Логотип Казан Утлары
Публицистика

АБАИ КОНАНБАЕВ


(1845—1904)
Абай — казах язма әдәби ятының нигез ташларын салучы олуг шагыйрь һәм мәгърифәтче. Тугандаш әдәбиятта бик күп нәрсә Абайдан башланды дисәк, мөгаен, ялгыш-
Абай туры суэе, барыннан да бигрәк гаделлекне, кешелеклелекне алга сөрүе белән яшьли үк феодаль җәмгыять кануннарына, аның мәрхәмәтсез әхлагына каршы чыга, хаким сыйныф вәкилләренең дошманына әверелә
Беренче шигырьләрен ул гаять соң — утыз биш яшьтә генә яза башлый Шулай да тиз арада аның даны далага таралып өлгерә, шигырьләре һәм җырлары телдән- телгә йөри. Шигырьләр иҗат итү белән беррәттән, яраткан шагыйрьләреннән Пушкинны. Лермонтовны, Крыловны казах теленә дә тәрҗемә итә.
Шагыйрь яшьтән үк көнчыгыш телләрен, шәрык дөньясының бөек культура әһелләрен өйрәнә. Семипалатинск мәдрәсәсендә укыганда рус революционерлары белән аралаша, алар аша Толстой, Салтыков-Щедрин, Белинский әсәрләре белән таныша. Болар исә Абайның уй-фикерләрен, дөньяга карашын тирәнәйтә, үзе яшәгән мохитка ул тәнкыйть күзе белән карый. Шагыйрь даладагы тормышны, яшәп килгән тәртипләрне үзгәртү турында хыяллана, иске гадәтләрдән арынырга чакыра, ислам дине кануннарына сукырларча табынуны тәнкыйтьли, хатын-кызның хәлен җиңеләйтү өчен көрәшә.
Казах әдәбияты тарихына Абай, барыннан да бигрәк, зур шагыйрь һәм фикер иясе буларак кереп калды. Туган әдәбиятын эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да нык баетты, аны тормышка якынайтты.
Шушы елның июль аенда казах әдәбияты классигы Абайның тууына 140 ел тула. Түбәндә без аның берничә әсәрен урнаштырабыз.
Ак көмештәй коеп куйган киң маңгае, Кара күзләрнең йолдыздай, нурланганы, Кара кашлар кыйгач кына сызып куйган, Хәтерләтә яңа туып килгән айны. Маңгаеннан туры төшкән нәфис борын, Аксыл чырай, ал-кызыл битләр алмалы. Иренен ачса — тезеп куйган ак тешләре, Күрү белән җанда дәртнең кайнаулары! Сөйләр сүзе әдәпле дә, мәгънәле дә, Көлүендә — сандугачның сайраулары. Түп-түгәрәк ак ефәктәй ап-ак муен, Йомшак ияк асты,— ала күз яуларын. Калак сөякләре — канат, иңнәре төз, Күкрәгендә пар алманың уйнаулары. Буе-сыны озын түгел, кыска түгел, Нечкә биле тал-чыбыктай сыгылмалы. Беләкләре яшь баланың тәнедәй, саф, Бармаклары нәзек, төрле эшкә җайлы.
Таралып, дулкынланып иңгә төшкән Кара чәче хәтерләтә ефәк талны.
Казахчадан Нури АРСЛАНОВ тәрҗемәсе
Берәүләр ходайдан ялварып бала телиләр. Янәсе, үләр көнендә караучысы, дога кылып калучысы булыр. Картайган көнендә асраучысы яки тупланган малын тапшырыр кешесе булыр.
Урынлы борчылумы соң бу? Юк!
Малны кем генә тупламасын, әле аның дөньяда иясез калганы юк! Шулай ук дөнья малын үзе белән алып китәрдәй комсыз карун да и . к у. v - 1^9
тумаган. Үлем якынлашканда малым чит-ятларга кала дип кызганып яту урынсыз. Баланың да бит әле төрлесе була. «Яхшысы сөенеч булса да, яманы — көенеч»,— дип, халык белми әйтмәгән. Ходайдан көткән баланың кем буласын алдан белмисең. Шулай ук ул баланың үзебезнең баштан үткән авырлык-хурлыкларны ничек күтәреп аласын да алдан белә алмыйбыз.
