Логотип Казан Утлары
Шигърият

«КАЛЕВАЛА»ГА — 150 ЕЛ


һәр халыкның үлмәс батырлары, аларның батырлыкларын сурәтләгән эпос-дастаннары бар. Без борынгы грек шагыйре Гомерның «Одиссея» һәм «Илиада»сын, рус халкының «Игорь полкы турында җыр»ын, французларның «Роланд турында җыр»ын, Америка шагыйре Г. Лонгфеллоның «Гайавата турында җырпын, грузин Ш. Руставелиның «Юлбарыс тиресе ябынган батыр»ын, әрмәннәрнең «Давид Сасунские»н, кыргызларның «Манас» ын, якутларның «Нюргун Боотур»ын, калмыкларның «Җангарпын һәм башкаларны беләбез. Үзебезнең Кол Галинең «Кыйссаи Йосыфмы да шулар рәтендә.
Карел һәм фин халыкларының уртак эпосы «Калевала» да әнә шундый гүзәл әсәрләрнең берсе. Быел «Калеваламның беренче мәртәбә китап булып басылып чыгуына 150 ел тулды. Бу күренекле вакыйга безнең илебездә Бөтенсоюз күләмендә зур әдә- би-мәдәни фәйрәм итеп билгеләп үтелә.
«Калевала»— аерым җыр-руналардан торган шактый катлаулы һәм зур күләмле әсәр. Ул үз эченә борынгы туй-йола җырларын, аучылар-бәлыкчылар-игенчеләрнең әфсен- ырым такмакларын; дөнья яралу, җир-күк-су аерылу, беренче кеше — Вяйнямейнен туу, аннары шул геройның һәм башкаларның төрле маҗараларын бәян итүче руналарны туплаган.
Эпосны халыктан түкми-чәчми җыеп алып, эзлекле сюжетлы бербөтен әсәр итеп фин фольклорчысы Элиас Ленрот (1802—1884) эшкәрткән. Аның 32 рунадан торган беренче басмасы 1835 елда, ә инде 50 руналы тулы басмасы 1849 елда дөнья күрә.
«Калеваламның эчтәлеге бик борынгы заманнарга — ыруглык җәмгыятенә, сыннар- га-потларга табынган мәҗүсилек дәверенә йарый. Төп герой Вяйнямейнен — хикмәт иясе, хаким, руналар җырлаучы. Шул ук вакытта ул — ыруг башы, җирдә табигать-ана Илматардан туган беренче кеше. Илматар исә күк-Тәңренең гүзәл кызы. «Дөнья яралу» исемле башлангыч җыр-рунада «җил кабарткан кыз карынын, диңгез авырга калдырган» диелә. Димәк, Вяйнямейнен — җилдән-диңгездән табылган бала. Эпосның сюжеты әкияти- фантастик мотивларга корылган. Әмма ул мотивлар хезмәт җырлары, халыкның тормыш- көнкүрешен чагылдырган реаль чынбарлык, гореф-гадәтләр, йолалар белән аралаша. Вяйнямейнен исә хикмәт иясе, җырчы гына түгел, ул урманнар үстерүче, иген игүче, көймәләр.ясап балык тотучы, халык музыка коралы — кантелене иҗат итүче—кыскасы, гади җир кешесе. Шул ук вакытта ул — әкияти маҗаралар герое, кешеләргә ут табып бирүче (Прометейны хәтерләгез!), кара көчләргә каршы көрәшүче. Икенче герой — тимерче Илмаринен. Ул — тимерне буйсындыручы, сихерле тегермән — сампоны ясаучы. Эпосның башка геройлары да көтүче Куллерво, сыра пешерүче кыз Капо, пәһлеван Лем- минкяйнен һ. 6.— бер яктан, җир кешеләре, икенче яктан, әкияти көчләргә ия затлар, һәм шунда ук. әлбәттә, убырлы карчык Похьола. Җыр-руналарда бар табигать, бар тереклек җанландырып-сынландырып бирелә. Анда шүрәле, су анасы, йорт иясе кебек һәрбер халыкка хас образлар яши.
«Калеваламның теле гаҗәеп гади, халыкчан. Шул ук вакытта искиткеч шигъри, образлы. Руналар рифмасыз, сигез иҗекле ритмик шигъри юлларга бүленеп, җырлап-көйләп сөйләнгәннәр.
