Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАВЫЛЛЫ ЧОР ҖЫРЧЫСЫ

Күренекле әдип.журналист һәм публицист Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдев 1865 елның 20 маенда Буа шәһәрендә туа. 14 яшенә кадәр шәһәр мәдрәсәсендә укый, ләкин тормыш кысынкылыгы аркасында укуын ташлап, эш эзләп читкә китәргә мәҗбүр була. Язмыш 14 яшьлек үсмерне Оренбургка илтеп ташлый. Ул анда байга хезмәтче булып яллана, тормышның әчесен-төчесен татый. Зирәк малай, зур кыенлыклар, җәбер-кимсетүләргә карамастан, үзлегеннән укый, беркадәр русчага да өйрәнә. 1884 елда Ш. Мөхәммәдев Оренбургның бер бае конторасында эшли, аннары, бәхет эзләп Мәскәүгә юнәлә. 1900 елда булачак каләм остасы инде Маньчжуриядә. 1900—1901 ел-ларда ул Харбин шәһәрендә яши һәм шунда иҗат эшчән- леген башлап җибәрә. Ш Мөхэммэдевнең беренче хикәясе «Җәһаләт яхут Галиәкбәр агай» шул чакта языла һәм 1901 елда Казанда басылып чыга. Язучы бу әсәрендә бөтен кәсепләрен алдау, талауга корган татар байларының типик образын иҗат иткән. Шул ук елны Яфрак асты яки Мәкәрҗә ярминкәсе» исемле икенче хикәясе Оренбургта дрнья күрә 1902 елда язучы туган якларына кайта һәм тиздән Оренбургта төрле байларның контораларында эшли Шул еллардан башлап, ул хикәяләр язу белән беррәттән тезмә әсәрләр дә иҗат итә (-Яңа бәдәвам .. -Урал буе — татар туе» һ б ), көндәлек матбугатта актив катнаша башлый Тифлис шәһәрендә әзербайҗан телендә чыккан «Шәркы рус» газетасында ул -Татар угылы» имзасы белән халыкны мәгърифәткә, прогресска өндәгән мәкаләләре белән катнаша. 1906—1907 елларда язучының демократик рух белән сугарылган мәкаләләре даими рәвештә «Вакыт», «Казан мөхбире» газеталарында, «Әлгасрел-җәдит ■ журналында басылып килә. 1906 елдан Ш. Мөхәммәдев татар демократик матбугатының иң алдынгы органнарыннан берсе булган «Карчыга» журналын чыгара башлый (9 саны чыгып. 1907 елда ябыла) Аның «Күз яшьләре». «Сигез сәгать эш вакыты», -Пермьнан», -Җир кирәк», «Дума членнарына» һ. 6. шигырьләре революцион көрәшне пропагандалый, азатлыкны җырлый Шундый ук рухта язылган публицистик әсәрләре дә («Максат», -Хәзерге хәлләр», -Хәсрәтле көннәр», «Эшче халыкка», «Безнең кулаклар» һ. б.) иске тормышка каршы көрәш авазын куәтли Бу әсәрләре белән Ш Мөхәммәдев татар революцион публицистикасының гүзәА үрнәкләрен бирә революцирн-демократик фикер үсешенә бәрәкәтле йогынты ясый.
Әдип Бөек Октябрь социалистик революциясен шатланып каршы ала, Оренбургның совет учреждениеләрендә зур тырышлык куеп эшли. Сәламәтлеге какшаган язучы үпкә авыруыннан 1923 елның 10 ноябренда Оренбург шәһәрендә вафат була.
Түбәндә Ш. Мөхэммэдевнең революцион демократик рухтагы -Карчыга» журналы битләрендә басылган кайбер әсәрләреннән үрнәкләр китерелә Алар -Кайгылы», «Эшче». «Авыл кешесе» псевдонимнары белән яки имзасыз басылган. Гомумән, «Карчыга» — да әдип ике дистәдән артык псевдоним куллана, ә бик күп парчалар, публицистик әсәрләре имзасыз бирелгән
Текстларда Ш. Мөхэммэдевнең башлыча үз теле һәм орфографиясе сакланды, фәкать кайбер сүзләр генә, мәсәлән, «көннәремез». «телләремез». бүгенге орфография кагыйдәләренә буйсындырылып, «көннәребез», «телләребез» формасында бирелде