Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕРОЙЛАР — ТОРМЫШНЫҢ ҮЗЕНДӘ...


Тормыш һәм әдәбият. Болар — бер-берсен туендырып, тулыландырып торучы ике зур дөнья. Әдәбият үзенә кирәк материалны тормыштан чумырып ала, аны художество чаралары ярдәмендә сәнгать дөреслегенә күтәрә. Үз чиратында тормыш та әдәбиятның даими йогынтысын тоеп яши. җәмгыятьтәге социаль һәм рухи үзгәрешләрнең катлаулылыгын аңларга өйрәнә.
Совет әдәбиятының көче шунда: ул халык тормышына, халык интересларына аерылгысыз бәйләнгән. СССР язучылар союзының илле еллыгына багышланган юбилей пленумында билгеләп үтелгәнчә: «Әдәбият һәм сәнгатьтәге тулаем уңышларның иң төгәл критерие — халыкның идея-әхлак йөзен формалаштыруга ясый торган йогынтының реаль дәрәҗәсе...* Әйе. социализм шартларында чыныккан әдәбиятыбыз үзенең шушы тарихи миссиясен намус белән үтәп килә.
Халык тормышының сфералары гаять күп. Безнең исә бүген игътибарны туларның фәкать берсенә — авыл тормышы һәм аның проблемаларына юнәлтәсебез килә. Ни өчен дигәндә, авыл темасы татар әдәбиятында элек-электән төп юнәлешләрнең берсе булып килде. Бу хәзер дә шулай, чөнки республикабыз тормышының бүгенгесен баетуда, киләчәкнең нигез ташларын ныгытуда авыл һаман да хәлиткеч факторларның берсе булып кала бирә.
Әдәбиятның х^лык тормышына йогынтысы ничек һәм ни дәрәҗәдә соң? Тормыш белән әдәбият арасында тирән элемтәләр бар дибез икән, аның практик багланышы конкрет мисалларда ничек чагыла? Мамадыш районы. «Чулпан* колхозының почетлы колхозчысы. Татарстан АССРның атказанган культура работнигы Галимҗан ҖИҺАНШИН белән әңгәмәбез. нигездә, әнә шул хакта булды.
— Безнең илебездә китап сүзенә кече яшьтән үк хөрмәт тәрбияләнә Шуңа күрә авыл халкы тормышында китапның роле зур булу бер дә гаҗәп түгел. Бүгенге терлекче яки игенче Тукай һәм Пушкинны, Ибраһимов һәм Айтматовны бердәй яратып укый. Ләкин истән чыгармыйк, бүгенге авыл кешесенең интереслары да үзгә Гайҗан бабай, әнә. алдынгы булганы өчен заманында самолетта очып әйләнгән. Бүгенге колхозчыны мораль һәм материаль яктан кызыксындыру чаралары, һичшиксез, үзгәрде
Авылда, кызганычка каршы, күләгәле яклар да аз түгел. Аларның бер өлеше, «атадан калган хата* дигәндәй, кайберәүләрнең итәгенә ябышып килә: әйтик, колхоз малына кул сузу, шәхси мәнфәгатьләреңне генә кайгыртып яшәү Хәзер көчәеп киткәннәре дә бар мәсәлән, акча артыннан куу, байлык туплауда ярышу, эчүчелек, шулар җирлегендә мораль * яңарту» .. Бу күренешләр бездә дә. рус әдәбиятында да тәнкыйтьләнде Әмма, билгеле булганча, тәнкыйтьләү — бердәнбер юл түгел. Бүгенге колхозның чын йөзен, аның рухи культурасын билгели торган менә дигән игенчеләр, терлекчеләр һәм авыл интеллигенциясе бар Алар — җәмгыятебезнең иң зур байлыгы.
Галимҗан абый, тормыш һәм әдәбият багланышларындагы менә шушы катлаулы процесслар турында сез ничегрәк уйлыйсыз? Чыннан да. әдәбиятның халык тормышына йогынтысы ничек, ни рәвешле бара? Безнең хәзерге прозаның, аерым алганда, «авыл прозасы»ның тормышка тәэсире кими төшкән кебек тоелмыймы?