Гадәттә эпос-дастан геройларының язмышы хөрмәтле һәм озын гомерле була. Алар озын-озак йокыга талырга, тау-ташка әйләнергә, күккә ашарга, тагын әллә нинди язмышларга очрарга мөмкиннәр. Әмма халыкка кирәк булганда алар еш кына яңадан пәйда булалар, яңадан җирдә хаклык өчен. гаделлек өчен көрәш алып баралар. Яхшылык һәрвакытта да явызлыкны җиңә.
Вяйнямейнен да ахырда көймәсенә утырып каядыр бик еракка китеп <огала. «Кирәк булсам, чакырырсыз, кайтырмын»,— дип әйтеп китә. Димәк, герой — үлемсез. Батырлары үлемсез халык — үзе үлемсез.
Мин байтак еллар Американың бөек демократ шагыйре Уолт Уитменның «Үлән яфраклары» исемле мәшһүр китабын татарчага тәрҗемә итү белән мәшгуль булдым. Моның өчен
Американың Уитменга кадәр булган әдәбиятын, бигрәк тә индеецлар фольклорына таянып атаклы «Гайааата турында җыр» (1855) әсәрен язган Лонгфелло иҗатын өйрәнергә туры килгән иде. Баксаң, Лонгфеллога «Калеаала»ның йогынтысы гаять көчле булган икән! Ул үз әсәренә хәтта бу эпосның ритмик үлчәмен дә алган. Шулай итеп мин «Калеааланга килеп юлыктым. Юлыктым һәм... аерыла алмадым. Лонгфеллоны да, Уитменны да куеп торып, эпосның күп кенә руналарын татарчага тәрҗемә иттем.
Бүген шул тәрҗемәнең бер үрнәгең — бер җыр-рунаны журнал укучыларына тәкъдим итем.
Марс ШАБАЕВ
КАЛЕВАЛА
Дөнья яралу
Төн артыннан төннәр үткән, таң артыннан ’таңнар аткан, шулай көннәрдән бер көнне мәңге яшәр җырчы-шагыйрь Вяйнямейнен туган икән сылу, зифа Илматардан.
Зәңгәр күкнең гүзәл кызы, назлы табигать анасы озак саклаган намусын, гыйффәтле килеш яшәгән олы һава юлларында, күз җитмәс иркенлекләрдә.
Вакыт җиткән, моңсуланган, тормышыннан авырыксынган, туйган инде ялгызлыктан — яшь кызларның язмышыннан олы һава юлларында, иксез-чиксез киңлекләрдә.
Җиде кат күктән иңгән ул, төшкән зәңгәр дулкыннарга, ярсыз диңгез өсләренә, җил уйнаган иркенлеккә. Кинәт көчле җил чыккан да диңгезне кайнаткан шунда, ярсыткан чал дулкыннарны.
Гүзәл кызны җил тирбәткән, кызны дулкын айкап йөрткән чиксез диңгез киңлегендә, ак күбекле иркенлектә.
Җил кабарткан кыз карынын, диңгез авырга калдырган.
Үзенең каты корсагын, авырларның да авырын җиде гасыр күтәргән кыз, тугыз батыр гомере үткән, ләкин тудыра алмаган...
Матур гына кыр үрдәге су өстендә бөтерелә, кайда оя корырга дип, аулаграк урын эзли.
Оча төньяк, көньягына, көнчыгышка, көнбатышка - аптырашта кыр үрдәге, балалары өчен оя корырлык җир таба алмый, бер кайда да коры җир юк.
Шулай бик озак оча ул, уйлана да фркер йөртә: «Оямны үрсәм җилләрдә, дулкыннарда бәпкәләргә — җилләр тузгытырлар аны, дулкыннар юар оямны».
Шунда кошка колак салып, үрдәк төшеп утырсын дип, үзенә оя корсын дип, су анасы һәм күк кызы тезен күтәрә дулкыннан.
Матур гына кыр үрдәге су өстендә бөтерелә, зәңгәр диңгез киңлегендә күтәрелгән тезне күрә, аны түмгәк диеп белә, яшел кәсле түмгәк диеп.
Очып-очып йөри дә ул, кызның тезенә утыра, җылы-йомшак оя корып, алтын йомыркалар сала.
Менә инде кыр үрдәге утыра йомыркаларда, кызның тезен җылыта ул. Бер көн, ике көн утыра, өченче көн су анасы тоя: тезе яна-пешә, эсседән эри тамырлар. Түзми, тезен тартып ала — коелып төшә йомыркалар, коелалар дулкыннарга, чәлпәрәмә ватылалар, тирә-якка чәчеләләр.
