Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИННЫҢ КӨРӘШТӘШЕ


1Г 1/1 улланур Вахитов Беренче рус революциясе көннәредәй үк язмышын эшче- ||\//\ ләр сыйныфына бәйли. В Тихомирнов, В Скрябин, А. Аросев, Н Чепурных, JL V A С. Рахмаикулов кебек иптәшләре белән бергә ул гектографта большевис
тик листовкалар һәм прокламацияләр бастыра, В. И. Ленинның «Нәрсә эшләргә?»сен чыгара.
Мулланур Вахитов революцион сходкаларда һәм демонстрацияләрдә актив катнаша. 1906 елның мартында ул укыган класс бөтен реаль училищены аякка бастыра һәм алар шәһәрдә лейтенант Шмидт ны яклап күтәрелгән студентлар, эшчеләр демонстрациясенә килеп кушылалар.
М. Вахитов 1903 елдан башлап большевик Хөсәен Ямашев белән бергә «Шимбә» исемле әдәби түгәрәк утырышларында катнаша. Бирегә Идел буе һәм Урал төбәкләреннән, шулай ук Азербәйҗан, Казахстан, Урта Азия якларыннан килгән укымышлылар да йөри торган була. Түгәрәк татарча спектакльләр дә куя. Ул көннәрне искә алып М. Вахитов соңрак болай дип яза: «Тарих агышының якты, бәхетле сәгатьләрендә, яңа идеяләрнең куәтле тавышы көчле океан корабы сыман рус чынбарлыгының йокыга чумган ярларын уяткан вакытта, азатлык алуның шат авазы белән хис-кичереш чишмәләре ачылган чорда һәм яшьләрнең каһарманнарча тырышлыгы белән туды татар театры: Караңгылык көчләре куәтле һәм явыз иде, яшь бу омтылыуи алдында бик зур каршылыклар ята иде, ләкин яшьлек — рус интеллигенциясенең иң яхшы вәкилләре чакыруы авазын бөтен йөрәге белән дәртләнеп кабул иткән яшьлек — ул киртәләрне үтеп чыга алды һәм үз байрагын саф килеш безнең көннәргә җиткерә алды» 1
Мулланур Вахитое марксистик түгәрәк төзи, аның берничә утырышын үткәрә. Ул үзе һәм аның дуслары большевистик «Урал» газетасы белән, аның фактик редакторы Хөсәен Ямашев белән даими элемтә тоталар.
Мулланур Вахитов шулай ук Казан сәнгать училищесы укучылары һәм учительская семинариядә белем алучы казах, башкорт, чуваш, мари, удмурт, мордвалар белән дә дус була. Ә Петербургка килгәч ул Л. Рейснер, С. Габиев, У. Алиев, У Буйнакский кебек яңа дуслар таба. Алар белән бергә матбугатта карагруһчыларны тәнкыйтьләп чыга. Ул фәнни социализм идеяләрен һәм төрле милләт эшчеләренең дуслыгын ныгыту буенча X. Ямашев эшчәнлеген дәвам итә. Үзенең бер мәкаләсендә М. Вахитов караңгылык диварлары җимереләчәк һәм яңа, бәхетле тормышның яшь үрентеләре шатланышып үсеп китәчәк көннәр турында яза. кешеләрнең ул көнгә ашкынуларын әйтә.
Большевиклар белән тыгыз элемтәдә торган һәм РСДРП(б) Үзәк Комитеты белән хат алышкан М. Вахитов татар эшчеләрен уртак революцион көрәшкә тарту буенча эзлекле эш алып бара Ул редактор булган «Кызыл байрак» газетасында, шулай ук эшче клубларында һәм завод-фабрикаларда үткән митингларда Мулланур Вахитов һәм Мөселман социалистлар комитетының аның тирәсенә тупланган революцион канаты эзлекле рәвештә ленинчыл фикер үткәрәләр Алар милләтчеләрне, милләт берлеге хакындагы «теорияләр»-
Ва.итоз М Избранное Казань. 1967. 32—33 66
не фаш итәләр, большевиклар белән бергә Кызыл Гвардия отрядлары оештыралар, социалистик революциягә. Советлар властена таба барырга чакыралар.
