ТУКАЙ КЛУБЫ
ллар хәтерендә күпме вакыйгалар төенләнгән, күпме истәлекләр калган. Татар әдәбиятының гыйбрәтле көндәлеге булып та калган ул хатирәләр. Газета хәбәрләренә, журнал хроникасындагы гадәти юлларга еллар буе бер үк сүзләр үрелеп барган: «Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында...» дип башланганнар алар. Бу сүзләр әдәбият язмышы турындагы кызу бәхәсләрне дә, дәртле һәм моңлы шагыйранә сүзне дә, акыллы киңәшне дә, ачы тәнкыйтьне дә сыйдыргандыр сыман... Ниләр генә ишетмәгәндер дә бу диварлар, нинди генә вакыйганың шаһиты булмагандыр?!
Еллар чылбырына төеннәр төйнәлгән дә төйнәлгән..,
Алдымда газета тегелмәләре, китаплар, истәлекләр. Алар аша мин үткән көннәргә сәяхәт ясыйм, инде якты дөнья белән хушлашкан әдәби ят-сәнгать эшлеклеләребез белән кабаттан очрашам, хатирәләрне яңартам.
1935 елда элекке сөт базары урынында архитектор Пэн проекты буенча конструктивизм стилендәге яңа һәм заманча биш катлы бина калкып чыга. Бауман урамындагы бу йорт әле салынып беткәнче үк Матбугат йорты дигән исем ала. Язучылар, журналистлар, нәширләр, полиграфистлар аның өлгерүен түземсезлек белән көтәләр, ай саен, атна саен өмәләр оештыралар, һәм менә «Кызыл Татарстан» газетасының 20 июнь саны хәбәр сала: «Шушы көннәрдә Казан матбугат йортының төп корпусы ачыла». Шунда ук яңа мәһабәт бинаның рәсеме урнаштырылган Таш урамның ике ягында яшь юкәләр, ә Матбугат йорты тәрәзәләре кунакчыл төс белән елмаеп торалар сыман.
1935 ел— язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубы эшли башлаган ел да ул. Биредә газета хроникасына теркәлгән иң беренче вакыйга 1935 елның 27 июнь датасы белән билгеләнгән. Бу көнне Татарстан язучылары республикабызның XV еллык бәйрәменә килгән кунаклар белән очрашалар ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Кави Нәҗми аларга «инде индустриаль илгә әйләнгән Татарстанда социалистик культура һәм аның мөһим кисәге—Татар совет әдәбиятының чәчәк атуы турында» сөйли. Башкортстан хөкүмәте һәм башкорт совет язучылары исеменнән чыгыш ясаган Афзал Таһиров ике республика арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытырга чакыра Дуслык кичәсендә Ш. Камал, Г. Толымбай, Г. Гали, Ш Усманов, С. Баттал һәм Мәскәүдән килгән иптәшләр чыгып сөйли, кунаклар республика нәшриятында чыккан китаплар күргәзмәсе белән танышалар.
Бу гадәти вакыйганың үзенә бер символик мәгънәсе бар. Язучылар клубының беренче эше дуслыкка, туганлыкка, хезмәттәшлеккә барып тоташа. Милләтләр дуслыгы, әдәбиятлар дуслыгы, төрле музалар дуслыгы шулай башлана биредә.
Тукайлар яшьлеге шаулаган Шәрык клубы, Такташлар, Кутуйлар гөрләткән Татар мәдәнияты йорты эстафетаны яңа бинага тапшыра—әдәби-музыкаль кичәләр, кызыклы очрашулар инде моннан соң биредә үтәчәк. Язучылар союзы, китап нәшрияты, газета- журналлар редакцияләре бөтенесе бер җиргә туплангач иллә дә күңелле икән! Атна саен я яңа әсәр тикшерү, я берәр композитор һәм җырчының иҗат отчеты, я көн кадагына суга торган доклад, я мавыктыргыч әңгәмә Клуб үзе әлегә «язучылар залы», «язучылар союзы кабинеты» дигән исемнәр белән генә аталып йөри. Ә менә 1938 елның 14 апрелендә... Бу көнне Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы Г. Тукай исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен карый. Язучылар союзы клубына бөек шагыйребез исеме бирелә.
