Логотип Казан Утлары
Очерк

ГАРИЗАЛАР


асип Халиков музыкант ларныкына охшаган озын бармакларын бвгә-бөгә санап китте:
— Виктор Вахламов, Салих Хайруллин, Виниамин Калистратов... Коеп куйган сварщиклар, чын рәссамнар иде. Ышанмыйсызмы? Әнә, карагыз!
Ул стенага зленгән рәсемнәргә күрсәтте Хәер, будка ишеген ачуга ук күреп алган идем мин аларны. Гади рәсемнәр түгел болар, тимер чыбыкны эретеп-ябыштырып ясалганнар. Юуларның авторларын юксына өлкән мастер. Аны да аңларга була, әлбәттә. АЭСта төп корылманы күтәрә аның егетләре — җибәрү-резерв станциясен салалар. Ул шәһәрне һәм төзелеш индустриясе базасын җылылык белән тәэмин итеп торачак, атом электр станциясенең беренче блогы да шушы пар казаны ярдәмендә көйләп җибәреләчәк Хәзергә исә су да. җылылык та вакытлы схема буенча төзелгән объектлардан килә. Шуңа күрә дәгъвалар күп Вакытлыча дип салынган нәрсә ни дисәң дә. вакытлы инде.
Станция—катлаулы корылма, ул унөч объектны берләштерә, баш корпуста гына да бер миллион сумлык чамасы тезү-монтаж эшләре башкарырга кирәк
Үткән елның җәе иде. Станция, план буенча, сафка басарга тиеш, ә анда әле эшнең очы да. кырые да күренми. Моңа кадәр котлован казьганнар, нигез койганнар. Хәзер иң четерекле, иң нәзберек эшләр калган Чаннарны җыю — шулерның иң катлаулы- сы, моны чын осталар гына башкарып чыга ала. Ә осталар эштән азат итүне сорап гариза яза. Галкин бригадасында, әнә, 16 кешедән нибары алтысы калган
Хасип ачу беләнрәк алдындагы кәгазьләрне өстәл тартмасына сыдырып төшерде Каударлана мастер. Минем төпченеп утыруны да өнәп бетермәде. Идарәдә шелтә биреп кайтарганнар икән үзенә.
— Эшләмәгән кешене генә орышмыйлар,— дип юаткан булам.
— Ә-әй—Халиков кулын гына селтәде—«Колесный» акчаны киссәләр, тагын коргаксырга туры килмәгәе әле
■Колесный» дигән сүз безнең төзүчеләр теленә АЭС төзелү уңаеннан керде кебек. КамАЗ чорында юк иде, нефтьчеләрдә дә колакка чалынмады. Көнбатыш Себергә йөрел эшләүчеләрдә генә булса инде Кама Аланында исә аны шактый еш ишетергә туры килә.
Хикмәт шунда, бик күпләр монда ерактан килеп йөри: Зәйдән. Түбән Камадан, Брежневтан Автобус китерә аларны, аннары алып китә һәм алар командировкада саналалар. ягъни тәгәрмәч өстендә. Кызык үз өеңдә йокла, тор, яшә һәм командировочный акча да ал. Бернинди кануннарга да сыймый кебек
Әмма СССР Энергетика һәм электрлаштыру министрлыгы, тармак профсоюзы үзәк комитеты «колесный-га фатиха биргәннәр. Чөнки бу атом станциясе дә, яңа шәһәрчек тә бернинди материаль базасы, төзү оешмалары булмаган тын төбәктә корыла. КамАЗда бу кыенлыктан вакытлы поселоклар төзү юлы белән чыкканнар иде. Әмма вакытһы поселокларның үз авырлыклары, үз проблемалары булды Әйтик. Чаллыда төзелеш никадәр зур, никадәр мәһабәт булмасын, ул вакытлы поселокларны фәкать 10—12 елдан соң гына бетерергә мөмкинлек туды Алабуга трактор заводында да шулай ук вакытлы поселоклар кору күздә тотылмый, төзүчеләрнең бер өлеше, тиешле көнкүреш шартлары булдырылганчы, вахта алымы белән Брежневтан килеп-китеп йөриячәк
Халиков исә «тәгәрмәч акчасыпның тылсым көченә чын күңеленнән ышана. Хәер, аннан зуррак җитәкчеләрнең дә бу «коткару саламы»ннан коры калырга исәпләре юк.
Х
Югыйсә, гаиләсе белән инде Кама Аланына күчеп килүчеләрнең дә иске гадәт буенча командировкада саналуын тагын ничек аңлатырга мөмкин?
