КОТЛАУ ХАТЫ
аравылчы өендә гермәнче Эрхип, _ , .
Кулинэ апа. Чал сакаллы Эрхип җитмеш биш яшьләрендә, Лаврась та шул тирәдә. Кулинэ апа иллене узып килә. Җыйнак, пөхтә һәм килешле итеп киенгәнгәме, ул яшь күренә. Тегермәндә үз чиратын көтүче Кулинэ черем итү нияте белән мич янындагы сәкегә урнашкан. Әмма ничек кенә дә йокыга китә алмый, бер яктан икенче якка әйләнә. Җитмәсә кырыс Лаврась аның кәефен бозды Каравылчы өендә эссе. Мич бертуктаусыз яна Җылыдан әлсерәгән картлар тышта җил сыз-гыруын тыңлыйлар. Кайчандыр икона бизәгән түр башында радио эленеп тора, аның тәлинкәсеннән ниндидер салмак көй агыла. Умартачы карт Лаврась музыка көенә бармаклары белән утын пүләненә чиртеп ала. Эрхип бабай, тәрәзәгә каршы ян сәкегә утырып, тын гына челем пыскыта.
Кулындагы утын пүләнен мичкә ташлагач, Эрхипка карап. Лаврась болай дип мыгырданды:
— Юк, кешене санга сукмау бу
Эрхип карт, җавапсыз гына, үз урынында утыра бирә. Ә ачулы Лаврась үзенекен сукалый
— Кешеләргә карата мәрхәмәтсезлек күрсәтү бу, Эрхип. Я, әйт син миңа, кайчан килгән идем тегермәнгә?
— Төштән соң,— диде Эрхип, тыныч кына.
— Дөрес!—диде Лаврась, аның сүзен раслап.— Әйе. төштән соң килгән идем. Ә егерме кадак арыш тарттыра алмыйм... Бүген башкарасы эшләрне калдырып килдем бит мин. Хатын югалткандыр инде. Түшәмгә төкереп ятар чак түгел хәзер, Эрхип Сугыш бара...
— Ә мин нәрсә эшли алам? Җил гаепле! Әнә бит ничек котырына. Тегермән канатларын кайсы якка борырга да белмим... Җил — кыйбласыз, юнәлешен үзгәртә дә тора.
Эрхип картның сүзләре дөрес икәнлеген Лаврась үзе дә аңлый, ләкин санаулы вакыт бушка узганга ачуы килә, шуңа, хискә бирелмәскә тырышып, үзенекен сукалавын дәвам итә:
— Юк, Эрхип, кешене санга сукмау бу. Мин тегермәнгә килгәндә якты көн иде. ә хәзер караңгы төн Мәйтәм, эшне тиз генә башкарырмын да өйгә кайтып китәрмен Барып чыкмады, корт чаккыры!.. Адәм хурлыгы бит, эшсез өч аршынлы өндә утырам. Ике аю да бер өнгә сыймый, ә без өчәү Үз өемә кайткач, хатынга Кулинэкәйдән аерыласым килмәде дип әйтерменме?..
Эрхип сүзсез генә челемен суыра.
Тегермәнченең тынычлыгы умартачыны чыгырыйнан чыгара, аның •Эрхип картка каты итеп әйтәсе килә.
Хикмәт шунда: тәртип юк тегермәндә. Син җәен минем хуҗалыкта — умарталыкта булып кара Анда һәр бал корты эшли — хәрәкәттә. Берсе генә дә тик йөрми. *
— Биредә бал кортларының нинди катнашы бар?— диде Эрхип, сабырлыгын югалтмаска тырышып
ике карт һәм бер карчык: те- колхоз умартачыгы Лаврась һәм
Умартачы Лаврась. бал кортлары турында сөйләргә кирәкмәгән- леген аңласа да, сүз көрәштерүен дәвам иттерде:
- Беләсеңме, минем бал кортлары синең белән нәрсә эшләрләр иде?.. Качып та котыла алмассың, ачуларын китерсәң.
