландың мәллә?
Картны һәм аның юлдашын (ягъни Әдһәмне) үзенең башлыгы белән таныштырды Галия. Дүртесе дә эчкә — Маликов кабинетына уздылар.
— Вахитовны күрәсем килгән иде. Син фатиха биргән мөселман солдатлары арыслан кебек сугышалар, димәкче идем... — Мулланурның китүенә әле дә булса ышанмагандай, әнә шулай, үз алдына сөйләнеп торды Габдулла карт.
— Озакламый мин дә Мәскәүгә китәм, бабай, Вахитовка синнән сәлам тапшырырмын,— диде Һади. — Менә бу «байлык»тан гына тизрәк котыласы бар,— дип итек очы белән әрҗәгә төртте.
— Нинди байлык соң монда? — дип сак кына сорап куйды Әдһәм.
— Безнең архив ла бу. Мәскәүгә җибәрәсе күчтәнәч.
Дөлделевич бер әрҗәне күтәреп карамакчы итте.
— һо-һо! Саллы күчтәнәч икән бу. Ялгызың гына кузгатырлык та түгел.
— Кая ул! Ялгыз кеше бернишли алмый. Юлчыга янчык та авыр диләр. Комендатурадан бер гвардеец сорарга уйлап торам. Сак та кирәк бит әле. Ни әйтсәң дә, архив кадәр архив!
— һәй! — диде Габдулла. — Комендатура дисеңме? Нәрсәгә кирәге бар аның? Ә мин кемнән ким сиңа? Мин дә бит гвардеец. Уң кулым, аллага шөкер, дага бөгәрлек егәре бар.
— Сине нужалыйммы сон, бабай! — дип башын чайкады Маликов.— Сугыштан кайткансың гына әле, әйдә, ял ит инде син. Аннары бу эш — уен-муен түгел, кәҗә майларын чыгара торган...
— Гафил сүз сөйләп торма! — диде карт, үпкәләгән төсле итеп. — Миңа монда барыбер ялгызым каңгырып йөрисе. Теләсәң генә ни әйт, хәзер синнән калды юк. Мәскәүгә барам, комиссар янына.
— Карагыз әлё, чынлап та,— дип сүзгә кушылды Дөлделевич. — Нишләп сезгә әллә кайдан сакчы эзләп йөрергә? Габдулла агай — ышанмастай кеше түгел. Әле мин дә Мәскәүгә барырга җыенам. Бергә- бергә юл җиңелрәк булыр.
Тагын бераз сатулашып торса да. Һадига бу тәкъдим ошады.
5
Алар икенче көнне иртәнге поезд белән юлга чыктылар.
Габдулла картның күңеленә бик хуш килгән иде Маликов. Ул аңа юл буе үзенең сугышта күргәннәрен сөйләп барды. Дөлделевич исә, шуннан файдаланып, кызның күңеленә ачкыч табарга, аны үзенә каратырга тырышты.
Монда инде тозсыз әкият белән генә ерып чыгармын дип уйлама: хатын-кыз күңеле очы-очка ялганмаган нәрсәләрне тиз сизүчән була. Шуңа күрә Дөлделевич үзе турында чынбарлыкка бик тартым хикәят уйлап чыгарды: аның чиреге саф дөреслектән гыйбарәт булса, калган өлеше, әлбәттә, чеп-чи ялган иде.
Дөлделевичның сүзгә осталыгы ярап куйды. Кыз аны авыз ачып тыңлый иде.
— Тумышым белән мин Литва татарларыннан,— дип сөйләнде Әдһәм. — Бабаларымның сөяге Кырым туфрагында күмелеп калган... Туфрак тарта, кан тарта. Галия туташ! Ниһаять, минем халкым шундый түбәнсетүләрдән соң мәңгелек йокысыннан уянды! — Дөлделевич үз сөйләгәненә үзе ышана барып, тагын да яктыра, канатлана төшкән иде. — Азат мөселман җөмһүрияте... Пайтәхете — Казан... Иманым камил: ул көн килде! Менә шунлыктан мин большевиклар ягына чыктым. Изелгән халыкларга хөррият вәгъдә итүче бердәнбер фирка — большевиклар!
— Ә сез, Казанны башкала булыр дип. кайдан чыгып әйтәсез? — диде Галия, матур күзләрен куе керфекләре белән яшереп.
— Казан — бик борынгы бөек кала, бөтен мөселманнарның икенче мәккәсе. Бу изге хәрәкәтнең башында Казан кешесенең торуы да юкка гына түгел.
Әдһәмнең соңгы сүзләрен кыз аңышып өлгермәде:
— Сез кем туры нда сөйлисез? — дип бүлдерде.
— Мулланур Вахитов хакында, әлбәттә! Бөтен Казан хәзер комиссар Вахитов рухы белән яши. Ул гаҗәеп кеше булырга тиеш, Галия туташ!
Синең күптәнге хыялың ни дисәгез,— аның белән танышу, мөмкин булса — аның кул астында эшләү, дияр идем.
Дөлделевичның бөтен кыяфәтенә ашкыну, рухлану төсе чыккан: халкына кайнар мәхәббәт утыннан менә-менә дөрләп китәр иде ул. Ә аның Вахитов турында шулкадәр хозурланып сөйләве — әле дә булса Галиянең күңелен биләп торган яктылыкны ишәйтүе!..
Кыз шул мәлдән башлап бөтен күңеле белән Әдһәмгә таба борылган, | аңа тартыла башлаган иде. Әлбәттә, бу ихлас күңелле, кайнар йөрәкле * кешене Мулланур да аңласын һәм яратсын өчен ул барысын да эшләячәк! =
ш □
Дүртенче бүлек
Мәскәү Мулланурны кояшлы зәңгәр күге белән ачылып каршылады. ♦ Анда-санда җыелган сулар ялтырап ята, бөтен тирә-юньнән яз исе бөр- * келә!.. Әлегә монда барысы да ят, үзгә, Петроградтагыга охшамаган, х Шалтыр-шолтыр килеп йөргән трамвайлар гына да бөтенләй башка төс 2 биреп тора.
Мәскәүдә Мәркәз мөселман комиссариаты, биш бүлмәгә генә сый- < мыйча, Кремльдән әллә ни ерак булмаган аерым бер бинага урнашты. Ике i катлы йортның өстендә өченче кат дип санарлык шәп кенә чардагы да х бар иде.
Елга аръягындагы әлеге особняк үз дәверендә шактый күпне күргән булса кирәк. Революциягә кадәр ул Солодовников дигән купецның йорты булган, ә тагын да элегрәк анда мәшһүр композитор Алябьев яшәгән, диләр. һәм менә, дөньялар үзгәреп киткәч, язмыш бу йортны бөтен Рәсәй мөселманнарының революцион кыйбласына әверелдерде.
Йортның иркен подвалы типографиягә бик җайлы урын булып чыкты. Беренче кат төрле кабинетларга бүленде. Икенче катта да берничә кабинет урын алды. Ә калган б\лмәләрне торак иттеләр, Вахитовның үз кабинеты икенче катта иде; аннан Кремльгә турыдан-туры телефон элемтәсе сузылды.
Мәскәүдә Мулланурга эш арта төште. Комиссариат ярдәменә өмет баглаучылар һәм аның җитәкчелегендә башланган чаралар күбәйде. Шундый бик мөһим эшләрнең бер юнәлеше, мәсәлән, мөселман мәктәпләре төзүдән гыйбарәт иде. Революциягә кадәр мөселман халыкларында белем алу белән дин сабагы үзләштерү икесе бер нәрсә дип карау гадәти хәл булып килде. Совет властеның мәктәпне мәчеттән аеру турындагы декретына да карамастан, күнегелгән тәртипләр әллә ни үзгәрмәде.
Мулланур менә шул хакта уйланып, яңа мөселман мәктәпләре турында декрет караламасын язып утыра иде — ишек шакыдылар.
— Әйдә, керегез,— диде ул, кәгазьдән башын күтәреп.
Ишек шәрран ачылып китте дә, кабинетка өермә кебек бөтерелеп Һади Маликов килеп керде. Аның артыннан тагын ниндидер таныш йөз күренде. Менә сиңа мә!.. Петроградтан сугышка киткән бабай! Нинди җилләр ташлаган аны монда?!
— Габдулла бабай! Һади!
Мулланур, урыныннан сикереп торып, аларның икесен бергә кочаклап алды.
2
Казаннан Олькеницкий килеп төште. Башкалада эшләре муеннан булса да, иң әүвәл Мөселман комиссариатына, Вахитов янына китте.
Тәрәзәдән карап торганда, кинәт аның таныш гәүдәсен күргәч, Мулланурның йөрәге кысылып куйды. Шатлык та. шөбһәләнү дә биләп алды аны. Үзен-үзе тыя алмыйча, икенче каттан Олькеницкийга каршы йөгереп төште... Бер-берсенең иңнәренә шапылдаткалап күрешкән, хәл-әхвәл сорашканнан соң. инде ашыкмыйча гына комиссарның эш кабинетына күтәрелделәр.
— Я. сөйлә инде, зарыктырма! — диде Мулланур, бүлмәдә икәүдән- икәү генә калгач.
— Губерна комитеты һаман да булса хәрби шура башлыклары белән килешергә тырыша... Олькеницкий сүзне үзен иң борчыган мәсьәләдән башлап китте.
— Синнән сер түгел,— диде Мулланур.— бездә ул контрреволюция оясын тар-мар итәргә вакыт, дигән фикер ныгый бара.
Дөресен әйткәндә, без әле сабыр итү ягында.
— Син үзең дә шулай уйлыйсыңмы?
— Мин... — Олькеницкий. иплерәк сүз эзләгәндәй, иреннәрен кыймылдатып алды. — Сезнең урында булсам, мин кискен чаралар күрергә ашыкмас идем. Хәрби шураның хәзер кораллы ун мең кешелек гаскәре бар. Без солдатлар арасында аңлату эшләре алып баруны көчәйтәбез, милли мәсьәләдә Совет властеның сәясәтен төшендерәбез. Кыскасы, хәл шактый катлаулы һәм аны мылтык белән хәл итү дөрес булмас иде.
— Алай... — диде Мулланур. — Без дә шулай уйлыйбыз. Хәлбуки...
Ул ярты сүздә туктап калды. Олькеницкий да дәшмәде, һәр икесе бер- берсенең ни уйлаганын сүзсез дә аңлыйлар иде.
— Хәзер без конференция әзерләү белән мәшгуль,— диде Мулланур.— Мөселман эшчеләренең беренче Бөтенроссия конференциясен. Аны әзерләүдә Мәскәү, Петроград, Казан. Уфа. Пермь мөселман социалистлар комитетлары да катнаша. Безгә Самара. Архангельск. Коканд калаларыннан мөселман эшчеләре җибәргән вәкилләр килеп җитте. Конференциядә мөселман приказчиклары җәмгыяте, мөселман хатын- кызларының демократик союзы кебек оешмаларның да катнашасы килә...
Мулланур, мавыгып китеп, конференция турында бик тәфсилләп сөйләргә керешкән иде. кинәт:
— Сүзне нәрсәдән башладым соң әле? — дип. үзен-үзе бүлдерде.— Ә-ә... Менә шул конференциянең татар-башкортлар арасында милли мәсьәләне хәл итүгә тәэсире бик зур булыр дип уйлыйбыз. Милләтчеләрнең, һәртөрле хәрби шураларның аяк астыннан туфрак китәчәк.— диде.
Олькеницкий аның сүзләрен хуплап баш какты.
— Ләкин конференция башланганчы ук, Татар-Башкорт республикасы турында Положениене игълан итү бик әһәмиятле булыр иде.— диде.
Мулланур өстәл тартмасын ачып, юка гына папка, ә аның эченнән «ундервуд»та басылган кәгазь бите алды.
Олькеницкий. күзләренә якын ук китереп, әкрен генә укый башлады.
1. Көньяк Урал һәм Урта Идел буе территориясе Россия Совет Федерациясенең Татар- Башкорт Совет республикасы дип игълан ителә.
2. Чикләрне билгеләгәндә төп нигез итеп татар һәм башкорт революцион оешмалары төзегән проект алына бөтен Уфа губернасы. Оренбург губернасының башкорт өлеше. Казан губернасы һәм Пермь. Вятка. Сембор һәМ Самара губерналарының мөселманнар яшәүче күрше өлешләре. Республика чикләрен тәмам билгеләүне бу республика Советларының Учредительный съездына тапшырырга.
3. Республиканың көнбатыш өлешенең Башкортстан белән үзара политик һәм экономик мөнәсәбәтләре Татар-Башкорт республикасы Советларының Учредительный съезды тарафыннан билгеләнә
— Бодай булгач, сез барысын да әзерләп куйгансыз икән бит? Нишләп матбугатта игълан итмисез?
• Мулланур уңайсызланып китте:
— Бу текст Милләтләр халык комиссариаты өстәлендә байтактан
бирле ята инде,— диде.— Кайсыдыр төшен ошатып бетермиләр кебек анда...
— Ярый, Иосиф Виссарионович белән мин дә сөйләшеп карармын әле.— диде Олькеницкий.
Саубуллашканда ул үзенең дә бер гозерен әйтми китә алмады:
— Мулланур Муллаҗанович! Беләм, синең комиссариатыңда һәр * кеше исәптә, үзеңә дә җитмидер. Шулай да безнең төбәкләрдә хәл бигрәк 3 шомлы бит. Уфага, Казанга. Оренбургка үзегезнең иптәшләрне җибәрә ° алмассызмы? Халык арасында исеме, абруе булганракларны... Син үзең 5 дә беләсең инде... 5
Шул ук көнне кыска гына киңәшмәдән соң Оренбургка — Манатов, $ Уфага — Ибраһимов, Казанга Һади Маликов чыгып китте.
Мулланурны Сталин үзенә чакыртып алды.
— Утырыгыз, иптәш Вахитов,— диде ул, кул биреп күрешкәч.— = Вакытны бушка уздырмыйк. Ялгышмасам, сез бит эшне тиз тотарга ярату- £ чылардан әле безнең. <
— Анысы нинди эш булуына карап. Иосиф Виссарионович...— s дип каршы төште Мулланур.— Бу очракта без, чынлап та, Татар-Башкорт - республикасы турындагы Положениене мөмкин кадәр тизрәк игълан итү - бик мөһим дип саныйбыз. s
Сталин кашын җыерды. Ачык-якты күзләрен кысып, беркавым дәшми торды. Ул хәтта бу сөйләшүне дәвам итәргәме-юкмы дип уйлап, икелә- * неп торган кебек иде. Күрәсең, башланган сүзне өзеп калдырасы килмәде:
— Беләсезме... Ул Положениене игълан итү-итмәү әлегә безнең эш,— диде кРры гына.
«Ахрысы, Олькеницкий белән сөйләшүемне яратмагандыр»,— дип уйлап алды Мулланур.
— Әгәр комиссариат әлеге мәсьәләне хәл итәргә ашыкмый икән,— дип дәвам итте Сталин,— димәк, халык комиссарының бу уңайдан үз фикере бар... Ул фикер сезгә никадәр мәгънәсез булып тоелмасын, сез барыбер безнең белән исәпләшергә бурычлы.
— Ә ул фикерегезне минем дә бик ишетәсем килә, Иосиф Виссарионович,— диде Вахитов.
— Мин баштан ук уйлаган идем, һәм хәзер дә шул уемда калам...— Сталин, балаларга диктант яздыручы мөгаллим кебек, һәр сүзне аермачык әйтергә тырышып, салмак кына сөйләп китте.— Сез әйткән Положениене кайчан игълан итүнең һичнинди практик әһәмияте юк. Сез, күрәсең, шул рәвешле Хәрби шураның аяк астыннан туфракны тартып алмакчы буласыз. Ләкин саф политик мәсьәләләрнең дә хәрби көч белән хәл ителгән чаклары була. Бу юлы, минем карашымча, сүз нәкъ менә шундый очрак турында бара.
Хәзер, әлбәттә, каршы дәшмәүдән дә яхшысы юк иде. Мулланур моны шунда ук сизеп алды, әмма тыелып кала алмады.
— Ә мин теләсә нинди очракта да сәяси мәсьәләләр сәяси чишелеш белән тәмамланырга тиеш дип саныйм,— диде ул кыза төшеп.
— Мин сезгә әле генә әйткән нәрсәләр турында уйланырга киңәш итәм,— дип куйды Сталин һәм, Мулланурны аптырашка калдырып, кинәт урыныннан торды да, кабинетыннан чыгып ук китте.
«Нәрсә булды соң бу? — дип, башына суккан кебек, бермәлгә исәң- герәп калды Мулланур.— Сүзен бирәсе генә килмәдеме? Әллә, чынлап та, үзен хаклы дип саныймы? Хәлнең асылын аңлап бетермәвеме икән?..»
Ул арада Сталин кире әйләнеп керде һәм, берни дә булмагандай, үз урынына барып утырды. Күзләрен кыса төшеп, авыр һәм озак итеп Вахитовка карап торды.
— Я, ничек? Уйладыгызмы?
— Уйладым, иптәш Сталин.
— Хуш... Инде ни диярсез?
Бу юлы Мулланур үзенең сүзен ипләбрәк, аз гына «салам кыстырыбрак» әйтергә булды.
— Чыннан да. бу мәсьәләдә сез хаклырактыр кебек, Иосиф Виссарионович,— диде. — Бер дә кан коюсыз гына барып чыкмас, күрәсең. Тик, хәтта андый бәрелештән котылып булмаса да, Хәрби шура әкиятләренә алданган мөселман хезмәт ияләре бар бит әле... Аларның хәзер кайсы якка борылулары безнең өчен барыбер була алмый!
Сталин авызыннан трубкасын алды һәм сизелер-сизелмәс ишарә белән генә Вахитовның сүзен бүлде.
— Кыскасы, сез һаман үз сүзегездән кайтмыйсыз. Положениене хәзер үк игълан итәргә кирәк, дисезме?
Инде артык боргаланырга урын юк, бары туры һәм ачык җавап таләп ителә иде.
— Әйе,— диде Мулланур. — Әгәр сез мине барыбер хаклы түгел дип саныйсыз икән, мөселман эшләре буенча комиссар вазифаларыннан азат итегез һәм минем урыныма үз фикерегезне яклый торган бүтән кешене билгеләгез.
— Карале син аны, нинди үҗәт,— дип мыек астыннан гына көлемсерәгән итте Сталин. — Я, ярар, кайда әле ул сезнең проект... Укыгыз...