— Сүз дә юк, әдәбиятның халык тормышына йогынтысы ифрат зур. Ләкин, күпме генә теләсәк тә, без аның нәтиҗәсен төгәл үлчи алмас идек. Ул бит көшелдәге уңыш сыман күзгә бәрелеп тормый. Язучы сүзенең хикмәте — кеше күңеле аша узуда Яхһ1ы китап кешенең күңелен күтәрә, рухын баета Ә бу кечкенә нәрсә түгел. Рухы күтәренке булганнар эшен дә әйбәт башкара, тормышын да матур алып бара. Әйтик, авыл китапханәсен бер елга ябып тордылар, ди. Минемчә, колхозчыларның кәефенә, хезмәт җитештерүчәнлегенә нык сугар иде бу.
Дөрес, бодай башагы төрпечә булган кебек, укучының да төрлесе бар. Берәүләр әсәрне кичереп, эчтән елый-елый укырга мөмкин Андыйлар үзен борчыган сорауларга җавап таба, тормыш турында уйлана. Икенчеләр өстән-өстән генә укый, мәсьәләнең асылын эләктермичә кала. Өченчеләр детектив ярата. Яшерен-батырын түгел, китапны бөтенләй укымаучылар да бар Эчүчеләр, колхоз милкенә кул сузучылар күбрәк әнә шундыйлар арасыннан чыа да инде.
Хәзерге татар прозасының тормышка тәэсир итү көче кимегәндер дип уйламыйм. Язучылар әзерлекле, авылның үткәнен һәм бүгенгесен белеп язалар Аяз Гыилөҗевнең «Җомга көн кич белән . Мөсәгыйть Хәбибуллинның «Чоңгыллар., Мөхәммәт Мәһди- евнең «Мәңгелек яз» әсәрләрен укып мин үземә байтак гыйбрәт алдым, үткәннәремне өр-яңадан барлап чыктым Әмма бер урында таптану әдәбиятка да килешми Авылын, җирен-суын, туган колхозын яраткан хезмәт кешесе, гап-гади колхозчы турында күбрәк язылсын иде Зур идеаллар белән яшәгән үрнәк геройның әдәбиятта ныклап күренмәве, әлбәттә, юксындыра. Киләчәк көн герое, авылның киләчәге ничек — бу сораулар язучы иптәшләрне ныграк борчысын иде.
— Соңгы елларда әдәби тәнкыйтькә «производство романы» дигән билгеләмә кереп китте. Безнең уебызча, татар әдәбияты нефтьчеләр, төзүчеләр, шәһәр кешеләре турында язганда күпчелек очракта әлегә мөһим бер сыйфатка тиешенчә ирешә алмады: ул да булса — кешенең шәхси тормышы һәм хезмәте, күңел яшәеше һәм эш процессы арасындагы гармонияне табу мәсьәләсе. «Авыл- әсәрләрендә исә бу — күптән һәм табигый хәл ителгән проблема. Хәзер кайберәүләр «урбанизация» дип сөйләргә ярата. Чынлап та, шәһәр күпмедер дәрәҗәдә авылны «йота». Икенче яктан, ул үзе дә ныгый, шәһәрләшә бара. Шушы җәһәттән караганда, авыл кешесенең психологиясе нык үзгәрдеме? Гомумән, өзлексез бер процесс булган крестьян хезмәтен, аның поэтикасын, философиясен, традиция һәм перспективасын әдәбиятта сурәтләү, ачып бирү сезне канәгатьләндерәме?
— Авыл тормышын сурәтләгән әсәрләр безнең күңелгә бигрәк тә якын. «Авыл» әсәрләрендә язучылар кешене тулырак, табигыйрәк тасвирлый, дисез. Миңа калса, моның сере бик гади. Чөнки авыл кешесенең яшәү рәвеше туфракка, табигать әйләнешенә — ягъни турыдан-туры игенче хезмәтенә бәйләнгән. Аның өчен «буш вакыт» һәм «производство вакыты» юк. Яңгыр ява икән — муллыкка юрый, кар калын төшә икән — дым буласына сөенә ул. Колхозчының эчке дөньясы, уй-теләкләре, сулышы, мәхәббәте һәм нәфрәте җир белән, хезмәт белән аерылгысыз. Бу гомергә шулай булып калачак, мәгәр робот-машиналарның иген үстерә алуына ышанмыйм мин. Икмәк үстерә алу бәхете фәкать кайнар йөрәкле игенче кулларына гына бирелгән.