Инде, балам мине соңгы юлга җайлап-хәстәрләп, ясин чыгып озатсын дисәң, исән чагыңда башкаларга күп яхшылыклар эшләсәң, шул башкалар бу вазифаны үти алмас идеме? Әгәр дә гомереңне яман эшләр белән үткәргәнсең икән, балаңның соңгы тырышлыклары да, өстеңдә коръән укып утырулар да берни бирмәячәк. Исән чакта үзең эш-ләмәгән яхшылыкларны синең өчен балаң үти алмый инде. Әле аның шунысы да бар, гомере буе башкаларга бер яхшылык та кылмаган адәмнән яхшы, тәрбияле бала үсәрме икән әле? Андый ир-егет тәрбияләр өчен үзеңә башкачарак булу кирәк шул.
Картаймыш көнемдә балам тәрбия итәр дип ышану да буш сүз. Иң беренче — әле картая алырсыңмы, кем белә бит. Аннары ул балаң миһербанлы булып туамы-юкмы бит әле. Ә инде терлек-туарың күп икән, сине болай да караучы, тәрбия итүче табылачак. Үзе ачлы-туклы яшәсә миһербанлы улыңнан да рәт чыкмас. Мал табу һәр ир-егет кулыннан килә торган эш түгел әле ул.
Инде балаң да булсын ди. Аңа яхшы тәрбия бирә алырсыңмы соң? Булмаса бит үз гөнаһларың өстенә балаң гөнаһы да өстәлер, аны ничек күтәрмәк буласың? Гадәттә без балаларыбызны иң әүвәл алдашырга өйрәтәбез. «Әнә аны бирермен, әнә тегене бирермен»,— дибез дә, баланың алдануыннан кызык тапкан булабыз. Аннары, үсә төшкәч, бала алдашса, аңа башкаларны гаеплибез, күршедән күрәбез. Күрше-күлән белән әрләшкәнне дә күреп үсә бала. Берәр тиңе белән тарткалашканда: «Әйдә, сук!»—дип тә җибәрсәң, бөтенләй тинтәкләнәчәк инде ул.
Баланы сабакка биргәндә дә мулла-мөгаллимнең иң арзанын эзләп, хат танытырлык булса ярамаганмы дип, эш ителә. Укыганда да: «Фәләннең баласы синнән яман, төгәннең баласы синнән көнләшә»,— дип, баланың җанына тиеп, ялгыш, ят кыланышларга юл куйсаң, аннан ни көтмәк? Шуннан кешеләргә хәерхаһ адәм үсәр дип уйлыйсызмы?
Инде мал, байлык туплау мәсьәләсенә килик. Кайвакыт анысын да ходайдан телибез, «ходай бирсә», дибез. Ә ул инде сиңа барын да биргән, югыйсә. Хезмәт итеп мал табарлык исәнлек-саулык, көч- егәрлек биргән. Тик без ул көч-куәтне хәләл кәсеп белән үз кирәгеңне булдыруга тотабызмы соң? Укып белем алырга, һөнәр үзләштерергә тырышабызмы? һөнәре булган иренми хезмәт итсә, армый- талмый эзләнсә, уз урынын табып эшләсә, мал-туарлы булмас, баемас идеме әллә. Барын да булдырыр иде. Ә бездә ул юк. Кемне дә булса куркытып малын талап алырга тырышу, һич югы түбәнсенеп, ялынып үз кирәгеңә ирешергә теләү, алдау-йолдау — менә шуңа күбрәк омтылабыз шикелле.
Бу инде ходай биргән көчеңә таянып түгел, намусың, абруең сатып, алдашып яки ялагайланып, теләнчелек итеп тапкан ризыгың. Хуш, шулай итеп син мал таптың, баедың да ди. һич югы инде хәзер шул малыңны сарыф итеп укырга, гыйлемгә табына белергә кирәк. Үзең булдыра алмасаң, балаңны шул юлга юнәлтә бел. Кисәт: «Гыйлемсез-һөнәрсез сиңа бу дөньяда да, ахирәттә дә көн булмас»,— диген. «Белми укысаң, намазның да савабы юк»,— диләр түгелме соң?
Әмма әлегә бер генә казахның да яманлык белән баеп та, малын, байлыгын яхшы эшкә тотканына шаһит булганым юк. Алай була алмыйдыр да шул. Этлек белән табылган мал этлеккә үк китеп тә барадыр. Соңында үкенү-көенү газаплары гына кала. Байлар да әнә, малы барында. «Мин бай!»—дип мактана. Маясы кими төшсә: «Мин бай идем»,— ди. Хәерчелеккә калучылары да аз түгел.
Казахчадан Лирон ХӘМИДУЛЛИН тәрҗемәсе