Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синең кулда каләм


Мин дөньяга багам
Авызын ачкан итектән, Бармак борын төрткән, Чалбар балаклары күптән, Теткәләнеп беткән, Ыңгырашып турая тез Иңгә дәшкән йөктән.. Кинәт башымны күтәреп Киң дөньяга багам.
Кырмыска күтәреп алган Бер зур гына салам, «Алла ярдәм бирсен, балам»,— Сәлам биреп калам. Ташны ярып юлын алган, Бер кечкенә чаган, Күзәтәм дә баш күтәреп Бу дөньяга багам.
Орлык чәчәр өчен чәчкә Башын түбән игән, Карт имән, дәвамын күреп, Башын күккә чөйгән.
Яңгыр ява, карлар ява Йолдыз ява түбән. ...һәммәсе җиргә карый дип. Киң дөньяга багам.
Күтәрелсәң чиксезлек бар — Аера болыт... томан...
Җирдә яшәү — галәмдәге Билгесезлек сыман.
Нинди бәхет, шуны аңлап Җирдә басып торам, Шул хәлемдә, горурланып, Бу дөньяга багам.
Бабамнар алла тудырган, Ә мин — инкарь итәм... Рухи туган юлга чыккан Ерак чиксезлектән... Тәрәз төбендәге гөлнең Иреннәре кипкән, Аңа сибәргә су алып, Киң дөньяга багам.
Үзең!
Үз теләгең белән
Үз тамгаңны киртләгән — Тукталып калмаска тиеш Халкың тапшырган каләм.
Үз сукмагың!
Үзең салдың,
Беркем көчләп кертмәгән.
Карасы бетсә, каның бар.
Халкың тапшырган каләм!
Ата-бабаң беркайчан да Уракка кичекмәгән, Син дә кырда. Синең кулда Халкың тапшырган каләм.
Җырны чикләмәгән вакыт, Ә гомерне чикләгән... Рәнҗеп туктамасын Сиңа
Халкың тапшырган каләм.
Үзе бәхет бит ул
Тыңлап кына кара: күпме аваз, Күпме тибрәнүләр, күпме моң., һәм тоясың сулыш белән бергә Күкрәгеңә тормыш тулуын.
Юк, түгел бу яфрак шавы гына, Түгел урман гүләве генә... Актарылып, Катлам-катлам булып Чорның үткән көннәре менә
Юк, түгел бу кошлар җыры гына, Түгел кәккүк авазы гына.
Сине җиргә, күккә, тирәлеккә Бәйли торган җепләр сузыла.
Юк, түгел бу җил хезмәте генә, Түгел чишмә агышы гына.
Баксаң, табигатьнең хәрәкәткә Дәшеп торган тавышы була.
Юк, түгел бу карлар төшү генә, Түгел яңгыр коюы гына.
Баксаң, чистарырга кирәклеген Сискәндереп куюы була.
Шулар аша сиңа планетаның, Кешелекнең намусы дәшә. Үз-үзенә кеше кабер казый, Әгәр шуны аңлый белмәсә.
Тыңлап кына кара: күпме аваз, Күпме тибрәнүләр, күпме моң... Үзе бәхет бит ул тереклектә Шул хикмәтнең берсе булуың.
Тәрәзәгез булса
I
Яңа урам булыр монда, Бетә иске йортлар.
Кич җитүгә, сокландырып, Кабыныр төсле утлар.
Каударланып, әйтә алмый Саубуллашу сүзен Күбекләнеп чәчәк аткан Соңгы тапкыр сирень.
Тупыллар ап-ак кәфендә, Хушлашалар кебек;
Каралып калган йортларны Ак мамыкка төреп.
Уяныгыз!
Бар тирә-як
Киемен алыша.
Ачыгыз тәрәзәләрне, Тәрәзәгез булса!
Пәрдәләрне сискәндереп, Керсен язгы һава, Бүлмә болай да кешене Кан чыкканчы сава. Шагыйрь такыр басу кебек Шып-шыр бушап кала, Өстәлендә торган агач Сынга охшап кала.
Иң кадерле вакытыңны Ашый комсыз йокы — Үзең белән фикерең дә Инде йокыныкы.
Дөнья яшәр, күкрәгеңә Язгы һава тулса.
Ачыгыз тәрәзәләрне — Тәрәзәгез булса!
II
Ill
Бер барырмын әле...
Әнкәй, әнкәй, мин бит һаман исән, Син киткән бу авыр дөньяда Бөтен нәрсә үзгәргәндер дисәң, Ялгышасың, алай уйлама.
Аналарда һаман бер үк хәсрәт, Алар һаман куркып уяна.
Стенадан карый тонык сурәт — Хәсрәт-кайгы бетсә, ни кала?
Балаларың сабый имезәләр, Чыр елатып күлмәк кигезәләр,— Тәгәрмәчле бишекләр генә Варисларын көтә еллар буе Туган йортта ишекләр генә.
Оныкларың кәнфит кимерәләр, Асфальт юлдан чыр-чу йөгерәләр — Табаннарын камыл кадамый Бишек тә юк, әлли-бәлли дә юк, Чөнки хәзер әби карамый.
Бернәрсә дә үзгәрмәгән дисәм, Дөрес, кайбер нәрсә үзгәрә. Көлтә кую бетте, шуңа хәзер Кырда калса кала тезмәләр.
Үзгәрешләр алай күп тә түгел, Кайтасыбыз да юк үткәнгә.
Түшәмнәрдә «куян» бии, Кояш чакыра тышка. Хәрәкәткә дәшә заман һәрбер тукталышта. Бүлмәгә куылган суда • Бит чылату? Җиткән! Язгы сулар, ташкын булып, Төшә биеклектән.
