Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТОМАН ИСЕ


хикәя енә чирек гасырга якын инде Алексей Петрович җәмәгате белән ерак Себердә гомер кичерә, ә туган җире, туган Атыл-Иделе — гел күз алдында. Кичә генә чыгып киткән кебек ул туган авылыннан Себер якларына килгәч, Алексей Петрович үзе урман хуҗалыгында эшләде, ә хатыны мәктәптә балалар укытты. Үзләренең балалары юк иде аларның. Баштарак Алексей Петрович моны авыр кичерсә дә, аннары күнекте, ходай биргән язмыш белән ризалашты Җәмәгате Мая Федо-ровна балалар йортыннан берәр ятим калган сабыйны тәрбиягә алу турында сүз кузгатканда,
Алексей Петрович гел баш тарта килде Аннары, көннәрдән беркөнне, һич көтмәгәндә үзе: «Әйдә, хатын, синеңчә булсын!»—диде, һәм алар ике яшьлек Сергейны үзләренеке иттеләр. Каратут йөзле, түгәрәкләнеп торган ияге, зәңгәр чәчәкне хәтерләткән күзләре белән малай Мая Фе- доровнага охшаган иде Ә кайберәүләр аны Алексей Петровичка охшаттылар. үз улы дип уйладылар Әйе. Алексей Петрович белән аның хәлдә калды, тормышның ямен-тәмен югалтты, күңеле сүнде. Эштә ул әле үзен бераз җиңелрәк хис итсә дә. өйгә кайтты исә сагыш-уйга батты.
Чыдар хәле калмагач. Алексей Петрович урамга чыгып китә, таныш шәһәр буйлап атлый иде. Әмма монда да һәр тыкрык, урам чаты Мая белән бәйле. Бу нәни шәһәрдә алар очрашмаган тыкрык, урам чаты юктыр Алексей Петрович сөеклесен мәктәпкә озата килә, каршы ала иде Ә кичләрен алар икәүләшеп клубка йөрделәр.
Хәсрәт-кайгысын. күңел сагышын бастыру нияте белән Алексей Петрович, үз хисабына ял алып. Идел буена урнашкан туган авылына кайтырга карар кылды Туган як ниндидер күренмәс җеп белән аны үзенә тартты.«Сергейны да алып кайтырга кирәк, туган авыл, аның табигате. кешеләре белән танышыр»,—дип уйлады Алексей Петрович.
Таулар исемле авыл Иделнең уң як ярында урнашкан иде, аннан төрле якка гаҗәеп матур күренешләр ачыла Бер якта бөдрә урман. Икенчесендә сөзәк яр. Иделгә челтерәп аккан нәни елга да шуннан башлана Ә авыл артында гына бакчалар. «Бер кайда юк андый бакчалар»,— дип таулылар тикмәгә генә җырламыйлардыр
Таулар авылы урнашкан урында Идел киң. агышы тыныч. Иртәнге тыныч суда йортлар, агачлар чагылып күренә. Әйтерсең урман өстендә үсә. Биредә һәммә нәрсә дә җанлы, серле...
тәрбиягә алган улында, төсләрендә генә түгел, холыкларында, хәтта йөрешләрендә дә ниндидер охшашлык бар иде Шуңа күрә Сергейны аның улы түгел дип берәү дә кырт кисеп әйтә алмас иде. Өч кашыктан торган гаилә бик тә тату яшәде, барысы да үзен бәхетле хис итте, һәм менә көтмәгәндә бәла килде Мая Федоровна аяктан егылды. Каһәр суккан грипптыр, берничә тәүлек урында ятар да терелер диделәр, ләкин алай булып чыкмады, чир чигенмәде, әҗәл килде. Мая Федоровна вафат булды. Сергей бик өзгәләнсә дә. егет буларак, сынатмаска тырышты. Ә менә Алексей Петрович хатынын җирләгәннән соң тәмам кызганыч
Алексей Петрович район үзәгеннән авылга җәяү генә атларга булды: балачак хатирәләре белән бәйле иде кайтыр сукмаклар, яңгыра выклы чикерткә тавышлары.
— Менә бу җиләкле урында базардан кайтучы әтиләрне көтә идек,— диде Алексей Петрович Сергейга, урман аланына килен җиткәч — Алар кыңгыраулы атларда җырлый-җырлый кайталар Ә без олауларга менеп утырабыз да клиндер кимерәбез...
