Логотип Казан Утлары
Драма

ӘНИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР


ИКЕ ПӘРДӘЛЕ ДРАМАТИК ХИКӘЯ
Ана — Бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга...
Һади Такташ
Кат ц^а ш а л а р:
Гөлфинә — 45 яшьтә.
Валентина — 30 яшьтә.
Алтынчәч — 32 яшьтә.
Дилемма — 20 яшендә.
Баш врач — өлкән яшьтәге ханым.
Айзарә Әхәтовна — палата врачы, 50 яшьләрендә.
Нина — сестра, 19 яшьтә.
Исемсез хатын — 30 тирәләрендә.
Вазыйфа — Дилемманың канланасы-.
Римма — Дилемманың әнисе / Икесе дэ 50 ЯШЬЛЭР тирәсендә.
Вакыйга безнең заманда шәһәрдәге бала тудыру йортларының берсендә бара.
Беренче пәрдә
Бала табу йорты палатасы. Коридорның да б'ер өлеше һәм врач кабинеты күренә. Якты дөньяга гөнаһсыз нарасыйлар килгән урын. Кеше туган җир. Сәхнәнең ике ягында ике бншек эленгән. Ак төс фонында алар төрле төсләргә буялган, бизәкле булулары белән игътибарны җәлеп итеп торалар. Ике бишек янында ике Ана утыра. Вакыйгада катнашучылардан аермалы буларак, аларның киемнәре бишекләр шикелле үк бизәк ле, чәчәкле. Пәрдә ачылганда бишекләр янындагы ике Ана. бишек җырын җырлап, бишекләрне тирбәтәләр.
Әлли-бәлли, бәллием. Йокла, балам, нәнием. Тәмләп йокла, бәбием. Сакта тора әниең.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү, Әлли-бәлли, бәлли-бәү. Беренче Ана. Иокла, улым, батырым.
Икенче Ана. Иокла, кызым, матурым.
Икәү бергә. Иокла, минем бергенәм, Чәчәккенәм, гөлгенәм. Әлли-бәлли, бәлли-бәү. Әлли-бәлли, бәлли-бәү. Йөрәгемнең пәрасы, Ике күзем карасы, Мәхәббәтем чаткысы. Күңелемнең яктысы. Әлли-бәлли, бәлли-бәү. Әлли-бәлли. бәлли-бәү.
Җырны ике Ана сүзсез генә дәвам итәләр. Шул җыр белән бала тапкан аналар па латасы яктыра. Вакыт иртә. Аналар йокыдан уянып, юынып, ясанып бала ларын имезергә китергәнне көтәләр. Алтынчәч белән Валентина караватларында утырып торалар. Дилемма яткан. Гөлфинә аяк өстендә.
Гөлфинә /Дилемма караваты янына килеп). Тор әйдә, кызым, тор. Синең яшьтә озак яту килешми. (Дилемма борылып яткач.) Бигрәк иркә семьяда үскәнсең, ахрысы, авыр булыр яшәве. (Алтынчәч янына кил».) Нихәл соң, Алтынчәч?
Алтынчәч. Яхшы.
Гөлфинә- Исемең бигрәк матур инде. Алтынчәч. Үзем ямьсез, әйеме?
Гөлфинә. Ямьсез дип инде... Бер дә ул хәтле ямьсез түгел. Матурлык ул туйда гына кирәк. Үзеңә ишең табылган бит әле. Балагыз бар. Ямь шул була инде, Алтынчәч айналаем.
Алтынчәч. Безнеңчә каян беләсез?
Гөлфинә. Казахчамы? Белмим, Чимкентка кунакка барган идек тә шунда бер казах апасыннан ишеттем. Бигрәк матур сүз — айналаем. Матур сүзләрне яратам мин, Алтынчәч... Бер киңәш биримме. Алтынчәч? Син һәрвакыт елмаеп йөр, елмайганда син бик чибәрләнәсең. Ямьсез дип әйткәннәренә ышанма, бик ямьле, бик матур син, айналаем.
Алтынчәч (елмаеп). Рәхмәт.
Гөлфинә (караватында мышык-мышык елап утыручы Валентина янына килә). Нн булды, Валентина. нигә җылыйсың?
Валентина. Куркам.
Гөлфин ә. Нидән?
Валентина. Әгәр дә минем сөтем җитмәсә? Ул ачтан үлсә? Юк, ул үлсә, мин дә яшәмәячәкмен. Ул минем соңгы өметем.
Гөлфинә (килеп). Тукта, тиле. Тапкансың җылар нәрсә Җиңел котылганыңа сөенеп кенә йөрергә кирәк сиңа. Җылап бала үстереп булмый ул, җаным. Көлеп йөр. балаң да синнән көлергә өйрәнсен.
Валентина. Карагыз әле минем күк-рәкләргә. Бик бәләкәйләр бит. Ничек аның сөте җитсен.
Гөлфинә. Алай димә, Валентина. Тфү. тфү. күз тимәсен, болардан әле колын имезергә була. Беренчемне тапканда бөтенләй юк иде әле минем. Эзләре генә бар иде. Әле дә хәтеремдә, өйләнешеп беренче йоклаган төнне Зарифулла, минем ирем инде, кягылмакчы була, кулы шуа да китә тегенең, шуа да китә. Менә шул күкрәкне, Валентина җаным, унбер бала имеп үстеләр. Уникенчесе монда керергә көтеп тора. Улларым Газинур Гафиятуллин кебек, кызларым Галиябанудан ким түгел СССР иллә-рендә. Әле район больницасында табып шундыйлар. Казан больницасында тап' сам, нинди булмаслар иде. Менә шу- ңарга күрә, уникенчесе тагын да шәбрәк булсын дип, Казан роддомына килдем. Зарифулла әйта. алмыйлар сине, син анда учетта түгел, ди. Ашыкма, мин әйтәм. Табар чагым җиткәнне чамаладым да сеңелләремә килдем. Тулгак тота башлагач, скорый помощька шылтыраттылар да... алмый нишләсеннәр. Туам дигән баланы туктатып булмый ич...
Дилемма. Туктап торыгыз әле әзрәк кенә.
Гөлфинә. Ни дидең, сеңлем?
Дилемма. Бик күп сөйлисез!
Гөлфинә (Дилемма янына килеп). Балту н инде мин шулай, тел бистәсе. Зарифулла да шуның өчен әрли үземне. Нишлисең, синең сыман бер беребезгә сырт куеп ятсак та. күңелле булмас иде. (Алтынчәчкә.) Шулай бит, айналаем?
Алтынчәч. Шулай.
Гөлфинә (Алтынчәч янына килеп). Син үзең Казанда торасыңмы соң, Алтынчәч?
Алтынчәч. Юк, Ульбада
Гөлфинә. Ульба? Кайда соң ул?
Алтынчәч. Казахстанда.
Гөлфинә. И-и-и! Монда ничек килеп эләктең?
Алтынчәч. Шулай туры килде инде. Мәскәүгә бара идем, апаларга.
Гөлфинә. Ирең беләме соң монда тапканыңны?
Алтынчәч. Юк.
Гөлфинә. Хәбәр иттер, ятмасын дөньясын онытып. Туганнарың бармы соң Казанда?
Алтынчәч. Юк.
Гөлфинә. Пәрәмәч! Ничәнче балаң?
Алтынчәч. Беренче.
Гөлфинә. Ничә яшь соң үзеңә?
Алтынчәч. Утыз ике.
Гөлфинә. Кияүгә соң чыктыңмыни?
Алтынчәч. Әйе, соң. Ямьсез бит мин — алучы булмады.
Гөлфинә. Алай димә. Әйтмә алай дип. Бала тапкан хатын ямьсез булмый. Юкны сөйләмә икенче тапкыр, Алтынчәч, рнза-бәхил түгел.
Алтынчәч. Кызым да ямьсез булыр микән? Малай булуын теләгән идем.
Гөлфинә. Хәзер малайның, кызның аермасы юк. Хәзер барысы да үз бәхетләре белән туалар. Әнә,, минекеләр тупырдап торалар. Унике булдылар бит. малай җаным, унике Бик күп инде, әйеме?
Валентина. Куп түгел. Гуля апа. Мин егермене табар идем.
Гөлфинә. Егермегә хатын-кызның чыдамы җитсә дә, гомере җитмидер ул.
Валентина. Вез җиде ел көттек. Ой, белсәгез.., Саша, мин, Сашаның әтиләре, минекеләр — барыбыз да көттек. Бармаган больница. күренмәгән доктор калмады. Җиде ел! Саша белән икәүләп сүзләрнең ннндиләрен генә ишетмәдек. Ой-ой!... Буйга узгач ничек сакладык без аны. Гуля апа!.
Гөлфинә. Шуңа күрә зур булып туган да инде ул.
Валентина. Өч кило да алты йөз илле грамм.
Гөлфинә. Артык зур булып туганны врачлар яратып бетерми шул.
Валентина. Яшәр микән? Ой, куркам... Белсәгез курыкканымны. Яшәр микән. Гуля апа?
Гөлфинә. Мондагылар җыелып туена барабыз әле малаеңның, чакырсаң.
Валентина. Чакырам. Гуля апа, барыгызны да чакырам. Шундый туй булыр!.. Ой. кызлар!.. Кызлар! Белмисез шатлыгымны, белмисез куан-ганымны! Аны бары тик җиде ел бала көткән хатын-кыз гына аңлый. Балам бар бит минем, улым бар! Исеме Саша булачак. Әтисе дә Саша, улым да Саша! Александр Александрович. Ой, ничек яратам мин аның әтисен. Кызлар! Сез күз алдына да китерә алмыйсыз, ничек мин аны яратам.
Гөлфи н ә. Безнең дә иребез бар. Ярат- масак, шул ирдән унике бала тапмас идек.
Ишек төбенә Исемсез хатын килеп, сөйләшкәнне посыбрак тыңлап тора.
Валентина. Сез бәхетле. Гуля апа. Унике балагыз бар.
Гөлфинә. Нәселебез шундый инде. Мин үзем Зарифулланың җиле тиеп китсә дә балага узам. Тик менә сеңелебез генә, Казанга китте дә ире белән икәүдән бер баланың күзенә карап торалар.
Валентина. Юк, юк! Мин!.. Менә күрерсез!..
Гөлфинә. Була. була... Бер юлы ачылгач, була инде ул. Валентина. Бигрәк 'матур исем инде Валентина. Марҗа булган булсам, мин үземә Валентина куштырган булыр идем. Син, Валентина, миңа Гуля димә инде, ярыймы. Үз исемем белән әйт. ярыймы.
Валентина. Әйтүе читен бит.
Гөлфинә. Бер дә кыен түгел. Гөл-фи- нә. Гөл. гөл, гөл... цветок, цветок... Беләсеңме цветокнд!? Менә шул инде. Финә- сен үзем дә белмим. Гөлфинә.
Валентина. Гульфина. Гульфина апа.
Гөлфинә. Менә. Менә бит, менә. Онытма гына инде хәзер. Гөлфинә нәрсә ул. менә авыр исемнәр була ул. Әйткәндә телең сынарлык. Сугыш вакытында безнең авылга эвакуирынныйлар килгән иде. Безгә дә бер семья урнашкан. Мин аларны бик аз гына хәтерлим. Әни сөйли: бик тиз бер-беребезгә ияләштек, ди. Сөйләшергә дә өйрәндем, ди. Тик менә бабайларның гына исемен әйтә алмый изаландым. ди. Үзебезчә Самат бабай дип әйткән идем дә, пажалысты үз исемем белән әйтегез инде, дип әйтә ди бабай. Язып алып ике ай ятладым, ди, әни әйтә, көчкә өйрәндем, ди. Миңа әйткән иде, мин дә әйтә алмадым. Әкрен генә иҗекләп кенә әйтеп була, бергә җыеп тиз генә әйтеп булмый. Яле, син әйтә алырсың микән, Валентина? Са-му-ил Со-ло- мо-но-вич.
Валентина. Самуил Соломонович.
Гөлфинә. Синең телең килешеп тора шул андый исемнәргә. Һәр халыкның үз теле шул. Шуңа күрә әйбәт тә. Бөтенесе дә матур Валентина, милый мой дорогой. Кара нинди матур сүзләр. Валентина җаным, дисәң дә рәхәт бит.
Дилемма. Ой! Перестаньте, ради бога.
Гөлфинә. Дәшмим, дәшмим, сеңелем, ачуланма, зинһар... Ә синең исемең ничек, сеңелем?.. (Дилемма эндәшмәгәч.) Казан роддомының шул инде аның, районда булса... Өченче баламны тапканда Малаевка авылының бер хатыны белән бер караватта яттык. Рәхәтләндек кенә сөйләшеп. (Ишек төбендәге Исемсез хатынны күреп. янына килә.) Карап- карап торам да, ни кермисез, ни китмисез. Я, кереп утырыгыз, я...
Хатын. Миңа анда керергә ярамый.
Гөлфинә, Нишләп ярамасын ди! Монда барыбыз да бертигез.
Хатын. Мин бүтән отделениедан.
Гөлфинә. Булсагыз ни. Бездә йогышлы авырулар ятмый. Сезнең палатагыз кайда соң?
Хатын. Аста.
Гөлфинә. Анда ниндиләр ята?
Хатын. Мйнем кебекләр.
Гөлфинә. Сез нинди соң?
Хатын. Баласыз хатын.