Сугыш алды еллары әдәби хроникасыннан кайбер фактлар гына китерик.
1936,елның 17 январе Шагыйрьләр секциясенең киңәйтелгән утырышында «Маяковский иҗаты һәм татар совет поэзиясе» дигән мәсьәлә тикшерелә 1937 елның 7 январе. Матбугат йортының язучылар залында А. С. Пушкинның «Таш кунак» әсәре тәрҗемәсе тикшерелә. (Н. Исәнбәт тәрҗемәсе). 1938 елның 31 марты М. Горькийның 70 еллыгына багышланган кичә үткәрелә. 1939 елның 29 марты. Халык иҗаты кичәсе. 21, 24 апрельләр—Татарстан совет Язучылары союзы идарәсенең отчет-сайлау җыелышы Яңа идарәнең җаваплы секретаре итеп М. Җәлил сайлана 25 апрель — Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган кичә М Җәлил, Ф. Бурнаш, X. Туфан, җырчы Г. Кайбицкая композитор ижатының татар музыкасын үстерүдәге зур роле турында сөйлиләр. 1940 елның 13 апреле. Язучы Мәхмүт Максудның иҗат кичәсе Анда М. Җәлил, Г Кашшаф, Ш. Камал, Н. Исәнбәт, М. Гали, Г. Кутуй чыгып сөйлиләр..
һәм кинәт Бөек Ватан сугышы җилләре Г. Тукай исемендәге клуб диварларына да килеп кагыла. Мәскәүдән, Украинадан, Белоруссиядән эвакуацияләнгән язучылар биредә беренче сыену урыны табалар. 1941 елның көз-кыш айларында эвакуацияләнгән 800 ләп язучы гаиләсе Г Тукай исемендәге клубта урнашкан шушы үзенчәлекле штаб аша
Е
уза. Язмыш җилләре белән бирегә А. Толстой, А. Фадеев. А. Сурков, Д. Бедный, М. Али- гер, М Танк, Я. Купала, Л. Ошанин һ. 6 лар килә. Биредә Италиянең антифашист шагыйре Джованни Джерманетто иң беренче тапкыр Тукай шигырьләре белән очраша, француз коммунисты Жан-Ришар Блок «41 нче елның Октябре» дигән ялкынлы шигырен иҗат итә.
Авыр сынау көннәрендә төрле милләт шагыйрьләре бер үк аваздан җиңү тантана итәчәге турында җырладылар, ялкынлы сүз белән халыкны хәлиткеч һөҗүмнәргә рухландырдылар Татарстан Язучылар союзы каршындагы барлык иҗат секцияләре бер агитпроп бүлегенә берләшә. Аңа Ш. Маннур, Р. Ишморат, К Нәҗми, Л. Җәләй, Г. Кутуй, Т. Гыйззәт кебек күренекле язучылар җитәкчелек итә. Тукай исемендәге клубта Татарстан Язучылар союзы композиторлар белән бергәләп сугышчыларга җылы киемнәр җыю файдасына түләуле әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә. Матбугат йорты түбәсенә, балконнарга әледән-әле ПВХО группалары күтәрелә. Язучыларның күбесе берәм-берәм аяусыз сугыш барган җиргә—ут сызыгына юл тота. 1942 елның 8 январенда дуслары Муса Җәлилне дә фронтка озату мәҗлесе уздыралар. Г Тукай исемендәге клубта оештырылган бу кичәдә рус һәм чит ил язучыларыннан А. Сурков, Дж. Джерманетто. Араконда, В. Бахметьев, С. Липкин бар иде, дип искә ала тәнкыйтьче Г. Кашшаф
Андый озатулар байтак булган. Ләкин кайберләрен каршыларга гына туры килмәгән. Аларның исемнәре хәзер мәрмәр тактага уелып язылган. Әле хәзер дә исән булырдай ничәмә-ничә ир-егет1 һәркайсы олы язмыш, һәркайсы поэмага, җырга лаек. Алар безне һәр кичә саен ийтек төбенә үк чыгып каршылыйлардыр сыман.
