Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕ


һәрбер рәссамның кабатланмас мизгеле- иҗат дөньясы күгенең «җиденче катына»
күтәрелгән бәхетле очышы буладыр. РСФСРның халык художнигы, СССР һәм ТАССР
Дәүләт премияләре лауреаты Лотфулла Фәттаховның мои дый бәхетле мизгеле »Сабац
туе» исемле картинасын иҗат итүгә бәйләнгән. Татар халкының борынгыдан килгән
милли бәйрәмен күтәренке рухта, күңелгә хуш килерлек төсләр белән гәүдәләндергән
әлеге полотнода рәссамның гомере буе тупланган иҗат тәҗрибәсе һәм осталыгы чагыла
шикелле.
Иҗат биографиясендәге аерым этапны билгеләүче «Сабан туе» картинасы өстендә
эшләү ике елдан артык дәвам итә. Үзенең сабан туйлары белән дан тоткан Әтнә
якларында йөздән артык эскиз, шул исәптән карандаш рәсемнәре ясала. Натурадан
алынган шушы күзәтүләрне бер бөтен картинага күчерү җиңел генә башкарылмый.
Кызыклы милли типаж сайлау, геройларның бирелешен бербөтен композицион схемага
берләштерү, максатка ярашлы төсләр гаммасын табу... Кыскасы, рәссамнан гаять зур
тырышлык һәм түземлек таләп
Шактый озак эшләнүенә карамастан, «Сабан туе» бер сулышта тудырылган әсәр
буларак кабул ителә. Композициясенең табигый һәм шул ук вакытта динамикалы булуы
сокландыра. Моның сере нидә? Күренеш һәм бизәкләргә гаять бай булган бәйрәмнең
бары тик бер тамашасы — сабан туеның җанын тәшкил итүче татарча көрәш мәйданы
картинаның композицион үзәге итеп сайланган. Мәйданда ике батыр көрәшә. Түбәтәй
кигән көрәк сакаллы карт, «Хәрәмләшмәгез!» дигәндәй, ирексездән көрәшчеләр
тирәсендә бөтерелә. Мәйдан читендәге чатыр өстендә чигүле сөлгеләр җилферди. Халык
шау-гөр килә. Бөд рә ябалдашлы агач төбендә басып торучы кызның карашында бил
алышучылар- ның берсен аерата якын итүе сизелә шикелле. Көрәшкә чыгарга әзерләнеп
торган иргә, әнә, янындагы хатыны соңгы «күрсәтмәләр»ен бирә Икенче бер якта
утыручы малай көрәшне шулкадәр кызыксынып күзәтә, әйтерсең, мәйдан уртасына
атылып чыгарга әзерләнгәндә аны кемдер тотып калган. Киләчәк сабан туйлары
батыры!.. Сабан туе, хезмәт туе... Мәйданны уратып алган хезмәт халкы вәкилләре
йөзләрендә бәйрәмнең бөтен рухы көзгедәгечә чагыла. Полотнода төп герой итеп нәкъ
менә алар сурәтләнгән.
Татар халкының тормыш-көнкүрешен тирәнтен белгән, кабатланмас милли
характерларны сокландыргыч осталык белән бирә алган рәссамның «Сабан туе»
картинасы Лотфулла Фәтгахов иҗатында гына түгел, бөтен милли сынлы сәнгатебездә
күренекле казаныш буларак кабул ителде, һәм әлеге әсәр Татар әдәбияты һәм сәнгате
декадасында (Мәскәү, 1957 ел) хаклы рәвештә югары бәя алды.
Вера ЦОИ, Татарстан сынлы сәнгать
музееның бүлек мөдире.