Гөлфинә. Балагыз булмыймыни? Әйтәм аны... Ә сез бер дә кайгырмагыз. Балалардан кем рәхәт күргән. Интегеп, азапланып үстерәсең, үстерәсең дә... Әнә безнең күрше Хәдичә апа малайлары. кайсы кая таралышып бетте, адреслары да билгесез.
Коридордан Айзарә Әх этой на килә.
Айзарә (исемсез хатынга). Сез тагын биредә? Соңгы тапкыр кисәтәм, әгәр тагын бу отделе ниега керсәгез..
Хатын. Китәм, китәм... (Югала.)
Айзарә (Гөлфинәгә). Ә сез монда нишләп торасыз? Керегез палатагызга.
Гөлфинә. Балам булмый, ди.
Айзарә. Булмаса, сез табып бирмәкче буласызмы?
Гөлфинә. Юатырга кирәк бит кешене.
Айзарә. Юатырга... Ятыгыз урыныгызга. (Палатага керә).
Гөлфинә (аңа иярә). Сез врач кеше, алай дип әйтү сезгә килешми.
Айзарә. Аларга монда кереп йөрергә рөхсәт ителми, аңлыйсызмы? Сезгә дә теләсә кайда йөрергә ярамый.
Гөлфинә. Харап икән. Тегеләй ярамый, болай ярамый. Кешенең авыр хәсрәте бар. Җаны үрсәләнәдер, аңа сөйләшеп җиңеләергә кирәк.
Айзарә. Биредән чыккач иркенләп сөй-ләшерсез.
Гөлфинә. Аны кайчан күрәм мин.
Айзарә. Я, я, булды, тынычланыгыз. Ул хатынга сез дә, без дә ярдәм итә алмыйбыз. Моннан ун ел элек баласын төшерткән ул. Беренче баласын. Шуннан бүтән балага узмаган. Ул вакытта врачларны тыңламаган. Хәзер йөри. Без нишли алабыз, я? Бирегез әле кулыгызны. (Гөлфинәнең пульсын тыңлаганнан соң.) Яхшы. Тик шулай да бик күп йөрмәгез. (Валентина янына килеп.) Я, сезнең хәлләр ничек?
Гөлфинә. Курка ул.
Айзарә (Валентинага). Нидән?
Валентина. Сөтем җитә микән?
Айзарә. Җитмәсә, әйтерләр. Борчылмагыз. Барысы да яхшы булыр. (Дилем ма янына килеп.) Бүген тордыгызмы әле?
Дилемма. Юк.
Айзарә. Бераз йөрергә кирәк.
Дилемма. Йөрергә ярамый миңа.
Айзарә. Нигә?
Дилемма. Шулай. Сез врач — сез белергә тиеш. Олы корсаклы булып каласым килми.
Айзарә. Ай-яй, күп беләсез! (Гөлфинәне күрсәтеп.) Әнә бу апага карагыз, унике бала анасы — тал чыбыгы кебек зифа.
Гөлфинә. Безнең бит май җыеп ятарга вакыт юк.
Дилемма. Гомумән, әйтегез аларга. Миңа дәваланырга, ял итәргә кирәк, ә биредә базар.
Айзарә (хатыннарга). Нигә шул чак лы тавышланасыз?
Валентина. Кем тавышлана? Безме? Без сөйләшәбез генә. Айзарә Әхәтовна.
Айзарә. Әкренрәк сөйләшергә кирәк.
Гөлфинә (Валентинага әкрен генә) Чебен тимәс чер итәрләр командасыннан икән теге.
Айзарә (Алтынчәч Ә сез ничек?
Алтынчәч. Яхшы.
Айзарә. Молодец. Йөрергә ашыкмагыз. сезгә иртәрәк әле.
Алтынчәч. Әйтегез әле. кызлар әтиләренә охшыйлармы, әниләренәме?
Айзарә. Ә рез кемгә охшавын теләр идегез?
Алтынчәч. Миңа түгел. Күреп торасыз. Ямьсез бит мин
Айзарә. Кем әйтте аны сезгә?
Алтынчәч. Минем яныма бер егет тә якын килмәде.
Айзарә. Димәк, җүләрләр.
Гөлфинә. Мин дә шулай дидем. Нәрсәгә сиңа егетләр, ирең булгач...
Айзарә (Гөлфинәгә). Утырыгыз урыныгызга. Бөтен җиргә өлгерәсез, бөтенесен күрәсез, бөтенесен ишетәсез сез.
Гөлфинә. И күңелсез сезнең Казаныгызда. район больницасында рәхәтләнеп йөри идем.
Тышта ирләр тавышы ишетелә.
Валентина (тәрәзә төбенә менеп баса да форточкадан кычкыра). Саша!- Сашенька!.. Мин бу! Бу мин! 'Таныйсыңмы мине?! Ә?!. Яхшы! Борчылма. Сашенька!
Айзарә (Валентина янына килеп). Төшегез хәзер үк.
Валентина. Доктор... Айзарә Әхәтовна... Зинһар өчен, пожалуйста... Саша килгән бит, Сашенька... Бер генә сүз әйтәм... (Форточкага башын тыгып.) Са- ша-а!.. Син мине яратасыңмы, Са-ша-а?
Айзарә. Әйткәнне аңлыйсызмы, юкмы?
Валентина (тәрәзә төбеннән тешәтешә). Аңлыйм, доктор. аңлыйм. (Айзарә Әхәтовнаны кочаклап.) Ой, белсәгез иде, доктор, белсәгез иде! . Безнең бакчабыз бар. Айзарә Әхәтовна, чәчәкләр күп. Мин сезгә чәчәкләр китерәм әле. Барыгызга да. барыгызга да...
Айзарә. Яхшы, яхшы... Китерерсез. Тик тынычланыгыз. Тынычрак булырга кирәк, бала ашатасыгыз бар.
Валентина. Булды, булды, доктор. Ни әйтсәгез дә тыңлыйм. (Караватына барып утыра.)
Айзарә. Менә нәрсә кадерле әниләр, форточка ирләр белән сөйләшү өчен уелмаган. Әгәр дә тагын шулай кылансагыз, кадаклап куячакбыз. Өйләрегезгә кайткач сөйләшерсез. Аңлашыламы?
Валентина. Аңлашыла, доктор, аңлашыла.
Гөлфинә. Өйгә кайткач ирләр белән сөйләшергә вакыт буламыни ул... Кешенең ирләре ир төсле. Безнеке йөридер чабып.
Айзарә. Я, ярый... Тик, зинһар, әкренрәк... (Чыгып китә.)
янына килеп).
Балаларның елаганы ишетелә. Арбага шул елакларны төяп сестра Нина керә.
Нина. Ягез әле, апалар, алыгыз әле җылакларыгызны. Тик сабыр, сабыр... Кабаланмыйча гына. (Балаларны, аналарына өләшә. Валентинага.) Баланы алай кысып тотмыйлар, күрсәттем бит мин сезгә.
Валентина. Я төшеп китәр.
Нина. Китми. Әнә апага карагыз. (Алтынчәчкә.) Башта ашатыгыз, нәрсә эзлисез аның битендә? Алар әлегә барысы да бер төсле.
Валентина. Түгел... Минеке...
Нина. Сөйләшмәгез. (Дилеммага.) Ә сез нигә ашатмыйсыз?
Дилемма. Ашатырмын, борчылмагыз.
Нина. Мине борчылыр өчен укыттылар. (Арбаны алып чыгып китә.)
Бала имезгәндә генә була торган илаһи тынлык урннша Ул тынлыкны балалармын дәррәү елап алуы гына бозгалый. Ут бишек тибрәтүче ике Ананы гына яктырта. Алар үз җырларын дәвам итәләр.
Беренче Ана. Сайрар кошлар тынып калган,
Исәр җилләр ялга талган: Изге тынлык бу дөньяда — Бала имезә Ана, Бала имезә Ана.
, Ага сулар тып-тын гына, Тып-тын урман тыңлап тора: Изге мизгел бу дөньяда — Бала имезә Ана, Бала имезә Ана.
Бергә. Атмый торсын атар туплар — Дөрләмәсен хәтәр утлар: Тынлык кирәк бу дөньяга — Бала имезә Ана, Бала имезә Ана.
Җырның соңгы юлларында сестра Нина тамаклары туеп, тынып калган балаларны төяп чыгып китә. Палата эче, коридор яктыра.
Гөлфинә. Бик үзсүзле булыр, ахры...
Валентина. Каян беләсез аны, Гульфина апа?
Гөлфинә. Белмәскә... Мин аларның кайсы нинди буласын карынымда ятканда ук беләм. Нурисламым селкенеп тә карамады, хәзер дә йокы ярата. Әлфиям Тел тибенеп торды, хәзер дә өстендә юрганын тотмый, Фәритем кцбырсына да кыбырсына иде. һаман утырган урынында тик кенә утыра алмый — боргалана...
Алтынчәч. Ә минем кызым үземә охшамаган. Аның сеңлесенә охшаган. Ә ул чибәр. Аңарга сокланмаган егет юк.
Валентина. Минеке нәкъ минем каенанам. (Тавыш ишетеп кинәт тәрәзәгә ташлана.) Ой, кызлар, килегез әле, килегез. Бер көтү. Минекеләр. (Тәрәзә тө бенэ менеп. форточкадан кычкыра.) Әни-и!.. Исәнме, әнием. Исәнмесез, Антонина Сергеевна. (Хатыннарга карап.) Минем каенанам. (Урамга.) Борчылмагыз... Искиткеч!.. Алдым, барысын да алдым.. Антонина Сергеевна, оныгыгыз сезгә охшаган Честнде слово. Ә?.. Юк, юк, нормально... Сашаны ач йөртмәгез. Саша, тәмле ашаталармы сине? Кара аны. ач йөрмә.
Гөлфинә. (Валентинаның итәгеннән тартып). Валентина, сора әле, безнеке күренми микән шунда. Зарифулла күренми микән?
Валентина. Хәзер, хәзер, Гуля апа... Әй, Саша, Зарифулла күренмиме анда. Ә?.. ГУля апаның ире.
Гөлфинә. Гөлфинә диген. Валентина, Гуля дигәнне аңламый бит инде ул Зарифулла. .
Валентина. Әй, Саша! Гульфина апаның ире анда булса, әйт, Гульфина апа сине эзли диген. Ә?.. (Гелфинэгә.) Ниндирәк соң ул, Гульфина апа?
Гөлфинә. Авыл кешесе әллә каян танылып тора ин^е. Кара чәчле булыр. Мыегы бар. Борыһының сул канатында бәләкәй генә миңе дә бар. Уң кулын болгап йөрер. Керфекләре озын. Уртача буйлы. Өстене ни кигәндер — белмим инде.
Валентина. Әй, Саша, әйбәтләп тыңла. Кара чәчЛе, борынында миңе бар. Озын керфекле, уртача буйлы, уң кулын болгап йөри. Аңладыңмы? Аңладыңмы, Сашенька? Тапсаң, шушы тәрәзәгә килсен. Әнә. әнә шул син басып торган җиргә килсен. (Кинәт Гөлфинәгә таба борылып.) Гульфина апа! Карале, теге түгелме?
Гөлфинә (тәрәзәдән карап). Шул үзе. алабай. (Валентина янына менеп баса. Алар хәзер икәүләп берберсен бүлешә-бүлешә сөйләшәләр.)
Валентина. Саша! Саша! Кирәкми. Әнә ул үзе.
Гөлфинә. Зариф, чукынчык, нишләп йөрисең?.. Ә?.. Авылда әллә эшең беткәнме монда йөрмәсәң. Ә?.. Ни булсын ди миңа. Ничек эзләп таптың?.. Передача алып килдеңме?.. Балалар ни хәлдә..
Валентина. Саша!.. Әни!.. Чәчәкләр алып килегез!.. Күп итеп чәчәкләр алып килегез. Ә?.. Озакламыйм... Әйтәм бит. барысы да нормально.
Гөлфинә. Зарифулла, мине ишетәсеңме? Гөлсинә сыерны сауганда үзең дә карап тор, сыерның гадәтен беләсең. Айраттан хат юкмы? Айдарны кара, су буена төшмәсен. Казларны алып кайтып ябарга онытмагыз.
Валентина. Саша, ак күлмәгең гардеробның антресоленда. Безне алырга килгәндә галстук тагып кил.
Гөлфинә. Зарифулла. Зарифулла _________________
Бар кайт, монда болганып норма, сүз әйтмәсеннәр. Уракка төшмәдегезме әле? Карап йөрт комбаеныңны. Былтыр да өч көн ремонтлап яттың.
Валентина. Саша, дүрт көннән чыгам. Килеп йөрмә, үзем кайтырмын.
Валентина. Әни!..
Гөлфинә. Зарифулла чукынчык, тукта, кая чабасың?
Валентина, Әни!..
Гөлфинә. Зарифулла...
Сестра Нина керә.
Нина. Әй, сез, төшегез әле аннан тизрәк!
Гөлфинә. Ярый, бар инде бар, Зарифулла. (Тәрәзә төбеннән төшеп, тәрәзәдән карап тора.)
Нина. Кемгә әйтәләр. (Валентинаның ' итәгеннән тарта.)
Валентина. Саша!. Әни!.. Антонина Сергеевна! Сау булыгыз (Төшә.)
Нина. Әгәр дә ачык форточка янында торып күкрәкләрегезгә салкын тидерсәгез... Бала чага түгел бит инде сез. әйткәнне тыңларга кирәк. Врачка әйтәм.
Гөлфинә. Врач үзе дә белә инде. Миңа салкын тими ул. сеңелем.
Нина. Соңгы тапкыр кисәтәм.