Бар тереклек хәрәкәттә Ява, ага, бара Күтәрелсәң, кояш белән Якыная ара
Таш булып таш та тарала Суламыйча торса. Ачыгыз тәрәзәләрне, Тәрәзәгез булса!
IV
Язгы һава шундый тәмле, Шалкан кебек сусыл.
Яшәү ул — шул: син илеңнең
Авазына кушыл!
Күр, әнә тынычлык кошы
Ак күгәрчен куна.
Бөеклекне эзләп ятма Китаплардан гына.
Шаккатырмасын бөекнең Даны, көче, яше...
Ул — илеңдә, хәрәкәттә Ул — үзеңдә яши. Киләчәккә барасы бар, Саубуллашыйк, ягез Ачыгыз тәрәзәләрне, Булса тәрәзәгез!
Көрәк кирәк түгел, бәрәңгеләр . Калса кала җирдә — түтәлдә.
«Уфалла»ны күптән оныттылар, Ташу да юк хәзер симәнә.
Буш басу да калмый, һич югында Рәхәтләнеп үлән сибәләр...
«Тик бер генә телем ак ипине Авыз итсәм әгәр бу көнне, Өр-яңадан терелеп китәр идем, Йөгереп китәр идем шикелле».
Синең сүзләр. Зәйдән ул хикмәтне Табып кайтты әткәй ахырда...
Син юк идең инде... Бу вакыйга Булгандыр күк ерак гасырда.
Сугыш әтиләрне — янган утта. Сезне бозлы суда сынады. Сугыштан соң, җирдә тәмуг диеп Сөйләдегез Хиросиманы.
Ә уйласаң, үзгәрешләр бик күп, Җиңеләйде дөнья халыкка. Җиңеләйгән саен, якынайдык Хиросима дигән тәмугка.
Үзгәрешләр бик күп, сез сугышны Җиңгән кебек, без дә ахырда Бу афәтне кичеп чыкса идек Алда торган яңа гасырга.
..Әнкәй, әнкәй, ә мин һаман исән. Инде байтак юллар тапталган. Синең янга бер барырмын әле, Барырмын да кабат кайталмам.
Үзе килмәгән шул, тик хат кына Яза икән бу дип уйлама...
Улым, кызым Тыныч дөньялыктан Хат язсалар иде миңа да.
Ике алма...
Алмагач ул нигә кирәк, диләр, Алмаларын өзеп алмагач. ...Беренче ел ике алма өздем. Ике алма... ике алмагач.
Кеп-кечкенә сабый иде алар, Ялгыш тисәң, сына торганнар.
Еллар үтте... инде бага-бага Алма бирә алыр булганнар.
Әгәр саклый белсәң, җилләргә дә, Давылларга да дим түзәрләр... Ике алма... миңа иң зур бәхет, Калганнарын инде өзәрләр.
Тукта, мизгел
Кабат-кабат
кабат кабатланмас, Үзәк өзелер дә үзгәрелер. Тукта, тукта бары бер минутка, Миңа кайгы алып килгән мизгел!
Вакыт ага, әмма мизгелләрен Хәтер җыел кала сайлап кына. Тояк тавышы килә. Шулай чаба
Шатлык алып килер җайдак кына
Кеше була бик шатлыклы хәлдә, Кеше була бик кайгылы хәлдә. Көнлек мәшәкатьләр арасында Кеше кабына — яна мизгелләрдә.
Хәсрәт китердем, дип син курыкма! Тукта, тукта, мизгел, бер минутка!
Үзгә моң
Д Г
Актанышның һәйбәт туфрагында Томырылып үскән ак каен Көтмәгәндә юл чатына чыгып Күкрәгемә салды башкаен.
Юлларым гел бер тирәдән үткән, Күп мәртәбә күрми узганым.
Агылып керде җанга үзгә язмыш, Назлап китте җанны үзгә моң.
Коелмасын дигән кебек кенә Кагылып алам алкаларыңа, Без гаеплемени күңелләрнең Үз-үзләрен тапмаганына.
Юатырга теләп йөрәгемне Башны салам ябалдашыңа,
Әллә инде үзебез ашыгабыз, Әллә инде вакыт ашыга.
Тик соң бугай инде, юлдашыма Ак каеным минем, дияргә, Йөрәгемне учларыма кысып Кала бары башны ияргә.
Миңа юлны дәвам итү кирәк, Кузгаламын... чыккан юл озын...
Кала каен җиде юл чатында, Калдырасым килми ялгызын.
Ак каеным кулын болгар иде,— Ис инде, җил, зинһар ис инде... Ак каеным, Синдә кала моңым...
Алга чакыра юлым, хуш инде!
Соңгы чиктә
Ахыргача!
Ахыргача барам,
Үз язмышым үз язмышын табар. Бал кортлары әнә соңгы чиктә Канатлары тузып капланалар.
Ахыргача!
Ахыргача барам,
Җырланмаган җырым кирәк әле. Былбыллар да әнә соңгы чиктә Туктап кала ярылып йөрәкләре.
Ахыргача!
Ахыргача барам,
Сөенә-сөенә дөнья чистартуга — Тукраннарның мигә, соңгы чиктә, Тукылдауларыннан кан савыла.
Ахыргача!
Ахыргача барам,
Юк, калмады көчне саклар чама, Чорлар аша хәбәр китерергә Янып егылачак атлар чаба.
Яңа гасыр, әнә, капка ача — Ахыргача барам, Ахыр>ача!