Татар-Башкорт республикасы турындагы Положение 1918 елның 22 мартында басылып чыкты. Совет властеның дошманнары өчен ул кырмыска түмгәгенә ут салу белән бер булды. Бигрәк тә «бүленмәс Россия» идеалларына табынучылар котырынды. Алар, янәсе, борын-борыннан русныкы булган җирләрне большевиклар әрәм-шәрәм итеп, таратып бетерә, бөек Рәсәй киләчәге өметсез вак хәерче дәүләтләргә бүлгәләнеп бетә, дип шыр ярып кычкыра башладылар. Максатлары, әлбәттә, катлаулы чорның кайбер аңлашылмаучылыкларын тагын да тирәнәйтү, Совет властена каршы көчләрне бәйдән ычкындыру иде.
Бу кискен проблемага карата большевиклар партиясенең фикере һәрвакыт принципиаль булды. Аны Хәрби флотның беренче Бөтенроссия съездында бик ачык итеп Ленин формалаштырды:
— Безгә әйтәләр, Россия чәлпәрәмә килер, аерым республикаларга таркалып бетәр, диләр. Ләкин безгә моннан куркасы юк... Безнең өчен дәүләт чигенең кайдан үтүе мөһим түгел, ә теләсә нинди милләт буржуазиясе белән көрәштә барлык милләт хезмәт ияләренең бергә берләшүе мөһим,— диде Владимир Ильич.
3
Дөлделевичка Мәскәү бик килеште. Теләге фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер инде: аны монда берсүзсез эшкә алдылар. Әле кая диген,— нәкъ менә үзе омтылган төшкә — Мәркәз мөселман комиссариатына! Дөрес, комиссариатның да юньле кешеләргә мохтаҗ чагы туры килде. Ләкин барыбер урамнан килеп кергән кемсәне болай тиз генә кабул итмәсләр иде. Дөлделевич турында Габдулла картның да, Галиянең дә яхшы сүзе үтте бугай. Хәтта Һадига да ошады аның җегәрле булуы, эш җаен белүе. Юк, урамнан килеп керүче түгел иде Әдһәм!
Комиссариатта аңа оештыру-тәэминат эшләрен тапшырдылар. Ышаныч яулау, үзенең роленә керү өчен шактый тир түгәргә туры килде Дөлделевичка. Кушылган бер эшне бик тиз һәм төгәл үтәргә тырышты. Хәер, бу аңа әллә ни кыен да булмады. Гомердә күрмәгән кешеләр белән аралашып китү, уртак тел табу аның өчен ипи белән берәңге ашау кебек күнегелгән нәрсә иде. J
Кыскасы, Дөлделевич бөтен кешегә ярап, яхшатланып өлгерде. Комиссар булып комиссар аның булдыклылыгын махсус приказ белән билгеләп үтмичә булдыра алмады. Бу бик мөһим иде! Әмма әһәмияте шуннан ким булмаган икенче бер нәрсә дә күңелен җылытып торды Әдһәмнең: комиссариат казанында кайнаганда, ул төрле кешеләр белән якынаерга, ф бигрәк тә аларның аз гына ризасызлык күрсәтүләрен дә тотып алырга з тырышты. Ә канәгатьсезлеген сиздерүчеләр һәркайда табылып тора. = Берәүләргә яңа власть ошап бетми, кайсыберләрен комиссарның таләп- * чәнлеге чыгырдан чыгара: Вахитов үзе эшкә бөтен җанын салгач, эленке- - салынкы йөрүчеләргә көн күрсәтми... Әнә шул кешеләрнең башын әйлән- 2 дерергә, вак-төяк үпкәләүләрен көчәйтергә, димәк, кирәк чагында аларны Д үзең теләгән якка авыштырырга мөмкин иде.
Дөлделевичны комиссариаттан ерак түгел бер йортка большевиклардан качкан присяжный поверенныйның квартирасына урнаштырдылар. 1 Зур квартираны бөтенләе белән үзенә тапшырсалар да, ул элеккеге хуҗа - кабинетын гына биләп алды. Мондый квартираның мичен ягу гына да ® урамны җылытырга азаплану белән бер иде. Ә адвокатның кабинетында ♦ «буржуйка» ажгырып утыра, яңа хуҗа аңа ваклап-ваклап кына борынгы 2 затлы мебельне «ашата», кайвакыт хәтта присяжный поверенный китап-ханәсендәге алтын хәрефле, күн тышлы китаплар белән дә сыйлаштыра. 2
Инде Дөлделевич Мәскәүдә үзенең япа-ялгыз булуына да күнегеп = килә, һәрхәлдә, аның кайда яшәгәнлеген хезмәттәшләреннән кала беркем * белми, ә комиссариат кешеләре, ничектер, бер-берсенә кунакка йөрешергә = гадәтләнмәгәннәр. Шуңа күрә, көннәрнең берендә иртә таңнан ук ишек ' шакыган тавышка уянгач, Әдһәмнең йөрәге табан астына төшеп китте.
Казаннан кунак килгән иде. Кунакның да ниндие әле — Дөлделевичны Петроградта ук зарыктырып көттергәне, Элим Хәкимовтан хәбәр-йомыш алып килүче кеше булып чыкты ул. Хафиз исемле, чыпчык кебек әрсез, елгыр бәндә иде бу.
«Эзләп тапканнар, кабахәтләр,— дип уйлады Әдһәм. — Муеннан нужа буып алганда, исләренә дә кертеп карамаганнар иде. Әзрәк аякка баса башлавым булды, шунда ук килеп җиткәннәр...»
— Аллага шөкер, исән-имин икәнсез, Әдһәм әфәнде,— дип сөйләнде Хафиз, йомшак кәнәфигә чума биреп. — Мин сезгә дус-ишләрдән сәлам алып килдем.
— Сәламәт бул,— диде Дөлделевич. — Ниләр бар соң анда, безнең дусларның хәле ничек?
— Хәлләр изге. Үзегез дә ишеткәнсездер. Казан мөселманнары игълан иткән җөмһүрият турында...
— «Болак арты җөмһүрияте»н әйтәсеңме? Ничек инде ишетмәскә!
— Әстәгьфирулла! «Болак арты» дип. Сездән чыгамы шундый сүзләр?! Дошманнарыбыз таккан кушаматны сезнең авыздан ишетү бик авыр...
— Ярар, җитте сиңа! — дип бүлдерде Дөлделевич. — Син, дустым, халык җыенында түгел. Монда миннән башка җан иясе юк. Ә мине агит- ларга кирәкми. Мин сиңа дипломат та түгел, гаскәри кеше, шулай булгач, турыдан ярып әйт: чынлыкта хәлнең торышы ничек? Без нәрсәгә исәп тота алабыз? Аннары шуны да онытма: миңа күп нәрсә билгеле, һәм бик ышанычлы чыганаклар аша.
Хафизның шунда ук кикриге шиңде. Тирән, шәп кәнәфидә ул хәзер бигрәк тә мескен, зәгыйфь булып күренә иде. Йокы күрмәүдән кызарган күзләрен бармак очлары белән каплап, ул бөтенләй тонык тавыш белән сөйли башлады:
— Турысын әйткәндә, әлегә эшләр шәптән тормый. Җөмһүриятне игълан итүен иттек, ләкин...
— һәрвакыт шул «ләкин»... Ашыккансызмыни?
— Әллә ашыктык, әллә соңга калдык инде. Әйтүе кыен.
— Я, барысын да ничек булганча сөйлә әле. Башыннан алып.
— Гыйнварда мөселман сугышчыларының икенче Бөтенрусия корылтае ачылды. Без бу съездда мөстәкыйль мөселман дәүләте — Идел-Урал штатын игълан итәргә исәп тоттык. Моңа жирлек тә бар иде шикелле. Советка каршы барча көчләрнең берләшүенә ирештек. Кадетлар да, меньшевиклар да, дин әһелләре дә, шура вәкилләре дә безне якларга әзер иделәр... Бу көчләрне берләштереп, Советка каршы көрәшү өчен зур милли гаскәр төзү күздә тотылды. Казандагы Совет башлыкларын һәм большевикларны кулга алу бурычы куелды.
— Соң, шайтан алгыры, нәрсә комачаулады инде сезгә! Ниятегезне нишләп тормышка ашырмадыгыз?
— Янә шул каһәр суккан большевиклар! Съезд делегатларының күбесе аларның сүзенә ышанды. Без көттек... Көттек...
— Нәрсә көттегез соң сез? Нәрсәгә өметләндегез?
— Өметләр зурдан иде. A-а... Финлянд полкы үзе генә дә ни тора иде! Безгә шушы мөселман полкының Петроград яныннан Казанга кайтырга теләве билгеле булды. Ул бит бөтен бер полк! Баштанаяк коралланган, сугышларда чыныккан!..
— Ә Казан Советының Петроградка, Подвойский исеменә биргән телеграммасы, полкны юлда тоткарлауны үтенүе... Сезгә бит бу билгеле булырга тиеш иде!
— Аны без алдан ук белдек һәм үзебезнең максатларда әйбәт кенә файдаландык та. Ул телеграмманы юлда ук эләктереп алган идек. Съездда шуны кычкырып уку, беләсезме, ничек тәэсир итте! Чын-чынлап, гарасат купты! Безнең басым астында корылтай бик таләпчән, усал резолюция кабул итте: әлеге телеграмманы юк дип санарга, Казан Совдепын яңадан сайларга, мөселман финлянд полкын Казанга тоткарлыксыз үткәрергә... Тик боларны хәзер нигә сөйләп торырга, Әдһәм әфәнде! Үткән эштән төш яхшы, ди татар...
— Дөрес! Бүгенге көн белән яшик,— диде Дөлделевич. — «Болак арты җөмһүрияте«нең каршы торырлык дәрманы бармы?
— Иң мөһиме — дәрт бар! — дип, туры җаваптан качарга тырышты Хафиз. — Без анысы куркып кала торганнардан түгел. Тик көчләр тигезсез. Корал җитми, корал! Безнең бит броневиклар да, артиллерия дә юк.
— Ә кешеләр? Кешеләрегез бармы?
— Кеше җитәрлек, аллага шөкер. Менә минем килүем дә...
— Яле, яле! Ниндирәк капчык тотып килдең икән? Нәрсә теләнергә?
— Минем бурыч, Әдһәм әфәнде, Казанга яшерен рәвештә корал озатуны оештыру. Шуның өстенә, безнең яклы кешеләрне табасы, алар белән элемтә урнаштырасы бар. Синең дә күздә тоткан кешеләрең бардыр бит?
— Табарбыз. — Дөлделевич кабаланып кесәсенә кереп китте, аннан сәгатен тартып чыгарды.
— Хафиз туган, син монда үз өеңдәге кебек бул. Юлдан соң ял итеп ал.
— Ә син?
— Миңа эшкә китәргә вакыт. Комиссар Вахитов юксына башлар. Үзең беләсең, мин бик төгәл кеше. Комиссарны авыр хәлдә калдырасым килми.
Әдһәмнең бу сүзләре Хафизга төрттерү, алай-болай була калса, Казандагы «дусларыдай башка да югалмыйбыз без, дип сиздереп кую иде. Ләкин Хафизның моңа бер дә исе китмәде.
— Дөрес эшлисең,— диде ул тыныч кына. — Вахитовның ышанычын яулап алуыңны беләбез. Безгә бит синең турыда барысы да мәгълүм...
— Ах. сезгә мәгълүммени? — дип, йөзенә мыскыллы төс чыгарды Дөлделевич. — Ә элегрәк кайда идегез соң сез? Шул гомер буе кая посып
яттыгыз? Әгәр мин тегендә, Петроградта, катып үлгән булсам?
һи, эш аңа ук барып җитмәс иде,— дип авызын ерды Хафиз.— Без сине анда да онытмадык.
— Эзәрлекләп йөрдегез мәллә?
— Нишләп эзәрлеклик ди? Үз кешебездән сиңа ярдәм итүен генә сорадык. ♦
— Кемнән?! —диде Дөлделевич. Шунда ук:—Ә-ә...— дип исенә ә төшерде. —Әллә теге тинтәк картны әйтәсеңме? Вәлиулланы? Мин аны 2 сизенгән идем шул... Чынлап та, дәрт кенә түгел, бераз дәрман да бар икән 5 сездә... Карап карыйк соң! Бәлки, безнең җеннәр дә килешеп куяр әле... «5
г
4
Мулланурны Яков Михайлович Свердлов үзенә чакырды. Казандагы хәлләр турында тәфсиллерәк итеп, бөтен нечкәлекләре белән беләсе килә иде аның.
Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының эш бүлмәләре әле шушы көннәрдә генә Икенче Советлар йортына күчкән иде. Болай күченүнең сәбәбе бик гади: Кремльгә махсус пропускысыз беркем- _ не дә үткәрмиләр, ә Яков Михайлович исә үзенә йомышы төшкән һәркем 2 бернинди тоткарлыксыз килеп керә алырга тиеш, дип саный. Шуңа күрә дә ул үзенең кабул итү бүлмәсе белән Кремль эченнән чыгып, Мәскәүнең < үзәгенә үк барып утыра. Хәзер Свердловның кабинеты элеккеге «Метро- х поль» кунакханәсенең икенче катында, тәрәзәләре мәйдан ягына караганs бер бүлмәдә, диләр.
Яков Михайловичның яңа «өендә» Мулланурның әле булганы юк иде. «Метрополь» диварларындагы пуля эзләре дә, тышкы ишек янындагы ашык-пошык кына язып куелган фанер такта да аның игътибарын җәлеп итте. Тактага кызыл кара белән зур итеп: «ВЦИК ПРЕДСЕДАТЕЛЕ. 237 БҮЛМӘ» дип язып куелган иде.
Мулланур башта ялгыш «237 А» дигән бүлмәгә килеп керде. Ләкин бу ВЦИК секретаре Варлаам Александрович Аванесовның кабул итү бүлмәсе булып чыкты.
Свердловның үз кабинеты да секретарьныкыннан әллә ни аерылмый икән. Тегендәге шакмаклы калын одеал белән капланган тимер койка урынына гына биредә тагын бер өстәл куйганнар. Аннары монда урындыклар саны күбрәк. Йомшак кәнәфиләр дә, затлы пәрдәләр дә юк. Беренче күргән кешедә, Председательнең кабинетын әле җиһазлап өлгермәгәннәр икән, дигән фикер калырга мөмкин. Мулланур да башта шулай дип уйлады. Соңыннан Варлаам Александрович кына аңлатып бирде: киресенчә, элегрәк монда кәнәфие дә, башкасы да булган. Тик Яков Михайлович бу бүлмәгә урнашырга карар кылгач:
— Пәрдә-чаршауларны алыгыз. Кәнәфи ише нәрсәләрне моннан чыгарыгыз! — дип боерган. — Менә монда өстәл куегыз. Тик алай түгел, әнә теге кыры белән! Соң сез үзегез уйлап карагыз: миңа килгән иптәш бу өстәл янына утыргач, күзенә туп-туры яктылык бәрсә, аңа ничек җайсыз булачак,— дигән.
Аванесов бүлмәсендә койка торуның үз хикмәте бар икән: ВЦИК секретареның тәүлекләр буе кунып-төнеп эшләгән чаклары күп. Ә Яков Михайлович йокларга өенә кайтып йөри. Тик аның да арыган чырае, кызара төшкән күзләре таңнан таңга кадәр эш өстәле янында утыруы турында сөйли.
ВЦИК Председателе, Мулланурны күрү белән, кызу гына урыныннан кузгалды:
— Саумысыз, иптәш Вахитов! — дип кулын кысты, якындагы урындыкны аңа таба этебрәк куйды.
Кабинетта Подвойский да бар иде.
X М А фКӨнГыШ
— Безне Казандагы вакыйгалар белән җентекләбрәк таныштырыгыз әле. иптәш Вахитов.— диде Свердлов.
Мулланур барысын да бәйнә-бәйнә сөйли башлады. Ләкин, беренче сорауларыннан ук, Яков Михайловичның Казан хәлләреннән яхшы хәбәрдар булуын сизеп алды.
— Әһә.— дип бүлдергәләп торды ул Вахитовны,— ә Мозаффаров, Токумбетов һәм Алкиннарны нишләп чыгарып җибәргәннәр? Ах, сүз биргәннәрмени... Ышандырганнар, димәк?..
Мулланур «Болак арты җөмһүрияте»н юкка чыгару, милләтчеләр оештырган «тимер дружиналар»ның кан коешсыз бирелүе вакыйгаларына тукталды. Мөселман комиссариатының бу юнәлештәге эшләре турында сөйләгәндә ул. мавыгып китеп, башта! ы уңайсызлануларын да онытты. Свердлов та инде хәзер бүлдермичә тыңлый иде. Шунда гына Мулланур аның юри. сорау арты сорау биргән булып, әңгәмәне куертып җибәрүен абайлады.
Сүз түгәрәкләнеп килгәндә. Яков Михайлович пенснесын салды һәм арыган күзләрен угалады.
— Ярын. . —диде ул канәгать тавыш белән. — Хәзер инде ин мөһиме — тынычланып калмау, уңышларны ныгыту. Сез һәрвакыт истә тотарга тиеш: Совет властеның дошманнары үз позицияләрен болай гына калдырып китмәячәкләр.
— Аңлыйбыз, иптәш Свердлов.— диде Мулланур.
— Шулай булгач, татар-башкорт гаскәри частьларын оештыруны дәвам итәргә кирәк. Кызыл армиячеләр гаиләсенә мөселман егетләре күбрәк кушылсын иде.
— Беренче татар-башкорт батальоны төзелүен беләсездер инде. Яков Михайлович. Беренче апрельдә приказга кул куелды...
Свердлов, урыныннан торып. Мулланурның янына ук килеп басты, иңенә кулын салды.
— Татар-башкорт Совет республикасы турындагы Положение бик вакытлы игълан ителде.— диде ул. — Татар хезмәт ияләрен безнең дошманнарыбыз: «Советлар сезгә үз армиягезне, үз мәктәпләрегезне, милли дәүләтегезне оештырырга юл куймаячак»,— дип куркытып
килделәр. Ә инде Совет властеның мондый хокукларны бирүен күргәч, фетнә оештырып йөрүчеләрнең аяк астында! ы соңгы туфрак тартып алынды. Буржуаз милләтчеләр, күз ачып йомганчы, армиясез генералларга әйләнеп калдылар...
Тагын берничә көннән Яков Михайлович Свердлов бу фикерне ВиИКнын конституция комиссиясе әгъзаларына да аңлатып бирде. Комиссия Татар-Башкорт Совет республикасы турындагы Положениене бертавыштан хуплады һәм. әлеге мәсьәләне тулысынча хәл итүне ашыктырырга кирәк, дигән теләк белдерде.
Бишенче бүлек
Комиссариатта эш муеннан, ә иң кыены — кул җитмәү иде.