Валентина. Зинһар, гафу итегез.
Нина (Дилемма янына килеп). Сез нигә балагызны ашатмадыгыз?
Дилемма. Каян беләсез?
Нина. Белмәсәм. мин биредә эшләмәс идем. Нигә ашатмадыгыз.
Дилемма. Нигә әле сез минем белән андый тонда сөйләшәсез?
Нина. Мин нормаль тонда сөйләшәм. Сез балагызны ашатмагансыз. Мин сәбәбен белергә тиеш.
Дилемма. Минем күкрәкләрем авырта.
Нина. Врач беләме бу турыда?. Нигә эндәшмисез?.. Яхшы. Мин хәзер үк врачка әйтәм. (Чыгып китә.)
Гөлфинә. Син, сеңелем, алар белән матуррак сөйләш. Алар синең балаңны караучылар ич. Нәрсә, әллә имиләреңнең башы ярылганмы? Бала тапканчы белмисең шул ул нишләргә кирәген. Аны угалап, массаж ясап торырга кирәк. Әллә нинди әле син, сеңелем. Әллә бер зур начальникның баласымы? Безне санга сукмавыңмы?
Валентина Без биредә барыбыз да аналар.
Гөлфинә. Дөрес әйтә Валентина, монда бөтенебез бертигез. Ачылып китеп сөйләшсәң, без дә каршыңда көлеп торыр идек. Алай ярамый.
Дилемма. Сөйләп бетердеңме?
Гөлфинә. Юк әле
Анзарә Әхәтовна белән Ннна керәләр.
Нина. Мин үлчәп карадым. Айзарә Әхэтов1Ш, бала ашатылмаган.
Айзарә (Дилеммага). Күрсәтегез әле күкрәк; әрегезне. (Караватка иелеп Дилемманың күкрәкләрен карый.) Икесе дә нормаль. Ничек авырталар? Имезгәндәме? һэрвакытмы?
Дилемма. Һәрвакыт.
Айзарә. Ягез әле, карыйк тагын бер мәртәбә.
Д и л е м ма Карадыгыз — җитәр.
Айзарә. Гафу итегез, мин белергә тиеш.
Дилемма. Белегез алайса, авыртмыйлар.
Айзарә. Авыртмыйлар? Нигә, алай булгач?..
Дилемма. Кирәкми.
Айзарә. Ничек кирәкми?
Дилемма. Теләмим.
Айзарә. Ачыграк итеп әйтегез.
Дилемма. Теләмим имезергә.
Айзарә. Ни өчен?
Дилемма. Теләмим — бетте китте. Нигә бәйләнәсез?
Айзарә. Сабыррак. сабыррак. Әйдәгез, җайлап кына сөйләшик. Мин бит сезнең палатагызның врачы, шуңа күрә мин белергә тиеш. Тиешме? Ни өчен балагызны имезергә теләмисез?..
Пауза.
Дилемма. Миңа ул кирәкми.
(Әлегэ хәтле сөйләшкәнне дикъкать белән тыңлап утырган өч хатын — Гөлфинә. Валентина. Алтынчәч аягүрә басалар.)
Айзарә (хатыннарга). Утырыгыз, ханымнар. Сабыр. (Дилеммага.) Сәбәбе җитдиме?
Дилемма. Җитди.
Айз арә. Ирегез бармы?
Дилемма (паузадан соң). Юк. Юк минем ирем.
(Бишек тирбәтүче Аналар бишек җырын башлыйлар.)
Әлли-бәлли бәбкәсе.
Көйләр көйли әнкәсе, Әнкәсенең янында Бәбкәсенең әттәсе.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү, Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Палата яктырганда Анзарә Әхәтовна да. Нина да юк. Алтынчәч караватында елап утыра. Аның ике ягына Гөлфинә белән Валентина утырганнар.
Гөлфинә. Алтынчәч, айналаем, бәгырь кисәгем, тукта. Я. нигә, нигә инде җылыйсың?
Валентина. Алтынчәч, милая, хорошая...
Гөлфинә. Ул бала безгә дә кызганыч. Нишләтик соң инде? Алданалар шул. Хатын-кыз алданыр өчен яратылгандыр инде.
Валентина. Җылама. Алтынчәч, күрерсең, барысы да яхшы булыр. Кызып китеп кенә ул. Тынычланыр, уйланыр. барысы да яхшы булыр. Җылама инде, югыйсә, мин дә җылый башлыйм. Бөтен кеше өчен дә җылап бетереп булмый ич инде. Без үзебез дә аның белән сөйләшербез.
Гөлфинә. (Алтынчәч елаудан туктагач). Менә шулай. Сабырлык сары алтын. Сездә дә шулай диләрме?
Алтынчәч. Әйе...
Валентина. Ә балаларга сездә ничек иркәләп дәшәләр, Алтынчәч?
Алтынчәч. Колынчагым... Чырагым... Балапаным... Кымбатым...
Гөлфинә. И-и-и, кара ничаклы матур сүзләр...
Алтынчәч. Күп алар.
Валентина. Ә бездә соколик ты мой, золотце мое, солнышко мое, сынуля, дочурка, лапочка. ненаглядный, ненаглядная...
Гөлфинә. Бигрәк тә күп инде матур сүзләр. Матур сүзләрне яратам шул мин. Бәгырь кисәгем, багалмам, йөрәк маем, матурым, тәтием. күземнең карасы, алтыным, көмешем, сандугачым, карлыгачым, гөлкәем... Шундый сүзләрне әйтергә тилмерүчеләр дә бар бит дөньяда- Әйтергә теләмәгәннәр дә бар.
Алтынчәч. Барыбер ул хаклы түгел. Хаклы түгел. Кемдер теләмәгән дип кенә ана үз баласыннан баш тартырга тиеш түгел. Бала өчен ата җаваплы түгел, ана җаваплы. Ананың хакы юк. (Караватында яткан Дилем мага карап.) Хакың юк. Кемнеңдер үчен баладан алырга хакың юк.
Гөлфин ә. Алтынчәч..
Алтынчәч. Тыймагыз мине, юатмагыз. Мин барыбер аңа әйтәсемне әйтәм. Ул аңларга тиеш. (Дилеммага.) Хакың юк синең. Табигать сиңа олы бәхет биргән. Бала табу бәхетен биргән. Син рәхмәт әйтәсе урынга...
Гөлфинә. Я инде, я. Шаярта гына бит ул. (Дилеммага.) Юри генә бит син, сеңелем, әйеме?
(Дилемма эндәшми. Дөресрәге, хатыннарның сүзләрен ишетми дә ул. ишетергә дә теләми...)
Алтынчәч. Шаярмасын да. Бала шаяра торган нәрсә түгел. Уенчык түгел ул. Уенчыкны да ташлап калдырмыйлар юньле кеше балалары. Ире юк, имеш. Минем дә ирем юк. Ләкин баламның атасы бар. Егетләр карамады миңа, кулымнан тотып сөям дип әйт кән кешем булмады. Кияүгә алырга да теләмәделәр. Картаеп барганымны аңлагач, берәвесенә үзем ялындым. Бала анасы ит мине, дидем. Бу дөньядан ба ла анасы булып китәсем килде. Көлде генә ул берәү миннән, ышанмады чынлап әйткән сүзләремә, бәлки курыккандыр да. Икенчесенә ялындым. Йөземә карарга курыксаң, төнлә кил, караңгыда йөземне күрмәссең, дидем. Бала табасым килә, дидем. Синең балаң икәнен берәүгә дә әйтмәм, дип ант иттем, җыладым. Көлмәде ул миннән, аңлады мине. Мең-мең рәхмәтләр яусын аңа, ул мине бәхетле итте. Мин — ана, минем балам бар. Миннән соң да минем каным аңарда калачак. җанымның бер өлеше аңарда булачак. Минем балам минем күкрәк сөтемне имгәндә миннән дә бәхетле кем бар дөньяда! Ничек син?.. Җаның ничек чыдый?..
Валентина (елап җибәреп). Юк, мин ышанмыйм моңа. Теләсәгез нишләтегез, мин ышанмыйм. Ышанырга да теләмим.
Гөлфинә. Ягез, булды. Дөнья күрмәгәнсез әле сез. Бер дә ишеткәнегез юк мәллә? Ятыгыз урыннарыгызга. Ятасыгыз килмәсә, коридорда йөрегез. Нәрсә икәүләп ташландыгыз кешегә? Кешене сүгү җиңел ул. (Дилемма караваты янына утырып.) Нәрсә, алдандыңмыни, сеңелем? Син бик бетеренмә. Нишләтәсең инде хәзер. Боларга ачу ланма да. Алар сине якын итеп кенә... Я, торып утыр. Сеңелем тәмле күчтәнәчләр керткән, әйбәтләп сөйләшә-сөйләшә ашыйк. Җиңеләеп китәрсең. Сөйләш син. хәсрәтеңне эчеңә җыеп барма. Имез син балаңны. Алырсыңмы, алмассыңмы, башта имез. Аннан соң үзең дә тагын бер кат уйларсың. Иргә исең китмәсен. Ир-ат ир-ат инде ул — ишек алдындагы әтәч кебек. Балаңны күргәч, ул да әле икенчерәк уйлар. Нәрсә, өйләнгән нәрсә идемени? Әтиең-әниең бармы соң?
Дилемма. Китегез.
Гөлфинә. Кит дигәч— Китәрмен. Без монда гомер буе ятмыйбыз, күп булса атна-ун көн. Яныңа килгәннәрне куарга ашыкма. Юкса, килүче дә булмас. Ялгыз, башың нишләрсең? Тор әйдә, тор, киреләнмә. Әдрисен әйт сине ал-даган молгуньнең, без аңа хат язып салыйк... Яшь әле син, күп нәрсәне белмисең. Менә мин төннәрен уянып китәм дә, балаларымның барысының да баш ларыннан сыйпап чыгам. Ә сыйпарлык кешең булмаса...
Дилемма. Китегез, дидем.
Гөлфинә. Бәгырең каткан синең, җанкисәгем. Авыр булачак үзеңә дә бүтәннәргә дә. Бәгыре каткан кеше куркыныч бит ул, сеңелкәем. Изгелек тә эшли алмый ул, эшләгән изгелекнең дә кадерен белми. Балаңның рәнҗүеннән
курык ичмасам. Ананың рәнҗүе балага, баланың рәнҗүе анага төшә ул, дип әйтә минем әни. (Айзарә Әхэтовнаның кергәнен күреп.) Менә әле сөйләшәбез, иптәш врач, бик матур гына сөйләшәбез.
Айзарә (Дилеммага). Нигә алдашасыз, Менгличева? Ирегез бар бит сезнең... Нигә эндәшмисез?
Дилемма. Нигә сез миннән сорау аласыз?
Айзарә. Мин сезнең врачыгыз.
Дилемма. Врач булсагыз, үз эшегез белән шөгыльләнегез. Сорау алу сезнең эш түгел. .
Айзарә. Сез, ирем юк, дидегез. Сезнең ирегез бар. Законлы ирегез бар... Нигә эндәшмисез? (Кызыксынып тыңлап торган хатыннарга.) Мөмкин булса, беразга гына чыгып торыгыз әле, ханымнар. (Хатыннар чыгып киткәч.) Сезнең законлы ирегез бар, Менгличева.
Дилемма. Әйе, бар. Шуннан?
Айзарә. Сез аның белән бергә торасыз.
Дилемма. Әйе. торабыз.
Айзарә. Нигә алдашырга?
Дилемма. Анысы минем эш.
Айзарә. Сезнең баланы алырга теләмәвегезне ирегез беләме?
Дилемма. Үзеннән сорагыз.
А йз Ул командировкада.
Дилемма. Ул студотрядта. Сезгә бездән ни кирәк?
Айзарә. Миңа сездән берни дә кирәкми, иптәш Менгличева. Мине сезнең балагызның язмышы борчый.
Дилемма. Нигә сез аңа борчыласыз?
Айзарә. Баланың әнисе борчылмый икән, кемдер борчылырга тиеш ич инде. Мин аңламыйм сезне, Менгличева.
Дилемма. Аңлашылмаслык ни бар? Баланы алмаячакмын, һәм минем законлы ирем дә шул ук фикердә.
Айзарә. Ни өчен?
Дилемма. Әлегә безгә бала кирәкми. Ул безгә комачаулый.
Айзарә. Нйчек?
Дилемма. Бала карарга безнең вакытыбыз юк. Безгә икебезгә дә укып бетерергә кирәк.
Айзарә. Әниләрегез бармы?
Дилемма. Без аларга бурычлы булырга теләмибез. Икебез дә.
Айзарә. Алайса нигә балага узарга иде?
Дилемма. Ул безнең ялгышыбыз. Айзарә. Нигә абортка кермәдегез?
Дилемма. Беренче баланы төшерткәннән соң икенче балага узмавыгыз ихтимал, диделәр. Кем белә, бәлки безгә киләчәктә бала кирәк булыр.
Айзарә. Шундый тыныч сөйләшәсез!-.
Дилемма. Ә нигә ахылдарга?.. Артык эмоция сәламәтлеккә зарарлы.
Айзарә. Сүз сезнең балагыз турында бара.
Дилемма. Аңлыйм. Беләм.
Айзарә. Аңлап бетермисез, сеңелем.
Дилемма. Сез нәрсә?.. Сеңелем дә сеңелем. Әйттеләр бит сезгә — бала безгә кирәкми. Кемгә кирәк — шул алсын. Минем... Безнең бернинди дә претензиябез юк һәм булмаячак та.
