ФЕСТИВАЛЬ БАЛКЫШЫ
азым Хикмәт Бөтендөнья яшьләренең III фестиваленнән соң болай язган иде: |Шушы көннәрдә җир шарының төрле нокталарына 26 мең күгәрчен очып китте,— каралар, аклар, сарылар. Барысы да батырлар, куәтлеләр. Алар диңгез- тауларны кичәләр. Бу күгәрченнәр үз канатларында тынычлык, азат-лык, милли бәйсезлек, дуслык алып киләләр».
Атаклы төрек шагыйре, революционер Н. Хикмәт 1951 елда Берлинда үткән III фестиваль рухын, образлы гына итеп, әнә шул кыска җөмләләргә сыйдырган. Фестивальнең атом сугышына каршы бердәм чыгыш ясаган 26 мең делегатын тынычлык күгәрчене белән чагыштырган.
Бу урында XII фестивальнең эмблемасы авторы Рафаэль Зиннур улы Мәсәгутов белән ел башында булып үткән очрашу хәтергә төшә. Казанга кыска вакытлы командировкага килүеннән файдаланып, без аны «Татарстан яшьләре» газетасы һәм Казан телевидениесенең берләштерелгән «Заман һәм яшьләр» клубына чакырган идек. Әңгәмә танышудан башланды.
— Үзем Волгоград өлкәсендә туып үстем, хәзер Киевта яшим,— диде ул, безнең сорауга җавап итеп.— Әтием рәсем дәресләре биргән, әнием татар теле һәм әдәбияты укытты. Сәнгатькә, туган телемә мәхәббәт дә шулардан күчкәндер.
Украинаның Н. Островский исемендәге комсомол премиясе лауреаты Р. Мәсәгутов безгә фестивальләр тарихыннан кызыклы вакыйгалар сөйләде.
— Халыкара фестиваль хәрәкәтенең традицияләре буенча аның эмблемасы җир шарының кыйтгаларын символлаштырган биш таҗлы чәчәк сурәтендә. Ул таҗлар ак күгәрчен рәсеме төшерелгән җир шарын әйләндереп алган.
Эмблема буларак ромашка 1957 елда гамәлгә керә. VI фестиваль өчен аны Мәскәү рәссамы К. Кузнецов иҗат иткән иде. Ромашка катнашучыларга шулкадәр ошый ки, Халыкара әзерлек комитеты биш континент яшьләренең дуслыгын символлаштырган бу чәчәкне киләчәктә үткәреләчәк фестивальләрнең эмблемаларына да мәҗбүри бер элемент буларак кертергә кирәк дигән карар кабул итә.
Быел расланган эмблема XII фестивальнең «Империализмга каршы теләктәшлек, хезмәттәшлек, тынычлык һәм дуслык өчен» дигән девизын бик ачык гәүдәләндерә. Шуңа да ул йөздән артык рәссамның меңнәрчә әсәрләре арасыннан сайлап алына.
Ромашка чәчәге, тынычлык күгәрчене... Аларның яктылыгы бүген бөтен планетабызны балкыта кебек. Назым Хикмәтчә әйтсәк, җир шарының төрле якларыннан килгән меңнәрчә тынычлык «күгәрченнәре» быел башкалабызның тыныч һавасын сулый, көннәребезгә нур өсти.
Н
Алар арасында минем дустым, илебез вузларының берсендә укучы Никарагуа егете Фердинанда да бар. Без аның белән салкын январь көнендә Мәскәүдә очраклы рәвештә танышып киткән идек. Фестиваль, аңа хәзерлек турында сүз чыккач, ул дулкынлануын яшермичә менә ниләр сөйләде.
—... Безнең «19 июль* исемендәге Сандино яшьләр оешмасы Мәскәүдә фестиваль үткәрү турындагы хәбәрне хуплап каршы алды. Безнең оешмада биш мең член, егерме мең членлыкка кандидат исәпләнә. Фестивальгә хәзерлек, совет яшьләре ишетеп беләдер. Америка империализмы тудырган каты басым астында бара. Илебез җитәкчелеге чакыруы белән 60 меңләп егет һәм кыз төрле провинцияләргә тарал-дылар. Аларның төп максаты — наданлыкны бетерү. Ә күп яшьләребез ил иминлеге сагында тора.
Без һәр адымда совет яшьләре тормышыннан, алар узган тарихи юлдан үрнәк алабыз. Интернационализм байрагы безгә көрәштә көч өсти. Никарагуа яшьләре күңелләре белән барысы да тынычлык һәм дуслык байрагы астында узучы XII фестиваль сафларында...
Бөтендөнья яшьләренең быелгы форумы Гитлер фашизмын һәм Япония милитаризмын Җиңүгә 40 ел тулган көннәргә туры килә. Бу хәл фестивальнең сугышка, империализмга каршы үткәреләчәк күп санлы чараларына аерым бер мәгънә өсти. Фестиваль программасы 1985 елда Хельсинкида иминлек һәм хезмәттәшлек буенча гомум Европа киңәшмәсенең йомгаклау актына кул куюга ун ел тулуны һәм БМОның быелгы елны Халыкара яшьләр елы дип игълан итүен дә исәпкә алып төзелгән.
Еллар уза тора. Вакыт төрле политик ориентациядәге яшьләр оешмалары арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашуга ярдәм итүче әһәмиятле фактор буларак фестиваль хәрәкәтенең абруе күтәрелә баруын раслады. Үткән унбер фестивальнең һәркайсы зур политик вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелде, дөньяның демократик яшьләренә тынычлык өчен көрәштә тырышлыкларын берләштерергә ярдәм итте.