Кызганычка каршы. Мулланурның иң якын ярдәмчеләре кебек. Һади Маликовлар кебек үз-үзен аямый эшләүчеләр күп түгел. Кайсыберләре авыр хезмәттән тайчынырга маташа, күрәләтә юкны бушка аударып йөри, икенчеләре гомумән эш рәтен белеп бетерми — аларны алыштырырга кеше дә юк. Шуңа күрә, үз вазифаларыңны үтәүдән тыш. кайчак кул астындагы хезмәткәрләр өчен дә эшләргә, аларның хаталарын төзәтеп йөрергә туры килә.
Аз гына эш күрсәтә башлау белән килеп чыга торган тагын бер бәла өстәлде: әледән-әле һәртөрле шикаятьләргә җавап биреп утырасы булды. Әллә нинди буржуй калдыкларыннан турыдан-туры яла ягучы хатлар да килеп тора иде.
Менә әле дә Мулланур, авызына әрем капкандай, йөзен чытып, шундый кәгазьләрнең берсен укып утыра. Казаннан ниндидер «исемсез» бәндә милләтләр халык комиссары Сталинга «мөһим хәбәр» җиткерергә тели: янәсе. Вахитовны панисламистлар сатып алган. «Алыш-биреш»нең төгәл күләменә кадәр күрсәтелгән: мең дә ике йөз тәңкәгә!..
Ишек шакыдылар. ♦
Җиңелчә аксап, озын буйлы, якты чырайлы бер ир кеше килеп керде, i Мулланур аны акыллы коңгырт күзләреннән танып алды: Богородский- ° дагы мәктәп мөгаллиме иде бу. Әлегәчә милли шураның Мәскәү оешмасы ш карамагында булган бу уку йорты, башка мөселман мәктәпләре кебек үк, 5 Комиссариат канаты астына күчкән иде. 5
— Сезгә гозер белән килдем,— диде мөгаллим, бик матур кул белән “ язылган кәгазь битен сузып. — Без бик авыр хәлдә калдык... ”
Мулланур кәгазьгә күз салып алды: ул инде башта ук эшнең нәрсә- э дә икәнен чамалаган иде. з
— Ике ай инде хезмәт хакы алганыбыз юк,— дип дәвам итте ачык = чырайлы агай. —Укытучыларның күбесе мәктәпне ташлап китәбез дип £ куркыталар... Мин үзем анысы, ач-ялангач калсам да, балалардан аерыла- < сы түгелмен,— дип елмайды ул. s
— Кыен хәл,— дип башын чайкады Мулланур. — Аңлыйм... Мөсел- g ман мәктәпләре өчен без кулдан килмәгәнне дә эшләргә тырышабыз.
Безнең карамакта булган бөтен акчаны мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләү s өчен бүлдек. 5
— Анысы бит февраль аенда булды. Аннан, соң инде март үтте, ә | хәзер — апрель...
Әйе, хәзер инде апрель шул... Мулланур уйга калды.
Бер тын дәшми торгач, кунак яңадан үзен искә төшерергә батырчылык итте:
— Шулай да, кайткач, хезмәттәшләремә нәрсә дип әйтермен соң?
— Өч көн элек Милләтләр халык комиссариатына без менә шундый хат җибәргән идек... — Мулланур папкадан бер язу суырып алды. — Бу — икенче нөсхәсе... Менә, күз йөртеп чыксагыз...
— Мин аны кычкырып укыр идем,— диде мөгаллим, кәгазьне күзләренә якын ук китереп. — Балалар белән шулай күнегелгән. Кычкырып укырга дим.
— Анысы сезнең ихтыярда,— диде Мулланур.
Мөгаллим, балаларга сабак биргән кебек, һәр сүзне аерып, басым ясап, әкрен генә укый башлады:
Мәркәз мөселман комиссариатының карары белән бетерелгән Мәскәү «Милли шура» оешмасы карамагында биш мөселман башлангыч мәктәбе бар иде: аларның икесе — малайлар. икесе кызлар өчен, ә берсе катнаш. Бу мәктәпләрдә укучыларның иң зур күпчелеге мөлкәт хәле ягыннан ярлы гаиләләрдән (Богородскийдагы мәктәп тулысынча пролетар балаларыннан тора), шуның өстенә болар — асылы белән һич тә конфессиональ түгел, ә демократик типтагы, шул яктан рус шәһәр школаларына туры килә торган мәктәпләр...
Мөгаллим, укуыннан туктап, башын күтәрде һәм Мулланурга карап:
— Бик дөрес,— диде.
Хатта әлеге мәктәпләрнең авыр матди хәле, нинди ярдәмгә мохтаҗ булуы аңлатыла һәм. бу мәсьәләне дәүләт күләмендә хәл иткәнче, кирәк булган төгәл сумма күрсәтелә иде: 29 665 тәңкә.
— Милләтләр халык комиссариаты безнең сүзгә колак салыр, дип уйлыйбыз,— диде Мулланур.
— Әлегә, димәк, шул кәгазьдән кала җавап юк? — дип куйды мөгаллим.
— Туктагыз әле,— диде Мулланур. — Хәзер без аны ачыкларга тырышып карыйк әле. — Ул. ишекне ачып, Дөлделевичны чакырырга кушты.
Дөлделевич озак көттермәде.
— Әдһәм,— диде Мулланур,— безнең теге мәктәпләр уңаеннан язылган хатның хәлләре ничек?
— Мин аны җибәрдем.
— Җибәрдегез? Ничек җибәрдегез? — диде аптырап, комиссар.
— Почта белән, әлбәттә,— дип иңнәрен җыерып куйды Дөлделевич. ‘
— Мин бит. үзегез илтегез һәм нарком урынбасарының кулына тапшырырга тырышыгыз дип. кат-кат әйткән идем.
— Алай ук ашыгыч дип уйламадым мин.
— Инде ничәнче тапкыр шулай аңламавыгыз бик сәер бит әле, иптәш 4 Дөлделевич. Югыйсә, сез бит шактый тәҗрибәле кеше...
— Ә, минемчә, почта аша эш итү әйбәтрәк. Ул рәсми кәгазьләрдә теркәлеп кала, аңа рәсми җавап бирәчәкләр.
— Анысы да почта ашамы?— диде Мулланур, кызып китмәскә тырышып.
— Шулай, билгеле,— дип баш какты Дөлделевич. — Кара-каршы утырып сөйләшүне — хәтта ул нарком урынбасары белән булса да — делога тегеп куя алмыйсың. Кәгазь — кәгазь инде ул!
— Соң бит сез,— комиссар аны ачу белән бүлдерде,— сүзнең укытучыларга хезмәт хакы түләү турында барганын белә идегез бит! Инде икенче ай бер тиенсез утыралар алар, һәркайсынын гаиләсе бар! Балалары! Аларны туендырырга кирәк!
— Болай кайгыртучанлык күрсәтүегез сезне бизи, әлбәттә.— диде Дөлделевич. —Әмма эш кәгазьләрендә хискә урын юк.Анда тәртип булырга тиеш. Рәсми хатка рәсми җавап биргәннәрен көтәргә кирәк.
— Ичмаса, дәшмәгез!— дип кулын селтәде Мулланур. — Сез хатны илтеп бирергә иренгәнсез, бөтен эш шунда гына.
Дөлделевич хәтере калган кыяфәт белән бащын чөйде, кашын җыерды.
Мулланурның тавышы коры, рәсми иде.
— Хәзер хатның икенче нөсхәсен алып. Милләтләр халык комиссариатына барасыз һәм бүген үк — аңладыгызмы?— бүген үк бу мәсьәләнең хәл ителүенә ирешәсез, иптәш Дөлделевич.
Әдһәм, хатны укытучы кулыннан алып, сүзсез генә башын иеп. чыгып китте.
— Мин барысын да аңлыйм. Авыр чор кичерәбез. Көч җитеп бетми. Нишлисең бит... Шулхәтле күп эш-мәшәкать. башлар әйләнеп китүе дә бар... Шулай да тапшырылган эшне намус.белән үтәмәскә мөмкин түгел. Бу хезмәткәрегез, чын әгәр, мине гаҗәпкә калдырды.
— Монда мин гаепле.— диде Мулланур. — Минем күзәтү җитмәгән. Шулай да сез борчылмагыз. Сүз бер булыр. Бүген кичкә сез ачык җавап алырсыз.
— Рәхмәт яусын, иптәш комиссар.— диде мөгаллим. Мулланурның кулын учларына алып. — Минем шуны да әйтәсем килә... Нинди генә хәлдә дә безгә, укытучыларга, исәп тота аласыз. Сынатмабыз. Чөнки без барыбыз да сезгә ышанабыз. Комиссариатка ышанабыз...
Мәркәз мөселман комиссариаты ихтыяҗларына Совнарком 90180 тәңкә акча бүлеп бирде. Бу — бүтән милли комиссариатларга бүленгән суммадан шактый артык иде. Әлеге хәзинәгә Мулланур, күк капусы ачылганын көткән шикелле, зур өметләр баглады.
Вакыт су кебек ага торды, әмма Совнарком «күчтәнәче» һаман кулга кермәде. Бу эшне юллау да Дөлделевичка тапшырылган иде.
— Тоткарлык нәрсәдә соң? Ачыкладыгызмы? — дип сорады анардан Мулланур.
— Милләтләр эше буенча комиссариат тоткарлый.
— Кем белән сөйләштегез?
— Нарком урынбасары белән.
Масьмә бик җитди, туна күрә Мулланур бу эшка yie алынырга О\.1.1Ы. Шалтыратып караган иде, телефонга әлеге дә баягы урынбасар - Пестковскин үзе эләкте.
Хәерле кон. диде Мулланур. Мин иптәш Сталин белән сөйләшеп алыр идем
— Ә нинди мәсьәлә буенча, иптәш Вахитов? «
Совнарком биргән акчаны һаман ала алмыйбыз бит. тоткарлык- д ның сәбәбен беләсем килә.
— Алайса нәкъ кешесенә туры килдегез инде. диде Пестковский.— х Ул акчаны бирмәскә мин куштым. ;
— Сез?! Моңа^еезнен ни хакьныз бар? н
— Без монда иптәшләр белән киңәштек тә. сезнең комиссариат 5 өчен туксан мең тәңкә, мөгаен, аргык мул булыр, дигән фикергә килдек. 5 Сез генә түгел бит әле дөньяда.
— Гафу итәсез' Вахитовпың ачуы кабарды. — Акчаны Совнарком 1 бүлде! t
— Менә шуңа күрә дә без Совнаркомга протест җибәрдек.
— Халык Комиссарлары Советының карары сезнең өчен мәҗбүри * түгел булып чыга алайса? У
— Совнарком ул карарны безнең белән килешеп кабул итмәгән, g
— Ярый... —диде Мулланур, тыныч булырга тырышып. — Болай _ булгач. Совнаркомга мөрәҗәгать итәргә туры килә инде. =
— Ихтыярыгыз. Ләкин без үз фикеребезне үзгәртмәячәкбез. Ки-* сәтеп куям. =
Бераз икеләнеп торгач. Мулланур үзен Ленин белән тоташтыруларын сорады.
— Сезгә дөресен әйткәннәр.- диде Владимир Ильич. — Совнаркомга чынлап та шундый протест килде. Наркомнац коллегиясе исеменнән.
— Ничек инде ул алай? —дип ярсыды Мулланур. — Алар бит Совнарком карарына буйсынырга тиешләр' Югыйсә, бөтенләй анархия килеп чыга!
— Сезнең белән тулысынча килешәм, иптәш Вахитов.— дип тынычландырды аны Ленин. — Нәкъ менә анархия. Наркомнацтагы иптәшләр үзләренең хокукларын һәм бурычларын бнгүк дөрес аңламыйлар. Я. ярый. Без бу хәлне төзәтербез. Мөселман комиссариатына бирелгән акчаны сез тулысынча алырсыз. Мин моны сезгә вәгъдә итәм.
Үзенең вәгъдәсен Ленин шул көнне үк үтәде. Милләтләр эше буенча Комиссариатка ул: «Вахитов сметасы белән нәрсә килеп чыкты? Нигә аны тоткарлыйсыз?» — дигән язу җибәрде.
Мулланурны, бәхәснең уңай чишелүеннән бигрәк. Ленинның аны ярты сүздән аңлап алуы — әлеге акчаның революция өчен бик тә мөһим, зарури эшләргә тотыласын белүе куандырды.
Совнаркомның Владимир Ильич председательлек иткән утырышында Милләтләр эше буенча комиссариат коллегиясенең протесты кире кагылды. Халык Комиссарлары Советы үзенең өч көн элек кабул иткән карарын тагын бер кат раслады: -Мөселман комиссариатына 90 180 тәңкә ассигнование бүлеп бирергә».
Шул ук көнне Мулланурның кабинетында Кремль телефоны шалтырады.
— Иптәш Вахитовмы? — Трубкада Ильичның бик таныш, күңелгә якын танышы яңгырады. — Сезнең эш җайга салынды. Комиссариатка бирелгән сумманы бүген үк тулысынча ала аласыз.
— Рәхмәт. Владимир Ильич.— диде Мулланур, бугазына килеп бөялгән шатлыгын эчкә йотып.
— Ул акчалар тиешле урынга тотылыр дип ышанам.
— Әлбәттә. Владимир Ильич! Башкача булуы мөмкинме соң!
Элим Хәкимов болай ук хурлыкка калуны көтмәгән иде. «Болак арты җөмһүрияте»нең тулысынча уңышсызлыкка дучар булуын ул бик авыр кичерде. Чынлап та бит, яхшы өйрәтелгән, коралланган, «җөмһүрият» идеясенә тугрылыклы ун мең сугышчыны берләштерүче оешма, комнан ишелгән бау кебек, таралыр да китәр дип кем уйлаган! Күз ачып йомганчы барысы да бетте! Ярый әле бәхете бар икән — Элим качып өлгерә алды!
Ул хәзер, артына да борылып карамыйча, Самара ягына сыпырта иде.
«Сикорский әфәндегә ничек күренермен...»— дип уйлаганда, Әлимнең йөрәге үкчәсенә төшеп китә. — «Ничек каршылар инде мине ул таш бәгырь...»— дип Идел ярына ук төшеп китүче тын урамнан атлый. Әле генә ун мең штыкка ия булган Хәкимов белән элмәктән качып баручы, сыену сорап килүче саламторхан арасында җир белән күк аермасы шул!
Ләкин бөтен шик-шөбһәләр юкка гына булган, ахрысы,— Сикорский Әлимгә ачык йөз белән ишек ачты. «Болак арты җөмһүрияте»нең тар-мар ителүенә аның исе дә китмәгән кебек иде.
— Сез исән, сез иректә — иң мөһиме шул,— диде ул, Хәкимовның кулын кысып.
— Ах,— дип башын чайкады Хәкимов, ялган пафос белән.— Уртак эшебез җиңеп чыкса, мин шәһит китсәм дә үкенмәс идем!
Сикорский башын югары чөеп, кукраеп:
— Безнең эш үлмәде, дустым. Сезнең белән без исән булганда, безнең идея дә яшәячәк,— диде.
Бүтән чак булса, башына череп беткән идеяләр тутырган бу солдафон белән янәшә басып торырга да хурланыр иде Хәкимов. Тик бернишләр дә хәл юк Юрганыңа карап аягыңны сузарга туры килә. Башыңа төшкәч, дуңгызга да кияү дип эндәшәсең, диләр бит. Эчтән шулай дип уйлады Элим, ә теле:
— Дөрес әйтәсез, Сикорский әфәнде, безнең идея, аллага шөкер, исән,— дип тибрәнде.
— Минем белән бер сүздә булуыгызга шатмын,— дип тагын да яктыра төште Сикорский. — Сезгә минем өМетем зур, безнең хезмәттәшлек әле дәвам итәр бит?
«Бер вакыты җиткәнче! — дип уйлады Элим. — Яэҗүҗ-мәэҗүҗ большевик вәсвәсәсеннән котылганчы... Аннары безнең юллар аерылачак...» Сикорскийга исә:
— Әлбәттә, алга таба да кулга-кул тотынышып эшләрбез, иншалла,— диде.
Бөтен шартын китереп ишек шакыдылар. Сикорский шунда ук яңа кунакны каршыларга йөгерде. Тиздән аның ишек катында күгәрчен кебек гөрләве ишетелә башлады.
— Ниһаять, килеп чыгарга булгансыз, Август Петрович! Без инде сезне көтә-көтә көтек булып беттек.
Август Петрович дигәне олы гәүдәле, мәһабәт кыяфәтле кеше булып чыкты. Өстендәге ярым хәрби кием — френч һәм галифе чалбар гына аның шактый күркәм корсагы һәм сакалы белән ятышып бетми икән.
— Сезне таныштырырга рөхсәт итегез,— диде Сикорский,— бу — Казаннан килгән кадерле кунагыбыз, татар республикасының хөкүмәт әгъзасы Хәкимов әфәнде.
— Күрешүебезгә бик шатмын,— дип кулын сузды яңа кунак. — Август Амбрустер булабыз, юрист.
— Утырышыгыз, әфәнделәр,— диде Сикорский. — Сезнең танышуыгыз шәп булды бит әле. Менә шулай өчәүләп элегрәк күрешкән булсак та зыян итмисе икән. Ярый, соң булса да уң булсын инде. Безне алда олы эшләр көтә, дусларым. Безнең алга большевикларга каршы бөтен көчләрне берләштерү бурычы куелган. Шуңа күрә уртага салып уйлашырга, киңәшеп эш итәргә кирәк...
Сүзне Амбрустер башлады; ул шактый асыл кош булса кирәк. Сикор- скийдан да берничә башка югарырактыр әле. һәрхәлдә, Казан хәлләрен Хәкимовтан шундый итеп сораштырырга кереште, әйтерсең лә Амбрустер — генерал, ә Элим ниндидер штабс-капитан кисәге иде.
— Ничек уйлыйсыз, Хәкимов әфәнде,— дип башлады ул,— шушы дәрәҗәдә үк тар-мар ителү сезнең тарафдарларга бик көчле тәэсир ясады ♦ микән? =
— Кисеп әйтүе кыен,— дип, сүз таба алмый торды Элим. — Көчебез 9 җитәрлек иде, берәү дә болай килеп чыгар дип уйламый иде. Яшерен-баты- ± рын түгел, күпләрне хафага салды бу хәл. Ләкин Совет властена нәфрәт, ц минемчә, чын мөселманнарда тагын да арта гына төште.
Амбрустер каш астыннан гына сөзеп карады: 5
— Чын мөселман дип атаган кешеләрегез белән элемтә сакланып - калгандыр бит? _
— Яшерен очрашу урыннары барысы да элеккечә,— диде Элим, баш- з лык алдында җавап тотучы төсенә керә барып. =
— Ә шуннан кала?