Татар буржуазиясе милли-аэатлык хәрәкәтен үз кулына ала алмады һәм бу эш аның хәленнән дә килми иде. Әлбәттә, биредә милләтчеләрнең чын йезен фаш итүче Мәселмай социалистлар комитеты да шактый роль уйнады. М Вахитов хезмәттәшлек иткән «Аваз» демократик газетасы (1917, 15 июль саны), мәсәлән, болай дип язды: «Изелгән милләтләр эчен бер генә юл бар—ул рус социалистлары белән бергәләп эшләү» «Тарихның җаваплы сәгатендә.— дип язды М. Вахитое.— халыкның нәфрәт дулкыны, иске стройны җимереп ташлап, яңа тормыш төзегән вакытта, без үзебезнең «Кызыл байрагыбызпны китәрәбез һәм бик шатланып изге максат өчен көрәшүче бөтендөнья пролетариаты сафына басабыз» («Кызыл байрак», 1917. 28 июнь саны). 1917 елның 2 августында шул ук газетада «Бөтен дөнья пролетарийлары, берләшегез!» дигән лозунг нәрсә аңлата?» исемле зур редакцион мәкалә урнаштырыла. Бу язма төрле илләр пролетариатының интернациональ берләшүен пропагандалый, бөек марксистик прин-ципның асылын аңлата. Газетада шулай ук фәнни социализм турында мәкаләләр, РСДРП(б) тарихы буенча материаллар, «Правда» газетасыннан алынган язмалар да еш басыла ЛА. Вахитов җитәкчелегендә А. М. Коллонтайның В. И Ленин тарафыннан хупланган «Сугыш кемгә кирәк?» исемле брошюрасы да татарчага тәрҗемә ителә.
Митингларда чыгыш ясаган вакытта М. Вахитов «Бөтен дөнья пролетариатының юлбашчысы Ленин яшәсен!» дигән чакыруны кыю рәвештә әйтә. Аның практик эшч^нле- ге дә сүздән аерылмый. 1917 елның маенда Кронштадт Советы Казан земская управасын үз кулларына алган М. Вахитов һәм аның иптәшләренең революцион хәрәкәтен бер дә юкка гына яклап чыкмый «Иптәшләр, нык торыгыз Буржуаз хөкүмәткә буйсынмагыз!»— дип язалар алар («Камско-волжская речь», 1917. 28 май саны) Менә шушы үтә җаваплы чорда М. Вахитов большевиклар партиясе Үзәк Комитеты белән турыдан- туры элемтәдә тора, хат алыша
1917 елның 9 августында Казан большевиклары органы булган «Эшче» ябылгач, «Кызыл байрак» газетасында үзәк большевистик басмалардан мәкаләләр күчереп басыла башлый, бу орган татар хезмәт ияләрен илдәге хәл белән таныштьрып тора. Ә шовинистик кадетлар газетасы «Камско-волжская речь» большевиклар погром оештыра дигән уйдырма белән чыккач, «Кызыл байрак» аңа үтергеч җавап бирә (1917. 23 октябрь саны). 1917 елның 11 сентябрендә газета «Демократик киңәшмә» дигән мәкалә урнаштыра һәм РСДРП(б) Үзәк Комитетының 31 августта булган утырышында кабул ителгән «Власть турында» резолюциясен тәфсилләп аңлата. 21 июньдә газета «Правда»дан «Латышлар арасында» исемле мәкалә күчереп баса. Ә бу мәкаләнең исә В. И. Ленин күрсәтмәсе буенча язылуы билгеле. Латышлар арасында большевистик идеяләрнең киң таралу фактын пролетариат юлбашчысы бик тә хуплый һәм аны бөтен илгә белгертергә кирәк дип саный.
1917 елның тарихи Октябрь көннәрендә М. Вахитов үзенең каләме белән дә, корал белән, дә турыдан-туры пролетариат көрәшендә катнаша. Ул Кызыл Гвардия отрядларын оештыручылардан берсе була, аларны Казан Кремленә һөҗүмгә алып бара
Ә Казанда Совет властен урнаштьру һәм ныгытуның үтә авыр чагында — меньшевиклар, эсерлар, буржуаз милләтчеләр һәм бүтән дошманнар, милли хисләрдә уйнал, рус булмаган халык эшчеләрен Россия пролетариатына каршы куярга маташканда — М Вахитов- ның 11 декабрьда Алафузов завод-фабрикалары эшчеләре алдындагы чыгышы принципиаль әһәмияткә ия. Биредә ул Мөселман социалистлар комитеты исеменнән чыгыш ясый һәм комитетның резолюциясен укый. Казанга мөселман гаскәрләре килү һәм шәһәрдә янәсе мөселман буржуаз автономиясе төзелү хакындагы уйдырманы юкка чыгара. Чын революционер-интернационалистка хас булганча, ул татар пролетариатының Бөтенроссия пролетариаты белән бер юлда икәнлеген белдерә. Үзенең сыйнфый позициясен ачык күрсәтеп. М. Вахитов болай ди: «Мөселман эшчеләренең дә. бөтен эшчеләрнең дә дошманы бер. Ул — буржуазия!»