Тагын саран сүзле хроникага күз салыйк. «1943 елның март ахыры— апрель башы. Ф. Кәрим. М. Максуд, X. Госман фронттан кайтып киттеләр. Язучыларның Г. Тукай клубында уздырылган очрашу кичәсендә Ф. Кәрим «Разведчик язмаларынн, X. Госман «Яшь егет» исемле повестен, М. Максуд яңа шигырьләрен укыдылар. «1944 елның 1 феврале. Г. Тукай исемендәге клубта язучыларның гомуми җыелышы булды. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре Г Шәфиковның «Сугыш чфрында совет язучыларының бурычлары», Г. Кашшафның «Ватан сугышы чорында татар совет әдәбияты» дигән докладлары тыңланды».
һәм менә җиңү таңы ата. Дәһшәтле көннәрдә дә тынып тормаган музалар яңа көч белән яңгырый башлый. «Әдәби җомга»ларда фронтовик язучыларның яңарган дөнья, тыныч хезмәт симфониясе турындагы әсәрләре укыла, өзелеп, бүленеп калган җыр дәвам итә, ветераннарның көр, ышанычлы тавышына яшь авазлар кушыла
Илле ел эшләве дәверендә биредә күркәм традицияләр урнашкан Гадәттә, язучының яңа әсәре белән укучы беренче булып монда очраша. Язучы исә иң беренче хөкемне монда ишетә. Клуб советы үз эшендә төрле формаларга мөрәҗәгать итә. «Әдәби җомга»лар, юбилей кичәләре, иҗат отчетлары, яңа әсәр турында фикер алышулар, очрашулар, шигъри сабантуйлар — боларның һәммәсе культурабыз казанышларын пропагандалауга, әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт, ирешкән казанышларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләүгә юнөлтелгән Биредән сөйгән халкына классик яэучыларыбыэ Ш. Камал, К. Тинчурин, X. Туфан, композиторларыбыз С. Сәйдәшев. М. Мозаффаров, Н. Җиһаное, А. Ключарев, Җ. Фәйзи, СССРның халык артистлары X. Әбҗәлилов, Н. Яку- шенко, Г Шамуков, Ф Халитов, Ш Биктимеров, А. Аббасов, тугандаш әдәбиятлар вәкилләре М Кәрим, С. Михалков, К. Кулиев һәм башкалар мөрәҗәгать иткән. Космонавт В Терешкова, атаклы юмор остасы А. Райкин, Тын океан баһадиры Ә. Җиһаншин, итальян әкиятчесеДж. Родари, композитор А. Хачатурян белән булган истәлекле очрашулар да хәтердә. Хәер, бөтен бәйрәмнәрне, бар исемнәрне санал чыгу мөмкинмениП Ал арны искә төшергәндә, Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң олы юлга чыккан әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең бүген нинди югарылыкка ирешүенә чын күңелдән сөенә-
Традиция буенча клубның һәр сезонын әдәбиятыбыз аксакаллары ачып җибәрә. Гадәттә алар инде сагынып сөйләргә калган күптәнге бер кичәне, кызыклы очрашуны искә төшерәләр. Бу чыгышлар тамашачыларга билгеле бер рухи юнәлеш бирә, иҗади буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыта. Яшьләр иҗатына багышланган кичәләрдә авторларның беренче китабы турында, «Идел» альманахы турында сүз бара.
Кайбер «җомга»лар культурабыз тарихындагы мөһим вакыйгаларга, әдәби мирас мәсьәләләренә, аз өйрәнелгән мәдәни чьганаклар белән танышуга багышлана, Г. Тукай клубына кунакка театр коллективлары, концерт оешмалары, иҗат союзлары, үзешчәннәр чатыры ла «Ленинчыл сәнгать фестивале», «Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал», «Мөнәҗәтләргә нигезләнгән хор концерты», «Истәлекләр ни сөйли» дип исемләнгән кичәләр республикабыз матбугатында да киң яңгыраш алды.
Менә шулай — кичә арты кичә уза. Ә зал түрендәге Тукай, безнең таләпчән остазыбыз, гүя, сынап һәм уйланып, бүгенге әдипләрнең сүзләрен, моңнарын тыңлап утыра.