ГҮЗӘЛЛЕК НИЧЕК ТУА
енинградтагы «Художник РСФСР» нәшриятында күренекле совет рәс-самы Харис Габдрахманович Якупов иҗатына багышланган монография дөнья күрде. Китапның авторы Светлана Червонная Татарстан сынлы сәнгате үсеше проблемалары белән күп еллардан бирле шөгыльләнә. Башка автономияле республикалардагы сәнгать торышы белән дә яхшы таныш булган галим монографик анализ ясау өчен X. Якупов иҗатын милли сынлы сәнгатьнең сугыштан соңгы үсешенә зур йогынты ясаган иҗат буларак сайлаган. Шул ук вакытта
С. Червонная мондый китап илебез халыкларының күпмилләтле культурасы тор-мышындагы иң мөһим проблемаларны күтә-рел чыгарга һәм карап тикшерергә мөмкинлек бирер дип санаган.
Китап зур кызыксыну белән укыла, күп төрле фикерләр уята, сораулар тудыра. Бу сорауларга шунда ук бирелгән җаваплар белән килешергә дә мөмкин, кайсыбер җаваплар исә бәхәсле фикерләр дә кузгата. Китапның шактый өлешен тәшкил иткән төсле ре-продукцияләр нәтиҗәләр ясау өчен нигез бу-лып торалар. Әлеге хезмәт рәссамның кырык
Л
еллык иҗади эзләнүләре нәтиҗәсен яңача кү-рергә һәм аңа бәя бирергә, иҗатының, шәхес буларак формалашу һәм үсү этапларын эзлекле өйрәнергә, һәр әсәрендәге шәхес һәм иҗат бердәмлеген тоярга, иҗат остаха- нәсенә күз Салырга, шулар ярдәмендә аны яхшырак аңларга мөмкинлек бирә.
Әле генә Казан художество училищесын тәмамлаган Харис Якупоа сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Аның «универ-ситетлары» нәкъ менә шунда —'■ алгы сызыкта башлана. Рәссам, гражданин, кызыклы иҗади шәхес буларак, ул менә шул вакытта — авыр, рәхимсез сугыш елларында формалаша. «Минем ул вакыттагы рәсемнәрем — үзенә күрә фронт көндәлеге,— дип сөйли рәссам.— Шуңа күрә мин, нинди авыр шартлар булуга карамастан, беркайчан да, беркайда да рәсем ясавымнан туктамадым... Бу эшне профессиональ бурычым дип санадым... Ни-кадәр арыган булсам да, никадәр куркыныч булса да, бу эшем хәрби хезмәтем кебек әһә-миятле дип санап эшләргә тырыштым»
«Профессиональ бурычым»— бу сүзләрдә X. Якуповның тормышка һәм иҗатка мөнәсәбәте ачык күренә. Гражданин буларак ил алдындагы изге бурычын тоеп эшләү сыйфаты аның иҗат шәхесендә елдан-ел зурая бара. Ул сәнгатьтә җиңел юллар эзләми, һәрвакыт төп юнәлешне сайлый. Ә бу юл, гадәттә, иң авыр юл.
Сугыш чорында ясалган рәсемнәргә кай-тыйк. Монографиядә рәссам иҗаты белән танышу нәкъ менә шундый рәсемнәрдән баш-лана. «Вакыт узудан саргаеп беткән кәгазь битләрендәге бу рәсемнәр... чорыбызның чагыштыргысыз кыйммәтле тарихи истәлек-ләре,— дип бәяли аларны автор.— Аларда — кырыс һәм изге, фаҗигале һәм героик сугыш чынбарлыгы».
Харис Якуповның сугыштан соңгы иҗатын автор нигезле рәвештә өч этапка бүлә. Беренчесен—1946 елдан 1957 елга кадәр — С. Червонная «утраклык» чоры дип атый. Әмма, автор әйтүенчә, бу чорның аталышы шартлы, термин рәссамның иҗтимагый позициясен түгел, бары тик табигать белән аралашмыйча, күбрәк үз остахаиәсендә генә эшләвен күрсәтә. Икенче этап — «Пит- рәч чоры» (1958—1965 елларны эченә ала). Бу чорда иҗат ителгән әсәрләрнең күбесе Питрәч районының М. Вахитов исемендәге колхозы хезмәтчәннәренә багышланган. Әлеге картиналарда берничә ел остаханәдә «бикләнеп» эшләгәннән соң дөньяга чыгу сизелә. Өченче чор — уйланулар чоры — алтмышынчы елларның икенче яртысыннан башлана. Бу чорны шундый исем белән атауның сәбәбе бар. Ул елларда эшләнгән картиналарда тарихи һәм хәзерге заман процессларын тирәнтен аңларга, вакыйгаларның һәм фактларның асылын ачыкларга.