В. И. Ленинның Тулы Әсәрләр җыелмасының утыз бишенче томында. 571 биттә «В И. Ленин тормышы һәм эшчәнлегенең төп даталары» дигән рубрикада мондый юллар бар: «Январь. 7 (20) Ленин Сталин. М. Вахитов, Ш Манатов белән татар һәм башкортларның милли азатлык хәрәкәте турында сөйләшә Учредительный собраниенең совет власте яклы мөселман депутатларына үзәк мөселман учреждениесе оештырырга һәм мөселман халкына кагылган декретлар эшли башларга киңәш итә».
Бу М. Вахитовның беренче мәртәбә В. И. Ленин белән шәхси очрашуы була. Әсәрләрнең шул ук томында берничә биттән соң икенче очрашуның да датасы китерелә. 1918 елның 17 (30) январенда В. И. Ленин тагын М. Вахитовны һәм аның иптәшләрен кабул итә, алар белән Мөселман эшләре буенча Комиссариат членнары буларак сөйләшә, аларның Сөембикә манарасын һәм Кәрван сарайны мөселманнарга кайтару турындагы декрет проектларын хуплый.
1 «Исторический архиа». 1956, 6 саи, 38 6
Бер сәгатькә сузылган әңгәмә вакытында В. И. Ленин М. Вахитовта дәүләт масштабындагы эшлеклене күреп өлгерә, аның мөмкинлекләренә тиешле бәя биреп һәм мөселман дөньясындагы абруен искә алып, М. Вахитоены хөкүмәт комиссары итеп, билгели
В И. Ленин белән беренче очрашу ук М. Вахитовка һәм аның иптәшләренә онытылмаслык тәэсир ясый. Соңыннан М Вахитов С. Сәетгалиевкә бу хакта кат-кат сөйли, Үзәк месөлман комиссариаты әзерләгән мәсьәләләрне хәл иткән вакытта В. И. Ленинның ту- рыдан-туры катнашуын әйтә. Ә туганы Н. Вахитовка ул Ленинның ягымлылыгы, аның гаиләсендә дусларча җылы мөгамәлә булу турында сөйли ’.
Яңа постта М. Вахитов, дәүләт эшлеклесе буларак, зур сәләткә ия икәнен күрсәтә, большевиклар партиясе курсын ныклы тормышка ашыра, буржуаз милләтчеләрне принципиаль төстә фаш итә. Ул Болак арты республикасы. Хәрби Шура, Милли идарә ише буржуаз милләтчеләр, контрреволюционерлар оешмаларын тар-мар итүне оештыра.
М Вахитов җитәкләгән Комиссариат Россиянең мөселман халыклары арасында марксизм-ленинизм идеяләрен таратуда, халыклар арасында дуслыкны ныгытуда, хезмәт ияләрен империализмга каршы көрәшкә туплауда зур роль уйный.
Яңа тормыш төзүдә М. Вахитов зур өлеш кертә. Ул бик күп мәртәбәләр хөкүмәтнең җаваплы заданиеләрен үти. 1918 елның 25 июлендә, революция язмышы хәл ителә торган Көнчыгыш фронтка китәр алдыннан, В. И. Ленин М Вахитовка, «Нинди генә өлкәгә карамастан, җитәкчелекнең бөтен тармакларында күрсәтмәләр бирү» хокукын ышанып тапшыра
М Вахитовка бирелгән таныклыкларның берсендә В. И. Ленин болай дип яза: «Барлык Совет революцион комитетларына, тимер юлларга, пароходчылык ларга һәм шулай ук Совет республикасының бөтен власть органнарына һәм оешмаларына иптәш Вахитовка ярдәм итәргә тәкъдим ителә һәм аңа үзенә кирәкле юлда тиз йөрү мөмкинлеге тудырырга» («Дружба народов» журналы. 1957, 11 сан).