— Безнең кешеләр хәзер бөтен дөнья буйлап сибелгән, күбесе белән < багланыш та өзелде. я
— Ул элемтәләрне җайга салырга кирәк,— дип, үзенең «генерал» 2 икәнлеген тагын бер искә төшереп куйды Амбрустер. — Инде башка төр- г лерәк сорау. Комиссар Вахитов идеясенә мөселманнар ничек карый, = сезнеңчә? Мин Татар-Башкорт республикасын төзү турында әйтәм.
Әлимнең гаҗәпкә калуын күреп «генерал» бераз ачыклык кертергә " булды:
— Бу мәсьәлә белән мин бик кызыксынам, Хәкимов әфәнде,— диде.— Сезнең хаталарны бүтән кабатламыйсы иде.
— Мулланур Вахитов — ни җитте кеше түгел,— дип әкрен генә җавап бирә башлады Элим.— Татар-Башкорт җөмһүриятен төзү ниятен дә ул әйткәндер, иманым камил. Гадәттән тыш көчле зат... Болай дигәч тә, сез мине Вахитовка теләктәшлек итә дип уйламассыз, шәт. Кулымнан килсә, мин аны беренче баганага астырыр идем.
-— Вакыты җиткәч, без андый мөмкинлек бирербез сезгә,— дип елмайды Август Петрович.— Гафу итегез, сүзегезне бүлдердем...
— Әйе. Татар-Башкорт җөмһүрияте — нәкъ менә Вахитов уйлап чыгарган әкәмәт. Чынында, әлеге идеяне ул бездән урлаган! Безнең Идел- Урал штаты...
«Ну, сезнең Идел-Урал штаты белән Татар-Башкорт республикасы икесе бер нәрсә түгел...— дип эчтән генә көлеп куйды Амбрустер.— Җир белән күк аермасы монда...»
— Мөселманнарның Вахитов ятьмәсенә эләгүе бер дә гаҗәп түгел...— дип дәвам итте Элим.
— Чү, мин сезне аңламый калдым,— дип тагын бүлдерде аны Амбрустер. м
— Нәрсәсен аңламаска мөмкин? Без халык күңеленә бәйсез мөселман дәүләтен төзү уен салдык. Тырышып-тырмашып туфрак йомшарттык, азатлык орлыклары чәчтек, ә бу иблис килде дә бөтен уңышны үзенә урып алды! ,
— Шулай да мин төшенеп бетә алмадым, Хәкимов әфәнде. Әгәр большевиклар идеясе сезнекеннән берничек тә диярлек аерылмый икән, ул чакта нишләп соң мөселманнар сезгә түгел, ә аларга ияреп киттеләр?
— Вахитов бездән чыккан фикерне матур сүзләргә төрде. Аларның лозунгларын сез миннән Яхшырак беләсез. Алар һәр чатта: «Без ярлылар хакимияте!»— дип кычкыралар. Ә кемнәр алар ярлылар? Эшлексез хөрәсәннәр! Менә шул бөтен хөрәсән Вахитов әләме астына барып егылды, аның кызыл гаскәрен ишәйтте.
— Сезне тыңлап торсаң, Хәкимов әфәнде, бөтен татар белән башкорт түшәмгә төкереп ятучы гына булып чыга. Кардәшләрегез турында бер дә матур фикердә түгел икәнсез.
— Эшлексезләр һәм бушбугазлар һәммә халыкта бар. Август Петрович.— дип көрсенеп куйды Элим. — Кызганычка каршы, алар һәркайда күпчелекне тәшкил итәләр. Большевикларның көче менә шуңа бәйле дә инде.
— Ала-а-ай.— дип сузды Амбрустер. — Карагыз әле. ә комиссар Вахитов тирәсендә дә сезнең үз кешеләрегез бармы?
Көтелмәгән сораудан Элим каушап калды:
— Мин... миңа...— дип авыз эчендә боламык пешерә башлады.
— Безне уртак максатлар берләштерә, Хәкимов әфәнде. Бер-беребездән яшерен серләребез дә булырга тиеш түгел.
— Әйе.— диде Элим, Август Петровичның кырыс тавышына буйсынып.— Мәркәз мөселман комиссариатында минем кешеләр бар. Әмма...
— Җитте.— дип бүлдерде аны Амбрустер. — Миңа артыгын белү кирәкми. Ул сезнең бәләкәй генә серегез икән, рәхим итеп, үзегездә саклагыз. Җитәр бер вакыт, ул кешеләрнең безгә бик зур ярдәме тияр. Мин шуңа өметләнәм. Ә хәзергә алар белән элемтәләрне яңартыгыз, ни дәрәҗәдә ышанычлы булуларын тикшерегез...
Амбрустер аягүрә басты.
— Август Петрович! — диде Элим, тирән кәнәфидән тора алмыйча каударланып. — Миндә бер өмет чаткысы булса да калдырыгыз инде! Әйтегез, зинһар, большевикларны әйләндереп капларлык көч бармы соң сездә?
— Сездә шик калмасын, Хәкимов әфәнде.— диде Амбрустер. —Андый көч бар.
— Соң. шайтан алгыры... Гафу итегез, минем алай диясем килмәгән иде... Нәрсә көтәсез икән сез һаман?
— Хафаланмагыз, әфәндем, һәр эшнең үз вакыты бар. Без нәкъ шул вакытка туры китереп сугачакбыз: иртә дә, соң да түгел. Бу юлы безгә ялгышырга ярамый.
3
1918 елның 10 май иртәсе гаҗәп аяз. якты, җылы иде. Кояш чын- чынлап җәйге бер юмартлык белән нурын сибә.
Бу көнгә әзерләнгәндә Мулланурга мең төрле эш башкарырга туры килде. Мең төрле уй тынгылык бирмәде. Бигрәк тә аны Уфадагы хәлләр борчуга салды.
Уфага махсус йомыш белән Галимҗан Ибраһимовны җибәрделәр. Ул анда үзара дошманлык итүче күпсанлы төркемнәрне килештерү өчен җирлек әзерләргә тиеш. Әлеге төркемнәрнең һәркайсы бары тик үзен генә башкорт халкының төп мәнфәгатьләрен чагылдыручы дип күрсәтергә тырыша. Бер группаның башлыклары: «Башкорт ул үзенә бер төрле халык, аның татар белән һичнинди уртаклыгы юк, теле, гореф-гадәтләре, культурасы белән кискен аерыла»,— дип раслыйлар һәм аерым башкорт дәүләте төзергә чакыралар. Икенче төркем Татар-Башкорт җөмһүрияте булуына каршы түгел, тик әүвәл Башкорт штаты төзеп, аннары гына аңа Казанны кушарга кирәк, дип бара. Өчен <еләре исә. татар белән башкорт икесе бер халык, аларны аерып сөйләүнең дә мәгънәсе юк -дип, мәсьәләне тагын да җиңелрәк хәл итмәкче.
Мулланур болай бәргәләнүчеләрнең ахыр чиктә иң гадел һәм дөрес чишелешкә киләсенә шикләнмәде. Ләкин хәзерге шартларда алдынгы карашлы барлык башкортларның большевиклар алга сөргән Татар- Башкорт республикасы турындагы Положение нигезендә берләшүе бик мөһим иде. Менә шуңа күрә дә Галимҗанның Уфадан әйләнеп килүен дүрт күз белән көтте Мулланур.
Ибраһимов тугызы көнне төштән соң кайтты.
— Я, сөйлә! — дип, сабырсызланып каршылады аны Мулланур. Галимҗан авызын гына ерды.
— Нәрсәсен сөйләргә? Бөтенесе дә тәртиптә... Татарлар һәм башкортлар белән ике зур җыелыш үткәрдек. Безгә барысы да тулысынча ышаналар. Уфада әлегә кадәр ике комиссариат яшәп килде: мөселман* I һәм башкорт комиссариатлары. Аларны Татар-Башкорт комиссариатына = | оерләштердек. =
Монысы ярый,— диде Мулланур. — Ә андагы газеталар моңа ничек карый? =
Галимҗан тагын елмайды. Кесәсеннән берничә кат бөкләнгән кәгазьd алып, тантаналы төстә Мулланурга тапшырды.
Мулланур газета битен җәеп җибәрде. Күз алдында юллар биеште. S «...Аңлашылмаучылыкларга бернинди сәбәп калмады. Бүгеннән башлап татар-башкорт демократиясе һәркайда кулга-кул тотынышып эш итә-1 чәк...»— дип яза иде газета. 'х
— Күрәсеңме? Борчылыр өчен бер дә нигез юк,— диде Галимҗан? йомшак кына итеп. ♦
— Шәт шулайдыр.— дип килеште Мулланур. — Акыл: «Барысы да г әйбәт бара»,— ди. Ә менә йөрәк... Йөрәкне тыеп булмый бит... Күңелем £ тыныч түгел, Галимҗан... Күрәсең, холкым шундый инде.
— Ярый, иртәнгә кадәр түз. Кичке исәп иртәнгә ярамый. §
Менә ул күптән көтелгән иртә. s
Киңәшмәне Милләтләр эше буенча халык комиссары Сталин ачты.
Ул милли мәсьәләләрдә Совет хөкүмәтенең тоткан юлы турында сөйләде, бу киңәшмәнең бурычларын һәм максатын аңлатты.
Президиумда утырган Вахитов, танышларын эзләгәндәй, залга, һәр делегатның йөзенә текәлеп карый, әйтерсең лә аларның күңелендә, бик тирәндә яткан уйларын чамаларга тырыша иде... Күз карашы белән бөтен залны бер иңләп чыкты да. сул яктагы икенче рәттә утырган ниндидер кешегә әйләнеп кайтты. Аның киң яңагы, килешле генә мыегы, гаҗәп мөлаем чырае Мулланурга бик таныш булып тоелды. Бу коңгырт-кара күзләрне, сул күзеннән түбәнрәк зур миңне һичшиксез кайдадыр күргәне бар иде аның...
Төрле чыгышларны тыңлаганда да, Мулланур әлеге кешедән күзен алмады. Кайда күрдем соң аны дип искә төшерергә тырышудан да бигрәк, бу ачык, беркатлы чырай залның көзгесе, «атмосфера басымы»ндагы аз гына үзгәрешне дә күрсәтә торган барометры буларак җәлеп итә иде.
Киңәшмәнең максаты һәм бурычлары турында сүз барганда, әлеге «барометр»да чын-чынлап кызыксыну, игътибар, фикер хәрәкәте чагылды. Казан Советы вәкиле Грасис чыгыш ясый башлагач, ул газаплы кичерешләр, каршылыклы хисләр төене булып укмашты...
Менә Казан мөселман комиссариатыннан килгән большевик Камил Якубов сүз алды.
— Мине киһәшмәгә җибәргәндә,—диДе Камил,— эшчеләр комитетлары һәм клублары вәкилләре миңа: «Татар-Башкорт җөмһүриятен яклагыз, әгәр дә шуны эшли алмасагыз, Казанга кире кайтмагыз».— диделәр. Татар-Башкорт шуралар җөмһүрияте хакындагы Положение — ул мөселман пролетариатының теләкләрен тормышка ашыру дигән сүз...
Вахитов күзәтеп утырган «барометр» — делегат Камил Якуб сөйли башлауга ук яктырып-балкып киткән иде. Кинәт ул урыныннан сикереп торды да:
— Чуваш пролетариатының теләкләрен дә дип әйт! — дип кычкырды.
Шул чак Мулланур аны танып алды. Бу чуваш белән ул ярты ел элек поездда — Питерга, Учредительное собраниегә барганда танышкан иде. Серләре килешеп, юл буе сөйләшеп бардылар. Исеме татарчага бик тартым иде аның. Ничек соң әле... Биктимер... Пиктимер... Әйе, шул үзе!
Мондый сәер исемне кайдан алуын сорарга теле оик кычытса да, кыймаган иде Мулланур,— бәләкәй генә табышмак булып калган иде бу кеше.
...Ул чакта сүз, ничектер, икесен дә борчыган мәсьәләләрдән башланып. уртак танышлар, ә тора-бара милли багланышлар тирәсенә үк күчте.
— Чуваш белән татарның уртак әкиятләре, риваятьләре булуы тикмәгә генә түгелдер. Сезнең уйлап караганыгыз юкмы шул хакта? — диде Пиктимер.
Чыннан да. чувашларның да үзләренчә Алып батырлары. Камыр батырлары бар бугай шул. Әле бала чакта ук Мулланур Болгар хәрабәләрендә намазлык җәеп утырган татар карты белән янәшәдә үз догасын укып утыручы чуваш карчыкларын күргән иде...
— Ә Көнгыш хакындагы риваять?! — диде Пиктимер. гәптәшенең уйларын дәвам иткән кебек. — Аны татарныкымы, әллә чувашныкымы икәнен аерган кеше юктыр, шәт...
Мулланурның да ишеткәне бар иде ул риваятьне.
Борын-борын заманда ерак-иркен далада яшәгәннәр икән безнең бабайлар, дип башлана иде ул. Дала кебек җиде җилгә ачык, хөр күңелле булганнар, азатлыкны тереклек 'итүдән артык күргәннәр.
Шул ук әүвәл заманда, шул ук сахра-далада көн кошы, кояш кошы Көнгыш бар иде. ди. Каурыеннан көн яктысы тама, аны күргән һәр кешегә дәва булыр иде. ди. Усалларның усаллыгы тими, куркакларның куркаклыгы кими икән, күз кырың белән генә булса да аны күрсәң. Кайгы-хәсрәттән котыласың, йортыңа кот иңә икән шул чакта.
Ләкин көннәрнең берендә бу тылсымлы кош турында сыңар күзле явыз Кара-хан ишетеп алган. Ишетеп алган да, үзенең иң мәкерле хезмәтчеләрен чакырган.
— Җилдерегез далага, тотыгыз ул кошны, ябыгыз тимер читлеккә, алып кайтыгыз сараема! — дип әмер биргән.
Ялмавызлар җитез атларга атланып, канлы кылычларын айкап, далага чапканнар. Көнгышны тапканнар, тотканнар, читлеккә бикләп алып та киткәннәр. Дала кешеләре: «Җибәрегез Көнгышны! Ул ябылудан һәлак булачак бит!»— дип юкка гына ялварып калганнар.
Кара-хан сихри кошка бер ялгызы хуҗа булмакчы икән. Аның матурлыгын кешеләрдән яшерәсе, рәхәтен үзе генә күрәсе килгән.
Кояш төшми торган төшкә куеп, читлек өстендәге кара япманы ачып җибәргән хан: яктылыктан камашмасын дип. күзләрен йомган.
Тик... читлек эчендә бөрешеп, канатларын салындырып, шыксыз бер соры кош утыра, ди. Яктысы түгел, өстенә карарлыгы да юк икән. Бу — шулай, иректән аерылгач, Көнгышның канаты каерылган, сихри матурлыгы җуелган.
«Һай. нинди ахмак бәндәләр бар! — дип кычкырган хан. — Ничек ялганларга яраталар, тозсыз әкиятләр тараталар! Аларның атаклы Көн- гышы шул карачкы булып чыгамы? Бу йолкыштан йөз кат матуррак кошлар азмыни соң дөньяда!»
Шуннан соң хезмәтчеләрен дәшеп алган да Кара-хан: «Күз алдымнан алып китегез бу карачкыны!» — дип боерган. Тегеләре үрелеп ала гына башлаганнар икән, читлеккә кояш нуры төшеп, кош-Көнгыш өздереп сайрап җибәргән. Хезмәтчеләр баскан урыннарында тораташка әйләнгәннәр. Читлектәге кош кинәт тимер рәшәткәгә бәрелеп талпынган, җилпенгән һәм аның канатлары... авызын ачып торган ханның күз алдында ялкын телләренә әверелгән. Ялкын торган саен биеккәрәк үрләгән һәм тиздән эреп, күккә ашкан.
•■Әрәм булды кош! — дип уйлаган хан. — Ярар... Аннан барыбер файда юк иде».— дигән.
Ләкин Көнгыш юкка чыкмаган. Икенче көнне таңнан ук ул яңадан далада пәйда булган. Кояш чыгу белән, аның каурыйлары салават күпере төсләренә кереп янган. Бу якты балкыштан кешеләрнең күңелендә тагын да көчлерәк булып хөрлек уты уянган.
Шул көннән соң Кара-ханның ялмавызлары Көнгышны кабат - кабат тотып, тимер читлеккә япканнар, сарайга алып "Кайтканнар. Чит-* лекне көннән-көн калынрак тимер таяклардан үргәннәр, зур-зур йозаклар э белән бикләгәннәр. Ләкин һәр юлы бу сихри кош, ут-ялкынга әверелеп, 2 күккә ашкан, ә иртә таңда дала киңлегенә, кешеләр күңеленә әйләнеп 2 кайткан... 5
В
— Искиткеч матур риваять! — дигән иде Мулланур. — Үзенең “ яктылыкка, гаделлеккә омтылышын халык нинди гаҗәеп әкияткә әйлән- > дергән. Бу бит — халыкның бернинди дә йозак салып, киртәләп булмый g торган үлемсез рухы турында хикәят! Әгәр минем ихтыярымда булса, з Көнгыш сурәтен мин безнең көрәш байрагына төшерер идем, аны рево- х люция төсе итәр идем. 2
— Сез бик дөрес әйттегез,— диде ул чакта Пиктимер дә. — Көнгыш, ♦ чынлап та, революция символы... Халыкны якты көн өчен көрәшкә әйдәү- f че азатлык гәүдәләнеше...
Поездда өзелеп калган танышлыкны дәвам итәсе, бу кызыклы кеше s белән тагын бер рәхәтләнеп сөйләшәсе, фикер» алышасы килеп китте ' Мулланурның. Шуны сизгән кебек, Пиктимер Марда янә урыныннан торды һәм үзенә сүз бирүләрен сорады.
— Чувашлар Татар-Башкорт республикасы төзелүгә каршы килмиләр,— дип, тыныч кына сөйләп китте ул.
Ни өчен чуваш халкы Татар-Башкорт республикасы оештырылуын хуплый, ни өчен аның чикләрен киңәйтү турында борчыла,— Пиктимер шул хакта, дәрес аңлатучы мөгаллим сыман, сабыр гына аңлата башлады.
Аны бүлдереп залдан берәү каты итеп кычкырып куйды:
— Ә нишләп сез үзегезгә автономия таләп итмисез?!