Айзарә. Ирегезне чакыртып кайтарырга туры килер.
Дилемма. Файдасы булмаячак. Без икебез дә принципиаль кешеләр.
Айз ар ә. Әниләрегез белән сөйләшәчәкбез...
Дилемма. Сөйләшегез. Телиләр икән — алсыннар. Тик безгә претензияләре булмасын.
Айзарә. Коточкыч! Мондый хәлне беренче талкыр очратам.
Дилемма. Тагын очратырсыз да икенче булыр... Нигә карап торасыз? Оялтырга теләпме? Юкка тырышасыз.
Айзарә. Сез укыган институтка хәбәр итәчәкбез.
Дилемма. Без ул вариантны да уйладык.. Без җинаять эшләмибез. Аборт ясатып үтергәнгә хөкем итмиләр, ә моның өчен нигә хөкем итәргә тиешләр? Ни аермасы бар?
Айзарә (кыза төшеп). Кем карарга тиеш сезнең балагызны? Уйладыгызмы шул хакта? Кем карарга тиеш?
Дилемма. Кабатлап әйтәм: кемгә кирәк шул карар. Андыйларны карый торган махсус урыннар бар.
Айзарә. Дәүләт җилкәсенә?
Диле мма. Дәүләтнең җилкәсе юк. Дәүләт үзе кешеләр җиакәсендә утыра. Дәүләткә хезмәт итәргә кешеләр кирәк. Кирәк икән — үстерсен.
Айзарә. Иманыгыз бармы сезнең? Дилемма. Мин ул сүзйе аңламыйм. Айзарә. Бишек җыры беләсезме сез? Дилемма. Безгә аны өйрәтмәделәр. Айзарә Сез бит ана!
Дилемма. Мин хатын-кыз гына. Ул миңа корсакта чакта ук ят иде.
Айзарә. Кеше исемен йөртәсез бит сез! I
Дилемма. Кеше исемен йөртүчеләр миллиард белән исәпләнә. Барысы да сез күз алдына китергәнчә түгелдер. Сез тормышны үзегезчә күрәсез, мин үземчә. Мин бит, нигә минемчә уйламыйсыз, дип бәйләнмим, нигә сез үз рецептыгыз белән миңа бәйләнәсез?
Айзарә. Туктагыз әле, бәлки сез чынлап түгелдер, ә? Болай гынадыр, безне сынап карау өчен генәдер?
Дилемма. Ә нигә сезне сынарга? Ул минем вазифама керми. Шулай ук
мине сынау да сезнең эш түгел. Мин ничек телим, шулай яшим.
Айзарә. Әгәр мин үзем теләгәнчә булса сезне моннан типкәләп чыгарыр идем.
Дилемма. Чыгарыгыз. Булдыра алсагыз.
А й з а р ә. Кызганычка каршы, гуманность дигән нәрсә бар дөньяда. Кешелеклелек бар.
Дилемма. Әйе. бар. Кызганычка каршы...
Ай зар ә. Ичмасам. имезә торыгыз. Чыкканда алмассыз.
Дилемма. Сез врачлар телендә сөйләшмисез. авыл апасы кебек сөйләшәсез. Нигә мица аны имезергә? Ярамый миңа аны имезергә. Ияләшмәсен... Мин арыдым, миңа ял итәргә кирәк. Мәсьәлә ачык. Калганын үзегез хәл итәрсез.
Айзарә. Бәлки уйларсыз, ә, сеңелкәем. бәгырькәем. Карале күзләремә, карале. Күңелеңнең бер почмагында, бәлки миһырб^н очкыны калгандыр? Карале күзләремә. (Дилемма эндәшмәгәч, әкрен генә урыныннан тора да ишеккә юнәлә. Аны коридорда хатыннар каршы алалар.)
Валентина. Доктор...
Айзарә. Барыгыз керегез. (Кабинетына уза. Хәле бетеп урындыкка утыра. Сестра Нина керә.)
Нина. Айзарә Әхәтовна... Сезгә ни булды. Айзарә Әхәтовна? Нигә шулай карап торасыз, Айзарә Әхәтовна?
Айзарә. Йөргән егетең бармы синең, Ниночка?
Нина. Нигә сорыйсыз, Айзарә Әхәтовна?... Бар.
Айзарә. Әйбәтме?
Нина. Кайсы мәгънәдә?
Айзарә. Ниночка, әйтмә шул кайсы м&гънәдә дигән мәгънәсез сүзне.
Нина. Гафу итегез, яратамы дип сорыйсызмы? Кем белә инде аны.
Айзарә. Ә кем белергә тиеш?
Нина. Мин, билгеле.
Айзарә. Ошыймы сиңа монда?
Нина. Кайсы мәгънәдә, Айзарә Әхәтовна?.. Гафу итегез. Айзарә Әхәтовна, ошамаса, эшләмәс идем. Ничаклы бала, бәхетле аналар.
Айзарә. Ә бәхетсезләре? Ә бәхетле булырга теләмәгәннәре?
Нина. Тормыш бит, Айзарә Әхәтовна. Төрлесе була... Бәхетлеләр күбрәк...
Айзарә. Бишенче палатадагы Мен- гличевага баласын кертмәгез.
Нина. Яхшы, Айзарә Әхәтовна.
Айзарә. Туктагыз әле, бәлки алып керергәдер, ә? Бәлки... Ничек уйлыйсыз, Ниночка?
Нина. Белмим.
Айзарә. Ә кем белергә тиеш?
Нина. Сез әллә нинди, Айзарә Әхәтовна.
Айзарә. Мин ул хатын белән сөйләш-
Нина. Ә нигә аның белән сөйләшеп торырга.
Айзарә. Кеше ич ул.
Нина. Кеше? Кеше андый булмый, Айзарә Әхәтовна.
Айзарә. Нинди була?
Нина. Кеше төсле була.
Айзарә. Әнисен чакыртыгыз әле аның. Иренең әнисен дә.
Ниңа. Яхшы, Айзарә Әхәтовна.
Айзарә. Син бишек җыры беләсеңме, Ниночка?
Нина. Кайсы мәгънәдә?.. Гафу итегез...
Айзарә. Ярый, калдыр мине үземне генә. Әз генә ял итим. (Чыгып китә. Ишектә Гөлфинә.)
Гөфин * Керергә ярыймы соң?
Айзарә. Ни бар?
Гөлфинә. Болай гына иде...
Айзарә. Керегез соң алайса, болай гына.
Гөлфинә (кереп утырып). Эчем пошып китте әле менә.
А йз арә. Нидән?
Гөлфинә. Нидән дип... Әллә ничек бит.
Айзарә. Нәрсә әллә ничек?
Гөлфинә. Бөтен җирдә дә шулай микән?
Айзарә. Ничек?
Гөлфинә. Беләсез ич инде.
Айзарә. Барыгыз, кереп ятыгыз. Сез һәрвакыт аяк өстендә. Өзлегеп китсәгез...
Гөлфинә. Өзлексә тагы. Кызык та түгел.
Айзарә. Биредә кәмит күрсәтмиләр бит.
Гөлфинә. Күрсәтәләр икән шул менә. Авылга кайтып сөйләсәм, ышанмыйлар инде.
Айзарә. Авылда бөтенесе әйбәтмени?
Гөлфинә. Төрлесе бар да, болай ук түгел инде барыбер. Ирләр кайда да азгын инде, хатын-кызның болай булганы юктыр.
Айзарә. Әйе, шулай булуына ияләш- мәсәк иде. Ирсез бала үстерүгә инде ияләштек, күнектек. Ирсез бала тапканнарның балаларын алмавына ияләшеп барабыз. Ә монда... Ирле-хатын- лы икесе дә салкын акыл белән... Монысына да ияләшсәк, кем булабыз инде без, балаларыбыз кем була?..
Гөлфин ә. Шулай шул.
Айзарә. Бишек җырларын онытып барабыз...
Гөлфинә. Шулай шул.- Онытып барабыз икән шул... Авыр инде сезгә дә монда эшләве, әйеме? Үзегезнең балаларыгыз бармы соң?
Ай зар ә. Бар.
Гөлфинә. Берәү генәме?
Айзарә. Өчәү.
Гөлфинә. Анысы яхшы икән әле.
Айзарә. Кем белә инде. Улым, кызым дип башларыннан сыйпарга вакыт та юк. Чабабыз да чабабыз.
Гөлфинә. Баштан сыйпар өчен күп вакыт кирәкми анысы. Гел сыйпап торганны да яратмый бала-чага. Күңелең изгедә булса, тоя ул бала-чага әнисенең күңелен. Әтисен дә шулай.
Айзарә. Шулайдыр. Сезнең тәҗрибә зуррак.
Гөлфинә. Кеше булсыннар иде инде, ил алдында оятка калдырмасыннар иде. Үзең генә беләсәң ул, авыр булса да түзәсең, менә ил сөйләсә балаңны хурлап, анысын күтәреп булмыйдыр? Олы ма лайга әтисе Зарифулла әйтә әле беркөн, кара аны. әгәр кешеләр алдында яман атың чыкса, сиңа бер сүз әйтмим, үзем басу капкасына чыгып асылынам, ди. Көлеп кенә йөрисе урынга, әллә нинди күңелсез нәрсәләр сөйләшеп утырабыз, әйеме?.. Карагыз әле, аны бездән чыгарсагыз яхшы булыр иде.
Айзарә. Кая чыгарыйк? Бөтен палаталарда да сезнең кебек кешеләр.
Гөлфинә. Шулаен шулай да. Мин үзем болай түзем халык та, икебез бик ни бит. Бала дигән нәрсә аларга бигрәк кадерле. Ул-бу булып куймагае дип куркам.
Валентина (ашыгып килеп керә). Доктор!.. Әйдәгез тизрәк... Алтынчәч!.. Алтынчәч!.. (Барысы да ашыгып палатага юнәләләр. Бишек җыры дәвам игә): Әлли-бәлли. бәбием, Кая киткән әниең?
МәМи алырга киткән, Әз генә көт. нәнием. Әлли-бәлли. бәлли-бәү, Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Палата эче яктырганда палатада Гөлфинә. Валентина. Алтынчәч һәм сестра Нина. Дилемма юк. Караватында яткан Алтынчәчкә Нина яңа гына укол када-
Нина (Гөлфинә белән Валентинага). Әкренрәк йөрегез, йокласын.
Гөлфинә. Баласын үзем имезәм. сеңелем, сөтем җитәрлек минем.
Нина. Ятыгыз әле урыныгызга.
Гөлфинә. Ятам, сеңелем, ятам. (Караватына барып ята. Нина чыгып киткәч.) Менә, күрдеңме инде. Валентина. Бик артык нитәргә ярамый. Үз нервыңа үзең баш булырга кирәк.
Валентина. Алтынчәчнең баласы кызганыч.
Гөлфинә. Яле. син, юкны сөйләмә. Монда баланы ачтан үтерәләр димени. Үзе дә бик әйбәт булыр. Үтә, диде бит врач.
Валентина. Барысы да шул кабәхәт аркасында...
Гөлфинә. Булды дим. җитте. (Пауза. Тышта ир-атның кычкырган тавышы ишетелә.)
Валентина. Саша... (Торып тәрәзә янына бара. Тавышланырга ярамый дигәнне кулы белән ишарәләп аңлата. Саша аңламагач, тәрәзә төбенә менеп, форточкадан башын тыгып аңлата.) Сашуля! Бездә йоклыйлар... Бар, җа-ным, кайт. Яхшы. Бөтенесе дә яхшы. (Тәрәзә төбеннән төшеп.) Ачуланмагыз инде. Гульфина апа. Килгән бит.
Гөлфинә. Менә кызык, нигә ачуланыйм.
Дилемма керә Форточканы яба. Валентина урыныннан торып форточканы
Дилемма. Ябыгыз. Сквозняк.
Гөлфинә. Нинди сквозняк булсын. Алтынчәчкә һава кирәк.
Дилемма. Ябыгыз, диләр. (Тора башлый.)
Валентина. Килеп кенә кара. Хәзер форточкадан тотып ыргытам. -Синең сулышыңны иснәп ятарга монда, поганая!
Дилемма. Замолчи!
Валентина. Вот я замолчу тебе, стерва. •
Гөлфинә. Валентина, ярамый, нишлисең... (Дилеммага.) Әйтеп торалар бит сиңа. Күреп торасың Алтынчәчнең хәлен. (Дилемма җәймәсенә бөркәнеп ята. Гөлфинә торып Валентина янына килә, караватының читенә утыра.) Син сүгенмә, Валентина. ямьсез сүзләр әйтмә.
Валентина. Ул гына аз әле аңа...
Гөлфинә. Барыбер кирәкми. Кешене ямьсез суз әйтеп төзәтеп булмый. Аннары синең ул сүзләреңне улың ишетеп ята... Әйе. әйе^ ишетми димә, күңеле белән ишетә ул. Бала ул синең нн уйлаганыңа хәтле ишетеп ята. Тәмсез телле хатыннарның балалары да тәмсез телле була.
Валентина. Сезнең бер дә сүгенгәнегез юкмы?
Гөлфинә. Юк.
Валентина. Эштә дәме?
Гөлфинә. Барыбер инде ул. Эштә ни, өйдә ни.
Валентина. Эй, безнең эштә! Ике сүзнең берендә...
Гөлфинә. Бездә дә инде анысы. Сыер саудым мин унике ел. Сүгенәләр.