Гадел булмаган сүзләр Эрхипка җитә кала һәм ул, авызыннан челемен алып, болай ди:
— Юкны сөйләмә, һава начар икән, бал кортлары да бернәрсә эшли алмыйлар. Барысы да һавадан килә
- һава, имеш' . Алар һәрвакыт хәрәкәттә. Ә хәрәкәттә бәрәкәт. Моны бал кортлары синең белән миннән яхшырак аңлыйлар.
— Аңлыйлар микән?
— Аңлыйлар Алар хәтта кем исерек, кем аек икәнлекне дә беләләр. Менә син алар янында исерек килеш булып кара. Кая керергә тишек тапмассың!
— Лаврась дөресен сөйли,— дип, сәкедә ятучы Кулинэ сүзгә кушыла.
— Эшсез кешеләрне алар бер дә яратмыйлар, бигрәк тә авызларына челем кабып йөрүчеләрне...
Умартачының үҗәтлеген белгәнгә, Эрхип сүзне икенчегә бора:
— Син менә мине колхозчылар җыелышында яманладың Я, әйт, ни өчен?
— Дөрес түгел идемени?— ди Лаврась, утын пүләннәрен бер-бер артлы утлы мич эченә ташлап.— Ж.ыелышта әйткәнемне мин хәзер дә раслыйм. Мәйтәм, эшлекле, уңган кешеләр фронтка киттеләр. Ә безнең ише картлар акыл сатарга яраталар, ә тегермәнгә электр уты кертә алмыйлар Мәйтәм, күрше авыл тегермәнендә ут гөлт итеп яна, ә безнекендә Эрхип карт төн карчыгасыдай караңгыда утыра. Шуннан соң, үзең беләсең, сине, Эрхип, «буксир»га алдылар Тегермәнгә ут та керттеләр Юк. мин сине яманламадым, тәнкыйтьләдем генә, кыскасы, дөресен әйттем.
- - Ә нәрсә ул «буксир?»— дип, Кулинэ башын күтәрә.
Лаврась үзе Эрхипка карый, үзе аңлата:
— Артта калучыларны, койрыкта сөйрәлүчеләрне тарту — менә нәрсә ул «буксир»!
Үзенең уңайсыз хәлгә калуын сизгән Эрхип, тәрәзә янына килеп, төнге буранга күз төшерә.
— Әйе, җил — кеше түгел, аңа боерып булмый,— ди тегермәнче үзалдына сөйләнеп.— Синең егерме кадак арышыңны тарттыру пустәк ул. Ләкин бит миннән тормый, күзләрең күрә, колакларың ишетә, җил һаман котырына.
Кышкы буран, карт сүзен раслагандай, көчәйгәннән-көчәя бара, каравылчы өе, диңгез уртасында калган көймәдәй, җил-давылда селкенә.
Умартачы Лаврась. үз гаебен аңлап, кинәт тынып кала, мич янында авызына су капкандай утыра
Радиодан сагышлы моң ишетелә. Умартачы Лаврась мондый көйне тыңларга күнекмәгән, шуңа ул яңадан үзенекен башлый:
— Аңла син, Эрхип, мин тынгысыз кеше. Үзең беләсең, хуҗалыгым, умарталарым бар Ә син музыка тыңлатасың...
Шул вакыт радио кинәт тынып кала, музыка өзелә. Репродукторда башта нидер чытырдый, ә аннары дикторның көчле тавышы яңгырый:
« СССР Верховный Советы Президиумы Указы. Киевтан көньяк тарак Днепр елгасын кичкәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен лейтенант Иван Максимилианович Сироткинга Советлар Союзы Герое исемен бирергә. »
Тынлык урнашты Эрхип картның челеме кулыннан идәнгә төште. Кулинэ яткан урыныннан сикереп торды.
— И хода,— диде ул, нишләргә белмичә.— Безнең Ваня-Ванюша ич бу’.. Эрхип бабай, Лаврась. ишеттегезме?
Эрхип карт, идәннән челемен бөгелеп’алды да, сабыр гына әйтте:
— Әйе, указ безнең авылдаш Иван турында. Әтисе Максимилиан: «Улым армиядә лейтенант булып хезмәт,итә»,—дигән иде шул. Дөрес әйткән икән
УмартачыЛаврась сөйләргә ашыкмады. Мич яныннан өстәл артына килеп утырды, аннары бер Эрхипка, бер Кулинэга карап алды.