Пиктимер. кычкыручыны танырга теләгәндәй, тавыш килгән якка таба озак кына карап торды. Кашларын җыерды. Теге кешегә хәзер усал гына җавап кайтарыр кебек иде. Ләкин көтмәгәндә рәхәтләнеп бер елмаеп куйды һәм:
— Дөресен әйткәндә, без ул хакта уйланган идек,— диде.— Ләкин әле- гә бездә чуваш автономиясе турында ачык кына бер идея юк. һәрхәлдә, без барыбер чувашлар яшәгән җирләр Татар-Башкорт республикасына керергә тиеш дигән фикерне яклыйбыз. Мәсьәләне шулай хәл итү хәзерге чорда безнең халык өчен файдалы булыр иде.
Баягы кеше тагын да төрттеребрәк:
— Монда, киңәшмәдә утырганда, шундый фикергә килдегезме? — дип кычкырды.
Пиктимер яңадан кашын җыерды. Әмма тамчы да сабырлыгын җуймыйча җавап бирде:
— Юк, иптәш,— диде. — Бу — хәзер генә минем башка килгән фикер түгел. Инде январь аенда ук Бөтенроссия чуваш хәрби съезды парламентар Идел-Кама штатын яклау турында карар кабул иткән иде.
Бу чыгыш Мулланурның бөтен борчылуларын юып алып китте. Күңелдә җиңү шатлыгы талпынды. Хәзер инде киңәшмәнең уңышлы тәмамланасына шик юк иде.
Шулай булып чыкты да. Күпчелек Республика идеясен яклады. Бары Грасис чыгышы гына авыр тойгы калдырды.
— Мондый милли автономияләр соңгы исәптә, пролетариатка түгел, ә буржуазиягә файдалы,— диде ул. — Мөселман пролетариаты Татар-Башкорт республикасын төзүгә каршы! Татар большевиклары
аңа җитәкчелек итә алмаячаклар! Ә Мөселман комиссариаты — үзенә ялгаи исем тагып йөрүче бер оешма гына ул...
Грасисның милли буржуазиягә нәфрәте бик ихлас, әлбәттә. Мулланур аның,автономия идеясеннән буржуазия файдаланырга азапланачак, дигән фикере белән дә килешә. Ләкин бөтенләй икенче чиккә ташланып, яла ягуга кадәр барып җитүе, большевиклар партиясенең милли программасына — милләтләрнең үзбилгеләнүе идеясенә каршы чыгуы... Бусы зур акылсызлык һәм оятсызлык, аңа кискен җавап бирергә кирәк иде.
— Бу тарихи утырышта,— дип сүзен башлады Вахитов,— җирле советларның кайбер вәкилләре, мөселман пролетариаты Татар-Башкорт Совет республикасын төзүгә каршы, дип әйтергә батырчылык иткән вакытта, минем аларга, бигүк теләп булмаса да, Чацкий Репетиловка әйткәнчә: «Карале! Алдала, ләкин чамасын бел!» дип кычкырасым килде.
Көлү һәм кул чабулар тәмамланганын көтеп алгач:
— Мин үземнең чыгышымда бары тик фактларга гына таяначакмын,— диде. —Мөселман пролетариатының Татар-Башкорт Совет республикасына чын мөнәсәбәте белән таныштыру өчен, минем сезгә берничә телеграмма гына укып китәсем килә. Ә мондый телеграммалар бездә дистәләгән.
«25 мартта.— дип укый башлады Мулланур,— Казан дары заводы эшче мөселманнарының гомуми җыелышы булды. Большевик Әхтә- мовның Татар-Башкорт җөмһүрияте гурындагы доклады кул чабып каршы алынды...» Пермь губерна Советы һәм мөселман комиссариаты вәкиле хәбәр итте: «1 аһрельдә Пермьдә завод эшчеләренең мөселманнар съезды булып узды, анда республиканы якларга карар кылынды». Ә менә Чистайдан, мөселман крестьяннары һәм мөгаллимнәре съездыннан хәбәр... Уфадан, Оренбург, Ташкент һәм башка төбәкләрдән телеграм-малар...
Зал буйлап шау-гөр килеп хуплау, көчле кул чабулар дулкыны йөгереп үтте. Вахитов кулындагы кәгазьләрне бер читкә этеп:
- Менә, иптәшләр, мөселман пролетариатының республикага мөнәсәбәте чынлыкта шулай,— диде.
Грасиска җавап сүз көрәштерүгә генә әйләнмәсен өчен, Мулланурга дулкынлануын сиздермәскә, тыныч булырга кирәк иде. Ләкин иң соңгы мизгелдә ул сабырлыгын җуйды:
— Буржуаз матбугатта безгә мондый гаепләрне сәяси хулиган Гатаулла ахун Баһаветдинов ташлаган иде. Нинди җан әрнеткеч бердәмлек... — Мулланурның тавышы тыелгысыз ачу белән тулды. — Грасис иптәшнең үзе үк дошман күргән буржуазия ягындагы иң кара көчләр белән нинди дулкынландыргыч бердәмлеге! Мин иптәш Грасиска һәм аның фикерләшләренә, һич югы горле төбәкләрдә үзеннән-үзе барлыкка килгән мөселман комиссариатларын гына санап чьиар1а киңәш итәм. Ул чакта, минемчә, аларга күп нәрсә аңлашылыр.
Зал тын да алмыйча комиссарны тыңлый иде. Берәүләр — хуплап, елмаеп, икенчеләре — нәфрәттән кара көеп, телләрен аркылы тешләп. Никадәр генә сәер булмасын, нәкъ менә дошманнарының караңгы чыраен күрен. Мулланур кабат үз-үзен кулга алды.
— Монда, милләт дигән төшенчә хәзер искерде инде, диләр. Монда кайбер вәкилләр без тарихи перспективаны югалттык, дип сөйләделәр... Минемчә, нәкъ менә бу сукырлар үз перспективаларын һәм, иң элек, халыкара перспективаларын югалтканнар, — диде ул.
Тынып калган залда Мулланурның тавышы чаң каккан кебек кискен һәм көчле булып яңгырады:
— Дуслар! Иптәшләр! Кардәшләр! Мәгърур Кавказ тауларыннан. Себер киңлекләреннән, калалардан һәм авыллардан туып килүче Татар- Башкорт җөмһүриятен якларга ашыгыгыз!.. Яшәсен яңа тормыш өчен уянучы, рус пролетариаты белән берләшкән мөселман пролетариаты!
Алтынчы бүлек
Унсигезенче елның җәе яшь Советлар республикасы өчен авыр булды. * Фронтлардан берсеннән-берсе шомлырак хәбәрләр килеп торды.
Көнчыгыш фронттагы хәлләр аеруча катлаулы иде. 15 июньдә «Прав- 2 да» газетасының беренче битендә В. Й. Ленин һәм Мулланур Вахитов им- 5 залары белән «Барлык мөселман хезмәт ияләренә» мөрәҗәгать басылып jjj чыкты. и
«Иптәшләр, туганнар, мөселман хезмәт ияләре! Милләтләрнең £ Россия Социалистик Федерациясе дәһшәтле сынау сәгатьләре кичерә...— * диелә иде анда. — Контрреволюцион бандалар. Татар-Башкорт Совет 2, Социалистик Республикасы территориясенә басып кереп, үзләре белән 2 ачлык, хәерчелек, көчләү һәм канлы патша заманындагыча богаулар алып J киләләр... 2
Кадерле иптәшләр, әгәр дә сезнең авыр газаплар белән туып килүче * Татар-Башкорт Совет республикасы гражданнары буласыгыз килә икән, s әгәр дә күңелләрегезнең өмете җәберләнгән һәм изелгән миллионнарның ~ изге өметләре белән бергә икән. Мөселман Социалистик Армиясенең R кызыл байраклары янына ашыгыгыз! Җиңүче революцион мөселман = сугышчылары, эшче һәм ярлы крестьян властен саклау өчен. Россиянең 2 барлык почмакларыннан утлы өермә булып килсеннәр!»
Казан — Урал — Самара... Бу — борын-борын заманнардан ук төрки халыкларның ватаны булып килгән җирләр. Хәзерге шартларда революция язмышы әнә шушы туфракта тамырланган халыкларның күңеленә ачкыч табуга, аларнын ышанычын яулауга, ниһаять, алардан гаскәри берләшмәләр туплауга бик нык бәйле. Мондагы җир-суны белү, халыкның үз телендә сөйләшү гаять мөһим хәрби-стратегик факторга әверелде.
Мулланур һәм комиссариатның бршка хезмәткәрләре Көнчыгыш фронттагы кызыл гаскәрләргә мөмкин кадәр күбрәк мөселман сугышчылары кушылсын өчен бөтенесен дә эшләделәр. Алар оештырган Беренче татар-башкорт батальоны инде Казанны якларга килде.
Рус контрреволюцион көчләренең еракка төбәлгән канлы күзләренә Казан бик майлы бер калҗа булып күренә иде. Аклар хәрәкәтенең аеруча танылган бер эшлеклесе соңыннан болай дип язды:
«Казанны бернигә дә карамастан алырга карар кылынды. Чөнки Казанда Россия дәүләтенең бөтен алтыны тупланган иде. Анда гаять зур күләмдә сугыш кирәк-яраклары калган идё. Болардан тыш, Казан Россиянең мөһим сәяси үзәге һәм Идел буеның башкаласы да иде бит әле!
Шул ук сәбәпләр аркасында, Казанны дошманга калдырмау өчен, коммунистлар бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыштылар. Ләкин көчләр тигез түгел иде.
Кдзан Советына һәм партия губкомына алынган хәбәрләргә караганда. шәпәр оста яшеренгән акгвардиячеләр һәм милләтчеләр белән мыжлап тора. Контрреволюцион яшерен оешмалар белән көрәшү гаять кыен. Эшнең хәтта урам сугышларына кадәр барып җитүе ихтимал. Казан һәм Мәскәү чекистлары. Татар-башкорт батальоны сугышчылары ярдәмендә уңышлы гына операцияләр үткәрсәләр дә. дошман барыбер төп көчләрен саклап калды шйкелле. Аларны рухландырып, шәһәргә баш күтәргән чех полклары һәм аклар армиясе ыргыла иде.
Аяусыз, канкойгыч көрәш көннәре якынлашты.
...Инде төн урталары авышты. Ә Мәркәз мөселман комиссариаты хезмәткәрләре әле һаман таралышмадылар. Барысы да Вахитовны көтә. Аны ашыгыч рәвештә Ленинга чакырып алганнар иде. Бу сөйләшүнең
Казанга кайту белән бәйле булуын барысы да аңлый, әмма әлегә һәркем үзенчә юраудан уза алмый. Йөзләрдә киеренкелек, борчулы көтү. Төрлесе төрлечә утырышкан. Бары Һади Маликов кына әлегә бирешми. Өстәвенә гадәтенчә, башкаларның да күңелен күтәрергә, уен-көлке белән уздырырга тырыша. Менә әле дә:
— Карагыз әле, борынгы китапларны укыганыгыз бармы сезнең...— дип серле генә итеп башлады ул. 1
Берәү дә дәшмәде.
— Аларның кайсысындадыр: «Килер бер көн, барча халыкларның вәкилләре бер урынга җыелырлар һәм гаскәрләрне тарату, чик баганаларын алып ташлау, бөтен дөнья бер булып, туганнарча яшәү турында килешерләр»,— дип язылган...
Һадиның бу сүзләрен дә ишетмәмешкә салышып утырдылар.Ул барыбер исе китмәгән кыяфәт белән:
— Ә мин аларның кайда җыеласыларын да беләм...— диде.
Ниһаять, арадан берсе түзмәде:
— Кайда?—дип куйды.
— Казанда.
Кемдер йөзен чытты, кайсыдыр көлеп җибәрде.
— Ә нишләп,— диде Маликов, юрамалый-җитди төс саклап.— Хәзер дә безнең Казанда бөтен милләт вәкилләре яши ләбаса! Татар кебек киң күңелле халык, булса да, дөньяда тагын бер-ике генәдер...
Теле тегермән тартты Һадиның, ә үз күңелендә борчылу арта барды. Ул түземсезләнеп, ишекле-түрле йөри башлады. «Мулланур бик озак тоткарланды. Нинди дә булса үзгәреш килеп чыкмады микән?»— дип сагайды.
Тик нәрсә үзгәрергә мөмкин? Өченче көн генә Совнарком утырышында Мулланур Вахитов Идел буеның азык-төлек буенча гадәттән тыш комиссары итеп билгеләнде. Юлга чыгу көннәре төгәл ачыкланды. Болай искәрмәстән чакырып алуның нинди хикмәте булырга мөмкин?
— Ни генә булса да, без теләсә кайсы вакытта чыгып китәргә әзер торырга тиеш,— дип сөйләнде Һади.— Ә бәлки хәзер үк...
Ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Коридорда кызу, нык аяк тавышлары ишетелде. Ул арада ишек ачылып, бүлмәгә бик җилле генә итеп Мулланур килеп керде.
— Владимир Ильич белән бөтен планнарны кабат карап чыктык,— диде ул, иптәшләренең борчылуын йөзләреннән күреп.— Көнчыгыш фронтын ныгыту өчен күреләсе чаралар ачыклана төште. Соңгы мәгълүматлар буенча, . анда хәлләр ифрат җитди, иптәшләр... Мин һәркайсыгызның тагын бер кат тирәнтен уйлануын, дөрес нәтиҗәләр ясавын телим. Казанның әһәмияте гадәттән тыш була бара. Ленин, Казан — төп звено, аны саклап калудан безнең революция язмышы тора, диде һәм иң соңгы мөмкинлекләрне дә эшкә җигүебезне үтенде.
— Димәк, юлга? — диде Һади.
— Әйе, юлга! Владимир Ильич миңа тулы вәкаләт бирүче мандатка кул куйды. Беренче августта кузгалабыз.
2
Казанда иртәдән үк коеп яңгыр ява башлады. Күк белән җирне тоташтырган иксез-чиксез су чаршавы ишелеп-ишелеп төшә, шәһәрне агызып китәргә теләгәндәй, авыр чабуы белән йортларга китереп бәрә. Вокзал тирәсендәге урамнар төбенә таш җәйгән ярсу инешләргә охшап калды. Бүген Мәскәү поездын каршыларга килүчеләр дә вокзал бинасыннан перронга чыгарга куркып утыралар иде. Яңгырның шундый шаулы һәм калын дивары аша алар, әлбәттә, поезд килгәнен дә ишетми калдылар.
Кинәт кешеләр сәерсенеп бер-берсенә караштылар. Бер мизгел эчендә бөтен тирә-юнь тирән тынлыкка чумды. Яңгыр шып итеп туктап калды.
Казанга килеп ябырылган туфан, әйтерсең лә, бер төш кенә булган иде! Әле генә килеп туктаган поездны күреп, каршы алырга төшүчеләр, аяк астындагы суны ера-ера, перрон буйлап йөгерделәр. Алар нибарысы алты кеше иде.
Иң алдагы вагоннан Мулланур төште, аның артыннан Һади белән Пиктимер сикерде. Ишектә Әдһәм Дөлделевичның зур гәүдәсе күренде. ♦
Башка вагоннардан перронга сибелгән кызылармиячеләр шунда ук = корал бушатырга керештеләр.
Мулланурны кочагына алган Шейнкман да хәл-әхвәл сорашуны корал 2 бушатып ятучы әнә шул егетләргә ымлап башлады.
— Кайтуыгыз бик әйбәт булды бит әле! Үзегезне дә, «күчтәнәч»ләре- гезне дә дүрт күз белән көттек... Күпмеләп булыр анда?
— «Күчтәнәчане әйтәсеңме? Берәр чәйлек булыр...— дип елмайды' Мулланур.— Калада ни хәлләр соң? Эшчеләр кайсы якта? =
— Хәлләр төрлечә... Ләкин эшчеләр безнең белән. Шәһәрне сакларга исәбебез бөтен. Корал гына җитсен! =
Күк йөзе ачыла төште, болытлар арасыннан аксыл йөзле кояш карап * тора башлады. Вахитов белән Шейнкман, сүзгә мавыгып, бу үзгәрешне - сизмәделәр дә шикелле. Мулланур юл уңаенда сорау арты сорау яудыра, шәһәрдәге көчләр нисбәтен төгәлрәк чамаларга тырыша иде. 2
— Яков Семенович, хәл чынлап та шомлымы?
— Кызганычка каршы, сез уйлаганнан да шомлырак шул. Шәһәрдә ак - офицерлар. Авылда кулаклар бик көчле. Эсерлар шашына... Синең кайтуың- ны күк капусы ачылуын көткән кебек көттек. У
Мулланурның сораулы күз карашын тоеп, Шейнкман сүзен дәвам итте:
— Мөселманнар арасында синең абруең бик зур. Кешеләр сиңа иярерләр, дип уйлыйм.
— Ә эсерларга?
— Ул хакта сорама да инде... Менә иртәгә волость крестьян комитетлары съездын җыябыз.
— Шулай укмыни?
— Нишләмәк кирәк. Башка чара юк... Авыл ярлыларын үз ягыбызга ныклап каратыр чак җитте. Большевикларның авыр хәлдә калганлыгын аңлатырбыз. Ни әйтсәң дә, җирне бит эсерлар түгел, без бирдек аларга.
— Әгәр эсерлар провокация оештырсалар?
— Куллары кыска.
— Кыска микән соң? Әгәр сине дөрес аңлаган булсам, авылларда, бигрәк тә баерак төбәкләрдә, эсерларның йогынтысы әле шактый көчле, күрәсең. Мондый съездга алдан ук, сиздермичәрәк әзерләнәсе калган, һәм бик-бик җентекләп!
— Анысы, без дә кул кушырып утырмадык инде.
— Ярый. Күз күрер... Крестьян комитетларының һәммәсенә дә большевиклар кердеме?
— Юк шул, кызганычка каршы, һәммәсенә дә булмады...
«...Алай— дип уйлап куйды Мулланур.— Съезд өчен җайсыз вакыт сайланган. Әй, ашыкмаган булсаларчы... Бөтен көчне эшчеләр отрядлары төзүгә биргән булсаларчы...»
Ләкин хәзер инде бу хакта сүз кузгатуның соң икәнлеге көн кебек ачык иде.
Көн азагына таба, ниһаять, алар бергә җыелып, иң төп мәсьәләләр турында киңәшергә утырдылар. *
Өченчесе — күптән түгел генә Көнчыгыш фронтның командующие итеп билгеләнгән Иоаким Иоакимович Вацетис иде. Гәүдәгә ул төп кебек таза, килеш-килбәте — гомерлек хәрбиләрчә, җыйнак, ыспай. Акыллы-
җитди чыраена, бигрәк тә чәче коелган башына карап, Мулланур белән Шейнкманга ул шактый карт булып күренде. Югыйсә командующийга әле нибары кырык биш яшьләр тирәсе генә иде.