аларны логик теземгә берләштерергә омтылу
Китапның һәр этапка багышлап язылган бүлекләренә игътибар итик. «Хезмәт, хезмәт һәм яңадан хезмәт» дип исемләнгән бүлектә тасвирланган чорда яшь рәссам берничә ел эчендә бөтен илгә танылган художник булып үсеп җитә. Бу чорда «Кунаклар белән сөйләшү». «Хөкем алдыннан», Л. Фәттахоа белән берлектә «В. И. Ленинның Татарстан АССР оештырылу турындагы Декретка кул куюы» кебек картиналар иҗат ителә. Рәссам китаплар өчен, «Чаян» журналы өчен рәсемнәр ясый. Кыскасы, бүлектә күп төрле кызыклы мәгълүматлар китерелгән. Әмма шунысын әйтергә кирәк: бу бүлектә автор «Бүген инде сугыштан соңгы беренче елларда иҗат ителгән шома, акылга нигезләнеп төзелгән тематик картиналар белән ул еллардагы матур этюдлар арасындагы сыйфат аермалыгын күрү авыр түгел», дип, рәссам иҗатын анализлаудан бераз читләшкән. Минемчә, әгәр С. Червонная рәссамның бу беренче картиналарында ук күренә башлаган иҗат үзенчәлекләренә ныграк басым ясаган булса, китап тагын да баерак булыр, кызыксыныбрак укылыр иде.
«Җайлану» дип исемләнгән «Питрәч чо-ры» турындагы бүлек, һичшиксез, китапның иң яхшы өлеше буларак кабул ителә. Рәссамның иҗат эшчәнлеге совет сынлы сәнгатенең шул вакыттагы үсеше белән ничек бәйләнгән? Бу сорауга С. Червонная X. Якупов иҗатында барлыкка килгән яңа үзенчәлекләргә кайнар соклану хисе белән шунда ук үзе җавап та бирә.
Районга барып кайту рәссамда тирән тәэ-сир калдыра, ул анда күпсанлы этюдлар ясый. «Әлеге этюдларда табигый булмаган бернәрсә дә юк: һәр очракта да кәгазь битендә авыл күренешләре тормыштагыча, бернинди өстәмә буяуларсыз, көзгедәге кебек дөрес чагылдырылган,— дип яза автор.— Нәкъ менә шул табигыйлектә, беркадәр көтмәгәндә, рәссам үзе өчен зур шигърият чишмәсе ача, тормышчан, гүзәл картиналар иҗат итү юлын таба» Бу этюдларны художник иҗатында яңа этап башлап җибәргән «кечкенә эпизод» төсендә карап. С. Червонная рәссамның иҗат үсешендәге бик мөһим бер моментны билгеләп үтә: «Билгеле. Якупов йҗатындагы үзгәрешләр нигезендә авылга барып кайту, кышкы табигать кочагында эшләү генә ятмый. Бөтен совет сәнгатенә хас үзгәрешләр заман сулышын тоеп яшәгән рәссам иҗатына да йогынты ясамый калмый. Бу чорда совет рәссамнарының күбесенең иҗаты үзгәреш кичерде, яңа я*лары белән ачылды...»
Харис Якупов тормышта дисеңме, сән-гатьтә дисеңме — яңалыкка гаять сизгер кеше. Минем аны күргәзмәләрдә куелган карти-наларны. яңа басылып чыккан китаплардагы
Монографиянең соңгы бүлекләрендә әлеге картиналарны иҗат итү турында җентекле сөйләнә, тирән анализ бирелә. Әмма, минем карашымча, рәссамның бөтен иҗатын берләштерүче гаять кызыклы бер фикер аеруча игътибарга лаеклы. X. Якуповның 1960 елларның икенче яртысындагы иҗатын,— дип яза С. Червонная,—«Инкарьне инкарь итү» диалектика законы яшәешенә үрнәк итеп куярга мөмкин. Илленче еллар ахырында аның иҗатында тормышны, табигатьне, кешене — рәссамның күзенә чалынган бар нәрсәне гади генә, дөрес итеп, ниндидер ясалма бизәкләрдән башка турыдан-туры тасвирлау хакына һәрберсенә үз роле бирелгән катнашучылары булган сюжетлы-тематик композицияләрнең, әдәби-тарихи композицияләрнең инде күнегеп бетелгән эталоннарын инкарь итү процессы барды. Алтмышынчы елларның икенче яртысында исә картинаның философик эчтәлеген тирәнәйтү өчен, әйләнә- тирәдәге дөньяны чагылдырып кына калмыйча, аны дөрес аңлатуга, аның иҗтимагый, политик һәм әхлакый төзелеше турында фикер йөртүгә омтылу һәм әлеге уй-фикерләрне сынлы сәнгать формаларында чагылдыру өчен Якупов үзенең элекке хезмәтләрендәге эчке сиземләүгә нигезләнгән табигыйлекне күпмедер инкарь итә. Шул ук вакытта икенче инкарь итү беренчесенә тиң түгел; монысы иҗади үсешнең элекке этаплардагы бар яхшы якларны үзенә алган югарырак баскычы... Аның тормыш турында борчулы яки шатлыклы уйларын чагылдырган яңа әсәрләрендә инде иҗат дөньясына табигать кочагында • онытылып» эшләгәндә үтеп кергән яктылык һәм сафльҗ мул бирелгән...