— Шулай итеп безнең Ваня Сироткин герой пулган икән!— диде Кулинэ күтәренке тавыщ белән.
— Пулган,— диде Лаврась, кесәсеннән кәгазь кисәкләре чыгарып.— Фронтка киткәнче дә менә дигән итеп эшләде ул, үзенең нинди егет икәнлеген күрсәтте. Эшсез утырмады дип әйтүем...
Батыр турында һәммәсенең дә мактау сүзләре әйтәсе килде. Шуңа алар, бер-берсенең сүзен бүлә-бүлә, сөйли башладылар:
— Ваня-Ванюша яхшы егет. Ә бит гади чуваш авылыннан. Малай чакта да бик үткен иде шул. Әтисе дә шәп кеше. Әйе, чаптар атның колыны да менә дигән була. Советлар Союзы Герое! Нинди зур исем. Безнең Ваня Сироткинны бүгеннән бөтен ил белә...
Ниһаять, алар тынып калдылар. Уйга талган умартачы Лаврась болай диде:
— Ваня Сироткин Мәскәүгә «Алтын Йолдыз» алырга килгәч, «Син, Иван Максимилианович, кайсы авылдан.Морзаялдан түгелме?»—дип сорарлар микән?
— Безнең авыл белән бик мактана алмассың,—диде Эрхип карт, челемен көйрәтеп.
— Корт чаккыры! Нигә алай дисең? Бүгенгә мактанырлык эшләр күренмәсә, иртәгә күренер Ходайга шөкер, һаман эшсез түгелләр. Бүген төн генә менә...
Радиодан ишетелгән хәбәр шатлыгы Эрхипның йөзенә чыккан иде.
— Иван Сироткинны котлап телеграмма сугарга кирәк. Кәгазь алып киләм, хәзер..
— Телеграммада әйтеп бетереп булмый, котлау хаты язарга кирәк,—диде Лаврась.— Әйдәгез, утырыгыз, хатны бергәләп язабыз...
Кулына карандаш тоткан Лаврась хат язарга кереште: беренче җөмләсе аның котлау сүзе булды. Батыр егетне ул үз исеменнән, Эрхип белән Кулинэ һәм Морзаялда яшәүче барлык колхозчылар исеменнән тәбрикләде. Аннары, сүзләрне кабатлый-кабатлый, авыл яңалыкларын тәфсилләргә кереште: «...Теге син белгән Петрша доктор булды. Хилип уллары өчесе дә, үзләре теләп, фронтка китте. Роман хатынының сыеры икене бозаулады Колхоз ярдәмендә авылда яңа мәктәп салынды. Электр станциясен берничек тә игә китерә алмыйбыз. Колхозда атлар саны кимеде...»
Сүз артыннан сүз чыкты, хатка яңалыклар өстәлә торды.
— Безнең гаилә турында да язарга кирәк иде,—диде Кулинэ.— Урын бармы?
— Урын җитәрлек,—диде Лаврась, карандаш очын иреннәре белән ялап.— Болай дип язам «Касьян белән Кулинэ гаиләсендә яңалык, ул бер кешегә кимеде. Элек МТСта эшләгән Аннушка, ниндидер очучы белән танышканнан соң, аның аэропланына утырып, фронтка очты...»
— Шулай, шулай,—диде Кулинэ, язганны раслап —Хәзерге көндә Аннушка сугышта шәфкать туташы, яралы сугышчыларны үлемнән коткара.
Каш җыерып хат язучы Лаврась та өстәде: «Аннушканың таныш булмаган очучыга ияреп китүен хуплап бетермибез. Үзебезнең авылда егетләр беткәнмени? Хәер, алар фронтта, әмма көтәргә генә кирәк Мәсәлән. Филипп Григорьевны кызларга ни дип көтмәскә? Ул сугышта
ун фашистны дөмектергән, ике медале бар. Мактап фронт газетасында язганнар. Тегермәнче улы Васлейны алыйк. Инвалид булуына карамастан, бер ел эчендә алты йөз эш көне эшләде. Ударник булып Мәскәүгә дә барды. Калининның үзе белән сөйләшкән...»
— Әйе, сөйләшкән,— дип раслады Эрхип карт.