Вацетис сүзне хәрбиләрчә кырт кисеп башлады:
— Разведка мәгълүматлары буенча,— диде ул, һәр сүзне аерым-ачык әйтеп,— дошман бүген иртән һөҗүмгә күчәргә маташып карады. Төш авышкач, акларның флотилиясе, искәрмәстән шәһәр пристаньнары тирәсенә үтеп кереп, Идел ярына десант төшерде.
— Атака кире кайтарылдымы? — дип бүлдерде Мулланур.
— Фронт штабы шунда ук ул районга Бишенче латыш укчы полкын һәм беренче татар-башкорт батальонын җибәрде,— диде Вацетис.
— Аларга ярдәмгә Алафузов һәм Крестовников заводларыннан эшчеләрнең коммунистик отрядлары китте,— дип өстәде Шейнкман.
— Әйе, анысы да бар,— дип раслады командующий.— Безнең гаскәрләр бик тиз һөҗүм итеп, десантны ярдан алып ташладылар. Дошманның ике корабы суга батырылды.
— Ә менә монда нәрсә булды? — дип, Мулланур картадан Югары Ослан тирәсен күрсәтте.
— Безнең эшләрне белеп торасыз икән,— дип гаҗәпләнде Вацетис.— Анда бик авыр хәл килеп чыкты... Чехлар безнең разведка отрядын уратып алганнар. Тигезсез бәрелештә барлык иптәшләр дә һәлак булган.
Мулланурның чырае караңгыланып китте.
— Бернишләр хәл юк. Сугыш...— Вацетис гаеплесыман җилкәләрен җыерып куйды.— Сугыш корбансыз булмый.
Шушы гади, кырыс хакыйкатьне расларга теләгәндәй, ачык тәрәзәдән җыр ургылып керде:
Смело-о мы в бой пойдем
За власть Совето-ов.
И, как один, умрем
В борьбе за это...
Җыр, ничек искәрмәстән башланган булса, кисәк кенә өзелеп тә калды. Ләкин авыр солдат итекләренең тигезсез дөпелдәве, ераклаша барып әле шактый озак ишетелеп торды.
— Эшчеләр отряды,— дип куйды Шейнкман, үзалдына гына әйткән кебек.— Кабан аръягында позиция биләргә киттеләр.
Өчесе дә торып тәрәзә янына килделәр. Урам буйлап шундый ук икенче отряд узып бара иде. Эшчеләр төрлесе төрлечә киенгәннәр. Күбесенең башында кепка. Хәрбиләрчә бер аяктан атламасалар да, адымнары нык, сафлары шактый тигез. Йөзләре дәртле күренә. Иң мөһиме — һәркайсының иңендә винтовка.
Мулланурның эченә җылы йөгерде: винтовкаларны бик вакытлы алып кайтканнар икән!
— Сынатмаслар микән? — дип уйчан гына әйтеп куйды Вацетис.— Өйрәтелмәгән кешеләр бит.
— Болар сугыш һөнәренә баррикадаларда өйрәнгән эшчеләр,— дип җавап бирде Шейнкман.— Аларда — революциянең төп көче...
3
Шул ук кичне, күз бәйләнү белән, штаб урнашкан Стахеев йортыннан озын буйлы, киң җилкәле бер ир-ат килеп чыкты. Як-ягына каранып алгач, башын якасына яшерердәй булып иелде һәм урам буйлап тиз-тиз генә каядыр китәргә ашыкты.
Кичке тынлыкта, тәрәзә күзе төшеп чәлпәрәмә килгән кебек сискәндереп, кыз бала тавышы яңгырады:
— Әдһәм!
Озын буйлы кеше баскан төшендә катып, куырылып килде:
— Галия... Син монда нишләп йөрисең? Бер ялгы II.HI.. Караңгы төшкәндә...
Синең яныңа килүем иде, Әдһәм! Ничек җайлы килеп чыкты әле! Әз генә кичеккән булсам да. очрашмый идек бит. ♦
— Минем эш белән китеп барышым шул. =
Алайса, сине озата барыйм, яме? - дип, кыз Дөлделевичны култык- i лап алды.
— Юк, Г алия, ярамый,— диде Әдһәм, пышылдауга күчеп.— Бик яше- ~ рен эш бу. Аерата мөһим бурыч йөкләнде миңа.
— Шулаймыни?..— Кызның тавышы калтырап чыкты.— Ә минем сине = бик күрәсем килгән иде... Әйтәсем килгән иде...
— Шулай ук кирәкле сүзмени? Ашыгычмыни?
— Кирәкле шул... Минем өчен... Сиңа да кирәкле хәбәр булыр дип f уйлаган идем. 5
— Соң, әйт инде! Әйт! — Дөлделевич, түземе бетеп, Галиянең кулын * кысып тотты. «Нәрсәдер белә, ахрысы... Сизенде микәнни?...» — дип хафага төште ул. 5
— Әдһәм, җаным! Безнең... бәләкәебез булачак!
Әдһәм, каушап. Галиянең кулларын ычкындырды.
— Безнең? Ничек инде... безнең? <
— Син шатланмыйсың! — дип ачынды Галия.— Шулай буласын белгән i идем мин... s?
Әдһәм ялгышын төзәтергә ашыкты:
— Гафу ит, мин башта аңлап җиткермәгәнмен, төрле уйлар белән буталган чагым, башыма тиз генә барып җитмәде. Бу бит... бигрәк көтмәгәндә...
-— Мин инде сиңа аны Мәскәүдә үк әйтәсем килгән иде. Тик ул чакта әле үзем дә ачык белеп бетерми идем. Хәзер инде беләм... Син нишләп сүзсез калдың. Әдһәм?
— Мин шатмын... Бәхетлемен... Тик... вакыты нинди бит... Тынычлан, Галия. Иртәгә бу турыда иркенләп сөйләшербез, яме... Хәзергә мин китим инде.
— Шулай да сине озата барыйм әле? Әз генә булса да?
— Юк, юк! һич тә ярамый. Син хәзер үзеңне сакларга тиеш. Безнең булачак бәләкәчебез турында уйларга тиеш... Бәләкәй Әдһәм турында...
Якын кешесе белән янәшә басып торуы һәм булачак бәбиләрен «бәләкәй Әдһәм» дип атавы Галиянең башын әйләндерде, бу мәлдә ул искиткеч бәхетле иде. Әдһәмне яратып, янып үбеп алды да, кая басканын да белмичә йөгереп китеп барды Галия.
Дөлделевич, кесәсеннән кулъяулык алып, маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртте.
— Шул гына җитмәгән иде,— дип теш арасыннан сыгып чыгарды.— Менә ичмасам, каптым! Уеннан уймак чыкты. Хәзер инде җиңел генә котылу юк. Ничектер җаен табарга туры киләчәк...
Тагын бер кат тирә-юньгә күз йөртеп алгач, ул юлын дәвам итеп, якындагы тар тыкрыкка борылды һәм тәбәнәк кенә бер өйнең ишегалдына кереп китте. Ярым караңгыда таш баскычны кармалап менде дә зур, авыр ишекне җилкәсе белән этте:
— A-а, дустым килгән! Синме соң бу? — дип кочак җәеп каршы алды аны Хафиз.
Юхалануымы, әллә мыскыл итеп кылануы идеме бу Хафизның — һич- кайчан аңламассың. Шулай да бу юлы аның йөзеннән елмаю әсәре (>ик тиз качты. Күрешү белән үк:
— Я, яңалыклар бармы? Нәрсәләр майтара алдың? — дип кырыс-дорфа гына сорау бирде.
— Исеңдә калдыра бар. Дүрт йөз бомба. Дүрт йөз дә өч винтовка. Унбиш мең патрон...
— Ә пулеметлар?
— Дүртәү.
— Эшчеләрне коралландырырга уйлыйлармы? Кайчан корал таратачаклар?
— Иртәгә.
■— Тоткарлап буламы?
— Бик кыен. Бу эш белән Вахитов ү»е шөгыльләнәчәк.
— Шулай да тоткарларга кирәк. Ничек кенә булса да! һич югы кичкә кадәр сузасы иде. Безнекеләр бит инде Казанга бик якын.
— Мин кулдан килгәннең барысын да эшләрмен.
— Әгәр шуны эшли алсаң!.. Бу бит тулы бер полкны сафтан чыгару белән бер булачак. Аңлыйсыңмы шуны? Я, хәзер барысын да бәйнә-бәйнә сөйлә.
— Нәрсә турында?
— Сезнең батальонның ничек урнашуы, кораллануы, нинди бурыч үтәргә билгеләнүен... Бер генә вак-төяген дә онытып калдырма. Ну!
Әле кайчан гына үзен малай-шалай урынына куеп, мескенләнеп йөргән Хафизны, әйтерсең лә, алыштырып куйганнар иде. Хәзер аның йөзенә тәкәбберлек төсе йөгергән, тавышы бөердән чыга, кыскасы, дилбегәнең үз кулында икәнлеген бөтен кыланышы белән сиздереп тора. Шушы үзгәрешне күрү — ниһаять, үзенең бу уендагы урынын аңлый башлау Дөлделевичка, әлбәттә, бик күңелсез иде... Ләкин инде бернишләр дә хәл юк: үлгәч тәүбә кабулмыни...
Җиденче бүлек
Алтынчы август кояшы, төшлек турысына күтәрелеп, Казанны баштанаяк нурга коендыра, тәрәзәләрдә, чиркәү гөмбәзләрендә ялтырап күзне чагылдыра иде. Чалт аяз. Эссе. Яфрак та селкенми.
Пиктимер белән Габдулла бушап, тынып калган урамнар буйлап Вахитов тукталган «Никольский номерлары»на таба юл тоттылар. Кәефләре әйбәт. һәркайсы үз уйларына чумып атлый иде. Кинәт Габдулла куркып-шом- ланып кычкырып җибәрде:
— Ә-әй! Карале, нәрсә ул?!
— Кайда? — дип як-ягына каранды Пиктимер.
Габдулла якындагы таш коймага сыенып, сак кына үрелеп карады; сугышта күп йөрергә туры килмәсә дә, солдатта алган сабак ярап куйды тагын.
Ерак та түгел, урам чатыннан кулына винтовка тоткан бер кеше сикереп чыкты. Шунда ук иелә-сыгыла вокзал ягына таба йөгерде. Аның артыннан берәм-берәм башкалар йөгерешеп үтә башлады.
— һәй. карт куян! — диде Пиктимер.— Безнекеләр ич бу.
Ләкин шул мизгелдә үк иң алдан йөгерүче офицерның кояшта ялтырап киткән погонын күреп алды.
— Чехлар!..
Хәзер инде Габдулла аңа ышанып җиумәде:
— Нишләп чехлар булсын? — дип пышылдады.
— Күрмисеңмени? — диде Пиктимер һәм койма артыннан тагын башын сузып карады. Алтын укалы погоннарын ялтыратып янә бер офицер һәм берничә солдат инде бу юлы туп-туры алар яшеренгән якка таба йөгерәләр иде.
Пиктимер тиз генә төзәп атып җибәрде. Алдан йөгергән офицер, кул
ларын һавада бутан, урам ташына чәнчелеп төште. Аптырашып, туктап калган солдатлар төрлесе-төрле якка шарт та шорт ата башладылар.
Т Габдулла! — диде Пиктимер.— Йөгер штабка. Бернигә дә карамыйча комиссарны эзләп тап. Шәһәргә чехлар саркылып кергәнен хәбәр ит.
— Юк инде, диде Габдулла.— Мин сине ташлап китә алмыйм. Үләргә тек бергә үләргә.
Габдулланың шулай терәлеп, хәтта киреләнеп торуыннан Пиктимер гаҗиз калды. Аның уенча, хәзер иң мөһиме Мулланурны кисәтү иде. Мөгаен, шәһәргә дошманның артык зур булмаган бер төркеме генә үтеп кергәндер. Бәла-каза чыкканчы, аны юк итәргә кирәк!
Картны яхшылык белән күндерә алмагач, Пиктимер усал итеп кычкырып җибәрде:
— Габдулла! Соңгы чиктә мин синең командирың да бит әле. Хәзер үк боерыкны үтисе бул. Казанны син миннән яхшырак беләсең. Соңыннан җавап бирәсең булыр!
— Ярар,—диде Габдулла теләр-теләмәс кенә.—Мин хәзер әйләнеп киләм алайса. Син үзеңне харап итә күрмә!
Пиктимернең яшеренгән урыны әйбәт: койма артыннан бөтен урам чаты күренеп тора! Дошманнар бүтән күренмәгәч, ул баягы фикеренең дөреслегенә ышана бара иде. Әйе, ак чехларның кечкенә бер төркеме генә очраклы рәвештә үтеп кергән булса кирәк. Ләкин, шулай дип уйлап өлгерә алмады, арттан тагын ату тавышлары ишетелде.
Әле генә Габдулла киткән тарафтан, штаб ягыннан, бөтен тирә-якны иңләп, чех солдатлары якынлаша иде. Хәзер бер шик тә калмады: димәк, фронт өзелгән, дошман шәһәргә кергән. Бу — инде ниндидер аерым төркемнәр генә түгел, ә чехословак корпусының зур гаскәри берләшмәсе ныклап торып Казанны штурмлауга керешкән, дигән сүз.
Урам чатына каяндыр карт үгез кебек шыксыз броневик килеп чыкты һәм авызыннан ут төкерекләре чәчеп, туп-туры бирегә таба килә башһады. Пиктимергә уйлап торырга ара юк иде, ул тимер үгезнең «күзләренә» — маңгаендагы тар ярыкка төбәп атып җибәрде. Броневиктагы пулемет шып итеп туктап калды.
Ләкин Пиктимернең үзен дә күреп калдылар, ахрысы. Шунда ук коймага таба төрле яктан солдатлар үрмәли башлады.
«Я. туган, нык тор! — дип эндәште Пиктимер үзенә-үзе.— Хәзер сиңа мунчй булачак!» Ул биленә кыстырган бердәнбер бомбасын тартып алды, аны кулында нык итеп кысты һәм бөтен буена торып басты. Чехлар аны бирелә дип уйлап, өерләре белән өстенә ябырылдылар.
Күзне ачытып ялкын сирпелде. Каты шартлау тавышы таш коймага бәрелеп яңгырады. Тирә-юньгә куе төтен җәелде. Шундый ук кара пәрдә Пиктимер Марданы да уратып алды.
Шәһәр үзәгендә дә каты атышлар бара иде. Кырмыска оясы кебек кайнап торган «Никольский номерлары»нда бер җан әсәре сизелми. Коридор буш. ишекләрнең күбесе шар ачык... «Качып өлгергәннәрме, әллә барысын да атып киткәннәрме?» — дип аптырашта калды Габдулла. Шулчак Вахитов яшәгән номерда нәрсәнеңдер шапылдап төшкәне ишетелде. Бәләкәй мич алдына иелеп, комиссар ниндидер кәгазьләрне ерткалый һәм утка сала бара иде.
— Мулланур! — дип ярсып һәм гаҗиз булып кычкырды Габдулла.— Шәһәрдә чехлар! •
— Беләм. бабай, барысын да беләм,— диде Мулланур артына да борылып карамыйча. Ул артык тыныч кебек иде.
— Нишләп торабыз соң? Тизрәк штабка хәбәр итәргә кирәк!
— Соң инде,— диде Мулланур, кайбер кәгазьләрне янындагы кечкенә күн сумкага салып.— Штаб җавап бирми, хәзер анда, күрәсең, берәү дә юк.
— Мин сиңа ничек булышыйм, комиссар?
— Хәзер Һади килеп җитәргә тиеш. Аңа каршы чыга тор. Минем тагын аз гына эшем калды...
Мулланур яңадан мич янына иелде.
Габдулла ишегалдына чыгып, як-ягына каранып торды. Бер кеше дә күренми. Төрле яктан винтовка, пулемет тавышлары ишетелә. Вокзал тирәсендә, ахрысы, туптан аталар. Нишләп озаклады соң бу Һади? Тиккә басып торудан эче пошып, кемне дә булса очратмаммы дип, Габдулла штаб ягына таба юнәлде. Ләкин беренче чатта ук аның каршысына чехлар килеп чыкты...
Һади Маликов йөгереп килеп кергәндә, Мулланур иң соңгы кәгазьләрне утка ташлап тора иде.
— Безнекеләр әлегә бирешмиләр,— диде Һади, еш-еш сулыш алып.— Бигрәк тә беренче батальон кызу сугышлар алып бара. Алар янына үтеп чыгарга тырышырбыз.
— Менә моны каядыр яшерергә кирәк,— дип Мулланур, күн сумкасын Һадига сузды.
— Яндырып өлгерә алмадыңмыни?
— Юк, бу — партия документлары һәм мандатлар. Аларны җуярга ярамый. Без әле әйләнеп кайтырбыз.
— Кая яшереп калдырыйк соң?
— Беләсеңме! Әтинең бакчасына күмәргә кирәк моны. Аннан беркем дә эзләп йөрмәс. Әйдә, киттек тизрәк!
Ишегалдына чыгу белән. Мулланур нәрсәседер онытылып калгандай, шып туктады.
— Син Габдулла бабайны күрмәдеңме?
— Юк.
— Шунда гына булырга тиеш иде бит. Кая киткән соң ул, ә? Мулланур картны исеме белән дәшеп караса да, бернинди тавыш-тын ишетелмәде. Хәзер аны эзләп йөрергә дә вакыты түгел иде.
— Ярар,— диде Мулланур, кулын селтәп.— Бабай югала торганнардан түгел. Аңа әле бездән башка тынычрак та булачак.
Портфельне күмгәч, Мулланур өйдән әтисенең иске чапанын алып чыкты.
— Мә, Һади, рәхәтен күр. моны кисәң,сиңа илтифат итүчедәбулмаячак. Исән-имин чыксаң, безнекеләргә барысын да сөйләрсең...
— Ә син?.. Аерым-аерым китик дисеңме әллә?
— Юк, мин шәһәрдә калам.
— Саташма. Мулланур! Шәһәр дошман кулында. Сине монда эте-бете дә таный бит.
— Борчылма, Казан зур ул, яшеренермен. Эшчеләрнең кораллы баш күтәрүен әзерләргә кирәк. Бу бит озакка түгел. Чехларны без моннан бик тиз өреп чыгарачакбыз.
Тагын да сүз көрәштерүнең мәгънәсе юк иде.
— Сиңа бер генә үтенечем бар,— диде Һади, дустын кочаклап.— Сак бул. зинһар.
— Сиңа да шул теләк, Һади. Безнең яшәвебез революция өчен кирәк. Ярый, туган, күрешкәнчегә кадәр...