Синтезлаштыру белән кушылган диалектик инкарь итү X. Якупов иҗатындагы заманча эзләнүләрнең төп юнәлеше булуы китапта бик дөрес билгеләнә. Бәлки «Питрәч чорыпна күчү закончалыгына да шул күзлектән карарга, аның алдагы чорда ирешелгән- нәр белән әзерләнгән булуын күрсәтергә кирәк булгандыр?! Тирәнтен анализ ясау осталыгына ия булган авторга аның асылын «шомалыкка», «әдәби уйлап чыгаруга» гына кайтарып калдыру килешеп бетми.
Әмма бу очраклы хәл дип аңларга кирәк. Тулаем алганда, китап кызыклы язылган, оста каләм белән язылган. Аны игътибар белән укып чыгу гүзәллек тудыру могҗизасы белән таныштыра, шуның белән бергә, татар сынлы сәнгатенең иң күренекле вәкилләреннән булган рәссамның иҗатын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Леонид ЕЛЬКОВИЧ, сәнгать фәннәре кандидаты.
төсле рәсемнәрне игътибар белән, тирәнтен уйланып, бирелеп караган вакытында күзәткәнем бар Ул иптәшләренең һәр табышына, һәр уңышына чын күңелдән сөенә, һәр этапның иң алдынгы тенденцияләрен күреп ала белә, аңа гына хас булган юл белән бара
«Питрәч» циклының һәр картинасы ту-рында китапта сокланып сөйләнә. Чыннан да, бик яхшы эшләнгән төсле күчермәләр югары бәяләүнең дөреслеген раслыйлар. Рәсемнәрне караганда текст авторы аларны тирәнрәк аңларга, «рәссамның чынбарлыкны, тормыш дөреслеген соклану, ярату, шатлыклы гаҗәпләнү белән ничек аерылгысыз берләштерүен» тоярга ярдәм итә. М. Вахитов исемендәге колхозның алдынгы дуңгыз караучысы М. Галиуллина портретының совет портрет сәнгатенең «алтын фонды»на кертелүенең, ул картинадан репродукцияләрне совет сәнгатенә караган зур басмаларда очратуыбызның серен без шунда аңлыйбыз.
«Питрәч чорымнда эзләнүләрнең иң югары ноктасы булып ике әсәр тора: «Көчле кешеләр» һәм «Алдынгы терлекчеләр». Алар- да алтмышынчы еллар уртасында татар сынлы сәнгатенең нинди югары дәрәҗәгә күтәрелүе бик ачык чагыла. Бу картиналарда көчле, сабыр һәм батыр рухлы халык характеры концепциясе, кеше белән җир бердәмлеге тирән һәм эзлекле ачыла. Менә шундый булган ул берничә елларга сузылган бәхетле иҗат мизгеле һәм үз халкыңның хезмәт тормышындагы моңарчы билгеле булмаган эстетик һәм рухи байлыкларны ачу чоры,— дип яза автор, Питрәч этабына йомгак ясап.
Рәссамны алда нәрсә көтте? Бу сорауга җавап монографиянең «Уйлану». «Казан студентлары» дип исемләнгән соңгы бүлек-ләрендә һәм альбом ахырындагы репродук-цияләрдә бирелә Монда этюдлар да, хезмәт халкының матурлыгына, Татарстан нефтьче-ләренә һәм КамАЗ төзүчеләренә дан җырлаучы композицияләр дә. 1887 елда Казан студентлары сходкасында катнашкан 8. Ульянов образын гәүдәләндерү юнәлешендә эзләнү нәтиҗәсе булган зур тематик картиналар да бар. Әлеге картиналарны беренче тапкыр күргән көннәр әле дә булса хәтердә. Башта «Уйлану», «Тереләр һәм үлеләр», аннан соңрак «Пролог». М. П. Девятаев батырлыгына багышланган «Азатлыкка очу», «Татарстан алтыны» һәм «Чаллы гүзәлләре», • Пролог» темасының «Казан студентлары. 1887 ел» исемле монументаль композициядә яңача бирелүе...