Хатын-кызлар сүгенә, Валентина җаным. Тик торганнан сүгенә. Сыерны да сүгә, сет алырга килгән шоферны да сүгә. Өенә кайткач та сүгенә. Әллә нинди сүгенү сүзләре беләләр, матур сүз белмиләр. Әнә врач әйтеп торды: бишек җырларын онытып барабыз, ди. Шунда эчемнән генә оялып куйдым. Мин дә байтактан җырлаганым юк икән бишек җырын. Гел җырлап тормасак, онытыла шул ул. Син бишек җыры беләсеңме, Валентина?
Валентина. Вишек җыры?.. Бишек җыры... Белмим бит. Гульфина апа.
Алтынчәч. Ә мин беләм...
Гөлфинә. Менә уяттык та... (Алтынчәч янына килеп.) Син йокла, Алтынчәч айналаем, йокла... Телемне тыя алмыйм шул, телемне.
Алтынчәч. Мин йокламый идем. Сөйләшегез, мин сезне тыңлап ятыйм.
Гөлфинә. Юк инде, юк, сестра сөйләшмәскә кушты.
Алтынчәч. Минем сезне тыңлыйсым килә.
Валентина (Алтынчәч янына килеп). Куркыттың бит. Алтынчәч. Яхшымы инде хәзер?
Алтынчәч. Сөйләшегез.
Гөлфинә. Сөйләш дигәндә сүзен дә табып булмый бит ул. Менә әле хәлең яхшыргач, синнән бишек җырыгызны җырлатабыз. Авылга отып алып кайтам. Аптырасыннар әле балалар.
Валентина. Мин дә Сашага әйтәм, язып алып килсен. (Дилемма урыныннан торып чыгып китә.)
Гөлфинә. Түзмәде. Башына уй керә башлады ахрысы. Борсалана. Без әле бергәләп юри ул барында өчәүләп бишек җыры җырларбыз. Әйтте диярсең, үкереп җылаячак. Аннары, китерегез минем баламны, диячәк. Җырның шунысы яхшы — үзәккә барып кадала. Бервакыт безнең авылда мондый хәл булган. Бер кыз төбәлеп әнисенә карап тора икән. Нигә шулай карап торасың, кызым, дип сораган әнисе. Синнән туганыма хурланып карап торам, дигән кыз. Шул көнне авылга концерт килгән икән. Шунда бер җырчы бик моңлы итеп «Әнием, күз нурым» дигән җырны җырлаган. Шул җырны тыңлаганнан соң теге кыз клубта җылап җибәргән. Өйләренә кайткач. әнисен кочаклап, әнием — күз нурым, гафу ит мине, дип җылаган. Аннары соң, күрше авылда — Салтыкта болай булган. (Гөлфинә сөйли, безгә аның ни сөйләгәне ишетелми. Коридорда исемсез хатын пәйда була. Палатада сөйләшкән сүзне тыңлап тора. Сестра Нина килгәнне күргәч, качмакчы була да. кире уйлап. Нинаның каршы- сына килә.)
Нина. Тагын сез?! Бүген үк бездән чыгып китәсез. Кисәтеп арыдым.
Хатын. Зинһар, тавышланмагыз инде. Бер генә нәрсә сорыйм.
Нина. Сорамагыз да, тыңламыйм да. Хәзер үк чыгып китегез.
Хатын. Сестра-
Нина. Чыгып китегез. (Коридордан килүче Айзарә Әхәтовнага.) Айзарә Әхәтовна. мин берни эшли алмыйм. Милиция чакыра алмыйм бит инде.
Айзарә. Кем җибәрә соң аны монда?
Нина. Кем белә. Ничә тапкыр әйттем. Без белмибез, диләр.
Хатын. Иптәш врач... Зинһар өчен...
Айзарә. Әйткәнне аңлыйсызмы сез, юкмы?
Хатын. Аңлыйм. Зинһар өчен, тыңлагыз мине. Әз генә.
Айзарә. Я, тыңлыйм, тыңлыйм. (Кабинетка уза. Исемсез хатын аңа ияреп керә.) Я, тыңлыйм. Нинди кеше соң сез, әйтеп торалар лабаса. Я, сөйләгез.
Хатын. Гинекология бүлегеннән мин.
Айзарә. Беләм.
Хатын. Балам юк минем. Дәваланам.
Айзарә. Беләм.
Хатын. Мин белмәдем. Яшь идем әле. Аборт ясатырга куштылар. Шулай туры килде... Врачлар әйтте — тыңламадым. Ышанмадым. Яшь идем әле мин... Бүтән булмады... Балам юк минем...
Айзарә. Ә мин нишли алам?
Хатын. Бала кирәк миңа. Ярдәм итегез.
Айзарә. Ярдәм?.. Нинди ярдәм?
Хатын. Бала кирәк миңа.
Айзарә. Әйттегез.
Хатын. Аерылышабыз, ди. Ирем. Мин аны яратам. Мин ансыз тора алмыйм. Башта баланы төшертте, үзе кушты, хәзер, аерылышабыз, ди. Бала кирәк миңа, ди. Бала кирәк миңа.
Айзарә. Аңладым бит инде, җанкисәгем. Берни дә эшли алмыйм бит мин сезгә.
Хатын. Эшли аласыз. Мин ишеттем.
Айзарә. Нәрсә ишеттегез?
Хатын. Теләсәгез, эшли аласыз.
Айзарә. Әйтегез соң ничек эшли алам?
Хатын (колагыннан алтын алкаларын. бармакларыннан йөзекләрен салып өстәлгә. Айзарә алдына куя). Мәгез, алыгыз.
Айзарә. Нәрсә болар?
Хатын. Алыгыз, сезгә. Тик, зинһар, ярдәм итегез.
Айзарә. Җыеп алыгыз әле боларны. һәм барыгыз чыгып китегез. Барыгыз!
Хатын. Туктагыз әле.
3 «к. У » № 6
33
Айзарә (урыныннан торып). Мин сезгә әйттем.
Хатын (алка. йөзекләрен алып). Ярый, ярый, ачуланмагыз. Тик ярдәм генә итегез. (Айзарәнең каршына тезләнеп.) Ярдәм итегез миңа. Миңа әйттеләр. Өйрәттеләр. Роддомнан бала алып чыгып була, диделәр. Мин иремне алдадым. Балага уздым. дидем. Роддомга бала табарга керәм, дидем. Ул әлегә командировкада. Ул командировкада чакта кердем. Ярдәм итегез миңа!
Айзарә. Кызганычка каршы, мин сезгә берничек тә ярдәм и-тә алмыйм.
Хатын. Аласыз. Мин барысын да беләм. Баласын алмый диделәр. Бирегез миңа шул баланы. #
Айзарә. Торыгыз. Яле, торыгыз, тор. Утырыгыз. Тынычланыгыз. Хәзер инде мине тыңлагыз. Тыңлый аласызмы мине?
Хатын. Тыңлыйм.
Айзарә. Алкаларыгызны. йөзекләрегезне киегез.
Хатын. Киям, киям...
Айзарә. Менә шулай. Инде менә болай: кем сезгә әйткәндер артык бала бар дип, белмим. Әмма булган очрак та да болай гына җиңел генә эшләнми ул. Бала бит. адәм баласы! Монда итәк астыннан гына алыш-биреш итәргә — сорочи базары түгел.
Хатын. Әйттеләр, мөмкин, диделәр.
Айзарә. Кем әйткән, шул килеп безне өйрәтсен — ничек эшлиләр икән. Менә мин сезгә әйтәм: сезгә бала биргән очракта да сезнең бала түгеллеген ирегез белергә тиеш.
Хатын. Ул белергә тиеш түгел. Ул риза булмаячак. Мин аңарга әйттем, бала алыйк, дидем, риза булмады.
Айзарә. Башкача мөмкин түгел. Закон бар.
Хатын. Ярдәм итегез.
Айзарә. Нинди кеше соң сез?... Мин сезгә әйтеп торам.
Хатын. Ярдәм итегез. (Җан ачысы белән кычкырып.) Бала кирәк миңа! Миңа бала кирәк!.. Бала кирәк!.. (Ике ана бишек җырын дәвам итәләр ):
Йөрәгемнең парәсе,
Ике күзем карасы, Мәхәббәтем чаткысы. Күңелемнең яктысы. Әлли-бәлли, бәлли-бәү, Әлли-бәлли, бәлли-бәү...
Шушы көй белән беренче пәрдә тәмамлана.
Икенче пәрдә
Беренче пәрдәдәге күренеш. Бишек тирбәтүче ике Ана бишек җырын дәвам итәләр:
Куанычларым, шатлыгым булып, Балам-багалмам.
Үсәрсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем, Күземнең нуры.
Күчәрсеңме син?
Бәхет гөлемнең чәчәге булып. Былбыл кошкаем.
Яшәрсеңме син?
Әнием, диеп, кадерлем, диеп. Сандугачкаем.
Дәшәрсеңме син?
Гомрең сукмагын зур юллар буйлап.
Өмет йолдызым.
Үтәрсеңме син?
Илеңнең данын Намус. Вөҗданың, Балам, әй, балам, I
Итәрсеңме син?
Коридор әкренләп яктыра. Сестра Нина тамаклары тук балаларны палата дан төяп алып чыга. Ана Валентина иярә.
Ни - Сез кая ?
Валентина. Озатып куям.
Нина. Ни өчен?
Валентина. Ул-бу булмагае.
Нина. Ни булсын ди аларга? Мин алар өчен сездән күбрәк җавап бирәм.
Валентина. Сашенькага карап кына калыйм инде.
Нина Имезгәндә карамадыгызмыни?
Валентина. Эх. Ниночка, аңа карап туеп буламыни’ Сезнең әле балагыз юк... белмисез.
Нина. Бала уенчык түгел. (Арбасын этеп китә.)
Валентина (палатага кереп). Бигрәк кырыс бу Нина.
Гөлфинә. Шулай тиештер аңа. Род- домдагы бөтен хатыннар белән кочаклашып йөри алмый ич. Аңа эш эшләргә кирәк. Син, Валентина, аның кырыслыгын әйтмә, балаларны ничек итеп тотуын кара. Мин үз баламны да алай матур итеп тота алмыйм.
Алтынчәч. Рәхә-әт.
Валентина. Нәрсә рәхәт. Алтынчәч?
Алтынчәч. Сезгә дә шулаймы, бала имгәч, җанга рәхәт.
Валентина. Сиңа да шулай, да? Минем тәннәрем рәхәтләнеп, җиңеләеп китә. Менә хәзер мин җип-җиңел... Әйдәгез, кызлар, хәзер утырып ашыйбыз. Сезнең дә ашыйсыгыз киләме, ә минем һаман тамак туймый.
Алтынчәч. Минем ашыйсым килми.
Валентина. Алдашма. Алтынчәч. Син, беләм, юри генә. Нигә ояласың? Минем мондагы передачаны ашап бетерерлек түгел. Килегез, Гульфина апа. Графиня Гульфина, кушать подано.
Гөлфинә. Графиня ничек дип әйтә инде?
Валентина (графиня булып). Мерси.
Гөлфинә (графиня булып). Мирси. Алтынчәч, подходи.
Алтынчәч. Мин графиня түгелмени?
Валентина. Син княгиня, Алтынчәч. Гөлфинә. Кайсысы зур соң аларның? Валентина. Кем белә инде анысын. Эх, рәхәте, кызлар!.. Эшлисе юк, ашап кына ят, ә? Шулай да эшемне сагынам.
Алтынчәч. Кем булып эшлисең, Валентина?
Валентина. Штукатур-маляр.
Гөлфинә. Сагынырлык эш икән шул.
Валентина. Алай димәгез, Гульфина апа, һәр эшнең үз матурлыгы бар. Эшемнән дә бигрәк бригададагы иптәш кызларымны сагындым. Менә бусы алар күчтәнәче. Нигә туктадың, Алтынчәч? Оялма инде, аша.
Гөлфинә. Казахларда аша димиләр, җиең, җиең диләр.
Валентина. Җиең, җиең, Алтынчәч.
Алтынчәч. Миңа чыннан да җитте. Рәхмәт. (Хатыннар үзенең караватында китап укып яткан Дилеммага карап- карап алалар. Гомумән. Дилеммага аларның берсе дә битараф түгел. Бу юлы Гөлфинә Дилемма ягына карый да Валентинага пышылдый.)
Гөлфинә. Чакырмыйбызмы?
Валентина. Китабын укысын.
Гөлфинә. Аңламыйдыр ул, бу нидә укып була димени?
Валентина. Ничек кенә аңлый әле... Булды. Безнең бригадир Соня апа әйтмешли, алла акбар. Хәзер нишлибез? Ятып йоклыйбызмы?
Гөлфинә. Ашагач ук йокларга ярамый, диләр. Алтынчәчнең бишек җырын өйрәнәсебез бар. Таралыр вакыт җитә.
Валентина. Алтынчәч, давай.
Алтынчәч. Ярый микән соң монда?
Гөлфинә. Монда да бишек җыры җырларга ярамагач... Әйдә.
Алтынчәч (казах халкының бишек җырларыннан берсен әкрен генә җырлый).
Көзимнең агы, карасы, Жүригимниң парасы. Дуние камды ойлатпас, Көңилимниң данасы. Әлдн, балам, әлди.
Айналаен, шырагым, Көлге биткен корагым, Жагамдагы кондызым, Әүедеги җолдызым. Әлди, балам, әлди.
Айналаеын балам — ай,
Айналсын сенең анаң — ай, Әлдилеп сени сүйгендә Анаңның болар күңили җай. Әлди, балам, әлди.
Гөлфинә. Үзәкләрне өзеп ала шул.