Әмма төзүчеләрнең барысы да әлеге «буш» акчага атлыгып тормыйлар. Кайберәүләр хәтта моны гаделсезлек дип саныйлар. Димәк, «колесный.» һич тә, кайбер җитәкчеләр уенча, тылсым түгел. Моны Халиков үзе дә таныды инде.
Тәгәрмәчкә таяк тыгучы акыллы башлар җитәрлек,— диде ул офтангандай.
— Акчадан йөз чөерәләрмени?
— Дөреслек эзлиләр, югары оешмаларга дәгъва да белдергәннәр.
— Ә анда ни диләр?
— Планны контора кешеләре үтәми, ул безнең җилкәдә, менә...
Шул вакыт шыгырдап ишек ачылды. Бусагада кара тут йөзле, төз гәүдәле кеше күренде. Кылыч борын, юка иреннәр, ачык караш. Кыскасы, затлы кыяфәт.
Дөреслек эзләүчеләрнең берсе менә шушы була инде,— диде Хасип керүченең күңеленә тиюдән курыкмыйча. Күрәсең, алар моңа кадәр дә бу хакта сөйләшкәннәр.— Әзһәр Хәбибуллин бу. Таныш булыгыз!
Әзһәрнең йөзеннән мыскыллы елмаю чаткылары йөгереп узды.
— Менә танышып чык! Нарядны җиде сумнан яптым!—диде өлкән мастер.
— Эшләгәч, язалар инде аны.
Хасип кесәсеннән кулларын алмыйча гына бүлмә буйлап йөрештереп килде, графиннан стаканга су агызды, әмма эчмәде, бер читкәрәк этеп куйды.
— Әзмәвердәй ир кешегә 160 сум акча чутмыни ул?
—«Аякларны юрганыңа карап сузасың инде
Халиков, синең кебек кире кешегә тәмле сүзне әрәм иткәнче дигәндәй кулын селтәде Һәм:
— Нинди йомышың бар соң?— диде
Әзһәр кесәсеннән пөхтә генә итеп дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге чыгарып, өлкән мастер алдына китереп куйды.
Халиков аскы иренен тешләп бермәл сүзсез утырды. Аннан соң эчен тотып көләргә кереште.
— Дөреслек, хаклык пәрдәсенә ябынган була бит әле. менә чын йөзеңне ачтыңмы инде, дустым, шулай ул, берәүнең дә бушка эшлисе килми.
Хасипның йөзе тәмам яктырды, шелтә алуын да онытты, ахрысы. Үзенең сүзе өстен чыкканга (шулай уйлый иде булса кирәк) балаларча куана иде
— Мин акча өчен китмим.
— Квартира бирмисез ич.
— Монда синнән озаграк эшләүчеләр дә бар.
— Шуңа күрә сорамыйм да, фатирлы эш таптым.
— Ни дип буза куптарып йөрдең соң, алайса?
Хәбибуллинның кыйгач кашлары янә дугаланып алды, күзләреннән салкын нур сибелде
— Сезне Хасип Сәлахович,— диде ул калтыранган тавыш белән,— план үтәү генә борчый. Кешегә ул гына җитми бит әле.
— Фәлсәфә кормыйк.— Халиков алдындагы кәгазьгә кул куйды.
— Тот Гаризаңны, дүрт ягың кыйбла!
Әзһәр, ишекне шап итеп ябып, чыгып китте. Үпкәле иде ул Халиковка. Кая урнашасың, ярдәм кирәкмиме, дип сораса, теле корыр идемени? Белә ич аның нинди хәлдә калуын? Күңеле бушар иде ичмаса. Башында кырыкмаса кырык уи бит аның. Барын да өр-яңадан башларга туры килде.
Әзһәрнең исә тормышы көйләнгән иде. КамАЗда сигез ел эшләде Башта гади төзүче, аннан мозаикачылар бригадиры булды. Культура йортлары, мәктәпләр, шифаханәләр бизәделәр Бу биналар хәзер ялт итеп көлеп тора, сокланып туймаслык.
, __ ___ липпомлы художниклар. Мозаикачы шул
Әлбәттә, рәсем-сурәтләрнең авторлары Д У гЯНГлть асәоенә
П Т^ГПР пыялалар ярдәмендә гамәлгә ашыра, сәнгать әсәренә с. . -. .................... .........................................................................................................................
... иде Тизрәк тә тизрәк! Бригадир булгангадыр инде, таякның авыр башы һаман Әзһәргә
Бер як стенаны, ниһаять, бизәп бетерделәр. Җитәкчеләргә да ошадь. эшнең темпы, премиядә яздылар Ләкин бригадир канәгатьләнә алмады Башкаруның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел, тик бизәлгән стена ямьсез иде. Балалар өчен бит бу!