Ә инде авылның шәһәрләшә баруы — башка мәсьәлә. Әйе. телевизор, мотоцикл, машина тормышыбызга нык үтеп керде Телевизорыңны кабыздың — Казаны, Мәскәве дигәндәй сөйләп тора. Колхоз автобусына яисә шәхси машинаңа утырып Казанга барырга, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен карал китәргә мөмкин. Хәзер авылда киенү дә шәһәрчәрәк Социологлар шулай аңлата бит: шәхеснең эчке культурасы никадәр бай булса, андый кешенең тормышы да күпкырлы, эше дә нәтиҗәлерәк була, диләр. Бу нәрсә авыл кешесенә дә кагыла, без моны һәрчак истә тотабыз. Культура йортында дистәләгән түгәрәк эшли — теләгәнеңә рәхим итеп йөр генә. Китапханәгә газета-журналлар мул килә. 22 алдынгы колхозчыга 1985 ел өчен «Казан утлары» журналы яздырган идек. Ел буе килеп торачак бу гаҗәп үзенчәлекле бүләк тантаналы җыелышларның берсендә тапшырылды.
Авыл киләчәккә атлый, матур хыяллар белән яши. Комбайн штурвалы артында утырган игенченең йөзенә игътибар иткәнегез бар микән сезнең? Нинди горурлык, никадәр җаваплылык! Г. Ибраһимовларда, әйтик, авыл хезмәтенең поэзиясен күрсәтеп бирү — печән өсте, урак өсте — хезмәттә матур кешеләр. Игенченең менә шул халәтен соңгы еллар әдәбиятында да күрәсе килә. Илне туйдырам дип эшлиме ул. әллә акча яисә орден өченме? Авылның киләчәге нинди, рухи-әхлакый байлыкларын югалтмасмы ул? Бу сорауларга да төпле җавап тапканым юк әлегә.
— Билгеле булганча, партия һәм хөкүмәтебез әдәбият-сәнгать вәкилләрен тормышны ныграк өйрәнергә өнди, халык массалары арасында ешрак булырга чакыра. Сездә язучылар еш буламы?
— Әгәр шулай әйтергә яраса, язучылар арасыннан безнең даими кунагыбыз, якын дустыбыз, киңәшчебез бар. Ул безнең һәр көнебезне, башкарган эшләребезне барлыйдыр шикелле Әйе, якташыбыз, авылдашыбыз шагыйрь Шәйхи Маннур турында әйтүем. ТугЛ авылы Тулбайга еш кайта иде, үзе исән чагында ук биредә китапларыннан килгән акчага китапханә салдырды. Иҗаты белән якын ул безгә. Халыкның үз шагыйренә хөрмәте һәм рәхмәте зур.
Инде менә, әдипнең васыяте нигезендә, «Чулпан» колхозына караган Шәйхи Маннур исемендәге китапханәнең еллык премиясен булдырган идек. Ул якташыбыз иҗатына
багышланган тантаналы җыелышта тапшырыла. Алдынгы комбайнчы Шаһинур Хөсәенов, сыер саву алдынгысы Һаҗире Мәүлина, әдәбиятны пропагандалау һәм агитмасса эшен нәтиҗәле алып баруга зур елеш керткәне өчен китапханә медире Вәсига Зәйнетдинова премиягә беренчеләрдән булып тәкъдим ителделәр Хезмәт алдынгыларын ел саен әнә шулай бүләкләү күркәм традициягә әверелде
Гомәр Бәшировның «Намус» романын әсәрнең теп герое — уңган, кешелекле, ил өчен дәртләнеп эшләүче татар кызы Нәфисәне кайсыбыз гына белми икән! Ә бит аның прототибы — безнең колхоз кешесе Хәдичә апа Шакирова Бу — күп нәрсә турында сөили торган куанычлы факт
Язучылар бездә еш була дип әйтер идем Киләләр, колхоз тормышы һәм кешеләр белән якыннан танышалар, үзләренең язылачак әсәрләренә азык алып китәләр. Әлеге очрашулар язучыларның китаплары, матбугатта чыккан яңа әсәрләре аша дәвам итә Үзегез әйткәнчә, халык язучы сүзенә зур ихтирам белән карый, аңардан яңа сүз кетә Яхшы сүз җан азыгы, диләр бит. Тырышып эшләү өчен илһам безгә дә кирәк. ■Тере» язучылар белән очрашу безне эшкә дәртләндерә, күңелләргә илһам өсти
Соңгы елларда әдәбият табигатьне саклау мәсьәләсендә чаңны ныграк суга башлады Илебез әдәбиятларындагы мәгълүм мисалларны кабатлап тормастан, Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» романын гына хәтерлик. Әйе, фәнни-техник революция тудырган үзгәрешләр һәм тормыш ихтыяҗы табигатьне торган саен ныграк кысрыклый. Сезнеңчә, бу проблеманы беренчеләрдән булып әдәбият күтәрдеме, әллә әүвәл халык үзе чамалап өлгердеме? Бәлки, эш вакытында, әйтик, урман кискәндә яисә болынны сукалаганда колхозчы бу хакта уйлап карамыйдыр..