Лаврась җитдиләнә төште: «...Аннушканың таныш булмаган очучыга ияреп китүен яхшы дип тапмыйбыз. Безнең авылдан чыккан очучылар да бар. менә дигән егетләр. Мәсәлән, Танилның ике улы да аэропланда оча. Тагын Микулай да, Якку да очучылар икән...»
— Үз авылыбызның егетләре мактап бетермәслек,— диде Эрхип.
— Аннушкага китмә дип әйттем, тыңламады,— диде Кулинэ.
Мич сүнгән иде инде, ләкин моңа игътибар итмәделәр, хатны язуларын белделәр: «. Колхоздагы эшләр турында берничә сүз. Февраль аенда колхозчылар җыелышы булды Кызыл Армиягә бүләкләр тапшыру турында авылдашлар күмәкләшеп сөйләштеләр. «Армия һәмтыл — бер йодрык, фронтка ярдәм итәргә кирәк»,— дигән колхоз председателе Кондрат Ефимыч. Бу хакта миңа җыелышта катнашучы хатыным кайтып сөйләде. Ә мин үзем, кызганычка каршы, анда катнаша алмадым. Мич башында авырып яттым. Авыл фельдшеры суык тигән, грипп, диде. Өйгә килеп бүләк сорамадылар, мине бөтенләйгә онытканнар. Җыелыш узганның икенче көнендә үк, мич башыннан төштем дә, колхоз идарәсенә киттем. «Авыру кеше нишләп йөри?»— дигән була Кондрат Ефимыч. Менә минем Кызыл Армиягә дигән бүләкләрем, мәйтәм, үз кулларым белән тапшырам... Эрхип та бүләкләр биргән. Шәп карт ул, гел эшли. Кыскасы, тиктормас кеше!..»
Таң атып килә. Җил дә басыла төште. Ә бер карчык һәм ике карт һаман да котлау хаты белән мәшгульләр
— Күпкә китте бугай?— диде Эрхип.
— Озынрак булды ахры?— диде хат язучы үзе дә.
— Сәлам хаты түгел, тастымал бит бу!— диде Кулинэ.— Фронтовик Иван мондый хатны ничек укып бетерсен? Аңа мимецларга атарга кирәк. Озын да, мәгънәсез дә бу хат.
— Авыл хәбәре хатка сыймаса, нишләргә?— диде Лаврась.
— Алайса сүз белән түгел, сан белән яз. Конторада эшләүче акыллы башлар гел шулай язалар.
— Бик дөрес,—диде Кулинэ.— Мин җыештыручы булып эшләгән канцелярда ай саен райүзәккә төрле мәгълүматлар бирәләр, һәр сүз, һәр сан үз урынында, бер генә артыгы да юк.
Буран тынып калгач, Эрхип, Кулинэны ияртеп, тегермәнгә кереп китте. Лаврась, сөйләнә-сөйләнә, хат күчерә калды. «...Антон Арланов- ның 1942 елда 420, ә 1943 елда 489 хезмәт көне бар. Бу бер (1). Икенчедән (2), аның ике (2) улы да фронтта. Кызы фермада эшли... Өченче хәбәр (3): көтүче Саврасьнын 1942 елда 427, 1943 елда 503 хезмәт көне бар. Ә карчыгы фермада сыер сава...»
Ишектә тегермәнче Эрхип күренде.
— Я, ничек?— диде ул — Күчерергә күп калдымы?
— Бетерермен шикелле. Син әйткәнчә, кирәклеләрен генә күче- рәм. Ни, Эрхип тус, Иван Сироткинның адресын төгәл пелмибез бит әле? Конвертка ничек дип язарга инде? «Хәрәкәттәге Армия, Советлар Союзы Герое И. М. Сироткинга» дисәм, хат барып җитәр микән?
_ Җитмини! Безнең Иванны хәзер бөтен фронт белә..
Эрхип тәрәзәгә, күз төшерде:
— Лаврась, синең карчык килә түгелме?
— Улдыр, кем булсын, миннән дә тынгысызрак. Дөньяда өйдәге эшләрдән дә әһәмиятлерәкләре барлыгын аңлап бетерми ул. Итәгенә тагылып йөргәнне ярата. Барып чыкмас, корт чаккыры!..