Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАМА СУЫ БУЕНДА

В. Д. Стекольщиков,
КПССиың Чистай шәһәр комитеты беренче секретаре

истайга килеп кергәндә кешеләрнең күз карашы ачык төстәге буяулар белән ясап куелган эмблемага төшә. Бу рәсемдә районның бүгенге экономик тормышын бик кыска һәм төгәл билгели торган әйберләр — зәңгәр дулкын, мөлдерәп тулган тук башак һәм сәгать шөребе сурәтләнгән Хәер, бүгенге чынбарлык турында сөйли башлаганчы, районыбыз кешеләре узган зур тарихи юлга күз салыйк әле
Районның үзәге булган Чистай шәһәре бик күптәннән бирле рус дәүләте тарихында мәгълүм урын били. Аның бай язмышы халыкның крепостнойлык хакимлегеннән котылу өчен, илдә Совет власте урнаштыру өчен соңрак Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгу өчен алып барылган данлы көрәш юлы ул Кыскасы, бу — илебез тарихының бер төбәктәге чагылышы
Чистай шәһәренең барлыкка килүе үк халыкның азатлыкка омтылышы белән тыгыз бәйләнгән. XVIII йөзнең беренче яртысында Кама суының сул ярында үзәк Россиянең крепостнойлары ачы язмышларына буйсынырга теләмичә. хуҗаларыннан качып китеп, ирекле бер биләмә булдыралар Андый качаклар Себер ягына да. Урал буйларына да киткәлиләр Кама аръягына килеп урнашучылары, кыргый урманнарны кисеп, үзләренә җир ясыйлар, иген игеп, балык тотып, терлек асрап яши башлыйлар.
Тик бу исемсез-нисез биләмә рәхәт чигеп озак тора алмый Патша га- лиҗәнапләренең кискен боерыгы буенча качкан крестьяннарны ауларга, җәзаларга, кабаттан үз хуҗаларына тапшырырга тотыналар Власть ялчылары коточкыч ерткычлыклар күрсәтәләр: крестьяннарның тораклары яндырыла. иген кырларына су җибәрәләр, Кама буе моңаеп, шәрәләнеп кала
Шуңа да карамастан, крестьяннарның азат тормышка омтылуы кимеми Кама аръягына, әлеге буп-буш. чип-чиста калган җиргә азатлыкка сусаганнарның яңадан-яңа төркемнәре килеп урнаша Бу юлы инде урынның исеме алдан йөри Чиста басу, Чиста кыр, дип, телдән-телгә сөйлиләр 1781 елны император Екатерина II нең указы нигезендә Чистай шәһәр итеп билгеләнә Бу вакытта анда 3500 кеше яши. Соңыннан ул Казан губернасындагы күренекле өяз шәһәре буларак таныла XX йөз башында Чистай икмәк белән сәүдә итү үзәгенә әйләнеп китә
Күренекле совет шагыйре Н Н Асеевның безнең район үзәгенә карата «■Мин ышанам: Чистай каласының үткәне генә түгел, киләчәге дә гаҗәеп бай булачак'.— дигән сүзләре бар. Шагыйрь фикеренең тормышка ашуын әллә ни озак көтәргә туры килмәде Бүгенге Чистай — Татарстанның иң эре промышленность һәм культура үзәкләренең берсе Монда хәзер промышленность. төзелеш, транспорт, элемтә, сәүдә, көнкүреш хезмәте предприятиеләре җитмешкә якын исәпләнә. Алар көн саен 650 мең сумлык продукция җитештерәләр, 68 мең сумлык төзиләр, 281 мең сумлык сәүдә итәләр, 58 мең пассажирга хезмәт күрсәтәләр
Чистайның 21 промышленность предприятиесе ел саен 175 миллион сумлык әйбер ясый. Бу коллективлар арасында ил күләмендә генә түгел, дөньяга ук яхшы мәгълүм сәгать заводы аерым урын алып тора Завод «Восток» исемле кул сәгате, автомобильләргә куела торган сәгатьләр һәм халык хуҗалыгына кирәкле күп төрле башка приборлар чыгара Монда эшләнгән әйберләрнең шактые дөньяның 50 иленә озатыла Иң зур мактанычыбыз. әлбәттә — шәһәргә шул абруйны яулап алган уңганнарыбыз Чистай
Ч
