Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ ХАТЛАРЫ


зучы Габдрахман Әпсәләмов мирасы татар совет әдәбиятының горур лыгына әверелде, аның
бай иҗаты укучылар күңелендә үз урынын тапты. Әнә шуңа күрә, гомеренең соңгы көннәренә
кадәр язу өстәлен ташламаган фидакарь әдипнең тормышына, иҗат юлына яңалык өстәгән һәр
факт һәм документ безнең өчен кадерле. Бу очракта исә сүз аның Бөек Ватан сугышы
фронтыннан язган ике хаты турында барачак. Аларны безгә әдипнең дусты Р әхмәтулла ага Гайфуллин
китереп тапшырды. Бу хатлар әдипнең Бөек Ватан сугышы вакытындагы тормышын тулырак күз
алдына китерергә ярдәм итәләр.
Хатларны китерүче Рәхмәтулла ага үзе 1907 елда Алтай краенда туган. Ата-ана сы чыгышы белән
Татарстанның хәзерге Зеленодольск районындагы Акъегет авылыннан. Ачлык елны алар бәхет эзләп
ерак Алтайга күчеп китәргә мәҗбүр булганнар. Рәхмәтулла Гайфуллин — үз тырышлыгы аркасында
белем алган, киң дөньяга чыккан кеше. Заманында ул төрле җаваплы урыннарда эшләгән. Ә 1936 елда
аны. партия эшләрендә чыныккан кадр буларак. Татарстан китап нәшриятына эшкә җибәрәләр. Шушы
вакыттан алып Рәхмәтулла ага татар язучылары белән аралашып, алар белән тыгыз элемтәдә яши Г.
Әпсәләмов белән ул 1939 елны эшләгәндә таныша. Әдип бу вакытта Мәскәүнең М. Горький исемендәге
Әдәбият институтында укый һәм институтка татарлардан укучылар оештыру өчен Казанга килә. Шул
вакыт Рәхмәтулла ага үзенең әле генә тәмамлаган повестен укыта. Г. Әпсәләмов әсәрне Мәскәүгә,
институтның кабул итү комиссиясенә алып китә. Әлеге повесте белән Рәхмәтулла ага Әдәбият
институтына кабул ителә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, бу ике дусның юллары вакытлыча аерыла. Әмма 1942 елны
Рәхмәтулла ага. Кызыл Армия частьларын мобилизацияләү һәм оештыру буенча махсус задание үтәп.
Мәскәүгә кайтып төшә һәм Г Әпсәләмов гаиләсенең авыр хәлдә калуын, әдипнең абыйсы һәм ике энесе
һәлак булуын белеп, СССР Язу чылар союзы председателе А А. Фадеев янына керә Әдипнең гаиләсенә
туклану карточкалары бирүне җайга сала. Бу вакытта әдип үзе Карелия фронтында миномет расчетының
командиры булып хезмәт итә. Бер бәрелеш вакытында яралана, гос питальдә ята Рәхмәтулла ага аның
әнисе аркылы әдипнең хәлләрен белешеп тора. Бервакыт махсус задание белән аны да әдип сугышкан
Карелия фронтына җибәрәләр. Ул анда Г. Әпсәләмовны эзләп таба, армия политбүлегендә аның сәләтле
татар язучысы булуын, армия газетасында эшләп зур файда китерәчәген әйтә. Күпмедер вакыттан соң
әдипне чыннан да русча чыга торган газетага әдәби хезмәткәр итеп күчерәләр. Соңрак ул Карелия
фронтында татар телендә чыга башлаган газетага күчә, бу вакытта аңа кече лейтенант званиесе дә
бирелә.
Биредә әдипнең фронттан Рәхмәтулла ага Гайфуллинга язган ике хатын урнаштырабыз.
Гайфи дус!
Көтмәгәндә синнән хат килеп төште. Мине онытмавың өчен зур рәхмәт...
Үзем турында нәрсә языйм соң’ Госпитальдән чыккач, күп тапкырлар разведкада булдым, үзем
өчен хәрби счет ачтым, бәрелешләрдә катнаштым һәм һаман да исән-сау Аз-маз армия газетасына
язгалыйм Хәзер безнең фронтта татар телендә газета чыга. Анда әдәби хезмәткәр булып эшләргә иде дә.
