Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең яшьлек


Чакырылмаган кунак булып килә, Төшкә кереп борчый ул еллар: Безнең яшьлек аша авыр мышнап Җир тырмалап узды сыерлар. Җир сөргәндә үгез киреләнгәч, Асларында учак яндырдык, Кайгыларны әниләрдән яшереп Буразнага күмеп калдырдык. Оныттылар атлар кешнәүләрне, Күтәрәмгә калды малкайлар, Алар һаман аяклана алмый Хәтер чоңгылында яталар. Күзләрендә мөлдерәмә яшьләр, Агып китсә — җанны уярлык, Атлар бераз җылынсыннар өчен Йөрәгеңә ябып куярлык.
Егылып үлде алар, сынды тимер, Алмагачлар китте бакчадан, Сынмады тик өмет, аяк өшеп Чабатага ябышып катса да. Сынмады тик өмет, яшьлек, сине Чабаталар итеп үрдек без, Тубаллардан орлык итеп чәчтек, Илгә икмәк итеп бирдек без.
Чирәм ерта көчле тракторлар
Сука гасырлары — ерак тарих... Чирәм ерта көчле тракторлар, Буразналар — кино тасмалары, Буразнада уятылган чорлар. Кәсләр ята — ерак гасырларның Чәрдәкләнгән кабыргасы сыман, Бу туфракны тоякларда чайкап Ничә буын атта җырлап узган. Аяз күкне, язны бүләк итеп Болгар атлылары моннан очкан, Кол Галинең угы төшкән җирдә Шигырь чишмәләре бәреп чыккан. Буразнада нидер ялтырады. Бәхтиярнең көмеш эзе мәллә, Ул бит монда туган, монда үскән, Шәһит булган — бәхет эзләгәндә... Тарих ята буразналар булып, Халкыбызның данлы юлы ята.
Сабан төрәннәре көзгесендә Гасырларны җиңгән таңнар калка.
Көзге моңнар
Печән чаптык монда... Җәйнең соңгы Елмаюы булып курпы чыккан.
Сабый үлән сыена яфракларга — Яфрак үзе туңа җылы юктан. Яфрак өермәсе — көзге учак — Очкыннары болытларга менә, Бакчадагы шәрә алмагачның Туй күлмәге керә төшләренә. Ә хәзергә — җылы җитми җанга Учагыңда шатлык эретергә. Шул юаныч бирә: чәчәкле җәй Кызыл алма булып төшкә керә...
Мин сәламнәр илтәм...
Су буена төштем: җырлар җыям Инешләрдән, җилдән, таллардан. Чишмәләргә дәшәм: — Исәнмесез! Сихри моңнар Сездә кайлардан? һәм чишмәләр җавап бирә миңа: — Асыл егет, син бит бу җирдә Аз яшисең әле, тик шулай да Җырлар шыта синең күңелдә. Без кешеләр идек, сихерләде Матурлыгы белән җиребез, Чишмә булдык шуннан, без синең дә Чишмә булуыңны телибез!
...Җырламыйча кара, теләкләрен Чишмәләрем җырдан үргәндә, Туган җирем җыр яктысы итеп Каеннарын юлга тезгәндә!
Мин сәламнәр илтәм чишмәләргә, Саф төннәрдән, көннәр, таңнардан... Су буена төшәм... Җырлар килә Инешләрдән, җилләр, таллардан.