Мәскәүдәге фестиваль халыкара хәлнең катлаулы бер чорында үтә. Бүген АҢШ һәм НАТОның хәрби көчләре ашкынып кораллануны алга сөрәләр. Алар калган бөтен дөнья белән тупас көч позициясеннән чыгып сөйләшмәкчеләр. Ә совет яшьләре фестиваль алдыннан оештырылган тынычлык маршында уртак иминлекне хуплаучы тынычлыкны иң беренче өндәмә итеп күтәрделәр. ВЛКСМ Үзәк Комитетының VIII Пленумы карары нигезендә Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлап үткәрелгән совет яшьләренең Бөтенсоюз фестивалендә бу лозунг яңа төсмерләр, күркәм эшләр белән баетылды.
Бөтендөнья фестиваленә әзерлек йөзеннән үткәрелгән Бөтенсоюз фестивале безнең ил яшьләренең хезмәттә, укуда, фән һәм техниканы үзләштерүдә, сәнгатьтәге казанышларын барлауда зур роль уйнады. Татарстанның яшьләр оешмалары да һәр егет һәм кызның Бөтенсоюз фестивалендә актив катнашуына ирешү өчен зур масса-политик эш алып бардылар. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, материаль, хезмәт һәм финанс ресурсларын экономияләү, фән-техника казанышларын производствога кертүне тизләтү кебек мөһим чараларны тормышка ашыру фестивальгә әзерлекнең иң нәтиҗәле ягы булды. Берничә көн экономияләнгән чимал һәм ягулык исәбенә эшләү, яңа парк аллеяларга нигез салу, хезмәт коллективларына Бөек Ватан сугышы геройларын кабул итеп, аларның эш хакын тынычлык фондына күчерү кебек яңа башлангычлар барлыкка килде.
XII фестивальгә хәзерлек чоры республикабызның күп санлы комсомол-яшьләр коллективларындагы политик һәм мораль атмосфераны, егетләр һәм кызларыбызның зур эшләргә сәләтлелеген тагын бер кат ачык күрсәтте. Бу чорда фестиваль һәм тынычлык фондларына
йөз меңнәрчә сум акча күчерелде. Менә фестивальгә әзерлек буенча республика комитетына килгән кайбер хәбәрләрдән өзекләр:
«КамАЗдагы кою заводының А. Дубровин җитәкчелегендәге комсомол яшьләр коллективы беренче квартал планын срогыннан алда үтәде. Бригада социалистик ярышта җиңгән өчен бирелгән 1280 сумлык премияне бертавыштан фестиваль фондына күчерергә булды».
«Яшь композитор, Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Рәшит Абдуллин эшчеләр, колхозчылар белән иҗади очрашулар циклыннан килгән 1600 сумлык керемне фестиваль фондына күчерде».
«Түбән Камада һәр дүрт маршрутның берсендә йөрүче трамвайларга фестиваль символикасы төшерелде. Идарәнең комсомол-яшьләр звенолары үз коллективларына герой якташлары И. К. Катушкин, В. Н. Николаев, Л. А. Говоров, М. X. Сыртланованы кабул иттеләр. Аларның хезмәт хаклары фестиваль фондына күчерелә».
Ә менә бу хәбәр Балык Бистәсе районы Биектау урта мәктәбеннән: «Тоннадан артык макулатура җыеп, акчасын фестиваль фондына күчердек. Эш дәвам итә»...
Боларга охшаш мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Иң мөһиме—фестиваль алды көннәрендә яшьләрнең тынычлык һәм дуслык өчен алып барыла торган хәрәкәтеннән берәү дә читтә калмады.
«...Мәскәүдән шулкадәр ерак яшәсәк тә, безне совет яшьләре белән бүген кайнар теләктәшлек, фестиваль рухы берләштерә, дип белдерде Әфганстан студенты Шөкер Абдулла «Татарстан яшьләре» газетасында чыгыш ясап.— Бүген фестивальчеләр сафында республикабызның дистәләгән егет һәм кызлары атлый. Алар төрле һөнәр, төрле милләт вәкилләре булсалар да, фестивальнең бердәм сулышы белән яшиләр: җиргә тынычлык, какшамас дуслык, антиимпериалистик теләктәшлек».
Татарстанның миллионга якын егет-кызлары да шул ук омты лыш белән рухландылар.
— Бүген көн бик хәвефле,— диләр алар! меңнәр авазына кушылып.— Без, планетадагы кешеләрнең биштән берен тәшкил итүче миллионнарча яшьләр, хәлдән килгәнчә, яшәвебез белән дә, хезмәтебез белән дә тынычлык өчен көрәшергә тиешбез!
— Менә шуңа күрә дә Яшьләрнең һәм студентларның XII Бөтендөнья фестивале эмблемасына күгәрчен сурәте ясадым мин,— дигән иде безгә рәссам Рафаэль Мәсәгутов та.
Озак та үтмәс, фестиваль делегатлары шагыйрь Назым Хикмәт телгә алган күгәрченнәр кебек, илләр-җирләр аша үзләренең туган якларына таралырлар. Ул күгәрченнәрнең күңелләрендәге изге теләкләр һәркемнең йөрәгенә үтеп керсен иде.
...Ә бүген башкалабыз күгендә — балкыш. Тыныч балкыш, фестиваль балкышы.