сәгатьчеләре кемнәр соң алар? Алар — бүгенге матур тормышыбыз өчен көрәшкән каһарманнар токымыннан Ата-бабалары безнең якта Совет власте урнаштыру өчен тырышканнар, Колчак бандаларына каршы торганнар, Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткәннәр. Фронтта гына түгел, монда. Чистай районында да бик кирәк булган ул батырлар, бергә-бергә җиңгәннәр дошманны. Хәзер шуларның оныклары заводыбызның төп таянычын тәшкил итә Алар һәр яңалыкны бик тиз тормышка ашырырга алыналар һәм башкарып та чыгалар. Эштә иң отышлы ысуллардан файдалану Чистай сәгатьләренең сыйфатын яхшыртканнан-яхшырта барырга мөмкинлек бирә Шулай булмаса, без сәгатьләребез турында ике тапкыр Советлар Союзы Герое очучы-космонавт Г М. Гречкодан мактау сүзләре ишетә алыр идекмени9! «Сезнең завод кешеләре янына мин ашкынып килдем,— диде ул безнең сәгатьчеләр белән очрашу вакытында.— Сезгә тирән рәхмәтемне белде- рәм. Без Алексей Александрович Губарев белән бергәләп «Салют-4» орбиталь станциясе бортында ясаган очышыбыз вакытында сезнең сәгатьләрнең төгәл йөрүенә сокландык. Күңел җылыгызны кушып башкарган фидакарь хезмәтегез өчен мең рәхмәт сезгә. Миңа илнең теләсә кайсы заводында ясалган сәгатьне тагарга мөмкин иде Мин Чистайныкын сайладым һәм ялгышмадым ...»
Кама елга пароходчылыгында Чистайның суднолар ремонтлау заводы арада зур предприятиеләрдән санала Монда ремонт белән генә шөгыльләнмиләр, бозваткычлар, гидротөягечләр, грейферлар һәм үзйөрешле паромнар да ясыйлар. Идел белән Камада йөзә торган теплоходлар арасында безнең заводка теркәлгәннәре дә бар Судноларның исә барысында да диярлек Чистайның 5 нче СПТУын тәмамлаган егетләр эшли. Гражданнар сугышы елларында безнең елгачылар, икмәк һәм кызылармиячеләр төялгән кәрванны саклап калган өчен. В И Ленинның үзеннән рәхмәт ишеткәннәр. Заводның биш эшчесе Ленин орденлы, ә «Сормовский-5» земснарядының элекке командиры М. А. Егоровка бу олы бүләкне ике тапкыр тапшырдылар
«Автоспецоборудование» заводы турында да, җиңел промышленностебыз турында да рәхмәт сүзләрен еш ишетәбез. Чистай тегү фабрикасы аеруча югары культурага ия Социалистик ярыш нәтиҗәләренә караганда, ул Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясе күләмендә дә яхшы фабрикалар исәбендә тора. Трикотаж фабрикабыз да ел саен яхшыра бара, заман таләпләренә тулырак җавап бирердәй өлгеләр үзләштерә
Районыбызның йөзек кашыдай үзәге саналган Чистай шәһәре һаман үсә, алга бара. Әле соңгы елларда гына пионерлар өчен йөзү бассейны да булган сарай салдык, күп кенә яңа кибетләр ачылды, ресторан, көнкүреш комбинаты эшли башлады. Балалар белән кереп ял итәргә «Әкият» кафесын оештырдык Ржавец елгасы аша күпер суздык. Шәһәр янында гына авыл хуҗалыгы техникумының укыту һәм көнкүреш комбинаты барлыкка килде. Ул аерым бер шәһәрчек кебек. Үзе җыйнак, пөхтә, уңайлы. Без һәр эшкә, кешеләргә уңайлы булсын дигән теләк белән тотынабыз. Бу изге омтылыш асфальтланган якты урамнардагы чәчәкле гөлләрнең күплегеннән дә, яңа йортларның күңелгә ятышлы иттереп бизәлүендә дә сизелә. Үткән ел шәһәрнең чисталыгы, җайлылыгы РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПС- ның күчмә Кызыл Байрагы белән дә зурлап билгеләнде
Шәһәр кешеләре ял сәгатьләрен файдалы үткәрсеннәр өчен дә мөмкинлекләр шактый: унҗиде китапханә, өч кинотеатр, дистәгә якын клублар һәм Культура йортлары, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, халык театры, стадионнар, спорт заллары — барысы да хезмәт ияләре карамагына тапшырылган.