— Утын яисә агач материалы кирәк икән, без туп-туры урманга юнәләбез Аяз Гыйләҗев әйтмешли, «урман үзебезнеке!» Бу элек-электән шулай килгән. Әлбәттә, исәпчел халык һәр заманда урманның киләчәге турында кайгырткан: коры-сарыны кискән, просекалар ачкан, үсентеләр утырткан. Агачларны каян эләкте шуннан дөбер-шатыр ега башласак — бу гафу ителә торган эш булмас иде. Партия һәм хөкүмәтебез карарларының берсендә дә «уңыш кына булсын — табигатьне нишләтсәң дә ярый» дигән сүзләрне укыганым юк әле минем. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт — һәркайсыбызның намус эше. Бер тракторчының сөйләгәне бар: тургай оясына тап булгач, суканы күтәреп ул урыннан әйләнеп уздым, дип...
Хәтерлисездер, чәчүлек мәйданнарны арттыру һәм сугарулы көтүлекләр булдыру максаты белән берничә еллар элек сазлыкларны киптерел, болыннарны сөрә башладык Бер яктан, файдалы хәрәкәт иде бу Икенче яктан, без моның шактый гына зыянын да күрдек: табигать балансында үзгәрешләр килеп чыкты, кош-корт кимеде, чишмәләр кипте, күкрәп торган матурлык югалды. Безгә, бәлки, болыннарны өлешчә генә сөрү кирәк булгандыр. Сазлыкларны киметтек — елгалар саекты, тәкәрлек тавышлары сирәгәйде. Кызыклы бер факт кыр куяннары ферма тирәсенә ияләшә башлады. Тагын да гаҗәбрәге — гомер буе фәкать кырда яшәп өйрәнгән әрләннәргә хәтле авылга күчә башлады Моның бер сәбәбе бөртеклеләрне югалтусыз җыеп алырга өйрәндек, салам эскертләрен кыштан ук фермага кайтарабыз. Икенчесе турыдан-туры заманга бәйләнгән язын-көзен туфракны аммиак суы, химикатлар белән ашлыйбыз. Менә шулар йогынтысы бу
Кызык бит менә бездән эш һәм аның нәтиҗәлелеге сорала, икенче яктан табигатьне саклау да кирәк. Менә шушы каршылыкны җиңү фәненә бик нык өйрәнәсебез бар әле безнең Бу мәсьәләнең дәүләт күләмендә куелуы, тормышта практик чараларны киңрәк куллану, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Бер генә мисалга тукталасым килә Узган ел Олыяз урта мәктәбе укучылары Мамадыш урман хуҗалыгына 25 мең төп каен кәлшәсе үстереп бирделәр Бу матур башлангыч традициягә кереп бара
— Галимҗан абый, сезнең озак еллар колхоз председателе булып эшләвегезне истә тотып, сөйләшүне әдәбият һәм тормыш багланышларыннан тагын бер нәрсәгә юнәлтәсе килә Авыл — ил, халык тормышында зур урын тоткан, үзенә даими игътибар сорый торган өлкә. Хөкүмәтебезнең кардиналь чараларын һәм, ниһаять, илебезнең Азык-төлек программасын хәтерлик... Партия авыл хуҗалыгындагы ялгыш юнәлешләрне, карашларны вакытында кисәтеп, дөрес юлга кертел тора. Кукуруза, комплекслар һ. 6. белән мавыгуларда, мәсәлән, берьяклылык үзе сиздерде Әдәбиятта да шундый мавыгулар була һәм ул беркадәр табигыйдер дә Әйтик, соңгы еллар прозасында колхоз председателе образларының бик ишәеп китеп, арада игезәкләр дә «тууына» сез ничек карыйсыз'