юк. мөмкин түгел! Монысы бит миннән тормый. Язучылар союзы мине бөтенләй онытты. Ә хатлар язып
кына ни майтарып булсын. Син якында булсаң, бәлки ярдәм дә итәр идең
Мин сиңа көнләшеп тә куям. Күп йөрисең, күпне күрәсең. Без. язучылар өстендә тагын бер зур
бурыч ята - без халыкка, киләчәк буыннарга бүгенге бөек көрәш турында сөйләргә тиешбез. Син дә
каләм тибрәтүче кеше, бу турыда син дә язарга тиешсең!
...Яхшы әсәрләрне Матбугат йортының 5 нче катында утыручылар түгел ә тор мышның үзендә
кайнаучылар язачак! Монысы минем өчен ачык! Ә минем үземә килгәндә, темалар туып кына тора,
материал да байтак, күпне күрдем һәм кичердем! Бик тә язасы килә, әмма мөмкинлек кенә юк.
Сиңа Маһинурдан сәлам. Җавап көтәм. Сәлам белән Габдрахман
Полевая почта 774 384 часть. 27 11—43.
Я
Кадерле Гайфи дус!
Бүген синең 1943 елның 9 маенда язган хатыңны алдым. Ул миңа шактый соңарып килде, чөнки бу
араларда еш күчендем, адресым да үзгареп торды...
Барыннан да элек безнең гаиләнең кайгысын уртаклашуың өч ен сиңа зур рәхмәт. Мин
бертуганнарымның һәлак булуын бик авыр кичерәм. Үзем дә күп тапкырлар ут эчендә булдым.
Минометым утны һәрвакыт беренче булып ача иде. Мин хәтта юк ителгән фашистларның санын да алып
бардым. Әмма болар гына барыбер аз. Бу кабахәт фашистлар белән акфиннарга карата миндә нинди
нәфрәт уты кайнаганын белсәң иде!
Синең рекомендацияң буенча мине редакция эшенә тарттылар, һәр юлны кара белән түгел, каным
белән язам. Гади сугышчыларның тануы кыен булган кечкенә генә язмаларын эшкәрткәндә аларга
үземнең бөтен ярсуымны һәм нәфрәтемне салырга тырышам, сугышчыларда да шундый ук хисләр
уятсын дим. Үзем дә бит ике елга якын алар арасында сугыштым.
Әнкәйне кайгыртуың өчен нинди генә рәхмәтләр әйтим? Солдат буларак, шуны гына әйтә алам —
исән калсам, гомердә дә онытачак түгелмен!
Миңа эшләгән изгелекләрең өчен дә сиңа зур рәхмәт. Редакциядә мин үз урынымны табачакмын,
әлбәттә. Монысы өчен тыныч бул. Ләкин монда бу эшкә әзерлексез кешеләр дә бар. Алар үзләре әйбәт
кешеләр, ләкин каләмнәре юк. Сүзнең төсмерләрен. тирән мәгънәсен, көчен аңлап җиткермиләр.
Хәзер мин бик күп язам. Ләкин бастырырга урын юк. Үзебезнең газетага русча язганны гына
бастырып була. Ә татарчадан яхшы тәрҗемә итүче кеше монда юк. Казанның үзендә дә хәлләр шәптән
түгел. Журнал да бик акрын кыймылдый.
Апрель аенда Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов янында булдым. Аның турында очерк язам.
Политуправление аны татар һәм рус телләрендә бастырып чыгару өчен Казанга җибәрде. Шулай да,
барлап торучы булмагач, ул хәрәкәтсез ятар, дип куркам. Ә аны тиз арада бастырып чыгару яхшы булыр
иде. аерым китапчык булып чыкса бигрәк тә шәп (кулъязмада 20 бит). Иң кулае Воениздатка тапшыру.
Анда эшне тиз тоталар.
Аннан соң минем фронтта язган хикәяләремне дә бастырасым килә. Аларның саны 10 нан артты
инде. Ләкин Казан белән һич тә уртак тел табып булмый.
Син җибәргән китаплар килеп җитмәделәр. Бик кызганыч, миндә хәзер әдәбиятка мохтаҗлык бик
көчле. Ә кәгазь мәсьәләсе хәл ителде. Мине монда даими эшкә калдыру-калдырмаулары әлегә билгеле
түгел. Минем звание штатка туры килми бит.
Хат көтәм. Сиңа сәламәтлек һәм ныклык телим.
Сәлам белән синең Габдрахманың.
Полевая почта 68331 Д 25/VI—43