Райондагы колхоз-совхозлар игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр Бөртеклеләр үсә торган басуларыбыз гына да 64 мең гектар чамасы Хәзер шул җирдән мөмкин кадәр зуррак уңыш алу серләрен ачарга кирәк. Бу юнәлештә сугарулы басуларны арттыру, югары сортлы орлыклардан гына файдалану, җирне ашлау, аны дөрес эшкәртү кебек бурычлар алга куела. Аларны тормышка ашырырдай уңган механизаторларыбыз бар. Кутлушкино колхозындагы Микаил Сибгатуллин, Жданов исемендәге колхоздагы Равил Мирсияпов, техникум-совхоздан Иван Просвиркин кебек механизаторлар белән горурланабыз без.
Соңгы елларда терлек азыгы үстерүдә бай тәҗрибә туплана. Узган ел, мәсәлән. Галактионов исемендәге совхоз эшчеләре, җәйнең коры килүенә дә карамастан, тамыразыкларның һәр гектару ннан сигез йөз центнер уңыш җыеп алдылар. Йолдыз» һәм Каргалы» совхозларында да азык чөгендеренең уңышы шул чама булды.
Терлекчелек безнең районда заманча үсеш юлыннан, ягъни хуҗалыкларның специальләшүе, эшнең концентрацияләшүе юлыннан бара Әйтик, мөгезле эре терлекләр симертү буенча бай тәҗрибә туплаган «Йолдыз» совхозы. Роман совхозындагы дуңгыз үрчетү һәм симертү комплексы чын мәгънәсендә ит фабрикаларына әйләнделәр. «Йолдызының Петр Краснов бригадасындагы бозаулар тәүлегенә 700 әр грамм артым бирә. Шул ук совхозның Валентина Завьялова бригадасындагы дуңгыз караучылар коллектив подряды белән эшли башладылар Яңалыкның әйбәт нәтиҗәсе күз алдында: үткән елның тугыз ае дәвамында алар планда каралган 1600 центнер урынына 2954 центнер артым алдылар Бер центнер итнең үзкыйммәте егерме сум чамасына арзанайды. Киләчәктә башка терлекчеләр дә яңа алымга күчә барачаклар Чөнки аның отышлы икәнлеген тормыш үзе раслый. Мәсәлән, Кутлушкино колхозының мөгезле эре терлек симертүчеләре, шул ысулга күчкәч, бер центнер сыер итенең үзкыйммәтен 15 сумга киметтеләр
Савымчыларыбыз да осталыкларын арттыра баралар Сыердан дүрт мең литр сөт савучылар шактый. «Урожай» колхозы савымчысы Лидия Храмова исә үткән ел, Чистай тарихында беренче буларак, һәр сыердан бишәр мең литр сөт савуга иреште
Соңгы елларда авыллар зур-зур төзелешләр үзәгенә әйләнеп китте. Гаделша.