Туган ягында озак еллар булмаган кешегә түмгәк тә җанлы булып күренә Әнә, имәнлек шаулый, арыш басуы дулкынлана, тугай-болын- нарда чуарланып чәчәкләр үсеп утыра. Ә еракка, әллә кайларга сузылган сукмак бормалы елганы хәтерләтә, яланаяклы балачакны күз алдына китерә. Сукмактагы балачак эзләре мәңге дә җуелмас шикелле!..
Алексей Петрович белән Сергей авылга якынлашканда кич җитеп килә иде инде. Басу капкасына килеп җиткәч, алар хәтфәдәй яшел үләнгә утырдылар. Күңелләре күтәренке, шат Алексей Петровичның җырлыйсы да, елыйсы да килә. Чирәмлектә яланаяклы малай-шалайлар уйнап йөри. Алексей Петрович дикъкать белән озак күзәтте балалар уенын: «Бәхетле балачак!» Капка янында гына, койрыгын болгый-болгый, бер бозау йөри, ул да үзен бәхетле итеп сизәдер кебек.
Әнә, калкулыкта Алексей Петровичның туган йорты. Аның тәрәзәләре Иделгә, кояш чыккан якка карый. Хәер, Алексей Петровичның маякчы булып эшләүче әтисе анда кышкы көннәрен генә уздырды. Мәйләрен исә ул гаиләсе белән маякчы өчен салынган такта өйдә яшәде. Ерактан караганда сыерчык оясын хәтерләткән өйне, яз килеп җитүгә, яшел буяуга буяды. Аның тирәсендә төрле-төрле чәчәкләр утыртты. Ярата иде әтисе хуш исле чәчәкләрне.
Туган җир!. Бу .сүзләрне әйтү белән йөрәк әрни-сызлана, күңел сыкрана-өзелә. Өй морҗаларыннан чыккан төтененә кадәр ширбәтле, шифалы тоела, учак ягып көлдә бәрәңге тәгәрәтәсе, чирәм өстенә ятып ауныйсы, саф һавасын сулаган саен сулыйсы килә .
Туган йортының капкасын ачып кергәч, Алексей Петровичның борынына печән исе килеп бәрелде. Берәүләр өчен печән, бәлки, киптерелгән үлән генәдер?.. Ә менә Алексей Петрович өчен печән — җәйге челлә, юмарт кояш, яшел кузгалаклар, ромашкалар. Алай гынамы соң?! Печәнлектән балачак исе килде. Мәйләрен печән өстендә йокларга Алексей Петровичның бабасы да, әтисе дә бик ярата иде. Анда йоклауны төнлә соңгарып, аулак урыннардан кайтучы Алексей да хуш күрде. Инде менә, Алексей Петрович белән янәшәдә генә, печән өстендә улы Сергей ята. Әлегә улы аулак урыннарга йөрми, килер вакыт — ул да таң әтәчләре белән дуслашыр, үзе дә белми калыр, яшьлекнең үз кануны Әнә, куначада әтәч кычкырды. Аның яңгыравыклы тавышына аръяк урамнардагы әтәчләр кушылды.
— Йокы качты,— диде Сергей әтисенә,— Коенып кайтыйм әле...
Түше белән шуышып, Сергей печән өстеннән аска тәгәрәде. «Яшьлек — үзенекен итә, китте!» — диде Алексей Петрович һәм уйлана-уйлана кабат татлы йокыга талды Ул уянганда кояш күтәрелеп килә иде инде. Печәнлеккә күз төшерде- «Сергей ич, кайчан кайткан, белми дә калганмын?..» Улын тәмле йокыдан уятасы килмәгән Алексей Петрович, саклык белән генә печәнлектән төште дә,сиртмәле коедай су алып юынды. Аннары ян капкадан бакчага керде. Әтисе исән чакта алма агачы дүртәү генә иде, ә хәзер аларның саны унга җиткән. Койма янында гына ике миләш һәм берничә каен ябалдашлары югарыга күтәрелгән. Ә менә тагын бер таныш сукмак, ул да елгага төшә. Алексей Петрович шул тар сукмактан елгага килеп чыкты да, Иделгә озак карап торды. Тамак төбенә ачы төер утыргандай тоела, сагыш-моң баса Тирә-якта нәрсәдер җитми, үз урынында түгел кебек. Маякчы өе юк икән, теге зәңгәргә буялган, җәй көннәрендә әтисе белән бергә яшәгән такта өй. Тәмәке кабызып,