— Үзеңнең эшеңә, һөнәреңә, тормышыңа кагылышлы әсәрне уку һәрвакыт кызыклы. Чөнки син белгән нәрсәләр турында суз бара, кайчандыр үзең үк уйлап йөргән фикерләргә юлыгасың Татар прозасында председатель образларының күбәеп китүе яхшымы начармы? Минемчә, әйбәткә бу А. Гыйләҗәв, Ф. Хөсни, Г. Ахунов, В Нуруллин. М. Мәһдиев М. Хәбибуллин. X. Хайруллин һ. б. әсәрендәге колхоз җитәкчеләре истә кала, уйландыра торган тормышчан геройлар һәрхәлдә, сан үсеше тора-бара сыйфат әверелеше китереп чыгарыр дип өметләнәм мин.
Повесть яки романдагы председательләр бер-берсенә охшый башлый икән, менә монысы мактанырлык хәл түгел. Чыннан да, председатель образы схематиграк бирелә бездә: кыю, тәвәккәл ул. әлбәттә, колхоз һәм аның кешеләре өчен җанын биреп эшли, иген эшен яхшы белә, кимчелекләргә карата аяусыз, һәм иң нык борчыганы — аларның күбесе кичәге көн җитәкчесен хәтерләтә. Ә бит соңгы елларда колхоз тормышының социаль һәм рухи катламнарында гаҗәеп үзгәрешләр барлыкка килде. Җир шул ук, әмма проблемалар яңа: заманча техникага кемне утыртырга? Авылда яшьләрне беркетеп калдыру өчен нишләргә? Культура һәм көнкүреш шартларын текә күтәрү өчен нинди чаралар күрергә? Ун-унбиш ел элек мондый сораулар колхоз җитәкчесенең башына килеп тә карамый иде. Тормыш үзгәрде. Колхозчы үзе дә нык үзгәрде. Акчасы мул, тормышы таза, бераз иркәләнә төште бугай ул. Тормышның үзендә бер-беренә нык охшаган кешеләрне табу кыен ич. Әдәби геройларның да үз йөзе, кабатланмас характерлары булу хәерлерәк.
Иҗтимагый тормышыбызга, идеалларыбызга зур йогынты ясарлык уңай герой ягында мин. Ләкин пьедесталда басып тормасын ул. Әйдә, хаталары да, тормыш кешесенә хас кимчелекләре дә бар ди аның. Тик иманы нык, әхлакай позициясе чиста булсын. Соңгысында бигрәк тә саклык сорала. Мәсәлән, В. Нуруллинның Булаты— җилбәзәк хатын. М. Мәһдиевнең Ахияры япь-яшь кыз белән мавыгып ала. Минемчә, һәр ике очракта да чама хисе, геройларның бу адымын нигезләү кирәк иде.
— Галимҗан абый, безнең ишетүебезчә, сеэне, сугыштан ике Кызыл йолдыз ордены һәм медальләр тагып кайткан сержантны, авылдашларыгыз председатель итеп сайлап куйган. 37 ел инде сез шушы җаваплы постта эшләдегез. Председательләр турында сүз чыккан икән, тормышта һәм әдәбиятта хәзерге заман җитәкчелек стиле, халык белән эшли белү мәсьәләләренә дә тукталыйк әле. Председательдә кайсы як иң көчлесе, иң мөһиме булырга тиеш оештыручы, белгеч, тәрбияче, администратор... Халык шушы сыйфатларның кайсысын аеруча бәяли?
