Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Нарат
Кигән яшел гимнастерка. Кыңгыр төшкән пилоткасы: Мәгърур басып тора нарат. Әйтерсең лә чик сакчысы.
Кошлар сайрый, ниндидер өн Килә июль кырларыннан. Уяу монда бар табигать,— Нәкъ ил чигендәге сыман.
Ә мин ятам засадада — Тын бакчада, кырда түгел. Постта торган абыемны һаман сагына минем күңел.
Ул да шулай пилоткадан, Яшел гимнастерка киеп. Сакта тора ил чигендә, Сакта тора — нарат кебек.
Ул еракта, бик еракта...
Карыйм мин яшел наратка — Икәү илне саклыйбыз күк. Ул да — сакта, мин дә — сакта.
Чегән кызы күк үзе, Кара тут көләч йөзе.
Чәчләре куе, бөдрә. Тарагы ничек керә?..
Алтындай улы исә Ак тәнле булып үсә.—
Тумыштан шундый булган. Бодай башагы сыман.
Көләләр:
— Кемгә тарткан?
...Көнбагыш чәчәк аткан!
Кемнеке диим аны? —
Ул бит кояш туганы!..