Алексей Петрович әлеге сукмактан өй нигезе янына килде: аны үлем баскан, анда-санда кирпеч ватыклары аунап ята. Алексей Петрович, тезләнеп, кулындагы таяк белән актарынырга кереште, иске көл арасыннан ул черегән бау һәм яньчелеп беткән бакыр кашык тап^ы: «Әтием кашыгымы әллә5 Юк, аныкы түгел, маякчы карт агач кашык белән ашарга ярата иде». Ком белән чистартканнан соң, бакыр кашыкны кулына тотып, озак уйланып торды. Иделдә, якында гына моторлы көймә узганын ишетте, аның артыннан бер-бер артлы дулкыннар ярга бәрелде Бер мизгелгә бөтен җиһан, Идел-йорт чайкалып, селкенеп, аваз биргәндәй булды. Шул аһәңгә су өстендәге акчарлаклар тавышы кушылды Алексей Петрович, кулындагы кашыкны Иделгә ташлап, ташка утырды. Алексей Петровичка чал таш таныш иде Элек ул күркәмрәк күренсә, хәзер агарып, шадраланып, мүкләнеп беткән. Чатнаган урыннары да бар, бер ягы бөтенләйгә ярылган. Су өстендә үтә күренмәле сыек томан тарала Идел өсте, аның аръягындагы урман, бөтен тирә-як акка төренгән. Алексей Петрович уйга калды: аның бөтен яшьлеге, күңелендә мәңге сеңеп калган онытылмаслык хатирәләр Атыл-Идел һәм шушы урыннар белән бәйләнгән Алексей аяк басмаган урын юктыр биредә, сөеклесе Мая белән дә Идел буенда танышты ул, аңа беренче мәхәббәт сүзләрен әйтте Хатирәләр, хатирәләр. Алар Алексей Петровичны яшьлеккә алып кайталар, йөрәген көчлерәк тибәргә мәҗбүр итәләр, күзләренә шатлыклы яшьләр китерәләр, сагыш уяталар. Ул хатирәләр күңелдәге яраларны кузгаталар Гомер уза. яшьлек хыял гына булып кала. Ә хыял - һич кенә дә чынлык түгел! Шул үзәкне өзә, күңелне телгәли. Яшьлекнең бер генә мизгеле дә яңадан кабатланмаячак, шул бетерә-үтерә' Әнә, карт тал Ул, күптәнге танышының кайтуына сөенгәндәй, шаулап куя. Аның ботакларына кунган кошлар да, Алексей Петровичка сәлам биргәндәй, чыр-чыр киләләр. Карт тал белән янәшәдә генә яшь өянкеләр үсә «Әйе, шулай булырга тиеш тә,— ди Алексей Петрович — Картлыкка алмашка яшьлек килә. Кешелек белән табигатьнең законы-кануны шундый».
Якында гына, карт .тал артында, күңелле бер тавыш ишетелде. Алексей Петрович сукмакка күз салды анда улы Сергей белән Кирилл кызы Маринка килә иде. Кыз алданрак бара, ә Сергей аның артыннан атлый. «Мая белән мин, икәүләшеп, Иделгә коенырга шушы сукмактан төшә идек,—диде Алексей Петрович — Мая боландай җитез иде. Әлеге кыз да йөреше белән Маяның яшь чагын хәтерләтә» Яшьләргә комачауламыйм дип, Алексей Петрович өянкеләр арасына кереп, аларны күзәтә башлады Сергейның яр кырыена килеп җитүе булды, тиз-тиз генә чишенде дә. суга сикерде.
— Маринка, нәрсә уйланасың, кер әйдә суга,— диде Сергей — Су түгел, яңа сауган сөт!. Томан исе килә...
— Оялам мин. Сережа.
— Кемнән?
— Кемнән булсын, синнән...
Дулкынланудан Алексей Петровичның йөрәге сикерә башлады: сөеклесе Мая авазын ишеткәндәй булды. Иделдә коенганда ул да шулай: «Оялам мин»,—дигән иде. Шуннан соң күпме сулар акты! Әле дә хәтерендә, җәйге көн ул чакта нәкъ бүгенгедәй иде, судан томан, өянкеләр исе килде Улы Сергей дөрес әйтте.
Су коенып чыккач. Сергей белән Маринка өянкеләр арасына кереп яшеренмәгәйләре, комачаулармын дип, Алексей Петрович сукмак буйлап ашыкмый гына авылга таба атлады.
Чувашчадан Кави ЛАТЫЙПОВ тәрҗемәләре