Элек изелгән халыкларның тормышын һәм көнкүрешен яхшырту мәсьәләләре белән дә, төрле декретлар һәм карар проектлары эшләп тә, докладлар белән дә Халык Комиссарлары Советына һәм В. И. Ленинның үзе янына бер генә мәртәбә керми Вахитов. Мисал өчен, ул Төркстанга автономия бирү хакында махсус доклад әзерли ', динне дәүләттән аеру турындагы мәсьәләнең мөселманнарга кагылган өлешен әзерләшә 5
В. И Ленин Мөселман комиссариатының һәм М Вахитовның эшчәнлеген игътибар белән күзәтә, аңа ярдәм итә, абруен күтәрергә тырыша. Туганы Н. Вахитов истәлекләренә караганда, М. Вахитов В. И Ленинның квартирасында да бер генә мәртәбә булмаган. («Совет әдәбияты», 1957, 8 сан).
Урыннарда Мөселман комиссариатлары оештыру хакындагы Халык Комиссарлары Советы карарына В. И. Ленин һәм М. Вахитов тарафыннан кул куелган. Партия матбугатында «Правда» һәм «Известия» газеталарында аларның бүтән уртак чыгышлары да яхшы билгеле .
1918 елның 26 февралендә М. Вахитов «Известия» газетасында «Революцион татар халкына» дигән ялкынлы өндәмәсен бастыра. Революция бишеге булган Петроград шәһәре куркыныч астында калган көннәрдә ул татар хезмәт ияләрен «стеналарында килер буыннар бәхете өчен көрәштә һәлак булган эшчеләр һәм солдатлар каны алланып торган шәһәрне — революция крепостен — саклаучылар сафына басарга» Өнди («Известия ВЦИК», 1918, 26 февраль)
Үзенең эш-хәрәкәтләрендә М. Вахитов Ленин идеяләрен һәм революция интересын төп кулланма итә. Мәсәлән, аның мөрәҗәгатьләренең күбесе Ленинның «Социалистик Ватан куркыныч астында» дигән декреты белән аваздаш.
М. Вахитовның Үзәк Мөселман комиссариаты җитәкчесе, аның халыкара бүлеге председателе, Наркомвоенморе каршындагы хәрби коллегия члены, Наркомнац баш коллегиясе члены, Идел буенда азык мәсьәләсе белән шөгыльләнүче гадәттән тыш комиссар һәм Ленин вәкиле булып эшләүләре дә һич онытылырга тиеш түгел.
М Вахитов җитәкләгән Комиссариат һәм Үзәк Мөселман Хәрби Коллегиясе интернациональ отрядлар төзеп, Кызыл Армия частьларын булдыруга да нык булыштылар. Руслардан, татарлардан, казахлардан, үзбәкләрдән, башкорт лардан һәм таҗиклардан торган мондый частьлар Петроградта һәм Мәскәүдә, Саратовта һәм Әстерханда, Уфада һәм
Донбасста тезелә Алар Совет властен яклап Гражданнар сугышының төрле фронтларында керешәләр
М Вахитов Үзәк мөселман комиссариатының халыкара пропаганда бүлеген җитәкли, чит илләрдән килгән вәкилләр белән дипломатик сөйләшүләр алып бара һәм социалистик идеяләр җиңсен өчен биредә дә күп хезмәт куя. Төрки я коммунистлар партиясенә нигез салучы Мостафа Сөбхи. күренекле татар әдибе һәм галиме Галимҗан Ибраһимов — аның дуслары була
Мулланур Вахитовка милләтчеләр, шовинистлар, меньшевиклар һәм бүтән төрле ревизионистларга каршы кискен көрәш шартларында эшләргә туры килә. Мөселман комиссариаты төзелүне татар буржуазиясе ачу белән каршылый 1918 елның 31 январенда «Корылтай» газетасы: «Мөселманнар үз эшләренең большевик хөкүмәте төзегән комиссариатта каралуына юл куймаслар»,— дип белдерә. Милләтчеләр «ата большевик» М. Вахитовка үч алу белән ачыктан-ачык яныйлар
М. Вахитов исеме массаларга яхшы таныш була. Дәүләт аппаратында эшләүчеләр арасында да ул абруй казана Партия Үзәк Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы аны Наркомнац коллегиясенең даими составына член итеп раслыйлар. М. Вахитовның 1918 ел, 2 мартында Верныйга (хәзерге Алма- Ата) җибәргән телеграммасында да патшага каршы кораллы восстаниедә катнашучылар турында зур кайгырту чагыла
1918 елның 4 августында М Вахитов Ленин кушуы буенча Көнчыгьхо фронтка, Казанга — иң авыр урынга килә. Бу~ вакытта юлбашчы кискен хәлне тасвирлап болай дип язды: «Хәзер барысы да Казан — Урал—Самара фронтында чехосло- ва к ларны тиз җиңүгә бәйле, революциянең бөтен язмышы әнә шуннан тора» (Военная переписка. 1917—1920 гг. М., 1957, 57 б.). М. Вахитов та үз эшчәнлегендә шушы күрсәтмәләргә нык таяна. Ул җитәкләгән Комиссариат һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Кызыл Армия частьлары, шулай ук интернациональ отрядлар төзү буенча зур эш башкара.