Һади китте. Артына борылып карамады. Күңеле сыкрый иде аның. Күңеле сизә иде: Мулланур белән бу аерылу, ахрысы, бик озакка булыр. Ә бәлки, бөтенләйгәдер...
2
Элим Хәкимовка ялланган этләр бөтен Казанны айкап чыктылар, борыннарын сузып әрле-бирле йөгерештеләр. Вахитов исән-имин иректә йөргәндә үзенә һәм дус-ишләренә көн булмасын Элим яхшы аңлый. Бу эшне ул турыдан-туры Хафиз белән Әдһәмгә йөкләде. Алар, әлбәттә, иртәме-соң-
мы уңышка ирешәселәренә ышаналар. Ләкин әлегә бернинди дә нәтиҗә күренми: Вахитов суга төшкән кебек юкка чыкты. Шунлыктан Дөлделевич- ның аеруча кәефе юк иде. Кинәт ишек шакуларына да:
— Керегез...— дип мөгрәп кенә җавап бирде.
Базык гәүдәле җиз мыеклы поручик килеп керде:
— Комиссар Вахитовның элемтәчесе кулга алынды! — диде. ♦
— Элемтәчесе?! — дип кычкырып җибәрде Дөлделевич.— Кайда соң = ул? Хәзер үк миңа китерегез! Үзем сорау алам!
Поручик, ишекне ача төшеп, кемгәдер әмер бирде: 5
— Кулга алынган хатынны кертегез! 3
Теге яктан: «Җәһәтрәк атла, сөйрәлчек! Яле!..» — дип җикеренгән та- 3 выш ишетелде. Дөлделевич түземсезләнеп ишеккә карады һәм телсез калды: а эткәли-төрткәли Галияне алып керәләр иде. Бичаракайга күп газап күрергә ' туры килгәндер, күрәсең, өстендәге күлмәге ерткаланган, йөзе танымаслык = булып күгәргән. Ләкин, әлбәттә, бу — ул иде.
— Галия... — диде Дөлделевич, телен көч-хәл белән әйләндереп.— j Синме соң бу?
— Әдһәм!—дип йөрәк яргыч итеп кычкырды Галия.
Аптырап калган поручик һәм солдатлар күз алдында ул Дөлделевич кар- 7 шына атылып килде, аның кулларыннан тотып алды.
— Юк! Юк! — дип күз яшьләренә тыгылып пышылдады Галия.— - Ышанмыйм!.. Миңа сөйләсәләр дә, ышанмаган идем. Хәзер дә ышан- = мыйм . Бер генә сүз әйт! Мин сиңа шунда ук ышанырмын... Нигә син дәшми- х сең. Әдһәм? =
Әдһәмнең теле тартышты. Тешләре кара-каршы ябышкан шикелле иде. ' Куркыныч төштән уяна алмаган кебек. Галия авыр ыңгырашып куйды:
— Алай булгач, барысы да хак икән...
Бу сүзләрдән Дөлделевич исенә килеп, күз ачып йомганчы үз-үзенә бик ышанган кыяфәткә керде. Галиянең иңенә кулын салды һәм күзләренә озак итеп карап торды:
— Юк. мин хыянәтче түгелмен.— диде.
— Ничек инде? — диде Галия аптырап.— Ә бу солдатлар?!. Бу нинди күз бәйләш уены соң?
— Сезгә китәргә мөмкин,— диде Дөлделевич, поручикка һәм солдатларга ымлап. Тегеләрнең әле бу күренештән һаман ис-акыл җыя алмый торуын күреп, кулын селтәде: — Барыгыз дим бит!
Дөлделевич Галияне кәнәфигә утыртты, графиннан стаканга су салды.
— Тынычлан әле башта. Мә, эчеп куй...
Галия аның кулын кисәк этеп җибәрде, су келәм өстенә түгелде.
— Кирәкми. Минем түземлегем җитәрлек, һушы китеп егылыр дип курыкма... Я, мин көтәм! Син бит бу күз бәйләшнең нәрсә икәнлеген аңлатырга теләгән идең.
— Хәзер түгел ул күз бәйләш...— диде Дөлделевич әкрен генә.— Элек иде ул... Мин үзебезнең мөселман эшенә намуслы хезмәт иттем, ә Вахитов безнең милли мәнфәгатьләрне большевикларга сатты. Менә кем ул сатлык җан!
— Ничек синең телең күтәрелә, Әдһәм!
— Аңлыймын, сиңа бу хәлләрне башыңа сыйдыру кыендыр. Без бик катлаулы заманда яшибез. Революция — хатын-кыз эше түг*ел. Син бу хакта уйламаска тырыш. Туасы балабыз турында уйла.
Соңгы сүзләре шулай көчле тәэсир итәр дип Әдһәм һич көтмәгән иде. Галия кинәт, хәлсезләнеп, кулларын салындырды һәм сабый бала кебек үкси-үкси елап җибәрде. Карынындагы җан парәсен искә алу гына да аны фикерләү куәсеннән, каршы тору мөмкинлегеннән, үз карашларын яклау сәләтеннән дәррәү мәхрүм итте.
— Әдһәм-, мин куркам! Куркам! Куркам! — дип такмаклый башлады ул үксй-үкси.—Үзем өчен түгел, аның өчен! Безнең бәләкәебез өчен... Мине җибәрерләр микән? Син ничек уйлыйсың?
— Бу ни дигән сүз? Җибәрерләр, әлбәттә. Мин дә алардан синең белән бергә китәм, Галия. «Бүлгәләнмәс бердәм империя» өчен минем дә кан коясым килми. Китәбез! Тик моның өчен...
— Нишлик, җаным? Нишлик?
— Иң җиңел юлны сайларга кирәк. Менә шул өстәл янына утыр да, берничә сүз яз.
— Нәрсә дип языйм соң?
— Вахитов белән иң соңгы очрашуыгызны исеңә төшер. Ул сиңа нәрсәләр әйтеп калдыруын яз... Берничә сүз генә. Я, нигә уйга калдың инде? Кил, утыр...
— Юк, булмый, кулымнан килми! Теләсәң нишләт мине, сатлык җан була алмыйм.
Дөлделевичның маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Ул инде максатыма ирештем дип уйлаган иде. Тагын бер талпынып алса, Галия түзмәс, аның хәйләкәр, көчле басымына тулысынча буйсыныр кебек иде. Тик шушы нечкә билле, йомшак күңелле кызыйга кинәт каяндыр яңа, җиңелмәс көч иңеп өлгергән иде.
— Мин берни дә әйтмәячәкмен. Теләсәгез нишләтегез.
— Акылыңа кил, Галия! Аңла: синең хәзер бүтән котылу юлың юк. Кирелек белән барсаң, моның ахыры бик начар бетәчәк.
Куркытырга азаплану — хата иде. Бу сүзләр Галиягә тагын да көч өстәгән кебек кенә булды. Ул башын югары чөйде, күзләреннән очкыннар чәчелде:
— Синең янауларыңнан курыкмыйм мин!
— Ни сөйләгәнеңне колагың ишетми. Әнә, күрше бүлмәдә бөтенләй бүтән кешеләр утыра. Алар синең белән болай лыгырдашып тормаячак... Аларга әле таза-таза ирләр дә чыдый алмады.
— Син үз балаңның анасын шул газраилләр кулына бирерсеңме?
— Алар миннән сорап тормаячак! Җүләр сатып торма монда. Синең Вахитов элемтәчесе булуың аларга күптән билгеле.
— Я, алайса, нәрсә дип вакытны сузып торасың. Чакыр дусларыңны сөяк кимерешергә... — Галия үзалдына гына сөйләгәндәй ярым пышылдый, күзләре нәфрәт белән яна иде.— Уйласаң, акылдын язарлык: нинди җирәнгеч хәшәрәтне яратканмын бит... Тфү!
Дөлделевичның бу кадәресенә түземе җитмәде:
— Дәшмә...— дип, Галиянең чәченнән умырып алды.— Дәшмә, әнчек, яп авызыңны!
Элим Хәкимов, йомшак кәнәфигә җәелей, кулындагы кылдан үргән камчысы белән уйнап утыра һәм мыек астыннан гына елмаеп, Әдһәмнең бәргәләнүләрен күзәтә иде.
— Ничек, кардәш? Бу тутый кош ухайладымы үзеңне? Күз төшмәслек түгел шул! Поручик та, кыр кәҗәсе кебек... диде аны.
Дөлделевич каш астыннан усал итеп карап куйды.
— Тагын бер кат очрашып карамыйсыңмы? Серләрегез килешә кебек бит...
— Юк инде, миннән бүтән булмый,— диде Дөлделевич кулын селтәп.
— Алайса үзем сөйләшәм, Әдһәм әфәнде...Гаеп итештән булмасын. Дөлделевич, авыр сулап, Әлимнән бушап калган кәнәфигә чумды.
Берникадәр вакыт күрше бүлмәдән Хәкимовның күгәрчендәй гөрләве ишетелеп торды. Сүзләре аңлашылмый, ләкин аның ярсыганнан-ярсый баруы сизелә, һәм кинәт — үзәк өзгеч тавыш. Галия тавышы... Түзә алмаслык авыртудан шашынып кычкыру иде бу...
Дөлделевич бераздан бу тавышның кабатланасын һәм тагын да көчәясен белә, аны тыңлап торырга көче җитмәсен аңлый. Шуңа күрә ул ашыгып урыныннан торды һәм урамга чыгып китте.
Икенче көнне поручик Дөлделевичка кереп хәбәр итте: теге яшь хатын — Вахитовның элемтәчесе — газаплауга түзә алмыйча җан биргән.
Комиссарның кайда яшеренгәнен барыбер әйтмәгән. Чибәр иде, чукынган, кыр кәҗәсе кебек шәп иде...
3 .
Ике катлы йорттан өстенә зәңгәр костюм, башына йомшак фетр эшләпә з кигән чандыррак бер кеше чыкты. Төтен сыман пыялалы күзлеге аша тирә- 2 юньгә күз салып алгач, тиз генә урам аша чыкты. Хәзер әнә шул чаттан if борылып, тар урам буйлап бераз барасы. Анда күптән көтеп торалардыр аны. 5 Шәһәрдә калган большевиклар инде эшне җайга салып киләләр иде. £
Мулланурга үз гомерендә шымчылар һәм «койрыклар» белән шактый эш “ итәргә туры килде. Шуңа күрә тәҗрибәсе юк түгел, күңеле шунда ук сизеп * алды: бу юлы аның артыннан күзәтәләр. Ул адымын ешайта төште. Тагын, = тагын бер талпынып аласы да, таныш ишегалды аша гына йөгереп үтәсе... J Печән кибәнендәге энә кебек юкка чыгачак. Ләкин арттан адымнар якыная. $ Көтмәгәндә генә ишегалдында да кемнәрдер пәйда булды. Юк, алда юл ябык! i Китеп булмаячак! Бу — чын-чынлап камап алу, бу — алдан исәпләнгән ау < иде... *
Элим Хәкимов тантана итте. 2
Изелгән, йолкынган бичара комиссарның тиздән үз каршында басып ч торачагын күз алдына китереп, ул үзенчә чәнечкеле сүзләр, сораулар әзер- < ләгән иде. Ләкин әсирнең үзе белән күрешү Әлимнең муенына бозлы су * салган кебек тәэсир итте. Вахитрв, кайчандыр комиссариат оештырып s йөргәндә Элим белән очрашкан кебек үк, үз-үзенә ышанган, көчле кыяфәттә басып тора һәм әле гүяки яңадан: «Миңа калса, хәзер килеп туган хәлне син бигүк дөрес бәяләмисең шикелле...» — дип әйтергә җыена иде.
Элим, чыннан да, аның сорау бирүеннән куркып, сүзне үзе башларга ашыкты:
— Синең милләткә хыянәтеңне халык хөкем итәр,— диде ул, тез буыннарының калтыравын басарга тырышып.— Безнең исә бер генә сорау бар. Акчаны кая куйдың?
Вахитов дәшмәде. Элим моны үзенчә аңлады:
— Комиссариат кассасын кая яшердең, дим мин сиңа! — дип җикерде.
— Ә сиңа ник кирәк ул? — дип елмайды Мулланур.— Ул акчаларга Совет власте хуҗа бит. Алар — халык милке.
— Халык — без ул! — дип кычкырды Элим.
— Сезме? Сез — тере мәетләр...— диде комиссар. Аның йөзенә шундый ачык булып җирәнү һәм нәфрәт төсе чыкты — Элим, артык түзә алмыйча, кулындагы камчы белән бөтен көченә Мулланурның йөзенә китереп сукты.
Бу — калганнар өчен сүзсез әмер иде. Алар эт өере кебек ябырылып, куллары бәйләнгән комиссарны аяктан ектылар. Адәм кыяфәтле бу зобанилар Совет властена карата җыелган чиксез ачудан хәзер канлы бер йодрыкка әверелеп калганнар иде.
— Туктагыз! — дип кычкырды Элим.— Үтерергә өлгерербез әле! Башта сорау алырга кирәк!
Ләкин аны беркем дә тыңламады.
Комиссар Вахитовның, ниһаять, кулга алынуын белеп, полковник Сикорский аны хәзер үк үзенә китертергә кушты.
Вахитов белән очрашу буласын ишеткәч, Сикорский кабинетына берничә офицер җыелды. Август Петрович Амбрустер ашыгып килеп керде: мәшһүр татар комиссарын аның да күрәсе килә!
Ләкин канга баткан әсирнең Мулланур Вахитов икәнлеген тануы да читен иде.
— Бу ни бу? — дип бозлы-салкын тавыш белән сорап куйды Сикорский.— Поручик! Мин сездән сорыйм!
Комиссарны алып кергән поручик кыл кебек тартылды.
— Кулга алганда әсир коточкыч каршылык күрсәтте,— диде ул, күзен дә йоммыйча.-|- Көч белән җиңәргә туры килде.
— Оят сезгә, поручик! — дип тавышын күтәрә төште полковник.— Сезнең аркада Вахитов әфәнденең әллә ниләр уйлавы бар... Вахитов әфәнде — зыялы кеше һәм безнең тарафтан иң әдәпле мөнәсәбәткә лаек. Чишегез аның кулларын!
Комиссарның кулларын шундук чиштеләр.
— Рәхим итеп, утырыгыз,— Сикорский аңа таба бер урындыкны этебрәк куйды.— Ә сез,— диде ул поручик белән солдатларга карап,— ычкыныгыз моннан! Эзегез дә булмасын! Ишәкләр...— дип дәвам итте полковник, тегеләр шым гына чыгып киткәч.— Менә шундый кешеләр белән эш итәргә туры килә инде безгә, кызганычка каршы. Вакыты шундый. Гаеп итмәгез, Вахитов әфәнде. Алар, һичшиксез, моның җәзасын алырлар...—Сикорский кызыл чырайлы капитанга борылды: — Врачны чакырыгыз. Хәзер үк.
Ниһаять, үз-үзеннән бик канәгать полковник комиссарга таба иелә төште:
— Күрәм, Вахитов әфәнде, сезнең хәлләр хәзер сөйләшерлек түгел. Ярый, вакыт бар әле. Ял итегез, хәл алыгыз, аннары иркенләп сөйләшербез,— диде.
Мулланур арыган күзләрен бер генә мизгелгә йомып алды. Бу хәрәкәтне үзенең сүзләре белән килешү дип аңлап, Сикорский канәгать төстә баш кагып куйды:
— Менә шулай...
Тиздән врач кереп, комиссарны үзе белән алып чыккач, полковник үзе утырган кәнәфидә киерелә төшеп:
— Өйрәнегез, әфәнделәр, менә шулай политик булырга,— диде.— Комиссар Вахитов — мөселманнар арасында бик популяр шәхес. Кызганычка каршы, моның белән исәпләшми булмый. Менә минем исәп — аны үзебезнең якка аудару. Сез ничек уйлыйсыз? Ә?
— Кадерле дустым, бу эшегез барып чыкмас дип куркам, — диде Амбрустер. башын чайкап.
— Мин алай дип кырт кисмәс идем,— дип каршы төште Сикорский.— Үлемнән һәр җан иясе курка. Бу дөньяда оҗмах рәхәтен татумы, әллә кара гүргә керүме... Мондый юл чатына кую теләсә кемне уйланырга мәҗбүр итә. Комиссар да бит, ни генә әйтсәң дә, тимердән ясалмаган. Сезнең белән безнең кебек үк алла бәндәсе ләбаса!
Сигезенче бүлек
I
Пеләтән — элек-электән яманаты чыккан төрмә: патша Россиясенең иң әшәке таш капчыкларыннан саналып килде. Аклар кулында ул җан суыручы убырга әверелде.
Бу көннәрдә төрмә шыгрым тулы. Күбесе — шәһәрдән китеп өлгерә алмаган совет һәм партия хезмәткәрләре, әсир сугышчылар, арада яралылары да байтак.
Мулланур Вахитовны да бирегә алып килеп яптылар.
Аны хәзер көн саен сорау алуга йөртәләр. Сорау алуның барышы көн саен полковник Сикорскийга җиткерелә бара. Ләкин әлегә бер нәтиҗә дә күренми. Комиссар, телдән калган кебек, бөтенләй дәшми.
Ниһаять, Сикорский аңардан үзе сорау алырга булды. Юк, ул бу очракта да «сорау алу» кебек тупас сүзне кулланмады:
—■ Ярый, мина чакырыгыз әле аны. Үзем сөйләшеп карыйм,— диде.
Ишарә белән генә сакчыларны кире чыгарып, комиссарны аягүрә оасып каршылады.
— Мин сезне бик җитди әңгәмә кору өчен чакырдым, Вахитов әфәнде.— диде ул йомшак кына.— Ниндидер мәгълүматлар, гаскәр, корал саны — бу чүп-чар белән, әйдә, контрразведка малайлары шөгыльләнсен... Сезнең алар белән сөйләшергә теләмәвегез миңа аңлашыла. Әсирлеккә төшсәм, мин дә үземне нәкъ шулай тотар идем.
«Йомшак җәя»,— дип уйлады Мулланур. *
— Әйе, Вахитов әфәнде, мин солдат кеше, хәрби антка тугрылык минем = өчен буш сүз түгел... Ләкин мин солдат кынамы соң? Мин бит әле адәм 2 баласы да. Шуңа күрә мин акылга күбрәк таянам. Сез дә, шәт, ул сыйфа- “ тыгызны югалтмагансыздыр дип уйлыйм...
«Ниндидер яңа сүз әйтергә җыенамы соң бу? — дип уйланды Мул- ? ланур.— Тыңлап карыйк». S
Сикорский, аның йөзендә кызыксыну билгеләрен абайлап, сүзен тагын да дәртләнебрәк дәвам итте. =
— Без сезнең белән сугышлы уйнаучы малайлар түгел, шулай бит, ? Вахитов әфәнде? — дип комиссарның күзләренә карады полковник.— Тор- ? мыш ул искиткеч аяусыз җанвар... Мин сезне шушы аяусыз дөреслеккә туры ♦ карый аласыздыр дип өметләнәм...