Валентина. Кем булып эшлисең син, Алтынчәч?
Алтынчәч. Балалар бакчасында тәрбияче идем.
Гөлфинә. Күренеп тора шул.
Валентина. Нигә идем дисең, Алтынчәч.
Алтынчәч. Хәзер эшләмим. Дүрт ай. Беленә башлагач, киттем.
Валентина. Беленсә ни...
Гөлфинә. Алай димә, Валентина. Кеше бит ул, беләсең... Бигрәк тә хатын- кыз, аны моны уйлап тормый, әйтә дә сала. Син берәүдән дә курыкма да, оялма да, Алтынчәч. Син бит аны зина кылып тапмаган.
Алтынчәч. Әни җылады.
Гөлфинә. Әниләр җылый инде ул, нишләтәсең. Аңлагач, җыламас әле. Син бит инде уналты-унҗиде яшьлек кыз түгел.
Валентина. Кызык бу тормыш дигәнең, әйеме? Ишетеп, тыңлап, күреп торасың... Безнең бригадада гел хатын- кызлар. Утырып сөйләшәбез дә кайвакыт. үзебез шаккатабыз. Барысына да ирләр гаепле!
Гөлфинә. Ничек ирләр гаепле?
Валентина. Ир кешеләр бетеп бара бит, Гульфина апа, «Мурзилка» журналына бесплатное приложение булып кына яшиләр. Кемне генә тыңласаң да, шуны әйтә. Безнең Соня апа да әйтә, ирләргә ышаныч юк, ди. Ертыгыма ямау булыр дип чыккан буласың кияүгә, аннары гомер буе интегәсең исерек ир тәрбияләп, ди.
Гөлфинә. Кем соң инде ул Соня апа дигәнең?
Валентина. Безнең бригадир.
Гөлфинә. Шулай бик күп беләмени?
Валентина. Аның инде пенсиягә чыгарга вакыты җитә. Күргән инде дөньяны. Ире бик эчә.
Гөлфинә. Эчерткәч эчә инде.
Клубта — вечерларда Зарифулла бии башласа да, җырлый башласа да, кызлар моңардан көләләр. Мөршидә кушылып көлә. Шуннан мин Зарифулла үгез кебек үкереп җырлый башласа, аңа кушылам да китәм, Зарифулланың җырлый белмәгәне сизелми дә. минем тавыш матур да, көчле дә. Биергә дә Зарифулланы чакырам, ул аю кебек әйләнгәндә мин моның тирәсендә күбәләк шикелле бөтереләм. Менә без ничә ел инде Зарифулла белән авызга авыз куеп яшибез, Мөршидә ирдән иргә йөри.
Алтынчәч. Сез бит чибәр дә, Гөлфинә апа.
Гөлфинә. И, Алтынчәч. Нинди чибәр булыйм?! Кылыч борын, иләк авыз, акай күз — нинди чибәр булыйм. Менә син үзеңне үзең ким санап юкка йөрисең, хатын-кызның чибәрлеге йөзендә түгел, айналаем, хәйләсендә. Мин чибәр дип көзгегә карап тор син. Чибәр икәнлегеңә ышансаң, бүтәннәр дә ышана. Үзең ышанмагач, бүтәннәр ничек ышансын?! Менә мин ^вызымны бәләкәй итеп күрсәтер өчен бөреп йөрим. Күзләремне акайтып, авызны җырып елмаеп җибә- рәм, Зарифулла авызга кереп китәрдәй булып сокланып карап тора.
Валентина. Ә минем Саша мороженое ярата. Яратканын сиздермәскә тырыша. Мин юри мороженое саткан җирдән үткәндә. Саша мороженое алыйк әле, дип ялынам. Миңа ала бу, үзенә алмый. Үзеңә дә ал, дип бәйләнәм, аңа да алдыртам. Мыекларын ялый-ялый кимерә Саша мороженоены. Ә мин мороженое яратмыйм, шулай да яраткан булып кыланам.
Гөлфинә. Менә, менә, менә... Хәйләкәр төлке. Саша мине ярата, дигән була. Ничек яратмасын мондый хатынны! Әйтем бит. ирләр алар сабый бала белән бер. Без яхшы булсак, алар яхшы, без начар булсак, алар да начар. Дөньяның тоткасы — хатын-кызда. Патшалар да хатыннары сүзеннән чыкмаган. Хатыны әйткән икән мондый закон чыгар дип, икенче көнне үк патша шундый закон чыгарган. Без, дип ирләр түш кенә 'киереп йөри, эшләүчеләре без аның.
Валентина (патша хатыны булып уйнап күрсата). Саша, Александр Борисович, шундый закон чыгар!...
Гөлфинә. Алай түгел, Валентина, кычкырып түгел, кычкырганны ярат мый ир-ат. Җайлап кына, йокларга яткач, ул сине кочакларга үрелгәндә... (Валентина. Алтынчан көләлар.)
Алтынчәч. Шундый итеп сөйлисез, Гөлфинә апа...
Гөлфинә. Ышанмыйсызмы? Әйт әле, синең кызыңның атасы өйләнгән кешеме? Әйт инде, әйт, нәрсәсе оят аның.
Валентина. Әле җитмәсә балаларны ятим итеп ташлап чыгып китәләр, ди.
Гелфинә. Чуртым да белми синең Соня апаң. Валентина милый мой, дорогой, әйбәт хатыннарны ире ташлап китми.
Валентина. Ничек кенә китә әле. Минем иптәш кызым бар иде. искиткеч иде. Аны ташлап. бер юньсезгә өйләнде ире.
Гөлфинә. Синең Сашаң сине ташламаган бит. Ничә ел балагыз булмаган, алай да ташлап китмәгән. Эчми дә дисең үзең.
Валентина. Саша кебекләр сирәк. Саша ул минем бәхетемә туры килгән.
Гөлфинә. Әй. Валентина, милый мой, дорогой! Син Саша бәхетенә туры килгәнсең. Синең иптәш кызың синең өчен искиткеч булгандыр да. ире өчен искиткеч булмагандыр. Ирләр алар, Валентина, хайван терлеге белән бер. Вакытында ашатып-эчертеп, тамак астын кашып торсаң, артыңнан ияреп йөри. Менә сыерны гына ал син. тпри-тпри- тпри дип сыйпап алдына печән салсаң, он болгатып җылы су эчерсәң, күзләрен мөлдерәтеп мөгрәп кенә тора. Җиленен җылы су белән юып, йомшак чиста сөлге белән сөртсәң, сауганда да тибенми, сөтен дә күп бирә. Әгәр дә инде, башың беткере, муеның астыңа киллере, дип чыбык белән кыйнасаң, көтүдән кайтып капкадан чабып керми инде ул. Куып кайтарырга туры килә. Эт булып эт тә, ашатмыйча, пшул, дип кычкырсаң, капка астыннан күршеләр ишегалдына кереп тавыкларга изгәнне ашап йөри.
Валентина (рахатланеп көлеп). Саша, Сашуля, тпри-тпри-тпри!
Алтынчәч. Ирләр матурларны эзлиләр, Гөлфинә апа.
Гөлфинә. Юк, айналаем Алтынчәч... Беләсең килсә, ирләр эзләми хатын- кызны, без эзлибез аларны.
Валентина. Дөрес түгел, Гульфина апа. Мин, мәсәлән, үзем эзләмәдем.
Гөлфинә. Шулай тоела гына ул. Мин дә менә, Зарифулла, Зарифулла дип кычкырып Зарифулланы эзләп йөрмәдем. Зарифуллага бер карагач, күңелем Зарифулланы эзләгәнен сизеп алдым да, әйләндердем дә куйдым Зарифул-ланың башын үземнең якка.
Валентина. Ничек, Гульфина апа. ничек?
Гөлфинә. Зарифулла Мөршидә исемле кыз артыннан йөри иде, миңа боры лып та карамый. Ә Мөршидә бүтәнне эзли. Шуннан мин Зарифулланың йомшак ягын сизеп алдым да... Бии белми ул, җырлый да белми. Үзенең биисе дә килә, җырлыйсы да килә.
Алтынчәч. Юк.
Валентина. Алай булгач, нигә сиңа өйләнмәде?
Алтынчәч. Ничек инде өйләнсен, ул чибәр, яшь. Мин үзем дә аңа чыкмас идем.
Гөлфинә. Нишләп?
Алтынчәч. Монысы өчен дә рәхмәт.
Гөлфинә. Әй син, тиле, тиле... Бигрәк тәртипле шул сезнең халык. Давай, чык син аңа кияүгә!
Алтынчәч. Сез нәрсә?..
Гөлфинә. Валентина белән тотынсак, каршыңа килеп тезләнәчәк.
Валентина. Гульфина апа, чыннан да. әйдәле...
Гөлфинә. Эшлибез, Валентина, эшлибез. Безгә ул нипочем. Әйбәт кешеме үзе болай?
Алтынчәч. Ничек дип әйтергә...
Гөлфинә. Аракы эчәме?
Алтынчәч. Эчә бугай...
Гөлфинә. Күп эчәме?
Алтынчәч. Исерек чагын еш күрәм.
Валеитина. Алайса, кирәкми... Син балага узганда исерек түгел идеме?
Алтынчәч. Юк. Анысын мин беләм. Миңа сәламәт бала кирәк.
Гөлфинә. Эчүен дә ташлатабыз без аның. Конфет суырып йөри торган итәбез. Ирләрне төзәтүе җиңел ул. Ирләрнең азгынын да төзәтеп була. Менә хатын-кыз азса — синең Соняң әйтмешли, Валентина, алла әкбәр, бетте дөнья, атом бомбасы да кирәкми. Ник дигәндә, ир кеше нишләгәнен белмичә аза. хатын-кыз белеп аза, акыл белән, усаллык белән. (Дилемма ягына.) Менә аның урынында ир кеше булсамы? Җил ягына салам кыстырыбрак сөйләшсәң, үз баласын гына түгел, бүтәннәрнекен дә җыеп алып чыгып китәчәк. Бу — юк.
Валентина. Ире белән сөйләшеп ич алар.
Гөлфинә. Ире белән бу сөйләшкән, бу котырткан.
Дилемма (сикереп торып). Туктыйсыңмы син, юкмы? (Гөлфинә каршына килеп.) Син!..
Валентина (аның юлына аркылы төшеп). Якын килмә.
Дилемма (Валентина аша Гөлфинәгә). Ты!.. Свинья!.. Рожай своих поросят и копайся в навозе, меня не трогай!
Валентина (Дилемманы ишеккә таба кысрыклап). Нәрсә дидең син аңа, ә, нәрсә әйттең?..
Гөлфинә. Валентина, кирәкми. Кирәкми, Валентина...
Айзарә (кереп Валентина белән Дилемма арасына баса). Нишлисез сез, тук татыгыз хәзер үк!
Валентина. Чыгарыгыз аны моннан. Соңгы тапкыр әйтәбез, чыгарыгыз. Югыйсә, үзегезгә начар булачак. Министрны чакыртабыз.
Айзарә. Тынычланыгыз.
Валентина. Юк, без тынычланмыйбыз. һаман бер сүз — тынычланыгыз.
Айзарә. Сабыр. Зинһар өчен, сабыр булыгыз. (Валентинаны култыклап караваты янына алып килеп утырта.) Сез бит өлкән кешеләр. Аңлагыз безне дә. Без бит сезне аңларга тырышабыз.
Валентина. Юк, сез аңламыйсыз. Ул безнең барыбызны да неврастеник итеп бетерә.
Айзарә. Я, я, булды, булды. (Гөлфинәгә ишарәләп.) Менә бу апагыздан үрнәк алыгыз.
Гөлфинә. Минем аркада килеп чыкты ла. Ялгыш ычкынып китте.
Валентина. Гаепләмәгез үзегезне, Гульфина апа.
Айзарә. Булды, дидем. Валямы әле исемегез?
Валентина. Валя.
Айзарә. Сезнең бала имезәсегез бар, Валечка. (Алтынчәч янына килеп.) Я, сезнең хәлләр ничек?
Алтынчәч. Яхшы.
Айзарә. Молодец. Барысы да яхшы булыр.
Дилемма (ишек төбеннән). Выпишите меня. Мин — сәламәт.
Айзарә. Сез сәламәт, анысына шигем юк... Бүген баш врач кайтты — хәл итәр. (Ике Ана бишек җырын дәвам итәләр.)
Бәхет гөлемнең чәчәге булып.
Былбыл кошкаем. Яшәрсеңме син?
Әнием диеп, кадерлем диеп, Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?
(Врач кабинеты яктыра. Анда баш врач Зәйтүнә Закировна һәм Айзарә Әхмәтовна).
Баш врач. Сез беләсез, Айзарә Әхә- товна, без андый эшне эшли алмыйбыз.
Айзарә. Аңлыйм.
Баш врач. Аңлагач, шул. Бала үз- анасы белән чыгарга тиеш. Яхшылап сөйләштегезме?
Айзарә. Сөйләшмәгән кая. Бераз гына да йомшамый.
Баш врач. Сәбәбе дә җитди түгел, югыйсә.
Айзарә. Бөтен куркынычы да шунда шул. Иренә хәбәр иттергән идек, студ- отрядта ди, кайтып тормаган. Телеграмма җибәргән. Дилемма ничек тели, шулай булсын, дигән.
Баш врач. Исеме Дилеммамыни? Айзарә. Әйе.
Баш врач. һе. Тапканнар исемне дә. Баланың әби-бабалары ничек?