4 һәм 5 август көннәрендә М. Вахитов Казан губком вәкилләре белән берлектә дошман уты астында коммунистларны һәм эшчеләрне шәһәр өчен көрәшкә туплап йөри. Ләкин көчләр һич тә тигез булмый һәм август аенда Казанга дошман керә. Байлар һәм буржуаз милләтчеләр әйтүе буенча М, Вахитов кулга алына Аны аталар. «Җиңү безнең якта булыр! Коммунизмны үтереп булмый!»—Мулланур Вахитовның соңгы сүзләре бу
Августның дәһшәтле көннәрен яктыртып большевиклар партиясенең үзәк органы «Правда» газетасы М. Вахитов һәм Үзәк мөселман комиссариаты эшчәнлегенә югары бәя бирә. 1918 ел 17 август санында газета аларны «Октябрь һәм дөнья революциясе тантана итсен өчен» көрәшәләр дип бәһали
М. Вахитов җитәкләгән Мөселман комиссариаты Россиядәге изелгән халыкларга яңа тормыш төзүдә генә түгел, ә бәлки элек колония яки бәйле булган илләр халыкларының милли-азатлык хәрәкәтен үстерүгә дә, көрәшнең бу мөһим тармагын эшчеләр сыйныфының гомумпролетар көрәшенә китереп кушу буенча да бәя биреп бетергесез зур эш эшләде.
Талантлы оештыручы һәм дәүләт эшлеклесе буларак М, Вахитов чын революцион, интернационалист кадрлар әзерләүгә зур шәхси өлеш кертте Ленинчыл милли политика нигезендә ул урыннарда социалистик төзелеш практикасын һәм теориясен үстереште. Аның кайнап торган революцион эшчәнлеге, эштәге фидакарьлеге һәм көрәштәге кыюлыгы —бик күпләр өчен үрнәк булып торырлык.
Күренекле революционер. Ленинныңкөрәштәше булган М. Вахитов истәлеген мәңгеләштерү инде ул елларда ук башлана. 1922 елда мәгариф эшләре буенча халык комиссары А. В. Луначарский революционер-интернационалист М Вахитов турында бик җылы итеп сөйли. ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросының III Интернационалга отчетында М. Вахитов исемме ак интервентлар тарафыннан үтерелгән С. Шаумян һәм П. Джапаридзе белән янәшә телгә алына.
Ул елларда Гражданнар сугышы фронтларында комиссар Мулланур Вахитов исемендәге Кызыл Армия полкы уңышлы сугыша. 1922 елда Казанда атаклы революционерга һәйкәл куела. Ә 1943 елда «Мулланур Вахитов» исемендәге пароход легендар Сталинградка бүләкләр, азык-төлек, китаплар, төзү материаллары китерә
Бүгенге көндә Мулланур Вахитов исеме халык күңелендә яши. Аның хакында җырлар, поэмалар иҗат ителә. Аның исеме белән колхозлар һәм совхозлар, завод- фабрикалар аталган. Республикабызның Ленин орденлы башкаласы Казанда Вахитов исемендәге район бар.
Мулланур Вахитов татар хезмәт ияләрен һәрвакыт башка халыклар белән дуслыкка чакырды, ул уртак Ватаныбызның кайнар йөрәкле патриоты иде. Социализмның бөек эше өчен көрәштә һәлак булган большевик Мулланур Вахитов бүген дә безнең белән бер сафта!