Чәчелгән китекләр шунда күз алдында үзгәрәләр: аскылары — тупыйклары җир-әнкәгә әвереләләр, өскеләре — очлылары күк гөмбәзе булып куя. Йомырканың сары өсте якты кояш булып балкый, йомырка агының өсте ай булып кабына күктә; китекләрнең чуарлары әверелә йолдызларга, китекләрнең каралары, куерып, була кара болыт.
Вакыт ага, ару белми — ел арты ел чиратлаша. Яңа кояш балкый күктә, яңа ай алтындай яна.
Су анасы алга йөзә, су анасы, күкнең кызы, тынып калган суда йөзә, томан сарган дулкыннарда; алда — чал диңгез сулары, артта — аяд күк гөмбәзе.
Унынчы ел киткәндә кыз йөзен күтәрә диңгездән, биек дулкыннардан өскә. Тотына ул табигатьне белгәненчә бар кылырга якты диңгез киңлегендә, күз җитмәс иркенлекләрдә.
Кулы белән бер сыпырса — калка диңгез борыннары, аягы белән бер басса — балыкларга чокыр була, суны чәчрәтеп коенса — тирән чоңгыллар уела.
Җиргә кырын ятып алса — тип-тигез яр күтәрелә, ярга карап колач салса — семгаларга уңай урын, ярга чалкан йөзеп килсә — тын култыклар хасил була.
Яр буеннан эчкә йөзә, ачыклыкка, киңлекләргә; кораблар бәрелеп батсынга, моряклар батып үлсенгә диңгезгә кыялар тезә, су астына кыяташлар.
Инде атаулар калкалар, калка диңгез кыялары, күк гөмбәзе терәкләре, төрле илләр-җирләр туа Вяйнямейнен генә тумый, мәңге яшәр җырчы-шагыйрь.
Су анасы һаман йөзә көнбатышка, көнчыгышка, көньягына, төньягына, офыкларны йөзеп үтә, утта яна, өзгәләнә, тулгаклардан газаплана. Үкси-үкси тилмерә ул: «Хәсрәтле көннәрем килде каңгыраган мин мескенгә! Кайларга юлыктым соң мин — баш очымда — күк гөмбәзе, җилләр шәфкатьсез исәләр, дулкыннар айкый да чайкый.
Хәзерге шикелле менә дулкыннарда интеккәнче, һава-күкләр кызы булып калган булсам, мең яхшырак: мин мескенгә салкын монда, туңам мин боздай бу суда.
И син, Укко, күк тәңресе, җилнең, күкнең иҗатчысы! Кирәк чакта җиргә иң син, ишет ялваруын кызның! Бәладән коткар бахырны, коточкыч авыртулардан! Бирегә син ашык тизрәк, миңа бик тиз ярдәм кирәк!»
Акыллы карт Вяйнямейнен әнисенең карынында утыз ел йөргән адашып, шул кадәр үк озын кышлар тын суларда тирбәлгән ул, томанлы чал дулкыннарда.
Уйлана да фикер йөртә: «Ни кылырга, нишлим икән бу караңгы бишегемдә, ай бөтенләй күренмәгән, кояш нурлары кермәгән бу тар-кысан торагымда?»
Шундый сүзләр сөйләнә ул, өметләнеп әйтә шунда:
• Ай, Кояш, бирегез ирек, Жидегән йолдыз, син юл күрсәт, ничек моннан чыгарга соң, бу оядан җәһәт кенә, бу тар-кысан торагымнан? Озат син мин ирне җиргә, чыгар баланы һавага, күктәге айны күрергә, якты йолдызлар багарга».
Юк, чыгармый иреккә Ай, чыгармый аны Кояш та. Тагын бераз түзә дә ул, башка түзәргә калмагач, кальгасенең капкасына бармагы белән кагыла, сөяк йозакны ача ул сул аяк чәнчәсе белән; тырнагында шуып төшә бусагадан, тезләрендә шуып чыга өйалдыннан.
Диңгезгә тәгәрәп төшә, дулкынга тотына кулы; шаулы диңгезнең иркендә, дулкыннарда кала батыр.
Дулкыннарда биш ел ята, алтынчы ел шунда һаман, җиде-сигез ел диңгездә. Ниһаять, корыга чыга, күз күрмәгән бер урынга, урмансыз ярыматауга.
Тезләре белән этенеп, кулларында әйләнә ул: Ай күрергә күтәрелә, ал Кояшка сокланырга, Җидегән йолдыздан өйрәнеп ерак йолдызлар багарга. Сылу, зифа әнкәсеннән, Илматардан, гүзәһ кыздан шулай туа Вяйнямейнен, үз ыруын башлый җырчы.