— Юлбашчыбыз Ленинның: «Кешелек җәмгыяте эшләп чыгарган барлык байлыклар белән зиһенеңне баетканда гына чын коммунист булырга мөмкин»,— дигән сүзләрен без барыбыз да яхшы хәтерлибез. Бу фикер бүгенге көндә дә актуаль яңгырый. Бүгенге көн җитәкчесе универсаль булырга тиеш, моны заман үзе таләп итә. Әйтик, бик яхшы оештыручы булып та. экономика, агрономия һәм ветеринария мәсьәләләрендә сай йөзәсең икән, кар урындадыр эшнең аксавы көн кебек ачык. Председатель хезмәте— үлчәүсез хезмәт Ил-көн күләмендәге яңалыклар, фән һәм тормыш хәбәрләре белән даими танышып, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы эш алымнарын иҗади өйрәнеп барырга кирәк. Кырга чыксаң—агроном, сәхнәгә чыксаң оратор бул. Халыкны, бигрәк тә яшьләрне тәрбияләүнең мөмкинлекләре — синең кулда. Шушы җаваплылык таңнан алып кичкә кадәр эшләргә мәҗбүр итә. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: хезмәтеңне яратып башкарсаң гына уңышка ирешеп була. Язучы иптәшләр председательләрнең бу сыйфатына юкка гына игътибар итмидер, күрәсең.
Халык нәрсә тели җитәкчедән? Аның гадел булуын, колхоз өчен янып йөрүен. Барыннан да бигрәк эшләгән эше өчен җылы сүз, рәхмәт сүзе көтә Кеше күңеле белән эш иткәндә боларны исәпкә алмасаң, хезмәтең җилгә очты дигән сүз. Кешенең кайсына яхшы сүз, кайсына кимчелекләрен күрсәтеп сөйләшү үтемлерәк. Фәкать әйткәннәрең ихлас һәм дөрес булсын. Кыскасы, председатель өчен мәсьәләнең һәр ягы мөһим.
— Сез алдарак татар прозасындагы председательләрнең һәм гомумән авыл тормышының $0-60 нчы еллар тирәсендә тулгануына игътибарны юнәлткән идегез. Мондый фикер әдәби тәнкыйтьтә дә бар. Күрәсең, бу — әлеге әсәрләрнең автобиографик характерда булуы, авторларының авылда яшәгән еллары белән дә бәйледер. Соңгы елларда әдәбиятка килгән яшь язучыларның әсәрләрен дә укып баруыгыз сизелә...
— Карап, күзәтеп киләм: әдәбиятта яшь алмаш үстерүгә зур игътибар бирелә. Мәсьәлә бездә дә шулай куелган: колхозның киләчәге — яшьләр кулында, дибез. Яшь буынның шәхесен, дөньяга карашын формалаштыруда әдәбият ифрат зур роль уйный. Шуңа күрә авылның яшьлеге, бүгенге көне турында әсәрләр күбрәк кирәк Яшьләр турындагы әсәрне яшьләр язарга тиеш. Ринат Мөхәммәдиевнең «Беренче умырзая», Мансур Вәлиевнең «Дулкын» повестьлары дөньяга чыгу әнә шуны раслый. Әдәбияттагы бу юнәлеш киләчәктә үсәр, тирәнәер дип өметләнәм мин.
Теләк шул яшьләр прозасында авылдан идиллия эзләү яки аны берьяклы тәнкыйтьләү көчәеп китә күрмәсен.
— Сез әдәбиятның яшьләрне тәрбияләүдәге ролен әйтеп киттегез. В. Распутин. Н. Думбадзе әсәрләрен, татардан Ә. Еники, М. Юныс прозасын, X. Туфан һәм С. Хәким поэзиясен һ. 6. искә төшерик. Иҗатлары көчле, тәэсир итә. Иҗаттагы кыюлык, күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеге зур икән, әдәбиятның тормышка тәэсире дә шулкадәр көчлерәк була. Яшьләрнең китаплар белән дуслыгы мәсьәләсе ничек тора сездә? Авылда
кызлар яки егетлар проблемасы юкмы! Гомумән, авыл яшьләре ни укый, ни белән мавыга!
Беркөн китапханәче белән сөйләшеп торган идем, шунда картотекага игътибар иттем Баксаң, китапханә активының 60-70 проценты яшьләр һәм мәктәп укучылары икән! Укыйлар, тышлыгы тузганчы укыйлар китапны. Башка якларда ничектер, бездә гармун тавышының, кичке уеннарның үзешчәннәр хәрәкәтенең тынып торганы юк. Колхозның җыр һәм бию ансамбле үзенең осталыгын районда гына түгел, Польша Халык Республикасында да күрсәтте. Без моны һәрвакыт горурлык белән сөйлибез.