Татар Баганасы. Кубас авылларының бүгенге күренешләре аеруча күркәм. Алар башка хуҗалыклар өчен үрнәк булып тора. Быел чистай- лылар данлы юбилейларны лаеклы каршы алу дәртендә яндылар. Арада иң көтеп алганы — Бөек Җиңүнең 40 еллыгы Сәбәбе аңлашыла: безнең яклардан бу изге сугышка меңнәрчә егетләр-кызлар киткән. Күбесе, ил азатлыгын яулап, фронтларда мәңгегә ятып калганнар. Сигез мең кешебез, яу кырында күрсәткән каһарманлыклары өчен, хөкүмәтебезнең орден-ме- дальләре белән бүләкләнгән, ә унбиш батыр Советлар Союзы Герое дигән иң бөек исемгә лаек булган Андыйларның якты истәлеген без бүген дә хәтердә саклыйбыз Чистай урамнарына В. Маринин. К Ситдиков. А. Кулясов. П. Миронов кебек Советлар Союзы Геройларының исемнәре бирелде. Батырларның данын мәңгеләштерү максатыннан чыгып Чистайда Батырлар аллеясы булдырдык. Һәйкәл янында мәңгелек ут дөрли.
Яуда сер бирмәгән солдатларыбызның сугыштан соңгы елларда күрсәткән хезмәт батырлыгын да искә алу кирәк. Дан орденының барлык өч дәрәҗәсенә лаек булган якташыбыз Николай Семенов, мәсәлән, утыз ел буена трикотаж фабрикасында эшләде Җиңүнең 40 еллыгын билгеләү алдыннан фабрикада Семенов исемендәге бүләкне алу өчен социалистик ярыш җәелде.
Безнең якларның тарихында якты сәхифәләр бик күп Чистай—дөнья күләмендә танылган химик галим А М. Бутлеровның туган җире Монда Я. М. Свердлов, Н. К. Крупская. Г И. Успенский. А. П. Чехов. В А. Жуковский булып киткән. Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда СССР Язучылар союзының Константин Федин җитәкчелегендәге бүлекчәсе эшләгән. Шәһәр ул чакта Л. Леонов. К Тренев, А Твардовский, С Щипачев, М Исаковский. Н Асеев. С. Маршак. Б Пастернак. К Паустовский кебек илнең күренекле әдипләрен үзенә сыендырган.
Безнең районда Татарстанның күпсанлы әдәбият-сәнгать әһелләре тәрбияләнеп үскән Якты образы бөек Тукай иҗатына кергән революционер- интернационалист Хөсәен Ямашевның да эшчәнлеге Чистай белән тыгыз бәйләнгән М Вахитовның фикердәше. Г Ибраһимовның якын дусты. 1917 елдан КПСС члены. Казан губернасының беренче мәгариф эшләре комиссары беренче буын совет язучыларыннан якташыбыз Шәһит Әхмәдиев иҗаты татар совет әдәбиятында билгеле бер урын алып тора. Бүгенге көндә актив яза торган Барлас Камалов, Рәисә Ишморатова. Михаил Скороходов. Кояш Тимбикова. Валентин Ерашов (Мәскәү) — шулай ук Чистай ягыннан Әле районнар бүленгәнче үк Чистай өязендә үсеп чыккан талантлы артист һәм режиссер Габдулла Кариев белән дә хаклы рәвештә горурланабыз без. РСФСРның атказанган артисткасы Вера Минкина. ТАССРның атказанган артисты Фәйзи Юсупов та — безнең мактанычыбыз.
Районда бу иҗат көчләренең эшчәнлеге белән һәрчак танышып торалар. әледән-әле очрашулар оештырыла Яхшы аңлыйбыз: омтылышлар уртак безнең, максатлар якты Киләчәкнең тагын да матуррак, мулрак булуы хакына бердәм тырышабыз.