Мин аңламыймдыр, рәссамнарның да башына тай типмәгән ләбаса, акны карадан аера беләләрдер, дип үзен юатырга тырышты ул.
Тыйгысызлыкның сәбәбе көтелмәгәндә ачылды. Әлеге дә баягы кызы ярдәм итте. Икәүләшеп бер кызыклы гына китапны актарып утыралар иде. Әзһәр сорап куйды:
— Кара әле, кызым, нинди матур болын! Әйеме?
— Юк. — диде Гөлназ, җилкәсен җыерып.— Салкын рәсем
Әзһәр, әлбәттә, рәссамнар телендә дә «салкын», «җылы» дип йөртелгән төсләрне белә иде Уйламаган гына Балалар бакчасының стенасы да кызы әйтмешлр. «салкын» булып чыккан.
Рәссам сакал-мыек җиткергән тар җилкәле бер кеше иде. Бөтен битен каплап торган зур күзләре аша бермәл сүзсез генә Әзһәргә карап торды да:
— Эш узган инде,— диде
— Әле бер генә стенаны эшләдек бит.
— Кем сиңа худсоветның карарын бозарга рөхсәт итсен?
— Анысы минем эш түгел.
— Сез безгә төсләрне сайлашыгыз, калган ягын үзебез рәтләрбез.
Калган ягы тагын да авыррак булып чыкты. Бер кеше дә җаваплылыкны уз өстенә алырга теләмәде Шәһәр советына ук барып җиттеләр, мәгариф бүлеге белән бергәләп тырыша торгач кына йөк урыныннан кузгалды
Тик бу вакытта Әзһәрнең гаиләсендәге аңлашылмаучылыклар тирәнәя барды. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт бер чатнадымы, аны җиңел генә сылап куеп булмый, стена түгел шул. Үзен дә акламый. Холкы корырак аның. Ихтимал, йомшак мөгамәлә, ихтирам да җитеп бетмәгәндер. һ^чек кенә булмасын, хәл мөшкелләнде
— Булмаса бераз аерым яшәп карыйк,— диде ул хатынына.— Бәлкем файдасы тияр.
Тегесе нәфис җилкәләрен генә сикертеп куйды, ихтыярың, янәсе. Әзһәр, шулай итеп, атом электр станциясе төзелешенә килеп төште Ләкин аерым тору ике арадагы мөнәсәбәтне яхшыртмады, упкын киңәйде генә.
Ул әле дә бик еш уйлана: квартирын калдырып китеп дөрес эшләмәде, бәлки бүләргә кирәк булгандыр, башкалар шулай итә ич. Торырга урын юк. дип аптырап йөрмәс иде хәзер Тик ул мәсьәләне, ирләрчә, вакланмыйча хәл итте. Үзенә нәтиҗә дә чыгарып куйды.
Бервакытта да хатын-кызларга якын килмәскә ант итте. Тик., кибеттә күзенә бер мөлаем йөз чалынып китте, үзе тагын шунда ук юк та булды, нәкъ әкияттәгечә.
'■Кайда күргәнем бар иде соң бу кызыйны, таныш кебек.» Ирексеэдән шул уй кереп оялады Әзһәрнең башына Юкка баш ватмыйм әле, дип тынычланырга да теләде ул, икенче сменага эшкә чыгасы иде. шунда элдертте.
Иртән уянуга күз алдына теге мөлаем йөз тагын килеп басты, һич онытылмый.
Кама Аланында әлегә берничә йорт кына, шуңа күрә мөлаем йөзне очратуы авыр булмады аңа Урта буйлы, нәфис гәүдәле, сылу ул кыз Әдилә исемле икән. Кинога барыйк диюгә, ризалашты. Очрашу урынына ул кәтүк кебек кенә бер кечкенә малай ияртеп килгән иде
— Таныш булыгыз, минем улым.— диде Әзһәрнең күзләренә туп-туры карап.— Хәзергә әбисендә яши. кунакка алып килгән идем.
— Минем Гөлназым бераз зуррак инде.— диде Әзһәр.
Алар аңлаштылар. Яшерен хәл түгел: яңа төзелешләргә комсомол путевкасы белән генә килмиләр. Монда үз бәхетләрен эзләп йөрүче тол хатыннар, буйдак ирләр дә бар Акча артыннан куучылар да очрый Аларга туган ягына омтылучылар, фатир өмет итүчеләр кушыла. Шулердан туплана коллектив.
Баштарак Әзһәр белән Әдилә бер карчык өендә тордылар. Кызлары тугач, хәл авырлашты. Ике бала белән кеше өстендә ничек яшәмәк кирәк?! һәм ул, барына да чик куярга тәвәккәлләп, гариза язды.