Айзарә. Сез кайтканны көттек, Зәй түнә Закировна. Бүген чакырттык — килерләрме, юкмы...
Баш врач. Көтелмәгән хәлләр белән очраша башладык бит әле, Айзарә Әхәтовна... Бер балага урын табылыр. Табылып тора. Тәрбияләнер дә. Тик, ничек кенә тәрбияләнсә дә, ятимлек ятимлек инде. Ничек кенә булса да. ятим балада психологик деффект була. Чөнки тәрбиячеләр дә, бүтәннәр дә аларга ятим итеп кызганып карыйлар. Кеше шуңарга өйрәнә, гомер буе үзен кызганганнарын таләп итә. Яисә, киресенчә, кызганган кешеләрне күрә ал-мый, рәхимсез, миһырбансыз була. Ата-анасы үлгән ятимнәр бер хәл, бүген ге көндә күпме ата-аналы ятимнәр. Һәм без шулардай шәфкать көтәргә тиеш. Каян килеп чыкты бу кешеләрдә шундый җавапсызлык? Юк, нәрсәдер эшләргә кирәк. Ничек инде ул сау-сәламәт ир белән хатын балаларын алмыйлар? Ни өчен алмаска тиеш? Алмаса- лар, нигә закон алдында җавап бирмиләр?
Нина. Гафу итегез, Менгличева- ның каенанасы килде.
Баш врач. Керсен. (Нина чыгып кит». Вазыйфа кер».)
Вазыйфа. Исәнмесез.
Баш врач. Исәнмесез. Утырыгыз... Сез Менглнчева Дилемманың каенана
Вазыйфа. Шулайдыр.
Баш врач. Ничек шулайдыр?
Вазыйфа. Ну. кайнанасы.
Баш врач. Менгличевамы фамилиягез?
Вазыйфа. Юк, Садриева Вазыйфа. Фамилиясен үзгәртмәгән ул.
Баш врач. Киленегезме?
Вазыйфа. Килен түгел ул миңа. Мин аны признавать итмим.
Баш врач. Ничек итмисез? Улыгызны балагыз дип таныйсыздыр ич?
Вазыйфа. Анысын таныйм да...
Баш врач. Менглнчева Дилемма сезнең улыгызның законлы хатыны.
Вазыйфа. Булмагае...
Баш врач. Алай икән... Ә соң сез киленегезнең бала тапканын беләсезме?
Вазыйфа. Ишеткән идем.
Баш врач. Ниг% бергә яшәмисезмени?
Вазыйфа. Юк. квартирга чыктылар.
Баш врач. Ярый. Ә киленегезнең үз баласын алырга теләмәгәнен беләсезме?
Вазыйфа. Ничек инде алырга теләмәгәнен?
ич ул.
Баш врач. Туктагыз әле— Ярый, киленегез *змея», ди, ә улыгыз? Ул да ризалык биргән бит.
Вазыйфа. Баланы алмаскамы?
Баш врач. Әйе.
Вазыйфа. Өйдә юк диделәр ич аны.
Баш врач. Элегрәк килешкәннәр, һәм улыгыз телеграмма да җибәргән.
Вазыйфа. Чүпрәк ич ул.
Баш врач. Улыгызмы? (Вазыйфа энд»шм»г»ч) Инде нишлибез, Вазыйфа ханым?
Вазыйфа (паузадан соң). Мин нишлим? Бездә эшең юк, кысылма, диделәр, теләсәләр нишләсеннәр.
Баш врач. Ләкин бала бит сезнең оныгыгыз!
Вазыйфа. Булмагае...
Баш врач. Бәлки, сез баланы алырсыз?
Вазыйфа. Нишлим ди мин аның белән?
Баш врач. Ирегез бармы сезнең?
Вазыйфа. Булса ни. Ул җебегәннең ирлеге. Бала белән ул түгел бит, мин мучиться ителәсе.
Баш врач. Тагын балаларыгыз бармы сезнең?
Вазыйфа. Монысыннан да гарык.
Баш врач. Вазыйфа ханым, әгәр дә сезгә шушы хәлне сөйләсәләр, сез ышаныр идегезме?
Вазыйфа. Кайсы хәлне?
Баш врач. Бер ир хатынының үз баласын алырга теләмәвен, иренең шуңа ризалык бирүен, ир анасының шулай сөйләшеп утыруын...
Вазыйфа. Ә мин нәрсә сөйләшкән ул хәтле? Өйләнмә аңа, дидем.
Баш врач. Сез киленегезне күптән белә идегезмени?
Вазыйфа. Белмәскә! Әнисе — ата спекулянт. Ирен куып чыгарып, типтереп яшәде.
Баш врач. Үзегез кайда эшлисез?
Вазыйфа. Нәрсәгә кирәк ул сезгә? Кайда эшләсәм дә эшлим.
Баш врач. Бала кызганыч бит, Вазыйфа ханым.
Вазыйфа. Алар кызганмаганны нигә мин кызганыйм.
Баш врач. Шулай. Сезнең улыгызның хатыны үзенең һәм сезнең улыгызның баласын, ягъни сезнең оныгыгызны үзенә алырга теләми. Миңа бала кирәкми, ди.
Вазыйфа. Кирәк булмагач, нигә тапкан соң?
Баш врач. Анысы икенче мәсьәлә. Киленегез баласын имезми.
Вазыйфа. Ничек имезсен — змия
Баш .врач. Соңыннан үкенәчәксез бит.
Вазыйфа. Үкенәсен үкенгән инде. Бу бозауны тапканга да үкенеп бетә алмыйм.
Баш врач. Алар әле яшьләр, күп нәрсәне аңлап бетермиләр.
Вазыйфа. Аңламаслар... Үзләренә кирәкне бик аңлыйлар. Беләм мин ул юха җыланны. алмыйм дигән булып баланы юри безгә ыргытмакчылар. Без карап үстерсен, янәмәсе. Ыргытмый гына торсыннар әле. (Кәҗә тоягы күрсәтеп.) Менә аларга. Тапкан готовый нәнкә. Белә ул безнекенең җебеп тешәсен.
Баш врач. Кем инде ул сезнеке?
Вазыйфа. Кем булсын — ирем. Монда да ризык теяп килмәкче. Җибәрдем ди! Ашамый гына торсын әле. Әнә спекулянт әнисе ашатсын.
Баш врач. Киленегезне күреп сөйләшергә теләмисезме?
Вазыйфа. Минме?... Анымы?.. Мин аны оҗмахта очратсам да, аңардан качып тамугка керәчәкмен.
Айзарә. Сезнең кайчан да булса җылаганыгыз бармы?
Вазыйфа. Ничек инде ул җыла- ганым бармы?
Айзарә. Кешеләрнең берәр кайгысын, фаҗигасен ишетеп, йөрәгегез әрнеп.
Вазыйфа. Кеше кайгысымыни монда! Үземнеке җитәрлек. Малаем шуңа өйләнгәч, җылый-җылый күз яшьләрем кипте, күңелем катты.
Баш врач. Анысы бит аның фаҗига түгел, Вазыйфа ханым.
Вазыйфа. Сезгә әйтүе җиңел. Сезгә моннан тизрәк куып чыгарырга гына кирәк, котылырга гына кирәк.
Баш врач. Безнең урында сез нңш- ләр идегез?
Вазыйфа. Милиция чакырып, сей- рәп чыгарып аттырыр идем.
Баш врач. Димәк, бала сезгә дә кирәкми?
Вазыйфа. Юк, кирәкми.
Баш врач. Бәлки, яхшылабрак уйларсыз?
Вазыйфа. Уйлыйсы-нитәсе юк. Ул бит мәче баласы түгел. Үлеп-нитеп китсә, булыр аннары. Юри үтергәннәр дип судтан судка йөртерләр. Әнисе алсын да карасын, акчасы күп.
Айзарә. Сезнең юкмы?
Вазыйфа. Ниемә дип сез миңа каныктыгыз әле? Юк дигәч, юк. Әйткән сүземнән кире кайтканым да юк, кайтмыйм да, кайтачак та түгел. Хет асыгыз, хет кисегез. Синсез яшибез, диделәр, минсез яшәсеннәр. (Балалар елаган тавыш ишетелә.)
Баш врач. Ишетәсезме?
Вазыйфа. Чукрак түгел.
Баш врач. Ашыйсы килгән нарасыйлар җылый. Аларны әниләре янына алып баралар. Тиздән алар тамаклары туеп тынып калырлар, рәхәтләнеп йокларлар. Ә сезнең оныгыгыз...
Вазыйфа. Нәрсә дип әле сез... (Урыныннан тора.)
Баш врач. Юк. Сез утырыгыз. Тыңлагыз әз генә. Тыңлагыз, тыңлагыз. (Вазыйфа утыра. Тыңларга мәҗбүр. Ике Ананың җыры.) Куанычларым, шатлыгым булып, Балам-багалмам, .
Үсәрсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем, Күземнең нуры, Күчәрсеңме син?
Палатада Валентина тәрәзә төбенә басып форточка аша Саша белән сөйләшә.
Валентина. Саша!.. Такси белән килдеңме? Автобус белән?.. Молодчина. Хәзер җыена башлыйм. Ә?.. Алай тиз генә булмый әле ул. Көт. Китмә. Нәрсә- ә?.. Ничек икәнен астагы дежурныйдан сора. Ә?.. Әйтәм. Әйтәм. (Борылып.) Гульфина апа, Алтынчәч, Саша сәлам әйтә.
Гөлфинә. Сора әле, Зарифулла күренмиме?
Валентина. Зарифулла абый күренмиме? Ә?.. Ничек инде кайсы Зарифулла?! Белмисеңмени? Гульфина апа ның ире? Юк?.. (Борылып.) Юк, ди, Гульфина апа.
Гөлфинә. Нишләп йөри икән инде, әйтеп җибәрдем ич сеңелгә. Күрсен дә торсын, килеп алмыйча чыкмыйм.
Валентина. Сашенька, яратасыңмы мине? Мин дә сине яратам, Сашенька. Ә?.. Юк, менә алмыйсың. Не дури, егы лып төшәрсең. Бар, кит тизрәк, миңа җыенырга кирәк. Кит дим... Ну, Саша, миленький... (Сашага кул болгап, тәрәзә төбеннән төшә. Бишек җырын көйләп палата буенча йөри.) Баю-баюшки, баю.
Не ложися на краю.
Придет серенький волчок
И утащит за бочок...
(Туктап караватка утыра да.) Я. кызлар, утырышыгыз. Присядем, друзья, перед дальней дорогой, пусть легким окажется путь. Эчемдә шатлыгым да чиксез, сездән аерылганда җылыйсым да килә. Очрашырбыз микән без тагын?
Гөлфинә. Унөченчесен табарга килсәм генә инде...
Валентина. Килегез, Гульфина апа. Шушы палатада очрашабыз. (Алтынчәчкә.) Син... Син күңелсезләнмә, боекма, Алтынчәч, менә күрерсең, барысы да яхшы булыр. Минем адрес синдә бар. Хат язышыйк.
Айналаен балам-ай, Айналсын сенең анац-ай...
Менә күрерсең!... Мин сиңа иң-нң изге теләкләр телим!
Алтынчәч. Сиңа да. Валентина. Рәхмәт сиңа!
Гөлфинә. Алтынчәчкә бер дога өйрәттем әле. Валентина. Шул доганы эчтән генә укып Оралбаена карап торса...
Алтынчәч. Гөлфинә апа...
Валентина. Яле, яле, Гульфина апа... Карале боларга, миннән качып дога өйрәнеп яталар. Хәзер үк миңа да өйрәтегез.
Гөлфинә. Синең каратасы егетең юк, Валентина, синеке мәңгелеккә караган.
Валентина. Тфү, тфү, тфү диегез, Гульфина апа.
Гөлфинә. Тфү, тфү—
Валентина. Әйтегез инде доганы.
Гөлфинә. Күзең төшкән егеткә карап торасың да эчеңнән генә болай дисең:
Талкыга салып талкырмын. Кояшын булып балкырмын, Килегә салып төярмен, Сагышка салып сөярмен.
— дисең. Ябыша да кала егетең. Зарифуллага шулай әйттем мин... Килми әле чукынчык.
Нина (ишектан карап). Васильевна, җыеныгыз.
Валентина. Ой. кызлар, җылыйсым килә... Гульфина апа. милый мой, дорогой. Яратам мин сезне, Гульфина апа!
Гөлфинә. Я. ярый. Өчәүләп тезелешеп бераз гына утырыйк та... (Тезелешеп тын гына утыралар. Ике Ананың җыры аларның тынлыгын саклый.) Ике кулын куеп алар тезләренә Утырышып бер, ял итеп алалар да Тагын эштә. Тагын шөгыль, мең мәшәкать...
Исән-саулык телик әле аналарга. Озын гомер телик без аларга.
Баласының йөргән юлы йөзләрендә. Алар гаме яллар иткән арада да. һаман сагыш, һаман борчу, мең төрле уй... Сабырлыклар телик әле аналарга. Түземлекләр телик без аларга.
Җырның соңгы юлларында урыннарыңнан торып палатадан чыгалар, коридордан үтәләр. Врач кабинеты яктыра. Анда Дилемманың әнисе Римма һәм Баш врач Зәйтүнә Закировна.
Баш врач. Рәхим итегез, утырыгыз. Римма. Римма Әүхәдиевна мин. Баш врач. Бик яхшы... Римма.
Дилемма — кызыклы исемнәр.
Римма. Миңа әти кушкан, кызыма — үзем. Сез Зәйтүнә Закировна бит, әйеме?