Авылда яшьләр теләп кала. Мәсәлән, узган ел мәктәпне тәмамлаган 36 укучының 16 сы колхозда калды, шуларның өчесе авыл хуҗалыгы институтына укырга китте. Дөресен әйткәндә, кызлар «проблемасы» бар. Каядыр читкә киткән кызларның байтагы авылда төпләнгән егетләргә кияүгә чыга. Колхозга кире кайтуның бер юлы шулайрак хәл ителә Кызларны авылда калдыруны күздә тотып, күптән түгел колхоз үзәгендә «Спартак» (Казан) аяк киемнәре берләшмәсенең филиалын ачылды. Хәзер биредә яшьләрдән 30 кеше эшне башлап җибәрделәр. Шунысы куанычлы, читкә китүчеләр арасыннан филиалга эшкә кайтырга теләк белдерүчеләр дә бар. Бу инде әйбәт фал.
— Алда әйткәнебезчә, татар әдәбияты битләрендә авылның социаль усеш-үзгә- решләр кардиограммасы, художестволы хроникасы язылып бара Колхозлашу, сугыш вакыты, сугыштан соңгы еллар һәм, ниһаять, бүгенге авыл... Тарихи процессның тышкы панорамасы гына түгел, крестьянның дөньяга карашы, культура дәрәҗәсе, психологиясе, матди һәм рухи интереслары да үзгәрә. Әдәбият шуларның барысын да колачлый аламы? Сез ничек уйлыйсыз: бүгенге авылны сурәтләгәндә аның үткәнен һәм киләчәген, социаль тамырларны, мохитне, каршылыкларны нинди пропорциядә алырга кирәк соң? Безнең әдәбиятта авыл кешеләре, аларның хезмәте һәм язмышындагы кайбер яклар онытылып тора түгелме...
— Бик авыр һәм четерекле сораулар. Мин аларга, әлбәттә, хәлемнән килгәнчә, үзем аңлаганча җавап бирергә тырышам. Калганын тәнкыйтьчеләр әйтер.
Без барыбыз да әдәбият укып үскән кешеләр. Китаплар аша тарихны, революцион үзгәрешләрне, батырлык чыганакларын, кыскасы, тормышның үзен өйрәндек. Талантлы әсәр боларның барысын да колачлый. Конкретрак дисәгез, менә нәрсә әйтер идем мин. Авыл турында язылган әсәрләрдә аның үткәне белән бүгенгесен чагыштырып, янәшә куеп карау җитми. Бүгенге таза тормышлы колхозның беренче адымнары, беренче кешеләре нинди булган — кагыйдә буларак, бу мәсьәләгә язучы иптәшләр әйләнеп тә карамый диярлек. Әле бит колхозны оештырган, төзешкән кешеләрнең байтагы исән. Исән түгелләр икән, авылның хәтере бик яхшы, һич югы, хәтергә мөрәҗәгать итик.
Әдәбиятта тормышка нык бәйләнгән әйберләрнең күбәя баруы куандыра мине, Башында М. Горький торган социалистик реализм методы үзенең мөмкинлекләрен һаман саен ныграк раслый. Әмма, мәгълүм булганча, әдәби әсәр — тормыштагы хәлләрнең гап-гади күчермәсе генә түгел. Биредә язучының идеалы, иҗат фантазиясе, әдәби осталыгы дигән нәрсәләр дә килеп кушыла. Шушы җәһәттән килеп караганда. повесть һәм романнарда гыйбрәтле язмыш кешеләре, олы геройлар, тагын да төгәлрәк әйтсәк — шәхесләр җитенкерәми. Колхоз председателеме ул яки гап-гади колхозчымы— әсәрнең төп герое икән, ул инде шәхес булырга тиеш Татар совет әдәбияты — бай традицияләре булган ныклы, перспективалы әдәбият. Киләчәктә әнә шундый геройлар белән очрашасыма тамчы да шикләнмим мин.
Әңгәмәне Рашат НИЗАМИЕВ алып бардк