Мин шактый вакыт Халиковны да, Әзһәр Хәбибуллинны да күздән, югалтып тордым. Әзһәр белән нигәдер һаман очрашасым килә иде Яшермим, аның атом станциясе төзелешеннән китәргә сорап гариза язуы һич тә гаҗәпләндермәде, чөнки мин Әзһәрнең югары белемле укытучы. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаганын белә идем Институттан соң Чаллы районының бер авылында укытты ул. аннан шәһәргә, төзелешкә килде.
Бер яктан караганда, төзелештән киткәч, мәктәпкә кайтырга тиеш иде һәм алгарак китеп әйтим, ул шулай эшләгән дә. АЭС белән янәшәдәге Иске Чишмә урта мәктәбенә урнашкан. Аңа фатир да биргәннәр, аерым йорт Димәк, теләгенә ирешкән!
Без аның белән икенче мәртәбә җәй көне очраштык. Авылларны күчерү мәсьәләсен өйрәнеп (төзелеш зонасына эләккән Беляхча авылы турында сүз бара) йөрү иде. Бу авылны "Новошешминск» совхозының үзәгенә күчерәләр, дөресрәге, анда барлык уңайлыклары булган яңа поселок салалар.
Участок начальнигы Михаил Николашкин юл буе зарланып барды. Михаил Федоровичны җылыту мәсьәләсе аеруча борчый икән. Ник дисәң, йортларны үзәктән җылыту системасы ташкүмергә көйләнгән. Сезон саен дүрт мең тонна күмер кирәк булачак. Авыл өчен шактый мәшәкатьле эш бу. өстәвенә, кыйммәт. Төзелә торган атом электр станциясе дирекциясе башта бу мәсьәләгә, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип кенә караган, ахрысы. Хәзер менә котельныйны сыек ягулыкка көйләү турында бәхәсләшәләр. Бу билгесезлек төзүчеләрнең эшен тоткарлый.
Машина әле генә явып үткән яңгыр суларын пычтыр-пычтыр китереп кыр вагонының нәкъ ишеге турысына туктады. Ике-өч тактадан сукмак та әмәлләп куйганнар.
Безне юантык гәүдәле, ялтыр башлы бер кеше каршы алды.
— Николай Степановичка сәлам!— дип көлемсерәп кул сузды аңа участок начальнигы.
Николай Степанович Шахов авыл советы председателе икән. Билгеле, төзелеш мәсьәләләре аны да кызыксындыра.
— Тагын ни уйлап таптыгыз инде?—диде Николашкин хәл-әхвәл белешкәннән соң.
— һаман шул бер балык башы инде, мич хакында йөрибез.
— Пычаксыз суярга исәплисез инде, Николай Степанович, болай да план яна.
Шаховның киң ак маңгаенда вак сырлар хасил булды, канатланган кош кебек кулларын җәеп җибәрде
— Үзең уйлап кара инде алайса: мичсез өй буламы, ә?
— Проектны алданрак карарга иде сезгә!
Авыл советы председателе аны тыңламый иде инде.
— Төзүчеләр каршы түгел бит. Владимир Майоров бригадасындагы партия группасы җитәкчесе үзем алынам, дип тора. Рөхсәт ит!
— Бу бит миннән генә тормый. Николай Степанович
— Белештек инде без, каршы килүче булмаячак.
— Киңәшеп карыйк соң алайса.
Бераздан бүлмәгә бригадирлар, партгрупорг, мастерлар килеп керде.
Партгрупорг дигәнебез Әзһәр икән ләбаса!
— Әйе, мич чыгара беләм,— диде ул.— Бу һөнәргә башкаларны да өйрәтә алам Шулай килештеләр.
— Әзһәр, сез ничек монда?— дип сорадым мин бүлмәдән кешеләр чыгып киткәч.
— Мин кайда булырга тиеш соң?
— Соң сез мәктәпкә күчкән идегез түгелме?
Хәбибуллинның аскы ирене әнисенә үпкәләгән баланыкы кебек бүлтәйде, күзләре дә ничектер моңсуланып киткәндәй булды.
— Кесәмдә педагог дипломы йөри, күңелем — төзелештә. Тагын килдем менә
Монда Хәбибуллинның яңа гаризасын күрсәттеләр, фатир сорап язган, янә кеше өстендә яшиләр икән.
Ихтимал, ул үз гомерендә төрле гаризалар язгандыр, әмма миңа калса, төзелешкә кабат алуларын сораганы чын йөрәктән язылган. Атом станциясе төзелешендә ул үзенең чын оста икәнлеген, мөгаен, ахырынача раслап күрсәтер