Баш врач. Әйе.
Римма. Сезнең исем Казанда данлыклы, Зәйтүнә Закировна. Әле үзем киләм, үзем уйлыйм, андый зур кеше белән ничек сөйләшермен инде, дим. Ялгыш сүз ычкындырсам. ачуланмассыз инде, Зәйтүнә Закировна.
Баш врач. Ә сез ычкындырмаска тырышыгыз.
Римма. Шулаймы?.. Сез минем кызым Дилемма турындадыр инде, әйеме?
Баш врач. Әйе. Сезнең кы-зы-гыз Дилемма турында.
Римма. Бәгырь кисәгем. (Елап җибара.) Баш врач. Сез нигә җылыйсыз? Римма. Ничек инде җыламаска, Зәйтүнә Закировна. Бердәнбер кызым бит ул минем. Ике яшеннән алып бер ял гызым үстердем.
Баш врач. Әтисе нишләде?
Римма. Юньсез булып чыкты кабәхәт. Куып чыгардым. Николай Павлович. Николай Павлович дип кенә тордым үзенә, барыбер кадеремне белмәде. Мин аңа Николай Павлович дидем, ул миңа химера диде. Түздем, түздем дә, эзең булмасын, сатана, дидем.
Баш врач. Кызыгызның бала тапканын белдегезме?
Римма. Ничек инде белмәскә, ничек инде белмәскә, Зәйтүнә Закировна».
Баш врач. Кызыгызның хәлен белергә килдегезме?
Римма. Бик килер идем дә, кертмиләр бит аның янына, Зәйтүнә Закировна.
Баш врач. Котлап язу да җибәрмәдегезме? Күчтәнәч тә китермәдегезме?
Римма. Монда ашатырга тиешләрдер ич.
Баш врач. Кызыгыз баласын алырга теләми, беләсезме? (Римма тагын елап җибаргач.) Туктагыз. Беләсезме, дип сорыйм мин сездән.
Римма. Аның белән сөйләштем инде мин монда кергәнче үк. Тыңлыймыни алар безне. Үзсүзле ул. Башына бер уй керсә...
Баш врач. Тагын сөйләшеп карагыз... Нигә эндәшмисез?
Римма. Тагынмы?
Баш врач. Тагын.
Римма. Шушындамы? Чакырып китерәсезме?
Баш врач. Ерак түгел бит.
Римма. Тик үзегез чыгып китмәгез, ярыймы?
Баш врач. Нигә?
Римма (паузадан соң). Куркам мин аңардан.
Баш врач (ишек артына). Бишенче палатадан Менгличеваны чакырыгыз.
Римма. Сез миңа ничек сөйләшергә икәнен өйрәтеп куегыз, Зәйтүнә Закировна.
Баш врач. Кызыгыз белән сөйләшерлек тә сүзегез юкмыни?
Римма. Ул ике сүз әйтә дә, мин утырып җылыйм. Ә ул җылый да белми, келә дә белми.
Баш врач. Нигә өйрәтмәдегез соң көләргә?
Римма. Көлеп тумаган баланы ничек өйрәтәЬең.
Баш врач. Туганда җылагандыр ич, нигә оныткан?
Римма. Шундый бала инде.
Баш врач. Шундый бала булмый, андыйларны үстерәләр.
Римма. Мине гаеплисезмени? (Дилемма кергәч, аның каршына барып.) Дилемма, кызым...
Дилемма. Чего тебе?
Римма. Әнә Зәйтүнә Закировна сөйләшергә куша.
Дилемма. Ну и сөйләшегез.
Баш врач. Утырыгыз, Менгличева.
Дилемма. Нигә миңа утырырга.
Минем аның белән сөйләшерлек сүзем юк.
Баш врач. Әниең бит...
Дилемма. Ну и что?
Римма. Менә шундый инде ул, Зәйтүнә Закировна.
Дилемма. Ничек шундый? А сама какая? (Баш врачка.) Выпишите меня. А то үзем китәм. (Чыгарга борыла.)
Баш врач. Ашыкмагыз, .утырыгыз. Дилемма. Мин әйттем.
Баш врач. Ни әйтим сезгә? Сеңелем дияргә телем бармый. Гражданка Менгличева, сезнең каршыгызда, сезне унсигез ел буе тәрбияләгән әниегез...
Дилемма. Тәрбияләгән?!
Баш врач. Ашатып, эчертеп, киендереп үстергән...
Дилемма. Ну и что?!
Баш врач (паузадан соң). Барыгыз, гражданка Менгличева. Бүген сезне чы гарырлар. (Дилемма чыгып киткәч.) Ана белән кыз. Шуның өчен, менә шуның өчен яшәдегезме инде сез? Күңеллеме сезгә?
Римма. Әйттем бит мин.
Баш врач. Китәргә мөмкин сезгә, Римма Әүхәдиевна. (Римма китмәгәч.) Китәргә мөмкин, дидем.
Римма. Мине гаепләп каласызмы, Зәйтүнә Закировна?
Баш врач. Ә сез кемне гаепләр идегез? Китәргә мөмкин.
Римма. Баланы нишләтәсез инде?
Баш врач. Анысы сезнең кайгы түгел. Кызганычка каршы. сез дә, сезнең кызыгыз да безнең җәмгыятьнең членнары. Үз ялгышын җәмгыять үзе төзәтергә мәҗбүр.
Римма. Баланы миңа алырга ярыймы? Закон кушамы?
Баш врач. Закон рөхсәт итә. Ләкин без аны сезгә бирмибез.
Римма. Нигә?
Баш врач. Кешеләр арасына бер имгәк үстереп җибәргәнегез дә бик җиткән. (Римма елый башлагач.) Кыланмагыз, гражданка. Чынлап елаган аналарның күз яшьләрен пычратмагыз. Сугыш вакытында Ил, Ватан хакына башларын салган балалары өчен елаган аналар рухын рәнҗетмәгез. (Римма, төзәтенеп, чыгып китә. Кертмәскә тырышкан Айзарә Әхәтовнаны этеп җибәреп. Исемсез хатын атылып керә.)
Хатын. Мин риза. Риза мин. Ирем дә алырга риза. Бирегез безгә аны! (Ике Ана җыры.)
Гомрең сукмагын зур юллар буйлап, Өмет йолдызым, Үтәрсеңме син?
Илеңнең данын Намус, Вөҗданың, Балам, әй, балам. Итәрсеңме син?
(Палатада Гөлфинә белән Алтынчәч. Гөлфинә тәрәзәдән карап тора.)
Гөлфинә. Бу ниткән эш инде? Зарифулланың вакыты булмаса, сеңелем килергә тиеш ич инде. Врачлардан оят. Бүген киләм, дип язган иде ич сеңелем. Менә шулай инде ул, Алтынчәч айналаем, башны ташка орсаң да баш ярыла, ташны башка орсаң да баш ярыла. Кайтып кына җитим, күрсәтәм бу Зарифуллага. Тагын шул комбаенын ремонтлап ятадыр. Урак өсте җитсә, комбайн ремонтлаудан арынмый. Пред-седателе дә бирми бит шуңа яңа комбайн. (Айзарә Әхәтовна керә.)
Айзарә. Я, ничек, матурларым?
Гөлфинә. Килмиләр. Айзарә җаным. Сеңелем килергә тиеш иде. Ишек төбендә күренмиме шунда?
Айзарә. Күренсә хәбәр итәр иде. Сез борчылмагыз. Килерләр.
Гөлфинә. Зарифулла килә алмый инде ул — эше тыгыз. Урак өсте бит. Сеңелем менә нишләп килми икән?
Айзарә (Алтынчәч янына килеп). Сез?..
Гөлфинә. Без аның белән сөйләштек, Айзарә Әхәтовна, бер дә борчылмагыз. Ал арда бит тәртип хатын-кыз мәсьәләсендә бездәгедән катырак. Әнисенә хат та язып салган идек — җавап юк. Үпкәләве бетеп җитми торгандыр. Әлегә безгә кайтып торабыз. Колхозда какраз кеше җитешмәгән чак. Бездә ясле дә, бакча да бар. Эшли торыр. Өй иркен. Аннан, әнисеннән хат килгәчтенме, бо- лаймы, баласы үсә төшкәч, үзе карар. Бала әйберләрен башта ук монда бирдем, ди. Торалардыр ич?
Айаарә. Кая китсеннәр, әлбәттә, тора.
Гөлфинә. Ну, бу сеңелне! Бала ка дерен беләмени ул. Көлеп ятадыр әле, үзе дә чыгар, дип уйлыйдыр.
Айзарә. Борчылмагыз, зинһар, уынмагыз. Вакыт иртә.
Гөлфинә. Чыннан да, әйеме, Айзарә? Килерләр әле... Бу караватларга нигә кертмисез сон әле?
Айзарә. Сез чыкканны көтик инде.
Гөлфинә. Менә әйтәм бит. Ачуланмагыз инде, хәзер килеп җитәрләр... Менә шулай булсын иде ул, әйеме! Мин көтеп торыйм-торыйм иде дә, минекеләр килгәнче, Алтынчәчнең Оралбае килсен дә чыксын иде! Мин килде-ем, Алтынчәч, дип тәрәзәгә кычкырсын иде. Оралбай исемле Алтынчәч кызының әтисе. Бик әйбәт егет, ди Алтынчәч әйтә... Әкият ләр нигә чын булмый икән ул, Айзарә Әхәтовна?
Айзарә (Алтын чәчнең башыннан сыйпар). Кем белә, бәлки булган хәлләрне әкият итеп сөйлиләрдер кешеләр. (Алтынчәчкә.) Бер дә борчылмагыз, барысы да сез уйлаганча булыр.
Нина (керә) Калаубекова, сезгә килгәннәр. (Алтынчәчкә язу бирә.)
Гөлфинә. Әстәгьфирулла дип әйтер иде. Валентина булса. Уңы, укы тизрәк, Алтынчәч айналаем. (Алтынчәч нишләргә белми язуны кулында тотып тик тора.)
Айзарә. Сабыр. сабыр. Тынычланыгыз, Алтынчәч. Менә шулай, шулай.
Гөлфинә. Бир, Алтынчәч, үзем укыйм.
Алтынчәч. Үзем. (Язуны сакланып кына ача. укый.)
Гөлфинә. Оралбаймы, Алтынчәч бәгырь кисәгем?
Алтынчәч (паузадан соң). Апа белән җизни.
Гөлфинә. Җыен инде тизрәк. (Айзарә Әхәтовна белән Нина.) Җыештырыгыз инде аны, нәрсә карап торасыз.
Айзарә. Кабаланмагыз, диләр сезгә.
Гөлфинә. Кабаланмасам, унике баланы табып бетерергә ничек вакыт җиткерим ди мин. Күреп торасыз лабаса, Алтынчәч үзе бернишли алмый. Алтынчәч, борчылма. Борчылма, Алтынчәч.
Нина. Шактый ук үзәккә үттегез сез минем, апа. Бераз гына утырып торырга буладыр бит.
Гөлфинә. Сагынырсыз әле, Нина, сагынырсыз. Әнә теге караваттагы кебекләр күбрәк кергәләсә, сагынырсыз. Кил әле, кочаклыйм әле бер үзеңне. (Нинаны кочаклап.) Икенче малаема хатын булып киләсеңме безгә?
Нина. Берсекөнгә көтегез.
Гөлфинә (көлеп Нинаның аркасыннан сөя. дә тәрәзә янына килә). Күренмиләр чукынчыклар. (Кинәт кычкырып җибәрә.) Киләләр!.. Киләләр!.. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау. Алтысы үземнеке. Җиденчесе үземнең Зарифулла, сигезенчесе сеңелем, тугызынчысы кияү. Барысының да кулында чәчәк. (Айзарә Әхәтовна белән Нинага.) Чәчәкләре сезгәдер инде ул. (Караватка утыра да кинәт елап җибәрә.)
Айзарә. Менә инде тагын! Көлеп йөрдегез, йөрдегез дә...
Алтынчәч. Гөлфинә апа...
Нина. Комедия...
Гөлфинә. Карагыз әле, китмәделәр микән?
Нина (тәрәзәдән карап). Торалар тезелешеп.
Гөлфинә. Кыр казлары кебекме?
Нина. Юк, солдатлар кебек.
Гөлфинә. Айзарә җаным, әйтим инде шуларга бер сүз.
Айзарә. Ярый, әйтегез.
Гөлфинә (тәрәзә төбенә менеп, фор- точкадан кычкыра) Зарифулла! Ишеккә барыгыз, ишеккә... (Күз яшьләрен сөртә- сөртә тәрәзә төбеннән төшә.) Айдарның борынын да сөртмәгәннәр.
Нина. Булдымы? Әйдәгез. (Палатадан чыгалар. Коридордан үткәндә Баш врач очрый.)
Баш врач. Киттегезме, гүзәлкәйләр? Хәерле юл!
Гөлфинә. Алтынчәч. Бик зур рәхмәт сезгә! (Китәләр.)
Баш врач. Айзарә Әхәтовна, килгәннәр бит.
Айзарә. Кемнәр, Зәйтүнә Закировна?
Баш врач. Менгличеваның кайна- иасы, улы белән... (Аларның сөйләшкәнен ашыйсылары килгән балаларның елау тавышы баса. Ике бишек яңадан аска төшә. Ике Ана аларны тирбәтеп бишек җырын дәвам итәләр.)
Әлли-бәлли, бәллием. йокла, балам, нәнием. Тәмләп йокла, бәбием, Сакта тора әниең.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү, Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Пәрдә.