— Сез мине фәлсәфә куертырга чакырдыгызмыни? — дип сорады * Мулланур. 2
— Юк,— дип елмайды Сикорский.— Бу әле сүзнең башы гына. Мин х сезгә үземнең әлегә чиксез властька ия булмавымны әйтергә теләгән идем. * Шулай да бүгенге көнгә кадәр мин сезнең баш өстендәге әҗәл элмәген чит- = кәрәк тибәреп тора алдым. Ышаныгыз, мин ихлас күңелдән сезне саклап г калырга тырышам. Ләкин мине төрлр яклап кысалар. Артык зыялы булуда, ялгыш өметләр баглауда гаеплиләр. Сезне үлем тырнагыннан алып калырлык көчем бар минем, әлбәттә. Тик бу эш әгәр үзегез булышсагыз гына барып чыгачак.
— Мин нишләргә тиеш соң? — диде Мулланур, полковникның тел төбе кая барганын күптән сизсә дә.
Сикорский, әһә, алма пешеп җитте, менә-менә авызга өзелеп төшә, дип уйлады һәм ачыктан-ачык:
— Безнең белән эшләвегез кирәк,— диде.
— Ник алай әйләндереп-тулгандырып йөртәсез? Турысын әйтегез: сез минем хыянәтче булуымны телисезме?
— Ах,— дип йөзен чытты Сикорский.— сез яңгыравык сүзләрдән әле һаман туймагансыз икән, Вахитов әфәнде! Дөреслекнең күзенә туры карыйк. Үзегезгә мәгълүм, Совет властена кабер казылган. Рус халкы аны кабул итмәде. Безнең гади халык, үзара гына әйткәндә, демократия өчен җитлекмәгән әле. Бүген-иртәгә безнекеләр Мәскәүне алачак. Борчылмагыз, мин сезгә Советлар вакытында биләгән урыныгызга тиң, хәтта аннан зуррак дәрәҗә ышандыра алам. Яхшылап уйлагач, сез минем тәкъдимне дөрес аңларсыз һәм кабул итәрсез дип уйлыйм.
— Юк, полковник,— Мулланур башын чайкады.— Сез ялгышасыз. Тәкъдимегезне мин кабул итмәячәкмен.
Сикорский бу сүзләрне колак яныннан гына уздырды.
— Хәзер үк җавап бирегез димим. Ашыкмагыз. Барысын да исәпләп карагыз. Сез — акыллы кеше...
— Вакытны сузу кирәк түгел, полковник. Сез инде яңгыравык сүзләр яратмыйсыз икән, мин бүгенге сөйләшү турында күңелемдәген әйтим. Сез бит. дөресен генә әйткәндә, үзегезнең боргалануларыгызга мине ышандырырга исәп тотмадыгыз. Бары тик миндә үлемнән курку тойгысы уяныр дип кенә өметләндегез, һәм шул галиҗәнап Курку сезнең кулга әзер корбан китереп тоттырыр дип көттегез. Ләкин сез исәпкә алмагансыз: дөньяда куркудан да көчлерәк бер хаким бар.
Шулаймы? Кем соң ул? — диде Сикорский, авызын чалшайтып.
— Ул — бөек инану көче,— диде Мулланур уйчан гына.— Сезнең өчен иман, идея — барысы да яңгыравык сүзләр генә булып тоела. Ә без үзебезнең инануыбызга шундый ачы һәм шундый газаплы тәҗрибә аша килдек, хәзер хәтта үлем куркынычы астында да аннан баш тартмаячакбыз.
Вахитовны инде күптән алып киттеләр, ә Сикорский әле һаман, башын куллары белән кочаклап, урыныннан кымшанмыйча утыра.
Ул үзен шушы үҗәт комиссар урынына куеп карады. Юк, юк. ул түзә * алмас иде...
2
Ишегенә әллә дегет, әллә кара буяу белән зур итеп «15» саны сугылган камерада, комиссар Вахитов пәйда булганга карап кына берни дә үзгәрмәде кебек. Шул ук авыр тынчу һава, яман ис килеп торган шул ук шулпа... Шулай да ниндидер яңалык та бар һәм ул көннән-көн көчлерәк сизелә иде кебек. Күзгә күренмичә генә кешеләрнең кәефе үзгәрә башлады. Яшәүгә омтылыш көчәйде аларда. һәм бу хәл. һичшиксез, янәшәдә генә Мулланурның булуы белән бәйле иде.
Башта ул ничектер, ялгыш кына ычкындырган кебек, үзенең Ленин белән бер сөйләшүен әйтә куйды.
— Туктале комиссар,— диде матрос тельняшкасы кигән киң җилкәле егет.— Син бутамыйсыңмы? Ул сүзләрне Ленин үзе әйттеме сиңа? Алайса. < син Ленин белән якыннан таныш булып чыгасың бит... Шулаймы? — Матрос кырыс итеп, сынап карый иде.
— Якыннан таныш,— дип елмайды Мулланур.
Идәнгә тар гына булып кояш яктысы төште. Әллә шушы бер тотам кояш нурыннан, әллә комиссарның рухландыргыч сүзләреннән камера эче дә яктыра төшкәндәй булды. Өмет һәм ышаныч белән дәррәү яктырып киткән йөзләр Мулланурга таба борылды.
Камерадагылар бөтенесе аның тирәсенә өелделәр һәм тагын, тагын сөйләвен көттеләр. Ул Ильич белән беренче очрашуын искә төшерде. Комиссариат төзелгәч. Ленин белән сөйләшү-киңәшүләре турында телгә алды.
Шул урында, артык әсәрләнүдән булса кирәк. Казан янындагы сугышларда яраланган яшь татар егете түзмәде:
— Сөбханалла-машалла! Ленин безнең мөселман халкын шулай ук бик ярата микәнни? — дип куйды.
— Мөселманның ни катнашы бар монда? — диде баягы матрос аңа акыл биреп.— Ленин ул бөтен эшчеләрне ярата, безнең өчен гомерен бирергә әзер тора.
— Ә мин шулай дип аңладым... Ул безне, мөселманнарны, барыбер әз генә артыграк ярата кебек... Дөрес бит. комиссар?
Мулланур, егетнең күңелен төшермәс өчен, аның иңенә кулын салып, көлемсерәде генә.
Комиссарны допроска алып киткән чакларда камерадагыларның кәефе шунда ук үзгәрә. Барысы да чираттагы сорау алудан аның әйләнеп кайтмавы ихтимал икәнне аңлый. Комиссар өчен борчылу йөрәкләрне кыса.
Шундый чакларда камерада авыр, киеренке тынлык урнаша. Бары яралы татар егете генә, таш идәнгә утырып, һаман бер җырны суза:
Төрмәләрдә мин черсәм дә палачларның кулында. Җаным-тәнем фида булсын хөрриятнең юлында...
Бүтән милләт кешеләренә дә тылмачсыз аңлашыла бу җыр. Аны һәрва- J кыт барысы да басынкыланып, уйга чумып тыңлыйлар. Ләкин бу юлы * матрос түзмәде:
— Болай да эч поша әле монда, өстәвенә син шыңшыйсың. Җитәр! — диде.
Сәндерәдә яткан карт солдат егетне яклап сүз кушты:
— Ерласын...— диде.— Бәлкем, аңа шулай җиңгелрәктер...
— Анысы да дөрес! Җырласын, әйдә,— дип кушылдылар аңа бүтәннәр дә.— Йөрәк януын баса бу җыр.— диештеләр.
Авыр тимер ишек шыгырдап ачылды. Камерага Вахитовны төртеп = керттеләр. Ул агарынган. бераз аптыраган кыяфәттә иде. Сорау алудан әле 2 беренче тапкыр менә шундый сәер кыяфәттә кайтуы аның.
Башкалар, бу хәлгә сәерсенеп, ничек дип сүз башларга кыймый торган- Р, да. матрос беренче булып килеп җитте:
— Иптәш комиссар! Нишләттеләр алар сине? — дип Мулланурның S күзләренә карады.— Газапладылармы әллә?
— Газапласалар, җиңелрәк булыр иде.— диде Мулланур теш арасын- _ нан гына, һәм кинәт, күңеле күтәрелеп, бөтен камераны яңгыратты: — Сез- 5 нең ишеткәнегез бардыр бит. туганнар,— ут. су һәм җиз торбалар аша узган = кеше турындагы әйтемне?..Утны, суны кичү—анысы һәркемгә аңлашыла. Әх менә җиз торбалар нәрсә дигән сүз? Аларның монда ни катнашы бар? Ничек * уйлыйсыз? җ
Барысы да аптырап сүзсез калды. 2
— Җиз торбалар.— дип елмайды Мулланур.— Ул фанфаралар, ягъни ч мәсәлән, мактау, дан. дөньяны шаулату дигән сүз. Кайчакта ул бары юха сүз, < салпы якка салам кыстыру гына. Менә шул сынауны үтү. туганнар, утлар- i сулар кичүдән дә кыенрак икән. Борынгы кешеләр тиккә генә шундый s нәтиҗәгә килмәгәннәр.
— Бу ни дияргә теләвең соң. комиссар? — диде матрос.
— Мин бүген, туганнар, әнә шул соңгы сынауны үтеп кайттым. Юк. газапламадылар алар бу юлы. Киресенчә! Полковник Сикорскийның йөзе кояш, теле бал иде. Мине үзләренә эшкә чакырды...
— Менә хәшәрәт! — дип сүгенеп куйды матрос һәм полковник хөрмәтенә тагын бер-ике йомры сүз өстәп куйды.
3
Корпус штабы каршындагы тикшерү комиссиясе комиссар Вахитовның язмышын хәрби-кыр судына тапшырды. Моны ишеткәч. Элим Хәкимов шартларга җитеште:
— Күрегез әле. ничек тәкәллефләнеп торалар! Иясез эт кебек, хөкем- сез-нисез тотып асарга иде дә аны — вәссәлам.
Мөбарәк ак гаскәр файдасына иганә җыю хакында сөйләшү өчен, аның янына шәһәрнең атаклы сәүдәгәрләре җыелган иде.
— Ә ул хәрби-кыр хөкеме дигәннәре, кем Элим әфәнде, ышанычлы микән соң? — дип сорады аларның кайсыдыр.
— һа.—диде акларның штаб күсесенә әверелеп килүче Дөлделевич,— Элим әфәнде юкка борчыла. Хәрби-кыр суды — ул атып үтерү дигән сүз. Комиссарны хәзердән үк мәет дип саный аласыз, әфәнделәр.
— Шулай дагын аларга ни... Ничектер әйтеп кую зыян итмәс иде,— диде икенче сәүдәгәр.— Өстәмә сөйләшеп куюның зарары юк. фаразан.
— Син нәрсә димәкче буласың соң?
— Хат языйк дим. Ягъни мәсәлән, без. фәлән-фәләннәр, шул тиклем иганә җыеп, әйтергә кирәк, соңгы тиеннәребезне ватан файдасына исраф итеп, шуны сорыйбыз ки. татарның сатлыгы вә бәдбәхете, мәккә кяфере. тәмуг кисәве гадел җәзасын алсын иде...
— Менә дигән фикер!
— Баш үзеңдә, агайне, баш түгелдер — курчага!
— Бик мәслихәт эш бу. Төшемле эш. Моның сумасы кайтыр! — дип кычкырыштылар төрле яктан.
— Чынлап та. кызыклы тәкъдим күренә бу. әфәнделәр.— дип. Әлимнең дә күзләре яна башлады.— Хәзер үк язарга кирәк. Яле. Әдһәм туган, сырлап бир безгә. Син шактый шомардың хәзер ул эшкә...— Дөлделевичның комиссар турындагы яла ягулы хатларын искә төшерде бугай Элим.
Әдһәм, җилкәләрен җыерып, күзләрен челт-мелт йомып алган булды да. кәгазь-каләм алып, өстәл янына утырды. Ә дигәнче әлеге изге хатны әвәләп тә бирде. 1
—.. Без. татар революционерлары, төрле демократик фирка һәм гөруһ вәкилләре, татар халкының иң явыз дошманы, бөтен мөселман, бөтен төрки дөньясына хыянәт кылган Мулланур Вахитовны һич кичекмәстән җәзалап үтерүне таләп итәбез! — дип үзе үк укып бирде Әдһәм.
— Шәп!
— Искиткеч!
— Нәкъ без әйткәнчә язылган! — дип хуплап, шау-гөр килде кызыл танаулы, зур корсаклы «революционер» агайлар.
Хәрби-кыр суды комиссар Вахитовны атып үтерергә хөкем итте. Хәер, башкача булуы да мөмкин түгел иде. Суд әгъзалары үзләренең карарларын азмы-күпме җитдирәк дәлилләр белән ныгытып та маташмадылар. Хөкем кыска һәм коры иде. Шулай да комиссар каны өчен бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алырга шүрләп, карарны Самарага, аклар «хөкүмәте» раславына җибәрделәр. Аннан бик тиз телеграмма килеп төште: «Хөкем карарын җиренә җиткерергә».
4
Пеләтән төрмәсендә комиссарны үлем җәзасына хөкем итүләрен беләләр иде инде. Шулай да. бу коточкыч карар гамәлгә ашырылыр дип беркемнең дә ышанасы килми.
Адәм баласы соңгы чиккә хәтле нәрсәгәдер өметләнә, күңеле белән фаҗигаләрнең дә азагы әйбәт бетүен тели. Ләкин Мулланур буш хыялларга бирелмәскә тырышты, вәсвәсәле уйларны читкә куды. Ул бөтен тормышына йомгак ясый иде.
Tai ын өч-дүрт көннән ана утыз өч яшь тула. Җиңелү һәм җиңү, табу һәм югалту еллары. Көрәш еллары.. Бәлки, ул һәрвакыт тиешенчә генә эшли алмагандыр? Бәлки, ниндидер саксыз адым атламаса, дөнья белән болай иртә хушлашыр! а туры килмәс иде? Юк. ул барыбер бернигә дә үкенми. Үзенә насыйп булган гомер юлын намус белән кичте. Тагын бер гомер өстәп бирсәләр дә. ул аны бары тик шулай гына исраф итәр иде. Йөрәгенең һәр тибеше белән кешеләргә, туган халкына, бөек, изге максатларга хезмәт итәр иде...
Таң алдыннан авыр тимер ишек шыгырдап ачылды. Камера! а кораллы ике солдат килеп керде. Ишектә тагын берәү — офицер пәида булды. Җирәнүен яшерә алмыйча, тоткыннарга бер күз йөртеп чыкты:
— Вахитов биредәме?
Мулланур урыныннан калыкты.
— Җыеныгыз. Әйберләрегезне алыгыз.— диде офицер, каш астыннан гына карап.
— Кая алып китәсез аны? — дип. үзенең сәндерәсеннән матрос кузгалды.
— Синең ни эшең бар. сабакы! — дип җикерде аңа офицер. Шулай да Вахитовка таба борылып — Сезне... губерна төрмәсенә күчерәләр,— диде.
Мулланур көлемсерәп баш какты. Ул инде ишек ачылу белән аңлап алды: бу — барысы да бетте дигән сүз. Сабыр гына, ипләп кенә өстенә киенә « башлады. Киенеп беткәч:
— Бәхил бул! — дип матросны кочаклап алды.— Ә син. энекәш, тизрәк савык.— дип. яралы егет өстенә иелде. Аннары тураеп, нык. көчле тавыш белән:
— Бәхил булыгыз, иптәшләр! — диде.— Рухыгыз сүнмәсен! Көрәшне рвам итегез!
Авызын томалагыз шуның! — дип җикерде офицер.
Солдатлар ике яктан Мулланурның кулына ябышып, ишеккә таба сөйрәделәр,
— Кагылмагыз аңа.— дип офицерга таба ташланды карт солдат.
Офицер кизәнеп торып аңа китереп сукты.
Авыр ишек шапылдап ябылды.
Матрос, рәшәткәгә ябышып, тәрәзәгә үрелде:
— Иптәшләр! Комиссар Вахитовны атарга алып киттеләр! — дип кычкырды.
Идәнгә сикереп төшеп, ул ишеккә килде һәм итеге белән типкәләп. яңадан:
— Иптәшләр! Вахитонны атарга алып киттеләр! — дип кычкырды.
Аның тавышын ишетеп, күрше камерадагылар кузгалды. Бер минуттан бөтен төрмә дөбер-шатыр килә башлады. Төрле яктан;
— Бәхил бул. иптәш комиссар!.. Акларның муенын борырбыз!..— дип кычкырган тавышлар ишетелде.
19 нчы август таңы иде бу.
Тагын өч көннән — Мулланурның туган көне.
Тагын өч атнадан — Казанны Кызыл Армия азат итәчәк...
1918 елнын 19 нчы август таңы атып килә иде.
Авыр солдат итекләренең тавышыннан сискәнеп, җирдән ак күгәрчен күтәрелеп китте һәм чыгып килүче кояшка таба җилпенеп очты. Аның канатлары иртәнге шәфәкъ балкышына манчылып, алтынсу-ал төсләр белән янды.
«Көнгыш — үлемсезлек кошы...— дип исенә төшерде Мулланур.— Канатлары ялкын телләренә әверелгән кош... Торган саен биеккәрәк үрли һәм күккә аша...» Ул. күкрәгендәге мәңгелек ялкынның талпынуын тоеп, үзенә нурсыз күзләрен төбәгән винтовкаларга каршы атлады.
Җир.' Син ул таңда да, чиксез Галәм киңлегендә серле йомгактай бөтерелеп. ал Кояшка таба очтың.
Ләкин син шул көннән башлап кызурак әйләнә башлаган кебек идең: ал байраклар тарафына йөз баглап.
халыкларның сихри Көнгыш сыман үлемсез хыялларын якынайтып...
Җир! Үзең тудырган һәм үз куеныңа алган балаларың — изге көрәштә шәһит киткән фидаиләр җаны һәр гаңда яңа буыннар күңеленә әйләнеп кайта.
Яңа буыннар күкрәгендә, ерак йолдыз нуры булып, ул шанлы көннәрнең кайтавазы яши:
Үтереп була кояш нурын.
Үтереп була һәр халыкның
Мулланурын.
Үтереп булмый
Үлемнәрдән туган җырын.
Хәрәкәттә безнең аң һәм безнең кан — Мәңге исән синең жан.
Мулланур.
Мәңге исән!.4
Р. Харисның «Мулланур» поэмасыннан (1975).