Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫРЛАР ОНЫТЫЛМАСЫН


Хөрмәтле редакция' -Казан утлары» журналының 1982 елгы 12 санында Нигъмәт Иксановның -Сөрген батыры» исемле очеркы дөнья күргән иде Анда Октябрь революциясенә кадәр патша хөкүмәте Якутиягә сөргән татарлар һәм аларның Гражданнар сугышы елларында партизан отрядлары төзеп Совет властен урнаштыру өчен көрәшләрдә актив катнашулары хакында сөйләнә.
Безнең гаилә озак еллар буе Якутиядә яшәде һәм очеркта тасвирланган кешеләр безгә яхшы таныш Шуңа күрә әлеге очеркны Якутскида яшәүче кардәшләребез дә бик кызыксынып укыганнар
Безнең гаиләдә сигез партизан бергә төшкән тарихи фоторәсем саклана Алар арасында үзенең ике бертуганы белән минем әтием — Хаҗи Фәтхуллов та бар Ә -Сөрген батыры исемле очерк белән бергә басылган фоторәсемдә сурәтләнгән обелискта Фәтхулловлар фами-ияш дүрт юл алып тира ^әтхулловлар биш бертуган булганнар, аларның бишенчес< — Нургали Гыйззәтулла улы Фәтхуллов СССР Верховный Советы депутаты һәм Якутия АССРның Халык Комиссарлары Советы Председателе булып эшләде Ул 1925 елда партия сафларына керә Революция һәм Гражданнар сугышы елларында рус-татар интернациональ партизан отрядын оештыра һәм. бертуганнары белән бергәләп. Колчакка каршы сугышларда. Якутск шәһәрен акгвардиячеләрдән саклауда катнаша Гражданнар сугышыннан соң бик күп җаваплы постларда эшләде
Халкыбызның революцион үткәненә кагылышлы материалларга зур урын бирелү — -Казан утлары-ның матур традициясе Әйе. якты көнебез өчен фидакарь көрәшчеләрнең берсе дә онытылмаскка тиеш' Партиянең тугрылыклы солдаты, кайнар йөрәкле
■ шшевик Нургали Фәтхуллов турында да илебезнең барлык почмакларында көтел
■ тына торган «Казан утлары- журналы битләрендә тулырак язма күрәсе килә
Рәисә ФӘТХУЛЛОВА.
Татарстан. Саба районы. Байлар Сабасы авылы